Инфоурок / Другое / Другие методич. материалы / Проект эше 2 класс "Мәчет язмышы- халык язмышы"

Проект эше 2 класс "Мәчет язмышы- халык язмышы"

Курсы профессиональной переподготовки
124 курса

Выдаем дипломы установленного образца

Заочное обучение - на сайте «Инфоурок»
(в дипломе форма обучения не указывается)

Начало обучения: 22 ноября
(набор групп каждую неделю)

Лицензия на образовательную деятельность
(№5201 выдана ООО «Инфоурок» 20.05.2016)


Скидка 50%

от 13 800  6 900 руб. / 300 часов

от 17 800  8 900 руб. / 600 часов

Выберите квалификацию, которая должна быть указана в Вашем дипломе:
... и ещё 87 других квалификаций, которые Вы можете получить

Получите наградные документы сразу с 38 конкурсов за один орг.взнос: Подробнее ->>

Выберите документ из архива для просмотра:

Выбранный для просмотра документ 2класс проект эше.doc

библиотека
материалов

2 класс.

Мәчет язмышы- халык язмышы


Кадирова Р.М. II категорияле

башлангыч класслар укытучысы

Максатлар:

1. Казан ханлыгы чорында күренекле роль уйнаган, татар халкының бәйсезлек өчен көрәше тарихында исеме алтын хәрефләр белән язып куелган шәхес һәм Казан ханлыгының йөзек кашы булган Кол Шәриф мәчете турында эзләнү шөгыльләре алып бару, проект эшчәнлеге башкару. Бу эшкә ата-аналарны да җәлеп итү.

2.Туган якның изгелеген аңларга өйрәтү, үз халкыңның тарихы , тарихи истәлекләренә кызыксыну уяту.

3.Халыкның теленә гореф-гадәтләренә, мәдәниятенә, милли үзенчәлекләренә ихтирам тәрбияләү.

Укытучы

И, Казан, дәртле Казан, нурлы Казан, җырлы Казан...” дип язган кайчандыр сөекле шагыйребез Габдулла Тукай. Казан Татарстанның гына түгел, бөтен дөнья буйлап таралган милләттәшләребезнең башкаласы, рухи мәркәзе ул. Казан кабатланмас бай тарихлы, гаҗәеп үзенчәлекле шәһәр. Шәһәрнең үзәк өлешендә Казансу елгасы ярында Кремль балкып тора. Биредә Президент сарае, Казан ханлыгыннан сакланып калган истәлек - Сөембикә манарасы, һәм Казан шәһәренең генә түгел, ә Татарстан республикасының бизәге һәм горурлыгы булган Кол Шәриф мәчете бар. Кайдан алынган соң бу исем? Булганмы элек андый мәчет?

Кол Шәриф... Бу исем татар халкының бәйсезлек өчен көрәше тарихында алтын хәрефләр белән язып куелган. Кол Шәриф дигәндә, безнең күз алдыбызга бөтен гомерен, талантын, тырышлыгын һәм ахыр чиктә газиз җанын да үз халкының азатлыгы өчен изге көрәшкә биргән мәһабәт озын буйлы, ак сакаллы, горур бер акыл иясе, шагыйрь, дипломат һәм дин эшлеклесе, Казан ханлыгының иң күренекле имамнарының берсе килеп баса.

Ә икенче яктан караганда Кол Шәриф һәм Казанны саклаучылар истәлегенә багышланган яңа мәчет бинасы, татар халкының милли һәм дини йолаларын торгызу символы булган тарихи һәм мәгънәви корылма күз алдыбызга килә.Әлеге корылма газиз Ватаныбызның, ата-бабаларыбызның хәләл каннары түгелгән туфракта калкып чыкты. Кол Шәриф мәчете ул татарның берләшү процессын оештыручы үзәк, Казан ханлыгына гына түгел, бөтен татар мәдәниятенә салынган шанлы һәйкәл булып гасырлар аша кичәр.

Безнең 2 класс укучыларының 1 төркеме үзләренең эзләнү-проект эшчәнлегендә “ Кол Шәриф – күренекле шәхес”, ә 2 төркем тирә-якка нур чәчеп торучы, Казан шәһәренең һәм Татарстан республикасының горурлыгы һәм бизәге булган Кол Шәриф мәчетен алды. Шунысын да әйтеп китәргә кирәк, “Казан Кремле” Дәүләт музей-тыюлыгы Татарстанның аеруча кадерле мәдәни мирас объектлары җыелмасына, шулай ук ЮНЕСКОның тарихи һәм мәдәни һәйкәлләр реестрына кертелде. Ә хәзер сүзне укучыларга бирәм. Рәхим итегез, укучылар.

