Инфоурок Другое Другие методич. материалыПроект эше"Татар мәктәпләренең 6 нчы сыйныфында фигыль юнәлешләрен өйрәтү алымнары"

Проект эше"Татар мәктәпләренең 6 нчы сыйныфында фигыль юнәлешләрен өйрәтү алымнары"

Скачать материал

ПРОЕКТ ЭШЕ

Татар мәктәпләренең 6 нчы сыйныфында фигыль юнәлешләрен өйрәтү алымнары

 

 

 

 

Эчтәлек

 Бит

1.Кереш .........   .....................................................................................................3

2.Материал һәм чыганаклар................................................................................4

3. Проект эшенең максаты...................................................................................4

4.Проектның бурычлары.....................................................................................4

5. Көтелгән нәтиҗә..............................................................................................4

6. Проектның тикшерү объекты, предметы,гамәлиәһәмияте........................5

7.Төп өлеш.Татар мәктәпләренең6 нчы сыйныфында фигыль

юнәлешләрен өйрәтү алымнары....................................................................6

7.1.Тел дәресләрендә кулланыла торган алымнарга характеристика............6

7.2.Заманча шартларда фигыль юнәлешләрен өйрәтү өчен

нәтиҗәле алымнар..........................................................................................9

7.3.Якынча дәрес эшкәртмәсе............................................................................16

8.Йомгаклау ........................................................................................................20

9.Кулланылган әдәбият исемлеге .....................................................................21

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

КЕРЕШ

Хәзерге мәгариф системасы мөгаллимнәр алдында гаять зур бурычлар куя: алар традицион вакыт аралыгында (45 минут) укучыларны гадәттән тыш тыгыз уку материалы, белемнәр белән коралландырырга тиешләр, шул ук вакытта балаларны шәхес буларак үстерү, күркәм әхлак сыйфатларын тәрбияләүдә, заман шартларына яраклашкан, дөньяда үз урынын табырга сәләтле булганкеше формалаштыруда да актив катнашырга тиеш. Бу җәһәттән укытучыларның һөнәри осталыгын арттыру, аларны яңа педагогик технологияләр, метод һәм алымнар белән эшләргә өйрәтү, шуның нигезендә укучыларга белем һәм тәрбия бирүнең сыйфатын күтәрү Россия мәгариф системасын модернизацияләүнең мөһим бер шарты булып торуын ассызыклап китми мөмкин түгел.

Мәгариф системасындагы яңалыклар туган телебез – татар теле уку-укыту методикасының үсешенә дә йогынты ясый. Билгеле булганча, Татарстан Республикасы бүгенге көндә бердәм дәүләт имтиханының (БДИ) теләсә кайсысын татар телендә бирү мөмкинлеге булдырылган беренче һәм бердәнбер республика булып тора. Шушы күренеш, бер яктан, татар теле статусын яңа баскычка күтәрсә, икенче яктан, татар теле һәм әдәбияты укытучыларына тагын да югарырак таләпләр куя. Укытучының заманча шартларга нигезләнеп эшләнгән нәтиҗәле алымнарын татар телен уку-укыту процессында дөрес куллана белүе – шундый таләпләрнең берсе.

Шул рәвешле, проектның актуальлеге укытучының татар теле дәресләрендә нәтиҗәле алымнарны тиешле дәрәҗәдә куллануы укучыларның әлеге предметтан өлгерешләре артуы, хәзерге җәмгыять шартларында үзләрен туган телебез һәм дәүләт телләренең берсе булган татар телендә дөрес һәм иркен аралаша алучы, әхлакый яктан өлгергән шәхес һәм һөнәр ияләре буларак реализацияләргә сәләтле булып җитлегүе белән бәйлелектә торуыннан гыйбарәт. 

2.Материал һәм чыганаклар. Проект эшенең теоретик нигезен рус һәм татар телләрен укыту методикасы фәнендә әйдәп баручы галимнәрнең – Е. Литневская, В. Багрянцева, Ф.Вәлиева, Г.Саттаровның хезмәтләренә; Г.Муравьева, А.Панфилов, Н.Саттарова, С.Вәгыйзов кебек авторларның тел дәресләрен заманча шартларда яңа технологияләр, методлар белән укыту тәҗрибәсе буенча язылган хезмәтләре тәшкил итә. Хезмәтне язганда үзебезнең татар теле укытучысы буларак эш тәҗрибәбезгә таянуны да ассызыклап китү зарур.

3.Проект эшенең максаты: 1) укучыларның белем һәм күнекмәләре, зиһенгә алу дәрәҗәсен арттыру, әзер мәгълүматны кулланучы позициясеннән уку-укыту процессының актив катнашучысы позициясенә басарга этәрү максатын күздә тотып, фигыль юнәлешләрен өйрәтү өчен нәтиҗәле дип табылган алымнарны барлау һәм гамәлдә куллануга кертү.

2)Балаларның фигыль турында алган белемнәрен  гомумиләштерү.

