Добавить материал и получить бесплатное свидетельство о публикации в СМИ
Эл. №ФС77-60625 от 20.01.2015

Опубликуйте свой материал в официальном Печатном сборнике методических разработок проекта «Инфоурок»

(с присвоением ISBN)

Выберите любой материал на Вашем учительском сайте или загрузите новый

Оформите заявку на публикацию в сборник(займет не более 3 минут)

+

Получите свой экземпляр сборника и свидетельство о публикации в нем

Инфоурок / Классному руководителю / Другие методич. материалы / Проект методы (Педагогик киңәшмәдә чыгыш ясау өчен доклад)
ВНИМАНИЮ ВСЕХ УЧИТЕЛЕЙ: согласно Федеральному закону № 313-ФЗ все педагоги должны пройти обучение навыкам оказания первой помощи.

Дистанционный курс "Оказание первой помощи детям и взрослым" от проекта "Инфоурок" даёт Вам возможность привести свои знания в соответствие с требованиями закона и получить удостоверение о повышении квалификации установленного образца (180 часов). Начало обучения новой группы: 24 мая.

Подать заявку на курс
  • Классному руководителю

Проект методы (Педагогик киңәшмәдә чыгыш ясау өчен доклад)

библиотека
материалов











Укучыларның мөстәкыйль эшчәнлегенә нигезләнгән укыту методы буларак

проект

(Педагогик киңәшмәдә ясаган доклад)




Зиятова Д.Х.










19 нчы ноябрь 2012 нче ел



Чыгышымны бер борынгы халык мәкале белән башласам, урынлы булыр.

Сөйлә - мин онытырмын, күрсәт – истә калдырырмын,

кызыксындыр -өйрәнермен”.

Проект -нинди дә булса проблеманы өйрәнү һәм гамәли нәтиҗәсен күрсәтү өчен укучыларның мөстәкыйль эшчәнлегенә нигезләнгән укыту методы .

Проект эше түбәндәге этаплардан тора:

1.Әзерлек этабы.

2. Проектны тормышка ашыру этабы.

3. Йомгаклау этабы.

1.Әзерлек этабында

тема билгеләнә;

юнәлеше, максаты, бурычлар аңлатыла;

үтәү вакыты билгеләнә ;

эш планы төзелә;

нәтиҗә-продукт, аны презентацияләү формасы билгеләнә;

укучыга чыганаклар белән эшләү буенча киңәшләр, күрсәтмәләр бирелә.

2. Проектны тормышка ашыру этабы.

укучы шәхси бирем буенча материал эзли, җыя;

информацияне өйрәнә, эшкәртә;

проектның соңгы нәтиҗәсе – продуктны эшләп бетерә.

3. Йомгаклау этабы.

проектны презентацияләү;

фикер алышу;

эшкә бәя бирү.

Проектка төп таләпләр:

  • Проект өстендә эш ниндедер конкрет, социаль әһәмиятле проблеманы чишүгә юнәлдерелгән булырга тиеш;

  • Куелган проблеманы чишүдә эшләнәчәк эшне дөрес планлаштыруның әһәмияте зур. һәр конкрет гамәл, аның результаты, срогы, җаваплы кешесе күрсәтелә. Шулай ук килеп чыгачак нәтиҗә-продукт һәм презентация формасы билгеләнергә тиеш. Шул ук вакытта кайбер иҗади һәм рольле проектлар башыннан ахырына кадәр планлаштырылып бетмәскә дә мөмкин;

  • Һәр проектның төп шарты – укучыларның иҗади эшләве. Проектның характерлы үзенчәлеге булып укучыларның информация эзләве тора. Информация укучы тарафыннан өйрәнелә, эшкәртелә һәм тәкъдим ителә. Укучы информацияне турыдан туры бер җирдән икенче җиргә күчереп куярга гына тиеш түгел, үзенең фикерен дә белдерергә тиеш.