I проект “ Кол Шәриф – күренекле шәхес”

- Кол Шәриф- дипломат һәм дин эшлеклесе, Казан ханлыгының иң күренекле имамнарының берсе.

- Кол Шәриф - суфи шагыйрь.

- Кол Шәрифнең үлеме.


1 булек. “Кол Шәриф- дипломат һәм дин эшлеклесе, Казан ханлыгының иң күренекле имамнарының берсе”

1 укучы

Кол Шәриф Казан ханлыгы тарихында күренекле роль уйнаган шәхес.Ул яшьтән үк күңеленә иман нуры сеңдереп, әтисенең шифалы йогынтысында тәрбияләнеп үсә.Тирән белемле, укымышлы, саф әхлаклы Кол Шәрифне 1546 елда, әтисе Мансур үлгәннән соң, Казан ханлыгы руханилары башлыгы, ягъни баш имам итеп куялар. Шул вакыттан ул Казан ханлыгында яшәгән халыкны күңелләрен иман нуры белән нурландырып яшәүләре өчен, аларны иманлы- изге юлга кертү өчен зур тырышлыклар куеп яши. Кол Шәриф үз илендә зур ихтирам казана. Ак атта шәһәр урамнары буйлап барганда, казанлылыр тирән хөрмәт белән аны бил бөгеп сәламли торган булганнар. Хәтта хан да, аның белән очрашканда, атыннан төшеп, чапан итәген үбеп, аңа сәламәтлек теләп киткән, диләр. Кол Шәриф үз заманының күренекле дипломаты да булган, Казан ханлыгы өчен авыр елларда халык мәнфагате өчен көрәшкән. Рус елъязмаларында, Кол Шәрифне Казан белән Мәскәү арасында барган катлаулы дипломатия эшләренә дәрәҗәле җитәкче буларак телгә алына.

2 булек. “Кол Шәриф - суфи шагыйрь”

2укучы

Тарихи хезмәтләрдә сакланып калган мәгълүматлар безгә аның үз туган иленең чын милләтпәрвары булуы, күренекле, олы дәрәҗәдәге бер шәхес булуы турында сөйли.

Кол Шәриф барыннан да элек –суфи шагыйрь.Кол Шәриф иҗаты моңа кадәр бөтенләй дә диярлек билгеле булмаган. Кол Шәрифнең безнең көннәргә биш шигыре генә килеп җиткән. Ләкин Кол Шәрифнең иҗаты болардан гына тормаган.Әле алар табылачак. Кол Шәриф безгә мәгълүм шигырьләрендә Аллаһ каршына гөнаһсыз бару идеяләрен пропагандалый; Аллаһыны олыларга, Корьән аятләрендә әйтелгәнчә яшәргә, гөнаһларың өчен Аллаһтан ярлыкау сорарга чакыра.

3 булек. “Кол Шәрифнең үлеме”

3 укучы

Кол Шәрифнең үлеме дә батырларча була. Ул үз Ватанын, Казанның мөстәкыйльлеген, үзенең һәм халкының иманын саклап калу өчен, соңгы тамчы канына чаклы көрәшеп һәлак була.Халкыбыз тарихында иң авыр көннәрдә, 1552 елның 2октябрендә рус гаскәрләре һөҗүме вакытында, ул Казан Кремлендә барган бәрелештә җитәкчелек итә, иң алгы рәтләрдә сугыша.Ул шунда батырларча һәлак була.Рус гаскәрләре Казан Кремленә Кол Шәрифнең үле гәүдәсен атлап кына бәреп керә алалар.Халкыбыз Кол Шәрифнең бу батырлыгын гасырлар буена да онытмады, аңа булган ихтирамы бүген дә чиксез. Башкалабыз Казанның иң үзәк урамнарының берсенә халкыбыз Кол Шәриф исеме бирелүен көтә. Казан Кремлендәге иң зур җәмигъ мәчет Кол Шәриф мәчете дип аталды.

II проект Казан шәһәренең йөзек кашы - Кол Шәриф мәчете”

- Казан шәһәренең йөзек кашы - Кол Шәриф мәчете.

- Мәчет мәйданында Ислам музее.

