Добавить материал и получить бесплатное свидетельство о публикации в СМИ
Эл. №ФС77-60625 от 20.01.2015
Инфоурок / Иностранные языки / Другие методич. материалы / Проектная работа на тему "“Бауман урамы буйлап җәяүле сәяхәт” темасы буенча класстан тыш эш чарасын оештыру

Проектная работа на тему "“Бауман урамы буйлап җәяүле сәяхәт” темасы буенча класстан тыш эш чарасын оештыру

  • Иностранные языки

Поделитесь материалом с коллегами:

МБОУ «Гимназия №94»



Бауман урамы буйлап җәяүле сәяхәт”

темасы буенча класстан тыш эш чарасын оештыру




Проектны эшләде:

Сафина Роза Гариф кызы, Казан

шәһәре Мәскәү районы 94 нче

гимназиянең 1нче категорияле татар

теле һәм әдәбияты укытучысы


























15 сентябрь, 2015 ел

Эчтәлек



Аңлатма язуы.

  1. Проектның максаты

  2. Проектның бурычлары

  3. Проектның актуальлеге

  4. Проектның гипотезасы

V. Төп өлеш

Экскурсиянең маршруты

  1. Бауман урамы

  2. Татарстанның Фәннәр академиясе

  3. Покрау чиркәве

  4. Муса Җәлил яшәгән йорт

  5. Казан” кунакханәсе

  6. В.Качалов исемендәге рус драма театры.

  7. Татар ашлары йорты.

  8. Екатерина II каретасы

  9. Татарстан дәүләт банкы.

  10. Богоявления чиркәве

  11. Шаляпин исемендәге кунакханә комплексы.

  12. Бронза сәгать

Проектның көтелгән нәтиҗәләре

Кулланылган әдәбият














Аңлатма язуы


Үз илеңнең кадерен белер өчен, читләргә китеп карау кирәк микән?! Берәүләр аның матурлыгын читтән дә күрмәскә мөмкин, икенчеләр туган җирендә яшәткән һәр көннең кояшына иелеп сәлам бирә. Милләтпәрвәрләр, ватанпәрвәрләр өчен, әлбәттә, туган илдән аерылу бик авырдыр. Юкка гына бу хакта җырларда җырланмый инде. Һәр кеше — үз иленең нечкә күңелле бер баласы. Туган ягының урман-күлләре, таулары-болыннары, шаулап утырган иген кырлары — һәммәсе изге бер җир.

Татарстанның табигый байлыклары белән мактанырлыгы бар. Идел, Кама, Нократ кебек төрле өлкәләрне кисеп узган, зур сәнәгать үзәкләрен тоташтырган елгалары — шул байлыкның кисәге. Әле кеше аягы таптап бетермәгән матур урыннар шактый.

Шәһәрнең ерак почмакларында илебезнең табигый гүзәллеге сакланган. Аллы-гөлле болынлыклар, кылган үскән калкулыклар, йомран йөгергән коры елгалар...

Татарстанда кеше кулы тудырган гүзәл урыннар да юк түгел. Башкалабыз Казан көннән-көн матурая. Иске йортлар төзекләндерелә, бик күп яңалары төзелә. Казанның Бауман урамы гына да соңгы елларда бик зур үзгәрешләр кичерде. Кырлай урманының Су анасы, Тукай Өчилесенең зур күзле бакалары әкренләп шунда җыелалар. Парклар саны елдан-ел арта. Метро төзелүе дәмам итә.

Туган ягыбызның тарихи һәм истәлекле урыннарын өйрәнү, һичшиксез, һәр кеше өчен дә мөһим. Беренчедән, ул укучыларның туган ягыбызның тарихы турында белемнәрен тирәнәйтә, кызыксыну уята. Туган ягыбызның тарихын белмичә, аны чын күңелдән яратырга мөмкин түгел. Икенчедән, буыннар бәйләнешен ныгыта. Өченчедән, сакчыл мөнәсәбәт тәрбияли.











