Инфоурок Другое Другие методич. материалыПроект эше "Сүзтезмәләрне өйрәнү"

Проект эше "Сүзтезмәләрне өйрәнү"

Скачать материал

ФГАОУ ВПО “Казан (Идел буе)  Федераль университеты

Педагогика һәм психология институты Идел буе регионара укытучыларның белемен күтәрү Һәм өстәмә белем бирү үзәге

 

 

 

 

 

Проект эше

5 -9 нчы,10-11нче сыйныфларда татар теле дәресләрендә сүзтезмәләрне өйрәнү

 

 

 

                                                                                            Проект авторы:

                                                  Юсупова Гөлнара Сәйгать кызы,

                                   Чистай муниципаль районы “4нче урта гомуми

                                                                      белем мәктәбе” , I квалификацион категорияле

                                                    татар теле һәм әдәбияты укытучысы

 

 

   

                                                                        Проект эшенең җитәкчесе:

    _________________(С.М.Трофимова)

    “  11  ”    апрель    2014 ел.

 

 

 

Казан 2014

Эчтәлек

 

 

 

 

        

I. Кереш................................................................................................................3-5

II.Төп өлеш........................................................................................................6-14

                 Аңлатма язуы.....................................................................................6-10

                 Тематик план...................................................................................11-14

III. Йомгаклау………………………………………………………………….15        

IV. Кулланылган әдәбият………………………………………………….16-17

V. Кушымта……....………………………………………………………….18-25      

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

I КЕРЕШ ӨЛЕШ

        Педагогика фәнендә укыту-тәрбия процессы сыйфатын үстерергә булышлык итүче технологияләр шактый. Укытучының бурычы – яңалыклар агымында югалып калмыйча, дөрес юнәлеш алу, укытуның һәр этабы өчен уку материалын үзләштерүнең иң уңышлы вариантын кулланып эшләү.

        Укучылар белән эшләгәндә проектлар методын куллану отышлы. Проектлар методы укучы шәхесенең белем алуга иҗади якын килүенә юнәлтелгән. Бу метод белән эшләгәндә, укучылар актив рәвештә уйлау, фикерләү эшчәнлегенә тартылалар. Методик яктан караганда, проект эше фәнни һәм гамәли проблемалы-юнәлешле тикшеренү эшчәнлегеннән гыйбарәт. Ул, теге яки бу проблеманы тирәнтен өйрәнү максатында, укытучы җитәкчелегендә эшләнә торган мөстәкыйль иҗади эш. Компьютер технологияләреннән уңышлы файдалану, тел һәм әдәбият фәненә иҗади якын килеп эшләү зур нәтиҗәләргә ирешергә ярдәм итә. Укучыларда ана телебезгә  карата мәхәббәт тәрбияли, аның байлыгын, матурлыгын, фикъри тирәнлеген ачып бирә; аны мәдәниятле итә; һәрьяклап үстерә, шәхес итеп тәрбияли.

     Проектның максаты Федераль белем бирү стандартларын күздә тотып, 5-11нче сыйныфларда татар теле укытуны тикшерү, эшкәртү.

     Проект эшчәнлегенең бурычлары:

Ø эш программалары эшләүгә карата Федераль  белем бирү  стандартларының төп таләпләрен өйрәнү;

Ø татар теленең эш программасына аңлатма  язуы булдыру, универсаль уку гамәлләреннән  көтелгән нәтиҗәләр  моделен күрсәтү. Сүзтезмә бүлеге  буенча  уку планының  эчтәлеген һәм төзелешен билгеләү;

Ø көтелгән нәтиҗәләрне бәяләү, татарча грамоталы сөйләшә белү күнекмәләре булдыру өчен контроль  тикшерү материаллары  әзерләү;

Ø материаль - техник база һәм әдәбият исемлеген төзү;

Ø программаның сүзтезмә бүлеген  өйрәнүне  гамәлдә кулланып карау һәм эффектлылыгын билгеләү;

Ø укучыларда интеллектуаль һәм гомумхезмәт белемнәрен булдыру, аларның хезмәт нәтиҗәләрен күз алдына китереп эшләрлек күнегүләр белән тәэмин итү;

Ø иҗади фикерләү, мөстәкыйльлек һәм башлап эш итү сәләтен үстерү;

   Проектның актуальлеге. Башкарган эшнең актуальлеге дә менә шул максатларны тормышка ашыруга нигезләнгән.

   Проектны куллану вакыты: 2014 -2020нче еллар.

   Проектны куллану урыны:Татарстан Республикасы Чистай муниципаль районы  “Мөслим урта гомуми белем мәктәбе” муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе; Чистай муниципаль районы “4нче урта гомуми белем мәктәбе” муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе.

   Проектта  төп катнашучылар: 5 нче сыйныф укучылары

   Катнашучылар: татар теле һәм әдәбияты укытучылары

   Партнерлар: Идел буе төбәкара мәгариф  хезмәткәрләренең белемен күтәрү һәм яңадан әзерләү үзәге.

     Татар телен  проект методын  кулланып укыту,  белем бирү процессын яңарту – үзгәртү  алымнары файдаланып гамәлгә ашырырга  мөмкинлек тудыра.   

     Проектлар методы - нинди дә булса проблеманы өйрәнү һәм  гамәли   нәтиҗәсен  күрсәтү өчен   укучыларның  мөстәкыйль эшчәнлегенә нигезләнгән  укыту методы.

Проект эше түбәндәге этаплардан тора:

Ø тема билгеләү;

Ø юнәлеш, максат, бурычлар кую;

Ø үтәү вакытын билгеләү;

Ø проект эшенең планын төзү;

Ø укучыларны кызыксындырган, темага туры килгән шәхси биремнәр сайлау, туплау, эшкәртү;

Ø проект эше яклау;

Ø проект эшен  гамәли куллану;

Ø төзәтмәләр кертү;

Ø кулланылышка кертү.

