Добавить материал и получить бесплатное свидетельство о публикации в СМИ
Эл. №ФС77-60625 от 20.01.2015

Опубликуйте свой материал в официальном Печатном сборнике методических разработок проекта «Инфоурок»

(с присвоением ISBN)

Выберите любой материал на Вашем учительском сайте или загрузите новый

Оформите заявку на публикацию в сборник(займет не более 3 минут)

+

Получите свой экземпляр сборника и свидетельство о публикации в нем

Инфоурок / Другое / Другие методич. материалы / Проект "Иярчен вакыт җөмлә"
ВНИМАНИЮ ВСЕХ УЧИТЕЛЕЙ: согласно Федеральному закону № 313-ФЗ все педагоги должны пройти обучение навыкам оказания первой помощи.

Дистанционный курс "Оказание первой помощи детям и взрослым" от проекта "Инфоурок" даёт Вам возможность привести свои знания в соответствие с требованиями закона и получить удостоверение о повышении квалификации установленного образца (180 часов). Начало обучения новой группы: 24 мая.

Подать заявку на курс
  • Другое

Проект "Иярчен вакыт җөмлә"

библиотека
материалов








Проект эше

Тема: “Иярчен вакыт җөмлә”

(8 нче сыйныфта татар теленнән ФДГББС таләпләренә туры китереп

эшләнгән дәрес эшкәртмәсе)





Башкарды:

Басыйрова Рәзидә Җәүдәт кызы – Вазыйфасы: татар теле һәм әдәбияты укытучысы


Эш урыны: Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районының Уби урта гомуми белем мәктәбе” бюджет муниципаль белем учреждениесе



















1. Эчтәлек




1.Эчтәлек


2.Кереш


3.Төп өлеш


3.1.Проектның төп максаты


3.2. Фаразлау (гипотеза)


3.3. Проектның бурычлары


3.4. Көтелгән нәтиҗә


3.5. Проектның тикшерү объекты


3.6. Проектның фәнни яктан әһәмияте


3.7. Проектның практик әһәмияте һәм яңалыгы


4. Дәрес “Иярчен вакыт җөмлә”


4.1. Дәрес темасы


4.2. Дәрес тибы


4.3. Дәрес максаты


4.4. Дәресне җиһазлау


4.5. Дәреснең методлары


4.6. Оештыру мизгеле


4.7.Дәреснең темасын һәм максатын әйтү


4.8. Актуальләштерү


4.9. Өй эшләрен тикшерү


5. Уку мәсьәләсен кую (яңа дәрес) “Иярчен вакыт җөмлә”


5.1 Иярчен җөмләләрнең төзелеше , төрләре турында тест сорауларына җавап бирү


    1. Иярчен вакыт җөмлә моделен ясау

7.Ныгыту. Күнегүләр эшләү.

Иярчен вакыт җөмләләргә синтаксик анализ ясау

7.1.Карточкалар белән эш (индивидуаль биремнәр)

7.2. Иярченле кушма җөмләләрнең өйрәнелгән төрләре буенча белемнәрне тикшерү (перфокарта белән эш)


7.3. Дәреслек белән эшләү


8. Йомгаклау


8.1. Сораулар биреп, укучыларның белемнәрен тикшерү


8.2. Дәрескә йомгак ясау


9.Өйгә эш бирү.Төрле авырлыктагы биремле карточкалар өстендә эш (укучы үзе сайлап ала)


9.1. Дәресне тәмамлау


10. Проектны бәяләү


11. Кулланылган әдәбият


12. Кушымталар





2. Кереш

Гомуми белем бирү системасы үзенең яшәешенә тышкы үзгәрешләрнең көчле йогынтысын тоя. Аңа яңа рухи-әхлакый һәм социаль-икътисади таләпләр куела. Алар дөнья үсеше үзенчәлекләренә бәйле рәвештә арта бара. Ул таләпләр түбәндәгеләрдән гыйбарәт:

- җәмгыять үсеше тизләнешенең тиз үзгәрүчән шартларда укучыларны тормышка әзерләү бурычын куюы;

- культураара үзара ярдәмләшү даирәсенең шактый киңәюе барышында мәктәп тәмамлаучыларның белемле булуы, һәркем белән уртак тел таба белүе һәм толерантлы булуы;

- глобаль проблемаларның барлыкка килүе һәм үсеше яшьләрдән заманча фикерләүне таләп итүе;

