Добавить материал и получить бесплатное свидетельство о публикации в СМИ
Эл. №ФС77-60625 от 20.01.2015
Свидетельство о публикации

Автоматическая выдача свидетельства о публикации в официальном СМИ сразу после добавления материала на сайт - Бесплатно

Добавить свой материал

За каждый опубликованный материал Вы получите бесплатное свидетельство о публикации от проекта «Инфоурок»

(Свидетельство о регистрации СМИ: Эл №ФС77-60625 от 20.01.2015)

Инфоурок / Дошкольное образование / Другие методич. материалы / Проект "Халык педагогикасына таянып гаиләдә әхлак тәрбиясе"
ВНИМАНИЮ ВСЕХ УЧИТЕЛЕЙ: согласно Федеральному закону № 313-ФЗ все педагоги должны пройти обучение навыкам оказания первой помощи.

Дистанционный курс "Оказание первой помощи детям и взрослым" от проекта "Инфоурок" даёт Вам возможность привести свои знания в соответствие с требованиями закона и получить удостоверение о повышении квалификации установленного образца (180 часов). Начало обучения новой группы: 28 июня.

Подать заявку на курс
  • Дошкольное образование

Проект "Халык педагогикасына таянып гаиләдә әхлак тәрбиясе"

библиотека
материалов




Чистай муниципаль районының, 5 нче номерлы балалар бакчасы “Алcу чәчәк”








Проект Халык педагогикасына таянып гаиләдә әхлак әхлак тәрбиясе»














Проектның авторы:

татар теленә өйрәтүче тәрбияче,

Фатхутдинова Ләйсән Талгатовна




Чистай, ноябрь 2015


Кереш өлеше

Проблема Балаларга әхлакый тәрбия бирү — кешелек дөньясы алдында торган иң мөһим проблемаларның берсе. Кешенең әхлагы булмаса, ул үзе дә, аның тирә-ягындагылары да бәхетсез була. Әхлак тәрбиясе иң башта гаиләдән башлана.

Балаларның, үзара аралашулары һәммәбезне уйланырга, эзләнергә мәҗбүр итә. Проектның актуальлеге Шушы максат безне, балалар бакчасында эшләүче тәрбиячеләрне, халык педагогикасына мөрәҗәгать итәргә этәрә.
Халык педагогикасы – фәнни педагогиканың нигезе. Анда борынгы заманнардан ук халык акылы, аның зирәк фикерләре, киңәшләре тупланган. Аларны һич тә югалтырга ярамый. Халыкның үзенә генә хас булган тарихи үсешен, аның психологиясен чагылдырган, балаларга һәм яшьләргә белем һәм тәрбия бирү ысуллары, чаралары турындагы карашлар, буыннан-буынга күчеп үсәргә, камилләшергә тиеш. Традицияләрне, гореф-гадәтләрне кире кайтару гына түгел, аларны заманчалаштыру, яңарту, гомумкешелек кыйммәтләре юнәлешендә үстерү дә мөһим эш.

Проектның максаты: халкыбызнын бай мирасыннан файдаланып миллэтен сөя белуче шәхеслэр тәрбияләү

Бурычлары:

-халык педагогикасы аша баланын рухи донясын баетып, халык ижатына мэхэббэт тэрбиялэу

- татар халык ижаты мили ашлар турында белемнэрне кинэйту

-гаилэнен ижади активлыгын арттыру

Проектта катнашучылар: балалар, тэрбиячелэр,ата-аналар

Проектнын дэвамлылыгы: кыска вакытлы, 2 атна

Проектны тормышка ашыру урыны: МБДОУ«Детский сад №5 «Аленький цветочек», Чистай муниципаль районы РТ

Проектны тормышка ашыру этаплары:

Эзерлек этабы. Бирелгэн тема буенча материал туплау. Эшчэнлнкне планлаштыру. Ата-аналар жыелышынын эчтэлеген планлаштыру,чыгышка информация туплау.

Төп этап.

- Балалар белэн эш

- Ата-аналар белэн эш

Йомгаклау этабы.

- Проектны тормышка ашыру буенча нэтижэлэрне йомгаклау.


Проектнын төп эчтэлеге

Проектны тормышка ашыру буенча уткәреләчәк чаралар планы


Вакыты.


Жаваплы

Эзерлек этабы

1



2



3



4



5

Иҗади төркем туплау.



Тема буенча кирәкле әдәбият белән эшләү.


Өлкән тәрбияче белән киңәшләшү.



Үткәреләчәк чараларның планнары өстендә эшләү.


Конспектны педагогик киңәшмәдә раслау.

МБДОУ «Детский сад № 5 «Аленький цветочек»

29.10.15.



29.10.-31.10.15


30.10.15.



29.10.-04.11.15.


05.11.15.

Мөдир




Тәрбиячеләр


Өлкән тәрбияче


Тәрбиячеләр



Тәрбиячеләр



Төп этап

I. Балалар белэн эш

1




2



3





4




5




6




7





8

-Әңгәмә“Минем гаиләм”

-Оештырылган белем бирү эшчәнлеге “Мин әдәпле татар баласы”


-Тематик шөгыль “Табышмаклар һәм мәкальләр илендә”


-“Татлы җыр”әниләр белән бакчада бер көн (әниләр башкаруында бишек җырлары тыңлау)


-Татар халык әкиятләре көне (сәхнәләштерү,уку,анализлау,мөстәкыйль уйнау)


-Милли бизәкле көн(дидактик уеннар татар халык киемнәрен бизә,орнаментлар белән брошюралар карау,кул эше)


-Күңел ачу чарасы “Табышмаклар сандыгы”(әби-бабай мирасы белән таныштыру)


- Татар халык уеннары коне (җырлы-биюле уеннар “Чума үрдәк, чума каз”, “Кәрия-Зәкәрия”, хәрәкәтле уеннар “Чүлмәк вату”, “Йөзек салыш” һ.б.)


-Тылсымлы сүзләр көне (сюжетлы-рольле уеннар “Тату гаилә”, “Шифаханә”,әдәп-әхлак турында хикәяләр уку)




сөйләм теле үсеше,социаль-коммуникатив үсеш

танып-белү, сөйләм теле үсеше

нәфис-нафәсәти үсеш,

социаль-коммуникатив үсеш

нәф.-нафәсәти, соц.-ком., сөйләм теле үсеше

танып-белү, социаль-коммуникатив үсеш

танып-белү, социаль-коммуникатив үсеш

нәф.-нафәсәти, соц.-ком., сөйләм теле үсеше

танып-белү, социаль-коммуникатив үсеш,физик үсеш



02.11.15.




03.11.15.



05.11.15.





09.11.15.




10.11.15.




11.11.15.




12.11.15.





13.11.15.



Тәрбиячеләр






Тәрбиячеләр






Әти-әниләр

Тәрбиячеләр



Тәрбиячеләр




Тәрбиячеләр




Тәрбиячеләр

Музыка җитәкчесе


II. Ата-аналар белән эш

1




2



3



4


5


Консультация “Халкыбызның гореф гадәтләрен онытмау”

Тугантел-әткәм-әнкәмнең теле”


Гаиләдә туган телдә аралашуның мөһимлеге” шәхсән әңгәмәләр.


Рухи байлык –ата-бабалар мирасы” ширмага күрсәтмә материал.


Әти-әниләр белән берлектә брошюралар ясау.

Әти-әниләрнең җыелышта катнашуы.

МБДОУ «Детский сад № 5 «Аленький цветочек»








03.11.-05.11.15



02.11.-10.11.15.


03.10.-13.11.15.


03.11.-13.11.15.

13.11.15.

Тәрбиячеләр




Тәрбиячеләр



Тәрбиячеләр



Тәрбиячеләр

Әти-әниләр

Тәрбиячеләр

Әти-әниләр

Йомгаклау этабы

1






2





Проектны тормышка ашыру нәтиҗәсе буларак, проект темасы буенча ата-аналар җыелышы “Халык педагогикасына таянып гаиләдә әхлакый сыйфатлар үстерү”


Проектны җыелышта презентацияләү.

МБДОУ «Детский сад № 5 «Аленький цветочек»

13.11.15.






13.11.15.

Тәрбиячеләр






Тәрбиячеләр




Көтелгэн нәтижәләр:

- Балалар очен:

-балаларның кызыксынучанлыклары ,татар халык иҗаты турында белемнәре арта,гаиләсе өчен горурлану тәрбияләнә

Ата-аналар очен

- милли традицияләребезгә нигезләнеп, халык педагогикасына таянып, үзара аралашу культурасы үсә, милли горурлык хисләре тәрбияләнә

Тэрбиячелэр очен:

-үзбелемне, профессиональлекне үстерү.








Приложение №1


Шөгыль конспекты : “Безнең гаилә”

Мәктәпкә әзерлек төркеме.

Шөгыльнең максаты:

Балаларда гаилә әгъзаларына хөрмәт, ярату хисләре тәрбияләү;

образлы фикерләү сәләтен үстерү;

балаларның үз тәҗрибәсеннән чыгып, хикәя төзүләре.

Кулланылган материал: табышмаклар, аудиоязмалар.

Әзерлек эшләре: “шәҗәрә” ясау, презентация әзерләү.

Шөгыль барышы:

Тәрбияче: Балалар, без сезнең белән бүгенге шөгыльлебездә үзебезнең гаиләләр турында сөйләшербез. Әңгәмәбез гаилә турында булгач, билгеле инде, сүз әти, әни, әби, бабай, апалар, абыйлар, сеңелләребез һәм энеләребез турында барыр. Ә хәзер, әйдәгез, әбиләргә багышланган аудиоязма тыңлап китик әле.

Аудиоязма тыңлау.

Әбием – алтыным”.