  • Проектның нәтиҗәсе булып укучыларның куелган проблеманы чишкәндә булдырган эш продукты тора;

  • Һәр проект үзенең тәмамлау этабында продуктны презентацияләү һәм яклаудан торырга тиеш. Димәк проект эше түбәндәге тәртиптә бара:

Проблема- Планлаштыру – Информация эзләү – Продукт – Презентация.

Проектны эшләү барышында аның портфолиосы барлыкка килә. Бу бөтен эш материаллары тупланган папка.



Укучыларның өстенлек итүче эшчәнлегенә карап

проектлар классификациясе:

  • Практик проект.

Заказ бирүченең яки проекттта катнашучыларның ихтыяҗларын чагылдыручы социаль әһәмиятле мәсьәләләрне чишүгә юнәлдерелә. Бу проект эш башында ук нәтиҗәсенең төгәл билгеләнгән булуы белән аерылып тора һәм ул нәтиҗә класс, мәктәп, авыл, район һәм ил тормышында кулланылырга мөмкин. Аның формалары да төрле, мәсәлән, татар теле кабинеты яисә физика кабинеты өчен укыту әсбабыннан алып, Россия экономикасын торгызу буенча рекомендацияләр папкасына кадәр. Практик проектның әһәмияте аның продуктын практикада реаль куллануда һәм аның бирелгән проблеманы чишә алуында;

  • Тикшеренү проекты. Структурасы буенча фәнни-тикшеренү эшен хәтерләтә. Аңа керә:

  • Бирелгән теманың актуальлеген нигезләү;

  • Тикшеренү эшенең бурычларын билгеләү;

  • Гипотезаны тәкъдим итү;

  • Килеп чыккан нәтиҗәне тикшерү һәм анализлау. Бу проектны эшләгәндә заманча фәнни методлар кулланылырга тиеш. (Лаборатор-эксперимент, модельләштерү, социаль сорашу һ.б.)

  • Информацион проект ниндидер объект һәм күренеш турында информация туплау , анализлау һәм аудиториягә җиткерүгә юнәлдерелгән була.

  • Иҗади проект Үтәлешендә һәм нәтиҗәсенең презентациясендә максималь иреклелек һәм традицион булмаган алымнар белән якын килүне күз алдында тота.

  • Рольле проект. Мондый проектны эшкәртү һәм тормышка ашыру бик катлаулы. Анда катнашучылар уен ситуациясендә төрле социаль һәм эшлекле мөнәсәбәтләрне тудыру өчен уйлап чыгарылган геройларның рольләрен үзләренә алалар. ( тарихи, әдәби персонажлар, төрле профессия вәкилләре һ.б.)

Проектның нәтиҗәсе ахырга кадәр ачык кала, ягъни билгеле булмый. “Суд ничек бетәр? Конфликт чишелерме? Договор төзелерме?”



Эчтәлекләре буенча проектларны классификацияләү.

Моно проектлар. Бер предмет яисә фән өлкәсе кысаларында үткәрелә, шул ук вакытта башка предмет да буенча информация кулланылырга мөмкин. Мондый проектның җитәкчесе предмет укытучысы булса, бүтән дисциплина укытучысы консультант була ала. Моно проектлар:

  • Әдәби-иҗади,

  • табигать фәннәре буенча,

  • экологик,

  • лингвистик,

  • мәдәни,

  • спортка кагылышлы,

  • тарихи.

  • Музыкаль, һ.б. була ала.

Мондый проектлар класс-дәрес системасы рамкаларында кулланыла.

Предметара проектлар Дәресләрдән тыш һәм берничә төрле өлкә , предмет рамкаларында тормышка ашырыла.

Алар проблеманы куйганда ук тирән эчтәлекле интеграцияне таләп итәләр. Мәсәлән, наркоманиягә профилактика белән бәйле проектны томышка ашырганда, бу проблемага медицина, экология, хокук саклау органнары, психология өлкәсе белгечләренең мөнәсәбәте чагылдырылачак.