- җәмгыятьне демократияләштерү, сәяси һәм социаль юнәлешне сайлап алу мәктәпкә гражданнарда шундый сайлап алуга әзерлек формалаштыру кирәклеген искәртүе;

- икътисадның динамик үсеше һәм эш белән тәэмин итү өлкәсендә хезмәткәрләрнең һөнәри квалификациясен күтәрүдә һәм белемен арттыруда даими ихтыяҗны билгеләүче тирән структур үзгәрешләр мәктәп тәмамлаучыларда гомер буе белемен арттыру теләген һәм сәләтен үстерү зарурлыгына ишарә ясавы.

XX гасыр ахыры һәм XXI гасыр башы мәгълүмати технологияләрнең бик нык үсүе, информацион бушлыкның тиңдәшсез үзгәрүе темплары белән истә калды. Иҗтимагый тормышның төрле өлкәләре турында мәгълүмат булуы күптән инде гадәти күренешкә әйләнде. Мәгълүмати мохитне проектлаштыру һәм аның белән идарә итүне оештыру мәсьәләләре эшчәнлекнең теләсә кайсы өлкәсендә, шул исәптән мәгариф өлкәсенең дә көндәлек эшенә әверелде.

Хәзерге заман кешесе мәгълүматлар чолганышында яши һәм яңа мәгълүмати технологияләрдән башка ул аларны үзләштерә дә, җәмгыять үсеше өчен файдалана да алмый. Тормышыбызга компьютер һәм шуның белән бергә мәгълүмати технологияләр ныграк үтеп керә бара. Алар укучыга гына түгел, хәтта укытучының үзенә дә үсәргә киң мөмкинлекләр бирә. Белем бирү процессын компьютерлаштыру – мәгариф үсешендә өстенлекле юнәлешләрнең берсе.

Технологик алгарыштагы һәр яңалыкка балалар сокланып карый. Һәм, әлбәттә, аларның кызыксынучанлыгын һәм танып-белү активлыгын үз шәхесләренең максатчан үсешенә юнәлдерү мөһим. Нәкъ менә дәрестә укучылар укытучылары җитәкчелегендә үз интеллектларын һәрьяклап үстерү, белем алу һәм тормыш мәсьәләләрен хәл итү өчен мәгълүмат туплау ысулларына ия булу максатында, компьютер технологияләрен кулланырга өйрәнәләр. Компьютер – белем алу өлкәсендәге максатка ирешү, укыту процессын баету, бала шәхесе һәм укытучының һөнәри осталыгы үсешенә йогынты ясау чарасы ул. Димәк, компьютер технологияләреннән файдалану – укучыларның танып-белү эшчәнлеген тагын да нәтиҗәлерәк оештыру мөмкинлеге бирә. Бу исә аларның активлыгын һәм зирәклеген, иҗади сәләтен үстерергә, һичшиксез, ярдәм итә.

3.Төп өлеш.


Федераль дәүләт гомуми белем бирү стандарты нигезендә милли кыйммәтләр, универсаль уку гамәлләре һәм бәяләү системасы формалаштыру  тора.
Әгәр, укучыда универсаль уку гамәлләре формалаштыра алсак, бала мәктәптә алган белем-күнекмәләрне укыту-тәрбия процессында гына түгел, ә реаль тормышта да куллана ала. Укучыларыбыз үзенә үзе ышанган, мөстәкыйль эш итә торган, конкурентлылыкка сәләтле, дөрес аралашу серләрен белүче, рухи дөньясы бай, иң матур кешелек сыйфатларына ия була.
Бу зур максат һәм бурычлар. Бала күп вакытын мәктәптә уздыра. Һәм максат, бурычларга ирешү укыту-тәрбия процессына керергә, дәреслекләр эчтәлегенә салынырга  тиеш һәм  дәрестә  максатка ирешелү мәҗбүри таләп.

Дәрес ул укучы өчен – үсеш вакыты: кызыклы һәм мавыктыргыч “Белем дөньясына” сәяхәт итү, фән баскычларыннан биеклекләргә менү, аның серле һәм таныш булмаган сукмакларыннан бару. Алдынгы тәҗрибәле һәм новатор укытучыларга зур  игътибар бирәләр, кечкенә шәхесләрнең интеллектуаль, социаль, психик, физик һәм рухи сфераларын үстерүгә зур көч куялар һәм махсус шартлар булдыралар.
Дәрес ул шәхси һәм социаль тормышның бер мизгеле һәм күренеше.
Дәрес процесс буларак, ул – диалог, аралашу, шәхесара төрле мөнәсәбәтләргә керү, эшчәнлек башкару.

