Добавить материал и получить бесплатное свидетельство о публикации в СМИ
Эл. №ФС77-60625 от 20.01.2015
Инфоурок / Начальные классы / Другие методич. материалы / Проектная работа "Моя семья"(на татарском языке)

Проектная работа "Моя семья"(на татарском языке)

  • Начальные классы

Поделитесь материалом с коллегами:



Чүпрәле районы Яңа Ишле башлангыч мәктәбенең 1 нче сыйныф укучысы

Каюмова Дилә Зөлфәт кызының

Нәселем шәҗәрәсе”

проект эше

























Шәҗәрә – гаилә көзгесе

Шәҗәрә ул - үткәннәрдән

Киләчәккә тәрәзә.

Һәр халыкта, һәр заманда

Шәҗәрәдә дәрәҗә.

Д. Гарифуллин





Туган жир, туган туфрак, туган нигез... Бу тирән мәгънәле төшенчәләр һәркем өчен изге һәм кадерле нәрсәләрне аңлата. Кеше кайда гына булмасын, нинди генә урыннарны күреп сокланмасын, аның күңелен һәрвакыт газиз җире, туган нигезе үзенә тарта. Биредә аның әти-әнисе гомер итә, нәселдәш туганнары яши, ерак бабаларының каберләре, аларның истәлекләре саклана.

Кеше җирдә ни өчен яши? Үзенең кыска гына гомере эчендә ул барысына да өлгерергә, барын да танырга, белергә, үзе эшләп калырга, сөенергә, шатланырга, кайгы-хәсрәтне жиңеп чыгарга һәм, иң мөһиме, үзе турында киләчәк буынга якты истәлек калдырырга тиеш.

«Әгәр үлгәч тә искә алсыннар дисәң, игелекле нәсел һәм эчтәлекле китап язып калдыр»,- дигән борынгы акыл ияләренең берсе. Аның бу гыйбрәтле сүзләрен ничек аңларга соң ? Игелекле нәсел калдыр — бу сүзләр, минемчә, кешегә икеләтә бурыч йөкли. Беренчедән, нәселең игелекле булсын дисәң, үзең дә игелекле булырга тиешсең, икенчедән, игелекле балалар үстерергә тиешсең.

«Һәр кеше үзенең җиде бабасын белергә тиеш, —дигәннәр борынгылар. — Шул вакытта гына кеше туган иленең, туган төбәгенең, үз халкының үткәнен яхшы белә». Халкыбызда борын-борыннан җиде буын әби-бабаңа кадәр үз нәселеңнең буыннарын күңелдән белү һәм нәсел шәҗәрәләрен кәгазьгә теркәү гадәте булган. Шәҗәрәләр белү, язып бару — матур һәм борынгы гадәт. Алар аркылы кешеләр ата-бабаларының дәвамчысы булуларына төшенгәннәр.



Нәрсә соң ул шәҗәрә?

Гарәп теленнән кергән "шәҗәрә" сүзе агач дигән мәгънәне белдерә. Буыннарның өзлексез алмашынып торуын ботаклы агачка охшатып төзелгән шәҗәрәләр язу, нәсел шәҗәрәсен төзү гадәте борынгы заманнарда ук төрле халыкларда билгеле булган.

Мин үземнең җиде буын бабам белән бик горурланам. Алар үз һөнәрләрен тапканнар, бәхетле гаилә корганнар. Балаларын үстереп тормышка аяк бастырганнар. Сугыш кырларына курыкмыйча атлаганнар, безнең бәхетле киләчәгебез өчен армый-талмый бил бөккәннәр. Үзебезнең шәҗәрәбезне мин шулай күз алдына китерәм.



C:\Users\ХАЛИДА\Desktop\рэзил\IMG_7504.JPG













Әти-әни - һәрберебез өчен иң газиз, иң кадерле кешеләр. Әти-әниебезнең исемнәре безнең исемгә иң якын урнаша. Беренче буын - без үзебез…..

C:\Users\ХАЛИДА\Desktop\рэзил\IMG_7501.JPG

Рәзил, 5 нче сыйныфта укый. Аның исеме гарәп телендә “бик әйбәт”, “ ышанычлы” дигәнне аңлата. . Мәктәптә бик тырышып укый. Төрле конкурсларда катнаша . Грамоталар белән бүләклә. Буш вакытларында китап укырга, компьютерда уйнарга, балык тотарга, сеңелесе белән уйнарга ярата.

C:\Users\ХАЛИДА\Desktop\рэзил\IMG_7499.JPG

Миңа 6 яшь кенә әле. Мин җитез, күңелле, гел көлеп торам, акыллы. Кача-кача уйнарга, биергә, җырларга, салатлар ясарга, әкиятләр тыңларга, китаплар актарырга яратам. Мәктәпкә быел гына укырга керсәм дә тырышам, инде хәрефләрне таныйм һәм саный беләм. Мин гаиләмне яратам.



Икенче буын - әтиебез Зөлфәт белән әниебез Фәнилә.

C:\Users\ХАЛИДА\Desktop\рэзил\IMG_7497.JPG

Минем әтием – Зөлфәт Җәүдәт улы.Әтием 1979 нчы елның август аенда туган. Мәктәпне тәмамлагач, ул Түбән Кама шәһәрендә урнашкан медучилищега укырга керә. Бу уку йортын уңышлы гына тәмамлый, ләкин язмыш аны башка профессия белән алып китә.Әтием минем – уңган шофёр, зур КамАЗ автомобилен йөртә. Ул акыллы, көчле, ярдәмчел, юмарт. Кирәк чакта һәрчак ярдәмгә килә, тынычландыра. Ул яныбызда чакта безгә бик рәхәт.Әтием бик матур, ягымлы. Аның белән бик күңелле. Ул миңа дәрес хәзерләргә булыша. Әтиемне хезмәттәшләре дә,авыл халкы да хөрмәт итәләр.









C:\Users\ХАЛИДА\Desktop\рэзил\IMG_7502.JPG

Менә син иртә белән йокыдан уяндың да күзләреңне ачтың. Бүлмә кояш нуры белән балкып тора. Өйдә тәмле аш исе аңкый. Сиңа бик рәхәт.Син шул вакытта үзең дә сизмәстән, "әни" дип эндәшәсең. Әни... Нинди олы сүз бу!Кеше үз гомереңдә шул сүзне ничәмә-ничә кабат әйтә икән? Әйткән саен, сүз яңадан-яңа мәгънә алып килә. Ана! Шул бер сүздән синең шатлыгыңны да, кайгыңны да, уйларыңны да белә. Алай гына да түгел, ана бу сүз аша синең йөрәгеңне күрә. Әйе, күрә. Чөнки, "әни" дигән сүз ул үзе йөрәктә туа. Ә йөрәктән чыккан сүз йөрәккә барып керә. Әни дип әйттеңме, син инде көчле дә, син инде бәхетле дә! Һәркемгә үз әнисе дөньядагы иң кадерле кеше булган кебек, миңа да үз әнием − кадерлеләрдән дә иң кадерлесе. Барлык балаларныкы кебек, минем дә телем әни" сүзе белән ачылган. Әниемнең йомшак куллары, ягымлы тавышы, моңлы җырлары безгә шатлык китерә. "Әнием" дип эндәшү генә аз әле әниләргә. Күбрәк булышырга, йорт эшләрендә кул арасына керергә кирәк.

Әнием, Фәнилә Фәрит кызы, 1984 нче елның сентябрендә дөньяга. Мәктәпне тәмамлагач, пешекче һөнәрен үзләштерә.Хәзерге вакытта туган мәктәбемдә балаларны тәмле ризыклары белән сыйлый.

Әни безне (сеңелем белән мине) бик ярата, тигез күрә. Ул безгә тәмле-тәмле ризыклар пешерә, кичен назлап йоклата, ә иртән "улым" диеп сөеп уята. Ярый әле, әнием, янәшәмдә син бар! Көннәрем син булганга аяз, төннәрем ай-йолдызлы якты. Салкыннарда күңел җылыңны биреп җылытасың, безнең өчен ял димисең, һәрвакыт хезмәт итәсең. Син безне кешеләргә карата шәфкатьле, ягымлы булырга, һәркемгә ярдәм кулын сузарга әзер торырлык иттереп үстерергә тырышасың. Рәхмәт, әнием, барысы өчен дә зур рәхмәт! Биргән киңәшләрең тормыш иткәндә юлдаш булсалар иде. Озын гомерле булып, безнең уңышларыбызга сөенеп озак яшәсәң иде, әнием!

