Добавить материал и получить бесплатное свидетельство о публикации в СМИ
Эл. №ФС77-60625 от 20.01.2015
Инфоурок / Доп. образование / Презентации / Проектная работа "Мин татарча сөйләшәм"

Проектная работа "Мин татарча сөйләшәм"


До 7 декабря продлён приём заявок на
Международный конкурс "Мириады открытий"
(конкурс сразу по 24 предметам за один оргвзнос)

  • Доп. образование
„Мин татарча сөйләшәм!”
„2нче Аксубай урта мәктәбе” 
Муниципаль гомуми белем...
„2нче Аксубай урта мәктәбе” менә инде өченче ел “Мин татарча сөйләшәм!” акция...
Без татарча сөйләшәбез !
Татар телен киң даирәдә куллану мөмкинлекләрен ачу м...
1. Катнашучылар саны: 110 кеше
           2. Фотосүрәтләр
“2 нче Аксубай урта мәктәбе”
                                           Муниц...
Эшнең эчтәлеген блокпарга берләштерү:

1 блок
Өйрәнелгән уку материалының мак...
Проектның максаты:

-Татар телен тирәнрәк өйрәнү;
-Укучыларның иҗади эшчәнлег...
Бурсык гаиләсе
 
 
      Урманга искиткеч саф, салкынча, бик үзенчә...
Бурсык гаиләсе...
Көмеш балта
       Борын – борын заманда яшәгән ди бер ярлы карт. Картның гад...
Муниципаль гомуми белем бирү учреждениесе...
1 из 30

Описание презентации по отдельным слайдам:

№ слайда 1 „Мин татарча сөйләшәм!”
„2нче Аксубай урта мәктәбе” 
Муниципаль гомуми белем
Описание слайда:

„Мин татарча сөйләшәм!” „2нче Аксубай урта мәктәбе” Муниципаль гомуми белем бирү учреждениесе

№ слайда 2 „2нче Аксубай урта мәктәбе” менә инде өченче ел “Мин татарча сөйләшәм!” акция
Описание слайда:

„2нче Аксубай урта мәктәбе” менә инде өченче ел “Мин татарча сөйләшәм!” акциясендә бик теләп катнаша. Акциянең төп максаты – халыкны, бигрәк тә яшьләрне татар телендә сөйләшүгә өндәү, кибетләрдә, урамда, транспортта, редакциядә, элемтә бүлегендә, авыл хуҗалыгы идарәсендә, пенсия фондында,даруханәдә, балалар бакчаларында һәм төрле көнкүреш хезмәтләре күрсәтә торган җирләрдә татарча сөйләшүне гамәлгә кертү, татар теленең даирәсен киңәйтү иде. Сезгә үзебез үткәргән чараларның отчётын җибәрәбез.

№ слайда 3 Без татарча сөйләшәбез !
Татар телен киң даирәдә куллану мөмкинлекләрен ачу м
Описание слайда:

Без татарча сөйләшәбез ! Татар телен киң даирәдә куллану мөмкинлекләрен ачу максатыннан, республика күләмендә ничәнче ел рәттән “Мин татарча сөйләшәм!” бәйге акциясе үткәрелә. “Аксубай 2 нче номерлы мәктәбе “дә укучылар арасында проэкт эшләре бәйгесен игълан итте һәм уңышлы гына эшләде дип уйлыйм. Татар теле һәм әдәбияты буенча оештырылган “Чишмә” түгәрәгенә йөрүче рус балалары белән төрле әкиятләр иҗат иттек. Мәсәлән: “АК тәпи”, “Бурсык гаиләсе”, “Көмеш балта”, “Кыш маҗаралары”. Бу әкиятләрне районыбызның барлык балалар бакчаларына таратып чыктык . (районда 5 балалар бакчасы) Районыбызда яшәүче рус, , чуваш, таджик, үзбәк халкына кечкенә китапчыклар язып тараттык. Автовокзалдагы Казанга( Водитель : Шуркин А.А.),Самарага,(Водитель : Кортюшев А.Н.),Әлмәткә (Водитель: Гафуров М.Г.) бара торган халыкларга кечкенә диалоглар, төрле киңәшләр язылган буклетлар ,рекламалар бирдек. Элемтә бүлегендә (Фаттахов Н.М.) эшләүче кешеләргә телефон буенча билетка заказ бирү юлларын өйрәттек. Тиздән районнарда Сабан туйлары булачак. Бу бәйрәмне уздыручы кешеләргә(Зайдуллин Р.И. Администрациядә район башлыгы урынбасары) бераз мәгълүмат бирдек. Районыбыздагы яшәүче яшьләребезне матур итеп татарча танышырга өйрәттек. Даруханәгә кереп(Зәйдуллина М.М.) татар телендә дару сатып алу турында диалог формаларын тараттык . “Хозяюшка” кибетенә(Атряскина Л.П.) кереп “Миппи ашамлыклар” исемле буклет бүләк иттек. Беренче сыйныф укучылары белән атна көннәрен дөрес әйтергә өйрәндек,барлык язылган әкиятләребезне бүләк иттек. (Укытучы Шашина Н.А. һәм Хамитова Н.А.) Редакциядә эшләүче кешеләребезне (Редактор Шаязданов Ф.Ш.) татар телендә чыга торган газета- җурналлар белән таныштырдык. Пенсия фондына (Тимофеев В.Е.) кереп пенсионерлар белән матур итеп аралашу формаларын өйрәттек.ТНВ каналының “Күчтәнәч” тапшыруына да балалар иҗат иткән әкият җибәрдек, “Көмеш кыңгырау” (Яр Чаллы) газетасына татар теле турында язма һәм әкият җибәрдек. Иң соңында үзебез мәктәпнең ашханәсенә кайтып пешекчеләрне (Баш пешекче Гайсина Р.М.) татар халкының милли ашамлыклары белән таныштырдык. Таныштыру гына түгел әле , бу акциягә катнашкан һәр укучы әти-әниләре белән татар халкының милли азыкларын пешереп килгәннәр иде. Барлык мәктәп балалары белән тәмләп сыйландык. Мондый эш төрләре чыннан да үзебезгә дә ошады. Бенең шушы кечкенә генә эшебез татар теленә кызыксыну уятыр дигән теләктә калабыз.Ә үзебездә чыннан да горурлык хисе тыйдык.

