Добавить материал и получить бесплатное свидетельство о публикации в СМИ
Эл. №ФС77-60625 от 20.01.2015
Инфоурок / Другое / Конспекты / Проект по татарской литературе (5 класс)

Проект по татарской литературе (5 класс)



Осталось всего 4 дня приёма заявок на
Международный конкурс "Мириады открытий"
(конкурс сразу по 24 предметам за один оргвзнос)


  • Другое

Поделитесь материалом с коллегами:

Татарстан Республикасы Азнакай муниципаль районы
муниципаль белем бирү учреждениесе
“Актүбә 2 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе







Проект эше

Якташ язучылар иҗатында туган як табигате















Төзүчеләр: 5 нче Б сыйныф укучылары ХаҗиевАзат, Ярмиев Раил

Җитәкче: татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Закирова Эльмира Сөлләм кызы



2015 нче ел



Без “Якташ язучылар иҗатында туган як табигате” дип аталган проет өстендә эшләдек.

Проектның максаты:
-туган як шагыйрьләренең тормыш юлы һәм иҗаты белән танышу,алар иҗатында туган як табигатенең бирелеше

Бурычлары:
-теманы теоретик яктан өйрәнү;
-шагыйрьләрнең тормыш юлы һәм иҗаты белән танышу;
-проектның актив катнашучысы булу;
-барлыкка килгән проблеманы чишү;

Проект эше өчен мотив туу...

Азнакай районы территориясе буенча агучы Ык елгасы, аның янәшәсендәге күлле әрәмәлекләре, болыннар, мәгърур Чатыр тавы, ак түбәле Актүбәсе, табигатьнең матур төрле манзараларына бай күренешләр хакында күп сөйләргә мөмкин. Ә бу матурлыклар безнең як шагыйрьләре иҗатында чагылыш табамы соң?

Проект эшенең планы:

1. Эзләнү эше. Китапханәгә һәм музейга бару, материал табу.

2. Тикшеренү эше. Якташ шагыйрьләрнең тормыш юлы белән танышу, шигырьләрен анализлау

3. Тупланган материалларны һәм анализларны кулланып презентация ясау

4. Эшебезнең нәтиҗәсе. Китапчык.

5. Йомгаклау. Безнең фоторәсемнәр .





Газиз туган ягым.

Һәркемнең туган-үскән җире бар. Кеше үз туган җирендә беренче адымнарын ясый, әйләнә-тирә дөньяны танып белергә өйрәтә, туган җире аны гүзәл табигате белән иркәли. Туган җирендә кеше укып, белем ала, хезмәткә өйрәнә. Туган ил, туган як ... ул безнең әти-әни, әби-бабайларның туган җире. Туган авыл, туган як, туган җир төшенчәләре һәркем өчен дә газиз һәм кадерле. Һәркемнең үзенең туган ягында, табигать кочагында үзе яраткан урыны, үзенә ошаган изге почмагы була. Туып-үскән якларыннан читтә торучы кешеләр туган якларын, үзләре өчен кадерле булган урыннарны сагынып яшиләр.
Азнакай - безнең туган ягыбыз. Ул республикабызның көн чыгышында урнашкан. Азнакай төбәгенә килгән һәр кеше аның гаҗәеп матур табигатенә, кешеләрнең нечкә күңеллелегенә, рухи гүзәллегенә сокланып туя алмый. Районыбыз территориясе буенча агучы Ык елгасы, аның янәшәсендәге күлле әрәмәлекләре, болыннар, табигатьнең матур төрле манзараларына бай күренешләр хакында күп сөйләргә мөмкин.
Туган як һәркем өчен изге, кадерле. Ул кешегә яшәү өчен көч, куәт бирсә, язучыларга, шагыйрьләргә илһам, дәрт өсти. Һәр язучының, шагыйрьнең әсәрләрендә туган як, якты образ булып, иҗатының буеннан – буена сузыла.

2. Төп өлеш. Туган яктан илһам алып.

Әнәс Гатуф улы Исхаков 1945 елның 14 нче августында Лениногорск районы Югары Чыршылы авылында туган. Лениногорск педагогия училищесын, 1971 нче елда Казан дәүләт университетының татар теле һәм әдәбияты бүлеген тәмамлый. Актүбә бистәсендә рәсем һәм сызым укыткан, партия, комсомол, совет эшләрендә җитәкче урыннарда эшләгән. Озак еллар Азнакай районы һәм шәһәре администрациясе башлыгы булып эшләде. Аның “Чишмәләр иле син, Туган як” дигән шигырьләр җыентыгы бар.

Әнәс Исхакавның "Күкрәгеңә сыеныйм мин” шигыренә тукталыйк. Биредә автор туган җирен - "анам”, ә үзен туган җиренең "нарасый баласы” дип атый. 

Гөлләр йөзе ачылмаган,
Үләннәр әле чыкта.
Чыгып китәм сагышлардан
Йөрәк кысылган чакта.
Күкрәгеңә сыеныйм бер, 
И туган җир – анам син! 
Син тудырган, син үстергән 
Бер нарасый балаң мин. 
Шигырь укыйм - үзем шагыйрь, 
Үзем тыңлыйм – хөкемдар. 
Шушы кырга, шушы җиргә 
Җырларга бит хакым бар 

Авторның "Чишмәләр иле син, Туган як” дигән шигырьләр җыентыгы -тулаем туган як табигатенә соклану һәм горурлану хисе белән сугарылган. 

Илдус Сабир улы Гыйләҗев Азнакай районы Урсай авылында туган. Чалпы урта мәктәбен тәмамлаган. Озак еллар Чалпыда колхоз председателе булып эшләгән. Хезмәтендәге уңышлары өчен “Почет Билгесе” ордены, ВДНХның көмеш медале белән бүләкләнгән СССР Министрлар Советы премиясе лауреаты исеменә лаек булган. 
И.Гыйләҗев 1990 елдан Татар Язучылар берлеге әгъзәсе.
Аның “Хак сүз”, “Серле мәгарә”, “Чатыртау тылсымы”, “Өмет” һ.б.шигырь җыентыклары бар. Шагыйрь Мәхмүт Хәсәнов һәм Һади Такташ бүләкләре лауреаты.

И.Гыйләҗевның "Җир китабы”ндагы һәр шигырь юлы җирне, кешеләрнең йөрәк тибешен тоеп, шулардан илһам алып язылган. Һәр шигырьдә туган җиребезнең моңын, җылысын, шул җирне бизәүче хезмәт кешесенең сулышын тоярга була. 
Ярсу Ыгым- моң ташкыны, 
Күлләрең- ил көзгесе. 
Басуларың, тугайларың 
Гүзәллекнең өлгесе. 

(И.Гыйләҗев "Сөендек” ) 
"Безнең якта” шигырендәге чагыштырулар туган як табигате матурлыгы белән халкының рухи байлыгының тәңгәллегенә ишарә ясый. 
Түбәләре яшел урман- 
Ала күзнең яуларын; 
Түбәтәйле егет төсле 
Безнең якның таулары. 
Керфекләрен җил уйната, 
Назлы сөеп карыйлар. 
Калфак кигән кызлар кебек 
Безнең якта каеннар. 

Марсель Баян улы Галиев 1946 нчы елның 8 нче октябрендә Азнакай районы Балтач авылында туып үсеп, Азнакай 1нче урта мәктәбендә укыган. 2006нчы елда Республикабызның Г.Тукай премиясенә лаек булды.
М.Галиевның 1998 – 1999 елларда 4 томлык сайланма әсәрләре дөнья күрде. Язучының әсәрләре төрек, украин, үзбәк, казакъ, чуаш телләргә тәрҗемә ителгән.
Язучы “Догалы еллар” әсәре өчен 1 дәрәҗә лауреат Дипломы белән бүләкләнә.
ә 1995 елда “Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе” дигән мактаулы исем бирелә.
М.Галиев төрле жанрда и
җат итә. Күп кенә шигырьләренә композиторлар көй язган, алар “Кайту” дип аталган җырлар җыентыгында тупланган.

Марсель Галиевның “Чатыр тау җиле” нәсере

Исәнме, мәгърур тау!
Туган як тәхете- Чатыр тау, исәнме!..
Бакый заманнарда, дәһшәтле бозлык чорында мамонтларның күз карашын хәтереңә сеңдереп калыккансың да, бүген инде, туган ягымның йөзек кашы булып, күпме күңелләрне әсир иткәнсең.
Янәшәңдәге дулкын-дулкын таулар иңенә басып меник әле синең ияреңә.
И бу җиһанның гадел минутлары...
И бу җанның убылыр упкыннары...

Флера Сабирҗан кызы Гыйззәтуллина Азнакай районы Әсәй авылыннан. Шагыйрәнең туган як турында “Мин Әсәйдән”, “Басуларга чыксам”, “Ал таулы Азнакаем”, “Тыйнаклык мул таулар җырында” һ.б. шигырьләре бар.
Флера Гыйззатуллинаның тормыш юлы авыр булган. Әсәй җидееллык мәктәбен тәмамлаганнан соң Кемерово, Донбасс шахталарында эшләгән.
Шагыйрә 1981 елдан язучылар берлеге әгъзәсе, 1991 елда “Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре” дигән мактаулы исемгә лаек була.Казанда яши.

Азнакай горурлыгы Чатыр тау иҗат кешеләренең берсен дә битараф калдырмый. 
Азнакай тавы – Чатыр тау! 
Уралдан соңгы дулкын! 
Күкрәктә күтәреп йөрттем 
Мин шул дулкыннар холкын
. – 
дип яза "Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре” якташ шагыйрәбез Флера Сабирҗан кызы Гыйззәтуллина. Шагыйрәнең туган як, туган җире, челтерәп аккан чишмәләре, горур Чатыр тавы, чәчкәле аланнары турында һәркемне дулкынландыра торган "Мин Әсәйдән”, "Басуларга чыксам”, "Ал таулы Азнакаем”, "Тыйнаклык мул таулар җырында” һ.б. шигырьләре бар. 

Нур Гариф улы Әхмәдиев 1946 нчы елның 14 нче декабрендә Азнакай районы Әсәй авылында туган. Урта белемне Азнакайның 1нче мәктәбендә алган. Хәзер Әлмәттә яши. “Татнефть” берләшмәсенең “Хәзинә”газетасы редакторы. Шигырьләр, поэмалар, балладалар, хикәяләр, повестьлар авторы.
Н.Әхмәдиев 1984 елдан Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы. 2001нче елда аның 4 томда сайланма әсәрләре чыкты.
Шагыйрьнең туган як урманнары турында “Каенкаем- бәгырькәем”, “Каеннарым”, “Урманда” һ.б. шигырьләре бар. “Каенлы юл” шигыренә З.Сафиуллин көй язган. Бу җыр Нур Әхмәдиевның “Изгеләр чишмәсе” аудио җыентыгына кертелгән.

Безнең як урманнары- тоташ каенлык . Яшь, төз, шәмдәй зифа буйлы, ап-ак тәнле каеннар арасында йөргәндә Нур Әхмәдиевнең шигъри юллары искә төшә. Каеннарның мондый хозурлыгы, чыннан да, безнең як шагыйрьләрен дә иҗатка илһамландырган. Әсәй ягы каеннарына сарылып үскән Нур Әхмәдиев аларга мәдхия җырлый. 
Шатлык атомы син, каенкаем- 
Яңа сауган сөттә коенган. 
Синең хакта хәтта ялгышып та 
Начар сөйләү бездә тыелган. 
Син дә, бәлки, эчтән сызланасың, 
Син дә, бәлки, эчтән янасың. 
Минем өчен мәңге сер сандыгы, 
Минем өчен һәрчак яңа син. 
( Н.Әхмәдиев.”Каенга мәдхия”) 

Җинан Гарифулла кызы Гарифуллина Татарстанның Азнакай районы, Түбән Сукаеш авылында 1921 нче елның. 1937нче елда Казан Дәүләт педагогия институтына укырга керә. Татар теле һәм әдәбияты бүлеген уңышлы тәмамлап, Мөслим районына белгечлеге буенча укырга җибәрелә. Аннан ул Тымытык, Зур Сукаеш, Сарлы мәктәпләрендә төрле вазифалар башкара. 1963 нче елдан Актүбәдәге санаторий-интернат мәктәбендә лаеклы ялга чыкканчы балалар укыта. Җинан Гарифуллина безнең Актүбә 2 нче урта мәктәбендә дә татар теле һәм әдәбияты фәненнән укытып алды.
Җинан Гарифуллинаның ике җыентыгы бар:
1.”Йөрәк җыры” (1997 ел)2.”Әйтер сүзем бар” (2001 ел)

Актүбәм

Аклыгым син, шатлыгым син,

И, минем торган җирем!

Син – бәхетем, мәхәббәтем,

Җимешле, гөлле Илем.

Аклыгым син, сафлыгым син,

Сихри чишмәләр иле.

Байлык, муллык тулып торган,

Кара алтынлы җирем.

Актүбәм син, ак калам син,

Балкыйсың аклык булып.

Һәр туар көн килсен сиңа

Иң олы шатлык булып.

Бу шигырь юлларында якташ шагыйрәбез Җинан Гарифуллинаның туган ягына, аның табигатенә булган мәхәббәтен күрәбез.Ул Актүбәне бәхетем, мәхәббәтем,ак калам дип атый. Шагыйрәнең туган якка багышланган шигырьләрендә туган ягы белән горурлану, сагыну, аның кадерен аңлау, киләчәккә булган якты өметләре чагылган.



3. Йомгаклау сүзе. Әйе, безнең якның талантлы халкы үз ягының чәчәкле хәтфәдәй алан- болыннарыннан, челтерәп аккан саф сулы чишмәләреннән, бормаланып аккан Ык, Мәллә, Стәрле елгаларыннан, куе урманнарыннарыннан, Урал тавының соңгы дулкыннары- Чатыр тавыннан, тыйнак инеш-күлләреннән илһам алып яши, аның матурлыгына сокланып мәдхия җырлый. 

Туган як темасы- язучылар һәм шагыйрьләр өчен дә мәңгелек тема. Туган ягыбызның гүзәл табигате кешегә яшәү өчен көч, дәрт өсти. Һәр язучының, һәр шагыйрьнең әсәрендә туган як, якты образ булып, иҗатының буеннан-буена сызылып бара.

Авторлар бездә туган якка мәхәббәт, туган үскән җир белән горурлык хисләре уяталар, безне гореф-гадәтләрне онытмаска, өйрәнергә өндиләр, туган ягыбызның матур табигатен саклап калырга өйрәтәләр.












57 вебинаров для учителей на разные темы
ПЕРЕЙТИ к бесплатному просмотру
(заказ свидетельства о просмотре - только до 11 декабря)


Автор
Дата добавления 26.09.2016
Раздел Другое
Подраздел Конспекты
Просмотров37
Номер материала ДБ-214021
Получить свидетельство о публикации

Включите уведомления прямо сейчас и мы сразу сообщим Вам о важных новостях. Не волнуйтесь, мы будем отправлять только самое главное.
Специальное предложение
Вверх