Добавить материал и получить бесплатное свидетельство о публикации в СМИ
Эл. №ФС77-60625 от 20.01.2015
Инфоурок / Другое / Другие методич. материалы / Проект "Мое село в истории России" на татарском языке

Проект "Мое село в истории России" на татарском языке

  • Другое

Поделитесь материалом с коллегами:

Осиново авылына сәяхәт.

Башкарды:Зарипова Эльвира,9 Б сыйныф укучысы.

МББУ »КарповВ.В. исемендәге Лицей “











Кереш

Бүген янә сәяхәткә чыгарга булдык.Сезне дә үзебез белән чакырабыз.Кая дисезме?Казаныбыздан ерак түгел Яшел Үзән районында урнашкан Осиново авылына.

Сәяхәткә чыгар алдыннан максат итеп үземә шуны куйдым:

1.Осиновода яшәүче халыкларның гореф-гадәтләре,традицияләре белән танышу.

2.Осиновоның мәктәпләре,китапханәсе,зур оешмалары турында мәгълүмат туплау.

3.Халык өчен кирәкле дин йортлары -мәчетнең һәм чиркәүнең ачылу,төзелү тарихлары белән танышу.

4.Осиново янында урнашкан Идел-Кама табигать саклаулыгы турында да беләсем килде.

Тикшерү эшемне сәхифәләргә бүлеп тәкъдим итәргә булдым.





























Туган авылмның табигате

Кунак булып безгә килсәгез, бу якларның табигатенә сокланып туймассыз.Авыл өстенә карыйм да туган ягыбыз белән горурлану хисе тоям.Бездәгедәй тигез басу-кырлар,очсыз-кырыйсыз зәңгәр күк,сандугачлар иң матур җырларын башкарыр өчен куна торган тал-тирәкләр,аллы-гөлле чәчәккә күмелгән болыннардагы күз явын алырдай матур күбәләкләр,урманга бара торган юлда үскән зифа каеннар тагын кайда бар икән?!Бөтен җирдә җәен яшеллек,ә кышын пакълек,чисталык. Авыл уртасында түм-түгәрәк күл. Бакчаларда кадерләп үстергән агачлар, куаклар үсә.Күлдән соң тагын беркүпме барсагыз сихерлеге белән үзенә игътибарыгызны гүзәл сазлык җәлеп итәр. Сазлык эчендә утрауда зифа каеннар үскәнен күргәнегез булмаса безгә килегез. Көзен сазлык эчендәге утрауга кереп мүк җиләге җыярга мөмкин.Кышкы салкыннарда әлеге җиләкнең файдасы бик күп. Урман якын булганга бездә һава чиста.Дөньяда матур җирләр күп,әмма туган авылымнан да кадерлерәге юк!

C:\Users\Admin\Desktop\Фото Осиново\07.06.16. 057..JPGC:\Users\Admin\Desktop\Фото Осиново\07.06.16. 093..JPG













Авылыбызның халкы.

Осиновода 494,27 га мәйданда 13 меңгә якын кеше яши.Кешеләр матур,бай яшәргә тырышалар.Күпчелеге руслар,татарлар.Калганнары-чуваш,мордва,мари,удмурт,башкорт,

украин,казах,таджик, үзбәк һәм башка милләт кешеләре.Халыклар мәдәният,тел һәм башка өлкәләрдә бер-берсенә йогынты ясап,дус һәм тату тормыш итәләр. Авылда матур традицияләр саклана.Авылдашларыбыз бәйрәмнәрне бергә күңелле үткәрәләр.Сезне язгы Нәүрүз бәйрәменә,9 майга,Сөмбеләгә көтеп калабыз. Без сезне Сабантуй,”Татар кызы”,”Татар егете”кебек мавыктыргыч ярышларга чакырабыз.

Сабантуй-бөтен халык бәйрәме.Бәйрәмгә хәзерлек алдан башлана.Һәркем яңа кием,сый-күчтәнәч әзерли.Уеннар узасы мәйдан бизәлә.Зурлар да,кечкенәләр дә Сабантуйны бик яраталар.Сабантуйның игътибар үзәге-милли көрәш.Аны малайлар башлый,егетләр,ирләр дәвам итә.Җиңүче -Сабантуй батыры -иң кыйммәтле бүләкне һәм тәкәне ала. C:\Users\Admin\Desktop\Фото Осиново\DSC06104.JPG

  • Сабан туй

C:\Users\Admin\Desktop\Фото Осиново\DSC03567.JPG

  • Масленица

Авылыбыз тарихы.