    

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

II Төп өлеш

Аңлатма язуы

Программа түбәндәге документларга нигезләнеп төзелде:

1.”Татарстан республикасы дәүләт телләре һәм Татарстан Республикасында башка телләр  турында ” Татарстан республикасы Законы (2004ел,1 июль)

2. “2004-2013 нче елларга татарстан Республикасы  дәүләт телләрен  һәм Татарстан республикасында  башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү буенча  Татарстан республикасы   Дәүләт программасы” (2004ел, 1октябрь)

3.Россия Федерациясенең  309-ФЗ  (2007ел, 1нче декабрь)

4.Татар телендә  гомуми төп һәм урта белем бирү мәктәпләре өчен ана теленнән программа (5-9),  2013ел

Татар телендә  гомуми төп һәм урта белем бирү мәктәпләре өчен ана теленнән программа (10-11),  2013ел

 Татар телендә  гомуми төп һәм урта белем бирү мәктәпләре өчен ана теленнән программа нигезендә  5-9 сыйныфларда сүзтезмәләр өйрәнелергә тиеш. Ул программаның төп эчтәлегендә бирелә:

Синтаксис. Сүзтезмә һәм җөмлә. Җөмләдә сүзләр бәйләнеше. Тезүле һәм ияртүле бәйләнешләр. Темалар бүленешен, сәгатьләр санын укытучы үзе билгели. Шуннан чыгып без  тематик план төзергә тиеш.  10-11 сыйныфларда укучыларны күбрәк БДИ га әзерләү, булган белем күнекмәләрне кабатлау һәм ныгыту шарты белән сүзтезмәләргә кагылышлы материалны 5-9 сыйныфта йомгакларга кирәк.

Яңа стандарттагы иң мөһим таләп мондый: “укучы үз алдына максат куярга һәм аны  тормышка ашыру юлларын үзе таба алу дәрәҗәсенә күтәрелергә тиеш”. Бу яңа стандартта эзлекле белем алу дип атала.Эшлекле белем- стандарт керткән  яңалыкның әһәмиятле  эчтәлеген ачып бирүче  иң гомуми төшенчә. Белем алу гамәлләренең  структурасын  һәм принцибын үзе аңлата.

Укучыны татар телендә иркен иркен сөйләшергә,аралашырга, эзлекле итеп уйлый белергә, дөрес язарга һәм укырга өйрәтү өчен  гомумдидактик (фәннилек, дәвамчанлык, күрсәтмәлелек, укытуныңтормыш белән бәйләнеше, тарихилык һ.б) хосусый методик (сүзләрне сайлау принцибы, аваз белән хәреф арасындагы  аерманы төшендерү принцибы),  лингвистик (функциональ, стилистик  аерымлау, бүлекара бәйләнеш принциплары) һәм психологик принципларга таянырга кирәк. Хәзерге методикада кулланыла торган  методлар  гомумметодологик методлар, гомумдидактик (өлешчә эзләнү, проблемалы укыту,  репродуктив һ.б) һәм  шәхси методлар (чагыштырма ысул, аңлаешлы - гамәли, аудиовизуаль һ.б) телгә өйрәтүнең иң уңышлыларыннан санала.

    Гомуми төп һәм урта белем бирү мәктәбенең 5-9 нчы сыйныфларында  ана теленнән белем бирүнең  максатлары:

1) коммуникатив максат: укучыларны ана телендә иркен сөйләшергә һәм аралашырга, логик эзлекле итеп уйлый белергә, фикерне төгәл, ачык итеп җиткерә белергә  өйрәтү; туган телнең аралашуда, рухи-әхлакый нормалар формалашуда һәм дөньяны танып белүдә төп чара булуын, аның эстетик кыйммәтен аңлату;

2) фәнни максат: татар теленең фонетик, график, орфографик, орфоэпик, лексик, сүз төзелеше һәм ясалышы, грамматик, стилистик нигезләре турында теоретик мәгълүмат бирү;

3) тәрбияви максат: туган телгә ихтирам һәм ярату хисләре тәрбияләү; укучыларда  гуманлылык хисләрен тәрбияләү; әти-әниләргә, инвалидларга, ятим балаларга шәфкатьлелек хисләрен тәрбияләү; матурлыкны күрә, тоя белергә өйрәтү; туган як табигатен яратырга өйрәтү; туган илең белән горурлану, аны саклау; сәламәт яшәүнең бер төре булган спорт белән кызыксындыру һ.б.

Әлеге максатларны тормышка ашыру өчен куелган бурычлар:

●укучыларның башлангыч мәктәптә татар теленең фонетик, график, орфографик, орфоэпик, лексик, сүз ясалыш, грамматик, стилистик нигезләреннән алган белемнәрен системалаштыру, катлаулырак формаларда өйрәтүне дәвам итү һәм телне тулы бер система буларак күзаллауны булдыру;

●укучыларның иҗади һәм мөстәкыйль фикерли алу мөмкинлекләрен үстерү, үз фикерләрен дәлилләргә күнектерү;

●телнең төп грамматик чараларын сөйләм процессында куллануга ирешү;

● язма һәм сөйләмә тел чараларын дөрес куллана белергә, аларны чагыштыра һәм кирәклесен сайлый, бәяли белергә өйрәтү;

●татар әдәби теле нормаларын һәм стилистик мөмкинлекләрен ачык күзаллауга, аларны тиешенчә куллана белүгә өйрәтү; 

●телнең милли мәдәниятнең чагылышы булуын, тел һәм тарих бердәмлеген аңлату; татар теленең милли-мәдәни үзенчәлегенә төшендерү; татар һәм башка халыкларның рухи мирасына ихтирам тәрбияләү;

●татар халкының этник төркемнәре һәм диалектлары, төрки телләр, татар теле, татар язуы, татар халкының рухи, әхлакый, мәдәни мирасы турында мәгълүмат бирү;

●татар телен иҗтимагый күренеш буларак аңлау, тел нормаларын саклап, тормышның төрле ситуацияләренә бәйле рәвештә тел чараларын дөрес кулланып, аралаша-аңлаша белү;

●тел берәмлекләрен танып, аларны тикшерә, рус теле белән чагыштыра алу һәм аралашуда урынлы куллану күнекмәләрен камилләштерү;

●текст һәм Интернет, электрон уку-укыту ресурслары, башка мәгълүмати чаралар белән эшләү, аннан кирәкле мәгълүматны ала белү һәм шуны тиешенчә үзгәртә алу күнекмәләрен үстерү;

●укучыларның орфографик һәм пунктуацион грамоталылыгын камилләштерү.