1 булек. “Казан шәһәренең йөзек кашы - Кол Шәриф мәчете”

1 укучы

Башкалабызның нәкъ үзәгендә, Кремль эчендә искиткеч матур , мәһабәт бина бар.Ул бина –Кол Шәриф мәчете.

1995 елның 13 ноябрендә Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев Кол Шәриф мәчетен яңадан торгызу турындагы Указга кул куя. Проектны атаклы архитектор И.Сәйфуллин ясый. Бу бина Казанның иң матур, иң милли биналарының берсе. Манараларының биеклеге 55әр метр.Мәчетнең төп намаз уку залына бәйрәм көннәрендә 2600, башка көннәрдә иркенләп утыру өчен 1000 кеше сыя.

2 булек. “Мәчет мәйданында Ислам музее”

2 укучы

Мәчет мәйданындагы Татарстан Ислам музее залы аерым әһәмияткә ия. Музейда төп игътибар татар халкы мәдәниятендә ислам традицияләрен саклауга юнәлдерелгән.

Бүгенге көндә мәчеттә изге Коръән сүзе яңгырый, бинага мөселман халкы агыла. Кол Шәриф мәчете җөмһүриятебезнең бәйсезлек билгесе, халкыбызның горурлыгы, хөрлеге символы итеп кабул ителә.


Выбранный для просмотра документ Кол - Шэриф.ppt

библиотека
материалов
И күңел, бил баглама, күпне кичүргән дөньядыр, Бу үлүм ширбәтин халыкта ичүрг...
3 1

Описание презентации по отдельным слайдам:

№ слайда 1
Описание слайда:

№ слайда 2
Описание слайда:

№ слайда 3 И күңел, бил баглама, күпне кичүргән дөньядыр, Бу үлүм ширбәтин халыкта ичүрг
Описание слайда:

И күңел, бил баглама, күпне кичүргән дөньядыр, Бу үлүм ширбәтин халыкта ичүргән дөньядыр. Сән сагынма дөньяда мән бакый калгаймән тийү. Күп йанар вакытта чирагларны очурган дөньядыр, Угылны атадин айуруб, кызны анадин тәкый, Йыглатыб бер-бер ишекдә, зари кыйлган дөньядыр. Әүвәлени кемсә билмәс, ахырыни һәм тәкый, Әүвәле һич, ахыры һич, бер көһнәи дөньядыр. Кол Шәриф, атаң-анаң сәндин борынгылар кани, Барчани куйныга (алып), ашна кыйлган дөньядыр. Кол Шәриф... Бу исем татар халкының бәйсезлек өчен көрәше тарихында алтын хәрефләр белән язып куелган. Кол Шәриф дигәндә, безнең күз алдыбызга бөтен гомерен, талантын, тырышлыгын һәм ахыр чиктә газиз җанын да үз халкының азатлыгы өчен изге көрәшкә багышлаган озын буйлы, ак сакаллы, горур бер акыл иясе, шагыйрь, дипломат һәм дин эшлеклесе, Казан ханлыгының иң күренекле имамнарының берсе килеп баса.

Самые низкие цены на курсы переподготовки

Специально для учителей, воспитателей и других работников системы образования действуют 50% скидки при обучении на курсах профессиональной переподготовки.

После окончания обучения выдаётся диплом о профессиональной переподготовке установленного образца с присвоением квалификации (признаётся при прохождении аттестации по всей России).

Обучение проходит заочно прямо на сайте проекта "Инфоурок", но в дипломе форма обучения не указывается.

Начало обучения ближайшей группы: 22 ноября. Оплата возможна в беспроцентную рассрочку (10% в начале обучения и 90% в конце обучения)!

Подайте заявку на интересующий Вас курс сейчас: https://infourok.ru


Общая информация

Номер материала: ДБ-016021
Курсы профессиональной переподготовки
124 курса

Выдаем дипломы установленного образца

Заочное обучение - на сайте «Инфоурок»
(в дипломе форма обучения не указывается)

Начало обучения: 22 ноября
(набор групп каждую неделю)

Лицензия на образовательную деятельность
(№5201 выдана ООО «Инфоурок» 20.05.2016)


Скидка 50%

от 13 800  6 900 руб. / 300 часов

от 17 800  8 900 руб. / 600 часов

Выберите квалификацию, которая должна быть указана в Вашем дипломе:
... и ещё 87 других квалификаций, которые Вы можете получить

Похожие материалы

Получите наградные документы сразу с 38 конкурсов за один орг.взнос: Подробнее ->>