Добавить материал и получить бесплатное свидетельство о публикации в СМИ
Эл. №ФС77-60625 от 20.01.2015
Свидетельство о публикации

Автоматическая выдача свидетельства о публикации в официальном СМИ сразу после добавления материала на сайт - Бесплатно

Добавить свой материал

За каждый опубликованный материал Вы получите бесплатное свидетельство о публикации от проекта «Инфоурок»

(Свидетельство о регистрации СМИ: Эл №ФС77-60625 от 20.01.2015)

Инфоурок / Дошкольное образование / Другие методич. материалы / Проект на татарском языке "Алтын көз"
ВНИМАНИЮ ВСЕХ УЧИТЕЛЕЙ: согласно Федеральному закону № 313-ФЗ все педагоги должны пройти обучение навыкам оказания первой помощи.

Дистанционный курс "Оказание первой помощи детям и взрослым" от проекта "Инфоурок" даёт Вам возможность привести свои знания в соответствие с требованиями закона и получить удостоверение о повышении квалификации установленного образца (180 часов). Начало обучения новой группы: 28 июня.

Подать заявку на курс
  • Дошкольное образование

Проект на татарском языке "Алтын көз"

библиотека
материалов

ТР Балык – бистәсе муниципаль районы башкарма комитеты Биектау “Кояшкай” балалар бакчасы мәктәпкәчә белем муниципаль бюджет учреждениесе













Проект: "Алтын көз"









Төзеде:

1 кв. категорияле тәрбияче:

Валиева Г.М.

2015 ел.

Алтын көз” проектының паспорты

1. Проектның төре: танып белү, иҗади эзләнү.

2. Проектның дәвамлылыгы: 1 ай.

3. Проектта катнашалар: тәрбиячеләр, балалар, әти- әниләр.

4. Проектның максаты: көзге табигатьтәге үзгәрешләрне “күрә” белүләренә ирешү, ел фасылларының иң бае - көз белән таныштыруны дәвам итү, ата-аналар белән хезмәттәшлекне ныгыту.

5. Бурычлар:

1. Бирелгән күренешне чагыштыру һәм төркемнәргә аерып кую осталыкларын үстерү; күрү игътибарлыкларын,сиземләү мөмкинлекләрен, сенсор сәләтләрен, диалогик сөйләм телен үстерү.

2. Көзнең характерлы билгеләре белән таныштыру, төрле агачлар, яшелчә һәм җиләк- җимешләр турында белем бирү.

3.Табигатькә мәхәббәт һәм сакчыл караш , матур көз күренешенә (яфраклар явуына) соклану хисе тәрбияләү.

6. Сүзлекне активлаштыру: “салкынайтты”, “яңгырлар еш ява”, “яфраклар коела”, “җил исә”, “караңгы иртә төшә”,

кошлар җылы якка очып китәләр”, “яфраклар ява”, “кызыл”, “сары”, “кызыл-сары” төсләрен кабатлау;

7. Проектның актуальлеге: ел фасылына карап табигатьтә үзгәрешләр булуын , табигатьне саклау кирәклеген аңлату, әти-әниләр белән хезмәттәшлекнең төрле юлларын табу.

8. Белем бирү өлкәләре һәм бурычлары:

Балаларны социаль мөнәсәбәтләр системасына кертү:
  • Аралашу культурасы формалаштыру;

  • Милләте турында күзаллауларын үстерү;

  • Хезмәткә уңай караш тәрбияләү;

  • Тормышның куркынычсызлыгы нигезләрен һәм экологик аң (әйләнә-тирә дөнья куркынычсызлыгы) алшартларын формалаштыру.

танып белү үсеше

Балаларның күзаллауларын киңәйтү:

  • предметларны билгеләре буенча аеру (форма, төс, зурлык);

  • көз фасылына хас билгеләрне ныгыту;

  • игътибарлылык, күзәтүчәнлек тәрбияләү.

сөйләм үсеше

Балаларның сөйләм телләрен үстерү:

  • диалоглар төзү;

  • авазларның әйтелешләрен камилләштерү;

  • сорауларга җавап бирү теләге тәрбияләү;

  • кечкенә шигырьләрне сәнгатъле итеп сөйләргә өйрәтүне дәвам итү;

  • кечкенә инсценировкаларда уйнау теләге тәрбияләү.

нәфис- нәфасәти үсеш

Балаларда иҗади күзаллау тәрбияләү:

  • музыкаль әсәрләрне аерырга өйрәтү (жанр, ритм);

  • рәсемнәрнең эчтәлеген алдан уйлап рәсемләү теләген үстерү;

  • эшләгән эштән эстетик кәнагәтълек алу хисе тәрбияләү;

физик үсеш

Балаларның хәрәкәтчәнлеген үстерү:

  • пөхтәлек тәрбияләү;

  • хәрәкәтләнү тәҗрибәсен баету;

  • хәрәкәтле уеннарда иҗади сәләтләрен үстерү.



10. Көтелгән нәтиҗәләр:

-Балаларның күзәтүчәнлеге, кызыксынучанлыгы үсә,тирә - юнь турындагы белемнәре арта, сөйләм теле үсә.

-Балалар тере табигатьтә була торган сезонлы үзгәрешләр турында белем алалар.

-Һәр яфракның үз матурлыгы барлыгына, аларның кирәклегенә, файдалы булуына ышаналар.

-Матурлыкны тудыру, аны саклау теләге туа.

-Яшелчә, җиләк – җимешләр, аларның билгеләре турында белем формалаша.

-Әти- әниләр белән тыгыз элемтә туа.



Проектның этаплары:

1.Әзерлек этабы.

- Проектның темасын уйлап, максатын, бурычын кую.

- Проектның перспектив - тематик планын төзү.

- Әти- әниләрне проект планы белән таныштыру.

- Темага кагылышлы мәгълүмат җыеп,чыганаклар туплау:

* матур әдәбият әсәрләрен туплап тематик картотека төзү;

* хәрәкәтле уеннар туплап картотека төзү;

* бармак уеннары туплап картотека төзү;

* музыкаль әсәрләр, җырлар туплап картотека төзү;

* дидактик уеннар туплап картотека төзү;

* презентацияле материаллар һәм интерактив такта өчен үстерешле уеннар төзү;

* бердәм эшчәнлек, әңгәмәләрнең конспектларын төзү;

* физкультминут һәм паузалар туплап картотека төзү;

* иллюстраияләр, рәсемнәр туплау,

* көзге бәйрәм иртәсенә сценарий төзү.

2.Төп этап.

- Әңгәмәләр;

- Күзәтүләр алып бару.

- Дидактик үстерешле уеннар уйнау.

- Матур әдәбият әсәрләре белән танышу.

- Экскурсиягә бару.

- Табышмаклар әйтешү.

- Күргәзмә: “Яфраклардан композиция” (балалар эше), “ Бу нинди могҗиза?” (яшелчәләрдән кул эшләре)

- Рәсем ясау.

- Хәрәкәтле уеннар уйнау.

- Җырлар өйрәнү, музыкаль әсәрләр тыңлау.

3. Йомгаклау этабы:

Әти-әниләр катнашында “ Көзнең матур чаклары” темасына бәйрәм иртәсе.



Уртанчылар төркемендә “Алтын көз” проектының перспектив – тематик планы



Эчтәлекнең тәртибе

Тәрбияче һөм балаларның бердәм эшчәнлеге

Әти-әниләр белән эшчәнлек

Педагогик эшчәнлекне җиһазлау

1

Практик гамәли эш- көзге агачларны күзәтү.

Балаларны көзнең характерлы билгеләре белән таныштыру,көзге яфраклар турындагы белемнәрне тирәнәйтү.Үстерешле уен "Бу яфрак кайсы агачтан?"

Төрле яфраклардан букет ясарга


2

Әңгәмә: “Без көзне яратабыз".

Үстерешле диалог. Мультимедияле рәсемгә карап сорауларга җавап бирү.

Көз турында табышмак уйлап чыгару.

Көз” темасына презентация

3

Рәсем ясау:

"Алтын көз"

Көз турында шигырь сөйләү. Көзгә хас булган билгеләрне рәсемгә төшерү.

Конкурска рәсем ясау.

Көз” темасына картиналар

4

Л.Леронның "Яфрак бәйрәме" шигырен уку.

Эчтәлеге буенча сорауларга җавап бирү.

Бергәләп өйрәник” консультация

Шигырь эчтәлеге буенча рәсемнәр

5

Экскурсия

"Көзге бакча"

Сорауларга җавап бирү,

"Көз һәм яңгыр" уенын уйнау.



6

Көз күчтәнәчләре”

Үстерешле уен. Яшелчә һәм җиләк-җимешләрнең билгеләрен ныгыту.

Бу нинди могҗиза?” яшелчәләрдән кул эшләре

Серле капчык, яшелчәләр

7

"Көзге байлыклар"

Кибет” уены өчен витрина ясау. Яшелчәләр кисеп ябыштыру.

Шәхси әңгәмәләр.

Яшелчәләр муляжлары, рәсемнәр, “Уңышны җыеп ал” җырының аудиоязмасы

8

Табышмак әйтәм – җавап тап!”

Көз турында табышмакларга җавап табу.

Консультация: “Гриппны булдырмас өчен”


9

Песи балалары белән”

Сөйләм телен үстерү буенча өзлексез белем бирү. Сюжетлы картина карау, хикәя төзү. Көз билгеләрен ныгыту.


Песи балалары белән” сюжетлы картинасы, “Яфрак бәйрәме” җырының аудиоязмасы

10

Алтын көз килде”


Танып белү, сөйләм телен үстерү буенча интегральләшкән өзлексез белем бирү.

Көз турында шигырьләр укырга, җырлар тыңларга.

яфраклар бәйләме, яфраклар тоткан кыз төшкән рәсем, бер һәм берничә яфраклар төшкән рәсемнәр, һәр бала өчен төсле кәгаздән киселгән яфрак рәсемнәре.

11

"Көзге агачлар"

Тәрбияченең әңгәмәсе, әвәләү ысулларын искә төшерү.

Әти- әниләр белән әвәләү өчен тозлы камыр әзерләү.

Көз ахырында” картинасы

12

Шалкан”

Театральләштерелгән хәрәкәтле уен


маскалар

13


Җиләк-җимеш белән сыйла”, “Ничә алма бар?”

ИКТ кулланып үстерешле уеннар

Консультация: “Компьютерда үстерешле уеннар”


14

Тылсымлы яфраклар илендә”

Яфраклар ябыштырып төрле композицияләр төзү.



15

Аш пешерәбез”

Дидактик уен

Консультация: “Өстәлләрдә витаминнар”

Кесәләр ябыштырылган кәстрүл, яшелчә рәсемнәре

16

Салат ясыйбыз”

Физминутның сүзләрен һәм хәрәкәтләрен өйрәнү

Бергәләп өйрәник” рубрикасында физминут текстлары


17

Көзге урман”

Танып белү буенча өзлексез белем бирү. Урманда йөрү кагыйдәләрен искә төшерү. “Шырпы – уенчык түгел” темасына әңгәмә

Консультация: “Бәхетсезлекләрдән сак булыйк!”

Презентация

18

Яшелчәләр”

Хәрәкәтле уенда кагыйдәләрне дөрес үтәргә өйрәтү, җитезлекне, диалогик сөйләмне үстерү.


Маскалар

19

Осенний букет”, “У Лариски две редиски”

Разучивание пальчиковых игр

Тексты игр в папке- передвижке “Учите с нами”


20

Көзге яфраклар”

Әзер шаблонда яфраклар буяу.


Яфраклар силуэты төшерелгән ак битләр

21

Көзге байлык”

Танып белү буенча өзлексез белем бирү (Яшелчә, җиләк-җимешләр – көз байлыгы)


Ике кәрзин, яшелчә һәм җиләк- җимешләр.

22

Узнай по вкусу”

Дидактическая игра


Овощи, фрукты

23

Во саду ли, в огороде”

НОД по обучению детей русскому языку

Примерные тексты диалогов в папке- передвижке “Учите с нами”

Сюжетные картины, раздаточные картинки, зайчик, корзина

24

"Көзнең матур чаклары".