       Гомуми төп һәм урта белем бирү мәктәбенең 10-11 нче сыйныфларында  ана теленнән белем бирүнең  максатлары:

1) коммуникатив максат: укучыларны ана телендә иркен сөйләшергә һәм аралашырга, логик эзлекле итеп уйлый белергә, фикерне төгәл, ачык итеп җиткерә белергә  өйрәтү; туган телнең аралашуда, рухи-әхлакый нормалар формалашуда һәм дөньяны танып белүдә төп чара булуын, аның эстетик кыйммәтен аңлату;

2) фәнни максат: татар теленең фонетик, график, орфографик, орфоэпик, лексик, сүз төзелеше һәм ясалышы, грамматик, стилистик нигезләре турында фәнни мәгълүматны ныгыту, тел берәмлекләрен танып, аларны тикшерә, чагыштыра алу;

3) тәрбияви максат: укучыларда өлкәннәргә, әти-әниләргә, инвалидларга, ятим балаларга шәфкатьлелек хисләрен тәрбияләү; туган як табигатен яратырга өйрәтү; туган телең белән горурлану, аны саклау һәм армия сафларында намуслы хезмәт итәрлек ил сакчыларын тәрбияләү, хезмәткә, төрле һөнәр ияләренә хөрмәт уяту, сәламәт яшәүнең бер төре булган спорт белән кызыксындыру һ.б.

Әлеге максатларны тормышка ашыру өчен куелган бурычлар:

●   татар теленең фонетик, график, орфографик, орфоэпик, лексик, сүз ясалыш, грамматик, стилистик нигезләреннән алган белемнәрен системалаштыру, катлаулырак формаларда өйрәтүне дәвам итү һәм телне тулы бер система буларак күзаллауны булдыру;

● укучыларның иҗади һәм мөстәкыйль фикерли алу мөмкинлекләрен үстерү, үз фикерләрен дәлилләргә күнектерү;

●  телнең төп грамматик чараларын сөйләм процессында куллануга ирешү;

● язма һәм сөйләмә тел чараларын дөрес куллана белергә, аларны чагыштыра һәм кирәклесен сайлый, бәяли белергә өйрәтү;

●  татар әдәби теле нормаларын һәм стилистик мөмкинлекләрен ачык күзаллауга, аларны тиешенчә куллана белүгә өйрәтү; 

●  телнең милли мәдәниятнең чагылышы булуын, тел һәм тарих бердәмлеген аңлату; татар телепринципларнең милли-мәдәни үзенчәлегенә төшендерү; татар һәм башка халыкларның рухи мирасына ихтирам тәрбияләү;

● татар халкының этник төркемнәре һәм диалектлары, төрки телләр, татар теле, татар язуы, татар халкының рухи, әхлакый, мәдәни мирасы турында мәгълүмат бирү;

● татар телен иҗтимагый күренеш буларак аңлау, тел нормаларын саклап, тормышның төрле ситуацияләренә бәйле рәвештә тел чараларын дөрес кулланып, аралаша-аңлаша белү;

● тел берәмлекләрен танып, аларны тикшерә, рус теле белән чагыштыра алу һәм аралашуда урынлы куллану күнекмәләрен камилләштерү;

● текст һәм Интернет, электрон уку-укыту ресурслары, башка мәгълүмати чаралар белән эшләү, аннан кирәкле мәгълүматны ала белү һәм шуны тиешенчә үзгәртә алу күнекмәләрен үстерү;

● укучыларның орфографик һәм пунктуацион грамоталылыгын камилләштерү.

 

 

 

 

 

 

 

 

 

    

 


5-9нчы, 10-11 нче сыйныфларда сүзтезмәләр өйрәнүгә тематик план

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Программа

бүленеше

 

 

 

 

Дәрес темасы

Сәгать

 

 

 

Сәг

 

 

 

 

Җиһазлау

 

 

 

 

Материал үзләштерүнең планлаштырылган нәтиҗәләре

 

 

 

 

Контроль төре

 

 

 

 

Өй эше

 

 

Үткәрү вакыты

 

план

 

факт

5нче сыйныф

 

 

§4. Сүзтезмә.

1

 

Язма эштә җибәрелгән хаталар өстендә эшләү. Тексттан сүзтезмәләрне аерып чыгару күнегүләре.

Сүзтезмәләрне өлешчә анализлау күнекмәләре бирү: берничә сүзтезмәгә язмача анализ ясау.

Белем һәм күнекмәләрне камилләштерү дәресе.

23 нче күнегү.

 

 

7 нче сыйныф

10 сәгать

Синтаксик берәмлекләр. Сүзтезмә

 

Сүзтезмә. Фигыль сүзтезмә, сүзтезмәдәге бәйләүче чаралар.

1

1.Дәреслек,

дәфтәрләр.

2.Таблица.

3.Укытучылар өчен кулланма. 4.Диктантлар җыентыгы, 5-11, “Мәгариф”

    Сүзтезмәнең аерым бер төшенчәгә конкретлык, төгәллек бирүе. Сүзтезмәнең иярүче һәм ияртүче кисәкләрдән торуы. Иярүче кисәккә сорау кую.

      Фигыль сүзтезмә, сүзтезмәдәге бәйләүче чаралар турында төшенчә бирү.

Белем һәм күнекмәләрне гомумиләштерү

19 бит, кагыйдә.