Бауман урамы буйлап җәяүле сәяхәт”




hello_html_m11860583.jpg
































  1. Проект эшенең максаты


  1. Татарстан тарихы һәм истәлекле урыннары турында тирәнрәк мәгълүмат бирү.


2. Башкалабыз Казанның тарихын тулырак күзаллау, аның үткәне, белән тирәнтен кызыксыну.

3. Укучыларга рухи һәм әхлакый тәрбия бирү.

4. Укучыларда көндәлек тормышта, полиэтник җәмгыятьтә үзара аңлашу күнекмәләрен булдыру.

5. Татар милләтенә аның тарихи һәи мәдәни хәзинәләренә карата хөрмәт тәрбияләү.


  1. Проект эшенең бурычлары


1. Укучыларны фәнни-эзләнү эшенә өйрәтү.

2. Бауман урамында урнашкан тарихи биналарны барлау, алар турында күбрәк мәгълүмат туплау, аларны эшкәртү.

3. Эзләнү эше күнекмәләре булдыру.

4. Шулар аркылы гражданлык позицияләре тәрбияләү.

5. Татар теленә, әдәбиятына, сәнгатенә, тарихына кызыксыну һәм хөрмәт хисләре тәрбияләү.


  1. Проект эшенең актуальлеге



Казанның тарихи һәм истәлекле урыннарын өйрәнү бүгенге көндә бик актуаль. Фәнни эзләнүләр аша укучыларның белемнәре байый һәм тирәнәйтелә, гражданлык позицияләре, шәхеснең әхлакый сыйфатлары тәрбияләнә.








  1. Проект эшенең гипотезасы


  1. Класстан тыш чараларның сыйфатын югарырак дәрәҗәгә күтәрү.

  2. Теоретик белемнәрне гамәлдә куллану.

  3. Сәләтләре төрле булуга карамастан, һәрбер укучының катнашуына ирешү.







































  1. Төп өлеш


Башкалабыз Казан шәһәре бүгенге көндә бик күпләрнең игътибарын җәлеп итә. Моңа соңгы елларда булып узган вакыйгалар да сәбәп булып тора. Мәсәлән, 2013 елда булып узган Универсиада Казаныбызның данын ерак-еракларга танытты һәм шәһәребез дөнья күләм танылу алды. Шул уңайдан бездә яңа биналар, спорт корылмалары, яңа йортлар төзелде. Универсиада авылы сафка басты, юллар төзекләндерелде, җәяүлеләр өчен яңа урамнар булдырылды. Мәсәлән, К.Насыйри урамы, тарихи биналарга да игътибар артты. Килгән кунакларга мактанып күрсәтерлек, сөйләрлек күренешләр күбәйде. 1 май бәйрәмнәрендә шәһәребезне карарга теләк белдерүчеләр саны буенча без беренче унлыкка кергәнбез.бу яхшы күрсәткеч түгелмени?

Шуңа күрә без күбрәк кызыклы, эчтәлекле, тарихи истәлекләр белән бәйле экскурсияләр эшләүне үзебезнең проект эше итеп алдык. Бу проект 1 елга исәпләнгән. Әллә ни акча чыгымнары сорамый, тик булса иренмичә Казаныбыз турында материаллар тупларга, аны системалаштырырга һәм экскурсияләр уздырып карарга, кирәк булыр.

- Исәнмесез, хәерле көн Казан кунаклары! Сезне Татарстанның башкаласы Казан шәһәрендә күрүемә бик шатмын. Таныш булыйк. Бүген мин сезнең экскурсоводыгыз булырмын.

- Сезнең Казанда булганыгыз бармы? Казанның берсеннән-берсе матур йортлары, урамнары, истәлекле биналары турында нәрсә дә булса беләсезме?

