Инфоурок Другое Другие методич. материалыПроект эше :,,Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә укучыларның коммуникатив компетенциясен формалаштыру юллары".

Проект эше :,,Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә укучыларның коммуникатив компетенциясен формалаштыру юллары".

Скачать материал

,,Казан (Идел буе) федеральуниверситеты

Федераль дәүләт автономияле югары һөнәри белем бирү мәгариф

учреждениесе

Идел буе төбәкара мәгариф хезмәткәрләренең квалификациясен күтәрү һәм яңадан әзерләү үзәге

 

 

 

 

Проект эше

Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә укучыларның

коммуникатив компетенциясен формалаштыру юллары

 

 

 

               Проект авторы: Казан шәһәре  Яңа Савин районы

 132 нче урта белем бирү мәктәбенең

 татар теле һәм әдәбияты укытучысы

 

                                                           Ибраһимова Рәшидә Абдул кызы

 

                                                  

 

 

                                                                                       Фәнни җитәкче:

                                                                                       Мингалиева Л.Ө.

                                                      КФУның  Идел буе  төбәкара мәгариф

                                                         хезмәткәрләренең  квалификациясен

                                                        күтәрү  һәм яңадан әзерләү үзәгенең

                                             директор урынбасары,  ф.ф.к.

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Проект эшен якларга рөхсәт бирелде: 13 апрель, 2018 ел

 

 

 

Казан 2018 ел

 

                                       

 

 

                                 Эчтәлек

 

Кереш.................................................................................................................

Төп өлеш............................................................................................................

I бүлек. Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә коммуникатив

компетенция формалаштыруның психологик, педагогик нигезләре...............

 

I.1.1.Коммуникатив технология турында төшенчә..........................................

I.1.2.Коммуникатив методның психологик һәм педагогик нигезләре.............

I.1.3.Коммуникатив компетенция формалаштыру төшенчәсе.........................

I.2.1.Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә укучыларның коммуникатив компетенциясен формалаштыру юллары.........................................................

I.2.2. Коммуникатив юнәлешнең һәм традицион укытуның аермасы.................

 

II бүлек. Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә укучыларның коммуникатив компетенциясен формалаштыруда кулланылган уеннар................................

 

II.1.1.Татар телендәге сөйләмне тыңлап аңларга (аудирование) өйрәтү максатыннан кулланылган уеннар.....................................................................

II.1.1.Укучыларны диалогик һәм монологик сөйләмгә өйрәтү уеннары.................................................................................................................

II.1. 3.Укучыларны укырга өйрәтү уеннары.........................................................

 

Йомгаклау............................................................................................................

Кулланылган әдәбият............................................................................................

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

                                                

 

                                         КЕРЕШ

 

     Мәктәпләрдә башка милләт укучыларының татар телен өйрәнү сәләтен үстерү мәсьәләсе зур әһәмияткә ия. Рус балаларына татар теле укытуның төп максаты – аларны бу телдә сөйләшергә, тыңлап аңларга, укырга һәм язарга, сүзләрне дөрес әйтә белергә өйрәтү, сүз байлыгын арттыру. Моның өчен тиешле шартлар булдыру – укытучының мөһим бурычы. Укучыларның татар телен тирәнтен үзләштерүе өчен укытучыларга рус балаларында да телгә кызыксыну уятырга, сөйләм телен шомартыр өчен, дәресләрне кызыклы итеп үткәрергә, төрле алымнар кулланып эшләргә, укучыларны актив сөйләмгә тартырга кирәк. Югарыда күрсәтелгән проблемалардан чыгып, проект темасы билгеләнә: « Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә укучыларның коммуникатив компетенциясен формалаштыру юллары».

Белгәнебезчә, яңа дәүләт стандартларында дүрт эшчәнлеккә өстенлек бирелә: шәхси, регулятив, танып-белү эшчәнлегенә һәм коммуникатив эшчәнлеккә.

“Коммуникатив эшчәнлек хезмәттәшлекне оештыруга һәм гамәлгә ашыруга юнәлтелгән. Ул партнерны тыңлый һәм аңлый белүне, мәгълүматны тулы һәм төгәл кабул итә һәм тапшыра, үзеңнең эш-хәрәкәтеңне партнер эш-хәрәкәте белән чагыштыра белүне үз эченә ала”, – дип ассызыклана яңа дәүләт стандартларында.

 Коммуникатив эшчәнлек укучыларның уку эшчәнлеген үстерүдә төп ысулларның берсе булып тора. Ләкин дөресен әйтергә кирәк, рус телле укучыларны татар телендә аралашырга өйрәтү -  гаять катлаулы, шуңа күрә без рус телле укучыларга татар телен өйрәтүнең уңай юлларын тәкъдим итәргә теләдек. Югарыда китерелгән фикерләр проект эше темасының актуальлеген дәлилли.

Проект эшебезнең максаты – татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә рус телендә сөйләшүче укучыларны татар телендә аралашырга  өйрәтүдә төрле эш алымнарының әһәмиятен күрсәтү.

Максатыбызга ирешү өчен түбәндәге бурычлар куелды:

- Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә укучыларның коммуникатив компетенциясен формалаштыру юлларын ачыклау;

- укучыларның коммуникатив компетенциясен үстерү максатыннан кулланылган уеннарны ачыклау;

Тикшеренү  объектлары :

 1)Укыту эшчәнлегендә коммуникатив метод  һәм  аңа хас үзенчәлекләр.

2)Рус телендә сөйләшүче укучыларның коммуникатив компетенциясен үстерүдә уен технологиясенең кулланылышы.

Тикшеренү предметы –татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә .

Метод һәм алымнар. Өйрәнелә торган материалның характерына карап, тикшеренүнең төп методы булып күзәтү методы сайланды. Әлеге метод үз эченә фәнни һәм методик әдәбиятны туплау һәм  анализлау, фактик материалны өйрәнү, педагогик тәҗрибәне гомумиләштерү, классификацияләү кебек эш алымнарын берләштерә.

Проектның фәнни-гамәли әһәмияте.

Проект эшендә татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә рус телле укучыларның аралашу компетенциясен үстерү  методикасы, бу компететенцияне формалаштыру һәм үстерү өчен нинди уеннар кулланырга мөмкинлеге турында мәгълүмат тупланган, методик күрсәтмәләр китерелгән. Тикшеренү барышында җыелган кайбер материаллар укытучылар өчен методик кулланма язганда ярдәм итәргә мөмкин.

Проектта катнашучылар: татар теле һәм әдәбияты укытучылары.

Теманың өйрәнелү дәрәҗәсе.

 Әлеге тема күп кенә авторлар тарафыннан тикшерелгән. Проект эшебезнең методологик нигезен Ф.Ф.Харисовның «Татар телен чит тел буларак өйрәтүнең фәнни-методик нигезләре», А.Ш.Әсәдуллин, Р.А.Юсуповларның «Рус телендә сөйләшүче балаларга татар теле укыту методикасы нигезләре», И.Л.Литвиновның «Татарский язык в русской школе: Методические разработки уроков для 1 класса (русскоязычные группы)», Ч.М.Харисованың «Обучение татарскому произношению в русской школе», Ф.М.Хисамова, Р.А.Борһановаларның «Татар теле өйрәнә нәниләр», С.Х.Айдарованың «К знаниям через игру», «Дидактические условия дифференциации упражнений в процессе обучения русскоязычных учащихся татарскому языку» диссертациясе, «Игры на уроках татарского языка» хезмәтләре тәшкил итә. Әлеге хезмәтләрдә дәресләрдә уеннар куллану һәм аларның баланың телне өйрәнү процессында нинди роль уйнаулары урын алган. Авторлар рус телле укучыларга чит тел буларак татар телен өйрәтү процессын уңайлаштыру һәм җиңеләйтүгә үзләреннән күп көч куйганнар.

Проект эшенең структурасы. Безнең проект эшебез кереш, 2 бүлекне үз эченә алган төп өлеш, йомгак һәм файдаланылган әдәбият исемлегеннән тора.

Көтелгән нәтиҗәләр.

1.Укучыларның белемгә, иҗади активлыкка булган омтылышларының үсүе.

2.Укучыларның тел өйрәнүгә карата мөнәсәбәтләренең уңай якка үзгәрүе.

3.Коммуникатив компетенция формалаштыру юлларын эзлекле һәм системалы рәвештә куллану укучыларның татар теленнән белемнәрен тагы да камилләштерүне тәэмин итә.

4.Иң мөһиме: һәр укытучы дәресләрдә методик осталыгын һәм иҗади активлыгын арттыруга омтылса, коммуникатив биремнәрдән мөмкин кадәр күбрәк файдаланса, татар телен аралашу чарасы буларак өйрәтүдә үңышка ирешә алабыз.

 

 

                                            БЕРЕНЧЕ  БҮЛЕК

 

I.Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә коммуникатив компетенция формалаштыруның психологик, педагогик нигезләре.