Контактлар характеры буенча, түбәндәге проектлар

булырга мөмкин:

-класс эчендәге,

-мәктәп эчендәге ,

-региональ,

-халыкара.

Соңгы ике типтагылары телекоммунмикацион проектлар, чөнки алар заманча компьютер технологияләре ярдәме белән интернет аша тормышка ашырыла.



Дәвамлылык буенча проектлар классификациясе:

Мини проектлар. Алар бер дәрескә, яки дәреснең бер өлешенә сыеп бетәргә тиеш. Мәсәлән, инглиз теле дәресендә “Инглиз телендә реклама модуле төзү” дигән проект тәкъдим ителә. Проект өстендә эш группаларда алып барыла. Бирелгән вакыт – 20 минут: ун минут – әзерлеккә, һәр группага презентация өчен 2 шәр минут.

Кыска вакытлы проектлар. 4-6 сәг. бирүне сорыйлар. Бу дәресләр проект группаларының аерым әзерләнгән өлешләрне үзара яраклаштыруы, бербөтен итүе өчен кулланыла. Информация җыю, продуктны әзерләү һәм презентацияләүгә әзерлек кебек төп эшләр дәрестән тыш вакытта һәм өйдә башкарыла. Мәсәлән, 1 нче дәрестә проект группалары билгеләнелә, заданиеләр бирелә. 2-3 нче дәресләрдә группаларның җыелган информациясе турына отчетлары тыңлана, шул информациядән килеп чыгачак проект продуктын һәм аның презентация формасы билгеләнелә . 4-5нче дәресләр парлы итеп куела. Монда әзер продуктны презентацияләү, фикер алышу һәм бәяләү булачак.

Атналык проектлар. Әлеге проектлар игълан ителә һәм укучылар проект эшенә “ чумалар”. Бу вакытта класс формалары (мастерская, лекция, лабаратор эксперимент) һәм класстан тыш формалар (экскурсия, экспедиция, видеоязмалар) аралаштырып кулланыла.

Озакка сузылган – еллык проектлар. Алар группаларда һәм индивидуаль эшләнергә мөмкин. Мондый проектлар дәрестән тыш тормышка ашырыла.











Проект эшчәнлеге продукт формалары

Күп вакыт проект нәтиҗәсендә килеп чыккан продуктның нинди төрдә булуын проектның темасы ук күрсәтеп тора. Мәсәлән, “ Физика законнарын өйрәнү өчен очкыч елан ясау”. Бу проект ярдәмендә укучылар физиканың кайбер законнарын өйрәнәләр.

Исем бертөрле булып та, проект продукты төрле булырга мөмкин. Мәсәлән, “Табигый зоналар климатының үсемлекләр һәм хайваннар дөньясына йогынтысы” проектының продукты булып бер гади генә реферат та, Җирдә булмаган ниндидер материкның кызыклы итеп эшләнгән атласы да булырга мөмкин.

Проект эшчәнлеге продуктларына мисаллар:

  • WEB-сайт;

  • социологик сораштыру нәтиҗәләре анализы;

  • атлас -карта;

  • видеофильм;

  • газета-журнал;

  • закон проекты;

  • уен(эшлекле, рольле, зал белән уен, һ.б);

  • телевизион тапшыру;

  • коллекция;

  • костюм;

  • модель;

  • музыкаль әсәр;

  • мультимедиа продукты;

  • кабинет бизәлеше;

  • спектакль, постановка, вакыйганы инсценировкалау;

  • реклама;

  • прогноз;

  • мәктәп үзидарә системасы;

  • белешмә-справочник;

  • чагыштырма каршылыклы анализ;

  • укыту әсбабы;

  • экскурсия.

Проект эшләү вакытында укучыларда түбәндәге күнекмәләр формалаша :

  1. Рефлексив күнекмәләр:

-чишү өчен әле белемнәр җитеп бетмәгән мәсьәләне аңларга тырышу, акыл аша уздыру күнекмәсе;

- куелган проблеманы чишү өчен нәрсәне белергә , өйрәнергә кирәк , -дигән сорауга дөрес җавап таба белү күнекмәсе.