Белмәсәгез, бер дә борчылмагыз. Мин сезне, кыскача гына булса да, таныштырып китәрмен.

Казан шәһәре - 1000 еллык тарихы булган борынгы һәм данлы шәһәр. Аның даны Рәсәйдә генә түгел, чит илләргә дә таралган. Шуңа күрә безгә кунаклар еш килә.

Бүген мин сезне Бауман урамы буйлап җәяүле сәяхәткә чакырам. Бу урам - иң борынгы урамнарның берсе. Ул Казан кремле калкулыгыннан алып, көньяк-көнчыгышта урнашкан Тукай мәйданына кадәр дәвам итә.


hello_html_m792f8a4f.jpg

XIX гасыр ахыры Проломная урамы

Бауман урамы үзәк урамнардан санала, ул бары җәяүлеләр өчен генә каралган. Бу яктан ул Мәскәүдәге Арбатны хәтерләтә. Биредә тарихи биналар күпләп урнашкан, бик күп төрле күңел ачу урыннары, кибетләр һәм бутиклар, тамак ялгау өчен кафе һәм чәй йортлары бар. Шуңа күрә сәяхәт күңелегезгә хуш килер дип уйлыйм.


hello_html_57163d5b.jpg

hello_html_mabad74f.jpg


Хәзерге Бауман урамы

Кыскача гына урамның тарихы турында әйтеп китик. Урамның элеккеге исеме Большая Проломная булган. Бу исем XVI гасырның икенче яртысында халык теленә керә. Тарихтан билгеле булганча, 1552 елда Явыз Иван Казан шәһәрен яулап ала. Хәзерге Богоявление чиркәве тирәсендә (сез алда ул чиркәүне күрерсез) урнашкан сакчы капкалар шартлатыла, җимерелә, пролом барлыкка килә. Шуннан чыгып урам Проломная дип йөртелә башлый.

Урам элек зур булмаган, хәзерге Качалов тирәсенә кадәр дәвам иткән, уң як Болак буйлап 10 хуҗалык, сул якта 14 хуҗалык булган. Урам үзе тар, сикәлтәле, ерганаклы булган. Ул ерганаклар аркылы басмалар (күперчекләр) салынган.

Аннан калган көньяк өлешендә Яңа бистә барлыкка килә. Шунда урнашкан Богоявление чиркәвеннән чыгып ул бистәгә Богоявление бистәсе дип исем бирәләр.

Тулысынча Большая Проломная буларак урам XVIII гасыр урталарына формалаша. Ул вакытта Казанда тугыз зур урам булса, шуның берсе Большая Проломная була.

1930 елның декабреннән ул революционер Николай Эрнестович Бауман хөрмәтенә Бауман урамы дип йөртелә башлый. Ә 1987 елдан Бауман урамы Казанның тарихи үзәгендә урнашкан җәяүле урам булып санала.

Бу урам бик күп тарихи шәхесләрнең исемнәрен хәтерли, күп кенә күренекле кешеләрнең эзләре калган биредә. Советлар Союзы Герое, шагыйрь Муса Җәлил эшкә ашыккан бу урамнан. Бөек Тукаебыз, Гаяз Исхакый, Галиәсгар Камаллар өчен дә бу урам якын булган. Рус язучысы Максим Горький үзенең тормыш университетларын узган. Толстой, Фадеев кебек зур язучыларны да хәтерли бу урам.

Урам Татарстанның Фәннәр Академиясе белән башланып китә.

Республикабызның акыл ияләре, галимнәр, галимәләр эшли бу бинада.



hello_html_m13fc67c5.jpg













Татарстанның Фәннәр Академиясе



Элек XVII гасырда бу урында Николо кызлар монастыре урнашкан була.