4.Проектның бурычлары:

-   Татар төркемнәренең 7 нче сыйныфына фигыль юнәлешләрен анлатканда  аеруча нәтиҗәле дип танылган алымнарны өйрәнү;

-  заманча шартларда тел дәресләрендә куллану уңышлы дип табылган алымнарны куллану моделен төзү;

-   дәресләрдә нәтиҗәле дип табылган алымнарны кулланып, укучыларның гамәли күнекмәләрен (күзәтү, ситуацияне анализлау һ.б.) һәм сәләтләрен (инициативалылык, коммуникативлык) үстерү юлларын барлау.

5.Көтелгән нәтиҗә:

- Без тәкъдим иткән проект эше татар теле  дәресләрен  нәтиҗәле һәм мавыктыргыч итәчәк. Алар ярдәмендә  укучыларның туган телгә карашын яхшы якка юнәлдерү күздә тотылаУкучылар алган белемнәренкөндәлек тормышта дөрес  куллана белерләр дип уйлыйбыз.

 

6.Проект эшенең объекты – урта мәктәптә татар телен уку-укыту процессы.

Проект эшенең предметы – тел дәресләрендә кулланыла торган алымнар.

Проект эшенең гамәли әһәмияте хезмәттә китерелгән материалның татар теле дәресләрен алып баручы мөгаллимнәр өчен чыганак булып тора алуы белән аңлатыла.

Хезмәтнең структурасы кереш, ике бүлектән торган төп өлеш, йомгаклау, кулланылган әдәбият исемлеге, кушымталардан гыйбарәт.

 

7.ТӨП ӨЛЕШ

ТАТАРМӘКТӘПЛӘРЕНЕҢ6НЧЫ СЫЙНЫФЫНДА ФИГЫЛЬ ЮНӘЛЕШЛӘРЕН ӨЙРӘТҮ ӨЧЕН НӘТИҖӘЛЕ АЛЫМНАРНЫ КУЛЛАНУ

7.1.          Тел дәресләрендә кулланыла торган алымнарга характеристика

Тел дәресләрен укыту методикасына кагылышлы хезмәтләрдә иң еш очрый торган терминнардан метод, алым, чара кебекләрне атарга мөмкин. Шулардан, метод төшенчәсенә шактый тулы аңлатма бирелеп, төп вазифасы “максатка ирешү юлы”ннан гыйбарәт булуына басым ясала. Укыту алымнары дигәндә, “укыту методының состав өлешләре яки танып белү эшендә билгеле бер методны кулланганда, укучыларга белем һәм күнекмәләр бирү, аны үзләштерү ысуллары” күзаллана[1]

Тел дәресләрендә кулланыла торган метод һәм алымнар төрле галимнәр тарафыннан берникадәр дәрәҗәдә тикшерелгән. Әйтик, рус, татар телләрен укыту методикасы өлкәсендә әлеге проблема берникадәр Е.Литневская, В.Багрянцева, М.Баранов, Ф.Вәлиева, Г.Саттаров тарафларыннан яктыртылган[2]. Укытучылар арасында аеруча киң таралган “Урта мәктәп һәм гимназияләрдә татар телен укыту методикасы” (Ф.Вәлиева, Г.Саттаров авторлыкларында) хезмәтендә тел дәресләрендә кулланыла торган методларга аңлатма бирелә һәм һәрбер метод белән эшләгәндә файдаланырга мөмкин булган алымнар да күрсәтелә. Галимнәр ассызыклавынча, аңлату методы белән эшләгәндә, тел күренешләренә анализ ясау, мисаллар һәм төрле күренешләрне чагыштырып өйрәнү алымнары; сөйләү – лекция методы белән эшләгәндә, яңа белемне, тел күренешләрен һәм мисалларны алда өйрәнгәннәр белән чагыштырып бирү, материалның аеруча мөһим өлешенаерып алу, конспектлаштыру алымнары; әңгәмә методы белән эшләгәндә, таблица, карточка, дәреслек, плакатлар белән эшләү алымнары киң таралган[3].