 

I.1.1.Коммуникатив технология турында төшенчә.

Рус телле балаларның татар сөйләмен нәтиҗәле үзләштерүен тәэмин итә торган технологияләрнең берсе – чит тел укыту методикасында бүген стандарт буларак кабул ителгән коммуникатив технология.

Рус телле балаларга татар телен өйрәнү чит телне өйрәнү кебек үк. Ә чит телгә өйрәтү тарихы 100 еллар белән исәпләнә. Шул исәптән укыту методикасы да күп тапкырлар алышынды: басым әле укуга, әле тәрҗемә итүгә, әле аудированиегә, әле бөтенесен бергә кушуга ясалды. Бөтен методлар арасында үзенең гадилеге һәм эффектив булуы белән игътибарны җәлеп итеп торганы “гувернантка методы”, ягъни шул телдә шәхсән аралашу методы. Фәнни телдә әйтсәк, коммуникатив укыту технологиясе.

Коммуникатив укыту технологиясенең нигезен аралашу тәшкил итә. Аралашу – чит телгә өйрәтүче бөтен интенсив курсларының асылында ята. Интенсив технологияне болгар галиме Г. Лозанов эшли. Шуның нигезендә күп кенә гамәли вариантлар барлыкка килә.

         Ә коммуникатив укытуның теориясен һәм практикасын Г.А. Китайгородская эшли.

 Бу технология:

Шәхескә юнәлеше ягыннан: мәгълүмати.

Эчтәлек характеры һәм төзелеше буенча: өйрәтүче, гомумбелем бирүче, гуманлы.

Идарә итү тибы буенча: заманча традицион укыту.

Оештыру формалары: бөтен төр форма булырга мөмкин.

Балага якын килү: хезмәттәшлек.

Өстенлекле метод: диалогик+уен.

Модернизацияләү юнәлеше буенча: укучылар эшчәнлеген активлаштыру.

Максатчан юнәлеш:

- аралашу ярдәмендә икенче бер чит телдә аралашырга өйрәтү.

 

I.1.2.Коммуникатив методның психологик һәм педагогик нигезләре.

          Татар теленә өйрәтү өлкәсендә фәнни-методик эзләнүләр һәм тикшеренүләр бүген дә дәвам итә, яңадан-яңа уку-укыту әсбаплары тәкъдим ителә, алдынгы тәҗрибә өйрәнелә һәм гамәлгә кертелә, шулай ук укыту системасының уңышлы һәм җитешсез яклары даими күзәтелеп барыла. Татар теленә өйрәтүдә төрле юнәлешләрдән һәм алымнардан файдалану методика фәнен тагын да баета һәм тирәнәйтә. Билгеле, метод – укыту максатларына җавап бирә торган һәм укучы белән укытучы арасындагы эшчәнлекне тәэмин итә торган ысул ул. Лингводидактикада метод төшенчәсе ике мәгънәдә кулланыла: укыту юнәлеше (киң мәгънәсе); укыту алымы (тар мәгънәсе). 

           XXгасырның 70 нче елларында галимнәр тарафыннан тәкъдим ителгән һәм гамәлгә кертелгән коммуникатив метод икенче телгә өйрәтүне реаль тормыштагы аралашуның моделе буларак оештыруны таләп итә. “коры” кагыйдәләрне истә калдыру белән генә шөгыльләнмиләр, алар җанлы аралашу аша тел Машина йөртергә өйрәнү өчен, кагыйдәләр генә җитмәгән кебек, икенче бер телне гамәли үзләштерү өчен дә аерым сүзләрне яки грамматик формаларны гына белү җитми, шушы телдә сөйләшә алу мөһим. Коммуникатив метод кулланылганда, укучылар берәмлекләрен сөйләмдә кулланырга күнегәләр. Танылган методистлар В. Костомаров һәм

О.Митрофанова фикеренчә, чит телгә өйрәтү методикасын коммуникативлыктан башка күзаллау мөмкин түгел. Шуңа күрә татар теле дәресләрендә укучыларны алган белемнәрен гамәли кулланырга өйрәтү зур әһәмияткә ия булган мәсьәләләрнең берсе булып кала.

          Рус мәктәпләрендә татар телен без чит тел буларак укытырга мәҗбүрбез, шуңа күрә чит телләрне укыту методикасына мөрәҗәгать итү аңлашыладыр.

           Коммуникатив метод – аралашуга, җанлы сөйләмгә таянучы методик алымнар комплексы. Бу метод беренче планга укучыларны сөйләшергә өйрәтүне куя, ә теоретик белешмәләр сөйләм процессында, текстны анализлау нәтиҗәсендә чыгарыла. Сөйләмгә өйрәтү фикер эшчәнлеген үстерү белән бергә үрелеп барырга тиеш, чөнки фикер йөртү сөйләм ихтыяҗын тудыруга ярдәм итә. 

           Коммуникатив методның төп максаты – сөйләмгә мотивация тудыру ярдәмендә өйрәтү. Укытучы укучыларда кызыксыну уятуны нигез итеп алырга тиеш. Күнегүләрнең күптөрле, мавыктыргыч, балалар өчен кызыклы һәм бигрәк тә, сөйләмгә ихтыяҗ тудырырга сәләтле булуы шарт итеп куела. Һәр методның нигезен аерым бер принциплар тәшкил итә, һәм алар шушы юнәлешнең асылын, төп эчтәлеген билгелиләр. Коммуникатив метод исә, беренче чиратта, түбәндәге принципларны үз эченә ала: 1) тел һәм сөйләм материалын сайлау һәм өйрәтүгә функциональ якын килү; 2) тел һәм сөйләм материалын концентрик рәвештә урнаштыру һәм этаплап өйрәтү; 3) лексик-грамматик материалны ситуатив-тематик нигездә өйрәтү; 4) лексик-грамматик материалны синтаксик нигездә өйрәтү.

            Йомгаклап әйткәндә, рус мәктәпләрендә укучы балаларга татар телен укытуда коммуникатив методны төп юнәлеш итеп алсак, уңышка ирешергә мөмкин, дип уйлыйбыз.Үзебезнең тәҗрибәдән чыгып әйтә алабыз: балалар дәрестә грамматик күнегүләрне, язма эшләрне бик яратып бетермиләр. Нинди булса да мәсьәлә буенча сөйләшү, төрле һөнәр кешеләре белән очрашу, экскурсияләр, уеннар алар өчен күпкә кызыклырак һәм бу эшләрнең нәтиҗәсе зур.

 

I.1.3.Коммуникатив компетенция формалаштыру төшенчәсе.

          Рус телле мәктәпләрдә туган телне укытуның максаты: беренчедән, укучыларның лингвистик белемгә ия булуын тәэмин итү, ягъни татар теленең фонетик, лексик, грамматик күренешләрен практик үзләштерүгә ирешү, икенчедән, алардакоммуникатив компетенция (фикерне төпле, нигезле итеп белдерү осталыгы) формалаштыру, ягъни туган телдә аралашу, сөйләшү-аңлашу чарасы буларак өйрәтү.

          Компетенция сүзе нәрсәне аңлата? С.И. Ожеговның рус теленең аңлатмалы сүзлегендә компетенция сүзенең аңлатмасы мондый: “компетенция – круг вопросов, в которых кто-нибудь хорошо осведомлен”.

Компетенция – латин теленнән, “уңышка ирешәм” дигәнне аңлата.

А.В. Хуторской компетенцияләрне дүрт төркемгә бүлеп өйрәнгән:

1)мөһим мәгънәле компетенция;

2)шәхси үзаллы үсеш компетенциясе;

3)уртак мәдәни;

4)танып белү – мәгълүмати – социаль хезмәт – коммуникатив.

Нәрсә ул коммуникатив компетенция? С.Н. Ожеговның рус теленең аңлатмалы сүзлегендә, коммуникация – сообщение, общение” дип аңлатыла.

Латин телендә “коммуникация” – аралашу, ә “компетенция”сүзе сәләт дигәнне аңлата.

          Димәк, әлеге төшенчәне латин теленнән “аралашу сәләте дип аңларга була.

          Компетенция – укыту, белем һәм ситуацияләр арасында бәйләнеш булдыру, аларны тормышка ашыру сәләте.

Коммуникатив компетенция – башкалар әйткәнне аңлау һәм үз фикереңне белдерү өчен тупланган белем, осталык, күнекмәләр җыелмасы, хәзерге татар теле нормаларына ия булу, сүз байлыгын, сөйләмнең грамматик ягын дөрес итеп үзләштерү, телдән һәм язма формада бәйләнешле сөйләм күнекмәләрен булдыру.

 

 

I.2.1. Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә укучыларның коммуникатив компетенциясен формалаштыру юллары.