  • Хөрмәтле кунаклар, менә без 5нче йорт янында. Бу - үзенчәлекле чиркәү комплексы. Каршыбызда 1703 елда төзелгән Покрау чиркәве.


hello_html_m3b3d6469.jpg

Алты гөмбәзле, гыйбадәт кылу урыны булган чиркәү. Рус бароккосы чоры истәлеге һәм XVIII гасыр архитектура һәйкәле, безнең мәдәни мирасыбыз булып санала.

hello_html_mf896e05.jpg

- Алдагы җиденче йорт шуның белән кызыклы: биредә 1923 елда “Татария” газеты редакциясендә герой-шагыйрь Муса Җәлил эшләгән. Бәлки сез аның турында ишетеп беләсездер?


hello_html_m378cdb37.jpg


Муса Җәлил яшәгән йорт


- М.Җәлил Бөек Ватан сугышында әсирлеккә эләгә, төрмә, концлагерь шартлары да аның рухын сындыра алмый. Фашистларга каршы яшерен оешма төзүдә, кораллы восстание әзерләүдә катнаша, тик бер хыянәтче бу оешма турында фашистларга сата һәм М.Җәлил һәм аның көрәштәләрен үлем җәзасына хөкем итәләр. 1944 елның 25 августында аларның гомере гильотинада өзелә.

Төрмәдә дә М. Җәлил шигырьләр язуын дәвам итә. Шагыйрьнең ике дәфтәре табыла. Бу шигырьләр җыентыгы “Моабит дәфтәрләре” дип йөртелә башлый. Шагыйрьнең шигырьләре дөньяның алтмыш теленә тәрҗемә ителә.

Муса Җәлил- татар халкының горурлыгы, йөз аклыгы.

Туфрак күмәр тәнне, күмә алмас

Ялкынлы җыр тулы күңелне

Үлем” диеп әйтеп буламы соң

Җиңеп үлгән мондый үлемне?

-Юлыбызны дәвам итәбез. Без сезнең белән сәүдәгәр Щетинкин йорты һәм аның биләмәләре булган “Казан” кунакханәсенә якынлашабыз. Йортның архитекторы Ф.И.Петонди.

hello_html_60ccc7b9.jpg


XIX гасыр “Казан” кунакханәсе


hello_html_43f135b9.jpg


XXI гасыр “Казан” кунакханәсе


Биредә күптәннән инде кеше тормый, бина җимерек хәлдә. Реставрация эшләре, кызганычка каршы, җитәрлек күләмдә алып барылмый. Шундый хәлдә булуына карамастан, ул үзенең элеккеге матурлыгын, стилен югалтмаган. Бина Г хәрефе формасында, өч катлы, почмак өлеше ярымротонда (ярымбоҗра) рәвешендә эшләнгән. Бу үз чиратында урамның төзелешенә тәэсир иткән. Архитектор шартлы рәвештә йортның фасадын өч кисәккә бүлгән. Нәтиҗәдә бинаның түгәрәкләнеп килә торган төньяк-көнбатыш өлеше биегрәк булып чыккан. Автор аны коринск ордеры пилястралары белән бизәгән. Бу йорт архитектурасы эклектизмның ачык мисалы булып тора.

1918 елда монда Реввоенсовет һәм Кызыл Армиянең Көнчыгыш фронты штабы урнаша. Бина М.Горький исеме белән дә бәйле. Биредә ул номер алып тора.

Бу кунакханәне рус язучылары А.А.Фадеев һәм А.Толстой да якын күрәләр, чөнки заманында иң яхшы кунакханәләрнең берсе була ул.

Бинаның киләчәге борчылу уята, билгеле, ләкин шәһәр администрациясе бу тарихи йортны саклап калу өчен барысын да эшләр дигән теләктә калабыз. Юлыбызны дәвам итеп, урамның икенче ягына чыгабыз.