30 нчы күнегү, сүзтезмә төзергә.

 

 

 

Исем,сыйфат сүзтезмәләр, сүзтезмә

ләрдәге бәйләүче чаралар.

1

1.Дәреслек,

дәфтәрләр.

2.Таблица.

3.Укытучылар өчен кулланма. 4.Диктантлар җыентыгы, 5-11, “Мәгариф”

Сүзтезмәләрнең аерым бер төшенчәгә конкретлык, төгәллек бирүе. Сүзтезмәләрнең иярүче һәм ияртүче кисәкләрдән торуы. Иярүче кисәккә сорау кую. Сүзтезмәләрдәге бәйләүче чаралар турында төшенчә бирү.

 

Белем һәм күнекмәләрне гомумиләштерү

Контроль диктантка әзерләнергә.

 

 

 

Хаталар өстендә эш. Дидактик материаллар: http://gzalilova.narod.ru/didmat5_7kl.doc

1

1.Дәреслек,

дәфтәрләр.

2.Таблица.

3.Укытучылар өчен кулланма. 4.Диктантлар җыентыгы, 5-11, “Мәгариф”

Кагыйдәләрне искә төшерү. Хаталар өстендә эшләү.

1.Сүзлек диктанты язу.

 

Карточкалар буенча индивидуаль эшләр.

 

 

 

Алмашлык сүзтезмә, сүзтезмәдәге бәйләүче чаралар.

1

1.Дәреслек,

дәфтәрләр.

2.Таблица.

3.Укытучылар өчен кулланма. 4.Диктантлар җыентыгы, 5-11, “Мәгариф”

Алмашлык сүзтезмә, сүзтезмәдәге бәйләүче чаралар турында төшенчә бирү

Белем һәм күнекмәләрне гомумиләштерү

Карточкалар буенча индивидуаль эшләр.

 

 

 

Сан сүзтезмә, сүзтезмәдәге бәйләүче чаралар.

1

1.Дәреслек,

дәфтәрләр.

2.Таблица.

3.Укытучылар өчен кулланма. 4.Диктантлар җыентыгы, 5-11, “Мәгариф”

Сан сүзтезмә, сүзтезмәдәге бәйләүче чаралар турында төшенчә бирү.

Белем һәм күнекмәләрне гомумиләштерү

Карточкалар буенча индивидуаль эшләр.

 

 

 

Рәвеш сүзтезмә, сүзтезмәдәге бәйләүче чаралар.

2

1.Дәреслек,

дәфтәрләр.

2.Таблица.

3.Укытучылар өчен кулланма. 4.Диктантлар җыентыгы, 5-11, “Мәгариф”

Рәвеш сүзтезмәләр, сүзтезмәләрдәге бәйләүче чаралар турында төшенчә бирү.

Белем һәм күнекмәләрне гомумиләштерү

Карточкалар буенча индивидуаль эшләр.

 

 

 

Хәбәрлек сүз сүзтезмә, сүзтезмәдәге бәйләүче чаралар.

1

1.Дәреслек,

дәфтәрләр.

2.Таблица.

3.Укытучылар өчен кулланма. 4.Диктантлар җыентыгы, 5-11, “Мәгариф”

Хәбәрлек сүз сүзтезмә, сүзтезмәдәге бәйләүче чаралар турында төшенчә бирү.

Белем һәм күнекмәләрне гомумиләштерү

Карточкалар буенча индивидуаль эшләр.

 

 

 

 

Бифункциональ кушымчалар.( Ясагыч һәм бәйләгеч функцияле кушымчалар).

Дидактик материаллар: http://gzalilova.narod.ru/didmat5_7kl.doc

1

1.Дәреслек,

дәфтәрләр.

2.Таблица.

3.Укытучылар өчен кулланма. 4.Диктантлар җыентыгы, 5-11, “Мәгариф”

Бифункциональ кушымчалар турында төшенчә бирү

Белем һәм күнекмәләрне гомумиләштерү

Карточкалар буенча индивидуаль эшләр.

 

 

 

 

Сүзтезмәләрне тикшерү тәртибе

1

1.Дәреслек,

дәфтәрләр.

2.Таблица.

3.Укытучылар өчен кулланма. 4.Диктантлар җыентыгы, 5-11, “Мәгариф”

Сүзтезмәләрне тикшерү тәртибен өйрәнү:

-җөмләдән сүзтезмәне аерып алу;

-сүзтезмәнең төзелешен тикшерү;

-иярүче сүз белән ияртүче сүз арасындагы мәгънә мөнәсәбәтен ачыклау.

Текст өстендә эш.

Карточкалар буенча индивидуаль эшләр.

 

 

 

Ирекле диктант (№3)

Сүзтезмәләр.

1

Диктантлар җыентыгы, 5-11, “Мәгариф”

Дөрес язу күнекмәләрен һәм грамоталылыгын тикшерү.

Тексттагы аерым җөмләләрнең мәгънәви эчтәлеген саклаган хәлдә хәтерендә калган сүзләр янына теләгән башка сүзләрне өстәп язу.

Үтелгән материалны тулысынча үзләштерергә.

 

 

 

 

 

 

 

 

Исем, сыйфат сүзтезмәләрне  гомумиләштереп кабатлау.

 

1

 

 

 

 

 

 

 

 

Белемнәрне гомумиләштерү һәм системалаштыру дәресе

Диагностик диктант (№17).

Күнегүләр эшләү, карточкалар белән эш.

БРИ тестлары эшләү.

Уку елы дәвамында алган белемнәрне гамәлдә куллану күнекмәләрен камилләштерә алу.

 

    

 

 

    

    

 

 

          

 

9 нчы сыйныф

 

Сүзтезмәләр. Төрләре.

2

Белемнәрне гомумиләштерү һәм системалаштыру дәресе

 

ДАЙ имтиханнары биремнәрен эшләү

 

 

 

10-11нче сыйныфлар

 

Сүзтезмәләр. Төрләре.