Шушы максатларны тормышка ашыруда проект методы ярдәмгә килә. Татар теле һәм әдәбиятын укытуда проект методын куллану, укыту программасы белән тыгыз бәйләнештә алып барыла. Хәзерге вакытта “яңа укыту технологияләре”н проект методыннан башка күз алдына китерүе кыен.

Бу проект эшен татар мәктәбендә эшләүче татар теле һәм әдәбияты укытучылары куллана ала.

3.1. Проектның төп максаты: Укучыларда иярчен вакыт җөмлә турында төшенчә формалаштыру, аның белдерү үзенчәлекләрен аңларга ярдәм итү;

3.2. Фаразлау (гипотеза):

-укытуны югарырак дәрәҗәгә күтәрү;

- теоретик белемнәрен гамәлдә куллану;

-сәләтләре төрле булуга карамастан, һәрбер укучының катнашуына ирешү.

3.3. Проектның бурычлары:

-укучыларның аралаша белү күнекмәләрен камилләштерү, үзара дустанә мөнәсәбәт булдыру;

-биремнәрне үтәүдә һәр укучының активлыгына һәм җаваплылыгына ирешү.

3.4. Көтелгән нәтиҗә:

Укучыларның иярчен вакыт җөмләләрне тану һәм аеру ысулларын билгели белүләренә ирешү һәм тупланган белемнәрен ныгыту.

3.5. Проектның тикшерү объекты:

Балалар белем ала торган татар мәктәпләре өчен дәреслекләр, аларда иярчен вакыт җөмлә темасының бирелеше.

3.6. Проектның фәнни яктан әһәмияте:

Татар теленең синтаксисын өйрәнү белән шөгыльләнүче, эзләнүче фәнни хезмәткәрләр, татар мәктәбендә эшләүче укытучы мөгаллимнәр өчен әһәмиятле.

3.7. Проектның практик әһәмияте һәм яңалыгы:

Аның әһәмияте һәм яңалыгы татар мәктәпләрендә эшләүче татар теле һәм әдәбияты укытучыларына кулланма өчен материал була алуында. Иярчен вакыт җөмләләр темасын үзенчә яктырткан проект булганга күрә, ул, гомумән, яңалык булып тора.

4. Фәне һәм сыйныфы:

Татар теле, 8 нче сыйныф.

4.1. Тема: “Иярчен вакыт җөмлә”

4.2. Дәрес тибы:

Яңа тема аңлату, белем һәм күнекмәләрне ныгыту.

4.3. Максат:

4.3.1. Белем бирү максаты

Иярчен вакыт җөмлә турында төшенчә формалаштыру, аның белдерү үзенчәлекләрен аңларга ярдәм итү;

4.3.2. Үстерү максаты

Иярчен вакыт җөмләләрне тану һәм аеру ысулларын билгеләү;

4.3.3. Тәрбияви максат

Халык педагогикасы хәзинәләренә һәм мәгърифәтчеләребез мирасына нигезләнеп, тирән әхлакый сыйфатлар тәрбияләү

4.4. Җиһазлау:

дәреслек, компьютер, индивидуаль карточкалар, таблицалар, сигнал карточкалары, интерактив такта, 8 нче сыйныф өчен татар теле дәреслеге (М.З.Зәкиев.- Татар теле, 8 нче сыйныф.-Казан: Мәгариф,2007), тест биремнәре, презентация

4.5. Методлар:

Әңгәмә, аңлату, биремнәрне аерым-аерым үтәү, сорау-җавап һ.б.

4.6. Оештыру мизгеле:

Исәнләшү, дәрескә кирәкле әсбапларны барлау, укучыларның фикерләрен дәрескә юнәлдерү (оештыру мизгеленең төп максаты булып, укучыларда яхшы кәеф, эшлисе килү халәтен тудыру тора).

4.7. Дәреснең темасын һәм максатын укучылар белән берлектә куярга тырышу.

4.8. Актуальләштерү.

