Добавить материал и получить бесплатное свидетельство о публикации в СМИ
Эл. №ФС77-60625 от 20.01.2015
Инфоурок / Другое / Конспекты / Проект "Җинан Гарифуллина -якташ шагыйрәбез"

Проект "Җинан Гарифуллина -якташ шагыйрәбез"


До 7 декабря продлён приём заявок на
Международный конкурс "Мириады открытий"
(конкурс сразу по 24 предметам за один оргвзнос)

  • Другое

Поделитесь материалом с коллегами:

Татарстан Республикасы

Азнакай муниципаль районы башкарма комитеты мәгариф идарәсе



Укучыларның “Ачыш – VI” муниципаль фәнни-гамәли конференциясе



Проект

Җинан Гарифуллина-якташ шагыйрә







Проект эшен башкаручы:

6 нчы Б сыйныфы укучылары:

Сафина Айгөл,Занчурина Диләрә,

Хуҗиәхмәтова Лилия






Җитәкчесе: татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Закирова Эльмира Сөлләм кызы







Азнакай - 2016








Кереш.

Без Азнакай районы Актүбә бистәсендә яшибез. Туган ягыбызны, туган бистәбезне бик яратабыз. Безне туган якка кагылышлы барлык нәрсәләр дә кызыксындыра. Без татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә Азнакай районыннан чыккан атаклы, танылган кешеләр турында сөйләшәбез. Аларның тормыш юлларын , иҗатларын өйрәнәбез, рефератлар язабыз, дәресләрдә доклад белән чыгышлар ясыйбыз.Бу бик зур кызыксыну уята торган дәресләр. Без татар теле һәм әдәбиятын тагын да яратыбрак өйрәнәбез.

Туган телгә багышланган дәресләрнең берсендә укытучы безгә шагыйрә Җинан Гарифуллинаның “Туган телем” шигырен укыды. Әлбәттә, бу шагыйрә бездә кызыксыну уятты, чөнки ул якташыбыз булып чыкты. Без аның тормыш юлы һәм иҗаты белән якыннан танышырга булдык һәм без үзебезнең эзләнү эшен башлап җибәрдек. Проектыбызның исеме “Җинан Гарифуллина-якташ шагыйрә Җинан Гарифуллина-якташ шагыйрә” дип атала.

Без сайлаган тема бик актуаль дип саныйбыз. Чөнки үткәнен белмәгән кешенең киләчәге юк, диләр бит. Безнең бу сүзләрне болай дип үзгәртәсебез килә:үзенең үткәне, тарихы белән кызыксынмаган милләтнең киләчәге юк. Туган телебезне саклау, бездән соңгы килгән буынга исән-имин тапшыру, атаклы шәхесләребезнең иҗат эшчәнлеген өйрәнү- бик актуаль мәсьәлә, безнеңчә.

Эзләнү объекты: Җинан Гарифуллинаның тормыш юлы һәм иҗаты

Эзләнү предметы:Җинан Гарифуллинаның халкыбыз мәдәниятенә керткән өлеше

Гипотеза: Җинан Гарифуллина Актүбә бистәсендә генә түгел,районыбызда да танылган шагыйрә булыр дип уйлыйбыз.

Үзебезнең алдыбызга түбәндәге максатны куйдык:

Җинан Гарифуллинаның тормыш юлы һәм иҗаты белән танышу, халкыбызның мәдәниятенә керткән өлешен күрсәтү һәм ул яшәгән йортка истәлек тактасы куюга этәргеч ясау

Төп максатка ирешү өчен түбәндәге бурычлар куелды:

  1. Җ.Гарифуллина турында туплаган материалларны билгеле бер тәртипкә китереп, эзлекле рәвештә аның тормыш юлын һәм иҗатын киң яктырту.

  2. Тупланган мәгълүматлардан файдаланып, презентация эшләү.

  3. Шагыйрә торган йортка истәлек тактасы кую мәсьәләсен Актүбә бистәсе админстрациясенә җиткерү.

Эзләнү эшенең этаплары:

  1. Җинан Гарифуллина торган йортка бару, балалары белән очрашу.

  2. Мәктәп музеенда булу.

  3. Китапханәгә бару.

  4. Баянчы, үзешчән композитор Ш.Нигъмәтуллин белән очрашу.

  5. Актүбә бистәсе администрациясе башлыгы Галеева Роза Алмас кызы белән эшлекле очрашуга бару.

  6. Истәлек тактасы кую тантанасы.



Төп өлеш.

Җинан Гарифуллинаның тормыш юлын өйрәнү барышында без аның улы Илдар Габидулла улы белән очраштык.Ул безгә әнисе турында хатирәләр сөйләде, аның шигырьләрен укыды. Ә кызы Әлфия Түбән Кама шәһәреннән безгә шагыйрәнең Актүбәдәге санаторий-интернат мәктәбендә эшләгән чорда төшкән фотоларын һәм тыл ветераны документларын җибәрде. Күбрәк мәгълүмат туплар өчен үзебезнең туган якны өйрәнү музеена юл тоттык. Музей җитәкчесе Фәнүзә Әнвәр кызы Кашапова безгә Җинан Гарифуллинаның шәхси әйберләрен күрсәтте һәм шагыйрәнең безнең мәктәптә татар теле һәм әдәбияты укытып алуын әйтте. Ә китапханәче Рәмилә Риф кызы безгәҖинан Гарифуллинаның ике китабын тәкъдим итте.Безгә Җинан апа Гарифуллинаның кулъязмасын да күрергә насыйп булды. Рәмилә Рифовнага аны шагыйрә үзе биргән. Без китапларны алдык һәм дәрестә шагыйрәнең тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштык, шигырьләрен укып анализладык, истә калдырдык.

Мин авылда үскән гади бер кыз,

Гадилектә диләр матурлык.

Әйтер сүзем минем шигырьләрдә,

Шигырь үзе чиксез матурлык ,”-дип язган Җинан Гарифуллина үзенең шигырьләре турында. Шагыйрәнең ике җыентыгы бар.”Йөрәк җыры” исемле җыентыгы 1997 елда, “Әйтер сүзем бар” җыентыгы 2001 елда бастырыла. ***

-Серләреңне әйт әле,-диләр.

Ничек языла шигырь?

-Шигырьләр-күңел байлыгым,

Түгел ул гади шөгыль.

-Серләрен яшермә,-диләр,

Картаймый нигә күңел?

-Җырлап яшим бу дөньяда,

Картаймый шуңа күңел.

Җырларым-күңел моңнарым,

Җырлар шиңми торган гөл.

Үзенең шигырендә Җинан Гарифуллина “Шигырьләр-күңел байлыгым, Җырларым-күңел моңнарым,”-дип яза. Шигырьләр, җырлар кешенең гомерлек юлдашы, димәк алар яшәсә, шагыйрьләр дә кеше күңелендә гомер буе яшиләр дип уйлыйм.

Җинан Гарифуллинаның “Йөрәк җыры”исемле җыентыгына кергән шигырьләре төрле елларда язылган. Шулай булса да, алар бүгенге көн өчен бик әһәмиятле.Китаптагы һәрбер сүз шагыйрәнең йөрәгеннән чыккан күңел җыры булып яңгырый.

Җинан Гарифуллинаның «Әйтер сүзем бар» шигырьләр җыентыгына аның соңгы елларда язган шигырьләре тупланган.Шагыйрәнең иҗатында тормыш фәлсәфәсе, яшьлеккә әйләнеп кайту, туган якка мәхәббәт хисләре ярылып ята.

Җинан Гарифуллина - җырлар авторы да,аның шигырьләренә баянчы, үзешчән композитор Шамил Нигъмәтуллинкөй язган.Без Шамил абый белән очраштык. Ул безгә Җинан Гарифуллинаның бик гадел, җырга гашыйк, эш сөючән, тел остасы булуы турында сөйләде. Шамил абый Нигъмәтуллин шагыйрә белән озак еллар хезмәттәшлек иткән, аның унбиштән артык шигыренә көй язган.Җинан Гарифуллина сүзләренә Шамил Нигъмәтуллин язган җырлар: “Сукаешым”, “Гүзәл Актүбәм”, ”Кәккүк”, “ Азнакаем”, “Актүбә турында җыр”, “Башканы эзләмә”, “Сукаеш чишмәләре”, “Нигә бер кош булмадым”, “Бер елмай”, “Синең өчен” Очрашуны видеоязмага төшердек.

Йомгаклау.

Эшебезнең нәтиҗәсе итеп без шагыйрә яшәгән йортка истәлек тактасы куярга кирәк дигән фикергә килдек. Аның эскизын без бергәләп эшләдек. Без бу эскиз белән Актүбә администрациясе башлыгы Роза Алмасовнага бардык. Ул безнең эшне хуплады.

29 нчы апрель көнне шагыйрә яшәгән йортка истәлек тактасы кую тантанасы булды. Тантанада районнан килгән кунаклар, шагыйрәнең улы, мәктәп укучылары һәм Актүбә халкы җыелган иде. Без эшебездән бик канәгать калдык.

Туган ягыбызның үзенчәлекле тарихын белү,аның белән горурлану өчен туган як әдәбиятын белергә кирәк. Туган як әдәбияты-ул милли әдәбиятыбызның бер өлеше.

Эзләнү эшенә нигезләнеп , Җинан Гарифуллинаның әдәби мирасы бик мавыктыргыч һәм әһәмиятле булуын күрдек. Тормыш юлын һәм иҗатын өйрәнеп, аның катлаулы һәм авыр юл үтүенә карамастан, хөрмәткә тиң гомер итүен белдек. Шагыйрәнең мирасы онытылмас, без аның иҗаты өйрәнүне дәвам итәрбез.

Мәңгелеккә киткән чагында да,

Кадер –хөрмәт белән китәрмен.

Якты гүрләремне мин анда да

Шигъриятле, җырлы итәрмен,- дип язган ул үзенең шигырендә.

Ул үзеннән соң туган ягыбыз турында матур шигырьләр калдырган. Берсүзсез, яшьбуын үзенең якташ шагыйрәсен белсен өчен, Җинан Гарифуллинаның исеме онытылмаска , шигырьләре бастырылып торырга тиеш. Без якташ шагыйрәбезне фидакарь эшчәнлеге, тирән эчтәлекле шигырьләре өчен хөрмәт итәбез.
































57 вебинаров для учителей на разные темы
ПЕРЕЙТИ к бесплатному просмотру
(заказ свидетельства о просмотре - только до 11 декабря)

Автор
Дата добавления 26.09.2016
Раздел Другое
Подраздел Конспекты
Просмотров28
Номер материала ДБ-214037
Получить свидетельство о публикации

Включите уведомления прямо сейчас и мы сразу сообщим Вам о важных новостях. Не волнуйтесь, мы будем отправлять только самое главное.
Специальное предложение
Вверх