2

Белемнәрне гомумиләштерү һәм системалаштыру дәресе

 

БРИ биремнәрен эшләү

 

 

 

 

 


III Йомгаклау.

Бүгенге җәмгыять фәндә, техникада, сәнгатьтә белем бирү һәм җитештерү өлкәсендә яңа горизонтлар ача алырдай шәхесләргә мохтаҗ. Җәгыятебезнең киләчәге – бүгенге укучылар кулында. Ә ул куллар ышанычлы киләчәкне тәэмин итә алсын өчен, без бүгенге көндә яңа алымнар кулланып эшләргә тиешбез. Бу проект эше фән-техника зур тизлек белән үскән, радио-телевидениеда, интернетта чуар мәгълүмат ташкыны агылган һәм алардан күбесенчә тормышның тискәре яклары күрсәтелгән бер заманда югалып калмаслык үз урыны табарлык нык ихтыяр көченә ия булган, белемле, әхлаклы һәм шуның өстенә бүгенге хезмәт базары шартларында көндәшлек сыйфатларына ия булырдай буынны тәрбияләргә ярдәм итәр. Укучыларга ДАЙ, БРИ биремнәрен үтәргә мөмкинчелек бирер.

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Кулланылган әдәбият:

1.     Исәнбәт Н.С. Татар теленең фразеологик сүзлеге. Ике томда. – Казан, 1989.

2.     Бердәм республика имтиханына әзерләнү өчен ярдәмлек.Татар теле.-Казан: РИЦ “Школа”, 2008

3.     Җамалетдинов Р.Р. Тел һәм мәдәният: Татар лингвокультурологиясе нигезләре.– Казан: Мәгариф, 2006. – 351 б.

4.     Россия Федерациясенең 309-Ф3 номерлы Законы (2007 ел, 1 декабрь).

5.     Татарстан Республикасының Мәгариф министрлыгы тарафыннан  расланып тәкъдим ителгән 7 нче сыйныф өчен татар теле дәреслеге (Ф.С.Сафиуллина, С.М.Ибраһимов.  Татар теле,  7 нче  сыйныф.-Казан: Мәгариф, 2007)

6.     Татар теленнән күнегүләр һәм тестлар.-Казан: Яңалиф, 2006

7.     Татар теле. Бердәм республика имтиханына әзерлек өчен кулланма.-Казан: РИЦ “Школа”, 2007   

8.     Татар теленнән тестлар: Уку-укыту ярдәмлеге/Н.В.Максимов. - Казан: Мәгариф, 2008

9.     Татар теле: Татар урта гомуми белем бирү мәктәбенең 5 нче сыйныфы өчен дәреслек / Р.А.Юсупов, К.З.Зиннәтуллина, Ч.М.Харисова, Т.М.Гайфуллина. – Казан: Мәгариф, 2006.

10.  Татарстан Республикасы дәүләт телләре һәм Татарстан Республикасында башка телләр турында” Татарстан Республикасы Законы (2004 ел, 1 июль).

11.  2004-2013 нче елларга Татарстан Республикасы дәүләт телләрен һәм Татарстан Республикасында башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү буенча Татарстан Республикасы Дәүләт программасы” (2004 ел, 11 октябрь).

12.  Татар теленнән гомуми белем бирүнең дәүләт стандарты. - ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы, Казан, 2008.

         13. Татар телендә урта гомуми белем бирү мәктәпләре өчен татар теленнән программа (5-11 нче сыйныфлар). – Казан: “Мәгариф” нәшрияты, 2010.  

14. Хайруллина Р.Х. Фразеологическая картина мира: от мироведения к миропониманию. – Уфа: БГПУ, 2000. – 283 с

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Кушымта

Сүзтезмәләр

Ике яки берничә мөстәкыйль сүзнең үзара бәйләнешкә керүе нәтиҗәсендә бер төшенчәне аңа охшаш икенче төшенчәдән аеруга хезмәт итә торган төзелмә сүзтезмә дип атала.

Сүзтезмә иярүче һәм ияртүче кисәкләрдән тора. Ияртүче кисәктән чыгып, иярүче кисәккә сорау куела.

Тезү юлы белән бәйләнгән мөстәкыйль сүзләр, ягъни тиңдәш кисәкләр, сүзтезмә ясамый.

                                 Гади сүзтезмә, катлаулы сүзтезмә

        Сүзтезмәдәге мөстәкыйль сүзнең санына карап, сүзтезмәләр ике төрле булалар: гади сүзтезмәләр, катлаулы сүзтезмәләр.

Гади сүзтезмә

Ике генә мөстәкыйль сүздән торган сүзтезмә гади сүзтезмә дип атала. Мисаллар: китапны уку, теге урындык, урманнан чыгу, авылга кайтып җитү, хатны укып чыгу.

Катлаулы сүзтезмә

Икедән артык мөстәкыйль сүздән торып, гади сүзтезмәләргә таркалмый торган сүзтезмә катлаулы сүзтезмә дип атала. Мәсәлән, әти белән шәһәргә бару тезмәсе катлаулы сүзтезмә була алмый. Аннан әти белән бару, шәһәргә бару сүзтезмәләре ясарга була.

Ике чиләк су, биш капчык он, билгеләнгән вакытка үтәү - болар катлаулы сүзтезмәләр. Алардан бер сүзтезмә аерып чыгару мөмкинлеге булса да (ике чиләк, биш капчык), чиләк су, капчык онны мөст. сүзтезмәләр дип карап булмый.

Ирекле сүзтезмә һәм фразеологик сүзтезмә

Сүзтезмәнең ныгып калу-калмавыннан чыгып, сүзтезмәләр шулай ук ике төргә аерылалар: ирекле сүзтезмә һәм фразеологик сүзтезмә

 

 

Ирекле сүзтезмә

Сөйләм барышында гына ясалган һәм кисәкләре арасындагы реаль мәгънә мөнәсәбәте югалмаган сүзтезмә ирекле сүзтезмә дип атала. Мисаллар: агачтан ясау, яхшылыгы өчен хөрмәтләү, имтихан тоткан чор.