           Укытуның эчтәлеген, укучылар эшчәнлеген оештыруның оптималь формаларын куллану , дөрес алымнар сайлау көткән нәтиҗәгә ирешүгә юнәлтелгән. Болар – аралашуга, җанлы сөйләмгә таянучы методик алымнар комплексы.

           1)Бернече планга укучыларны сөйләшергә өйрәтү чыга, ә теоретик материал, белешмәләр сөйләм процессында, текстны анализлау нәтиҗәсендә чыгарыла.

           2)Аралашуга өйрәтү фикер эшчәнлеген үстерү белән бергә үрелеп бара, чөнки фикер йөртү аралашуга ихтыяҗ тудыра.

           3)Аралашуга мотивация тудыру ярдәмендә өйрәтү. Укытучы укучыларда танып белүгә омтылыш уятуны нигез итеп ала.

           4) Сөйләм эшчәнлеге төрләренә бер-бер артлы түгел, ә параллель рәвештә өйрәтү: һәр дәрестә сөйләм эшчәнлегенең дүрт төре дә катнаша.  Дәрес максатында күрсәтелгән сөйләм дозасы сөйләм эшчәнлегенең дүрт төре аша да үтеп чыга. Алар:

1. тыңлап аңлау (аудирование);

2. сөйләү ( диалог, монолог)-(говорение);

3. уку;

4. язу.

Тыңлап аңлау. Сөйләм эшчәнлегенең дүрт төркеменнән шәһәр шартларында туган тел өйрәнүчеләр өчен иң мөһиме - туган телдәге сөйләмне тыңларга һәм аңларга өйрәнү. Тыңлау- “фикерләүнең бер формасы” (Л.С.Выготский). Балаларны сөйләргә, укырга, язырга өйрәтү тыңлаудан, дөрес итеп ишетүдән һәм аңлаудан башлана. Тыңлау- хәтерне ныгыту чарасы да, туган телнең байлыгын, аһәңен, матурлыгы ачу, гаҗәпләнү хисе уяту юлы да. Сөйләм культурасын үзләштерү – шулай ук тыңлаудан башлана. Моңардан тыш, тыңларга өйрәтү-эффектив укыту чарасы да.

            Тыңлау “пассив” тыңлауга әйләнмәсен өчен күрсәтмә кую таләп ителә. Күрсәтмәләрне 3 төргә бүлеп карарга мөмкин:

            1) танып белүне тирәнәйтүгә юнәлдерелгәннәре (“таны һәм аңла”),

            2) хәтердә калдыруга бәйле күрсәтмәләр;

            3) коммуникатив күрсәтмәләр (“хәбәрне кабул итеп ал һәм башкага тапшыр”).

             Дәрес вакытында бу күрсәтмәләр төрле формада тәкъдим ителергә мөмкин һәм алар төрлечә хәл ителә. Мәсәлән, “Башкага тапшыру” процессы сөйләү рәвешендә генә түгел, ә укучыларның сыйныфташларын өйрәтү, укыту, дөресләү һ.б. буларак та кулланыла.

            Тыңлау-шактый катлаулы эшчәнлек. Шуңа күрә төрле алымнар куллану, балаларның игътибарын җәлеп итү, укучыларда тыңлауга ихтыяҗ тудыруның бер юлы.

            Тыңлау балаларның сүзлек байлыгын, хәтерне үстерү, дөрес әйтү кагыйдәләрен үзләштерү чарасы буларак кулланыла. Тыңланмаган тексттан бер темага караган сүзләрне аерып күрсәтү, әйтелгән сүзләрнең темасын билгеләү, текстны тыңлау нәтиҗәсендә терәк-ярдәмче сүзләрне билгеләү кебек күнегүләр яхшы нәтиҗә бирә.

              Сүзләр ярдәмендә тестлар үткәрү-укучыларның тыңлау мөмкинлеген тикшерү чарасы буларак та кулланыла. Тест өчен сүзләрне бер темага бәйле рәвештә, төрле тема, сүз төркемнәрен дә алу мөмкин.

Тыңлау өчен текст тәкъдим иткәндә традицион алымнардан тыш текстка укучыларның үзеннән сорау куйдыру, исем уйлап табу, текстны дәвам итү файдалы.

              Сөйләм телендә вербаль чаралардан тыш вербаль булмаган чаралар да кулланыла (күрсәтмәлелек, хәрәкәт, мимика, ишарә, пауза һ.б.)

Нәтиҗә ясап әйткәндә шуны әйтергә кирәк, татар теле дәресендә укытучының татарча сөйләве - баланың зиһененә сеңә торган беренче өлге. Бу өлге тел атмосферасы тудыра, шуннан чыгып, баланың татарча сөйләмне ишетеп аңлау күнекмәләре формалаша.

 

Сөйләү. Бу үз эченә диалог һәм монологны ала.

             Диалог ул коммуникатив чара (фикерләүне тапшыру чарасы). Шуңа да аны, мөмкин кадәр, реаль сөйләшү шартларына якынайтырга кирәк.

            Диалогик сөйләмне өйрәнгәндә укучылар түбәндәге коммуникатив эш алымнарын үти:

 

·       әңгәмәне башлап җибәрү һәм тәмамлау;

·       укытучының яки классташының сөйләмен игътибар белән тыңлау һәм әңгәмәгә кушылу;

·       дөрес сорау төзү һәм аңа тулы җыйнак җавап бирү;

·       нәрсә дә булса эшләргә ризалашу яки риза булмауны белдерү;

·       шатлыкны һәм канәгатьсезлекне белдерү;

·       аралашуда әдәп кагыйдәләрен саклау, ягъни әңгәмәчене бүлдермәү.

          Диалогларны төзегәндә укучылар ике яклы әңгәмә алып барырга тиешләр. Әзер диалогларны өйрәнгәндә кечкенә диалог текстларны укучыларга тарату, диалогларны укучылар парлашып өйрәнәләр һәм дәрес башында яттан сөйлиләр. Конвертлы текстлар даими алышынып тора, шулай итеп бар парлар да диалогларны өйрәнеп бетерә.

         Димәк, диалогларны өйрәнгәндә түбәндәге эш типлары өйрәтелә:

 

·       диалогтагы сүзләрне, конструкцияләрне алдан аңлату;

·       диалог үрнәген уку, рольләргә бүлеп уку;

·       диалог үрнәген үзгәртеп кабатлау, катлауландыру;

·       кабатлау, ятлау;

·       диалог төзү.

 

          Шулай итеп, белем алу һәм аны сөйләмдә куллана белү күнекмәләре укучыларның сөйләмен үстерү процессында барлыкка килә: укучылар диалог төзегәндә алган белемнәрен ныгыта, мәгълүматлар туплый, иң кирәклесен сайлый, иң мөһимнәрен билгели, гомумиләштерә, нәтиҗәләр ясый, аларның интеллектуаль фикерләү коммуникатив сәләте үсә.

          Татар телен өйрәнгәндә тагын бер зур адым - ул монологик сөйләмгә өйрәтү, яки фикерне логик-эзлекле итеп әйтү, бәйләнешле итеп сөйләргә өйрәтү.

          Монологик сөйләмгә өйрәтү күнегүләре авторның тема буенча белемен, шулай ук текстны мөстәкыйль төзүен таләп итә. Бу эштә укучыларның төрле сүзлекләрдән һәм башка чыганаклардан файдалана белүе сорала.

          Рус мәктәпләрендә монологик сөйләмгә өйрәтүне беренче этапта бирелгән темага яисә предметка карата фикер әйтә белүләрен үстерү, рәсем буенча җөмләләр төзүдән, диалогларны хикәягә әйләндерүдән башларга кирәк.

          Аннары кечкенә хикәяләр төзү, эчтәлеген сөйләү, рус теленә тәрҗемә итәргә өйрәтү тора. Укучы татарча сөйләүгә акрынлап җавап бирү аша монологик сөйләмгә чыгу юлы үтелә.

 

Шулай итеп, монологик сөйләм аша укучылар татар теле дәресләрендә :

 

·       образлы итеп сөйләргә;

·       хәл-вакыйгаларны хикәяләргә, аларга карата үз фикерен белдерергә;

·       сүз һәм фразаларны урынсызга кабатламаска;

·       төрле төзелешле җөмләләр кулланырга;

·       чагыштыру һәм сынландыру кебек сүрәтләү чараларын урынлы файдаланырга өйрәнәләр.

Татар теле дәресләрендә укучыларны язма сөйләмгә өйрәтүнең максаты булып:

 

·       җанлы сөйләмдә кулланылган сүзләрне орфографик дөрес язу;

·       тыңлаган яки укыган текстның эчтәлеген язмача аңлатып бирү;

·       үзләштерелгән аралашу ситуацияләре буенча бәйләнешле текст төзеп язу;

·       автобиография, конверт тышына адрес, игълан, котлау яки чакыру открыткасы язарга өйрәтү тора.