Тәрбияче: Балалар үзләренең гаиләләрен ни дәрәҗәдә яхшы беләләр икән? Шул турыда сөйләп безне дә үз гаиләләре белән таныштырып китсеннәр.

Таныш булыгыз – минем гаиләм”.

Балалар чыгышы.

Тәрбияче: Балалар, сүз әби-бабайларга да кагылган икән, әйдәгез, өйләрегездә әти-әниләрегез белән ясаган шәҗәрәне карап китик. Шәҗәрә ул – ыру-кабилә тарихына бәйле вакыйгалар, нәсел-нәсепнең таралуы, ата-бабалар исемлеге теркәлгән кулъязма истәлек. Борынгы заманда шәҗәрә тармакланып үскән агач формасында төзелгән. Бу бик дөрес, чөнки шәҗәрә – гарәпчә агач дигән сүз.

Презентация карау.

Тәрбияче: Гаилә ул – тормышның нигезе. Әти-әниләрегез – аның тоткасы, ә сез, балалар, гаиләнең көзгесе. Әгәр тотка купмасын, ватылмасын, дисәгез бер-берегезне аңлап, хөрмәт итеп яшәргә кирәк. Гаилә ул – җылы учак. Гаилә никадәр нык булса, аннан килгән җылылык шулкадәр көчле була.

Әниләргә карата шигырьләр сөйләү.

Балалар чыгышы.

1. Әниемнең кызы юк бит.

Әниемнең кызы юк бит,

Мин әнигә бер генә.

Кызы да юк, эше дә күп

Әнинең берүзенә.

Әниемнең кызы юк шул,

Мин булышам әнигә.

Аш пешерәм, җыештырам,

Кер юышам әнигә.

Кибеттән сөт алып кайтам,

Ипигә дә йөгерәм.

Әниемнең кызы юк та-

Малае бар бер дигән!


2. Иң матур әни.

Минем әни бу дөньяның

Иң чибәре, сылуы.

Нинди бәхет –

Һәр баланың

Үз әние булуы!

Минем әни, һич бәхәссез,

Иң сөйкемле әни ул!

Әйткән сүзе,

Кылган эше –

Һәммәбезгә туры юл.

Борчыйсым килми әнине,

Елмаеп, көлеп йөрсен.

Иң матур әни икәнен

Бөтен дусларым күрсен!


3. Иң иртә.

Иң-иң иртә кем тора?

Иң иртә әнкәй тора.

Без торганчы өстәлдә

Коймак белән чәй тора.

Иң-иң соңлап кем ята?

Иң соңлап әнкәй ята.

Үз йокысын биреп ул

Безне күбрәк йоклата.

Тәрбияче: Балалар, сез кичләрен нишлисез? Мин шул сорауга җавап биреп карыйм әле. Сез әти-әниләрегез белән күмәкләшеп, киңәшеп өйгә бирелгән эшләрне башкарасыз, кемнәрдер бергәләп кызыклы фильмнар карыйлар, кемнәрдер уеннар уйныйлар, кроссвордлар чишәләр, табышмаклар әйтешәләр, бергәләшеп кызыклы китаплар укыйлар.

Балалар чыгышы.

Тәрбияче: Хәзер мин сезгә табышмаклар әйтәм, ә сез җавап бирегез.

Әйткәч, беләсегез килә,

Белгәч, көләсегез килә (Табышмак).

Утыз тештән чыккан − утыз адәмгә җәелә (Мәкаль).

Моны миңа сөйләде Алдар,

Әгәр сиңа очраса,

Ул сине дә алдар;

Болар барсы да ялган,

Ялган булса да,

Ак кәгазьгә язылган (Әкият).

Үлчәүләрдә үлчәнми,

Базарларда сатылмый (Акыл).

Бер байлык бар − янмый,

Карак та урлый алмый,

Төшеп тә югалмый (Белем).

Тәрбияче: Гаиләдә иң зур, баш кеше – әти. Чөнки ул гаиләнең барлык кешеләре турында да кайгырта. Өйдәге иң авыр эшләрне дә әтиләр башкара. Ул – өйнең терәге, таянычы. Әниегез сезне ягымлы сүзләре, мөлаемлыгы белән шатландырса, әтиегез үзенең акыллылыгы, күп нәрсәне белүе белән сөендерә. Әтиләр дә, әниләр кебек үк, балаларын ихлас күңелдән яраталар. Вакытлары булганда, алар һәрчак балалары янында. Кулларына алып иркәләүчеләр дә, төрле шаян сүзләр әйтеп уйнатучылар да – әтиләр.

Аудиоязма тыңлау. «Минем әтием – гармунчы».

Тәрбияче: Балалар, шөгылебезне йомгаклар вакыт та җитте. Сез һәрвакыт йомшак, тәмле телле булыгыз. Йомшак, тәмле телле булганны һәркем ярата. Әти- әниләрегезгә, әби-бабаларыгызга ягымлы булып, матур сүзләр генә әйтеп яшәгез.
























Приложение №2

Конспект: “Әкият иленә сәяхәт”

5-6 яшьлек балалар өчен

Программа эчтәлеге:

балаларның гаилә hәм гаилә әгъзалары турындагы белемнәрен баетуны дәвам итү;

балаларның игътибарын, хәтерен, аңга алуларын үстерү;

гаиләгә hәм гаилә әгъзаларына карата игътибарлылык, кайгыртучанлык тәрбияләү;

савыт-сабаның аерым предметлары, аларның кулланылышы турында белемнәренә төгәллек кертү; балаларны әңгәмәгә тарту.

Тәрбия бурычы:

Балаларда татар халык әкиятләренә кызыксыну тәрбияләү.

Үз эшләренә карап сөенү хисе тәрбияләү.

Үстерү бурычы: балаларның тулы, дөрес җөмләләр төзеп җавап бирергә күнектерү.

Төп белем бирү өлкәсе: аралашу.

Интеграль белем бирү өлкәләре: аралашу, социальләштерү, матур әдәбият.

Музыка:

Балалар бакчасында әдәп-эхләк тәрбиясе.

Методик әсбап өчен аудио-кушымта (УМК).

Җихазлар: өч урындык (төрле зурлыкта), өч карават (төрле зурлыкта), савыт-саба, уенчык өч аю.

Сүзлек өстендә эш: зур, уртача, кечкенә, җихазлар, тар, тарырак, иң тар.

Алдан үткәрелгән эш: “Гаилә” сюжетлы картинасын карау, матур әдәбият уку.


Эшчәнлек барышы.

Хәерле көн, балалар! Тәрәзәгә карагыз әле, кояш ничек итеп безгә елмая. Әйдәгез, без дә кояшка елмаеп күрсәтик. (Балалар кояшка карап елмаялар)

Ә хәзер түгәрәккә басыйк та “Куш кулым “ җырын җырлап алыйк.

Уен барышы.

Урман буйларына менәм (Балалар түгәрәк буйлап җырлап йөриләр)

Урман буе ямьләнә.

Бир кулыңны, мин дә бирәм, (туктап калалар,бер-берсенә пар табалар)

Дус булырга мәңгегә.

Кушымта:

Менә сиңа уң кулым, (кулларын бирешәләр)

Менә сиңа сул кулым. (кулларын тотышып)

Син бит минем якын дустым, (әйләнәләр)

Менә сиңа куш кулым.

Тәрбияче: Балалар , ә сез әкиятләр яратасызмы? Әйе. (Балаларның җаваплары). Ә сез, балалар, нинди әкиятләр беләсез? (“Кызыл калфак”, “Сертотмас үрдәк”, “Куян кызы”, балаларның җаваплары).

Т: Балалар, менә без сезнең белән бер өй янына килеп чыктык. Әйдәгез уйлап карыйк әле, кайсы әкияттәге өй икән ул. (Өч аю) Дөрес, балалар.

Т: Ничә яю яши бу өйдә? (Бу өйдә өч аю яши)

Т: Әйдәгез аюларның нинди икәнлекләрен әйтеп китик әле. Беренчесе зур – әтисе (Михаил Иванович) Икенчесе бәләкәйрәк – әнисе (Настасья Петровна) hәм иң кечкенә – баласы (Мишутка)

Т: Балалар , аюларның өйләрендә нинди бүлмәләр бар икән? (Аш бүлмәсе, йокы бүлмәсе)

Т: Аш бүлмәсендә нәрсәләр бар икән? (Урындыклар, өстәл). Урындыклар нинди зурлыкта? (Киң,тарырак, иң тар).

Т: Балалар, киң урындык кайсы аюныкы? (Әти аюныкы) Тарырак урындык кайсы аюныкы? (Әни аюныкы) Иң тар урындык кайсы аюныкы? (Мишутканыкы).

Т: Балалар, безнең аюларның караватлары нинди зурлыкта? (Зур, кечкенәрәк, иң кечкенә). Ни өчен аюларның өч карават, өч урындык икән? (Чөнки алар өчәү)

Т: Балалар, (урындык, өстәл, карават) аларны икенче сүз белән тагын ничек әйтеп була? (Йорт җиһазлары) Әйдәгез кабатлыйк, йорт җиһазлары. Бик дөрес.

Т: Балалар, мин сезгә табышмак әйтәм. Уйлап карагыз әле.

Дүрт кешегә бер эшләпә. (Өстәл)

Көн-төн йөри,

Урыныннан китә алмый. (Сәгать)

Аягы бар, кулы юк,

Аркасы бар, түше юк. (Урындык)

Т: Балалар, әйдәгез без хәзер аюларны өстәл янына урындыкларга дөрес итеп утыртыйк әле. ( Киң урындыкка – әти аю, тарырак урындыкка – әни аю, иң тар урындыкка Мишутканы утырталар)

Тәрбияче өч баланы ярдәмгә чакыра. Балалар аюларныдөрес итеп урындыкларга утырталар.

Әфәрин, балалар!

Ял минуты:

Матур сүзләр уйладык,

Ял итәргә туктадык.

Җилкәләрне турайттык,

Тирән итеп суладык,

Башны як-якка бордык,

Чүгәләдек һәм тордык,

Бер урында йөгердек,

Аннары соң сикердек.

Сузылдык –киерелдек.

Югарыга үрелдек.

Соңыннан тынычланып

Шөгыльне дәвам итик.

Т: Балалар, кунаклар килгәч нәрсә эшлиләр?

(Кунакларны чәй белән сыйлыйлар)

Аның өчен нәрсә эшләргә кирәк?

(Өстәл әзерләргә кирәк)

Чәй өстәле әзерләгәндә нәрсәләр куярга кирәк?

(Балаларның җаваплары)

Әйе, чәй эчү өчен савыт-саба кирәк.

Т: Балалар, безнең аюларга бүләгебез бар.

Тәрбияче тартмадан савыт-сабалар ала. Балалар исемнәрен әйтә.

Бу нәрсә? (Кашыклар)

Ә бу нәрсә? (Чынаяк)

Т: Безнең кашыклар, чынаяклар төрле зурлыкта. Аларны аюларга дөрес итеп куярга кирәк.

Тәрбияче өч баланы чакыра. (Балалар савыт-сабаны аюлар каршына дөрес итеп куя).

Т: Балалар, карагыз әле безнең аюлар ничек матур утыралар. Ничек уйлыйсыз, алар бер-берсен яратамы? (Әйе)

Балалар, аю-әтине, аю-әнине, аю-баласын бөтенесен бергә икенче төрле сүз белән ничек әйтеп була? (Гаилә) Дөрес, алар гаилә. Алар бер-берсен бик ярата.


Балалар, әйдәгез бармак уенын уйнап алыйк.

Бу бармак – бабай,

Бу бармак – әби,

Бу бармак – әти,

Бу бармак – әни,

Бу бармак – нәни бәби,

Аның исеме – чәнти!

Т: Мин бик шат. Булдырдыгыз, балалар! Ә хәзер күзләребезне йомабыз һәм кире бакчабызга кайтабыз.

Т: Балалар, без сезнең белән кайда бардык? (Өч аюга кунакка). Аюларның өендә без нәрсәләр күрдек? (Өстәл, урындыклар, аюлар).

Балалар, сезгә кунакта булу ошадымы? (Әйе).

Әфәрин, балалар!




























Приложение №3

Татар халык уеннары картотекасы.

1.«Буяу сатыш»

Бу уен урамда, ишек алдында, болыннарда уйнала. Балалар арасында "буяу сатучы” һәм "буяу алучы” билгеләнә. Калганннар "буяулар” булып тезелеп утыралар. "Сатучы” һәрберсенә буяу исемнәре әйтеп чыга. "Буяу алучы” килә:

-Дөбер-дөбер.

-Кем бар?

-Миңа буяу кирәк иде.

-Нинди?

-Ак.

йөгереп китә. Әгәр тотылса, уеннан чыгарыла. Барлык буяулар алынып беткәч, "буяу сатучы” "буяу алучы” га килә: "Син минем буяуларымны бир”. "Мә, бирәм буяуларыңны. Тик бер шарт белән: син аларның киемендәге сәдәф төсен белергә тиешсең. Шул вакыт барлык буяулар сәдәфләрен яшерәләр. Буяу сатучы "буяу” ларының сәдәф төсләрен искә төшереп әйткәч, "буяу алучы” аларны биреп җибәрә.

2. "Тотам тотышлы”.

3 уенчы. Уенчылар чиратлашып уклауны куллары белән учлап астан–өскә тоталар иң өскә чыккан уенчы җәза ала.

3. "Миңлебай” уены.

Без йөрибез әйләнеп,

Син уртада Миңлебай.

Син нишлисең, ни кыласың,

Без кыланырбыз шулай.

-Бер болай, бер болай, я кыланыгыз шулай.

-Бер болай, бер болай, моны эшләү бик уңай. ( Укучы артыннан хәрәкәтләр кабатлана.)

4. "Әйт, күгәрчен».

Балалар түгәрәккә басалар. Ике бала уртага чыгып баса. Алар уенны алып баручылар һәм җыр башлаучылар булалар. Балалар салмак көйгә түгәрәк буйлап җырлап әйләнеп йөриләр. Җыр эчтәлегендә нәрсә турында сүз барса, шул хәрәкәтне бергәләп башкаралар: Әйт, күгәрчен, син генә,

Яшь кызлар ничек йөри?

Ул шулай да, ул болай,

Яшь кызлар йөри шулай.

(Балалар яулык очларын тотып йөриләр).

Әйт, күгәрчен, син генә,

Куян кебек сикереп йөриләр.

Куяннар ничек йөри?

Ул болай да, ул шулай,

Куяннар шулай йөри.

Әйт, күгәрчен, син генә,

Үрдәкләр ничек йөри?

Ул болай да, ул шулай,

Үрдәкләр шулай йөри.

(як-якка янтаеп, алпан-тилпән йөриләр).

5. "Парлашу”. Балалар зур түгәрәк ясап басалар. Физкультура дәресен искә төшереп 1,2 дип санап чыгалар. Беренчеләр бер адым алга чыга, икенчеләр урында кала. Шулай итеп ике түгәрәк барлыкка килә. Беренчеләр бер якка биеп китә, икенчеләр икенче якка биеп китәләр. Көй туктауга парлашып әйләнергә кирәк.

6.”Әтәчле”. Идәндә түгәрәк сызылган . Ике уенчы шул түрәрәккә кереп, бер кулын артка куеп, икенче кулы белән тездән бөгелгән аякларын тотып, бер-берсеннән читтәрәк басалар. Сыңар аякта сикергәләп, җилкә белән этеп бер-берсен түгәрәктән чыгара алган уенчы җиңүче була.

7. "Яулык салыш". (20 уенчы катнаша) Балалар түгәрәктә. Көй башлануга яулык кулдан-кулга түгәрәк буйлап җибәрелә. Көй туктауга яулык кемдә кала шул җәза ала.

8.”Яулык бәйләшле”. Балалар бер рәткә басалар. Беренче уенчыга яулык бирелә. Ул көй башлануга яулыкны бәйли, ике очын тотып елмая һәм икенче уенчыга салып бирә уен шулай дәвам итә, көй туктауга яулык кемдә кала, шул уенчы уеннан чыга.

9.”Исеме кем”. (2 уенчы катнаша) Уенчыларның аркаларына кеше исеме язылган кәгазъ беркетелә. Бер-берсенә язуны күрсәтмәскә тырышырга тиеш. Биеп йөри-йөри, кем тизрәк язуны күреп күршесенең исемен әйтә (кем тизрәк укый, кулын күтәрә).

10. "Урындыклар". Көй башлануга урындыклар тирәли бииләр . Көй туктауга урындыкка утырып калырга тиешләр, урындыксыз калган уенчы уеннан чыгарыла (урындыклар саны уенчылар саныннан бергә ким алына).

11. " Кем җитезрәк?” Ара калдырып ике урындык куела, урындыклар астына озын бау сузыла (бау урындыклардан чыгып тормаска тиеш). Көй башлануга ике уенчы урындыклар тирәли биеп йөриләр, көй туктауга уенчылар урындыкка утырып бау тартып алалар. Уенчылар санамыш аша сайланыла

Санамыш: -Уңда уймак, табада коймак,

Мичтә бәлеш, ал да ябеш.

Беренче утырып бауны алган уенчы җиңүче.

12. "Ак калач”. Балалар, кулга-кул тотынышып, түгәрәккә басалар. Берсе уртага чыгып баса. Түгәрәктәге балалар, җырлый-җырлый, калачның ничек пешүен, җәелү-кысылулуарын кул хәрәкәтләре белән күрсәтәләр:

Булатның туган көненә

Без пешердек ак калач

Менә шулай ул биек,

Менә шулай тәбәнәк,

Менә шуның киңлеге,

Менә шуның тарлыгы.

Ак калач, ак калач,

Теләгәнеңне сайлап кач!

(Бала үз урынына берәүне сайлап чыгара да ,түгәрәктәгеләргә кушыла). Уен-җыр шулай дәвам итә.

13. "Кем җитезрәк". Ике егет чыга. Ике кызның күзе бәйләнелә. Бәйләнгән күз белән егетләргә алъяпкыч кигезергә, яулык бәйләтергә тиешләр. Соңга калып бәйләткәне җәза ала.

14. " Йозаклы”. Ике уенчы кулга-кул тотышып "йозак ясап” басалар.

Уенга катнашучылар көй башлануга түгәрәк буйлап бер-бер артлы биек "йозак” аша үтәләр, көй туктауга йозак эчендә калган уенчы

уеннан чыга, яисә җәза ала.

15. "Түбәтәйле”. Уртада 5-6 урындык тора, урындыкларга түбәтәйләр куела. Балалар урындыклар тирәли басалар, көй башлануга, җиңелчә йөгерә башлыйлар. Көй туктауга, түбәтәйләрен кияләр, шул арада урындыкларга утырып өлгерергә тиешләр. Кем урынсыз кала, шул уеннан чыга. Икенче мәртәбә уйнаганда ,уртада өч урындык кала, уйнаучылар саны артыграк була. Соңга таба берурындык калдыралар. Шулай итеп, иң игътибарлы, җитез бала билгеләнә.

16.”Кәрия-Зәкәрия”. Балалар, кулга-кул тотынышып, түгәрәкләнеп басалар. Уртага бер бала чыга. Түгәрәктәгеләр бер якка хәрәкәт итеп җырлыйлар. Җырларда уртадагы баланың укуда, хезмәттә, җыр-биюдә булган сәләте, уңганлыгы мактала:

Бу бик яхшы биюче,

Бу бик яхшы биюче,

Аның биюе матур,

Аннан үрнәк алыгыз.

Җырдан соң түгәрәктәгеләр туктап калалар, кул чабып, такмак әйтәләр:

Кәрия-Зәкәрия, коммая,

Кәрия-Зәкәрия, коммая,

Кәри комма, Зәкәр комма,

Зәкәрия коммая

Бу вакытта уртадагы бала бер иптәшен алып әйләнеп тора. Әйләнеп туктагач,

чакырган иптәшен калдырып, түгәрәккә баса. Тагын җыр башлана:

Бу бик яхшы җырлаучы,

Бу бик яхшы җырлаучы.

Аның җырлавы матур,

Аннан үрнәк алыгыз.

Шулай йөзүче, укучы, буяучы һ.б. дип төр

17. "Тукмаклы”. Уенчылар түгәрәк ясап басалар, уртага бер уенчы

баса һәм тукмакны бөтереп җибәрә. Тукмак сабы кемгә күрсәтә.

Шул уенчы уеннан чыга.

18.”Кәгазьдә бию”. Санамыш белән ике уенчы сайланыла.

Көй башлануга уенчылар кәгазъдә бии башлыйлар. Күпмедер

вакыт биегәннән соң кәгазъ урталай бөкләнелә, бер уенчы

кәгазъдән чыкканчы уен шулай дәвам итә.

19. "Урманга бару”. Балалар, бер-бер артлы тезелеп басалар.

Марш астында атлап баралар. Урманга килеп кергәч лирик көй

тыңлана. Балалар, таралышып, салмак хәрәкәтләр ясап, җиләк

җыялар, җырлыйлар:

Тиз-тиз итеп савытыма

Эре җиләкләр җыям.

Аларны йә киптерәм,

Йә татлы каклар коям.

Монда җиләк күп икән,

Аю-бүре юк микән?

Соңгы юлны әйтүгә, "аю" белән "бүре" килеп чыга

да балаларны куа башлый.

20.” Кем тизрәк?” Уенчылар зур түгәрәк ясап басалар, уртада бер уенчы яулык болгап тора, көй башлануга уенчылар түгәрәк буйлап биеп баралар, көй туктауга яулыкны кемдә булса эләктереп калырга тиеш.

21. ”Ачык авыз”. Балалар,аллы-артлы җитәкләшеп, парлашып, түгәрәк ясап басалар. Бер бала парсыз кала. Ул уртада басып тора. Бию көе уйнала. Шул вакытта эчке якта торган балалар түгәрәк ясап җитәкләшәләр Һәм бию көенә әйләнәләр. Шулай бераз әйләнгәннән соң. көй кинәт кенә туктала Һәм эчке яктагылар тышкы якта басып калган балалар белән парлашалар. Бер бала тагын парсыз кала.

Ул, уртага чыгып: "Мин кем? " — дип кычкыра. Иптәшләре аңа:

"Ачык авыз син!" — дип җавап бирәләр. Аннан соң "ачык авыз"

ның бер әйбере алына. Уен шулай кабат-кабат уйнала, Һәм "ачык

авыз "лар биш-алтыга җиткәч, аларга җәза бирелә.

22.”Әйдә, танышабыз”. Уйнаучылар, ике түгәрәк булып, кулга-

кул тотынышып басалар. Уен башлангач, алар әкрен генә

җырлап әйләнә башлыйлар. Эчтәгеләр сәгать теле уңаена,

ә тыштагы түгәрәк аңа каршы хәрәкәт итә. Җырның бер

куплеты беткәч, барысы да туктап калалар. Ике түгәрәктәге

уенчылар да бер-берсенә йөз белән борылып басалар,

кулларын кысышалар: бер-берсе белән танышалар. Уйнаучылар

танышып беткәнче, уен шулай дәвам итә.

23.”Утраулар”. Идәндә уенчылар саныннан бергә кимерәк итеп

кәгазьләр таратыла. Көй башлануга уенчылар биеп йөриләр,ә көй туктауга "утрау”ларга басып калырга тиешләр. "Утрау”га басып өлгермәгән уенчы, уеннан чыга. Уен барышында "утраула (кәгазьләр) алына барыла, бер уенчы калганчы уен дәвам итә.

24.”Санап җибәр!” Санамыш белән ике уенчы сайланыла:

"Каенда карга, имәндә чыпчык

Һавада кош, син очып чык!”

Уенчылар санынча урындыклар куела. Урындыкларда төрле санда бәрәңгеләр салынган капчыклар.Уенчылар шул капчыклар өстенә утырып, андагы бәрәңгеләр санын әйтеп бирергә тиешләр.

25.”Йомырка бөтереш”. Санамыш белән ике уенчы сайланыла.

Команда булуга уенчылар үзләренә бирелгән йомырканы бөтереп

җибәрәләр, кемнеке озаграк бөтерелә?

27.”Яшерәм яулык”. Балалар түгәрәк ясап басалар. Кулларын артка куялар. Санамыш ярдәмендә яулык салучы билгеләнә. Аның кулында кулъяулык. Ул, түгәрәктән чыгып, шушы сүзләрне җырлап йөри:

Кулъяулыгым яшел, яшел,

Яшел чирәм астында.

Сиздермичә ташлап китәм

Бер иптәшем артына. Сүзләрне әйткәндә, бер баланың уч төбенә кулъяулыкны калдырып китә. Үзе түгәрәк эченә кереп баса. Кулъяулыклы бала, тиз генә артка чыгып, сүзләрне әйтә-әйтә, уенны дәвам итәргә тиеш. Әгәр ул тоткарланып торса яки кулъяулык салганны сизмәсә, аңа җәза бирелә. 28.”Колакка колак”. Көй башлануга уенчылар таралышып биеп йөриләр,ә көй туктауга, нинди команда бирелә шуны парлашып үтиләр.Мәсәлән: Колакка колак, борынга борын, аркага арка, уң аякка уң аяк, тезгә тез.... 29. "Болында”. Балалар кулга-кул тотынышып, түгәрәкләнеп басалар. Бер бала (Халидә) уртада кала. Түгәрәктәгеләр, әйләнә буенча бер якка хәрәкәт итеп, җыр җырлыйлар:

Чәчәкләр үскән болында

Җырлыйбыз әйлән-бәйлән.

Халидә, Халидә,

Әйләнәсең кем белән?

Халидә бер иптәшен уртага ала (Әминә). Җыр тагын кабатлана: Әминә, Әминә, Әйләнәсен кем белән? Шул рәвешчә уртага 5-6 бала җыелгач, уртадагылар түгәрәкләнеп басалар да, кырыйдагыларга капма-каршы юнәлештә хәрәкәт итеп, барысы бергә җырлыйлар: Гөлнара, Гөлнара, Син каласың уртада. Хәрәкәт туктала. Уртадагылыр күмәк рәвештә бер яраткан җырларын башкаралар. Аннан соң, Гөлнарадан башкалары кырый түгәрәккә басалар, һәм уен яңадан башлана. 30. " Капкалы”. 10 пар җитәкләшеп зур түгәрәк ясап басалар.Парлар җитәклшкән килеш кулларын өскә күтәреп капка ясап торалар.Көй башлануга арадан бер пар үзе теләгән капкага керә, алар урынына баса, әлеге пар икенче капкага бара.Көй туктауга капкага керергә өлгерми калган пар җәза ала. 31.”Агыйдел”. Балалар, парлашып, бер- бер артлы басалар. Бер бала парсыз кала, ул алга чыга. Кушымтаны җырлаганда, балалар кулларын бер-берсенә тотынган килеш өскә күтәрәләр (күпер ясыйлар). Шул вакытта парсыз бала күпер аркылы чыга һәм үзенә ошаган баланы сайлый. Уен дәвам итә. Агыйделнең суларында

Ак чиләгем күмелде.

Әйдә, дустым, безнең якка

Безнең яклар күңелле.

Кушымта:

Зәңгәр чәчәк жыя-җыя,

Зәңгәрләттем кулымны.

Бергә-бергә уйныйк әле,

Бир дускаем, кулыңны.

32. "Борынга шырпы кыстыру”. Уечыларның борынына шырпы кабы кыстырыла, шырпы кабын бит белән төрле хәрәкәтләр ясап төшерергә тырышалар. Кем беренче?

33. ”Күңелле яшисең килсә болай ит...” Балалар түгәрәктә, алып баручы уртада басып тора һәм бергәләп түбәндәге текстны җырлыйлар, "болай ит” дигән вакытта алып баручы күрсәткән хәрәкәтне кабатлыйлар.

"Күңелле яшисең килсә, болай ит(2 тапкыр)

Күңелле яшисең килсә (3тапкыр) болай ит.

34.”Яулык алыш”. Бу уен күбесенчә кыз балалар тарафыннан уйнала. Кызлар бер урынга түгәрәкләнеп басалар һәм бер кеше яулык җыючы итеп сайлап куялар. Ул уртага чыгып баса да:

Талым, талым, талчыбык,

Уртасында бал чыбык,

Ал яулык, гөл яулык,

Бир син миңа бер яулык, -

дип, такмаклый-такмаклый, барлык кызлардан да яулык җыеп чыга. Җыеп бетергәч, яулык хуҗаларына берәм-берәм җәза бирелә. Җәзадан соң уен тагын яңадан башлана.

35..”Селкенмә”. Көй башлануга уенчылар таралышып биеп йөриләр,ә көй туктауга, уенчылар нинди дә булса бер торышта "катып калалар”. Селкенгән уенчы уеннан чыгарыла.

36 .”Без, без, без идек”. Уенчылар түгәрәктә баш бармакларын күрсәтеп түбәндәге сүзләрне әйтәләр:

Без,без, без идек,

Без унике кыз идек.

Базга төштек май ашадык,

Келәткә кердек бал ашадык,

Кап та коп, Якуб

Авызыңны ач та яп! Уенчылар авызларын йомалар, алып баручы уенчыларны көлдерергә, сөйләштерергә тырыша, Кем беренче көлә яисә авызын ача шул уеннан чыга.

37.”Куянкай”. Балалар, кулга-кул тотынышып, түгәрәккә басалар. Түгәрәк уртасына кереп, бер бала чүгәли Ул — "куян ". Куян, бер кулын иягенә куеп, моңаеп утыра. Түгәрәктәгеләр җырлый-җырлый әйләнәләр:

Ак куянга ни булган,

Әллә инде авырган?

Иптәшен дә табалмый,

Урыныннан да торалмый,

Куян, куян, син сикер,

Иптәшең табып китер!

Куян биленә таянып сикерә башлый. Аннан бер иптәшен уртага алып әйләнәләр дә, чакырылган бала куян булып кала. Уен шулай дәвам итә.

38. « Башмакчы». Балалар түгәрәк ясап басалар. Өлкәннәрдән берәү уенны оештыручы була.

Ул, кулына бер башмак алып (башмак уйнаучы балаларның аяк размерыннан зуррак булырга тиеш), уртага баса.

Җырлый:

Төрле һөнәр беләбез,

Матур итеп тегәбез;

Асыл төсле җепләр белән

Башмак башын чигәбез.

Балалар аңа каршы, түгәрәк буйлап йөреп, җыр җырлыйлар:

Әй, башмакчы, башмакчы,

Үзең оста такмакчы.

Син җырлама такмагын,

Бир кияргә башмагын.

39. «Күрсәт әле, үскәнем». Балалар түгәрәк ясап басалар Һәм бер баланы

уртага чыгаралар. Күмәк җырлап әйләнеп, уртадагы балага төрле эшләр

кушалар. Уртадагы бала кушылган эшне башкара. Кырыйдагылар да:

"Менә шулай, менә шулай",-дип, ул эшләгән эшне кабатлыйлар. Эш кушу

өчен түбәндәге җыр-такмаклар файдаланыла:

- Күрсәт әле, үскәнем, ничек кошлар очалар?

- Менә шулай, менә шулай, шулай кошлар очалар.

- Күрсәт әле, үскәнем, ничек йөри аюлар?

- Менә шулай, менә шулай, шулай йөри аюлар.

- Күрсәт әле, үскәнем, ничек чаба поездлар?

- Менә шулай, менә шулай, шулай чаба поездлар.

- Күрсәт әле, әскәнем, ничек сикерә куяннар?

- Менә шулай, менә шулай, шулай сикерә куяннар.

40. "Гөлбаһар”. Балалар, кулга-кул тотынышып, бер сафка басалар.

Берсе "бакча каравылчысы итеп билгеләнә. Ул балалар алдында басып тора.

Каршы яктан бер бала "көтүче " булып килә.

Җырлый:

- Әй, әбекәй, Гөлбаһар, синең артта ниләр бар?

- Шалкан белән торма бар.

- Берсен миңа бирсәнә!

- Көчен җитсә тартып ал!

Көтүче балаларның берсен тотып үз ягына тарта башлый, ә "әби "

аның юлына каршы чыгып йолкытмаска тырыша.

"Шалкан-тормалар " берсенә берсе нык тотынышканнар, ычкынмаска,

иптәшен дә ычкындырмаска тырышалар. Шулай берәм-берәм йолкып

алып бетергәнче уен дәвам итә.

41. "Такыя үрәм”. Балалр түгәрәк ясап басалар . Тәрбияче алып баручы була. Берничә балага "чәчәк" исеме кушыла, һәм аларга шул чәчәктән ясалган башлык бирелә:

Без йөрибез болында,

Чәчәкләр бик күп монда.

Матур чәчәк җыябыз,

Такыялар үрәбез.

Алып баручы:

Ал кирәк, гөл кирәк,

Безгә нәфис гөл кирәк.

Энҗе чәчәк, кил әле,

Бер елмаеп көл әле.

Энҗе чәчәк:

Энҗедәй чәчәк атам мин

Яз көнендә урманда.

Миңа берни дә кирәкми

Күләгәлек булганда.

Балалар:

Энҗе чәчәк, күр әле!

Такыя итеп үр әле!

Энҗе чәчәк чүгәләп утыра. Уен башка чәчәкләр исемен кушып дәвам итә.

Исеме аталган нәр чәчәк уртага чыгып утыра. Шулай итеп, такыя үрелә.

Ромашка:

Күкчәчәк:

Кечкенә көнбагыш кебек

Чәчәк булам мин үзем.

Таҗларымны санап кара,

Әгәр булсаң бик түзем.

Арыш арасында үсәм,

Зәп-зәңгәр чәчәк атам.

Зәңгәр күкле, чат кояшлы

Аяз көнне яратам.

Такыя үрелеп беткәч, такыя бер якка, түгәрәктәге балалар икенче якка әйләнеп җырлыйлар:

Без йөрибез болында,

Чәчәкләр бик күп монда.

Матур чәчәк җыйдык без,

Такыялар үрдек без.

42. "Наза”. Балалар парлашып, бер-бер артлы тезеләләр. Бер бала парсыз,ул уенчылыр каршысына чыгып баса. Балалар, җырлый-җырлый, баскан җирдә аякларын-кулларын хәрәкәтләндерәләр:

Наза дигән кыз баланың

Бөрлегәне түгелгән;

"Наза" дигән уенны без

Уйныйбыз чын күңелдән.

Кушымта.Наза, наза,

Наза матур кыз бала.

Наза тырыш, уңган бала,

Зирәк, акыллы бала.

Кушымтаны җырлаганда, парсыз бала каршыдагы уенчылар арасыннан биеп үтә, үзенә пар сайлый, Һәм алар икенче башка барып басалар. Парсыз калган бала уенны дәвам итә.

43. "Нардуган”. Бер бала уртага чыга. Башка балалар аның тирәсендә бер түгәрәк ясап, кулга-кул тотынышып, нардуган җырын җырлап әйләнәләр:

Син уртада, без кырыйда,

Әйләнәбез, нардуган,

Син нишләсең, ни кылансаң,

Мин дә шуны булдырам!

Җыр беткәндә, уртадагы бала нинди дә булса бер хәрәкәт ясый, түгәрәктәге балалар шул хәрәкәтне кабатларга тиешләр. Кем шуны булдыра алмый, уртадагы бала үз урынына аны чыгара да, уен баштагыча дәвам итә.

44. "Бу дустың белән күреш” . Балалар, кулга-кул

тотынышып, түгәрәккә басалар Һәм җырның эчтәлегенә әйтелгән хәрәкәтләрне ясап, "'Сандугач-күгәрчен " көенә җырлап әйләнәләр:

Аякларың тыпырдат,

Куларыңны чәбәклә,

Бер монда, бер монда,

Кыен эш түгел бер дә.

Башың аска иеп ал,

Кул бармагың янап ал,

Бер монда, бер монда,

Кыен эш түгел бер дә.

Бу дустың белән күреш,

Бу дустың белән күреш,

Йә иптәш, йә, әйлән,

Бик кыен түгел бу эш.

Жырга туры килгэн хәрәкәтәр эшлиләр.

45. "Түгәрәк алан”. Балалар, кулга-кул тотынышып, түгәрәктә йөриләр Һәм такмак әйтәләр:

Бу аланда чәчәкләр күп,

Кыймыйм ләкин өзәргә.

Әминә, Гөлфия,

Әйдә әле биергә.

Бу аланда чәчәкләр күп,

Без аларга тимибез,

Лилия, Гөлия,

Әйдә бергә биибез.

Исеме әйтелгән балалар, уртага чыгып, бергәләп әйләнәләр Һәм икесе дә кырыйдагы балалар арасыннан берәр баланың каршына килеп башларын ияләр. Уен әлеге балаларның исемен әйтеп дәвам итә.

46. "Бүген кемнең туган көне?". Балалар, кулга-кул тотынышып түгәрәк ясыйлар. Бер бала (туган көне булган бала) уртага чыга. Уйнаучылар, җырлый-җырлый, бер якка таба әйләнәләр, ә уртадагы бала түгәрәк эчендә каршы якка йөри. Тәрбияче балалар белән бергә җырлый:

- Бүген кемнең туган көне?

Нигә кояш елмая?

- Белдек, белдек, Гөлсинәгә

Бүген алты (3, 4, 5) яшь тула.

Гөлсинәгә карагыз:

Ничек матур киенгән! Сәламәтлек, бәхет, шатлык Телибез чын күңелдән.

Икенче куплетны җырлаганда, балалар туктап, кул чабып торалар, Гөлсинә бии.

47. "Яулык бирәм”. Уйнаучылар көй астында - зур түгәрәктә, ә уенны алып баручы түгәрәк уртасында бию хәрәкәтләре ясап әйләнәләр. Көй туктауга, уенны алып баручы бер бала янына килә дә: "Яулыгымны ал, кесәңә сал",- ди. Балалар:

"Бер, ике,өч, дүрт, биш, тотарга тырыш!",-диюгә, бала уенны алып баручыны тотарга Һәм яулыкны аннан алырга тырыша.

hello_html_ba60ee0.pnghello_html_69397fbd.png






Приложение №4

Табышмаклар кичәсе.


1нче алып баручы.

Исәнмесез кадерле кунаклар, дуслар!

2нче алып баручы.

Ә, беләсезме,”табышмак” сүзен борынгылар “табагач” дип йөрткәннәр.

1нче алып баручы.

Себер татарлары аны әле хәзер дә “тамырсак” дип йөртәләр.

2нче алып баручы.

Бу атамаларның нинди фигыль тамырыннан ясалуын күререгә мөмкин.

Укучылар:”Тап” фигыленнән ясалганнар!

1нче алып баручы.

Төрки халыклар табышмакны “йомак” дип тә атаганнар.

Табышмаклар,йомаклар ничек барлыкка килгән соң?

2нче алып баручы.

Алар борынгы яшерен телгә барып тоташалар.Әле хәзер дә алардан шул яшерен тел калдыкларын табарга була.Мәсәлән,еланны “камчы” дип атыйлар.

1нче алып баручы.

Бәрәннәр янында “куян” сүзен әйтергә ярамый, “озын колак” яки “бүки” дип әйтергә кирәк.

Аюны “олы ата” дип йөрткәннәр.

2нче алып баручы.

Бүген без “Табышмаклар кичәсе”н уздырабыз.Табышмакның җавабын таба алмаган кешегә җәза бирербез.

Уенны нинди тәртиптә алып барырбыз? Хәтерлисезме, Пушкин яшәгән заманда перчатка ыргыту нәрсәне аңлаткан?

Балалар:”Дуэльга чакыру”ны аңлаткан.

Ә безнең татар яшьләре кич утырганда бияләй атышып уйнаганнар.

(Шул чакта ишеккә шакылтап, укучылар янына “Табышмаклар” дип язылган сумкасын тотып, таякка таянып Тапкырҗан абзый килеп керә.)

Балалар:

Рәхим ит, Тапкырҗан абзый,

Күптән көтәбез Сезне,

Табышмак таба белергә.

Өйрәтерсез дип безне.

1нче алып баручы.

Илләр гизеп,безнең янга

Тапкыр абзый килгән икән.

Табышмаклар” сумкасында

Ниләр барын белсәң икән.

2нче алып баручы.

Кем зирәк, кем тапкыр икән- сынап карагыз әле.

Тапкырҗан:

Сумкада әйберләр

Гади түгелләр алар:

Кызык –кызык табышмаклар,

Төрле – төрле җаваплар.

1нче алып баручы.

Әйтсәгез иде табышмак,без җавабын эзли торыр идек, Тапкырҗан абзый.

Тапкырҗан:

Ул булса,көн була,

Ул булмаса, төн була (кояш)

Кар түгел – ак,

Боз түгел – каты,

Тоз түгел – эри.(шикәр)

Суда туды,җирдә үлде.(балык)

Җәен соры,кышын ак,

Аңа шулай яхшырак. (куян)

Кечкенә сары карт, кигән туның тугыз кат(суган).

Борынсыз чыпчык ,боз тишә(тамчы).

Җәен киенә,кышын чишенә(агач).

Сакалы бар,акылы юк(кәҗә).

2 нче алып баручы.

Зирәк тә, оста да безнең Тапкырҗан абзый!

Укучылар:-Рәхмәт,Тапкырҗан абзый!Рәхмәт!

Аннары балалар кунакларга табышмак әйтеп,җавап әйттерәләр (үзләренең өйдән пешереп алып килгән милли ризыкларына).

1 нче алып баручы.

Менә безнең кичә шуның белән тәмамлана!
































Приложение №5

Ата – аналар өчен консультация «Әдәпле һәм әхлаклы булу»

Балаларны кечкенәдән инсафлы, әдәпле, тәрбияле итеп тәрбияләү – әти-әниләрнең җаваплы һәм изге бурычы. Үз-үзеңне тоту, аралашу күнекмәләре бирү гаиләдә, балалар бакчасында башлана. Тәрбия – ата-аналарның, тәрбиячеләрнең зур осталыгын, тырышлыгын һәм түземлеген таләп итә торган дәвамлы эш. 2 яшькә кадәрге балалар күбесенчә гаиләдә тәрбияләнә. Димәк, әдәплелек кагыйдәләре өйдә әти-әни, әби-бабай тарафыннан өйрәтелә. Бу эш ата-аналардан зур тырышлык һәм сабырлык тәлап итә. Балаларга “алай ярамый”, “болай эшләмә” дип өзлексез тукып, кисәтеп торулар гына уңай нәтиҗәләр бирми. Әхлак тәрбиясе бирү эзлекле, даими алып барылырга тиеш. Гаиләдә нигез итеп салынган балалар бакчасында тагын да үстерелә, камилләштерелә. Тәрбия эше кешелек җәмгыяте барлыкка килгәннән бирле яши. Тәрбия иҗтимагый күренеш. Тәрбия эшеннең стратегик максаты, асылда, бала шәхесенең барлык эчке табигый көчләрен хәрәкәткә китерүдән, аны физик һәм рухи яктан әзерләп, яңа җәмгыять шартларында интелектуаль – әхлакый шәхес буларак эш итә алучы ирекле бер зат итеп тәрбияләүдән гыйбрәт. Рухи ярлылык әхлаксызлык тудыра. Әхлаксыз җәмгыятнең киләчәге юк. Шуңа күрә бала кечкенә булганда үк әхлак тәрбиясенә игътибар бирергә дип саныйбыз. Яхшыны яманнан, яманны яхшыдан аера белү тәрбиясе кешедә яштән үк тәрбияләнә. Балаларның социаль-шәхси үсеше “Балалар бакчасында тәрбия һәм белем бирү программасының” “Бала һәм әйләнә-тирә дөнья”, “Әхлак тәрбиясе”, “Хезмәт тәрбиясе”, “Культура-гигиеник күнекмәләр тәрбияләү” бүлекләрендә ачыклана. Балаларның предмет тирәлеге һәм җәмгыять тормышы күренешләре белән танышулары “Бала һәм әйләнә-тирә дөнья” бүлегендә тәкъдим ителә. Предмет тирәлеге һәм җәмгыять тормышындагы күренешләр белән танышу балалар бакчасында беренче кечкенәләр төркеменнән башлана һәм балаларның белемнәре елдан-ел тирәнәйтелә бара. Мәсәлән, беренче кечкенәләр төркемендә бала әйләнә-тирәдәге предметларның исемнәрен, аларның формасын өйрәнсә, икенче кечкенәләр төркемендә бала предметның кулланылышы белән таныша. Уртанчылар төркемендә инде бала төрле хезмәт эшчәнлеге вакытында кулланыла торган предметларны аерырга өйрәнә: мәсәлән, эшләгәндә, рәсем ясаганда, уйнаганда кирәк була торган. Зурлар төркемендә бала предметның нинди материалдан эшләнгән булуын аңлатырга, предметның нәрсәдән эшләнгән булуына карап аның ныклыгы, предметның үзлекләре һәм сыйфатлары турында фикер йөртергә өйрәнә. Мәктәпкә хәзерлек төркемендә исә балалар предметларның кайда һәм ничек ясалуы хакында өйрәнәләр. Әхлак тәрбиясе бирү балалар бакчасының барлык төркемнәредә дә, барлык төр балалар эшчәнлеге барышында да тормышка ашырыла. Әхлак тәрбисе бирү нәтиҗәсендә балаларда: -әйләнә-тирә дөньяга карата уңай караш тәрбияләнә; -гаиләсенә, туган ягына, туган авылына, туган иленә мәхәббәт тәрбияләнә; -коллективта үзара мөнәсәбәтләр, үз-үзеңне культуралы тоту күнекмәләре, бергәләп уйнау һәм эшләү осталыгы, үзеңнең һәм башкаларның эшләгән эшләрен гадел бәяләү сәләте формалаша; – социаль-иҗтимагый сыйфатлар тәрбияләнә. Шуңа күрә тәрбияче һәр балага хөрмәт белән карарга тиеш, балаларның бер-берсе белән эмоциональ-уңай мөнәсәбәттә аралашуны оештыра белергә тиеш дип саныйбыз. Әхлак тәрбиясе бурычлары беренче кечкенәләр төркеменнән башлап тормышка ашырыла. Бу төркемдә балаларга аларның җенес буенча аерымлау турында башлангыч мәгълумат бирелә: малайлар кыска чәчле була, алар күлмәк, чалбар, шорты кияләр, ә кызлар озын чәчле булалар, алар бантик тагалар, матур, чәчәкле күлмәк кияләр. Икенче кечкенәләр төркемендә бу белемнәр тирәнәйтелә: малайлар күбрәк машина, туп белән уйнылар, ә кызлар курчак белән, малалар көчлерәк, кыюрак булалар, ә кызлар көчсезрәк. Уртанчылар төркемендә инде малайларда кызларга карата, ә кызларда малайларга карата хөрмәт тәрбияләнә башлый. Зурлар төркемендә малайларны кызларга карта игътибар күрсәтергә өйрәтәләр: кызларга урындык алып килергә, аларга булышлык күрсәтергә һәм башкалар. Кызларда исә тыйнаклык тәбияләргә, әйләнә-тирәдәгеләрне кайгыртырга, малайлар күрсәткән игътибарга рәхмәт әйтергә өйрәтергә кирәк. Мәктәпкәчә әзерлек төркемендә малайларда һәм кызларда үз җенесе вәкилләренә хас булган сыйфалар тәрбияләүне дәвам итәргә кирәк: малайларда кызларга булышу, ярдәмчеллек, урын бирү, ишектән чыкканда алдан үткәрү сыйфатларын, ә кызларда – тыйнаклык, кайгыртучанлык, пөхтәлек кебек сыйфатларны. Ата-аналарга гаиләдә бу күренешләрне тәрбияләргә киңәш ителә. Аларны шулай үк төрле матур әдәбият, сюжетлы ролле уеннар аша бирү мөһим. Мәсәлән: без үзебезнең төркемдәге ата-аналарга шундый китаплар тәкъдим итәбез: “Иң матур сүз”, “Гөлбакча”, “Уйный-уйный үсәбез”, “Тел күрке – сүз”, “Тел дигән дәрья бар”, шулай ук бу китапларны төркемдә режим моментларында актив кулланабыз. Аларның эчтәлеген сөйлибез, морален аңлатабыз. Ә сюжетлы-ролле уеннар, мәсәлән, “Гаилә” уеныныда гаилә мөнәсәбәтләре, әти-әниләргә хөрмәт тәрбияләнә, ә инде “Кибет”, “Ветеринар клиникасында”, “Яшелчә кибетендә”, “Аптека” һәм башка уеннарда олыларга хөрмәт, сөйләшкәндә ягымлы сүзләр кулланырга өйрәтәлә. Шулай итеп, безнең балаларыбыз инсафлы, тәртипле һәм әдәпле булсын өчен, киләчәктә тормышлары якты, матур, күңел тынычлыгы булсын өчен аларны кечкенәдән үк бу әйберләрне өйрәтеп үстерү төп максатларыбызның берсе. Максатларны тормышка ашыру – ата-аналарның һәм тәрбиячеләрнең зур тырышлыкларын тәләп итә торган эш.