Усаклык исеме юкка гына бирелмәгән безнең авылга.Авылыбыз янында усак агачлары үскән. Күпчелек халык Юдинога тимер юлга һәм Казанга җәяү йөреп эшләгәннәр.1902 нче елда мәктәп ачыла.Мәктәп бинасы бик яхшы була.”Волостьта иң яхшы мәктәп “дигән югары бәяләмә алган була.Мәктәптә башлангыч белем биргәннәр,укырга –язарга өйрәткәннәр.1932 елда җидееллык мәктәп итеп оештырыла,4 укытучы эшли.Ул елларда төп максат итеп белемсезлекне бетерү куела.Мәктәп сугыш елларында да эшли.1975 елда 640 укучыга исәпләнгән яңа мәктәп ачыла.1976-1983 елларда мәктәп директоры булып сугыш ветераны Мидхәт Фазыл улы Гайсин эшләгән.Бу елларда укучылар саны арта. Мәктәп 3 сменада эшли.Шуңа күрә яңа мәктәп төзелә башлый.Ул финанс кыенлыклар аркасында 1995 елда гына беренче укучыларын кабул итә.Башта ул урта һәм тулы белем бирә торган муниципаль белем бирү учреждениясе булып санала иде.Ә хәзер ул” Виктор Васильивич Карпов исемендәге лицей”. Лицей өч катлы,зур,якты.Безнең директорыбыз-Королева Эльвира Нариман кызы.Ул таләпчән ,шул ук вакытта кайгыртучан җитәкче.Безнең мәктәбебез Татарстан Республикасының 100 иң яхшы авыл мәктәпләре исемлегендә.Без моңа бик шат.Шуңа күрә укуда да, эштә дә без сынатмыйбыз.

C:\Users\Admin\Desktop\947.jpg

Осиновода икенче мәктәп-татар гимназиясе.Ул С.К.Гиматдинов исемен йөртә.Бу мәктәп тә матур гына эшләп килә.Гимназия директоры-Фаил Дамирович.Ул -физкультура укытучысы.Шулай ук балаларны көрәш түгәрәгендә татарча –башкортча көрәшкә өйрәтә.C:\Users\Admin\Desktop\948.png

Осиново бистәсендә дәүләт җитәкчелеге ярдәмендә яңа йортлар, 3 балалар бакчасы,мәдәният йорты ,хастаханә төзелде.”Майский” яшелчәләр үстерү совхозы(1970 -1985 еллар)Һәм “Казанская”кошчылык фабрикасы (1973 нче елның 22 сентябре) төзелү белән бу җирләргә Татарстанның башка районнарыннан һәм чит шәһәрләреннән ,башка республикалардан кешеләр күченеп киләләр.Күп еллар “Майский”совхозы директоры булып Югары Совет депутаты Ганиев Ильшат Газимович эшли.”Майский “агрокомбинаты Россиядә яшелчә һәм җиләк-җимеш үстерүче иң эре предприятияләрнең берсе.Агрокомбинат безнең мәктәпкә һәм гимназиягә матди ярдәм күрсәтә.Мәктәпне яңа уку елына әзерләгәндә аның ярдәменнән башка булмый.Шулай ук мәктәп укучылары ел буе яшелчәләрдән өзелмиләр.C:\Users\Admin\Desktop\Фото Осиново\08.01.30. 001..JPG

C:\Users\Admin\Desktop\News.34789.jpg
















ААҖ”Казанская кошчылык фабрикасы” Татарстанда кош итен җитештерүче иң эре хуҗалыклардан санала.Аның территориясе 47 га,954 га җире.Фабрика кош ите һәм кош итеннән ясалган төрле казыллыклар җитештерә.Аларны безнең Татарстанда һәм Россиянең башка өлкәләрендә бик теләп алалар

Васильки” - балалар бакчасы

x_d11cc44a.jpg



Аленушка”-балалар бакчасы.

SOsdsW_fmxU.jpg

Авылыбыз тарихында тагын бер горурланырлык сәхифә бар.Быел-2014 елда- хәзерге мәдәният йортының 2 катында урнашкан авыл китапханәсенә 100ел тулды.Китапханәбезнең ишекләре һәрвакыт ачык.Төрле кирәкле материалларны,китапларны ,энциклопедияләрне табарга була монда.Феоктистова Валентина Яковлевна китапханә мөдире булып 37 ел эшләде.Ул 2004 нче елда“Татарстан Республикасының атказанган эшлеклесе”дигән мактаулы исемгә лаек булды.Авыл халкы аны хөрмәт итә.Валентина Яковлевнаны белмәгән кеше юк!Ул төрле мактау грамоталарына, бүләкләргә лаек булды. Китапханәчебез районда һәм республика күләмендә үткәрелгән конкурсларда беренче урыннарны яулый иде.Хәзер инде ул пенсиядә.

C:\Users\Admin\Desktop\Фото Осиново\Библиотека. Интерьер. Вид на детский абонемент и стол заказо.JPE





C:\Users\Admin\Desktop\Фото Осиново\Библиотека. Интерьер. Читальный зал. 11.07.1991..JPEG

Мәдәният йортыбызда балалар өчен күп еллар бию түгәрәге эшли.Роза Юнусовна җитәкчелегендәге әлеге коллектив республикабызда үткәрелгән конкурсларда катнашып 1 урыннарны яулый.

H:\Фото Осиново\DSC06466.JPG



C:\Users\Admin\Desktop\Фото Осиново\DSC07561.JPG





Шулай ук 1979 нчы елда “Ивушка” хоры оеша.Хор авылдашларыбызны үзләренең чыгышлары белән шатландыра.1987 нче елның 18 декабреннән 13 номерлы приказ нәтиҗәсендә әлеге хорга”Үзешчән халык коллективы“исеме бирелгән.Хор 2009 елда Лаеш районында үткәрелә торган “Каравон”фестивалендә катнаша.Үзләренең репетицияләрен алар Мәдәният йортында үткәрәләр, ә инде концертларда апалар-әбиләр бер дә сынатмыйлар.Бер генә бәйрәм дә хәзер бу коллективтан башка үтми. Бу коллективның репертуарында рус ,украин халык җырлары һәм шулай ук совет композиторларының җырлары бар.

1

  • 1979 ел





08

  • 2012 ел

Мәдәният йортыбызга килсәгез,Осиново музеен күрмичә китмәгез.Авылыбызның тарихы,кешеләрнең яшәеше,көнкүреш гореф-гадәтләре белән тагын да тулырак –танышырга була бу музейда.Музейның төп фондында 1066 ,ә фәнни ярдәмче фондында 3361 саклау берәмлеге теркәлгән.Ничек һәм кайчан музей барлыкка килгән соң?Бөек Җиңүнең 20 еллыгы-булачак музей коллекциясенә беренче этәргеч булып тора.Осиново сигезеллык мәктәбенең завучы,тарихчы А.С.Двинов һәм өлкән пионервожатый А.Д.Архипова бәйрәм планын төзегәндә,сугышта вафат булган авылдашларыбызның фамилияләрен барлап,мәктәптә”Алар Ватан өчен көрәштеләр”дигән стенд ясыйлар.Мәктәп укытучылары Г.Захарова,Р.Куянова өйдән-өйгә кереп ,сугышта һәлак булучыларның һәм катнашучыларның фотоларын җыеп йөргәннәр.Музейның беренче фондына 60 экспонат җыелган. Бөек Ватан сугышына Осиноводан 147 кеше киткән,шуларның 95 әйләнеп кайтмаган.Анастасия Дмитреевнаның улы Валерий Александрович зур эшне дәвам итә,музей директоры вазифасын үти .Ул һәр экспонатны дөрес итеп укучыларга, авылдашларына җиткерү өчен бик күп көч куя.Төрле күргәзмәләр оештыра.2001 нче елның августыннан башлап 184 күргәзмә һәм 433 мероприятия күрсәтелгән.Бүгенге көндә музей бик актив рәвештә эшли. Шулай ук Осиновоның ике мәктәбенең дә үз музейлары бар.



C:\Users\Admin\Desktop\Фото Осиново\DSC09140.JPG





Советлар Союзы герое Константин Шуравин- безнең авылдашыбыз.Авылыбызда аның исемен йөрткән урам бар.Шул урамда мемориаль такта куелган.Бөек Ватан сугышында катнашучылар исемлеге язылган һәйкәл бар.Һәйкәл 1965 елда куелган иде.