Уку. Уку – мәгълүмат алу чыганагы булырга тиеш. Укырга өйрәтүнең беренче адымнарыннан ук башта җөмләне аңларга һәм эчтәлеген ачыкларга һәм шуннан соң гына, әгәр аңлашылмаса, авыр сүзләрне аерып алырга өйрәтергә кирәк. Дөрес уку өчен уку техникасы өстендә эш алып барыла. Бу фонетик күнегүләр, махсус аерып алган сүзләрне иҗекләп уку, бер хәрефе белән аерылып торган сүзләрне уку, иҗекләрне уңай һәм кире уку.

         Текстны аңлау дәрәҗәсе түбән булганда уку күңелсез шөгыльгә әверелә. Укуга кызыксыну, укырга өйрәтүнең техник ягын яхшырту өчен кызыклы алымнар кулланыла: җөмләнең ахырын укып бетерү, рәсемнәрне сүзләр белән алыштыру, текстны үзгәртү; шигырьләр укыганда кызлар/малайлар юлларны чиратлап уку, хор белән уку, көйләп уку, пышылдап уку, авыз эченнән уку, иреннәр белән уку һ.б.

          Уку этабында тагын бер зур бурыч - укыганны аңларга өйрәтү. Эчтәлеген аңлауга укучылар телдән сөйләм вакытында яхшы үзләштергән материал аша гына ирешә. Шуңа күрә текстлар яхшы төзелгән булырга тиеш.                             Укыла торган текстны аңларга нинди шартларда ирешергә соң? Беренче, укый башлаганда текстка “керү” моменты, яки текста нәрсә турында сүз барганын ачыклау. Икенче, сүзлек өстендә эш.

          Укучыларның сөйләм телен үстерүдә бик зур рольне халык авыз иҗаты җәүһәрләре башкара. Бу тизәйткечләр, мәкальләр, әйтемнәр, такмаклар, шарада-табышмаклар, әкиятләр. Алар укучыларда кешелек сыйфатларын үстерү, мәхәббәт тәрбияләү генә түгел, татар теленә хас булган авазларны дөрес әйтү, дөрес дикция белән сөйләү өчен артикуляция һәм тел гимнастикалары булып та торалар.

        Укучылар өчен уңышлы коммуникатив биремнәрнең тагын берсе - проектлар. Проект эшчәнлеге:

·      укучыларда да,укытучыда да зур кызыксыну тудыра;

·      фикерләүне, сөйләмне, үз уйларыңныформалаштыра,белү сәләтен үстерә;

·      укучы коллективта эшләргә,үзенә биргән эшкә җаваплы карарга, куелган сорауларга җавап табарга өйрәнә;

·      сөйләшүдә катнашып, укытучы да тигез хокуклы фикердәшкә, ярдәмчегә әйләнә.

       Проектны гамәлгә ашыру барышында укучылыр әйләнә-тирәдәгеләр белән уртак тел табып эшләргә , фикерләрен дәлилләргә; укучылар компьютер белән эшли белергә, электрон почтадан һәм итернеттан файдаланырга өйрәнә.

 

 Коммуникатив  компетенцияне үстерүгә түбәндәге электрон ресурслар ярдәм итә:

          Әзер электрон ресурс  булган  “Татар телле заман ” сериясеннән укыту программалары зур ярдәмгә килә. Бу программаларда өстәмә бай уку материалы белән бергә, яшь үзенчәлеклекләренә туры килерлек итеп уеннар да бирелгән. Татар теле һәм әдәбияты  дәресләрендә уен формасындагы күнегүләр телнең лексикасын, грамматикасын һәм структурасын җиңелрәк үзләштерергә ярдәм итә. “Кем миллионер булырга тели?”, “Пирамида”, “Поезд”, “Чәчәкләр” уеннары , бер яктан, укучыларның сүзлек байлыгын арттырса, икенче яктан, дөрес язылыш кагыйдәләрен үзләштерергә булыша. Ә бу үз чиратында, татарча- русча   сүзлекләр белән мөстәкыйль эшли белү, эзләнү күнекмәләрен үстерә. Килеш, иҗек, сүз төркемнәре темаларын үткәндә дә шушы “Татар телле заман ” га мөрәҗәгать итәм. Шулай ук программада татар сүзләрен диктор укуында тыңлау, әйтеп карау   һәм чагыштыру мөмкинлеге бирелгән. Ә бу алым рус телле укучыларның тыңлап аңлау күнекмәләрен ныгыта һәм бердәм республика тестын  (БРТ) ның В өлешен уңышлы тапшырырга мөмкинлек бирә.

           Хәзерге көндә рус телле укучылары өчен татар теленә өйрәнүдә   “АНА ТЕЛЕ” онлайн-мәктәбе материаллары да нәтиҗәлелекне арттыра. Рус милләтеннән булган  укучылар,  бик кызыксынып,  дәресләрдән тыш, дистанцион рәвештә телне  гамәли үзләштерә алалар.  Бу курсларда алар, алган белемнәренә нигезләнеп, җанлы аралашу дәресләрендә катнашалар, төрле җирләрдә яшәүче кешеләр белән танышалар, үзләренең сөйләм күнекмәләрен сынап карыйлар, реаль шартлардагыча бер-берсе белән әңгәмә коралар, үзара аңлашалар, фикерләрен белдерәләр. Шунысы мөһим: дәресләрдә урын алган күпсанлы диалоглар, сөйләм күнекмәләре, халык авыз иҗаты үрнәкләре, татар җырлары, танылган татар шагыйрьләренең шигырьләреннән алынган өзекләр, татар театры артистлары катнашкан видеоязмалар “тел мохите” булдырырга ярдәм итә һәм укучыларда дәрестән дәрескә тотрыклы кызыксыну уята. Шулай итеп, кешенең көндәлек тормышындагы ситуацияләренән алып  сайланган материалларны үзләштерү нәтиҗәсендә,  укучыларымда Федераль белем бирү стандартлары таләп иткән аралашу күнекмәләре һәм универсаль уку гамәлләре формалаша.

     Бу уңайдан «Татармультфильм» берләшмәсенең «Бала.рф» мультимедиалы интерактив китапханәсен куллану  дә уңышка китерә.  Әлеге сайтта урнаштырылган татарча мультфильмнарны  дәресләрдә дә, сыйныфтан тыш чараларда да  нәтиҗәле файдаланып була. Балалар аларны бик яратып карыйлар. Хәтта дәресләре беткәч тә, карау теләкләрен белдерәләр. Андагы  аңлаешлы булган  гади генә вакыйгалар   рус балалаларының да фикерләү дәрәҗәсен, иҗади сәләтен үстерә, дөньяны танып белергә өйрәтә. Ә иң мөһиме – татар телен өйрәнүгә кызыксыну уята, дип фикер йөртергә ныклы җирлек бар.  Дәрестә, сыйныфтан тыш чараларда мультфильмнарның эчтәлеге буенча диалоглар, кечкенә хикәяләр төзибез, ситуатив-рольле уеннар оештырабыз. Мәсәлән, “Дәрес-шоу” уздыру өчен сыйныф ике төркемгә бүленә. Һәр группа үзенең лидерын сайлый. Алар бирелгән темалар буенча әңгәмә оештыра һәм аны сыйныфка тәкъдим итәләр. Теманың эчтәлеге берничә укучының аралашуы, спектакль яки әкият формасында ачылырга мөмкин. Тәкъдим ителгән мәсьәләне  чишкәндә (танып белү гамәлләре), әңгәмәдә катнашучылар үзара йөкләмәләрне тигез бүлешеп (регулятив), үз фикерләрен дәлилләргә (шәхескә кагылышлы), бүтән төркемнең фикеренә кушылырга  һәм уртак фикергә (коммуникатив) килергә өйрәнәләр.  Бу  алым укучыларның иҗади проектлары да булып санала.

          Шулай итеп,  «Бала.рф» китапханәсе рус телле укучыларны күренекле татар язучыларының танылган әсәрләре белән таныштыра. Бала бөек татар язучыларының, аерым алганда, Г.Тукай, А.Алиш әсәрләре, татар халык әкиятләре, балалар әдәбиятының иң гүзәл үрнәкләре булган шигырьләр, кыска хикәяләр һәм авторлар язган әкиятләр аша үзләренә таныш булган (бәлки әлегә бик үк таныш булмаган) вакыйгаларны, геройларны бөтенләй башка яктан күрә: алар берсеннән-берсе матур, ачык төсләр белән бизәлгән милли киемнәрдә, нәкъ менә татар халкына  хас милли мохиттә ачылалар. Шулай итеп, рус баласы өчен чит телнең әдәбиятына гына түгел, ә милли сәнгатенә, тарихына һәм шулар аша милли мәдәнияткә юл ачыла.Бала, үзе дә сизмәстән, төрле вакыйгалар эчендә кайнап, күп мәгълүмат ала, хыяллана, фикер йөртергә һәм үзлектән нәтиҗә ясарга өйрәнә. Ә иҗади фикер йөртүче, төрле күренешләргә әхлакый – этик караштан чыгып бәя бирә белүче шәхесләр тәрбияләү- безнең төп бурычларыбызның  берсе.

        Мәгълүм ки, аралашу осталыгына ия булу өчен, баланың дәрестә һәрдаим сөйләм эшчәнлегендә катнашуы кирәк. Ә моңа ирешүдә   заманча технологияләр файда китерә. Шуңа күрә татар теле, әдәбияты һәм сыйныфтан тыш чараларда  мин  мәгълүмати- коммуникатив, мультимедиа  технологияләрен максатчан файдаланырга кирәк дип уйлыйбыз.

 

 

             Укучыларның коммуникатив компетенциясен формалаштыруда коммуникатив уенның роле бик зур.  Коммуникатив уеннар лингвистик уеннардан аерыла. Коммуникатив уеннарның төп бурычы-лингвистик сораулардан җавап бирүдән дә бигрәк, әзерлзнмәгән аралашуны оештыру. Коммуникатив уеннар моңа кадәр нык каралган, хәтта автоматлыкка җиткерелгән тел материалы нигезендә оештырылса,уңышлы чыга.

            Уен-уен кагыйдәләренә карап,конкрет булса да, коммуникатив эшчәнлек. Һәрбер уен җәмгыяте- төрле аралашу җепләре булган коллектив. Балалар уенда тиз генә бер -берсенә ияләнәләр һәм иптәшләреннән тәҗрибә туплыйлар. Уен коллективына кереп, укучы иптәшләре алдында үзенә билгеле бер бурычлар да ала. Уеннар балаларга тел материалын гамәли эшчәнлектә үзләштерергә булыша, бу вакытта сүзләрне һәм җөмләләрне истә калдыру ихтырсыздан эшләнә. Алар кече яшьтәге мәктәп балаларының танып белүгә каратакызыксынуын ,иҗади һәм фикер активлыгын үстерә.

             Уеннарны сайлый белү дә зур әһәмияткә ия. Интеллектуаль уеннарны сайлаганда,укытучы балаларның шәхси мөмкинлекләрен, яшь үзенчәлекләрен, уен белән ни дәрәҗәдә кызыксынуларын, балаларның уен алдындагы халәтен,кәефен истә тотып эшли. Бу таләпләр һәр төр компетенция булдыру өчен каралган  уеннарга да хас.

           

 

I.2.2. Коммуникатив юнәлеш буенча белем бирүнең һәм традицион укытуның аермасы.

             Коммуникатив юнәлеш буенча белем бирү традицион белем бирүдән нәрсә белән аерыла?

             Традицион укытуда укытучы белемнәрне үзе бирә, ә коммуникатив юнәлеш белән укыту процессында укучыларга белем әзер килеш бирелми, ә бәлки аны мөстәкыйль танып-белү эшчәнлеге вакытында, коммуникатив компетенция формалаштыру шартларында туплыйлар.

             Аңлатмалы-иллюстратив укытуда уку материалы укытучының сөйләп аңлатуы рәвешендә оештырыла. Бу очракта информацион бәян итү өстенлек итә. Укучылар тыңлыйлар, күзәтәләр, истә калдыралар. Уку материалы катлаулы булган саен, укытучы җентекләбрәк аңлата.

            Коммуникатив юнәлеш буенча укыту процессында укытучы уңышка китерәчәк ситуация тудыра, дәрестәге аралашу, фикер алышуны балада шатлык хисе уятырлык итеп оештыра. Болар барысы да уңай нәтиҗәләргә китерә, укыту эшенең сыйфатын яхшырта.

            Традицион укытуның кимчелекләреннән берсе – белемнәрнең практикада кулланылмавы. Укучылар кагыйдәләрне, законнарны беләләр, әмма еш кына аны исбатларга кыенсыналар; фактларны истә калдыралар, әмма аларны гомумиләштерергә яки конкретлаштырырга читенсенәләр.

            Коммуникатив юнәлеш буенча укыту процессында укытучы укучыларның танып- белү эшчәнлеген оештыра, фактларны анализлау нигезендә укучылар мөстәкыйль рәвештә нәтиҗәләр һәм гомумиләштерүләр ясыйлар, кагыйдә, законнар формалаштыралар яки билгеле белемнәрне яңа шартларда кулланалар. Коммуникатив юнәлеш буенча укытуда белемнәрне камилләштерү, укучыларның танып-белү осталыгын һәм күнекмәләрен ныгыту буенча мөстәкыйль эшләр оештырыла. Укучылар тынычсызлану, курку кебек хисләрне кичерми, чөнки фикерең дөрес булмаган очракта да моның өчен берәү дә шелтәләми, бүлдерми, ә киресенчә, һәрбер алга куелган мәсьәлә баланың уку теләген көчәйтә, кызыксындыра гына.

 

 

 

                   II .Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә

укучыларның коммуникатив компетенциясен формалаштыруда кулланылган уеннар

 

 

 

II .1.1 Татар телендәге сөйләмне тыңлап аңларга (аудирование) өйрәтү максатыннан кулланылучы уеннар

Дәресләрдә төрле уеннар куллану, хәрәкәтләр күрсәтү нәтиҗәсендә дә сүзнең мәгънәсен аңлауга ирешеп була. Мәсәлән, «Гәүдә төзелеше» темасын өйрәнгән вакытта, балалар белән «Күз, колак, борын» дигән уен оештырырга була. Бу очракта балалар сүзләрне дөрес әйтергә өйрәнәләр. Хор белән күз  дип әйткәндә, балалар, торып, күзләрен күрсәтәләр; колак дигәндә, утырып, колакларын тоталар, борын дигәндә – борыннарын. Уен вакытында сүзләрнең эзлеклелеге һәм әйтелү тизлеге үзгәреп тора. Уен шау-шулы, күңелле килеп чыгачак, иң мөһиме – балалар, үзләре дә сизмәстән, яңа сүзләрне исләрендә калдырачаклар.

«Кем беренче таный?». Укытучы (яки яхшы өлгерүче укучы) яраткан әкият геройларын сурәтли яисә алар турында укый. Укучылар тыңлыйлар. Алар кайсы әкият геройлары турында сүз барганын белергә тиешләр. Мәсәлән,

а) Аның чәче коңгырт, кыска. Борыны озын, кашлары кара. Колаклары зур, чиста. Ул матур, шаян малай. Аның исеме ничек? (Буратино).

б) Бу – кыз. Аның чәче зәңгәр, озын. Кашлары кара. Күзләре зәңгәр, зур. Борыны кечкенә. Ул матур кыз. Аның исеме ничек? (Мальвина) [5, 17].

«Шәвәли». Шәвәли ролен укытучы үзе башкара. Өйрәнелгән темалар буенча укучылар аңа сораулар бирәләр. Шәвәли аларга ялгыш җаваплар бирә. Укучылар аны төзәтергә тиеш булалар. Мәсәлән, Син кем? – Шәвәли. Мин кыз.(Дөрес җавап: Мин Шәвәли. Мин малай). Бу уен укучыларны тел нормаларына игътибарлы булырга өйрәтә, сүзләрне дөрес куллану күнекмәләре формалаштыруга ярдәм итә.

.

 «Ел фасыллары». «Ел фасыллары» темасы белән бәйле булган лексиканы активлаштыру. Бу уенны башлау алдыннан ел фасылларының исемнәрен һәм аларның билгеләрен кабатларга кирәк. Бу темада авыр булмаган шигырьләр ятларга була.

Аннан соң укытучы берәр укучыга исемен әйтмичә генә, берәр ел фасылын уйларга һәм аны сурәтләргә куша. Мәсәлән, «Салкын. Ап-ак. Мин тимераякта, чаңгыда шуам. Кар атышып уйныйбыз. Кар бабай ясыйм».

Укучылар белергә тырышалар: «Бу иртә язмы?», «Бу кышмы?».

Ел фасылларын дөрес атаган кеше җиңеп чыга.

«Фоторобот яса». Һәрбер укучыда кәгазь бите һәм төсле карандашлар. Класс өч командага бүленә (һәрберсе – милиция бүлеге). Өч алып баручы билгеләнә (яхшы өлгерешле укучылар). Алар милиция бүлегенә югалган дусларын табу үтенече белән мөрәҗәгатьитәләр. Алып баручылар тышкы кыяфәтен сурәтлиләр, ә балалар туры килүче рәсемнәр ясыйлар. Әгәр рәсем сөйләмгә туры килсә, югалучы табылган дип санала. Мәсәлән, «Бу минем сеңлем. Аның исеме Гүзәл. Гүзәл укучы. Аның чәче озын, күзләре зәңгәр. Ул кызыл күлмәктән иде».

 

II .1.2. Укучыларны диалогик һәм монологик сөйләмгә өйрәтү уеннары

Диалогик сөйләмне үстерү максатыннан түбәндәге уеннарны кулланырга мөмкин:

«Әйдәгез танышыйк». Укучылар дәрескә төрле хайван, кош битлекләре алып киләләр һәм үзара түбәндәгечә сөйләшәләр.

1 нче вариант: – Исәнме! Син кем?

                         – Исәнме! Мин Куян. Ә син кем?

                         – Мин сыер.

2 нче вариант: – Исәнме! Синең исемең ничек?

                         – Исәнме! Минем исемем Тавык. Ә синең исемең ничек?

                         – Минем исемем Әтәч.

Дәрестә диалогик сөйләмгә өйрәтү белән беррәттән укучыларның монологик сөйләм күнекмәләрен үстерүгә дә игътибар итәргә кирәк. Диалог белән чагыштырганда, монологик сөйләм - катлаулырак һәм озынрак сөйләм формасы булып тора. “Рәсем буенча сөйлә”, “Кем дәвам итә?”, “Урман җыелышы” кебек уеннарны сөйләмнең әлеге формасын өйрәткәндә кулланып була.

«Рәсем буенча сөйлә». Ярышның һәр катнашучысы рәсем буенча, эчтәлек логикасын саклап, берәр җөмлә әйтәләр. Кем иң соңгы җөмләне әйтә, шул җиңүче була.

«Кем дәвам итә?». Бер кешедән кала, уенның бөтен катнашучысы, алдан тыңланылган текст ярдәмендә, алдан укылган тексттан алынган сүзләр, фразалар белән карточкалар алалар. Уенда катнашучыларның барысы да сөйләм логикасын тыңлыйлар, чөнки аларның һәрберсе сөйләмдә үзенең урынын билгеләргә тиеш. Контролер (яхшы өлгерүче укучы) сөйләмнең барышы һәм логикасы артыннан тикшерә һәм уен ахырында нәтиҗә чыгара.

«Урман җыелышы». Аю (бу рольне яхшы өлгерүче укучы уйный) җәнлекләрнең көзен кышка әзерләнүләре турында җыелыш алып бара. Җыелышта төрле җәнлекләр чыгыш ясыйлар һәм кемнең ничек кышка әзерләнүе турында сөйлиләр. «Тәҗрибәсез» җәнлекләргә киңәшләр бирәләр.

“Парыңны тап” уены.

Уен башланыр алдыннан һәр укучы нинди дә булса мәгълүматның бер өлеше язылган карточкалар ала һәм икенче өлешен (ягъни үзенең парын) табарга тиеш була. Мондый уеннарны җөмләләр, диалоглар, хикәяләр төзегәндә актив кулланырга мөмкин.

Төркемдә һәр укучының пары бар, ләкин парлар билгеле түгел. Һәр укучы, бер-берсенә сораулар биреп, парын табарга тиеш. Укытучы уенда катнашучыларга, билгеле бер вакытта сәяхәткә җыенырга тәкъдим итә. Моның өчен билгеле бер шартларны үтәргә кирәк. Катнашучыларның бурычы – үзеңә юлдаш табу. Шул максаттан чыгып, укучылар бер-берсе янына киләләр һәм бергә сәяхәткә чыгарга тәкъдим ясыйлар, аларның планнарын сораштыралар, үзләренең сәяхәт шартлары белән таныштыралар. Уенчылар үзләренең парларын тапканчы, шулай бер-берсе белән аралашалар.

Уенга катнашучылар икешәр карточка алалар. Беренче карточкага кызыксыну өлкәсе, гадәтләр, ә икенчесенә – тапшыраласы бүләк исеме языла. Бүләк дөрес тапшырылсын өчен, бер-береңнең гадәтен, нәрсә белән кызыксынуын яхшырак белергә кирәк. Моны үзара аралашу вакытында гына ачыкларга мөмкин.

“Интервью алу”.

Интервью уздыру өчен, иң мөһиме, сораулар төзергә кирәк, аны таблица, схема формасында да тәкъдим итәргә мөмкин.

1. Иң башта интервью алына торган кеше турында барлык мәгълүматны белергә кирәк.

2. Кем? нәрсә? кайда? кайчан? ни өчен? ничек? кебек сораулар кулланылырга тиеш. “Әйе”, “юк” кебек җавап бирә торган сораулар кулланылмасын.

3. Сорауларны әзерләгәндә, тыңлаучыларның фикерләрен дә исәпкә алырга кирәк.

4. Әгәр әңгәмәдәшең сорауны аңламаса, сорауга ачыклык кертелә.

5. Соңгы сорау йомгаклау характерында булырга тиеш. Иң соңыннан әңгәмәдәшеңнең тыңлаучыларга нәрсә әйтергә теләвен ачыкларга кирәк.

«Сорау-җавап». Һәр укучы нинди дә булса малай исемен (Петя) яза, язылган күренмәслек итеп бөкли һәм чираттагы уенчыга бирә. Икенчесе кыз исемен (Сара) яза һәм өченче уенчыга бирә. Өченче уенчы Петяның Сарага нәрсә әйтүен яза һәм битне дүртенчегә бирә. Әлеге уенчы кызның җавабын яза һәм битне тагын җибәрә. Бишенче кеше малайның кызны калдырып, кайда китүен яза. Алтынчы уенчы аның нигә китәргә тиешлеген яза (нинди максат белән) һәм тагын җибәрә. Җиденче кызның җавабын яза һәм шулай дәвам итә. Уен ахырында битләр ачыла һәм аларның эчтәлеге кычкырып укыла.

Шулай ук «ватык телефон» яки «попугай» тибындагы уеннарны кулланырга була. Монда сүзләр чылбыры төзелә, һәм һәрбер чираттагы сүз алдагы сүзнең ахыргы иҗегеннән башлана.

«Һәр иртәдә син нишлисең?». Уен ярдәмендә укучыларны төрле модель кулланырга өйрәтергә була: сорау – җавап.

Укытучы (аннан соң яхшы өлгерүче укучы) берәр укучыга туп ыргыта һәм сорау бирә: «Һәр иртәдә син нишлисең?». Иптәше әйткән җөмләне кабатлаган яки сорауга бөтенләй җавап бирмәгән кеше уеннан төшеп кала.

«Ватык телефон». Балалар түгәрәккә басалар. Укытучы бер укучыга пышылдап кына сүз әйтә. Мәсәлән, күлмәк. Бу сүзне укучы күршесенә әйтергә тиеш. Сүз, шулай итеп, ахыргы укучыга кадәр барып җитә. Һәр укучы сүзне кычкырып әйтә.сүз үзгәргән булса, ялгыш әйткән кеше ачыклана һәм аңа «җәза» бирелә. Мәсәлән, шигырь сөйләү, җырлау һ.б. [5, 11].

 

Күренекле шәхесләр” уены.

Һәрбер укучы бер күренекле кешене сайлап ала һәм беренче заттан аның турында сөйләргә тиеш була. “Күренекле шәхес” укытучы өстәле янына чыга, ә калган укучылар аңа сораулар бирәләр. Ролен тиз танытмас өчен, бу уенчы сорауларга турыдан-туры ачык итеп җавап бирми. Әгәр төркемдәге укучылар бу шәхесне танысалар, фамилиясен кәгазьгә язып, укытучыга бирәләр. Берничә дөрес җавап табылганнан соң, укытучы уенны туктата һәм җиңүчене билгели.

«Ул нинди төстә?». Уен укучыларның төсләрне белдерүче лексика куллануны кабатлауга юнәлтелгән.

Өстәлдә төрле төстәге уенчыклар җәеп салынган. Укытучы бер укучыга (алып баручыга) берәр хайванны уйлап куярга киңәш итә. Калганнар аның нинди хайван яки җәнлек икәнен белергә тиешләр. Башта алар сораулар бирәләр: «Ул ак төстәме?», «Ул кызылмы?», «Ул зәңгәрсу төстәме?», «Ул карамы?» һ.б.

Шуннан төсне дөрес атаган укучы икенче сорау бирә: «Бу ак куянмы?». Әгәр укучы ялгышмаган икән, ул алып баручы була.

«Эстафета». Укучылар ике рәткә басалар. Укытучы «башладык» диюгә, беренче укучы, тәкъдим ителгән темага караган сүз әйтеп, таякны иптәшенә тапшыра, анысы – икечесенә. Эстафета таягы финишка алданрак барып җиткән төркем җиңүче була. Бу уенны санарга өйрәткәндә дә уйнарга мөмкин. Бердән унга һәм киресенчә – уннан бергә кадәр саный-саный, балалар таякны бер-берсенә тапшыралар [15, 151].

«Әкият-эстафета». Уенда ике яки аннан артык төркем катнаша. Уенчыларның бурычы: билгеле бер вакыт эчендә күмәк  әкият төзеп сөйләү. Эш барышы: һәр төркем бер-ике генә җөмлә әйтә. Беренче төркем башлый, икенче, өченче төркемнәр дәвам итә. Озак пауза ясап торган төркемгә штраф языла. Хикәяне диктофонга яздырып, укучыларның үзләренә тыңлату әйбәт эффект тудыра.

"Син 30 га кадәр саный аласыңмы?". Укытучы балалардан ничәгә кадәр саный алуларын сорый. Укучылар төрле саннар әйтәләр. Укытучы алардан 30 га кадәр генә санарга сорый. Укытучы бер укучыга санарга тәкъдим итә, ләкин, утызга кадәр санаганда, өчле саны, өчле кергән саннар, өчкә бүленә торган саннар әйтелми, алар урынына "исемдә" дип әйтергә кирәк. Шул рәвешле, бу уен саннарны кабатларга гына түгел, ә укучыларның игътибарлыгын үстерергә ярдәм итә.

Тизлеккә булган лексик уеннар да әһәмиятле (укучылар бирелгән сүзләргә тиңдәш яки капма-каршы мәгънәле сүзләрне; әлеге сүзтезмәләрдә кулланырга мөмкин булган сүзләрне мөмкин кадәр тизрәк әйтергә тиеш булганда). Мәсәлән:

«Киресен әйт». Балалар түгәрәккә басалар, уртада – алып баручы (яхшы өлгерешле бала). Ул уенны башлый: балаларга таныш булган бер сүз әйтә һәм тупны берәр уенчыга ыргыта. Уйнаучы сүзнең капма-каршы мәгънәсен әйтә һәм тупны кире кайтара.

Уенда түбәндәге сүзләрне кулланырга була: әни – әти, апа – абый, эне – сеңел, ак – кара, җәй – кыш, яз – көз.

«Кем күбрәк әйтер?». Укучылар ике төркемгә бүленәләр. Тактага 2 рәсем эленә. Һәр төркем укучылары, үз рәсеме буенча, чиратлашып, сүзләр әйтергә тиеш. Тукталып калган яки әйтә алмаган укучы уеннан чыга. Күбрәк сүз әйткән төркем укучылары җиңүче була.

 

II .1.3.. Укучыларны укырга өйрәтү уеннары.

«Сүзләр тап». Озын сүз бирелә. Мәсәлән, э л е к т р о с т а н ц и я . «Бу сүздә кем күбрәк сүзләр таба?» дип сорау бирелә. Җавап: ат, ак, кар, карт, электр, ант һ.б.

«Әниләр һәм бәбиләр». (карточкалар белән). Карточкада сүзләр языла: ат, сыер, эт, көчек һ.б. Буталылалар. Укытучы: «Бәбиләргә үзләренең әти-әниләрен табарга ярдәм итик», – ди. Укучылар (белем дәрәҗәләренә бәйле рәвештә) билгеле бер вакыт аралыгында бәбиләр исемнәрен әти-әниләре исемнәре белән тәңгәлләштерергә һәм әлеге парлы исемнәрне кычкырып укырга тиешләр. Калганнар иптәшләренең җавабын игътибар белән тыңлыйлар һәм, кирәк булса, хаталарын төзәтәләр.

Икенче вариант. Берничә тема буенча сүзле карточкалар әзерләнә (мәсәлән, «Йорт хайваннары», «Кыш», «Җәй»). Бутыйлар. Такта янына өч укучы чакырыла (аларның белемнәре бер дәрәҗәдә булырга тиеш). Алар 1 минут эчендә үзләренең темаларына караган сүзләрне баганаларга җыялар. Аннан чират буенча үзләренең сүзләрен укыйлар. Калганнар игътибар белән тыңлыйлар һәм хаталарны төзәтәләр. Уенда катнашучылар сүзләр җыйганда башка укучыларга сүзләр(авырдан өлгерүчеләргә), сүзтезмәләр (уртача өлгерүчеләргә) һәм җөмләләр (яхшы өлгерүчеләргә) язарга бирергә була.

Әлеге уенны начар өлгерүчеләр белән, аларга темалар буенча әзрәк сүзләр биреп, башлау уңышлы. Уртача һәм яхшы өлгерүчеләргә һәрберсенә 3-6 сүздән күбрәк бирергә кирәк [5, 15].

Төрле грамматик күренешләрне кабатлатучы, камилләштерүче уеннар алда әйтелгән уеннар белән тыгыз бәйләнештә, чөнки алар сөйләм ситуацияләрен алмаштырмыйлар, ә өстәмәлелек бирәләр. Грамматик уеннар дәресләрдә дә, дәрестән тыш эшләргә бәйләп тә үткәрелә.

«Нәрсә кайда?». Укытучы сыйныф бүлмәсендәге, өстәлдәге, сумкадагы әйберләр турында сорый. Укучылар аларның урыны турында, өйрәнелгән җөмлә үрнәкләреннән файдаланып хәбәр итә. Мәсәлән, Бу нәрсә? – Бу карандаш. Карандаш кайда? – Карандаш өстәлдә.

«Дәвам ит»уены. Б, И, Ө, Д хәрефләре бирелгән. Шуларны дәвам ит. Укучы уйлана башлый: тукта, моның астына берәр сүз яки тема яшеренмәгәнме? Яңа белемнәр табу этабын шул рәвешле ситауция тудырып башлау уңышлы. Бер, ике, өч, дүрт.... бала аңлап ала: болар – саннар. Димәк, без “Сан” темасын өйрәнәчәкбез. Шулай итеп, теманы укучы үзе чыгара

«Син ни эшли аласың?». Укучылар алу ярдәмче-функциональ фигыльнең сорау, раслау һәм инкарь формаларында кулланылуын кабатлыйлар.

Класс ике командага бүленә. Бер команда алу фигыле белән берәр төрле җөмлә уйлый (Мәсәлән, Без яза алабыз). Икенче команда әгъзалары сораулар биреп, аны белергә тырышалар: «Сез укый аласызмы?», «Сез татарча сөйләшә аласызмы?», «Сез русча сөйләшә аласызмы?» һ.б. Бу сорауларга түбәндәге җаваплар бара: «Юк, без укый алмыйбыз» яки «Әйе, без татарча сөйләшә алабыз» [5, 15]

«Алар нишли?». Укытучы төрле темага караган исемнәр әйтә. Укучылар мәгънәләре буенча туры килә торган фигыльләр уйлап әйтергә тиешләр. Мәсәлән, Әни тегә (яза...). Куян ашый (эчә...). Кем күбрәк фигыль уйлап таба, шул җиңә.

«Телефоннан сөйләшү». Һәр командадан ике алып баручы сайлап алына (яхшы өлгерүче укучылар), алар классның төрле башларында торалар. Алар «телефоннан» сөйләшәчәкләр. Беренче укучы «челтәр» буенча (ягъни калган укучылар) иптәшенә биреләчәк сорауны бирә, шуннан соң шул «челтәр» буенча аңа җавап та киләчәк. «Челтәрләрнең»бурычы – һәр фразаны дөрес һәм тиз бирергә, капма-каршы очракта «элемтә өзеләчәк», һәм команда җиңеләчәк.

Шулай итеп, без татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә кулланылучы кайбер уеннарны карадык. Алар барысы да рус балаларын аралашырга өйрәнү юлында актив кулланылырга тиешле уеннар. Бу уеннар сөйләмне яхшыртуга гына юнәлдерелмәгән. Алар зуррак мәгънәгә дә ия. Нәкъ менә уенда баланың иҗади мөмкинлекләре ачыла һәм яхшыртыла. Уен әйләнә-тирә дөньяны танып белергә өйрәтә һәм аңа үзенең мөнәсәбәтен күрсәтә. Уен – балаларның алар яши торган һәм үзгәртергә тиеш булган дөньяны танып-белү юлы. Укыту уенында, укучыларның әзерлекләрен һәм мөмкинлекләрен исәпкә алып, дифференциаль якын килүне дә кулланырга була. Шуңа күрә бу уеннар рус мәктәбендә татар теле дәресләрендә мәҗбүри компонент булырга тиеш. Һәрбер уен темадан чыгып сайланырга тиеш. Шул очракта гына ул телне өйрәнү процессында уңай нәтиҗәләр бирер дип ышанып әйтергә мөмкин.

     

 

                                               Йомгаклау.

Куелган проблемага карата психологик, педагогик һәм методик әдәбиятны өйрәнү, татар теле һәм әдәбияты дәреслекләрен күзәтү нәтиҗәсендә түбәндәге фикерләргә килергә була:

·                                 Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә укучыларның коммуникатив компетенциясен формалаштыру юллары күп галимнәрне җәлеп иткән актуаль проблемаларның берсе. Балада укуга, уку эшчәнлегенә ихтыяҗ, кызыксыну тудыручы эчке бер этәргеч булырга тиеш. Бу этәргеч “мотив” төшенчәсе белән билгеләнә. Мотив көчле булганда гына укучы активлык күрсәтә, ягъни уку эшчәнлегенә ихтыяҗ туа.