- Хөрмәтле кунаклар, сез театрларга йөрергә яратасызмы? Сезгә нинди театрлар ошый? Менә без сезнең белән Качалов исемендәге рус драма театры бинасына якынлашабыз. Театрга 1791 елда нигез салына, тиздән театр үзенең 220 еллык юбилеен билгеләп үтәчәк.



hello_html_m1ed728cb.jpg


Качалов исемендәге рус драма театры


Бу театр - Россиядәге иң өлкән театрларның берсе. Шушы 220 ел дәверендә аның сәхнәсендә XIX-XX гасырның иң талантлы сәхнә эшлеклеләре, актерлар, режиссерлар театр мәктәбе узганнар. Алар арасында П.Мочалов, П.Садовский, А.Мартынов, П.Медведев, М.Саввина, В.Давыдов һәм В.Качалов үзе.

1836 елда М.С.Щепкин үзенең атаклы “Ревизор”ын куя һәм үзе үк спектакльдә Городничий ролен башкара. 1852 елдан театрның художество бүлеген бөтен Рәсәйгә танылган артист Н.К.Миславский җитәкли. Биредә ул үзенең иң яхшы рольләрен башкара: Гамлет, Чацкий, Жор, Кречинский, Жадов.

1948 елда театрга СССРның халык артисты Василий Иванович Качалов исеме бирелә. Иҗат юлын ул шушы театрда башлый һәм зур мәртәбәләргә ирешә.

Театр ел саен диярлек дөньякүләм һәм Россия күләмендә уздырыла торган театр фестивальләрендә катнашып (Каир, Марсель, Вильнюс, Мәскәү, Псков, Чиләбе), 2000 елда Сочи шәһәрендә, 2002 елда Санкт-Петербург, 2003 елда Түбән Новгород, 2004 елда Болгария һәм Македониядәге гастрольләр аңа дөньякүләм танылу китерде.

Театрның бүгенге көн репертуарында 20 дән артык әсәр бар. Алар арасында рус классикларының әсәрләре (“Ревизор” Н.В.Гоголь, “Банкрот” А.Островский, “Пиковая дама” А.С.Пушкин, “Вишневый сад” А.П.Чехов) һәм дөньякүләм классик әсәрләр (“Плутни Скапена” Ж.-Б.Мольер, “Дом, где разбиваются сердца” Б.Шоу) һәм бүгенге көн авторларының әсәрләре бар.

Мин сезнең игътибарыгызга быелгы сезонның репертуарын тәкъдим итәм. Театрга рәхим итегез.

-Хөрмәтле кунаклар, бик арымадыгызмы? Менә бу йортка кереп чәй эчеп, тамак ялгап алырга була. Бу –“Татар ашлары йорты”.


hello_html_50f6eaea.jpg


Татар ашлары йорты


Ул 1970 елда архитектор М.Х.Агишев җитәкчелегендә төзелә. Үзенчәлекле бина, игътибарны үзенә җәлеп итә. Биредә кунакларга иң яхшы пешекчеләр, кондитерлар халкыбызның милли ашларын әзерлиләр. Шундыйларның берсе - Юныс Әхмәтҗанов. Татарлар арасында аның исемен белмәгән, ишетмәгән кеше сирәктер.

Татар халкы бик кунакчыл халык, килгән кешегә сый-хөрмәт күрсәтү- аның матур сыйфатларының берсе. Нинди милли ашлар белән сыйлый икән татар халкы? Әйтеп китә алмассызмы?

-Дөрес, чәк-чәк, өчпочмак, гөбәдия, бәлеш, пәрәмәчтән авыз итеп караган кеше бу ризыкларның тәмен тиз генә оныта алмас.

Юлыбызны дәвам итәбез. Игътибар иткәнсездер, Бауман урамында һәрвакыт кеше күп, чөнки ул - үзенчәлекле, истәлекле урам. Монда Казан осталары эшләгән Екатерина II карета копиясен да күреп була.


hello_html_m7c9e763c.jpg


Екатерина II карета копиясе



Күгәрченнәре, бакалары булган фонтан да урамны бизи. Тукай әкиятләренең герое Су анасы да бар биредә. Голливудтагы кебек йолдызлар аллеясы да эшләнгән. Ачык һавадагы музейда йөргән сыман хис итәсең үзеңне..