Дәрестә кайсы алымны куллану берничә факторга бәйле. Иң элек, балаларның яшь үзенчәлекләрен игътибарга алу кирәк. Мәгълүм булганча, укучыларның зиһенгә алу дәрәҗәсенә күрсәтмәлелекне куллану-кулланмау йогынты ясый. Теманы аңлатканда, рәсем, картина, иллюстрация, плакат белән эшләү алымнарын файдалану аеруча кече һәм урта сыйныфтагы укучылар өчен актуаль. Мәсәлән, VII cыйныфта морфология бүлеген өйрәнүгә зур урын бирелә. Билгеле булганча, фигыль иң катлаулы, төрле категорияләргә, формаларга ия булган сүз төркеме.Шулай ук фигыль юнәлешләрен өйрәнү,аңлап калу татар мәктәбендә укучы бала өчен дә кыен санала.Фигыльләрнең семантик мәгънәләрен өйрәнгәндә, картиналар буенча түбәндәге эш алымы нәтиҗәле була. Иң элек укытучы интерактив тактада язылган җөмләләрдә җөмлә кисәкләрен билгеләргә куша, икенче бирем итеп, тәкъдим ителгән җөмләләргә фигыльләр өстәп язалар, аларның зат-санын, барлык-юклык категориясен, юнәлешен билгелиләр. Шул рәвешле, балалар предметның эш яки хәлен белдерүче сүзләрнең фигыль булуын искә төшерәләр. Ләкин моннан тыш фигыльләр хәрәкәтне, торышны да белдерәләр. Ф.Вәлиева, Г.Саттаров бу очракта күрсәтмәлелектән файдаланырга тәкъдим итәләр.  “Укытучы, кошлар рәсемен күрсәтә-күрсәтә, фигыльнең төрле мәгънә белдерүен үзләреннән чыгарта”,  – ди алар[4]. Мәсәлән, агачны чукып утыручы тукран рәсеме ярдәмендә эш белдерүче фигыльләр (чүпли, чукый); агач ботагында утырган кызылтүш рәсеме ярдәмендә хәл, торышны (утыра, көтә); һавада оча торган карлыгач рәсеме белән хәрәкәтне (оча).

Алга таба яңа тема, өйрәнү материалының тыгызлыгы, үзләштерү өчен авыр булу-булмавын да исәпкә алырга кирәк. Әйтик, катлаулы теманы системага салып өйрәнү өчен, таблицалар белән эшләү алымы уңышлы. Мәсәлән, фигыльнең башлангыч формасы темасы үтелгәндә, белемнәрне актуальләштерү этабында таблица буенча эш башкару уңышлы. Ул түбәндәгечә төзелә ала:

Тамыр нигез

Ясалма нигез

Барлык

Юклык

Барлык

Юклык

Кил

Кайт

Бел

Килмә

Кайтма

Белмә

Аша

Шатлан

Терел

Ашама

Шатланма

Терелмә

Аңлашылганча, дәресләрдә кулланыла торган алымнар – укытучы сайлаган методның состав өлешенә керәләр һәм аларны файдалану мөгаллимнең һөнәри осталыгы, фантазиясе, инициативасыннан тора. Шунысын да искәртеп китү мөһим: хәзерге тиз үзгәрә торган заманда уку-укыту методлары да даими үсеш-үзгәреш кичерә, димәк, укытучы үз эшендә яңа алымнарга да мөрәҗәгать итәргә тиеш. Элек диафильмнар карау, кулдан ясалган плакат, таблицалар, кодоскоп белән эшләү очракларын еш күрергә мөмкин булса, хәзерге вакытта мәгълүмати технологияләр үсеше слайдлар карау, презентация өстендә эшләү, фонохрестоматия ярдәмендә белем һәм күнекмәләр алу таралыш таба.

 

 

7.2 Заманча шартларда фигыль юнәлешләрен өйрәтү өчен нәтиҗәле алымнар.

Хәзерге заман укытучысына дәрескә хәзерләнү өчен җирлек шактый бай, чыганаклар төрле-төрле. Дәреслекләрнең, программаларның берничә варианты бар. Һәр укытучыга ноутбук бирелә, интернет чыганакларыннан татар телендә дә, рус телендә дә язылган материалларны табарга мөмкин. Боларны татар теле дәресләрендә кулланып, дәреснең сыйфатын арттырырга, өлгерешнең күрсәткечен күтәрергә мөмкин.

Укытучы компьютер һәм башка мәгълүматлы технологияләрне кулланып дәрескә хәзерләнүне укучылардан да сорарга мөмкин. Алар да теге яисә бу темага  кагылышлы слайдлар ясау, интернет ресурсларыннан өстәмә мәгълүмат табу кебек эшләрне башкара алалар. Ике якның да нәтиҗәле эшчәнлеге күп максатларга ирешүдә таяныч булырга мөмкин. Мәсәлән, бу ысул белән мөгаллим укучыларда мәгълүматлар белән эшли белү күнекмәләре булдыра, аларның коммуникатив сәләтен үстерә; икенчедән, “мәгълүмати җәмгыять” шартларында шәхес тәрбияләү өстендә эшли; өченчедән, зур күләмле уку материалының һәм өстәмә материалның чагыштырмача җиңел үзләшерелүенә ирешә.Мәктәпләрнең компьютер белән тәэмин ителеше тиешле дәрәҗәдә булганда, мөгаллимнәр түбәндәге алымнарны яратып куллана башладылар. Аларның һәрберсенең уңай ягы, укытуны камилләштерүгә керткән өлеше булган шикелле, җитешсезлекләре дә юк түгел. Мәсәлән, компьютерны белемнәрне тикшерү – тест үткәрү алымын кулланганда, укучы җаваплар арасыннан дөресне сайлап алырга тиеш.