·                                 Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә укучыларнның коммуникатив компетенциясен формалаштыру түбәндәге дидактик принципларга таянып эшләүне таләп итә: күрсәтмәлелек, аңлылык, активлык, үти алу һәм көч җитү, фәннилек, яшь һәм шәхси үзенчәлекләрне исәпкә алу, эзлеклелек һәм системалылык, тормыш белән бәйлелек, ныклы үзләштерү.

·                                 Укучыларның коммуникатив компетенциясен формалаштыру юлларын хәл итүдә укытуның актив метод, форма һәм чаралары ярдәмгә килә. Методик әдәбиятта укучыларның коммуникатив компетенциясен формалаштыру юллары укыту барышында әһәмиятле урын алып тора. Е.И Пассов, К.Ф. Фәтхуллова, Р.Р. Нигъмәтуллина)

·                                 Укучыларның коммуникатив компетенцияләрен формалаштыру процессында укучыларга белем әзер килеш бирелми, ә бәлки алар аны мөстәкыйль танып-белү вакытында, ягъни төп игътибар укучының мөстәкыйль танып-белү эшчәнлегенә юнәлтелә.

·                                 Коммуникатив компетенция формалаштыру юлларын дөрес оештырганда, ул укучыларның тел өйрәнүгә карата мөнәсәбәтләрен уңай якка үзгәртә, белемнәрнең аңлылыгына этәрә, мөстәкыйльлеккә өйрәтә, иҗади фикерләүне үстерә.

Татар милләтеннән булмаган балаларга татар телен өйрәтүнең һәрбер чорында уеннарны дәрестә һәм дәрестән тыш куллану уңай нәтиҗәләргә ирешергә мөмкинлек бирә. Бары тик оста оештырылган уен гына балаларга чит телгә карата кызыксыну уята.

Дәрестә уеннарны куллану өчен укытучы зур методик әзерлекле булырга, уенны кызыксындырырлык, мавыктыргыч итеп оештырырга тиеш. Татар һәм рус телләренә үзара бәйләнешле өйрәтү бербөтен белем бирүне, әлеге телләрне укытуга максималь мөмкинлекләрнең методик якын булган берлеген тәэмин итә. Бу – укучыларның сөйләм эшчәнлегендәге ныклы белем һәм күнекмәләрен формалаштырырга, шулай ук уку процессын оптимальләштерергә мөмкинлек бирә.

 

 

 

                                    ӘДӘБИЯТ ИСЕМЛЕГЕ

Рус телендә:

1. Айдарова С.Х. К знаниям через игру: Методические разработки для учителей нач. классов, обучающих русскоязычных детей татар. языку/ С.Х.Айдарова. – Казань, 1998. – 115с.

2. Айдарова С.Х. Дидактические условия дифференциации упражнений в прцессе обучения русскоязычных учащихся татарскому языку: Дис. канд. пед. наук/ С.Х.Айдарова. – Казань, 2006. – 250с.

3. Айдарова С.Х. Упражнения по татарскому языку для русскоязычных учащихся (1-3 классы)/ С.Х.Айдарова. – Казань: ТГГИ, 2002. – 36с.

          4.Актуальные проблемы современного образования. Под ред. Махмутова М.И.- Казань, 20011-6-23 с

 

 

5. Айдарова С.Х. Игры на уроках татарского языка: Методическое пособие/ С.Х.Айдарова. – Казань: Gumanitarya, 2004. – 20с.

Татар телендә:

6. Әсәдуллин А.Ш., Юсупов Р.А. Рус телендә сөйләшүче балаларга татар теле укыту методикасы нигезләре/ А.Ш.Әсәдуллин, Р.А.Юсупов. – Казан: Мәгариф, 1998. – 151б.

7. Вәлиева Ф.С., Саттарова Г.Ф. Урта мәктәп һәм гимназияләрдә татар телен укыту методикасы/ Ф.С.Вәлиева, Г.Ф.Саттарова. – Казан: Раннур, 2000. – 455б.

8.   Гайфуллин В. Педагогик технологияләр // Мәгариф, 2000. – №4. – 7-10б.

9. Мияссарова И.Х. Азрак ял итеп алыйк: Физкультминутлар, сүзле-хәрәкәтле уеннар (Башлангыч мәктәп, татар теле укытучылары, тәрбиячеләр һәм студентлар өчен кулланма)/ И.Х.Мияссарова. – Казан, 1998. – 60б.

10. Нигъмәтуллиина Р.Р. Татар телендәге сөйләмне тыңлап аңлауга өйрәтү юллары// Мәгариф, 2016.- №9. – 34 б.

11. Ожегов С.И., Шведова Н.Ю.. Толковый словарь русского языка.- Издательство "Азъ", 1992.

12. Селевко Г.К. Опыт системного анализа современных педагогических систем // Школьные технологии. – 1996. – № 3. – С. 72-78.

13. Фәтхуллова К.С., Денмөхәммәтова Э.Н. Тел­ дән сөйләмгә өйрәтү. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2016. – 87 б.

          14Фәтхуллова К.Ф. Тел аралашу чарасы булсын. - //Мәгариф, №10, 2009.

15. Федераль дәүләт белем бирү стандартларын тормышка ашыруда татар теле һәм әдәбияты укытучысына фәнни-методик ярдәм /төз. Р.Б.Камаева, А.Х.Мөхәммәтҗанова – Казан: ТРМҮИ, 2015 – 110б.

16Харисов Ф.Ф. Татар телен чит тел буларак өйрәтүнең фәнни-методик нигезләре/Русчадан Н.К.Нотфуллина тәрҗ. – Казан: Мәгариф, 2002. – 367б.

         17.Хәйдәрова Р.З. Икетеллелек – заман таләбе.- // Мәгариф, №10, 2007.

18. Шәкүрова М.М. Татар мәктәпләрендә татар телен укыту методикасы/ Лекцияләрнең кыскача конспекты. – Казан, 2014.

 

 

Просмотрено: 0%
Просмотрено: 0%
Скачать материал
Скачать материал "Проект эше :,,Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә укучыларның коммуникатив компетенциясен формалаштыру юллары"."

Методические разработки к Вашему уроку:

Получите новую специальность за 2 месяца

Инженер по охране окружающей среды

Получите профессию

Копирайтер

за 6 месяцев

Пройти курс

Рабочие листы
к вашим урокам

Скачать

Скачать материал

Найдите материал к любому уроку, указав свой предмет (категорию), класс, учебник и тему:

6 663 054 материала в базе

Скачать материал

Другие материалы

Вам будут интересны эти курсы:

Оставьте свой комментарий

Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.

  • Скачать материал
    • 18.04.2018 5683
    • DOCX 200 кбайт
    • 113 скачиваний
    • Рейтинг: 5 из 5
    • Оцените материал:
  • Настоящий материал опубликован пользователем Ибрагимова Рашида Абдуловна. Инфоурок является информационным посредником и предоставляет пользователям возможность размещать на сайте методические материалы. Всю ответственность за опубликованные материалы, содержащиеся в них сведения, а также за соблюдение авторских прав несут пользователи, загрузившие материал на сайт

    Если Вы считаете, что материал нарушает авторские права либо по каким-то другим причинам должен быть удален с сайта, Вы можете оставить жалобу на материал.

    Удалить материал
  • Автор материала

    Ибрагимова Рашида Абдуловна
    Ибрагимова Рашида Абдуловна
    • На сайте: 7 лет и 4 месяца
    • Подписчики: 0
    • Всего просмотров: 11612
    • Всего материалов: 4

Ваша скидка на курсы

40%
Скидка для нового слушателя. Войдите на сайт, чтобы применить скидку к любому курсу
Курсы со скидкой

Курс профессиональной переподготовки

Няня

Няня

500/1000 ч.

Подать заявку О курсе

Курс повышения квалификации

Специалист в области охраны труда

72/180 ч.

от 1750 руб. от 1050 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 35 человек из 22 регионов
  • Этот курс уже прошли 153 человека

Курс профессиональной переподготовки

Библиотечно-библиографические и информационные знания в педагогическом процессе

Педагог-библиотекарь

300/600 ч.

от 7900 руб. от 3650 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 487 человек из 71 региона
  • Этот курс уже прошли 2 326 человек

Курс профессиональной переподготовки

Организация деятельности библиотекаря в профессиональном образовании

Библиотекарь

300/600 ч.

от 7900 руб. от 3650 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 284 человека из 66 регионов
  • Этот курс уже прошли 849 человек

Мини-курс

Анализ межпредметных связей: связь педагогики с научными дисциплинами

10 ч.

1180 руб. 590 руб.
Подать заявку О курсе

Мини-курс

Event-менеджмент и видеопродакшн: от концепции до успешной реализации

3 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе
  • Этот курс уже прошли 10 человек

Мини-курс

Эффективные стратегии продаж: воронка, агрегаторы и мессенджеры

3 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе