Добавить материал и получить бесплатное свидетельство о публикации в СМИ
Эл. №ФС77-60625 от 20.01.2015
Свидетельство о публикации

Автоматическая выдача свидетельства о публикации в официальном СМИ сразу после добавления материала на сайт - Бесплатно

Добавить свой материал

За каждый опубликованный материал Вы получите бесплатное свидетельство о публикации от проекта «Инфоурок»

(Свидетельство о регистрации СМИ: Эл №ФС77-60625 от 20.01.2015)

Инфоурок / Начальные классы / Другие методич. материалы / Проект эше "Таза тешләр-сәламәтлекнең нигезе"
ВНИМАНИЮ ВСЕХ УЧИТЕЛЕЙ: согласно Федеральному закону № 313-ФЗ все педагоги должны пройти обучение навыкам оказания первой помощи.

Дистанционный курс "Оказание первой помощи детям и взрослым" от проекта "Инфоурок" даёт Вам возможность привести свои знания в соответствие с требованиями закона и получить удостоверение о повышении квалификации установленного образца (180 часов). Начало обучения новой группы: 28 июня.

Подать заявку на курс
  • Начальные классы

Проект эше "Таза тешләр-сәламәтлекнең нигезе"

библиотека
материалов


Татарстан Республикасы

Арча муниципаль районы, Акчишмә башлангыч мәктәбе
















Проект эше

Тема: “Таза тешләр – сәламәтлекнең нигезе”






















Башкарды: 2 сыйныф укучысы

Сабирҗанова А.Ф.


Җитәкчесе: Сабирҗанова Х.Ф.


2015-2016 уку елы



1. Кереш өлеш

Минем теләк бер генә

Иртәсен дә, кичен дә,

Теш чистартыгыз көн дә,

Ә моның өчен дусларым

Сез гел белеп торыгыз

Теш щёткасы һәм теш пастасы

Көн саен сез тотыгыз!

Әниләребез дә, укытучы апаларыбыз да көндәлек безгә теш чистартырга кушалар. Дөрестән дә бу бик мөһимме икәнен ачыклау өчен без фельдшерыбыз Камалова Альбина апабызга юнәлдек. Альбина апа безне бик игътибар белән тыңлады һәм һәрберебезнең тешен карап чыкты. Кайбер укучыларда кариес булганы ачыкланды һәм ул укучыларга тиз арада стоматологка күренергә кушты, безгә үзенең төпле киңәшләрен бирде.

Пункттан чыккач без “Таза тешләр – сәламәтлекнең нигезе” темасына тикшеренү-эзләнү эшен башлап җибәрергә булдык.


2. Теманың актуальлеге, максаты, тикшерү методлары.

Тикшерү эшенең темасы:"Таза тешләр – сәламәтлекнең нигезе"

Теманың актуальлеге: элеккеге заманда кешеләрнең тешләрен ничек чистартуларын , ни өчен тешләрне көнгә 2 тапкыр чистартырга кирәген ачыклау

Тикшерү объекты: тешләр

Эзләнү эшенең предметы: тешләрнең тазалыгы

Проектның бурычы:

- теш пастасы теш эмаленә нинди йогынты ясавын ачыклау;

- эксперимент ярдәмендә тешләрне ни өчен көнгә 2 тапкыр чистартырга кирәклеген ачыклау

Максаты:

- элек тешләрне нәрсә белән чистартканны ачыклау; материаллар җыю, өйрәнү

- тешләрне көл белән чистарту (эксперимент үткәрү)

- нәтиҗә ясау

Эзләнү эшенең методлары: эзләнү, күзәтү

Алымнар: фәнни әдәбият белән танышу, китапханәдә эшләргә өйрәнү,

өлкән кешеләрдән сорашу, язмаларны редакцияләү, эш барышын фотога төшерү

Проектның кулланышы: проектны дәресләрдә һәм түгәрәкләрдә куллану.

Эзләнү эшенең планы:

1. Кереш өлеш. Проект эшен өйрәнү

  1. Фельдшер Камалова А.А. кунакта

  2. Эзләнү эше

  3. Эксперимент үткәрү, нәтиҗәләрне ачыклау һәм чагыштыру

  4. Йомгаклау


Төп өлеш


Үзебез укыган дәреслекләрдән тешләр турында материал эзләдек. 2 нче, 4 нче классларда әйләнә-тирә дәресендә тешләр турында үткән материалны искә төшердек, “Салават күпере” журналының 2016 нчы елның февраль санында чыккан “Тешләрегез матур булсын!” язмасын бик кызыксынып укыдык.

Ләкин бу материал безгә аз тоелды һәм без китапханәгә юл тоттык. Китапханәчебез Халидә апа белән тешләр турында китапларны барладык,

бик күп кызыклы яңалыклар белдек.

Теш сызлавы – иң көчле авыртулардан санала. Әмма кайбер әти-әниләр балаларының тешләрен вакытында белгечкә күрсәтүне кирәксенми.

Нигәдер күп кеше табибка барганчы, теш сызлавына түзү­не кулай күрә. Авыртуны баса торган әллә ничә төймә дару эчсә эчә, әмма теш табибына бар­мый. Менә шуңа да күп кенә кешеләр тешләре инде тә­мам бозылгач кына бара. Ә бит хәзерге медицина мөмкинлекләре бик зур, авыртуны сиздерми торган препаратлар да, яңадан-яңа дәвалау ысуллары да бик күп.

Зурларга елына ике мәртәбә теш табибына күренү җитсә, балаларны исә анда ешрак алып барырга киңәш ителә. Хәтта авырту сизмәсәң дә.

  1. Кариес һәм аны булдырмау чаралары.

Кариес – ул тешнең  каты тукымалары бозылып, куышлык барлыкка килү. Балаларда теш кариесы еш очрый. Моны: “Тәм-томнар ярату, иртә-кич теш чистартмау аркасында тешләрдә “кортлар” хасил булган”, – дип аңлаталар безгә. Әлеге “корт”ларның баллыны яратуы, тешләрне ашап баруы, күрше тешләргә дә күчү куркынычы булуы хакында сөйлиләр. Тешләрдәге әлеге тишекләрне кичекмәстән яматырга кирәк. Бер караганда, бу дөрес тә. Ата-аналар еш кына сабыйларына юлда шикәрле чәй, баллы сулар эчертүне гадәткә кертә. Үсә төшкәч, баллы ризыклар ашарга яратуы, сагыз чәйнәве аркасында тешләре шикәр-бал белән каплана торган була. Ә бу, үз чиратында, кариес барлыкка китерә дә. Шулай ук стресс кичергән, хроник авырулы балаларның тешләре дә нык бозылучан. Вакытында дәваламасаң, ул тагын да катлауланырга – пульпит, периодонтит ише көчле авырулар китереп чыгарырга да мөмкин. Шуңа күрә, сабыйларның сөт тешләрен дә дәваларга кирәк.

Минем тикшеренүләрем

Кариесның нилектән килеп чыкканын белгәннән соң, безнең борынгы заманда кешеләрнең тешләрен ничек чистартканнарын белү теләге уянды. Моның өчен без Интернеттан тикшерү-эзләнү эшен дәвам иттек, бик күп язмалар белән таныштык. Тешләрен кешеләр бик күптәннән чистарта башлаганнарын белдек, ләкин төрле илдә ул төрле әйберләр ярдәмендә чистартылган. Пётр I заманында тешләрне вакланган акбур белән чистартканнар. Күп кенә илләрдә тешләрне башта агач күмере белән ышкыганнар һәм вакланган йомырка кабыгы белән агартканнар. Кайбер илләрдә теш пастасы ролен каен яки юкә агачының көле, акбур, агач күмере, лимон суы һәм бал үтәгән, ә теш щеткасы итеп таякчыклар кулланганнар. 17 нче гасырда европалылар тешләрен тоз белән чистартканнар, аннары акбур белән чистарта башлаганнар. Бу язмалар белән танышканнан соң безнең дә көлнең составын беләсе, аның агарту үзлеген тикшереп карыйсы килде.Көлнең составында без калий, кальций һәм фосфор булганын ачыкладык. Һәм без көл белән эксперимент үткәреп карарга булдык, барыбыз да тешләрне көл белән чистарттык. Дөрестән дә, нәтиҗә безне шаккатырды - барыбызның да тешләре агарган иде.