Консультация «Балалар белән дөрес сөйләшегез»


Бала дөрес итеп сөйләшкәндә генә, әдәби тел нормаларын сөйләмдә кулланганда һәм сөйләмендә эзлеклелек булганда гына аның зиһене, логик фикерләү сәләте, игътибары, танып белү эшчәнлеге үсә. 
Баланың бөтен тормышы уен. Уенда бала тирә- юнь турында, җәмгыятьнең законнары, кешеләрнең үзара аралашу матурлыгы турында мәгълүмат алып кына калмый, ә бу дөньяда яшәргә, үзенең мөгамәләләрен төзергә өйрәнә. Ә бу баланың игътибарлы, яхшы хәтерле, дөрес, матур, әйбәт сөйләшә белүен таләп итә. 
Акыл үсеше белән сөйләм теленең үсеше нык бәйләнгән. Еш кына балаларның оялчан икәнен, чит кешеләр алдында югалып калуларын күзәтәбез. Бу проблемалар булмасын өчен, балалар бакчасында театр кую бик зур булышлык күрсәтә. Сәхнәләштерелгән уеннар балаларны шатландыралар. Без үз чиратабызда төрле бәйрәмнәрдә кечкенә генә инсценировкалар куябыз. “Уңыш бабайда кунакта” дип исемләнгән көз бәйрәмендә без рольләрне бүлешеп “Шалкан” әкиятен шигри юллар белән өйрәндек. Сәнгатьле итеп сөйләргә өйрәнү барышында, сизелмичә баланың сүз байлыгы арта, бала чиста, дөрес, аңлаешлы итеп сөйләргә өйрәнә. Сүзлек формалаша- яңа сүзләр белән баетыла. Аның хәтере үсә. 
Бәйләнешле сөйләм үстерүнең тагын бер нәтиҗәле чарасы булып курчак театры карау hәм аның буенча әңгәмә оештыру, үзебез куеп карау тора. 
Сәхнәләштерү уеннарын үзләштерү ярдәмендә балаларның интонацияләре яхшырды, башка катнашучылар белән аралашу осталыклары артты, килешү, конфликтлы ситуацияләрне чишә белү мөмкинлекләре туды. Балаларның бәйләнешле сөйләм телләре үсте. 
Балалар шулай ук сюжетлы рәсемнәр белән эшләргә яраталар. Бер-берсен бүлдерә – бүлдерә сөйләргә ашыгалар. 
Балалар бакчаларында балаларны туган телгә өйрәтү, аларның бәйләнешле сөйләм телен үстерү өчен, белем һәм тәрбия бирү татар телендә алып барыла торган мәктәпкәчә учреждениеләрне заман таләпләренә җавап бирерлек итеп төзелгән эзлекле, максатчан методик әсбаплар белән тәэмин итәргә кирәк. 
Сөйләшергә өйрәтү өчен баланы мөмкин кадәр күбрәк сөйләмгә җәлеп итәргә кирәк. Бу юнәлештә мин яңача методик алымнар һәм чаралар куллану, татарча мультфильмнарны, электрон ярдәмлекләрне, аудио- һәм видеоматериалларны файдалануның яхшы саныйм. 
Бәйләнешле сөйләм үстерү матур әдәбият белән таныштыру аша да гамәлгә ашырыла. Бу юнәлештәге эшчәнлек мультимедиа чаралары, «бармак» уеннары, «җанлы» сурәтләр, борып хәрәкәткә китерелә һәм «сөйләшә» торган уенчыклар, мультфильмнар, сөйләм-хәрәкәтләнү күнегүләре, аваз ияртемнәре кергән уеннар, халык авыз иҗаты әсәрләре, сәхнәләштерү уеннары, иллюстрацияләр куллануны күздә тота. Бу юнәлештә “ Балачак аланы” хрестоматиясе бик әйбәт. Җыентыкта тупланган әдәби әсәрләр шөгельләр өчен генә түгел, ә бала бакчага килгәннән кайтып киткәнче кулланырга мөмкин булган материал тупланган.







Приложение №6

Ата – аналар җыелышында «Халык педагогикасына таянып балаларга әхлак тәрбиясе бирү» темасына доклад.
Балалар – безнең киләчәгебез. Без аларга карап сокланабыз, ышанабыз. Баланың чын тормышы алда әле дип, кайвакыт аларның кимчелекләрен күрмәскә тырышабыз. Балалар кичерә торган шатлык, кайгы, хыял, аларның иҗаты, дуслык мөнәсәбәтләре – болар барысы да зур әһәмияткә ия. " Балалык – кеше тормышының иң мөһим чоры, ул – киләчәк тормышка әзерлек кенә түгел, бәлки чын, якты, үзенә генә хас кабатланмас тормыш. Бүгенге нәнинең нинди кеше булып үсүе сабыйның балачагы ничек үтүенә, балалык елларында аны кем тәрбияләвенә, әйләнә-тирә мохиттән аның аңына һәм йөрәгенә нәрсә сеңүенә бәйле”, – дигән В.А. Сухомленский.
Балаларга әхлакый тәрбия бирү — кешелек дөньясы алдында торган иң мөһим проблемаларның берсе. Кешенең әхлагы булмаса, ул үзе дә, аның тирә-ягындагылары да бәхетсез була. Әхлак тәрбиясе иң башта гаиләдән башлана. Дөньяга килгәч тә, кеше башка кешеләр мөнәсәбәтен тоя башлый. Балага ана әхлагы ана сөте белән керүен дәвам итә. Әнкәсе борчылса, аның бу халәте балага да күчә, ана шатланса, бала әнисенә карап елмая башлый. Гаиләдә ана-ата мөнәсәбәте, әби-бабай, апа-абыйларның, апа-сеңелләрнең үзара мөнәсәбәте баланың холкы калыплашуга хезмәт итә. Туганнар, дуслар, урам, күршеләр белән аралашу берсе дә эзсез югалмый, яңа сыйфатларга нигез сала. Әйе, әхлакый сыйфат күптөрле, ул элек кабул ителгән нормалар нигезендә тулылана бара.
Яшь буынга әхлакый тәрбия бирүдә әлегә хәл ителмәгән мәсьәләләр күп. Балаларның, үсмерләрнең үзара аралашулары һәммәбезне уйланырга, эзләнергә мәҗбүр итә. Шушы максат безне, балалар бакчасында эшләүче тәрбиячеләрне, халык педагогикасына мөрәҗәгать итәргә этәрә.
Халык педагогикасы – фәнни педагогиканың нигезе. Анда борынгы заманнардан ук халык акылы, аның зирәк фикерләре, киңәшләре тупланган. Аларны һич тә югалтырга ярамый. Халыкның үзенә генә хас булган тарихи үсешен, аның психологиясен чагылдырган, балаларга һәм яшьләргә белем һәм тәрбия бирү ысуллары, чаралары турындагы карашлар, буыннан-буынга күчеп үсәргә, камилләшергә тиеш. Традицияләрне, гореф-гадәтләрне кире кайтару гына түгел, аларны заманчалаштыру, яңарту, гомумкешелек кыйммәтләре юнәлешендә үстерү дә мөһим эш.
Халык педагогикасы – акыллылык, рухи сафлык чишмәсе. Халык педагогикасы дип кешеләрнең табигый шартларда, күзәтүләр нәтиҗәсендә тупланган тәҗрибәсен халыкны тәрбияләү һәм белем бирү максатларында куллану ысулларын атыйлар.
Татар халык педагогикасында тәрбияви өлкәдә фольклор әсәрләр аеруча зур әһәмияткә ия. Халык авыз иҗаты әсәрләреннән балаларга ин якын һәм алар ярата торганы — әкиятләр. Халык әкиятләре — бала тәрбияләүдә бай материал булып исәпләнә. Вакыйгаларның тиз җәелеше, катнашучыларның аз санда булуы, ритмик яктан гади төзелеше, телнең образлылыгы, юморга бай булуы мәктәпкәчә яшьтәге бала өчен әкиятне гадәттән тыш кызыклы һәм аңлаешлы итәләр.
Хәрәкәтләрнең, геройлар сүзләренең билгеле тәртиптә кабатланып килүе балаларны әсәрләр белән таныштыру процессын җанлы һәм кызыклы итеп алып барырга ярдәм итә. Мәсәлән: «Тарталар, тарталар, тартып чыгара алмыйлар...», «Баралар, баралар... ниһаять, барып җитәләр...» һ. б.
Мәктәпкәчә яшьтәге балалар хайваннар турындагы әкиятләрне аеруча яраталар. Ләкин, шуны да искәртергә кирәк, әкиятләрне сайлаганда балаларның яшь аерымлыкларын, әкияттәге образларның балага ни дәрәҗәдә аңлаешлы, якын булуын истә тотарга кирәк. Татар халык әкиятләрендә, нигездә, уңай тәэсирләр уята торган вакыйгалар сурәтләнә. Яхшылык һәрвакыт явызлыкны җиңә, геройларның төп сыйфатлары булып батырлык, өлкәннәргә хөрмәт, намуслылык, яхшы күңеллелек санала. Куркактан, әләкләүчедән, ахмактан көлгән әкиятләр дә балага әхлак тәрбиясе бирүдә зур роль уйный. Баланың әкиятне тыңлаганда мәгънәсенә төшенүе, идея эчтәлеген дөрес аңлавы зарури.
Балалар игътибар белән тыңласын өчен, аларны алдан әзерләргә кирәк. Әкиятне нинди дә булса курчак исеменнән сөйләтергә мөмкин. Курчакның тышкы кыяфәте белән кызыксындыру әһәмиятле (өстәл театры курчаклары).
Тагын бер киң таралган фольклор әсәрләрнең берсе – мәкальләр турында әйтми китү мөмкин түгел.
Мәкальләрдә ана телебезнең матурлыгы һәм камиллеге, төгәллеге һәм байлыгы гәүдәләнә. Халык үзе болай ди: “Әйтем – сүзнең бизәге, ә мәкаль – сүзнең җиләге”.
Мәкальләр балаларның фикерләү сәләтен үстерә, акылын, тапкырлыгын тирәнәйтә, телгә мәхәббәт тәрбияли. Мәкальләрдә халыкның әхлакый идеаллары, хезмәт сөючәнлеге, өлкәннәргә ихтирам, әдәплелек, дуслык, туган илгә булган чиксез мәхәббәте, дөреслек, сафлык кебек сыйфатлары чагылыш таба.
Элек – электән телдән – телгә күчеп килә торган үгет – нәсыйхәтләр, бишек җырлары, йолалары, гореф – гадәтләре тәрбиячеләр эшчәнлегендә һәрдаим кулланыла. Уеннар, бәйрәмнәр, төрле күнел ачу чаралары уздырганда халык иҗатына еш мәрәҗәгать итәбез.
Мәктәпкәчә яшьтәге балаларга әхлак тәрбиясе бирүдә халык педагогикасының әһәмияте турында чиксез язып булыр иде. Ләкин бер әһәмиятле нәрсәне онытмаска кирәк – әти–әниләр һәм балалар бакчасында бирелә торган тәрбия һәрвакыт бер юнәлештә булырга тиеш. Әхлак тәрбиясе бирү мәгариф системасында һәрвакыт игътибар үзәгендә тора. Әхлакый тәрбия педагогик теориядә һәм мәктәп эшчәнлегендә иң төп проблема булды һәм ул шулай булып калачак. Әхлакый тәрбия дигәндә, без бай рухи сыйфатлар, этик нормалар булдыру һәм үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен төшендерү максатыннан, яшь буынга системалы тәэсир итүне аңлыйбыз. Әхлак тәрбиясенең төп урыны – гаилә. Ата-ананың шәхси үрнәге, йогынтылы сүзе, ягымлы һәм таләпчән мөгамәләсе тәрбиянең нигезен тәшкил итә. Ни кызганыч, хәзер күп гаиләләрдә нәкъ шулар җитешми. Ата-аналарның күбесе “дөнья куа”, баласын кешедән ким-хур булмаслык итеп киендерергә, тукландырырга тырыша. Шуңа күрә аларның тәрбия белән шөгыльләнергә вакыты да калмый. Әхлак тәрбиясе процессында укытучы-тәрбиячеләрнең роле зур. Алар тиешле шартларны тудыра, эшне оештыра, балаларның укуы, хезмәте, ялы, уены һәм һәртөрле эшчәнлеге дәвамында әхлак мөнәсәбәтләрен тиешле якка юнәлтә. Әхлак тәрбиясе бирүнең төп бурычлары укучы балада әхлак тәҗрибәсе тудырудан гыйбарәт. Яхшыны яманнан, яманны яхшыдан аера белү сыйфатлары кешедә яшьтән үк тәрбияләнә. Ул аларны көндәлек тормышы, эше, эшчәнлеге, башкаларга мөнәсәбәте белән ныгыта гына бара. Балачакта барлыкка килгән әхлак нормалары кешене гомер буена озата бара. Бөек галимебез Ризаэтдин Фәхретдин сүзләре белән әйтсәк, “Бала чакта алынган тәрбияне соңыннан бөтен дөнья халкы да үзгәртә алмас”. Яшь буынны намуслы, игелекле, әхлаклы итеп тәрбияләүдә, уңай сыйфатларын үстерүдә халык авыз иҗаты әсәрләренең дә тәрбияви әһәмияте аеруча зур. Сәнгатьлелек, тирән әхлакый эчтәлек, гади форма, балаларның танып-белү дәрәҗәсенә туры килү фольклор әсәрләрен балачакның аерылгысыз юлдашлары итә. Җанлы һәм тапкыр сүзле мәкаль-әйтемнәр, санамыш, такмак, такмаза, табышмак, әкиятләр балаларда тел матурлыгын тоемлауны тәрбиялиләр, танып-белү эшчәнлеген үстерәләр. Ата-бабаларыбыз инсафлылык, кешелеклелек һәм башка әхлакый сыйфатлар тәрбияләү буенча гаять бай тәҗрибә туплаганнар. Халык авыз иҗаты әсәрләре белән беррәттән, татар халкының гореф-гадәтләре, йола бәйрәмнәре дә әхлаклылык тәрбияләүгә булыша. Халкыбызның рухи мирасын китаплардан, газета-журналлардан гына түгел, ә бәлки үзебезнең милли төбәк җирлегенә таянып өйрәнү тормышка якынрак килергә, әби-бабай, әти-әниләребезнең әхлакый тәртип-кагыйдәләрен барларга мөмкинчелек тудыра. Кече яшьтәге мәктәп балаларына әхлакый тәрбия бирүдә халкыбызның гореф-гадәтләрен, борынгыдан килгән традицияләрен куллануның роле зур булуы һәркемгә мәгълүм. Бигрәк тә укучыларга әхлак тәрбиясе бирүдә традицион булмаган чараларның берсе булып балаларны дини культура белән таныштыру тора. Яшь буынны иманлы, инсафлы итеп тәрбияләүдә ислам диненең иҗтимагый әһәмияте искиткеч зур. Чөнки ислам дине тынычлык, халыклар арасында дуслык, үзара ярдәмләшү өчен көрәшә, кешеләрне бозыклык эшләүдән тыя. Ислам берәүне дә начарлыкка өйрәтми. Анда гел яхшылыкка гына өндәгән күпсанлы чакыру, вәгазьләр бар. Алар барысы да Ислам әхлагы нигезен тәшкил итә. Ислам әхлагын саклаган һәр кеше дә бәхетле, сау-сәламәт һәм рухи яктан көчле була, чөнки ул иманлы. Әхлак тәрбиясе бирүнең нәтиҗәләре тиз күренми. Мәсәлән, тапкырлау таблицасын берничә көн, бер атнада ятларга мөмкин. Ә әхлак тәрбиясен биргәндә бер үк нәрсәне күп тапкырлар, озак вакыт дәвамында искә төшереп, тормыштан мисаллар китереп кенә аңга илтеп җиткереп була. Дөрес, бәлки безнең эшебез бик үк системалы, бик үк нәтиҗәле түгелдер. Вил Казыйхановның “Әхлак дәресләре”, Роза Шәяхмәтованың “Әдәплелек дәресләре” кебек программалар мәҗбүри фән буларак кертелсә, бәлки уңышларыбыз күбрәк булыр, фән укытучылары да бу дәресләрне үткәрүчеләр белән берлекттә эшләр иделәр һәм инде нәтиҗәсе дә уңай булыр иде. Кешелек җәмгыятен һәрвакыт борчып килгән әхлак мәсьәләләре: намус, гаделлек, җирдә дөрес итеп яшәү, әти-әни һәм Ватан алдындагы изге бурычны үтәү кебек төшенчәләр – мәңгелек, һәркем өчен уртак. Аларны үзеңдә булдыру өчен кеше булу кирәк. Ә укучыларны кеше итеп тәрбияләү – безнең һәрберебезнең бурычы. Бу гаҗәеп җаваплы, әһәмиятле эшне үтәү өчен, педагог көчен кызганмаска, армый- талмый эшләргә, профессиональ осталыгын даими күтәрергә тиеш




hello_html_md703d59.png.



Подайте заявку сейчас на любой интересующий Вас курс переподготовки, чтобы получить диплом со скидкой 50% уже осенью 2017 года.


Выберите специальность, которую Вы хотите получить:

Обучение проходит дистанционно на сайте проекта "Инфоурок".
По итогам обучения слушателям выдаются печатные дипломы установленного образца.

ПЕРЕЙТИ В КАТАЛОГ КУРСОВ

Автор
Дата добавления 01.10.2016
Раздел Дошкольное образование
Подраздел Другие методич. материалы
Просмотров387
Номер материала ДБ-229147
Получить свидетельство о публикации
Похожие материалы

Включите уведомления прямо сейчас и мы сразу сообщим Вам о важных новостях. Не волнуйтесь, мы будем отправлять только самое главное.
Специальное предложение
Вверх