Уку мәсәләсен түбәндә китерелгән алымнар чишәргә ярдәм итә.Җөмләләрне укып, ЮУ фигыленең мәгънәләренә игътибар итегез.

Рәмзия кер юды.               

Күлмәге чиста юылган.  

Тәнзилә аңа юышты.            .

Тәнзилә күлмәген апасыннан юдырды.

Эш беткәч, икесе дә юындылар.

 

 

Сорау: Укучылар, ике текстта да бирелгән фигыльләрдә эш ничек

            башкарыла?

1.     Үзе башкара.

2.     Эш үтәүчегә читтән төшә.

3.     Эш бергә эшләнә.

4.     Эш кешедән эшләтелә.

5.     Эш кешенең үзенә кайта.

Сорау: Хәлим нишли?  - сөртә

           Кулы нишләгән?  - сөртелгән

            Рәмис аңа нишләште?  - сөртеште

         Рәмис Хәлимгә кулын нишләттерде?  - сөрттерде

         Рәмис, Хәлим нишләделәр?  - сөртенделәр

 

(Әйтеп карау, ярым пышылдап әйтү, пышылдап әйтү.)

Күнекмәләрне формалаштыру.(тактада)

1.     Азат мәктәпкә пөхтә йөр...

2.     Кошлар канат кагы...а, чистар...а.

3.     Тәрәзәрләр чиста итеп ю...ган.

4.     Айдар Азатка бәрәңге каз...ты.

5.     Дежурлар укучыга идәнне җыеш...тылар.

 

Бирем: Берәр җөмлә төзеп яз.

                 1 төркем: төшем, кайтым юн.

                2 төркем: кайтым, йөкләтү юн.

                3 төркем: йөкләтү, уртаклык юн.

                             (ҮЗБӘЯ)

Таблица һәм схемалар эшләү алымы.а)Теге яки бу яңа материалны алгоритмик төзелешенә таянып, укучыларга мөстәкыйль яки коллектив рәвештә таблица төзү эше  тэкъдим ителэ.

Таблица өйрәнелә торган яңа белемнәрнең иңүзенчәлекле билгеләрен бер эзлеклелектә бергә туплый. Шуларны күзәтеп һәм бер – берсе белән чагыштырып, укучылар гомуми нәтиҗәгә киләләр.Мәсәлән, аерып күрсәтелгән сүзләрнең фигыль булуын искәртеп, фигыльгә билгеләмә бирүөчен, түбәндә китерелгән таблица төзергә була: (ябынды, булышты, яздыртты, укый, сөртелде һ.б.)

 

 

 

Фигыль

Мәгънәсе һәм соравы

Төрләнеше

Җөмлә кисәге

Юнәлеше

Юнәлеш кушымчасы

ябынды

Эш-хәрәкәтне белдерә.

Нишләде?

Билгеле үткән заман хикәя фигыль

хәбәр

кайтым

-ын

 

Модель төзү алымы.

Һәр дәреснең рефлекция этабында мин үзем модель төзү алымын яратып кулланам. ФГООС таләбе буенча укучы яңа тема кагыйдәсен үзе табарга тиеш. Ул алган белемнәрне тагын бер кат күз алдына китереп, кагыйдәне сөйли-сөйли тактада модель сызып аңлаганын дәлилләп күрсәтә.

 

Йөкләтү юнәлеше-дыр/дер, -тыр/тер/т,-ыр/ер, -ар/әр, гыр/гер,-кыр/кер, -гыз/гез,-кыз/кез

 

Төшем юнәлеше -ыл/ел/л,

 

 

Уртаклык юнәлеше-ыш/еш/ш

 

Кайтым юнәлеше

-ын/-ен/-н

 

Төп юнәлеш  (-)

 

 

 
фигыль  юнәлешләре

 

 

 Карточкалар белән эшләү алымы.

Ки,аша,кайт фигыльләрен фигыль юнәлешләренә куярга.

     Төп

   Төшем

  Кайтым

Йөкләтү

Уртаклык

кия

киел

киенә

кидерде

киеште

 

ашаган

ашал

аш.. ?

ашат

ашашты

 

кайтачак

кайтыла

кайт.. ?

кайтара

кайтышты

 

 

Нәтиҗә: барлык фигыльләрне дә юнәлешләргә куеп булмый.

 

 

Бирелгән фигыльләрне үрнәктәгечә төрле юнәлешкә куеп языгыз.

Үрнәк:

Төп юн.

Кайтым юн.

Төшем юн.      

Уртаклык юн.

Йөкләтү юн.

Макта-у      

макта-н-у          

макта-л-у         

макта-ш-у

макта-т-у

Кычкыру, сөртү, күрү, ясау, тоту

 

Бирелгән фигыльләрнең юнәлешен билгеләгез һәм аларны төп юнәлешкә куеп, парлап языгыз.

Үрнәк: Эзләтү (йөкләтү юн.)- эзләү.