2. Эзләнү-тикшерү эше: теш пастасының эмальгә йогынтысын ачыклау

Елмаю – кешенең визит карточкасы дигәнне еш ишетергә туры килә. Шуңадыр да инде бүгенге көндә кеше тешләренә аеруча зур игътибар бирергә тырыша. Эш эстетик якта гына түгел, сәламәтлек мәсьәләсендә дә.

Эзләнү-тикшеренү барышында укытучы апабыз белән интернеттан материал эзләгәндә без бик кызык бер экспериментка тап булдык. Йомырка кабыгының теш эмаленә охшаш икәнлеген белдек. Аның нәтиҗәсенә безнең бик ышанып бетәсе килмәде һәм без бу экспериментны үзебез үткәреп карарга булдык. Моның өчен 2 чи сары йомырка, 9% лы уксус, 2 үтә күренмәле стакан, теш пастасы һәм теш щёткасы кирәк булды. Бер йомырканы без уксус салынган стаканга салдык, ә икенчесен уксуска салыр алдыннан теш пастасы белән әйбәтләп сыладык. Бу йомыркаларны без сәгать саен күзәтеп тордык. Гади сары йомырка кабыгы 12 сәгать эчендә йомшак хәлгә килде, хәтта агарды, ә теш пастасы сыланган йомырка үзенең катылыгын саклап калды. Экспериментны дәвам иттек. Тагын 12 сәгатьтән соң теш пастасы сыланган йомырка да йомшак хәлгә килде, ләкин үзенең төсен үзгәртмәде. Шушы эксперименттан соң без бергәләп шундый нәтиҗәгә килдек: составында фтор булган теш пастасы эмальне бактерия, микроблардан саклый, ләкин 12 сәгатькә генә. Шуңа күрә тешләрне көнгә бер генә түгел, ә 2 мәртәбә юарга кирәк икән!

Тешләр сәламәт булсын өчен аларны даими чистартып торырга ки­рәк. Аеруча теш арасында төнгә ризык калмасын. Тештәге азык калдыгы кариес барлыкка килү өчен сәбәп булып тора. Ә менә таякчыклар белән чистартырга ярамый. Тешне чокыганда чокыр барлыкка килеп, теш шәрәләнә. Тешне иртә-кич чис­тартырга, ашаган саен авыз эчен чайкарга онытмагыз. Шулай ук әллә нинди затлы теш пасталарына, щеткаларына үрел­мәгез. Тешнең сәламәт булуы нинди щетка яки паста белән түгел, дөрес итеп чис­тартудан тора. Теш щеткасы уртача калынлыкта, ясалма кылдан эшлә­нергә тиеш, тешне 3-4 минут чистартырга кирәк. Иң мөһиме – теш авыртканны көт­мичә, елына 2 тапкыр табибка күре­нергә кирәк. Болай эшлә­гәндә төрле казна һәм теш авыруларыннан котылып калып була.


Тешләр безнең организмыбызның иң каты өлеше. Тышкы яктан ялтыравыклы нык матдә-ЭМАЛЬ белән капланган. Эмаль кабык кебек, тешләрне саклый. Аның астында да, эмаль кебек булмаса да, каты матдә бар. Теш эченә нервлар һәм кан тамырлары үтә. Кан тешләргә туклыклы матдәләр алып килә. Ләкин  эмаль никадәр нык булса да, аның чатнавы , кителүе мөмкин. Ашаганнан соң теш арасына кысылып калган калдыклар череп микроблар ясала. Микроблар да эмальне җимерәләр.