Кереш.Оештыру өлеше. Эпиграф укыла. Укытучы иярченле кушма җөмләләрнең әдәби һәм сөйләмә телдә кулланылышын тикшерәчәкләре һәм дәреснең төп тематик юнәлеше “Әхлак төбе - әдәп” дигән эчтәлектә булуы турында әйтү. Тактадагы әхлакый теманы яктырткан текстны сәнгатьле итеп уку, үткән дәрестәге темага караган иярчен җөмлә төрен табу һәм синтаксис анализ ясау.

-Алдагы дәрестә уздырылган сүзлек диктантындагы хаталар өстендә эш.

5. Алдагы дәресләрдә үтелгән материалны кабатлау йөзеннән “Килешәсеңме?” уенын үткәрү (сигнал карточкалары белән эш) (кушымта №1)

5.1. Тест үткәрү. Укучылар тактага (экранга) карап, сораулар укып, тест биремнәренә җаваплар язалар.

Тест биремнәре буенча укучылар үзләренә билгеләр куялар, аннары җавапларын тактадагы (экрандагы) дөрес җаваплар белән чагыштыралар (кушымта №2).

  1. Яңа теманы аңлату

Интерактив тактада җөмләләр, һәр укучы өстәлендә “Иярчен җөмлә төрләре һәм алар янында бәйләүче чаралар” таблицасы.

  1. Кайчан әзер була, шунда шалтыратырмын.

  2. Көннәр җылыну белән, тәрәзәләрне буяп куйдылар.

  3. Кояш баер алдыннан каты җил чыкты.

1 нче җөмләне укытучы тикшерә. 2 нче җөмлә бергәләп тикшерелә (грамматик нигез табыла, баш һәм иярчен җөмлә билгеләнә, бәйләүче чара күрсәтелә, схема төзелә). 3 нче җөмләне укучылар тикшерә, дәфтәрләргә схемасын яза.

    1. Тактада модель ясау:

Иярчен вакыт җөмлә

  • баш җөмләнең вакыт хәле урынында килә, я баш җөмләдә мөнәсәбәтле сүз белән бирелгән вакыт хәлен ачыклый

  • кайчан? кайчаннан бирле? кайчанга чаклы? сорауларына җавап бирә

hello_html_m52a1463b.gifhello_html_m169a0def.gif

hello_html_57aed7ff.gifhello_html_57aed7ff.gifсинтетик аналитик


hello_html_57aed7ff.gifбәйләүче чара бәйләүче чараhello_html_57aed7ff.gif



Ю.к., У-в. к. куш-ры, хәл фигыль куш-ры, бәйлекләр, бәйлек сүзләр

мөнәсәбәтле сүзләр

  1. Ныгыту. Күнегүләр эшләү.

Дәреслек белән эшләү.

Дәреслекнең 84нче битендәге 105нче күнегүне язмача эшләү (тексттан иярчен вакыт җөмләләрне табып, схемаларын ясарга). Күнегүне укучылар көндәлек эшләр дәфтәрендә башкаралар.


Ял минуты (күзләр өчен гимнастика ясау)

Укучылар ял итәләр. “Талбишек “ көе куела.

Күзләреңне чытырдатып бөтен көчең белән йом, ә аннан ач.

Моны 4 – 6 мәртәбә кабатла.

Күз кабакларын бармак бите белән 20 секунд сыйпа.


7.1.Карточкалар белән эш (индивидуаль биремнәр)

1 нче бирем. Һәр җөмләдә баш кисәкләрне, иярчен һәм баш җөмләләрне, бәйләүче чараларны әйтергә. Схемаларын төзергә.

2 нче бирем. Югарыда тикшерелгән иярчен вакыт җөмләләрнең төзелеш ягыннан төрләрен әйтергә һәм дәлилләргә

3 нче бирем. Схемаларга туры килгән җөмләләрне табарга.

Укучылар белән нәтиҗә ясау: Иярчен вакыт җөмлә я баш җөмләнең вакыт хәле урынында килә, я баш җөмләдә мөнәсәбәтле сүз белән бирелгән вакыт хәлен ачыклый. Ул, вакыт хәле кебек үк, кайчан? кайчаннан бирле? кайчанга чаклы? сорауларына җавап бирә.

(укучылар үз-үзләренә кабатлый һәм бер-берсенә әйтеп күрсәтәләр)

7.2. Иярченле кушма җөмләләрнең өйрәнелгән төрләре буенча белемнәрне тикшерү (перфокарта белән эш) ( кушымта № 3)

Килеп чыккан схеманы әзер вариант белән чагыштыру (укучылар үз- үзләрен бәялиләр). Үзбәя.

8.Йомгаклау.

Сорау биреп, укучыларның белемнәрен тикшерү (кушымта №5).

  • Бүген дәрестә нинди иярчен җөмлә турында сөйләштек?

  • Төзелеше ягыннан нинди төрләре була?

  • Иярчен вакыт җөмләнең бәйләүче чаралары нинди?

  • Модель буенча кагыйдәне әйтегез әле.

8.1. Дәрескә йомгак ясау.

Аеруча актив катнашкан һәм дөрес җавап биргән укучыларга билгеләр кую һәм игълан итү.

9.Өйгә эш бирү

Төрле авырлыктагы биремле карточкалар өстендә эш (укучы үзе сайлап ала) (кушымта № 5)

Дәресне тәмамлау, укучылар белән саубуллашу.

10. Проектны бәяләү

Кушма җөмлә — катлаулы синтаксик берәмлек. Кушма җөмләләр, ике, өч, һәм, хәтта күбрәк — ун җөмләдән торып, структур-семантик һәм интонацион яктан синтаксик бөтен тәшкил итәләр.

Җөмләнең кушма булуы һәр очракта да ачык күренеп тормый, шуңа күрә җөмләнең кушмамы, гадиме икәнлеген аеру укучыларда еш кына кыенлык тудыра. Нәтиҗәдә анализ барышында компонентларның чикләрен һәм аларның предикатив нигезләрен дөрес билгеләүдә төрле хаталар килеп чыга. Кушма җөмләләрне гади җөмлә дип кенә карау яисә шуның киресе кебек ялгышлар төрле сәбәпләр белән бәйле. Бер очракта кушма җөмләләр аерымланган хәлләр, аныклагычлар яисә тиңдәш кисәкләр белән катлауландырылган гади җөмләләр белән бутала, икенче бер очракта кушма җөмлә составында килгән ким җөмләләр, яисә бер составлы җөмләләр аерым компонент буларак танылмый. Болар барысы да кушма җөмлә составындагы аерым компонентларның чикләрен дөрес таба белмәүгә китерә. Бу проект татар теленең синтаксисын өйрәнү белән шөгыльләнүчеләр өчен әһәмиятле дип уйлыйм.

Аның мөһимлеге һәм яңалыгы татар мәктәпләрендәге татар теле һәм әдәбияты укытучыларына кулланма өчен материал була алуында. Иярчен вакыт җөмлә темасын үзенчә яктырткан проект булу сәбәпле, ул, гомумән, яңалык булып тора. Татар мәктәбендәге укытучы мөгаллимнәр бу проектны уңышлы санарлар дип уйлыйм.



11. Кулланылган әдәбият.

1. Татарстан Республикасының Мәгариф министрлыгы тарафыннан расланып тәкъдим ителгән 8 нче сыйныф өчен татар теле дәреслеге (М.З.Зәкиев.- Татар теле, 8 нче сыйныф.-Казан: Мәгариф,2007) һәм “Татар урта мәктәпләре өчен татар теленнән программа”га, “Татар мәктәпләрендә татар теленнән гомуми белем бирүнең дәүләт стандарты”на (Казан, 2008)

2. Интернет www.belem.ru

3.Ризаэддин Фәхреддин.”Нәсыйхәт.” – Казан, “Мәгариф” нәшрияты, 2005 ел.

4. Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы “Дәрес эшкәртмәсе үрнәкләре” (татар теле һәм әдәбият, 1 кисәк), “Школа” нәшрияты, Казан, 2005ел.































12. Кушымталар

12.1. “Килешәсеңме?” уенын үткәрү (сигнал карточкалары белән эш) (кушымта №1)




  1. Үзара ияртү юлы белән бәйләнгән җөмләләрдән торган җөмлә кушма җөмлә дип атала? (әйе)

  2. Ияреп килгән җөмлә баш җөмлә була? (юк)

  3. Аналитик җөмләнең бәйләүче чарасы хәбәр составында килми (әйе)

  4. Мәгънә ягыннан иярчен кушма җөмләләр 12 төргә бүленәләр (әйе)

  5. Бәйләүче чара мөнәсәбәтле сүз булса, бу синтетик иярчен җөмлә була (юк)

  6. Бәйләүче чара көттерү паузасы булганда ике җөмлә арасында ике нокта куела (әйе)

  7. Барлык иярчен җөмләләрнең дә синтетик төре була (юк)





























12.2 Кушымта №2

Иярчен җөмләләрнең төзелеше , төрләре турында тест биремнәре.



1.ИЯРЧЕН ҖӨМЛӘ

1) ияреп килгән һәм баш җөмләдән чыгып куелган сорауга җавап булып килгән җөмлә

2) иярченле кушма җөмләнең беренче җөмләсе



2.БАШ ҖӨМЛӘ -

1) теркәгечле тезмә кушма җөмләнең беренче җөмләсе

2) ияртеп килә торган һәм аннан чыгып, башка җөмләгә сорау куела торган җөмлә



3. ТӨЗЕЛЕШЕ БУЕНЧА ИЯРЧЕН ҖӨМЛӘНЕҢ ТӨРЛӘРЕ

1) теркәгечле тезмә кушма

2) аналитик һәм синтетик



4.АНАЛИТИК ИЯРЧЕН ҖӨМЛӘ -

1) хәбәре булмаган иярчен җөмлә

2) баш җөмләгә үзенең хәбәре составында тормый торган чаралар ярдәмендә ияргән җөмлә



5.СИНТЕТИК ИЯРЧЕН ҖӨМЛӘ -

1) баш җөмләгә үзенең хәбәре составындагы чаралар ярдәмендә ияргән җөмлә

2) баш җөмләгә көттерү интонациясе ярдәмендә ияргән җөмлә



6. АНАЛИТИК ИЯРЧЕН ҖӨМЛӘЛӘРНЕ БАШ ҖӨМЛӘГӘ БӘЙЛӘҮЧЕ ЧАРАЛАР

1) мөнәсәбәтле сүзләр, ияртүче теркәгеч һәм теркәгеч сүзләр, көттерү интонациясе

2) җыючы теркәгечләр, кушымчалар, санау интонациясе


7.ИЯРЧЕН ҖӨМЛӘЛӘР МӘГЪНӘ ЯГЫННАН ТӨРЛӘРГӘ

1) нинди җөмлә кисәге мәгънәсендә килүенә карап бүленә

2) нинди кушымчалар ялгануга карап бүленә


8.ИЯРЧЕН ҖӨМЛӘЛӘРНЕҢ МӘГЪНӘ ЯГЫННАН ТӨРЛӘРЕ

1) 10

2) 12














12.3 Кушымта №3

Индивидуаль биремнәр



1 нче бирем. Һәр җөмләдә баш кисәкләрне, иярчен һәм баш җөмләләрне, бәйләүче чараларны әйтергә. Схемаларын төзергә.



2 нче бирем. Югарыда тикшерелгән иярчен вакыт җөмләләрнең төзелеш ягыннан төрләрен әйтергә һәм дәлилләргә.


1.Кояш кайчан нарат биеклеге булып күтәрелә , шул чакта Кама өсте чуп-чуар була.(М.Ә)
2.Сәйдәшев бер хәрәкәт белән оркестрны уйнаудан туктатты, шул арада музыкантлар тагын ниндидер сагышлы көй уйный башладылар.(Ф.С.-н)
3.Әнием эштән кайтуга, мин кайнар ашны өстәлгә китереп куйдым.
4.Берникадәр вакыт узганнан соң, кызның тагын моңлы җыры ишетелде.
5.Әти кайтканчы , син бездә торып тор.
6.Кояш батар алдыннан, каты җил чыкты.


3 нче бирем. Схемаларга туры килгән җөмләләрне табарга.

Схемалар.

1.( ... ),[ шул вакыт...]. 3.(... -ганчы ), [... ] .

2.(... -ү белән ), [... ] . 4.(...-ган чакта ), [... ].

Җөмләләр.

1.Ул елмайган чакта, якты кояш көлеп торсын синең йөзеңдә.

2.Ишек ачылды , шул вакыт карт укымышлының иелгән гәүдәсе, чал чәчле башы күземә ташланды.

3.Хәсән әфәндегә безгә килергә рөхсәт бирелү белән, без йөрешә башладык.

4.Көзге эшләр башланганчы , алты почмаклы өй салынып бетте.

















12.4 .Перфокарта белән эш

Кушымта № 4




 

1

2

3

4

5

Ия җөмлә






Хәбәр җөмлә






Аергыч җөмлә






Вакыт җөмлә






Тәмамлык җөмлә







1.Теле юкның иле юк (мәкаль)

2 Кыңгырау чылтыраганда, мин урам­да идем әле. (М. Юныс)

3. Кемнәр катырак кычкырса, шулар хаклы. (Ф. Яруллин)

4.Аңладым мин бары шуны гына: Миннән башка син дә канатсыз. (К. Сибгатуллин)

5. Байлыгым шул: әтием дә, Әнием дә бар минем.

Яруллин)























12.5. Төрле авырлыктагы биремле карточкалар өстендә эш (укучы үзе сайлап ала) (кушымта № 5)




I в. (катлаулы) Җөмләләрне тәрҗемә ит һәм тикшер.

В ту пору, когда цвели яблоки, наш сад был особенно красив. Только после того, когда сильно заболел сын, она испугалась. Когда Марат научился читать, его сразу отдали в школу. Как только выдадут аттестат, сразу уеду сдавать экзамены в университет.



II в. (уртача авырлыкта) Җөмләләрне язып бетер һәм тикшер.

..., шунда тыныч кына хәл итәрбез. ... шуннан соң күп илләрдә булдык. ..., шуңа кадәр бәйгеләрдә катнашмадым. ... , шул вакытка табын әзер иде. ..., ул да түгел, үзе дә килеп җитте.



III в. (җиңел) Җөмләләрне тикшер.

Кайчан өйрәнерсең, шунда белерсең. Кайчан ярдәм сорарлар, шул чакта уйлашырбыз. Кайчанга кирәк булыр, шул вакытка өлгертергә тырышырбыз.Без беренче класста бергә укыдык, мин аны шуннан беләм.














Краткое описание документа:

  Федераль дәүләт гомуми белем бирү стандарты нигезендә милли кыйммәтләр, универсаль уку гамәлләре һәм бәяләү системасы формалаштыру      тора.
          Әгәр, укучыда универсаль уку гамәлләре формалаштыра алсак, бала мәктәптә алган белем-күнекмәләрне укыту-тәрбия процессында гына түгел, ә реаль тормышта да куллана ала. Укучыларыбыз үзенә үзе ышанган, мөстәкыйль эш итә торган, конкурентлылыкка сәләтле, дөрес аралашу серләрен белүче, рухи дөньясы бай, иң матур кешелек сыйфатларына        ия     була.
        Бу зур максат һәм бурычлар. Бала күп вакытын мәктәптә уздыра. Һәм максат, бурычларга ирешү укыту-тәрбия процессына керергә, дәреслекләр эчтәлегенә салынырга  тиеш һәм  дәрестә  максатка ирешелү   мәҗбүри   таләп. 

 Дәрес ул укучы өчен – үсеш вакыты: кызыклы һәм мавыктыргыч “Белем дөньясына” сәяхәт итү, фән баскычларыннан биеклекләргә менү, аның серле һәм таныш булмаган сукмакларыннан бару. Алдынгы тәҗрибәле һәм новатор укытучыларга зур  игътибар бирәләр, кечкенә шәхесләрнең интеллектуаль, социаль, психик, физик һәм рухи сфераларын үстерүгә зур көч куялар һәм махсус    шартлар   булдыралар.
          Дәрес ул шәхси һәм социаль тормышның бер мизгеле һәм күренеше.
Дәрес процесс буларак, ул – диалог, аралашу, шәхесара төрле мөнәсәбәтләргә керү, эшчәнлек башкару.

Шушы максатларны тормышка ашыруда проект методы ярдәмгә килә.

Автор
Дата добавления 23.11.2014
Раздел Другое
Подраздел Другие методич. материалы
Просмотров404
Номер материала 149109
Получить свидетельство о публикации

Выберите специальность, которую Вы хотите получить:

Обучение проходит дистанционно на сайте проекта "Инфоурок".
По итогам обучения слушателям выдаются печатные дипломы установленного образца.

ПЕРЕЙТИ В КАТАЛОГ КУРСОВ

Похожие материалы

Включите уведомления прямо сейчас и мы сразу сообщим Вам о важных новостях. Не волнуйтесь, мы будем отправлять только самое главное.
Специальное предложение
Вверх