Гаиләдә олы хөрмәткә лаеклы кешеләр - өченче буын

C:\Users\ХАЛИДА\Desktop\рэзил\IMG_7234.JPG

Җәүдәт бабабыз белән дәү әниләрем!Минем 2 дәү әнием. Алар бик яхшы кешеләр. Табигатьне яраталар. Без бергәләп балыкка йөрибез, Карлы елгасына коенырга барабыз. Яшелчеләр, чәчәкләр үстерәбез. Җәй көнне бакчабыз гөлбакчага әйләнә. Дәү әниләрем тәмле ризыклар пешерәләр, кышка төрле-төрле салатлар ясыйлар. Минем әтиемнең әнисе Каюмова Фардания Абзалетдин кызы(1959 нчы елда туган) укытучы,шәфкать туташы, бухгалтер булып эшләде. Хәзер ул лаеклы ялда.Дәү әнием ягымлы, ачык күңелле, балаларны ярата. Ә бабам, Каюмов Җәүдәт Шәрип улы(1951 нче елда туган), югары категорияле шофёр. Ул яшь чагында,хәтта,Сабантуйларында көрәшеп күп бүләкләр алган..Безне дә көчле булырга,үз-үзеңне якларга өйрәтә.

Ә әниемнең әнисе –Фахертдинова Рузалия Нәҗип кызы(1961 нче елда туган).Ул алтын куллы пешекче. Ә икенче бабам – Фахертдинов Фәрит Хантимер улы(1954 нче елда туган) инде күптән вафат. Шулай да ул безнең йөрәкләрдә яши....

Мин әти-әнием, бабаем, дәү әниләрем, туганнарым белән горурланам. Шундый тату, дус гаиләдә яшәвемә мин бик шат.









Дүртенче буын – бабабыз , әнием ягыннан, Хасанов Нәҗип Исмагыйль улы(1932 нче елгы иде), белән әбиебез Хасанова Фәһимә Дәүләтша кызы(1936 нчы елгы иде), бабам - Хөснетдинов Хантимер Зиннур улы(1932 нче елгы иде), әбием - Фахертдинова Зәйтүнә Хайретдин кызы(1924 нче елда туган,әле дә исән).Ә әтием ягыннан – бабам - Шәриф Мөхәммәт улы(1900 нче елгы иде), әбием - Каюмова Сәрбиҗиһан Санатулла кызы(1913 елгы иде), бабам - Санатуллин Абзалетдин Халиулла улы(1932 нче елгы иде), әбием – Санатуллина Әлфинур Алимҗан кызы(1930 нчы елда туган,әле дә исән..).

C:\Users\ХАЛИДА\Desktop\рэзил\IMG_7402.JPGC:\Users\ХАЛИДА\Desktop\рэзил\IMG_7400.JPG

Бишенче буын – бабам(әнием ягыннан)Хөснетдинов Зиннур һәм әбием,танылган остабикә -Хөснетдинова Әсма.Әтием ягыннан – Санатуллин Халиулла бабам һәм Санатуллина Миңсылу әбием.Бабам – Салимҗанов Алимҗан һәм әбием Салимҗанова Айниҗамал.Бабам - Каюмов Мөхәммәт һәм әбием Каюмова Маухилә.Тагын бер бабам –Сабирҗаанов Санатулла һәм Сабирҗанова Миңҗамал әбием....

Һәр буын әби-бабаларыбыз бишәр-җидешәр бала табып үстерә. Нәтиҗәдә, киң тармаклы, күркәм ябалдашлы мәгърур нәсел шәҗәрәсе формалашкан һәм без, бүгенге буын бөреләре, ә без йөзәрләгән, әби-бабаларыбыз нәселләрен дәвам итүебездән канәгать булып яшәргә, сәламәт яшәү рәвеше алып барып, үз чиратыбызда, сәламәт буын калдырырга тиешбез.

Буыннар чылбырын өзмичә, һәр буын, гаилә тарихына үзеннән өлеш кертеп, үткәннәр белән киләчәк буыннар арасында арадашчы ролен оста башкарса, нәселнең киләчәге өметле булачак. Шәҗәрәңне, ягъни нәсел агачыңны белү, эзләү - синең дә, минем дә, безнең дә игелекле бер эшебез булсын иде.

Выберите курс повышения квалификации со скидкой 50%:

Автор
Дата добавления 13.11.2015
Раздел Начальные классы
Подраздел Другие методич. материалы
Просмотров157
Номер материала ДВ-151647
Получить свидетельство о публикации
Похожие материалы

Включите уведомления прямо сейчас и мы сразу сообщим Вам о важных новостях. Не волнуйтесь, мы будем отправлять только самое главное.
Специальное предложение
Вверх