Бәйрәм иртәсе

Бәйрәм иртәсендә катнашу








Кулланылган әдәбият.

1)К.В.Закирова, "Балачак аланы", “ Уйный-уйный үсәбез”

2) Ф.Җ.Хәзрәтова, З.Г.Шәрәфетдинова, И.Җ.Хәбибуллина"Туган телдә сөйләшәбез".

3) Г.З.Гарәфиева, "Сөмбеләне кем белә?"

4)К.В.Закирова, Л. Р.Мортазина, “ Балачак- уйнап- көлеп үсәр чак”.



Танып белү һәм сөйләм телен үстерү буенча өзлексез белем бирү .

Тема:”Алтын көз килде”.

Максат: сүз байлыгын арттыру, исем һәм сыйфатны бергә куллану, фикерләүне арттыру, кул моторикасын үстерү.

Җиһазлау: яфраклар бәйләме, яфраклар тоткан кыз төшкән рәсем, бер һәм берничә яфраклар төшкән рәсемнәр, һәр бала өчен төсле кәгаздән киселгән яфрак рәсемнәре.

 1. Оештыру.

Алдагы көндә балалар бакчага экскурсиягә бардылар. Анда алар төрле яфраклар җыйдылар.

Тәрбияче: Балалар, сез минем кулымда нәрсә күрәсез?

Балалар: Яфраклар.

Тәрбияче:Яфраклар нинда төстә?

Балалар: Кызыл һәм сары төстә.

Тәрбияче: Бу яфракларны кем җыйды?

Балалар: Без җыйдык.

Тәрбияче: Яфракларны без кайдан җыйдык?

Балалар: Бакчадан.

Тәрбияче: Кем әйтә, кайчан яфраклар сары һәм кызыл була.

Балалар: Көз көне.

 2. Сюжетлы рәсем буенча әңгәмә.

Тәрбияче: Рәсемгә карагыз әле, сез монда кемне күрәсез?

Балалар: Кызны күрәбез.

Тәрбияче: Кызның кулында нәрсәләр күрәсез?

Балалар: Яфраклар күрәбез.

Тәрбияче: Яфраклар нинди төстә?

Баллалар: Кызыл һәм сары төстә.

Тәрбияче: Рәсемгә каргыз әле. Ул яфракларны кайдан җыйды икән?

Балалар: Сукмактан, үләннәр арасыннан.

Тәрбияче: Яфраклар тагын кайда ята?

Балалар: Эскәмиядә.

Тәрбияче: Дөрес, кыз аларны сукмактан, үләнарасыннан, эскәмиядән җыйды. (Яфрак рәсемнәре күрсәтелә.) Без тагын кайда кызыл һәм сары яфраклар күрәбез?

Балалар: Агачларда күрәбез.

Тәрбияче: Ә бу агачларда яфраклар бармы?

Балалар: Юк.

Тәрбияче: Ә кайда соң алар?

Балалар: Алар җиргә коелдылар.

Тәрбияче: Әйе, яфраклар агачлардан һәм куаклардан җиргә коелдылар. Карагыз әле, яраклар ничек коела (Күрсәтә). Ә кайчан яфраклар күп итеп коела?

Балалар: Көз көне.

Тәрбияче: Әйе, көз көне яфраклар күп итеп коела. Шуңа күрә бу вакытны алтын көз дип атыйлар.

 3. Хәрәкәтле уен “Яфраклар коела”.

Балаларга көзге букеттан яфраклар өләшенә. Талгын музыка астында балалар бүлмә буйлап йөриләр.

Тәрбияче: Көчле җилчыкты, яфраклар коела башлады. (Балалар яфракларны паласка ташлыйлар һәм чүгәлиләр.)

 4. Таратма материал белән эшләү.

Һәр бала алдында бер яки берничә яфрак ясалган рәсемнәр ята. Балалар яфракларның санын, төсен атыйлар.

 5. Дидактик уен: «Кисәкне төзе”.