Чикләвек ватудан, конфет, шикәр кебек татлы азыкларны күп ашаудан, сап-салкын су артыннан кайнар ризык капсаң, тешне булавка һәм башка металл предметлар белән казысаң да эмаль чатнарга мөмкин.

Нәтиҗәләр

Шушы тикшеренү-эзләнү эшеннән соң без үзебез өчен нәтиҗә ясадык:

-Тешләрне ничек тәрбияләргә, чистартырга?

1. Һәр ашаган саен авызны чайкарга.

2. Баллы әйберләрне күп ашамаска.

3. Күбрәк яшелчәләр, җиләк-җимешләр ашарга.

4. Тешләрне көнгә 2 тапкыр чистартырга.

5. Елга 2 тапкыр теш табибына күренеп торырга.

Нәтиҗә ясап шуны әйтәсем килә:

Һәр кеше үзенең тешләрен күзәтеп торырга тиеш. Шул вакытта гына аның елмаюы матур булыр һәм ул сәламәт булыр. Тешләр –алар безнең организмның көзгесе. Таза тешләр – сәламәтлекнең нигезе!



Йомгаклау


1. Кариесны тештәге азык калдыгы, микроблар барлыкка китерә. Әлеге микроблар шикәрне кислотага әверелдерергә сәләтле, ә кислота исә тешне ашый.

2. Составында фтор булган теш пастасы теш эмален ныгыта.

















































2. Теманың актуальлеге, максаты, тикшерү методлары.

Тикшерү эшенең темасы:"Таза тешләр – сәламәтлекнең нигезе"

Теманың актуальлеге: элеккеге заманда кешеләрнең тешләрен ничек чистартуларын , ни өчен тешләрне көнгә 2 тапкыр чистартырга кирәген ачыклау

чишмә атамаларының тарихын өйрәнеп, алынган нәтиҗәләрне авылның тарихын торгызуда файдалану

Тикшерү объекты: тешләр

Эзләнү эшенең предметы: тешләрнең тазалыгы

Эзләнү эшенең максаты:

- төрле чыганаклар аша теш чистартуның тарихын тикшерү, материаллар җыю, өйрәнү

Безнең бурыч: таза тешләр-сәламәтлекнең нигезе мәкаленең асылына төшенү

чисталыкны һәм чишмәләрне саклау.

Эзләнү эшенең методлары: эзләнү, күзәтү

Алымнар: фәнни әдәбият белән танышу, китапханәдә эшләргә өйрәнү,

өлкән кешеләрдән сорашу, язмаларны редакцияләү, эш барышын фотога төшерү

Проектның кулланышы: проектны дәресләрдә һәм түгәрәкләрдә куллану.

Эзләнү эшенең планы:


  1. Кереш өлеш. Проект эшен өйрәнү

  2. Фельдшер Камалова А.А. кунакта

  3. Эзләнү эше

  4. Эксперимент үткәрү, нәтиҗәләрне ачыклау һәм чагыштыру

  5. Йомгаклау


Төп өлеш

3. Теш чистартуның тарихы.

Борынгы кешеләр тешләрен күмер ярдәмендә чис­тарткан. Күмер белән теш пастасын бергә кушып чис­тартсагыз, тешегез тиз агарыр.




Подайте заявку сейчас на любой интересующий Вас курс переподготовки, чтобы получить диплом со скидкой 50% уже осенью 2017 года.


Выберите специальность, которую Вы хотите получить:

Обучение проходит дистанционно на сайте проекта "Инфоурок".
По итогам обучения слушателям выдаются печатные дипломы установленного образца.

ПЕРЕЙТИ В КАТАЛОГ КУРСОВ

Автор
Дата добавления 07.09.2016
Раздел Начальные классы
Подраздел Другие методич. материалы
Просмотров119
Номер материала ДБ-179596
Получить свидетельство о публикации
Похожие материалы

Включите уведомления прямо сейчас и мы сразу сообщим Вам о важных новостях. Не волнуйтесь, мы будем отправлять только самое главное.
Специальное предложение
Вверх