Инфоурок Другое Другие методич. материалыПроект "Технологическая карта урока"

Проект "Технологическая карта урока"

Скачать материал

ӨСТӘМӘ ПРОФЕСИОНАЛЬ БЛЕМ БИРҮ

 

ДӘҮЛӘТ АВТОНОМ МӘГАРИФ УЧРЕЖДЕНИЕСЕ

 

“Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты”

 

 

 

 

 

 

Проект эше

 

 

 

Тема: “ Дәрескә - технологик карта”

(3 сыйныф рус төркеме “Әдәпле  булыйк”)

 

 

 

“Татар телен (туган тел/дәүләт теле буларак) һәм әдәбиятын укыту

 

методикасына, эчтәлегенә таләпләр” темасы буенча белем күтәрү курслары

 

кысаларында

 

 

 

 

  

                                                Башкарды: Беренче категорияле татар                              теле һәм әдәбияты укытучысы

Якупова Римма Мансуровна

 

                                                              Эш урыны: Яшел Үзән ТР Гимназия №3

 

 

                                                                Проект эше яклауга кертелде

 

                                                                Проект эшенең җитәкчесе:

 

                                                                 Һадиева Гөлнара Василовна

 

                                                                 “24 апрель” 2015 ел

 

 

                                            Казан 2015

 

Кереш _ _ _ _ _ _ _ _ _ _ _ _ _ _ _ _ _ _ _  _ _ _  _ _ _ _ _ _ _ _ _ _ _ _  3

Төп өлеш. 1. 3 сыйныфка (рус төркеме) “Әдәпле булыйк” темасы буенча дәрескә технологик карта.                                                                         4- 9

Нәтиҗә   _ _ _ _ _ _ _ _ _ _ _ _ _ _ _  _ _ _ _ _ _ _ _ _ _ _ _ _ _ _ _ _      9

Кулланылган чыганаклар һәм әдәбият _ _ _ _ _ _ _ _ _ _ _ _ _ _ _ _10

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

КЕРЕШ

 

     Бүгенге җәмгыятьтә укытучы алдында гаять зур бурычлар тора. Конкуренциягә сәләтле, заман таләпләреннән чыгып эш итә торган, төрле шартларга тиз яраклаша торган, рухи һәм физик яктан шәхес тәрбияләү- бик актуаль проблема булып тора. Ул хәзерге ФДГББС (ФГОС) шартларына туры килергә тиеш

     Татар теленә укытуның төп максаты-татар теленә өйрәтү, татар теле һәм әдәбияты белән кызыксынуын арттыру, танып белү эшчәнлеген көчәйтү, иҗади эшләү мөмкинлеген үстерү, балаларда коллективта эшли белү күнекмәләрен тәрбияләү. 

   Федераль дәүләт белем бирү стандартларын гамәлгә керткәндә, аларның таләпләрен нәтиҗәле итеп үтәп чыгу өчен, дәресләргә технологик карталар төзү сорала.. Аларда предмет буенча, предметлардан өстен, шәхескә бәйле универсаль уку гамәлләре планлаштырыла һәм аларга ирешү өчен кирәкле шартлар, чыганаклар һәм мөмкинлекләр җыелмасы күрсәтелә

     Шулай итеп, рус телендә сөйләшүче балаларга татар теле укытуның төп максаты һәм бурычлары берничә аспекттан тора: танып белү,үстерү, тәрбия, белем бирү.

Укытуның предмет нәтиҗәләре:

-          Коммуникатив компетенциягә (аралашу осталыгына) ия булу, ягъни татар телендә телдән яки язмача аралашу күнекмәләрен үзләштерү;

-         коммуникатив бурычлар куя һәм аларны хәл итә белү; сөйләм этикеты үрнәкләреннән файдалана алу, итәгатьле һәм киң күңелле әңгәмәдәш булу;

-         “Татар теле” фәнен өйрәнүгә карата уңай  омтылышта булу, татар теле белән даими кызыксыну һәм шулар нигезендә белем алуның алдагы баскычларында татар телен уңышлы үзләштерү.