Балалар алдында 4 кисәккә бүленгән яфрак сурәте ята. Алар аны дөрес итеп җыяргатиеш. (Тәрбияче алдан тактада зур яфракны үзе җыеп күрсәтә).

 6.Йомгаклау. Һәр баланың эше бәяләнә.

Шалкан.

( рус халык уены)

Максат: балаларның хәрәкәтчәнлекләрен, сүз байлыкларын үстерү, бергәләп уйнау теләге тәрбияләү.

Барышы: Уйнаучылар арасыннан алдан ук “ шалкан”, “әби”, “бабай”, “малай”, “маэмай”, “песи”, “тычкан” әкиятнең геройлары билгеләнә. Балалар, кулга- кул тотынышып, түгәрәккә басалар. Уртада –шалкан. Калган балалар түгәрәк буенча хәрәкәт итеп җырлыйлар. Җырларның эчтәлеге түгәрәк уртасында хәрәкәт белән гәүдәләндерелә.

Бабай шалкан утырта,

Шалкан үсә, зур була.

Зур була, бик зур була,

Бабай йолкырга килә.

Тарта бабай шалканны-

Ала алмый суырып.

Чакыра ул ярдәмгә

Әбине, шунда күреп.

Әби тотыны бабайга,

Бабай тотына шалканга,

Икәүләп, тирләп-пешеп,

Менә тарталар инде,

Тарталар, әй, тарталар-

Ала алмыйлар суырып.

Чакыра әби ярдәмгә

Малаен, шунда күреп.

Малай тотына әбигә,

Әби тотына бабайга,

Бабай тотына шалканга,

Менә тарталар инде,

Тарталар, әй, тарталар-

Ала алмыйлар суырып.

Чакыра малай маэмайны

Ярдәмгә, шунда күреп.

Маэмай тотына малайга,

Малай тотына әбигә,

Әби тотына бабайга,

Бабай тотына шалканга,

Менә тарталар инде,

Тарталар, әй, тарталар-

Ала алмыйлар суырып.

Чакыра маэмай ярдәмгә

Мәчене, шунда күреп.

Мәче тотына маэмайга,

Маэмай тотына малайга,

Малай тотына әбигә,

Әби тотына бабайга,

Бабай тотына шалканга,

Менә тарталар инде.

Ала алмагач суырып,

Чакыра тычканны мәче.

Тычкан тотына мәчегә,

Мәче тотына маэмайга,

Маэмай тотына малайга,

Малай тотына әбигә,

Әби тотына бабайга,

Бабай тотына шалканга,

Тарттылар, әй, тарттылар-

Һәм чыгардылар йолкып.

Шалканны йолкып чыгаргач, барысы да тәгәрәп китәләр. Уен шулай тәмам була.



Салат ясыйбыз. (Физминут)

Ярдәм көтеп тормыйбыз, ( Балалар гәүдәләрен уңга- сулга боралар,

Яшелчәләр турыйбыз; алга бераз иелә төшеп,

Чиста итеп юабыз, кул юу хәрәкәтләре ясыйлар,

Без кәбестә турыйбыз. “ турыйлар”,

Бераз кишер кырабыз, учларын каплап, бармакларын бер- барсенә

ышкыйлар,

Ваклап суган турыйбыз, “турыйлар”,

Тозлап, майлап алабыз, уң кул бармакларын уйнаталар,

Яхшылап болгатабыз. кулларын беләзектән әйләндерәләр,

Бигрәк тәмле, ашагыз! кулларын алга сузалар.)

Дидактик уен: “Аш пешерәбез”.

Максат:яшелчәләр белән таныштыруны дәвам итү, белемнәрен ныгыту,

Барышы: катыргыдан кәстрүл ясалган.Кәстрүлгә кесәләр ябыштырылган. Бер бала яшелчә рәсемен ала да кесәгә сала:

-Мин ашка кәбестә салам.

-Мин ашка суган салам.

-Мин ашка кишер салам.

-Мин чөгендер салам.

-Булдырдыгыз, балалар.Сез яшелчә ашы пешердегез. Бу ашыгыз борщ дип атала.

Хәрәкәтле уен: “Көз һәм яңгыр”.

Максат: Хәрәкәт активлыкларын үстерү, уенда катнашу теләге тәрбияләү, сүзлек запасларын баету.

Тәрбияче (алып баручы) башына “ Көз маскасын кия”.

Балалар: Исәнме, Көз, алтын көз!

Безне сагынып килдеңме?

Агачларга, куакларга

Сары чуклар элдеңме?

Көз: Саумы, нәни дусларым!

Сезне сагынып килдем мин,

Сезгә аяз көннәрдә

Яңгыр алып килдем мин.

Балалар: Яңгыр яу,яу, яу, яу!

Бар табигать юынсын,

Тирә- як көлеп торсын!

Бер бала “яңгыр” була. Ялтыравык кәгазьдән буй- буй кисеп бер бәйләмгә бәйләнгән “яңгыр” макеты белән болгый. Ул качып торган урыныннан чыгып балаларны куа.

  • Яу-яу-яу!- дип телисез, ә үзегез качып йөрисез”- ди.

Балалар үз урыннарына качып бетәләр. Алып баручы кояш рәсемен күрсәтә :

  • Балалар, кояш чыкты, урамга чыгыгыз!

Уен шулай кабатлана.









Шигырьләр

Көзге җил.



Көз.

Көз килде. Үләннәр

Саргайды, шиңде.

Сап- сары яфраклар

Җиргә сибелде.

Әхмәт Ерикәй.

Көзге җил” усал”,

Салкын булса да,

Колак- борыннар

Бераз туңса да

Куркытмый безне

Һичбер суык җил.

Әминә Бикчәнтәева.



Көз. Бу кайчак була?

Үтте китте матур җәйләр, Кырлар буш кала,

Көзләр килеп җиттеләр. Яңгырлар ява;

Ак каенның яфраклары Җирләр дымлана, -

Саргаешып киптеләр. Бу кайчак була?

Кави Нәҗми. Габдулла Тукай.

Табышмаклар

* Язын дөньяга килә, Көзен саргаеп үлә. (Яфрак)  * Кечкенә генә йорт, эче тулы корт. (Кыяр)



* Гәүдәсе нәзек булса да, * Туныйсың, туныйсың, тунаганда елыйсың.

Бик зур чалма чорнаган. (Көнбагыш) (Суган)



* Озын буйлы, зәңгәр күзле. (Җитен) * Җир астында җиз бүкән. (Бәрәңге)



* Аягында кара ката, * Җир астында алтын казык. (Кишер)

Тәпиеңдә кызыл оек, * Утыра бер чүлмәк, өстенә кигән йөз күлмәк.

Яшел күлмәкле, (Кәбестә)

ак яулыклы. (Карабодай)  * Ашка салсаң тәм кертә, борынга салсаң төчкертә.

(Борыч)

* Язын ямь бирә, * Алма, дисәң дә алалар, нәрсә соң ул балалар?

Җәй салкын бирә, (Алма)

Көзен тәм бирә, * Утыралар урманда ап-ак эшләпә киеп,

Кышын тун бирә. (Урман)  Эшләпәсен салдырсаң, аягы бар, башы-юк. (Гөмбә)





Игълан.

Хөрмәтле әти-әниләр!

Сезне яшелчәләрдән, җиләк- җимешләрдән ясалган кул эшләре конкурсына катнашырга чакырам. Конкурста җиңүчеләр “ Көзге балда” бүләкләнә. Тиздән килеп җитәм, конкурска йомгак ясыйм.

Ихтирам белән Көз кызы Сөмбелә.



Алтын көз” темасына ясалган рәсем конкурсы һәм яфраклардан композиция.

Көзнең матур чаклары”

(“Алтын көз” проектының йомгаклау чарасы)

Максаты: проект дәвамында алган белемнәрне ныгыту, Уңыш бәйрәме – Сөмбелә бәйрәме – көзге уңыш бәйрәме икәнен аңлату, әти-әниләр белән бергә күңел ачу. Зал көзне хәтерләтеп, төрле төстәге яфраклар, җиләк- җимешләр, яшелчә рәсемнәре, кул эшләре белән бизәлгән. Залга күңелле музыка астында кулларына яфраклар тоткан балалар керә.

Тәрбияче: Балалар, без бүген сезнең белән ел да үтә торган зур бәйрәмгә җыелдык. Табигатьтә барлык үсемлекләр әйтерсең лә берсеннән- берсе матуррак күлмәк кигән: агачларда сары- кызыл яфраклар.

( Залда кулларына көзге яфраклар тоткан балалар).

Сөмбел. Ни арада җәй үтте,

Матур көз килеп җитте.

Шатлык тулы бу бәйрәмне

Балалар күптән көтте.

Рәхим итегез

Көзге бәйрәмгә.

Яфраклар тотып

Бер җырлыйк әйдә.

Җыр: “ Яфраклар бәйрәме”.( Л. Лерон сүзләре, Р. Еникеева көе).

( Җыр бетүгә балалар яфраклар артына качалар. Тәрбияче яфракларны җыя).

Тәрбияче. Күпме матур яфраклар. Мин аларны җыеп, вазага зур букет ясап утыртыйм әле.

Фаил. Менә көз килде.

Салкынча, җилле.

Агачларда яфраклар

Саргайган инде.

Әлфис. Уңыш җыелды,

Аккошлар китте.

Матур көз ае

Килеп тә җитте.

Азалия. Көз килде.Үләннәр

Саргайды, шиңде.

Сап- сары яфраклар

Җиргә сибелде.

Әминә. Салкын җилләр исә,

Тәрәзәгә чиртә.

Сап- сары яфраклар

Җиргә очып төшә.

Зәмирә. Сары яфрак белән

Безнең бакча тулган.

Кояш та елмаймый

Белмим нәрсә булган?

Риназ. Бездәге кошлар

Көньякка китте.

Сизелмичә дә

Җылы җәй үтте.

Сөләйман. Көз ашыга агачларга

Үз бизәген салырга:

Урманнарны, болыннарны

Буяп китә сарыга.

( Балалар урыннарына утыралар).

Тәрбияче. Көзге матур бер көндә

Куян йөргән урман көенә.

Аланнар буйлап та,

Болыннар буйлап та.

Кәрзиненә җыйган, ди

Төрледән- төрле гөмбә.

( Кулына кәрзин тотып зур куян керә).

Куян. Бүген иртән әни миңа

Кушты гөмбә җыярга.

Һәр гөмбәне кәрзинемә

Кирәк салып куярга.

( Матур көй яңгырый, өч нәни куян керә).

Нәни куяннар.(Әдилә, Сәмирә, Лилия) җырлыйлар.

Бездә бит сезнең кебек

Табигатьнең баласы.

Дөнья киң ул, һәркемгә

Җитәр аның һавасы.

Кушымта. Ал да булаек әле,

Гөл дә булаек әле.

Без җырламый, кем җырласын,

Без дә җырлаек әле.

Куян. Исәнмесез, нәни куяннар, миңа гөмбә җыярга булышырга килдегез мәллә?

Нәни куяннар.Әйе, булышабыз.

( Аланда төрле- төрле гөмбәләр баш калкыта).

Ак гөмбәләр.

Әмир. Без ак гөмбә,

Без батыр гөмбә.

Әмирхан. Курыкмыйбыз беркемнән дә

Менә шундый кыю гөмбә.

Гөреҗдә гөмбәләре.

Сөләйман. Без гөреҗдә гөмбәләре,

Бер төсле бөтенебез.

Раяз. Безне табу кыен түгел

Урман юлыннан әзләгез.

Каен гөмбәсе.

Риназ. Мин каен гөмбә

Үсәм көндез һәм төнлә.

(Гөмбәләр биюен башкаралар. СД3 №6).

Куян.Ай, нинди күп сез бүген урманда.

Мин телим хәзер барыгызныда җыярга.

( Маскаларын җыеп кәрзиненә сала).

Әдилә. Килә шаулы, алтын матур көзем.

Оча яфрак, исә көзге җил.

Табигатең бигрәк сокландыргыч!

Хуш киләсең, көзем, әйдә кил!