№ слайда 4 1. Катнашучылар саны: 110 кеше
           2. Фотосүрәтләр
Описание слайда:

1. Катнашучылар саны: 110 кеше 2. Фотосүрәтләр

№ слайда 5
Описание слайда:

№ слайда 6
Описание слайда:

№ слайда 7
Описание слайда:

№ слайда 8
Описание слайда:

№ слайда 9
Описание слайда:

№ слайда 10
Описание слайда:

№ слайда 11
Описание слайда:

№ слайда 12
Описание слайда:

№ слайда 13
Описание слайда:

№ слайда 14
Описание слайда:

№ слайда 15
Описание слайда:

№ слайда 16
Описание слайда:

№ слайда 17
Описание слайда:

№ слайда 18
Описание слайда:

№ слайда 19
Описание слайда:

№ слайда 20
Описание слайда:

№ слайда 21 “2 нче Аксубай урта мәктәбе”
                                           Муниц
Описание слайда:

“2 нче Аксубай урта мәктәбе” Муниципаль гомуми белем бирү учреждениесе     Проект “Мин татарча сөйләшәм” (Энҗе җыям)         Башкарды: “2 нче Аксубай урта мәктәбе” беренче квалификацион категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы Резидә Рәхимҗан кызы Хамидуллина      

№ слайда 22 Эшнең эчтәлеген блокпарга берләштерү:

1 блок
Өйрәнелгән уку материалының мак
Описание слайда:

Эшнең эчтәлеген блокпарга берләштерү: 1 блок Өйрәнелгән уку материалының максималь мөмкинлекләрен әкият төзүдә файдалану.   2 блок   Башлангыч сыйныфта өйрәнелгән әкиятләрнең эчтәлекләрен искә тө- шерү, охшаш әкиятләр язу, иллюстрацияләр ясау, төрле оешмаларга үз тәгъдимнәрен бирү.   Әзерлек этабы 1.Укучыларны эшнең эчтәлеге һәм эш тәртибе белән таныштыру. 2.Сыйныфны төркемнәргә бүлү. 3.Һәр төркем әкияткә эпиграф, эчтәлегенә карата рәсемнәр эзләү.

№ слайда 23 Проектның максаты:

-Татар телен тирәнрәк өйрәнү;
-Укучыларның иҗади эшчәнлег
Описание слайда:

Проектның максаты: -Татар телен тирәнрәк өйрәнү; -Укучыларның иҗади эшчәнлеген үстерү; -Фикерләү сәләтен, бәйләнешле сөйләм телен үстерү. -Аксубай җирендә яшәүче төрле милләт халкына татар теленә карата кызыксыну уяту. Проектны планлаштыру Бу проект бер айга планлаштырылган. Һәр атна (Энҗе җыям) “Татарча сөйләшәм” дигән девиз белән уза. 1 этап- әкият язу; төрле оешмалар өчен мәгълүматлар туплау. 2 этап- китапчыкларны балалар бакчаларына тарату. 3 этап- төрле оешмаларга кечкенә китапчыклар бүләк итү. (Автовокзал, элемтә бүлеге, редакция, Аксубай муниципаль район советы, ашханә)

№ слайда 24
Описание слайда:

№ слайда 25 Бурсык гаиләсе
 
 
      Урманга искиткеч саф, салкынча, бик үзенчә
Описание слайда:

Бурсык гаиләсе     Урманга искиткеч саф, салкынча, бик үзенчәлекле көз исе беркел-де. Тирә-якта берсен берсе куа –куа саргылт, кызгылт яфраклар җиргә коела.Көннәр кыскара, төннәр озая. Урман кошлары да сәеррәк җыр- лый башлады. Урман эчендә һәрбер нәрсә җанлы, аларның һәрберсе каядыр ашыга,йөгерә,өлгерергә тырыша. Барлык җан иясе кышкыга әзерләнә:бурсыклар,аюлар,керпеләр,еланнар. Шундый матур, җанлы, гаҗәеп тылсымлы урманда бер тик тормас бурсык үз гаиләсе белән яшәп ята икән. Бу гаиләдә әти бурсык Мистер Бур, әни бурсык Мисис Бура һәм бала бурсык Береляка яшәгән. Бу гаилә чыннан да бер дә тик кенә тормый икән. Мистер Бур бик эшчән, уң ган хуҗа булган. Ул гаиләсенә зур, матур йорт салырга уйлаган. Җәй буе йорт салу белән мавыккан. Мисис Бура азык-төлек артыннан йөргән. Ул бөҗәкләр, тычканнар, күбәләкләр, кәлтә еланнары җыйган. Тик менә аларның уллары Береляка бер генә дә эш яратмаган. Ул урман буйлап матур җырлар җырлап күңел ачып йөрергә яраткан. Әтисе белән әнисе көне буе эшләп тапкан малны тиз арада юк итә торган булган. Шулай беркөнне салкын көз килеп бурсык гаиләсенә дә ишек шакыган. Берелякага да салкын була башлаган.  Ләкин әтисенең йорты әле элгермәгән. Береляканың дуслары җылы йортларына кереп югалганнар. Аңа дусларыннан һәм әти-әнисеннән бик оят булган. Ул үз гаебен танып әти-әнисеннән гафу итүләрен үтенгән. Әти-әнисе улларының яхшы якка үзгәрүен күреп бик сөенгәннәр, шатланганнар. Шул вакытта Береляканың башына бер акыллы уй килә. Ул әтисенә йортны тәгәрмәчләргә утыртырга кирәк дигән тәгъдим ясый. Әтисе улының чыннан да үзгәрүен күреп аның фикре белән килешә. Алар шулай эшлиләрдә. Менә зур тәгәрмәчләрдә бик матур йорт төзелеп тә бетә. Шулай беркөнне кышкы йокыга әзерләнгән вакытта Береляка әти-әнисенә тагын бер тәгъдим ясый. “Әнием-әтием, әйдәгез әле, быелгы кышны йоклап уздырмыйк, дөнья буйлап сәяхәт итик, башка җәнлекләрнең тормышын күрик, яңа дуслар белән танышыйк.” Әтисе белән әнисе бик шатланып риза булалар. Шулай итеп бу тату гаилә ерак сәяхәткә юл тоталар.

№ слайда 26 Бурсык гаиләсе
Описание слайда:

Бурсык гаиләсе (дәвамы)   Бурсык үз гаиләсе белән сәяхет итүне дәвам итте. Шулай бара торгач Береляка тәрәзәдән бер белдерү күрә. Бу белдерүдә болай дип язылган була. «Конкурс уздырыр өчен спорт белән шөгыльләнүче гаилә кирәк.» Бу конкурс « Тизрәк, биегрәк, көчлерәк», дип атала. Мистер Бур гаиләсе озак уйлап тормыйча бу ярышта катнашырга уйлыйлар. Менә ярышлар көне килеп тә җитте. Бурсык үз гаиләсе белән конкурс була торган урынга килде. Шулай итеп күптән көтелгән спорт уеннары да башланды. Беренче ярыш чаңгыда узышу иде. Бу ярышта бурсык гаиләсе беренче килеп җитте. Береляка шатлыгыннан «Без бе-рен-че!», дип кычкырды. Икенче конкурс озынлыкка сикерү иде. Бу ярышта да алар сынатмады, беренче килде. Береляка шатлыгыннан тагын кычкырып җибәрде « Без бул-ды-ра-быз »! Шулай итеп барлык ярышларда да беренчелекне беркемгә дә бирмәделер болар. Ниһаят бурсык гаиләсе 1нче урынны яулады.   Береляканың ничек шатланганын сүз белән генә әйтеп бетереп булмый. Конкурсны оештыручылар бурсык гаиләсенә бик матур спорт җиһазлары буләк иттеләр. Барысыннан да артык Береляка шатланды. Шул көннән башлап бу гаилә спорт белән ныклап шөгыльләнә башлады. Менә яз да җитеп килә. Кайбер җәнлекләр тиздән йокыларыннан уяныр. Ә бурсык гаиләсенең быелгы кышы бик узенчәлекле, кызыклы булды.   -Чү! Чү! Ни булган бу Әни бурсыкка? Нигәдер хәлсезләнеп китте. Әти бурсык шунда ук урман табибын чакыртты.Урман табибы тиз арада Әни бурсыкны карады һәм шатланып, көлеп җибәрде. Сезнең гаиләдә бик матур бер бәби туачак,- диде. Чыннан да күп тә үтмәде бу уңган гаиләдә тагын бер бәби туды. Аңа Билли дип исем куштылар. Шулай итеп бу гаилә тагын да матуррак яши башлады

№ слайда 27 Көмеш балта
       Борын – борын заманда яшәгән ди бер ярлы карт. Картның гад
Описание слайда:

Көмеш балта Борын – борын заманда яшәгән ди бер ярлы карт. Картның гади балтасыннан башка бернәрсәсе дә булмаган ди. Ул көннәр буе бушка урамда йөреп көнен, гомерен үткәргән. Ләкин бернинди дә һөнәр таба алмаган. Көннәрдән – беркөнне бу карт күл яныннан узып барганда аның ма- турлыгына карап исе китә. Шундый көчле хискә бирелеп балтасының суга төшкәнен дә сизми кала.Балта шундый көчле, сихри көч белән,сә-ер тавышлар чыгарып су төбенә чума. Шул вакыт карт сискәнеп,уянып киткәндәй була һәм үзенең бөтенләй ялгыз калганын аңлап куя... Кинәт балта чумган урыннан күл суын айкап, чайкап, шау-шу чыга-- рып бик куркыныч,озын чәчле Су кызы килеп чыга. Су кызы әйтә: әй, син карт, күрәм тормышыңны балта белән уздыргансың, ләкин балтаң эшсезлектән күгәреп, хәлсезләнеп беткән. Син балтаңны бердә эшкә өйрәтмәгәнсең. Яшәр йортың, эшләр эшең юк.  Бүгенге көннән башлап балтаң миңа хезмәт итәр. Мин аны су асты патшалыгын төзергә өйрә- термен. Картка бу сүзләрне ишетү бик оят була. Ул оятыннан берни әйтмичә әкрен генә китеп бара. Утырып уйлана һәм аның башына бер фикер ки лә. Ул барлык кешеләрне һәм Су кызын гаҗәпләндермәкче була. Шу—лай беркөнне урам буйлап барганда бер ялтырап торган көмеш балта таба. Моның ялтыраганына картның исе китә. Менә, эшләгән балта шундый була икән ул, ди. Карт күл буена бик матур итеп йорт салып куя. Бу матурлыкны Су кызы күреп ала да, үзенә дә шундый матур Су сарае төзергә сорый. Карт ризалаша, ләкин бер шартым бар, ди. Мин сиңа Су сарае төзим, ә син миңа балтамны бирерсең , ди. Су кызы да риза була. Карт ике балта белән эшли башлый. Берничә көн өчендә зур Су сарае балкып чыга. Су сарае искиткеч матур итеп ялтырап тора. Бу матурлыкка барлык кешеләрнең дә исе китә. Шул көннән башлап карт эшнең ямен, тәмен белеп яши башлый. Эшсез бер көн дә тора алмый. Күп йортлар салып яхшы,бай яши . Кеше эш белән генә яши ала,тәмле ашый ала һәм тыныч йоклый ала икән ул, ди карт.Эш эшли белмәгән кешедәндә бәхетсез кеше юк икән ул, ди.Су кызы да матур гына елмаеп : әй син, уңган карт балтаңны югалтып үзеңне таптың . Үз-үзеңне беркайчанда югалтма ! Кеше булып кал !  

№ слайда 28 Муниципаль гомуми белем бирү учреждениесе
Описание слайда:

Муниципаль гомуми белем бирү учреждениесе Муниципаль гомуми белем бирү учреждениесе “2 нче Аксубай урта мәктәбе” “2 нче Аксубай урта мәктәбе”   Сабантуй  

№ слайда 29
Описание слайда:

№ слайда 30
Описание слайда:


57 вебинаров для учителей на разные темы
ПЕРЕЙТИ к бесплатному просмотру
(заказ свидетельства о просмотре - только до 11 декабря)

Автор
Дата добавления 06.03.2016
Раздел Доп. образование
Подраздел Презентации
Просмотров86
Номер материала ДВ-506611
Получить свидетельство о публикации
Похожие материалы

Включите уведомления прямо сейчас и мы сразу сообщим Вам о важных новостях. Не волнуйтесь, мы будем отправлять только самое главное.
Специальное предложение
Вверх