2.Эзләнү- тикшеренү күнекмәләре

-төрле өлкәдәге белемнәрне файдаланып, кирәклкле эш ысулын уйлап табу күнекмәсе;

- информация кырынннан үзеңә кирәкле информаөияне табу күнекмәсе;

-җитмәгән информацияне укытучыдан яисә белгечтән сорап алу күнекмәсе;

-проблеманы чишүнең берничә вариантын табу күнекмәсе;

- сәбәп- нәтиҗә бәйләнешен билгели белү күнекмәсе;

3. Бәя бирү күнекмәләре.



4. Хезмәттәшлек күнекмәләре:

  • - коллектив планлаштыру күнекмәсе;

  • партнерга тәэсир итү күнекмәсе;

  • уртак мәсьәләне чишкәндә ярдәмләшү күнекмәсе;

  • партнерларның хаталарын күрә һәм төзәтә белү күнекмәсе;

5. Коммуникатив күнекмәләр:

- дискуссия алып бару күнекмәләре;

- үз фикереңне яклау күнекмәләре;

- компромисска бару күнекмәләре;

-сорау бирү, интервью алу күнекмәләре.

6. Презентацияләү күнекмәләре:

- монолог сөйләме күнекмәләре;

- чыгыш ясаганда үз- үзеңне тоту күнекмәләре;

- артистлык күнекмәләре;

- сөйләгәндә күрсәтмәлек куллана белү күнекмәләре;

- кисәк бирелгән сорауларга җавап бирү күнекмәләре.

Проект” төшенчәсе әле дә ахырына кадәр уйланып бетмәгән. Аның турында шул билгеле:

Ул – күпкырлы. Ул- эффектив. Ул- перспективалы. Проект – иксез- чиксез.

Проект ул – теләсә кайсы предметны өйрәнгәндә куллану мөмкинлеге булган метод. Аны дәрес вакытында һәм дәрестән тыш вакытта да кулланып була. Проект методы укучыларның үзләре куйган максатларын тормышка ашыруга корылган һәм шуңа күрә ул -уникаль. Ул күптөрле белем һәм күнекмәләр формалаштыра, шуңа ул эффектив. Проект укучыларга шулкадәр кирәкле эш тәҗрибәсе бирә, шуңа күрә ул алыштыргысыз.

Краткое описание документа:

  Хәзерге вакытта укыту һәм тәрбия бирү өлкәсендә иң таралган методлпрның берсе булган проект методы турында  педагогик киңәшмәдә чыгыш ясау өчен доклад тәкъдим итәм. Докладта проект методы төрле яктан ачыла:

-проект эшчәнлегенең этаплары;

-проект методына куелган таләпләр;

-проектларның классификацияләре;

-проект продукты формалары;

-презентация эшчәнлеге нәтиҗәсендә укучылар алган күнекмәләр;

-проект методының өстенлекләре. Докладка үз эш тәҗрибәңнән мисаллар өстәргә мөмкин. Докладны презентация ярдәмендә тәкъдим итү дә уңышлы булыр дип уйлыйм. Уңышлар сезгә!

 

Автор
Дата добавления 31.01.2015
Раздел Классному руководителю
Подраздел Другие методич. материалы
Просмотров562
Номер материала 354468
Получить свидетельство о публикации

Выберите специальность, которую Вы хотите получить:

Обучение проходит дистанционно на сайте проекта "Инфоурок".
По итогам обучения слушателям выдаются печатные дипломы установленного образца.

ПЕРЕЙТИ В КАТАЛОГ КУРСОВ

Похожие материалы

Включите уведомления прямо сейчас и мы сразу сообщим Вам о важных новостях. Не волнуйтесь, мы будем отправлять только самое главное.
Специальное предложение
Вверх