Фразеологик сүзтезмә

           Кисәкләре арасында реаль мәгънә мөнәсәбәте югалган һәм шуның нәтиҗәсендә ныгып калган сүзтезмә фразеологик сүзтезмә дип атала. Мисаллар: җил куу, тырай тибү, әги ана яфрагы, эт шомырты, искә төшерү, хәтергә алу. Фразеологик сүзтезмәләр теге яки бу әйберне атау өчен ныгып калган булалар.

Тотрыклы сүзтезмәләр күренеш-предметларны, хәл-хәрәкәтне атап кына калмый, ә аларны бәяли дә. Һәрбер конкрет телдә фразеологик берәмлекләр аерым һәм кеше өчен актуаль булган дөнья фрагментын атыйлар. Фразеологик дөнья картинасы һәрбер конкрет тел өчен үзенчәлекле: чынбарлыктагы һәрбер күренеш һәм эш-хәрәкәт телдә фразеологик берәмлек булып китә алмый. Фразеологизмнар мәдәни яктан әһәмиятле мәгълүматне туплыйлар, бик күп мәгънәләрне белдерергә ярдәм итәләр, өстәвенә, тел чараларын кимрәк куллану мөмкинлеге дә саклана. Кеше – табигать баласы. Аның барлык тормыш-яшәеше фауна, флора белән бәйле, бу бәйләнеш бигрәк тә фразеологизмнарда тирән чагыла.

Беренче тематик группа булып кешене тышкы яктан сурәтләүче фразеологик берәмлекләр торса, икенче тематик группага исә кешенең эчке күңелен характерлаучы фразеологик әйтелмәләр керде. Шушы группалар үзләре тагы берничә төркемчәгә бүленә.

Кешенең тышкы төс - кыяфәтен тасвирлаучы фразеологик әйтелмәләр: мәсәлән, карга чукырлык ите юк, аю кебек, карчыгадан калган тавык шикелле һ.б.

Эчке күңел сыйфатларын характерлап килүче фразеологик берәмлекләр: алар кешенең киң күңелле, куркусыз, изгелекле, ярдәмчел, хәйләкәр, үзсүзле, тәҗрибәле яисә тәҗрибәсез булуны, икейөзле, ялагай, тынгысыз, уңган, ялкау, намуслы, алдакчы, яман телле яисә киресенчә татлы телле булу, саранлык, юмартлык, әрсезлек, оятсызлыкны һ.б. белдерә. Мәсәлән, өненә поскан аю кебек, эт ашаган, бет чәйнәгән, акылын кәҗә ашаган һ.б.

Кешене кире характерлаучы фразеологизмнар явызлык, әрсезлек, әдәпсезлек, саранлык, ялкаулык, ялагайлык, тәрбиясезлек, ярсулыкны һ.б. белдерә. Мәсәлән, аш янында ат кебек, эш янында эт кебек, эт ассаң муенына җитмәс, авызында эт балалаган, үрдәк телен ашаган, еланга агу бирер һ.б. Шәхеснең уңай сыйфатларын белдерүче фразеологик әйтелмәләр уңганлык, җитезлек, юмартлык, батырлык, йомшак, татлы теллелек, турылык, тугрылык, изгелек, әдәплелекне белдереп киләләр: агачтан сандугач кына ясамый, елан аягын күргән, җиде кат җир астында елан йөргәнне сизү һ.б. Кешенең уңай сыйфатлары халык тарафыннан кагыйдә буларак кабул ителә, ә тискәре яклары игътибарны җәлеп итә, шуңа күрә негатив яктан характерлаучы әйтелмәләр чагыштырмача күбрәк очрый.

Татар телендә һәр хайван яисә кош нинди дә булса сыйфатны чагылдыру өчен кулланылалар. Мәсәлән, күбесенчә эт тугрылыкны, ат уңганлыкны, елан астыртынлыкны, усаллыкны, төлке хәйләкәрлекне белдерә.

Ияртүче кисәкнең кайсы сүз төркеме булуыннан чыгып, сүзтезмәләр 7 төркемчәгә бүленә:

Ø Фигыль сүзтезмәләр

Ø Исем сүзтезмәләр

Ø Сыйфат сүзтезмәләр

Ø Рәвеш сүзтезмәләр

Ø Алмашлык сүзтезмәләр

Ø Сан сүзтезмәләр

Ø Хәбәрлек сүзле сүзтезмәләр

Һәрбер сүзтезмә үз эчендә, иярүче кисәкнең кайсы сүз төркеменнән булуына карап, тагын берничә төргә бүленә.

Фигыль сүзтезмәләр. Исемле фигыль сүзтезмәләр

Мәсәлән: акларны җиңү, хат язу, күперне чыгу, урак уру, пычкы яру, университетта уку, урманда яшәү; дәрт белән яну, туган телдә сөйләшү; аю кебек йөри; урман аша чыгу, авыл аркылы үтү, эшенә күрә түләү.

                                             Санлы фигыль сүзтезмәләр

Мәсәлән: биш мәртәбә керү, икенче мәртәбә килде; икенче булып язу, бишенче итеп язу; җидәү килделәр, бишәүләп язу; бишәү дип санау, биш төсле тоела.

Рәвешле һәм сыйфатлы фигыль сүзтезмәләр

Мәсәлән: Бүген минем бер дә ялгыз каласым килми.(Г.И.) Шат, рәхәт, күңелле хәлдә йөртка чыктым. (Г.И.) Капкада тимер йозак, Хәдичә көткән озак. (М.Җ.)

Фигыльле  фигыль сүзтезмәләр

Мәсәлән: Хәсән, киенеп бетергәч, көзге алдына килеп утырды. (Ф.Ә.) Гайшә кунакка кайткач, ул күзләренә ышанмады .(Г.И.) Аларга сугышырга ирек бирмәделәр. (К.Н.) Акчалар һәр нәрсәнең кыйммәтен белер өчен хезмәт итәләр. (Г.Т.)