Дин учаклары

Инде ничә еллар намаз вакытларында Осиново авылы азан тавышына күмелә.Бу вакытта тирә –як сафланып киткәндәй була.Нур чәчеп утырган Осиново мәчете һәр көнне үзенә диндар мөселманнарны җыя.Алар арасында олы яшьтәге бабайлар,әбиләр,көндәлек мәшәкатьләр арасында вакыт таба алучы әтиләр,мәктәптә укучы егетләр дә бар.Мәчет мөселман динендә булган авылдашларыбыз тырышлыгы белән һәм төрле оешма җитәкчеләре ярдәмендә төзелә.Манараның биеклеге 15 метр.Ир-атлар һәм хатын-кызлар өчен бүлмәләр аерым.Зур тәрәзәләр мәчетне бизәп торалар.Әбүбәкер Фәрит Осиново мулласы.Ул үзенең вәгазьләрендә Аллаһы Тәгаләнең барлыгы һәм берлеге турында искәртә.Әти-әниләрне олылау,өлкәннәрне хөрмәтләү,кечкенәләрне кимсетмәү кебек сыйфатларны хуплап,Алладан сәламәтлек ,иминлек сорарга өнди.Гает намазлары вакытында,Корбан бәйрәмендә мәчеткә кеше бик күп килә.Рамазан аенда мәчеттә авыз ачтырулар өчен аерым бүлмә бар.C:\Users\Admin\Desktop\Фото Осиново\07.08.25. 030..JPG

















Осиновода 1889 нчы елда чиркәү төзелә.Чиркәү биек,ялтыравык гөмбәзле.Чиркәү”Грузинской иконы божьей Матери”исемен йөртә.Совет заманнарында чиркәү аяныч хәлдә иде . 1990 нчы елларда ул торгызылды.Чиркәү стеналарына изгеләр сурәте төшерелгән иконалар эленгән.Бәйрәм көннәрендә һәм гыйбадәт кылу алдыннан чикәүдән чаң тавышы яңгырый.Чиркәүгә тирә-як авыллардан да кешеләр килә. 587Bpwco_Qg.jpgC:\Users\Admin\Desktop\Фото Осиново\07.07.09. 338..JPG



Осиново урманы

Осиноводан 3,5 км ераклыкта шаулап торган урман үсә.Анда 200-400 еллык агачларны очратырга була.Урман-безнең байлыгыбыз.Осиновода күп кенә йортлар агачтан төзелгән.Газ булмаганда урман кешеләрне ягулык белән тәэмин иткән.Аның өстенә мунчага утын ,себеркене дә Осиноволылар урманнан кайгыртканнар.Хәзер урманга керү тыелган,чөнки урманның шактый күп өлеше Идел-Кама тыюлыгына керә.Ул 1960 нчы елда оештырыла.Аның мәйданы 10091,2 гектарны тәшкил итә.Саклаулык җирлегендә Көнчыгыш Европадагы иң карт ылыслы урман саклана.Күп кенә үсемлекләр Кызыл китапка кертелгән.Тыюлыкның чикләре берничә тапкыр үзгәртелде.Еллар үткән саен аның мәйданы арттырылды.Тыюлыкта агачлар кисү,гөмбә,җиләк җыю,күлләреннән балык тоту,җәнлекләр аулау тыела.Урман соклангыч,гаҗәп матур!



el.jpg







Йомгаклау

Зур бер эшне төгәлләдек бугай.Осиново тарихына багышлап бу хезмәтне башкарганда күп кенә материалларга таяндым.Осиново авылында туып-үсүчеләргә , авылыбыз һәм җөмһүриятебез үсешенә үз өлешләрен керткән кешеләргә без аеруча рәхмәтлебез.Мәңге яшә,туган авылым!Безнең авылга рәхим итегез!Сезне кунакка көтеп калабыз!



Выберите курс повышения квалификации со скидкой 50%:

Автор
Дата добавления 08.11.2015
Раздел Другое
Подраздел Другие методич. материалы
Просмотров163
Номер материала ДВ-134073
Получить свидетельство о публикации

Включите уведомления прямо сейчас и мы сразу сообщим Вам о важных новостях. Не волнуйтесь, мы будем отправлять только самое главное.
Специальное предложение
Вверх