(Салмак көй астында яфраклар тоткан Көз керә)

Көз. Исәнмесез, балалар! Исәнмесез, кунаклар!

Күрәм бүген сездә бәйрәм.

Әмирхан. Моңлы, гүзәл,

Матур, аяз көннәр,

Мул игеннәр-

Синең бүләгең.

Сокландыргыч синең табигатең,

Бигрәк матур, ай-ай, күлмәгең!

Көз. Рәхмәт, матур сүзегезгә!

Сәмирә. Көз- сылу килгән ерактан,

Нәрсә генә алмаган!

Нинди бүләк кирәклеген

Әйтмәсәң дә аңлаган.

Зәринә. Каеннарга – сары яулык,

Миләшкә- муенсалар,

Чиягә көрән алкалар

Бигрәк килешеп торалар.

Лилия. Алсу, яшел буяуларны

Биргән алма, кыярга.

Бөрлегән кызыл мәрҗәнен

Белми кая куярга.

Әмир. Көз шулай төрле төсләргә

Буйый бөтен җирне дә.

Җиләк- җимеш белән сыйлый

Шатландырып безне дә.

Раяз. Бик күңелле урамда-

Алтын- сары бар дөнья,

Җил яфраклар биетә,

Көз шатлана,туй итә.



Тәрбияче. Балалар, ә хәзер, Көз белән бергә җырлап алыйк.

( “ Көз, көз әйт әле” җыры башкарыла).

Көз. Бигрәк матур җырлыйсыз балалар, рәхмәт сезгә.Куянкайга гөмбәләр кирәк дип ишеткән идем.кайда минем яңгыр кызларым? Яңгырдан соң гөмбәләр күп тишелә бит.

( Яңгыр кызлары керә. Зәринә, Сөмбел җырлыйлар.)

Шыбыр- шыбыр яңгыр ява.

Тамчылары җиргә тама.

Кушымта. Көзге яңгыр сибәли,

Яңгыр безне иркәли.

Яңгыр көенә бии балалар.

Бу матур көзне ярата алар.

Кушымта шул ук.

( Идәнгә гөмбәләр сибәм.)

Көз. Әйдәгез, балалар, бергәләп Куян апагызга гөмбә җыярга булышыйк.

( “ Гөмбә җыю” уены уйнала).

Тәрбияче. Ягез, санап карыйк, кем күбрәк гөмбә җыйды икән?

Куян. Рәхмәт сезгә, дусларым. әнием бик шатланыр. Сау булыгыз! ( Китә).

Тәрбияче. Балалар, әйдәгез әле Көзгә үзебезнең һөнәрләрне күрсәтик.

  1. Җыр (бергә): “ Чебиләр зарядкасы”.

  2. Шигырь “ Көз күчтәнәчләре”. Сөйли Лилия.

  3. Җыр: “ Туп”. ( Халык сүзләре, Р. Сәрвәров көе).

  4. Парлы бию”.

Көз. Бик уңган балалар икән сез. Булдырдыгыз. Мин китим инде. Сау булыгыз.

Тәрбияче. Җырладык та, биедек тә.

Шигырьләр дә сөйләдек.

Матур гына уйнап алдык,

Бер дә читенсенмәдек.

Бүгенгә без хушлашабыз,

Бәйрәмне тәмамлыйбыз.

Күңелле дә соң бу көз!

23


Подайте заявку сейчас на любой интересующий Вас курс переподготовки, чтобы получить диплом со скидкой 50% уже осенью 2017 года.


Выберите специальность, которую Вы хотите получить:

Обучение проходит дистанционно на сайте проекта "Инфоурок".
По итогам обучения слушателям выдаются печатные дипломы установленного образца.

ПЕРЕЙТИ В КАТАЛОГ КУРСОВ

Автор
Дата добавления 23.10.2016
Раздел Дошкольное образование
Подраздел Другие методич. материалы
Просмотров112
Номер материала ДБ-284740
Получить свидетельство о публикации
Похожие материалы

Включите уведомления прямо сейчас и мы сразу сообщим Вам о важных новостях. Не волнуйтесь, мы будем отправлять только самое главное.
Специальное предложение
Вверх