Бирелгән җөмләләрдән фигыль  сүзтезмәләрне аерып күрсәтегез

1.Бар җырымны илгә багышладым,

   Гомеремне  дә бирәм халкыма. (М.Җ.)

2.Бүген  кич  калага барып җитәргә, ди. (Г.И.)

3.Әйтерсең, учитель  китап  тоттырмады, канат тагып җибәрде аңа. (Ә.Ф.)

4.Билдән җиргә кергән кешеләр килүчеләргә күтәрелеп-күтәрелеп карадылар. (И.Г.)

5.Без сезгә бер йомыш белән килгән идек. (К.Т.)

Исем сүзтезмәләр

Исемле исем сүзтезмәләр

Исемнең исемгә иялек килеше аша иярүеннән ясалган сүзтезмәләр.  Мәсәлән: батырның бүләге, укучының китабы, Агыйделнең бозлары, терлекләрнең азыгы, Гарифулланың өлеше, агачның ботагы, итекнең күне, тупның резинкасы, көннең кызуы, төннең тынлыгы, Зыяның тавышы һ.б.

Исемле исем сүзтезмәләр

Исемнең  исемгә  янәшә тору һәм тартым кушымчасы аша иярүеннән ясалган сүзтезмәләр. Мәсәлән: Тукай шигырьләре, Рахимовлар гаиләсе; шәһәр бакчасы, авыл хуҗалыгы,  диңгез суы; башкорт егете, Агыйдел елгасы, Казан шәһәре; арыш башагы, чык бөртекләре, яулык очы, аш бүлмәсе, нарат урманы, туфрак бураны; мич яктысы,  маяк  сакчысы,  итек остасы.

Исемнең исемне янәшә тору чарасы аша ияртүеннән ясалган сүзтезмәләр.

         Мәсәлән: тимер көрәк, хром итек; тимерче Мостафа, кочегар Садыйк, артист Искәндәр; Җиһанша бабай, Фатыйма бикә, Чумар карак; бер уч телеграмма, вагон-вагон кеше, мичкә-мичкә кымыз; куян йөрәк, бал авыз, көмеш бөртекләр, тәңкә карлар, әрем тел.

Исемнең исемне башка чаралар аша ияртүеннән ясалган сүзтезмәләр.

Мәсәлән: дусларымнан Әхмәт, кошлардан чыпчык; Ак тимердән бүрке бар. (К.Н.);бүрек хәтле болыт, таш төсле күңел, яфрак кадәр кар, мәхәббәт турында поэма, Алмачуардан башка ат, Мәскәү дигән кала.

Сыйфатлы, рәвешле исем сүзтезмәләрне

Иярүче кисәк төп сыйфат яки төп рәвеш булган исем сүзтезмәләр.

Мәсәлән: ал таң, кара болыт; киң сахра, тар сукмак, озын гомер; түгәрәк күл, текә яр; әче алма, төче катык; батыр кеше, изге күңел, яхшы ат, нык кул.

Иярүче кисәге ясалма сыйфат яки ясалма рәвеш булган исем сүзтезмәләр.

 Мәсәлән: алъяпкычлы хатын, чыбыркылы малай, ышанычлы кеше, куәтле ялкын, урманлы тау, айлы кич, җигүле ат, күн киемле кеше, ике шкафлык такта

Санлы исем сүзтезмәләрне

         Санлы исем сүзтезмәләрнең төп үзенчәлекләре.

Мәсәлән: ике йөз батыр, җиде ел, җиде буын, дүртенче класс, ике-өч бөртек, өч-дүрт чакрым, уннарча укучы.

Фигыльле исем сүзтезмәләр

Сыйфат фигыльле һәм инфинитивлы исем сүзтезмәләр.

 Мәсәлән: укыган кеше, киләсе кунак, көтелмәгән вакыйга, җырланасы җыр, алмагач утыртасы урын, җитәр җире, ялга чыгачак вакыт, куян ата торган мылтык.

Хәбәрлек сүзле исем сүзтезмәләр

Бу төр сүзтезмәләрнең кайбер үзенчәлекләре. Юк, кирәк, тиеш, мөмкин кебек сүзләр төрле чаралар ярдәмендә иярәләр.

Мәсәлән: кирәк кадәр икмәк, каралырга тиешле материаллар, юк-бар әйбер.

                    Бирелгән җөмләләрдән исем сүзтезмәләрне аерып күрсәтегез:

1. Петров үзенең аксагы белән урманга карата югалды. (Г.И.)

2. Паровозларны йөретә Донбассның күмерләре. (Җ.)

3. Ак тимердән бүрке бар. (К.Н.)

4. Җигүле ат безне кызу гына узып китте. (Җ.)

5. Аларның авылына кадәр өч-дүрт чакрым бар иде әле. (Җ.)

6. Һәр кешегә кирәк кадәр икмәк өләштеләр. (Г.И.)

Сыйфат сүзтезмәләр

Исемле сыйфат сүзтезмәләр

Кешегә ягымлы, җырга оста; тумыштан сукыр; куркуыннан ап-ак; уртасыннан сынык; буе белән зур, күршем белән уртак, даһилар кебек гади, тормыш өчен куркыныч, анасына кадәр усал.

Рәвешле сыйфат сүзтезмәләр

Артык озын, бөтенләй яхшы, бихисап зур, бик ипле, бүген матур, һаман тирән, хәзер күңелле; яшьләрчә саф, картларча нык, үзенчә хаклы, батырларча кыю, бәйрәмчә матур, уттай кызу, төлкедәй хәйләкәр

Фигыльле сыйфат сүзтезмә

Сыйфатка бары инфинитив һәм сыйфат фигыльләр генә иярә.

Кияргә уңай, йөрергә яхшы, күрергә үткен; эшләгәнгә күрә нык, тырышканга күрә зирәк.