Уйлашу, тетрәшү, ябылу, сизенү, таптыру, менгерү, гөрләшү, уйлашу, сызлану, төрттерү, сызылу, өйдерү, ашалу, бирелү.

 

Бирелгән сүзләрне төзелешләре ягыннан тикшерегез. Кушымчаларның ялгану тәртибен күзәтегез. Юнәлеш кушымчаларының асларына сызыгыз.

Үрнәк: Сораштык- сора-ш-ты-к;

Каранабыз, юындырыгыз, әйтерләр, дуслашмасалар, очрашачаклар, агызырбыз, сөйләтми, яудыргансыз, укытса, утырыштылар, яшәлде.

 

Фигыльләрне төшем юнәлешенә куеп языгыз. Берничәсен хәбәр функциясендә кулланып, җөмлә төзегез.

Ур-                                 күм-                 төзе-                            яса-

Ат-                                 сана-                 бас-                            сук-

Башкар-                         сат-                   макта-                        как-

Боз-                                укы-  

              .     

Текст белән эшләү алымы

Җөмләләрне күчереп языгыз. Юнәлеш кушымчаларының асларына сызып, җәя эченә төрен күрсәтә барыгыз.

1.Айлар, еллар үтеп киттеләр, балалар дүрт яшькә җиттеләр.2. Тау менү

читтән караганда гына ансат булып күренә икән ул.3.Мин дә сиңа эзләшимме? 4.Бер уңайдан Клара каршында торган мәчетне дә күрсәттеләр. 5.Көтелмәгән мылтык тавышына уянган крестьяннар нәрсә дияргә дә белмәделәр.6.Дөрес, яңа заман яңа байлыклар тудыра, ләкин искенең дә яхшысын саклый белергә кирәктер ләбаса!

 

Җөмләләрне укыгыз. Эшне үтәүченең эшкә ничек катнашуын билгеләгез. Төшеп калган урынга тиешле сүзне куеп языгыз.

1.Без кичә кунаклар ...... .

2.Әни кунакларның иртәрәк ..........  үтенде

3.Кунаклар киләсе булгач, без бик тырышып ........ .

4.Мин дә әниемә җиләк ....... .

5. Табынны ямьләп торсыннар дип, әни миңа бакчадан чәчәкләр дә ........ .

 ( җыйдык, җыелуларын, җыендык, җыештым, җыйдырды)

 

Перфокарта алымы белән  дәреснең ныгыту әлешендә файдалану уңышлы була.

юнәлешләр

җыелды

җыенып

язып

табышкач

төренгән

карату

Төп

 

 

 

 

 

 

Кайтым

 

 

 

 

 

 

Төшем

 

 

 

 

 

 

Уртаклык

 

 

 

 

 

 

Йөкләтү

 

 

 

 

 

 

Иҗади алым

1)Бизә фигылен төрле юнәлешкә куеп, мәгънә ягыннан бәйләнгән 5 җөмлә уйлап яз.

2) “Фигыль юнәлешләре” темасына тестлы биремнәр төзегез.

3) “Яраткан китабым” дигән темага мәкалә языгыз, фигыльләрнең юнәлешен

билгеләгез.

 

 

 

Эзләнү алымы

Халык авыз иҗаты әсәрләреннән төрле юнәлештәге фигыльләре булган

5 җөмлә табып языгыз.

Фигыль юнәлешләрен өйрәнгәндә төп моментларны отып алу, грамматик күренешләрне чагыштырырга өйрәтү өчен синквейн алымын кулланам. Башта балалар өчен бу бирем катлаулы кебек күренсә дә, тора-бара яраткан шөгыльләренә әверелде. Фигыль юнәлешләрен үткәндә балаларны 5 төркемгә бүлеп, һәрберсенә бер юнәлеш турында синквейн төзергә тәкъдим итәм. Нәтиҗәдә якынча мондый юллар хасил була:

Юнәлеш

Төп, мөстәкыйль

башкара, эшли, үти

махсус кушымчалары юк

төп юнәлеш.

Яисә балалар тарафыннан уртаклык юнәлеше турында язылган синквейнны мисал итеп китерергә мөмкин:

Юнәлеш

бердәм, тату

булыша, ярдәм итә, уртаклаша

-ыш/-еш/-ш аффикслары ярдәмендә ясала

уртаклык юнәлеше.

Дәресләрдә инновацион технологияләрдән дә иркен файдаланам. Балаларга күрсәтмәлелек белән эшләү бик ошый. Мин күрсәтмәлелек белән иҗадилык принципларының үрелеп килгән очракта гына максатка  ирешергә була, дип саныйм. Мәсәлән, мин укучыларга картина тәкъдим итәм. Бирем – укытучы тарафыннан тәкъдим ителгән фигыльне төрле юнәлешләрдә кулланып кечкенә хикәя язу. Мисал өчен, түбәндәге картина белән эшләгәндә, бизәү фигылен кулланырга мөмкин:

 

http://well-magic.ru/wp-content/uploads/2014/11/11.jpgРаил яшел чыршыны бизи. Аңа әнисе дә бизәшә. Яшел чибәркәй алтынсу уенчыклар, ак ленталар белән бизәлгән. Раилгә чыршы бик ошый!
Нәтиҗә ясап, шуны әйтергә мөмкин: укучыларга фигыль юнәлешләре темасының үзләштерергә ярдәм итү йөзеннән мөгаллим яңа мәгълүмати техноогияләргә, яңа алымнарга мөрәҗәгать итәргә тиеш. Иҗадилык, фәнни ачышлар ясау мөмкинлеге, мавыктыргыч күрсәтмәлелек – максатка ирешүдә иң җиңел һәм мөһим юл.

 

7.3.          Якынча дәрес эшкәртмәсе.

“Фигыль юнәлешләре” темасын өйрәнү буенча дәрес план-конспекты

Максат: 

1) укучыларга фигыль юнәлешләре һәм аларның мәгънәләре, грамматик күрсәткечләре турында төшенчә бирү; 2) балаларның танып-белү активлыгын үстерү; 3) игътибарлылык, эшкә хөрмәт, хезмәт сөю сыйфатларын тәрбияләү.

Дәрес тибы: яңа материал аңлату дәресе.

Дәреслек: Татар теле. 6 сыйныф / Төз.- авторлар Ч.М.Харисова, Ф.Ю. Юсупов, К.З.Зиннатуллина – Казан: Мәгариф, 2006 .

Җиһазлау: дәреслек, интерактив такта, презентация, индивидуаль биремле карточкалар, тестлар.

8.        Дәрес барышы

Дәрес этабы

Дәреснең эчтәлеге

Кулланыла торган алымнар

Уку-укыту гамәлләре

Оештыру моменты

Укучылар белән исәнләшү. Уңай психологик халәт тудыру.

 

Диалог

ШУУГ

Актуальләштерү

 

Укытучы: Укучылар, татар теле дәресен башлыйбыз. Дәфтәрләрдә өй эшләре үтәлгәнме?

Бүгенге дәрестә сездән бик игътибарлы булу сорала. Иң элек без  фигыльләр турында яңа мәгълүмат алачакбыз, аны ныгытыр өчен төрле төрдәге эшләр башкарачакбыз. Дәфтәрләрегезне дәрес ахырында гына җыеп алып, билге куячакмын. Ә хәзер узган материалны ныгыту максатыннын чыгып, бер бирем эшләячәкбез. Мин сезгә нинди дә булса сан язылган карточканы күрсәтәм, сез бу санның фигыльләргә нинди катнашы барлыгын әйтергә тиеш булачаксыз. Мөгаллим 2 санын күрсәтә)

Бу санның фигыльләргә ни катнашы бар икән?

Укучы 1: Фигыльләр затланышлы һәм затланышсыз дигән 2 төркемгә бүленә.

Укытучы: Дөрес, тагын нинди фикерләр бар?

Укучы 2: Фигыльләр берлектә һәм күплектә килә, барлыкта һәм юклыкта килә ала.

Укучы 3: үткән һәм киләчәк заман хикәя фигыльләрнең 2 төре бар: билгеле һәм билгесез.

Мөгаллим 3 санын күрсәтә.

Укучы 4: Затланышлы фигыльләр саны – 3.

Укучы 5: фигыль 3 заманда килә ала.

Укытучы: Бик дөрес. Чираттагы санны карыйк.(4 санын күрсәтә)

Укучы 6: затланышсыз фигыльләр 4әү.

 Укытучы: Сез хаклы. (5 санын күрсәтә). Балалар, ә менә бүген без фигыльләрнең 5 юнәлешен өйрәнербез.

 

Диалог, юнәлдерүче сораулар бирү, карточкалар белән эш

ТБУГ

Яңа белем һәм күнекмәләр формалаштыру

Укытучы: Фигыль юнәлешләре – авыр үзләштерелә торган морфологик категорияләрнең берсе.

   - Үтәүченең (кемнең яки нәрсәнең) эшкә (яки хәлгә) төрлечә катнашуыннан чыгып, фигыльләрдә биш юнәлеш була. Балалар,  эшне үтәүче кем дигәннән сез ни аңлыйсыз?

  Укучы 7:Үтәүче кеше (зат) була. Бу рольдә җанлы предмет, хәтта сынландырылган әйбер дә килә ала.

Әйдәгез, слайдларда күрсәтелгән картиналар буенча җөмләләр төзик, алардагы фигыльләрдә үтәүченең эшкә ничек катнашуын тикшерик!

(Слайдлар буенча эш кушымта 1дә күрсәтелгән).

Укытучы: Ә хәзер дәфтәрләрне ачып число, тема, сыйныф эше дип языгыз да алган белемнәрне ныгыту максатыннан, күнегүләр эшләп карыйк.

