Добавить материал и получить бесплатное свидетельство о публикации в СМИ
Эл. №ФС77-60625 от 20.01.2015
Инфоурок / Начальные классы / Презентации / Проектная работа на тему:" Алар Җиңү алып кайттылар"

Проектная работа на тему:" Алар Җиңү алып кайттылар"



Осталось всего 4 дня приёма заявок на
Международный конкурс "Мириады открытий"
(конкурс сразу по 24 предметам за один оргвзнос)


  • Начальные классы
Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы «Пучы урта гомуми белем бир...
Проектның максаты: 1. Бөек Ватан Сугышында катнашкан авылдашлар турында мәгъл...
Проектның актуальлеге Озакламый 9 МАЙДА Җиңүнең – 70 еллыгын билгеләп үтәчәкб...
Проектның эчтәлеге План: 1. Проектның максаты. 	2. Алар безнең арада. Исемлек...
Без яулаган Бөек бу Җиңүнең Даны мәңге сүнмәс, сүрелмәс! Без яулаган Бөек бу...
Безнең Пучы авылыннан Бөек Ватан сугышына 403 кеше китә, шуның бары 201 генә...
Мәктәп музеенда без Сугыш һәм тыл ветераннары турында ясалган стендлар белән...
Музейда бик күп материал тупладык Сугыш елларында авылыбызның хатын – кызлары...
Музейда сугыш экспонатлары
Хөрмәтле ил агасы Заманов Миргаяз Заман улы 1921 елның 7 сентябрендә Иске Кад...
Алар илгә Җиңү алып кайтты!!! Китапханәдә Сугыш турында китаплар белән танышт...
90- яшьлек юбилеең белән белән! Җиңү бәйрәме белән!
Бабам белән горурланам! Ибраһимов Исмәгыйль Ибраһим улы Ибраһимов Исмәгыйль И...
Шәйхразыева Халисә Шәйхезадә кызы Шәйхразыева Халисә Шәйхезадә кызы – 1924 н...
Шәйхетдинов Әнис абый Шәйхетдинов Әнис – 1926 нчы елда Зөбәер авылында туган....
Галиев Муллахмәт Муллагали улы Галиев Муллахмәт Муллагали улы – старшина. 192...
Бөек Җиңүгә-70 ел! 1.Патриотлар тәрбиялибез!!! Мәктәбезнең түрендә Бөек Җиңүг...
Безгә тынычлык кирәк!!! Башлангыч класс Укучылары белән “Бөек Җиңүгә- 70 ел”...
Без ел саен 9 нчы май көнендә Бөек Җиңүгә багышланган бәйрәм парадына барабы...
Без ел саен 9 нчы май көнендә Бөек Җиңүгә багышланган бәйрәм парадына барабы...
Җирдә тынычлык хакына Мәктәп күләмендә үткәрелгән “ Җирдә тынычлык хакына” те...
70 ел тыныч тормыш!!! Тынычлыкның кадерен белик! Без тынычлык яклы! Кирәкми б...
Безнең нәтиҗә 1941- 1945 1945- 2015 Сугыш Күп үлем, Күз яше Җимерү Ятимлек ,...
Проектның нәтиҗәсе : 1. Укучылар эзләнү нәтиҗәсендә Бөек Ватан Сугышында катн...
Кулланылган әдәбият: О.Н.Федотова . Әйләнә-тирә дөнья. 2 класс .г. Москва 201...
Бөек Җиңүгә- 70 ел”-темасына ясалган рәсемнәр
Зарипова Алинә
Имамов Раил
Укучыларның күмәк эше
Марданова Алсу
Вахитова Әдилә
Газизова Гүзәл
Марданова Динара
Игътибарыгыз өчен рәхмәт!
1 из 36

Описание презентации по отдельным слайдам:

№ слайда 1 Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы «Пучы урта гомуми белем бир
Описание слайда:

Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы «Пучы урта гомуми белем бирү мәктәбе»

№ слайда 2 Проектның максаты: 1. Бөек Ватан Сугышында катнашкан авылдашлар турында мәгъл
Описание слайда:

Проектның максаты: 1. Бөек Ватан Сугышында катнашкан авылдашлар турында мәгълүмат җыю; 2.Информация җыю буенча эзләнү эшләре алып бару; 3. Бүгенге тыныч тормышыбызның, бәхетле балачагыбызның бәясе- нә төшенү, сугыш һәм тыл батырларына карата хөрмәтле булу, Ватанны ярату . 4. Әби-бабайларның, гомумән, авылдашларның Бөек Ватан сугышы елларында күрсәткән батырлыклары, тырыш хезмәтләре белән танышу; сугышның һәр гаилә өчен зур фаҗига булуына төшенү; 5. Бөек Җиңү һәм Ватан сугышы турында алган белемнәребезне тирәнәйтү, башкаларны таныштыру .

№ слайда 3 Проектның актуальлеге Озакламый 9 МАЙДА Җиңүнең – 70 еллыгын билгеләп үтәчәкб
Описание слайда:

Проектның актуальлеге Озакламый 9 МАЙДА Җиңүнең – 70 еллыгын билгеләп үтәчәкбез . 70 ел тыныч тормышта Яшәү белән без сугыш һәм тыл ветераннарына Бурычлы. Сугыш һәм тыл ветераннары турында материал туплап , алар турында мәктәптә чыгыш ясап аларны тарату, киләчәк буынга калдыру. Безнең арадан сирәгәеп баралар, шуңа күрә алар белән очрашулар оештырып күбрәк мәгълумат туплау, аларга ярдәм итү. Җиңү алып килгән Сугыш һәм Тыл ветераннарының Батырлыкларына сокланабыз, алар белән горурланабыз!!!

№ слайда 4 Проектның эчтәлеге План: 1. Проектның максаты. 	2. Алар безнең арада. Исемлек
Описание слайда:

Проектның эчтәлеге План: 1. Проектның максаты. 2. Алар безнең арада. Исемлек булдыру. 3. Мәктәп музеена экскурсия 4. Мәктәп китапханәсенә экскурсия. Уку дәресләрендә сугыш чорына туры килгән шигУку дәресләрендә сугыш чорына туры килгән шигырьләрне, хикәяләрне уку. 5.“Бабам истәлекләре”- иҗади эшләр җыю 6.“ Бөек Җиңүгә - 70 ел” рәсем ясау һәм күргәзмә оештыру. 7. “Кирәкми безгә сугыш!” - әдәби-музыкаль кичә үткәрү. 8.Һәйкәл янында булу. Исәннәрнең кадерен бел,үлгәннәрнең каберен бел!!!  9. Җиңү җырын

№ слайда 5 Без яулаган Бөек бу Җиңүнең Даны мәңге сүнмәс, сүрелмәс! Без яулаган Бөек бу
Описание слайда:

Без яулаган Бөек бу Җиңүнең Даны мәңге сүнмәс, сүрелмәс! Без яулаган Бөек бу Җиңүнең Даны мәңге сүнмәс, сүрелмәс! Кан коюлы һәм җимергеч сугышның соңгы бәрелешләреннән безне күп еллар аерып тора. Ничәнче тапкыр инде безнең җиребезгә тыныч яз килә! Әмма сугыш еллары бездән никадәр ерагая барса да, халык батырлыгының бөеклеген, фашизмны җиңүнең дөнья күләмендәге тарихи әһәмиятен беркем дә һәм берни дә инкарь итә алмый. Без Җиңү өчен бик кыйммәт түләдек. Сугыш 27 млн. ватандашыбызның гомерен алып китте. Шуларның 320 меңе – безнең якташларыбыз. Республикабызның 200 улына һәм кызына Герой исеме бирелде. Шуларның 5се – безнең районнан. Явыз дошманга каршы көрәшкә безнең авылдан 403 ир – егет китә. Шушы китүдән туган авылыбызга 202 авылдашыбыз кире кайтмады, изге җир өчен башларын салдылар. Илебез бәйсезлеге өчен барган көрәштә авылдашларыбыз Балтик буе, Мәскәү, Төньяк Кавказ, Белоруссия, Ерак Көнчыгыш, Япон, Байкал арты, Украина, Сталинград, Волхов, Төньяк Поляр атры һ.б. фронтларда катнашып, Польша, Чехославакия, Венгрия, Воронеж, Варшава, Орлов, Краков, Благовещенск, Калинин, Витебск, Смоленск, Львов шәһәрләрен фашистлардан азат итүдә геройларча сугыштылар.    

№ слайда 6 Безнең Пучы авылыннан Бөек Ватан сугышына 403 кеше китә, шуның бары 201 генә
Описание слайда:

Безнең Пучы авылыннан Бөек Ватан сугышына 403 кеше китә, шуның бары 201 генә туган ягына әйләнеп кайта Илнең азатлыгын сакларга районыбыздан 20432 кеше сугышка китә, шуның 11000нән артыгы сугыш кырларында ятып кала Бүгенге көндә 2 ветераныбыз исән: Шарифуллин Шәрхем абый,Шайхразиева Халиса апа.

№ слайда 7 Мәктәп музеенда без Сугыш һәм тыл ветераннары турында ясалган стендлар белән
Описание слайда:

Мәктәп музеенда без Сугыш һәм тыл ветераннары турында ясалган стендлар белән таныштык. Ватанны фронтта гына түгел, тылда да саклаганнар. Кырларда, тылда күпме хатын-кыз, карт-коры, бала-чага эшләгән. Шуңа күрә Җиңүне алардан башка күз алдына китереп булмый. Сугышта табибларның да өлеше зур булган. Алар кешеләрнең гомерләрен саклап калганнар, солдатларны кире сугышка кайтарганнар. Туган илне азат итү өчен бөтен халык эше булганга күрә “алар Ватанны сакладылар” дигәндә, без ул сугыш еллары халкын күз алдында тотарга тиешбез: халыкның тырышлыгы бушка китми: күптән көтелгән җиңү көне килә. Бу көн халкыбыз күңелендә мәңге онытылмас көн булып уелып кала. Мәктәп музеена экскурсия

№ слайда 8 Музейда бик күп материал тупладык Сугыш елларында авылыбызның хатын – кызлары
Описание слайда:

Музейда бик күп материал тупладык Сугыш елларында авылыбызның хатын – кызлары, яшүсмерләр һәм апалар тылда кулларыннан килгәнчә оекбашлар, перчаткалар бәйләделәр, батыр солдатларга кулъяулык чиктеләр, бәрәңге киптерделәр, акчалата ярдәм иттеләр. Миргалимова Гөлсайра, Талипова Нурикамал, Мөхәммәтова Әминә, Гыйләҗетдинова Тәгъзимә, Фәррәева Халидә, Нурлыгаянова Мәмдүдә, Хәмбәлова Әминә, Нәгыймова Кәүсәрия, Хакова Дөрлеҗинан, Хөҗҗәтова Гәндәрә, Шәмсетдинова Нурия апалар үзләре өчен дә, сугышка киткән ирләре өчен дә армый – талмый эшләделәр.  

№ слайда 9 Музейда сугыш экспонатлары
Описание слайда:

Музейда сугыш экспонатлары

№ слайда 10
Описание слайда:

№ слайда 11 Хөрмәтле ил агасы Заманов Миргаяз Заман улы 1921 елның 7 сентябрендә Иске Кад
Описание слайда:

Хөрмәтле ил агасы Заманов Миргаяз Заман улы 1921 елның 7 сентябрендә Иске Кадермәт авылында дөньяга килә. 1940 елның сентябрендә армия хезмәтенә алына. Төркмәнстанда Иран-Әфганстан чигендә чик сакчысы була. Сугыш башлангач, 9нчы застава солдатларын Ош шәһәреннән Мәскәүгә озаталар. Анда ул 1941 елның 7 ноябрь көнне Октябрь революциясенең 24 еллык бәйрәме уңаеннан Кызыл Мәйданда узган парадта катнаша. Шуннан ук фронтка алгы сызыкка җибәрелә. Иң элек Мәскәү яны сугышларында, аннан Төньяк Кавказда булган дәһшәтле бәрелешләрдә сугышып, Орджаникидзе шәһәрен саклаганда каты яралана. Хәрби хастаханәдә дәваланып чыккач Кавказны, Дондагы Ростов шәһәрен, Белоруссия, Польша җирен азат итүдә катнаша. Җиңү көнен Польшаның Краков шәһәрендә каршылый. 1947 елның мартында туган авылына әйләнеп кайта. Сугыштагы батырлыклары өчен Беренче дәрәҗә Ватан сугышы ордены, “Батырлык өчен”, “Германияне җиңгән өчен”, “Кавказ оборонасы өчен”, “Мәскәү оборонасы өчен” һәм күп санлы юбилей медальләренә лаек була.   2014 нче елның 26 нчы декабрендә вафат була.

№ слайда 12
Описание слайда:

№ слайда 13 Алар илгә Җиңү алып кайтты!!! Китапханәдә Сугыш турында китаплар белән танышт
Описание слайда:

Алар илгә Җиңү алып кайтты!!! Китапханәдә Сугыш турында китаплар белән таныштык. Ибраһимов Исмәгыйль Ибраһим улы - бабам турында “Алар Җиңү алып кайтты” китабында язганнар. Ибраһимов Исмәгыйль Ибраһим улы

№ слайда 14 90- яшьлек юбилеең белән белән! Җиңү бәйрәме белән!
Описание слайда:

90- яшьлек юбилеең белән белән! Җиңү бәйрәме белән!

№ слайда 15 Бабам белән горурланам! Ибраһимов Исмәгыйль Ибраһим улы Ибраһимов Исмәгыйль И
Описание слайда:

Бабам белән горурланам! Ибраһимов Исмәгыйль Ибраһим улы Ибраһимов Исмәгыйль Ибраһим улы – 1924 нче елда Актаныш районы Әнәк авылында туган. Бөек Ватан сугышына 1943 нче елның 8 февраленнән 1944 нче елның 25 нче октябренә кадәр катнаша. “За боевые заслуги”, “За победу над Германией” орденнары һәм медальләре белән бүләкләнә.

№ слайда 16 Шәйхразыева Халисә Шәйхезадә кызы Шәйхразыева Халисә Шәйхезадә кызы – 1924 н
Описание слайда:

Шәйхразыева Халисә Шәйхезадә кызы Шәйхразыева Халисә Шәйхезадә кызы – 1924 нче елда Калинин районы Әтрәкле авылында туган. Бөек Ватан сугышына 1943 нче елда китә. Төньяк һәм Белоруссия фронтларында артиллериянең зенит полкында сугыша. “Батырлык өчен” медаленә лаек була.

№ слайда 17 Шәйхетдинов Әнис абый Шәйхетдинов Әнис – 1926 нчы елда Зөбәер авылында туган.
Описание слайда:

Шәйхетдинов Әнис абый Шәйхетдинов Әнис – 1926 нчы елда Зөбәер авылында туган. Бөек Ватан сугышына 1943 нче елда алына. Украина фронтында катнаша. “Ватан сугышы” ордены, медальләр белән бүләкләнә.

№ слайда 18 Галиев Муллахмәт Муллагали улы Галиев Муллахмәт Муллагали улы – старшина. 192
Описание слайда:

Галиев Муллахмәт Муллагали улы Галиев Муллахмәт Муллагали улы – старшина. 1920 нче елда Мөслим районы Исәнсеф авылында туган. Бөек Ватан сугышында 1941 нче елның августыннан 1944 нче елның октябренә кадәр катнаша. “II дәрәҗә Дан ордены”, “Кызыл Йолдыз” (2), Бөек Ватан сугышы орденнары һәм медальләр белән бүләкләнә. “ 1941 нче елның октябрендә Мәскәүгә Ржев шәһәре аша чигенәбез. Урам тулы үлгән кешеләр. Иделне тар гына күпер аша чыктык. Немецлар туктаусыз бомбага тоталар. Шунда бик күп иптәшләребезне югалттык. Бу безнең беренче тетрәнү булды. Икенче тетрәнү 1943 нче елның җәендә Украинаның Сумы шәһәрен азат иткәч булды. Шәһәрдәге бер мәйданда олы бер чокыр. Фашистлар шәһәр халкын шул чокырга тере килеш күмгәннәр, чокыр өсте өч көн буе селкенеп торган. Без шәһәргә байтак вакыт үткәч кергән булсак та, чокыр безнең күз алдыбызда да селкенеп торган кебек иде”, - дип искә ала Муллахмәт абый ул дәһшәтле елларны.

№ слайда 19 Бөек Җиңүгә-70 ел! 1.Патриотлар тәрбиялибез!!! Мәктәбезнең түрендә Бөек Җиңүг
Описание слайда:

Бөек Җиңүгә-70 ел! 1.Патриотлар тәрбиялибез!!! Мәктәбезнең түрендә Бөек Җиңүгә багышланган күргәзмә ясалган.Анда безнең Армия сафларында хезмәт итүче абыйларыбыз белән таныштык! 2.Бөек Җиңүгә - 70 ел!!! Һәр авылның, һәр төбәкнең үзенең горурланырдай шәхесләре була. Безнең Әнәк авылыныннан горуланырлык шәхесләребез күп. Шуларның берсе – Нур Баян Галим улы. Нур Баян- патриот- шагыйрь. Фронттагы батырлыклары өчен ул Беренче дәрәҗә Ватан сугышы, Кызыл Йолдыз орденнары һәм медальләр белән бүләкләнә. Авыр сугыш шартларында да иҗат итүдән туктамый, патриотик шигырьләр яза, поэма һәм либретто өстендә эшләвен дәвам итә. Ләкин Җиңү көненә нибары унбиш көн кала, 1945 елның 23 апрелендә, Австрияне азат итү өчен барган соңгы сугышларның берсендә Совет Армиясе подполковнигы, шагыйрь Нур Баян батырларча һәлак була.

№ слайда 20 Безгә тынычлык кирәк!!! Башлангыч класс Укучылары белән “Бөек Җиңүгә- 70 ел”
Описание слайда:

Безгә тынычлык кирәк!!! Башлангыч класс Укучылары белән “Бөек Җиңүгә- 70 ел” темасына рәсемнәр ясадык һәм күргәзмә оештырдык.

№ слайда 21 Без ел саен 9 нчы май көнендә Бөек Җиңүгә багышланган бәйрәм парадына барабы
Описание слайда:

Без ел саен 9 нчы май көнендә Бөек Җиңүгә багышланган бәйрәм парадына барабыз. Анда күкрәкләренә орден, медальләр таккан чал чәчле ветераннар-ны күргәч, безгә тыныч тормыш бүләк иткән өчен рәхмәт хисе уяна. Алар безнең авылда сирәгәеп баралар, Исәннәрнең Кадерен бел, Үлгәннәрнең каберен бел!!!

№ слайда 22 Без ел саен 9 нчы май көнендә Бөек Җиңүгә багышланган бәйрәм парадына барабы
Описание слайда:

Без ел саен 9 нчы май көнендә Бөек Җиңүгә багышланган бәйрәм парадына барабыз. Анда күкрәкләренә орден, медальләр таккан чал чәчле ветераннар-ны күргәч, безгә тыныч тормыш бүләк иткән өчен рәхмәт хисе уяна. Алар безнең авылда сирәгәеп баралар. Чал чәчләреннән сыйпыйсы, дөньядагы иң матур сүзләр белән юатасы, мең рәхмәт әйтәсе килә аларга! Дөньяда яшәүче барлык кешенең бер теләге бар – туган илдә тынычлык булсын! Аларга мәңгелек дан һәм мәңгелек хөрмәт!

№ слайда 23 Җирдә тынычлык хакына Мәктәп күләмендә үткәрелгән “ Җирдә тынычлык хакына” те
Описание слайда:

Җирдә тынычлык хакына Мәктәп күләмендә үткәрелгән “ Җирдә тынычлык хакына” темасына багышланган шигырь конкурсында 2 класс укучылары: Вахитова Әдилә, Зарипова Алинә катнаштылар һәм уңышлы чыгыш ясадылар.

№ слайда 24 70 ел тыныч тормыш!!! Тынычлыкның кадерен белик! Без тынычлык яклы! Кирәкми б
Описание слайда:

70 ел тыныч тормыш!!! Тынычлыкның кадерен белик! Без тынычлык яклы! Кирәкми безгә сугыш ! Кирәкми безгә кан кою, Илебез зур, җиребез киң, Кирәкми безгә сугыш! Хисапсыз байлык бездә! Безнең теләк якты, матур, Җир өстендә, җир астында, Тыныч хезмәт һәм тормыш. Әхмәт Исхак

№ слайда 25 Безнең нәтиҗә 1941- 1945 1945- 2015 Сугыш Күп үлем, Күз яше Җимерү Ятимлек ,
Описание слайда:

Безнең нәтиҗә 1941- 1945 1945- 2015 Сугыш Күп үлем, Күз яше Җимерү Ятимлек , әтисез, әнисез, баласыз, туганнарсыз, дусларсыз калу Ачлык, икмәксез, ризыксыз яшәү Куркыныч , күңелсез тормыш Мәктәптә уку мөмкинлеге булмаган 70 ел тынычлык Шат аваз Төзеклек Дус гаилә , әби-бабай, әти- әни , балалар, туганнар, дуслар булу Тук, мул тормышта яшәү Матур бәхетле тормыш Төрле мәктәпләрдә укырга мөмкинлек күп

№ слайда 26 Проектның нәтиҗәсе : 1. Укучылар эзләнү нәтиҗәсендә Бөек Ватан Сугышында катн
Описание слайда:

Проектның нәтиҗәсе : 1. Укучылар эзләнү нәтиҗәсендә Бөек Ватан Сугышында катнашкан авылдашлар турында мәгълумат тупладык. 2. Тыныч матур тормыш белән без Сугыш Ветераннарына һәм тыл ветераннарына бурычлы икәненә төшендек. 3. Бөек Җиңүне якынайткан авылдашларыбыз Белән горурлану хисләре уянды. 4. Без өйрәнгән материалны киләчәк буынга тапшыру өчен барысын да эшләрбез дигән Теләк туды. Киләчәктә илебезнең тынычлыгын саклаучылары булырбыз.

№ слайда 27 Кулланылган әдәбият: О.Н.Федотова . Әйләнә-тирә дөнья. 2 класс .г. Москва 201
Описание слайда:

Кулланылган әдәбият: О.Н.Федотова . Әйләнә-тирә дөнья. 2 класс .г. Москва 2012г. 2. Они сражались за Родину. 3. М.Мәхдиев.БЕЗ- 41 ел балалары. 4. Ә.Исхак. Кирәкми безгә сугыш. 5. К.Идрисова.Нур Баян Алар безгә Җиңү китерде. Фон http://fc09.deviantart.net/fs14/i/2007/076/1/c/Gold_Metal_ Wrinkled_Paper_by_Enchantedgal_Stock.jpg

№ слайда 28 Бөек Җиңүгә- 70 ел”-темасына ясалган рәсемнәр
Описание слайда:

Бөек Җиңүгә- 70 ел”-темасына ясалган рәсемнәр

№ слайда 29 Зарипова Алинә
Описание слайда:

Зарипова Алинә

№ слайда 30 Имамов Раил
Описание слайда:

Имамов Раил

№ слайда 31 Укучыларның күмәк эше
Описание слайда:

Укучыларның күмәк эше

№ слайда 32 Марданова Алсу
Описание слайда:

Марданова Алсу

№ слайда 33 Вахитова Әдилә
Описание слайда:

Вахитова Әдилә

№ слайда 34 Газизова Гүзәл
Описание слайда:

Газизова Гүзәл

№ слайда 35 Марданова Динара
Описание слайда:

Марданова Динара

№ слайда 36 Игътибарыгыз өчен рәхмәт!
Описание слайда:

Игътибарыгыз өчен рәхмәт!



57 вебинаров для учителей на разные темы
ПЕРЕЙТИ к бесплатному просмотру
(заказ свидетельства о просмотре - только до 11 декабря)


Автор
Дата добавления 20.09.2015
Раздел Начальные классы
Подраздел Презентации
Просмотров158
Номер материала ДA-055080
Получить свидетельство о публикации

Включите уведомления прямо сейчас и мы сразу сообщим Вам о важных новостях. Не волнуйтесь, мы будем отправлять только самое главное.
Специальное предложение
Вверх