Бирелгән җөмләләрдән сыйфат сүзтезмәләрне аерып күрсәтегез

Җөмләләр Рабит Батулла әкиятләреннән алынды.

1. Аларның гаҗәеп матур балалары булган.

2. Аучы аның тиресеннән бик матур колакчын бүрек тегеп кигән, ди.

3. Бәләкәй генә булса да, ул бик эшчән булган, ди.

4. Ялагай исә иң тәмле, иң затлы ризыкларны башта үзе ашый.

5. Ул гаҗәп бай кеше булган.

Алмашлык сүзтезмәләр

Алмашлык сүзтезмәләрнең үзенчәлекләре.

Алмашлык исемне һәм исем урынындагы башка сүзне үзенә Ч.к. яки  И.к. аша ияртә, һәм монда күп әйберләр арасыннан аерым әйбер аерып алына.

Мәсәлән: дусларымнан тегесе,  танышларымнан монысы, танышларымнан ул.

Сан сүзтезмәләр

Сан сүзтезмәләрнең үзенчәлекләре.

Ч.к. исем: ахырдан алтынчы, И.к. исем: колхозчыларның берсе; белән бәйлеге: бу китап белән тугыз; өчен бәйлеге: минем өчен биш;

Рәвеш сүзтезмәләр

Рәвеш сүзтезмәләрнең үзенчәлекләре.

Рәвешләр рәвешләрне һәм исемнәрне ияртәләр.

Мәсәлән: Рәвеш рәвеш:        шактый зур

                                             бераз кыйбат

                                             артык тупас

                                             иртәгә кичен

Исемне Ч.к. кушымчасы аша ияртәләр: кошлардан да тизрәк, поезддан тизрәк

Хәбәрлек сүзле сүзтезмәләр

      Бу төр сзтезмәләрнең үзенчәлекләре.

Хәбәрлек сүзләрдән  кирәк, тиеш, мөмкин, ярый, бар, юк кебек сүзләр башка сүзләрне дә ияртеп килгәлиләр.

Мәсәлән:   укытучы өчен кирәк

                  су кебек кирәк

                  сиңа мөмкин

                   Равилгә ярамый

                   миңа юк

Мисалларны тикшереп, сүзтезмәләрнең төркемчәләрен танып белегез

·        музыка ярату

·        шомырт агачы утырту

·        тын океанны күрү

·        машина белән исәпләү

·        пианинода уйнау

·        хатын уку

·        алдан икенче

·        кырыйдан беренче

·        аларның өчесе

·        командир белән сигез

·        эшчеләрдән алтау

·        укучы белән ун

Бирелгән сүзтезмәләрне исем сүзтезмәләргә,

 сыйфат сүзтезмәләргә, фигыль сүзтезмәләргә аерып языгыз

Шатлыклы бәйрәм, бүген матур, җырга оста, кешенең намусы, үтәлгән йөкләмә, ике гасыр,җәйгәчә эшләү, капчык-капчык бәрәңге, кайту белән әйтү, төлкедәй хәйләкәр, төш вакытында очрашу, хәзер күңелле, тезенә кадәр юеш, пычкысыз кисү, салам кыстыру, әти белән бару, командир машинасы, Сабир карт, безгә караганда акыллырак.

Просмотрено: 0%
Просмотрено: 0%
Скачать материал
Скачать материал "Проект эше "Сүзтезмәләрне өйрәнү""

Методические разработки к Вашему уроку:

Получите новую специальность за 2 месяца

Логист

Получите профессию

HR-менеджер

за 6 месяцев

Пройти курс

Рабочие листы
к вашим урокам

Скачать

Скачать материал

Найдите материал к любому уроку, указав свой предмет (категорию), класс, учебник и тему:

6 609 833 материала в базе

Скачать материал

Другие материалы

Вам будут интересны эти курсы:

Оставьте свой комментарий

Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.

  • Скачать материал
    • 21.10.2015 2274
    • DOCX 62.6 кбайт
    • Оцените материал:
  • Настоящий материал опубликован пользователем Юсупова Гульнара Сайгатовна. Инфоурок является информационным посредником и предоставляет пользователям возможность размещать на сайте методические материалы. Всю ответственность за опубликованные материалы, содержащиеся в них сведения, а также за соблюдение авторских прав несут пользователи, загрузившие материал на сайт

    Если Вы считаете, что материал нарушает авторские права либо по каким-то другим причинам должен быть удален с сайта, Вы можете оставить жалобу на материал.

    Удалить материал
  • Автор материала

    Юсупова Гульнара Сайгатовна
    Юсупова Гульнара Сайгатовна
    • На сайте: 8 лет и 8 месяцев
    • Подписчики: 14
    • Всего просмотров: 15437
    • Всего материалов: 8

Ваша скидка на курсы

40%
Скидка для нового слушателя. Войдите на сайт, чтобы применить скидку к любому курсу
Курсы со скидкой

Курс профессиональной переподготовки

Методист-разработчик онлайн-курсов

Методист-разработчик онлайн-курсов

500/1000 ч.

Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 29 человек из 18 регионов

Курс повышения квалификации

Специалист в области охраны труда

72/180 ч.

от 1750 руб. от 1050 руб.
Подать заявку О курсе

Курс профессиональной переподготовки

Организация деятельности библиотекаря в профессиональном образовании

Библиотекарь

300/600 ч.

от 7900 руб. от 3950 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 279 человек из 66 регионов

Курс профессиональной переподготовки

Руководство электронной службой архивов, библиотек и информационно-библиотечных центров

Начальник отдела (заведующий отделом) архива

600 ч.

4920 руб. 2950 руб.
Подать заявку О курсе

Мини-курс

Развитие предметно-практических действий, игровых навыков и математических представлений у детей раннего возраста

6 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе

Мини-курс

Управление проектами: от планирования до реализации

6 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 20 человек из 14 регионов

Мини-курс

Реклама для роста бизнеса: эффективные стратегии и инструменты

6 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 24 человека из 12 регионов