 

Картиналар (слайдлар) белән эшләү, сорауларга җавап бирү, аңлату

ТБУГ

Белем һәм күнекмәләрне ныгыту.

 

Укытучы: Мин сезгә карточкалар таратам, сез калын хәрефләр белән бирелгән фигыльләрне куеп күчереп язарга тырышыгыз һәм аларның юнәлешен билгеләп карагыз, кушымчасы булса, астына сызыгыз: (Ялыктырды инде бикле тормыш,
Көне-төне һаман бертөрле.
Ирексезлек, тарлык йөрәктәге
Бар өметне, дәртне үтерде (М.Җәлил). Җитезлектә болан кебек. Горур үзе.

Агачларда кошлар белән тиң чайкала.

Ачлы-туклы яшәсә дә, җыры гүзәл:

“Үзем үлсәм берни түгел – ил җәл кала” (А.Хәлим) Әмма, ни кызганыч, шул чакта мин нидер сизенсәм дә, ул кешенең кара эчен күрә белмәдем, Бәкер дус! (Ә.Еники). “Без йокыдан торсак

Ул бөгелгән,

Өйлә җитте исә -

Тезләнгән.

Бүгенгесен түгел,

Киләчәген

  Намазлыкка ятып эзләгән (К.Сибгать)

(Эш башкарылганнан соң, балалар дөреслекне тикшерәләр, аеруча катлаулы очракларда укытучы аңлатма бирә)

Укытучы: Ә хәзер игътибар белән  интерактив тактага карагыз. Анда тест сораулары һәм төрле варианттагы җаваплар тәкъдим ителгән. Сез мөстәкыйль рәвештә дәфтәрләрегезгә сорауның номерын һәм дөрес дип уйлаган вариант хәрефен язып куярсыз. Дәрес ахырында, теманы үзләштерү дәрәҗәгезне бәяләячәкбез

 

Бер-береңне тикшерү, күнегү эшләү; тестка җавап бирү

РУУГ

Дәресне йомгаклау.

 

Укытучы: Укучылар, без сезнең белән бүген дәрестә нинди теманы өйрәндек?

Укучылар: фигыль юнәлешләре

Укытучы: Әйдәгез, тема буенча бер-беребезгә сораулар бирик!

Укучы 8: Айдар, татар телендә ничә фигыль юнәлеше бар?

Укучы 9: 5 фигыль юнәлеше

Укучы 10: Алия, фигыль юнәлеше нинди мәгънә белдерә?

Укучы 11: эш белән үтәүче арасындагы төрле мөнәсәбәтләрне белдерәләр.

Укучы 12: Кайсы юнәлешнең махсус кушымчасы булмый, Сирин?

Укучы 13: Төп юнәлешнең

 

Иптәшеңнә сораулар бирү

КУУГ

ШУУГ

Өй эше бирү

Укытучы: Балалар, өйдә дәреслектәге материалны игътибар белән укып килегез, фигыль юнәлешләре буенча терәк схеманы схема һәм таблицалар дәфтәренә сызып килегез. Шулай ук үзегез яраткан шагыйрь иҗатыннан бер шигырьне күчереп язып, фигыльләрнең төрен һәм юнәлешен билгеләп килерсез. Дәрес тәмам. Сау булыгыз.

Укучылар: Сау булыгыз.

Схема һәм таблицалар белән мөстәкыйль эшләү, дәреслектәге материалны ятлау, өстәмә чыганаклар белән эш

ТБУГ, РУУГ

 

 

 

Йомгак

КУЛЛАНЫЛГАН ӘДӘБИЯТ ИСЕМЛЕГЕ

1.                 Альмиева Р. М. Ролевая игра как средство развития фантазии и творчества учащихся // Творческая активность учащихся: поиск, находки, проблемы. – Казань, 1995. – С. 164-169.

2.                 Блохин А.Л. Метод проектов как личностно-ориентированная педагогическая технология: автореферат дис. ...канд. пед. Наук. – Ростов-на – Дону, 2005. – 24 с.

3.                 Вагыйзов С.Г. Кызыклы грамматика: Укытучылар өчен кулланма.  - Тулыл. 3нче басма. – Казан: Мәгариф, 2002. – 207 б.

4.                 Васильев В. Проектно-исследовательская технология: развитие мотивации // Народное образование. 2000. – № 9 – С. 177 – 180.

5.                 Вәлиева Ф. С., Саттаров Г. Ф. Урта мәктәп һәм гимназияләрдә татар телен укыту методикасы. – Казан: Раннур, 2000. – 456 б.

6.                 Герасименко В.И. Формирование исследовательских умений у учащихся в процессе работы над проектом // Воспитание школьников. – 2010. – № 4. – С. 46 – 49.

7.                 Микшис Е.А. Личностное развитие школьников в процессе реализации группового проекта // Воспитание школьников. – 2010. – № 1. – С. 43 – 46.