Сәяхәтебезне дәвам итәбез. Без Татарстан Республикасының Милли банкы урнашкан бина каршында басып торабыз.


hello_html_a3c4b8.jpg


Татарстан Республикасының Милли банкы



Тарихы турында берничә сүз. 1912-1914 нче елларда Зур Проломный урамында Россия империясе Дәүләт банкының Казан бүлеге бинасы төзелә. Йортның проектын эшләүдә Мәскәү архитекторлары белән бергә җирле архитекторлар да катнаша. Шундыйларның берсе - В.А.Трифонов. Аның эшчәнлеге (XX гасырда) шәһәребезнең йөзен булдыруда зур роль уйный.

Бина җирле төзелеш материалларына нигезләнеп, неоклассицизм стилендә төзелә. Тагын шунысын әйтеп китәргә кирәк, бу урынында элек бер йорт булган. Анда 1846-1856 елларда Н.И.Лобачевский яшәгән.

-Сез аның турында беләсезме?

- Әйе, ул бөек математик, Казан университетының ректоры да була, неэвклид геометрия авторы да. Соңгы еллары аның менә шушы урында узган.

Ә 1917-1918елларда биредә Россиянең алтын запасы, Бөек Ватан сугышы елларында СССР Дәүләт банкы саклагычларыннан китерелгән алтын, кыйммәтле әйберләр, акча саклана. Бу банк бүген дә иң зур, ышанычлы банклардан санала.

-Кадерле кунаклар,без сезнең белән Бауман урамының иң тарихи урынына җитәбез. Сул якка күз салыгыз. Безнең алдыбызда шәһәрнең “визит карточкасына” әйләнгән 62 метр биеклектәге Богоявления чиркәвенең күпкатлы төз манарасы- Бөек Колокольня. Ул XIX гасыр ахырында (1897) төзелә. Аның өчен сәүдәгәр Кривоносов үз акчасын бирә . Корылманың архитекторы- Г.Б.Руш. Гади генә кирпечләрдән искиткеч осталык белән, көнчыгыш архитектура детальләренә нигезләнеп, ялганрус (псевдорус) стилендә эшләнгән. Беренче катында берничә кибет урнашкан була, ә икенче катта Апостол Андрей Первозванный хөрмәтенә шактый зур чиркәү була.

Беренче Богоявления чиркәве бу урында XVI гасыр ахырында төзелә, ләкин 1694 елгы янгын бөтен посадны һәм чиркәүне яндыра. Хәзерге Богоявления чиркәве 1741 елда сәүдәгәр һәм эшмәкәр И.А.Михляев һәм С.А.Чернов акчаларына төзелә.


hello_html_m61ade540.jpg


Богоявления чиркәве



Бу чиркәү шуның белән дә истәлекле: биредә Федор Иванович Шаляпинны чукындыралар.

-Ә кем соң ул Шаляпин? Белмисезме?

-Әйе, бүген бу исемне белмәгән кеше юктыр, мөгаен. Ул атаклы җырчы, халык җырларын, опера әсәрләрен аннан да оста итеп башкаручы булмагандыр ул чакта.

-Шаляпин кайда туган дип уйлыйсыз? Әйе, ул Казанда туган, 1879 елда Шаляпин Иван Яковлевич һәм Евдокия Михайловна гаиләсендә бер ир бала дөньяга килә. Яңа туган баланы икенче көнне үк Богоявления чиркәвенә чукындырырга алып баралар. Бу хакта чиркәүнең метрика кенәгәсендә тиешле язу сакланган. Ни өчен шулай ашыкканнар соң? Чөнки Шаляпиннарның беренче балалары бер яшь тулганчы ук үлә. Шуңа күрә ашыкканнар.

Шаляпиннар гаиләсе, сакланып калган документларга караганда, Рыбноряд урамындагы Лисицин йортының тар гына бер флигелендә яши. Нихәтле генә ярлы булмасыннар, алар балаларына белем бирергә,аларны һөнәрле итәргә тырышканнар. Киләчәктә югары сословие кешесе итү аларның төп максаты була.

1882 елда алты яшьлек Ф.Шаляпин шәһәрдәге иң яхшы училищеларның берсе булган 6нчы башлангыч училищега укырга керә. Училищеда барлыгы 116 кеше укый.

Музыка укытучысы булып Николай Васильевич Башмаков эшли. Ул үз эшен бик яратып башкара, җырга-музыкага гашыйк кеше була. Укучыларында да музыкага мәхәббәт уята ала. Шаляпин да алар арасында була.

Училищены тәмамлагач, Шаляпин статист булып эшкә урнаша. !0 сум хезмәт хакы алып эшли, ләкин бер төрле эш яшь Шаляпинны тиз туйдыра. Аның бөтен уе, хыялы театр һәм музыка белән бәйле була. Шуңа күрә 1889 елда ул эшеннән китә һәм 15 сум хезмәт хакы белән театрга урнаша.

Озак вакытлар Шаляпин сәйяр (ил гизүче дигәнне аңлата) труппасы составында чыгышлар ясый. Үзе белән һәрвакыт бер кечкенәрәк сандык йөртә торган була. Анда нәрсә барын берәү дә белми, чөнки Шаляпин сандыкны кеше барында ачмый. Актерлар бервакыт түзмиләр, сорыйлар, ә анда туган җир туфрагы була.

1892 елда , озакка сузылган гострольләрдән соң, янәдән Казанга әйләнеп кайта. Гастрольләр Россиянең күп кенә шәһәрләре һәм Кавказ буенча бара.. Җырчы тормышының иң авыр чоры була бу еллар.

Туган шәһәренә ничек әйләнеп кайтуы турында ул “Копейка” дигән (газета исеме) газета корреспондентына сөйли. Бакуга килгәч, танылган артист паспортсыз һәм акчасыз кала. Югалган документларын торгызу өчен, туган шәһәренә кайтырга кирәк була. Казанда ул үзенең күптәнге дусты Хәйрулланы очрата. Хәлен сөйләп бирә. Хәйрулла аңа болай ди: “ Аңлыйсыңмы, Шаляпин, сиңа акча булачак. Синең тавышың көчле, пароход трубасы төсле кычкырасың. Ә җырлавың килешле. Әйдә концерт куябыз”

Икенче көнне шәһәрдә афишалар барлыкка килә. Анда яшь, талантлы җырчы халык көйләрен башкара дип язылган була. Билет бәясе арзан , шуңа күрә билетлар тиз таралып бетә. Шаляпин үзе бу концерттан 10 сум аванс ала. Менә шулай Шаляпинның беренче импресариосы беркемгә дә таныш булмаган татар кешесе Хәйрулла була.

Казан шәһәрен Шаляпин бик ярата. М.Горькийга язган хатында ул Казанны “Дөнья шәһәрләре арасында иң гүзәле “ дип атый.

Казан да үзенең талантлы шәхесен онытмый. Шәһәребездә 28 ел рәттән Шаляпин фестивале уза. Бу фестиваль Татарстанның гына түгел, Россиянең мәдәни тормышында да зур урын алып тора.

1999 елның 29 августында Богоявления чиркәвенең колокольнясында Шаляпин истәлегенә камера залы ачыла. Ул бөек җырчы исемен йөртә. Шунда ук музей экспозициясе. Экспозиция колокольняның икенче ярусында урнашкан, 67,5 кв.м. мәйданны били. Бер үк вакытта концерт залы да һәм музей итеп тә файдаланыла. Монда кадерле документлар, хатлар, җырчының автографлары, сирәк пластинаклар, фотография куелган алтын медальон, рояль тора.

Алгарак узыйк. Безнең алдыбызда Шаляпинга куелган һәйкәл. Ул, горур басып, казанлылырны күзәтә сыман. Һәйкәл артында Шаляпин исемендәге кунакханә комплексы.

Ул заманча итеп, бөтен уңайлыклары белән төзелгән. Монда тукталган кеше канәгать калыр.



hello_html_75a0b187.jpg


Шаляпин исемендәге кунакханә комплексы



Бауман урамының бу өлеше аеруча җанлы, монда яшьләр күп җыела.

Урамны төгәлләп, Тукай мәйданының нәкъ урта бер җирендә бронза сәгать урнаштырылган.


hello_html_79759ad5.jpg


Бронза сәгать



Ул 1999 елда скульптор И.Н.Башмаков тарафыннан эшләнә. Сәгатьнең өске өлешендә өч фигура тора: шагыйрь, пегас һәм муза образлары. Аннан өч якка каратып сәгать куелган. Бу сәгать шәһәребезгә тагын да ямь өстәп, очрашу урыны булып санала.

Бу урамда йөргәндә бер нәрсәгә инанасың: биредә иң зур могҗиза Казан үзе, аның тарихы. Ул борынгы һәм яшь, җимерелгән һәм торгызылган, яндырылган һәм яңадан төзелгән, гасырдан гасырга үскән, матурланган, төрле милләт вәкилләренең дус, тату яшәү урынына әйләнгән

Шуның белән экскурсиябез тәмам. Сорауларыгы юкмы? Киләсе очрашуларга кадәр сау булыгыз. Рәхмәт.










Проектның көтелгән нәтиҗәләре

Бүген педагогика алдында класстан тыш эшләү процессын кызыклы һәм файдалы итеп үткәрү төп проблема булып тора. Укытучылар үз эшләрендә төрле метод һәм алымнар кулланып эшлиләр. Хәзерге вакытта укытуның бигрәк тә кызыклы методларның берсе – фәнни-эзләнү методы. Уку процессында мондый методны кулланып эшләү укучыларның логик фикерләү сәләтен, мөстәкыйль эшләү мөмкинлекләрен үстерә. Фәнни-эзләнү методы нигезендә укучы актив катнашучы, белемне, мәгълүматны чыганаклардан үзе табучы, ә укытучы бу очракта аңа юнәлеш бирүче, чыганакларны тәкъдим итүче.

Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә, класстан тыш чараларда шундый метод куллану – укучыларның иҗади сәләтен үстерүгә этәргеч булып тора. Укучыларда фәнгә карата кызыксыну уята. Иҗади эшчәнлек тәҗрибәсенә ия булган саен укучыларның белем сыйфаты да үсә.















Файдаланылган әдәбият исемлеге:


  1. Сокровища культуры Татарстана. Историческое наследие: культура и искусство. Наследие народов Российской федерации \. Серия основана в 2002г. Выпуск 5. 2004г.

  2. Амиров К.А., Ахметзянов И.М., Шакиров Ф.М. Казань. Прошлое и настоящее. НПО «Медикосервис» 1998г. с.78

  3. Казань. Памятники всемирного наследия. Москва «Вече» 2003г.

  4. Леонид Девятых. Казань. Забытое и незнаемое. РИЦ «Титул»

  5. Республика Татарстан: памятники истории и культуры. Каталог-справочник. Казань, 1993


Выберите курс повышения квалификации со скидкой 50%:

Автор
Дата добавления 03.02.2016
Раздел Иностранные языки
Подраздел Другие методич. материалы
Просмотров166
Номер материала ДВ-410050
Получить свидетельство о публикации
Похожие материалы

Включите уведомления прямо сейчас и мы сразу сообщим Вам о важных новостях. Не волнуйтесь, мы будем отправлять только самое главное.
Специальное предложение
Вверх