       Укытуның шәхси  нәтиҗәләре:

-          аралашуда татар теленә карата ихтирамлы карашта булу һәм аны яхшы өйрәнү теләгенә ия булу;

-         Әхлакый кагыйдәләрдә ориентлашу, аларны үтәүнең мәҗбүрилеген аңлау;

-         Текстлардагы геройларның гомумкешелек нормаларыннан чыгып бәя бирә белү;

Гаилә, туган ил, туган җир, мәрхәмәтлелек төшенчәләрен аңлап кабул итү; укучыда башкаларга карата түземлелек, кайгыртучанлык, кеше кадерен белү кебек хисләр формалашу.

                                           

Башлангыч гомуми белем бирү баскычында татар теленә өйрәтүнең предмет нәтиҗәләре:

      татар телендә сөйләшүчеләр белән телдән яки язмача аралашу күнекмәләренә ия булу;

      телдән яки язма сөйләм күнекмәләренә ия булу өчен кирәкле беренчел лингвистик белемнәрне үзләштерү;

      татар балалар әдәбияты һәм халык авыз иҗаты үрнәкләре белән танышу.

Башланыч гомуми белем бирү баскычында укучыларның түбәндәге универсаль уку гамәлләренә ия булуы күзаллана:

Танып белү универсаль уку гамәлләре:

-         Фикерләүне үстерү белән бәйле психик функцияләр: логик фикерләү, сәбәп – нәтиҗә бәйләнешләрен табу, индуктив, дедуктив фикерли белү;

-         Иҗади һәм эзләнү төрендәге проблеманы билгеләү, аны чишү өчен алгоритм булдыру

-         Объектларны чагыштыру, классификацияләү өчен уртак билгеләрне табу;

-         Төп мәгълүматны аерып алу, укылган яки тыңланган мәгълүматның эчтәлегенә бәя бирә белү;

-         Аерым темаларга караган сорауларга җавап бирә белү.

-         Төп мәгълүматны аерып алу, укылган яки тыңланган мәгълүматның эчтәлегенә бәя бирә белү;

-         Тиешле мәгълүматны табу өчен  сүзлекләр, электрон ресурслар

-         Тиешле мәгълүматны табу өчен  сүзлекләр, электрон ресурслар куллану.

-          

Регулятив универсаль уку гамәлләре:

-         Дәрескә кирәкле уку – язу әсбапларын әзерли һәм алар белән дөрес эш итә белү;

-         Дәрестә эш урынын мөстәкыйль әзерли белү һәм тәртиптә тоту күнекмәләренә ия булу;

-         Укытучы киңәшен аңлап эшли белү

-         Эш тәртибен аңлап, уку эшчәнлеген оештыра белү;

-         Билгеләгән критерийларга таянып, эш сыйфатына бәя бирә белү;

-         Укудагы уңышларның, уңышсызлыкларның сәбәбен аңлый, анализлый һәм, кирәк булганда, төзәтмәләр кертә белү;

-         Ихтыяр көче, максатчанлык, активлык кебек сыйфатларга ия булуга ирешү.

Коммуникатив универсаль уку гамәлләре:

-         Әңгәмәдәшеңнең фикерен тыңлый, аңлый һәм аңа туры килерлек җавап бирә белү;

-         Әңгәмәдәшең белән аралашу калыбын төзү;

-         Әңгәмәдәшең белән сөйләшүне башлый, дәвам итә, тәмамлый белү;

-         Аралаша белү сәләтен үстерү (аралашучанлык, хислелек, эмпатия хисләре);

-         Парлап һәм төркемдә эшли белү;

-         Мәгълүматны туплау өчен, күмәк эшчәнлектә катнашу.

ТӨП ӨЛЕШ

 

Шушы таләпләрдән чыгып 3 сыйныфка (рус төркеме) “Әдәпле булыйк” темасы буенча дәрескә технологик карта төзелде.

 

 

Укытучы

Якупова Римма Мансуровна

Предмет

Татар теле

 

Тема

Әдәпле булыйк

Планлаштырылган нәтиҗәләр

 

Шәхескә кагылышлы:

                                    -Татар телен куллануга уңай караш булдыру һәм аны яхшы өйрәнү теләге формалаштыру.

                                     -Әхлакый кагыйдәләрдә ориентлашу, аларны үтәүнең мәҗбүрилеген аңлау.

 

Танып-белү УУГ: - Дәреслек белән эшләү.

    - Аңлап уку, тиешле мәгълүматны сайлап алу

     -Текста әйтелә торган төп фикерне таба белү

     - Объектларны чагыштыру.

      - Фикерне логик чылбырга салу.

 

 

Коммуникатив УУГ: -Укытучы сөйләмен тыңлау һәм аңлау

                                      –Диалог төзүдә катнашу.

                                       - Фикерне дәлилли итеп җиткерә белү

                                      -  Мәгълүматны   туплау өчен күмәк эш башкару

 

 

 

Регулятив УУГ: -Дәреснең темасын һәм максатын формалаштыру

-         Ихтыяр көче, максатсатчанлык, активлык кебек сәләтләрне формалаштыру.

-         Укытучы ярдәме белән максат кую һәм эшне планлаштырырга өйрәнү.

-         Эш сыйфатына бәя бирә белү.

-         Нәтиҗә ясый алу. (Нәрсә белде, нәрсәгә өйрәнү икәнен билгели белү).

-         Билгеле күрсәтмә нигезендә эшли белү, нәтиҗә ясый алу.

 

 

Предмет буенча: “Әдәпле булыйк” темасы буенча яңа лексик берәмлекләрнең мәгънәсен  аңлый белү, тема буенча диалог һәм монолог төзи белү.

Дәреснең тибы

Яңа белемнәрен үзләштерүне дәвам итү

Төп төшенчәләр

 

Предметара  бәй-ш

Гомуми тормыш

Эшне оештыру

Фронталь, төркемдә, парларда, индивидуаль

Чыганаклар

 

Дәрес этаплары

Укытучы эшчәнлеге

Укучы эшчәнлеге

Универсаль уку гамәлләре (УУГ)

Оештыру

 Мотивлаштыру (1-2 мин)

 

 

Уңай психологик халәт яки эш атмосферасы тудыра. (“Әддәпле булыйк”темасына презентация, дәреснең темасын хәбәр итә)

Сыйныф эшкә әзерләнә

(укытучыны сәламлиләр, сорауларга җавап бирәләр, сөйләм эшчәнлегенә кушылалар)

(Ш) Укытучы укучы мөнәсәбәтләре

(Р) Дәреснең формасын максатын формалаштыру

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Фонетик зарядка

Белемнәрне актуальләштерү

Уку мәсьәләсен кую

 

 

“Әдәпле булыйк” темасы буенча бирелгән сүзләрне әйттерә, тәрҗемәләрен таптыра

 

Укучыларның белемнәрен активлаштыра

 

 

 

Өйрәнеп килгән сүзләрне башта әйтәләр, аннан русча вариантын

презентация, буенча

кычкырып укыйлар, индивидуаль рәвештә тәрҗемә итәләр.

Максат куялар, дәреснең темасын формалаштыралар.

(Ш) Укуга матив булдыру

(Т.б) Тема буенча лексик берәмлекләрне белү

(К) Дөрес әйтелеше өстендә эшләү

(Р) Хаталарны табу, дәреснең темасын формалаштыру. Күзәтү нигезендә нәтиҗә ясау.

Уку мәсьәләсен чишү

Яңа белемнәрне формалаштыру

 

Өйрәнгән мәкальләрне әйттерә, тәрҗемә иттерә, әдәпле сөйләмнең кагыйдәсен чыгарттыра

Өйрәнгән мәкальләрне әйтә, тәрҗемә итә, бар халыкның да әдәплнелек турында

мәкальләре барлыгын күрәләр.

  Әдәпле сөйләмнең кагыйдәсен чыгаралар.

(Ш) Халыклар дуслыгын аңлый белү.

Үз тәҗрибәсеннән чыгып кагыйдә чыгару

(Т.б)  Уку мәсьәләсен чишү

юлларын эзләү

Мөстәкыйль эш

Үрнәк (һәм рәсем) буенча җөмләләр төзетә.

 45 бит 2 күнегү

Үрнәк (һәм рәсем) буенча җөмләләр төзиләр.

 

 

 

(Ш) Иҗади характердагы бирем

(Р) Бәяләү, төзәтмәләр кертү, нәтиҗә ясау.

Диалогик сөйләм күнекмәләрен камилләш

терү.

Парларда эш

Үрнәк  буенча әдәпле сөйләмне ничек булдыру  турында  диалог төзетә (парларда эшлиләр)

Ситуацияне уйлап, уңышлысын сайлату

47 бит

Диалог төзиләр, бер-берсен бәялиләр, чагыштыралар,  уңышлысын сайлыйлар.

(Ш)  Тема буенча фикерләрен уртаклашү

(П) Тема буенча диалог төзи белү

(Т.б) Үрнәктән файдаланып диалогик сөйләм төзи белү

(Р)  Уку мәсьәләсен бәяләү

Монологик сөйләмне камилләш

терү

 

Төркемнәрдә эш: текст буенча, бирелгән сүзләрне кулланып, берәр ситуациядә әдәпле сөйләшү   турында хикәя төзетү.

3 нче күнегү  54 бит

Тагын әдәпле сүзләрне кайда кулланырга булганын әйтәләр.

Төркемдә (5-6 кеше)

а) сүзлек эше.
б) текст өстендә эш:

-эчтән укыйлар

-кычкырып укыйлар, тәрҗемә итәләр;

-малайның сүзләрен укыйлар;

-апаның сүзләрен укыйлар;

Малайга характеристика бирәләр (акыллы, тәрбияле, әдәпле)

Ни өчен акыллы, тәрбияле икәнен әйтәләр

Төркемнәргә бүленәләр. Һәр төркем берәр шундый вакыйганы искә төшереп (өйдә, ашханәдә) бу турыда язалар. Бераздан бер укучы хикәяне укый.

 

 

(Ш)  Үз тәҗрибәсеннән чыгып текст буенча хикәя төзү

(Т.б) Төп төшенчәләрне аера белү.

(К) Сыйныфташы белән уку хезмәтлеге булдыру, монологик сөйләм

 

 

 

 

 

Рефлексия

Дәрес, дәрестә туган авырлыклар турында сорый, дәрескә нәтиҗә ясый, укучыларның эшенә бәя бирә.

Өй эшен аңлата.

1.Монда өйрәнгән әдәпле сүзләрне иптәшләрегезгә дә өйрәтегез.

2. "Минем яхшы гамәлләрем”(План төзергә)

3. "Әдәпле бала” ны сурәтләп хикәя языгыз.

-          Ә хәзер без кунакларга, үзебезгә исәнлек – саулык теләп саубуллашыйк

 

Үз фикерләрен әйтәләр, үзләренә бәя куялар (яшел түгәрәк-5ле, сары-4ле, кызыл-3ле билгесе),  өй эшен язып алалар, сораулар бирәләр.

 

(Т.б) Нәрсә белүен. Белмәвен ачыклау

(Ш) Үзбәя

(Р) Коллектив һәм индивидуаль эшне дөрес бәяли белү.

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Нәтиҗә:

   Технологик карта – яңа методик корал, ул укытучыга, дәресләп планлаштырудан уку процессын темалап проектлаштыруга күчеп, һәр фәнне сыйфатлы үзләштерүне тәэмин итә.

 

 

 

 

Кулланылган чыганаклар һәм әдәбият

 

Укыту-методик кулланма

Программа:

Р.З. Хәйдәрова, Р.Л.Малафеева. Урта (тулы) гомуми белем бирү мәктәбендә рус телле балаларга татар телен коммуникатив технология нигезендә укыту программасы (1 — 11 нче сыйныфлар), Казан, Татарстан китап нәшрияты. 2014.

Үрнәк программалар. Татар теле һәм әдәбияты. Рус телендә урта (тулы) гомуми белем бирү мәктәпләре өчен. 1-11 нче сыйныфлар. Казан Татарстан китап нәшрияты. 2011.

 Дәреслек:

Хәйдарова Р.З. Г.М.Ахметзянова “Күңелле татар теле” ике кисәктә. Казан. “Татармультфильм” нәшрияты, 2013  (рус телендә сөйләшүче балалар өчен). Дәреслек Е.И.Пассовның коммуникатив технология концепциясенә нигезләнә.Татарстан  республикасы мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан рөхсәт ителгән.

Методик кулланма:

Хәйдарова Р.З.,Л.Ә.Гыйниятуллина. Рус телендә сөйләшүче балаларга татар теле укыту, 3 нче сыйныф. Укытучылар өчен методик кулланма.Казан “Татармультфильм», 2013

Хәйдарова Р.З. Татар теленнән эш дәфтәре: Гомуми белем бирү мәктәбенең рус телендә сөйләшүче 3 нче сыйныф укучылары өчен. Яр Чаллы, 2013

Электрон кулланма: презентацияләр

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Просмотрено: 0%
Просмотрено: 0%
Скачать материал
Скачать материал "Проект "Технологическая карта урока""

Методические разработки к Вашему уроку:

Получите новую специальность за 3 месяца

Менеджер бизнес-процессов

Получите профессию

Бухгалтер

за 6 месяцев

Пройти курс

Рабочие листы
к вашим урокам

Скачать

Скачать материал

Найдите материал к любому уроку, указав свой предмет (категорию), класс, учебник и тему:

6 626 034 материала в базе

Скачать материал

Вам будут интересны эти курсы:

Оставьте свой комментарий

Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.

  • Скачать материал
    • 09.12.2015 413
    • DOCX 104 кбайт
    • Оцените материал:
  • Настоящий материал опубликован пользователем Якупова Римма Мансуровна. Инфоурок является информационным посредником и предоставляет пользователям возможность размещать на сайте методические материалы. Всю ответственность за опубликованные материалы, содержащиеся в них сведения, а также за соблюдение авторских прав несут пользователи, загрузившие материал на сайт

    Если Вы считаете, что материал нарушает авторские права либо по каким-то другим причинам должен быть удален с сайта, Вы можете оставить жалобу на материал.

    Удалить материал
  • Автор материала

    Якупова Римма Мансуровна
    Якупова Римма Мансуровна
    • На сайте: 8 лет и 3 месяца
    • Подписчики: 0
    • Всего просмотров: 4270
    • Всего материалов: 5

Ваша скидка на курсы

40%
Скидка для нового слушателя. Войдите на сайт, чтобы применить скидку к любому курсу
Курсы со скидкой

Курс профессиональной переподготовки

Копирайтер

Копирайтер

500/1000 ч.

Подать заявку О курсе

Курс повышения квалификации

Специалист в области охраны труда

72/180 ч.

от 1750 руб. от 1050 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 42 человека из 21 региона

Курс профессиональной переподготовки

Библиотечно-библиографические и информационные знания в педагогическом процессе

Педагог-библиотекарь

300/600 ч.

от 7900 руб. от 3950 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 457 человек из 66 регионов

Курс профессиональной переподготовки

Организация деятельности библиотекаря в профессиональном образовании

Библиотекарь

300/600 ч.

от 7900 руб. от 3950 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 281 человек из 66 регионов

Мини-курс

Эффективная самопрезентация

4 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 42 человека из 28 регионов

Мини-курс

Основы русского языка: морфология, синтаксис, лексика

4 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе

Мини-курс

Оказание первой помощи

4 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 482 человека из 69 регионов