8.                 Морозова М.М. «Метод проектов» как феномен образовательного процесса в современной школе: автореферат дис. … канд. пед. наук. – Ульяновск, 2005.

9.                 Татар теле: Бердәм республика имтиханнарына әзерләнү өчен биремнәр. Белемнәрне тикшерүдә тестлардан файдаланучы укытучыларга һәм методистларга, чыгарылыш сыйныф укучыларына һәм абитуриентларга ярдәмлек / Төз.-авторлар М.И. Рәхимов, Э.Н. Динмөхәммәтова, Г.Г. Минһаҗева, Г.И. Шәфигуллина. – Казан: РИЦ “Школа”, 2008. – 160 б.

10.            Шәрипова Э., Сәмигуллин Г., Баһавиев И. Электрон дәреслекләр // Мәгариф. – 2007. – № 4. – Б. 27 – 28.



[1]Вәлиева, Ф. С., Саттаров, Г. Ф. Урта мәктәп һәм гимназияләрдә татар телен укыту методикасы. – Казан: Раннур, 2000. – Б. 24.

[2]Литневская Е.И., Багрянцева В.А. Методика преподавания русского языка в средней школе. – М.: Академический проект, 2006. – 590 с.; Баранов М.Т. Методика преподавания русского языка в школе. – М.: Академия, 2001. – 368 с.; Вәлиева, Ф. С., Саттаров, Г. Ф. Урта мәктәп һәм гимназияләрдә татар телен укыту методикасы. – Казан: Раннур, 2000. – 456 б.

[3]Вәлиева, Ф. С., Саттаров, Г. Ф. Урта мәктәп һәм гимназияләрдә татар телен укыту методикасы. – Казан: Раннур, 2000. – Б. 30 – 32.

[4]Вәлиева Ф.С., Саттаров Г.Ф. Урта мәктәп һәм гимназияләрдә татар телен укыту методикасы. – Казан: Раннур, 2000. – Б. 205.

 

Просмотрено: 0%
Просмотрено: 0%
Скачать материал
Скачать материал "Проект эше"Татар мәктәпләренең 6 нчы сыйныфында фигыль юнәлешләрен өйрәтү алымнары""

Методические разработки к Вашему уроку:

Получите новую специальность за 3 месяца

Руководитель научной организации

Получите профессию

Методист-разработчик онлайн-курсов

за 6 месяцев

Пройти курс

Рабочие листы
к вашим урокам

Скачать

Скачать материал

Найдите материал к любому уроку, указав свой предмет (категорию), класс, учебник и тему:

6 656 304 материала в базе

Скачать материал

Вам будут интересны эти курсы:

Оставьте свой комментарий

Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.

  • Скачать материал
    • 10.10.2016 1954
    • DOCX 87.7 кбайт
    • Оцените материал:
  • Настоящий материал опубликован пользователем Нуреева Альбина Накифовна. Инфоурок является информационным посредником и предоставляет пользователям возможность размещать на сайте методические материалы. Всю ответственность за опубликованные материалы, содержащиеся в них сведения, а также за соблюдение авторских прав несут пользователи, загрузившие материал на сайт

    Если Вы считаете, что материал нарушает авторские права либо по каким-то другим причинам должен быть удален с сайта, Вы можете оставить жалобу на материал.

    Удалить материал
  • Автор материала

    Нуреева Альбина Накифовна
    Нуреева Альбина Накифовна
    • На сайте: 7 лет и 6 месяцев
    • Подписчики: 0
    • Всего просмотров: 22071
    • Всего материалов: 9

Ваша скидка на курсы

40%
Скидка для нового слушателя. Войдите на сайт, чтобы применить скидку к любому курсу
Курсы со скидкой

Курс профессиональной переподготовки

Няня

Няня

500/1000 ч.

Подать заявку О курсе

Курс профессиональной переподготовки

Библиотечно-библиографические и информационные знания в педагогическом процессе

Педагог-библиотекарь

300/600 ч.

от 7900 руб. от 3950 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 477 человек из 69 регионов
  • Этот курс уже прошли 2 325 человек

Курс повышения квалификации

Специалист в области охраны труда

72/180 ч.

от 1750 руб. от 1050 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 33 человека из 20 регионов
  • Этот курс уже прошли 152 человека

Курс профессиональной переподготовки

Руководство электронной службой архивов, библиотек и информационно-библиотечных центров

Начальник отдела (заведующий отделом) архива

600 ч.

9840 руб. 5900 руб.
Подать заявку О курсе
  • Этот курс уже прошли 25 человек

Мини-курс

Психология обучения и развития детей: от садика до школы

4 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 27 человек из 18 регионов
  • Этот курс уже прошли 11 человек

Мини-курс

Коррекционно-развивающая работа и оценивание в образовании для детей с ОВЗ

6 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 57 человек из 31 региона
  • Этот курс уже прошли 34 человека

Мини-курс

Состав и анализ финансовой отчетности

5 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе