Добавить материал и получить бесплатное свидетельство о публикации в СМИ
Эл. №ФС77-60625 от 20.01.2015

Автоматическая выдача свидетельства о публикации в официальном СМИ сразу после добавления материала на сайт - Бесплатно

Добавить свой материал

За каждый опубликованный материал Вы получите бесплатное свидетельство о публикации от проекта «Инфоурок»

(Свидетельство о регистрации СМИ: Эл №ФС77-60625 от 20.01.2015)

Инфоурок / История / Другие методич. материалы / Проектная работа по истории родного края по теме "Урэзмэт мэктэбе тарихы"
ВНИМАНИЮ ВСЕХ УЧИТЕЛЕЙ: согласно Федеральному закону № 313-ФЗ все педагоги должны пройти обучение навыкам оказания первой помощи.

Дистанционный курс "Оказание первой помощи детям и взрослым" от проекта "Инфоурок" даёт Вам возможность привести свои знания в соответствие с требованиями закона и получить удостоверение о повышении квалификации установленного образца (180 часов). Начало обучения новой группы: 26 апреля.

Подать заявку на курс
  • История

Проектная работа по истории родного края по теме "Урэзмэт мэктэбе тарихы"

библиотека
материалов

Ел укытучысы -2015” конкурсының “Класс җитәкчесе” номинациясендә республика зона этабында катнашучының проект эше















Тарих эзләре буйлап...”

















Мөслим муниципаль районы

Урәзмәт төп гомуми белем бирү

мәктәбенең тарих һәм җәмгыять

белеме укытучысы

Рәхимҗанов Алмаз Мөдәрис улы





Эчтәлек.

Кереш. .................................................................................2-3

I. Төп өлеш........................................................................4-19

1. Тарих чылбыры буйлап.................................................4-6

2. Белем йорты хуҗалары..................................................6-7

3. Мәктәп тарихында эз калдырган шәхесләр.................7-19

3.1. Алар Үрәзмәт мәктәбендә укытучы булып эшләп

киткән шәхесләр.................................................................7-10

3.2. “Шушы яктан, шушы туфрактан без....” (Үрәзмәт мәктәбендә укып чыккан язучы һәм шагыйрьләр).......11-15

3.3. Көрәштә кабынган язмышлар... (Алар да Үрәзмәт мәктәбен тәмамлаган бөркетләр)....................................16-17

3.4. “Авыл данын яклап...” (Үрәзмәт мәктәбендә укып чыккан күренекле шәхесләр)...........................................17-18

4. “Үрләр яулаганда” (Мәктәп рекордлары)..................18-19

Йомгаклау..........................................................................20

Кулланылган чыганаклар..............................................20















Кереш.

Тарих! Биш кенә хәрефле сүз булса да, үз эченә ул меңнәрчә-миллионнарча елларны, күпме гасырларны сыйдырган. Гомер итү башланганнан бүгенге көнгә кадәр күпме сулар аккан, күпме буыннар алышынган. Галимнәр һаман да тарихыбызны тикшереп торалар, ләкин тарих битләрен актарганда байтак нәрсә безнең өчен әлегә сер булып кала бирә.

Һәр кеше яшәеш чорына нинди дә булса нәтиҗә ясарга тиеш. Киләчәк буын өчен, авыл, мәктәп тарихын өйрәнүгә материал туплау бик мөһим.  Республикабызда мәктәпләр бик күп. Аларның һәркайсының үз тарихы, үз язмышы. Уразмәт төп гомуми белем бирү мәктәбенең башлангычы, чишмә башы кайда икән? Мин шушы сорауга җавап эзли башладым. Чөнки вакытлар үтү белән, исемнәр онытыла, фотолар югала, күп кенә документлар архив булып киштәләргә күчә һәм бөтенләй онытыла. Безгә тарихны сөйләп калдыручы өлкән яшьтәге кешеләрнең саны көннән көн кими. Алар буыннан – буынга сөйләнеп килгән хатирә, вакыйгаларны үзләре белән алып китә. Шушылардан чыгып, мәктәп яшәгән чорда аның үткәнен һәм бүгенгесен бергә кушып, проект эше алып барырга булдым.

Проблема: мәктәп тарихының өйрәнелмәве, фикерләр төрлелеге.

Шушы проблемага бәйле рәвештә проект эшчәнлегенең максаты билгеләнде:

- мәктәп тарихын өйрәнү, аның үткәне турында материаллар туплау;

- укучыларда мәктәп тарихы турында күзаллау булдыру;

- мәктәп тарихына бәйле шәхесләрне өйрәнү;

- ирешкән уңышлар турында нәтиҗәләрне барлау, яңалары белән тулыландыру;

- район тарихында мәктәпнең ролен ачу.

Билгеләнгән максатларны тормышка ашыру өчен, бурычлар куелды:

- балаларда үз тарихына кызыксыну уяту, битараф булмаска өйрәтү;

- мәктәп тарихын торгызу һәм шуңа бәйле рәвештә музей фондын тулыландыру;

- һәр өлкәдә тупланган материалны билгеле, тиешле системага салу;

- һәр төр материалның кайдан, кайчан алынганлылыгын, ягъни чыганакларны күрсәтү;

- һәр төр башкарылган эшкә нәтиҗә ясап бару.

Проблеманың өйрәнелү дәрәҗәсен ачыклау максатыннан, укучылар арасында анкета сорауларына җаваплар алынды. Аның нәтиҗәләре түбәндәгечә:

76 % укучы мәктәп тарихы белән гомумән таныш түгел;

61 % укучы мәктәп тарихы белән берникадәр таныш;

96 % укучы мәктәп тарихын белергә тели;

85% укучы мәктәп тарихын белү кирәк дип саный һәм алар фикеренчә, моның белән үзләре шөгыльләнергә тиеш;

73% укучы бу эшне бик теләп башкарачагын белдерде.

Проект эше 2014-2015 нче уку елында тормышка ашырыла.

Проект эшчәнлегендә тикшеренү методлары:

  • гамәли эзләнү – мәгълүматлар туплау;

  • мәктәп тарихының үзгәрү динамикасын күзәтү;

  • мәктәпнең бүгенгесен һәм үткәнен тәңгәлләштерү;

  • өлкән буын кешеләре белән аралашу, мәгълүмат туплау;

  • анализлау, чагыштыру, нәтиҗә чыгару;

  • тупланган материалны компьютер ярдәмендә системага салу.

Проект эшчәнлегенең төп критерийлары:

- конкрет һәм дөрес материал туплау, аларның җыелмасын булдыру һәм проект эшен презентацияләү.

Проект эшчәнлегендә кулланылган төп чыганаклар: 

  • 1954 нче елдан алып 2014 нче елга кадәр булган приказлар

кенәгәсе;

  • мәктәпнең музей бүлмәсендә сакланган документлар,

фотоматериаллар;

  • ветеран укытучыларның һәм мәктәпне тәмамлаган

чыгарылыш класс укучыларының истәлекләре;

  • Мөслим төбәге” китабы;

  • Район үзәгендәге “Туган якны өйрәнү” музее фонды

материаллары.

Проект эшчәнлегенең өстенлекле юнәлеше:

  • укучыларның буш вакытларын җәмгыятькә файдалы хезмәт

белән шөгыльләнеп үткәрү;

  • соңгы елларда мәктәп тарихын дәвам итү, системага салу

буенча беркем дә шөгыльләнмәгән.

Проект эшен тормышка ашыручылар:

Мәктәп тарихы түгәрәге”н алып баручы Рәхимҗанов А.М. җитәкчелегендә 7-9 нчы класс укучылары.

Әзерлек этабында проект эшчәнлегенең темасын билгеләнде, аның дөрес сайлануы дәлилләнде, эш эчтәлеге буенча тәкъдимнәр анализланды, иң яхшылары сайлап алынды, эшне башкару технологиясе ачыкланды, укытучылардан эшләүче төркем төзелде, аларга биремнәр бүлеп бирелде.



I. Төп өлеш.

1. Тарих чылбыры буйлап...

Үрәзмәт авылында урта мәктәп ачылганчы, мәктәптә 703 укучы белем ала.

Үрәзмәт авылында 1954 нче елда урта мәктәп ачыла. 2008 нче елга кадәр мәктәпне 1307 укучы бетерә. Шулардан 10 укучы мәктәпне алтын һәм көмеш медальләргә тәмамлый.

Октябрь революциясеннән соң авылның барлык хезмәт ияләрендә, аеруча яшьләрдә, белемгә омтылыш гаять зур була. Совет властеның баштагы елларында һәр авылга да укытучы җитмәгәнлектән, авыл яшьләре грамотага өйрәнү өчен укый- яза белүче Фәрхетдинов Хәертдин абыйны үзләрен укытырга күндерәләр. Хезмәте өчен һәр кешедән берәр пот икмәк түлиләр.

1923 нче елда Фәрхетдинов Хәертдин йортында 36 кеше белем ала. Ә моңа кадәр әле Үрәзмәт авылында болай укыту булмый. Яшь егетләр армиягә укый- яза белмичә китәләр. Бу вакытта Үрәзмәттә бер хат язу өчен яки укыту өчен урам буйлап укый белүче эзләп йөрергә кирәк була. Кешеләрдә төп теләк укырга- язарга өйрәнү. Алар тырышып грамотага өйрәнә башлыйлар. Яшьләр шулай тырышып укырга, язарга өйрәнгәндә, Әмәкәй волостеннан мәгариф инспекторы килгән. Яшьләр аңардан  бик үтенеп,  авылга укытучы җибәрүләрен сораганнар. Ниһаять, 1924 нче елда түземсезлек белән көткән беренче укытучылар- Кәрам һәм Гайния Баймурзиннар килә.

Алар укырга теләгән балаларны Ситдыйк абыйлар өенә җыеп, дәресләр системасы белән укыта башлыйлар. Мәктәп оешкан елларда беренче укучылар Шайхуллин Гәрәй, Тимеркәев Ахун, Исхаков Зәки, Хамматуллин Ахмадулла, Галимов Мирзаһит һ.б. була.

Икенче  укытучы булып 1926 нчы елда авылга Солтанов Мирза килә. Аңардан белем алучы укучылар - Гыйззәтуллина Банат, Нурисламова Әминә, Сәлимова Шәйдә һ.б.

1929 нчы елда Солтанов Мирза башка урынга җибәрелә, аның урынына Гыйләҗиева Зәйтүнә килә һәм мәктәп тә Арслан бай йортына күчерелә. Ул ике ел эшләгәч китә һәм аның урынына Пучы авылы кызы Хаҗиева Фатыйма укытучы булып эшли башлый.

Авыл халкы мәктәп төзү өчен кирәк- ярак кайгыртып йөргәндә, авылдагы мәчетнең януы бу мәсьәләне үзеннән- үзе хәл итә. Янган мәчеткә дәүләт тарафыннан 820 сум страховой акчасы бирелә. Гражданнарның гомуми җыелышы бу акчага мәктәп салырга карар чыгара һәм шуңа өстәп, дәүләт мәктәп салырга дип, 18000 сум акча бирә.

Ниһаять, авыл халкының зур тырышлыгы һәм Совет хөкүмәтенең кайгыртучанлыгы белән 1932 нче елда мәктәп салынып бетә һәм файдалануга тапшырыла.

Мәктәпне төзетү эше белән, башлангыч мәктәп мөдире буларак, Солтанов Кәрәм җитәкчелек итә. Мәктәпнең исеме ТБУМ (тулы булмаган урта мәктәп) була, ә укытучылардан Баймурзин Кәрам, Хаматов Каюм, Вәлиев Салих, Латыйпов Сабир, Вәлиева Җинан иптәшләр була. ТБУМны беренче тәмамлап чыгучылар: Нурисламова Әминә, Гәрәева Шәйдә, Вәлиева Фатыймалар.  Шул ук чыгарылышта мәктәпне тәмамлаган Мухаметов Нурмый һәм Гыйззәтуллина Нурлылар Минзәлә педагогия училищесында укып, укытучы һөнәрен алалар. Гыйззәтуллина Нурлы үзебезнең мәктәптә укытып пенсиягә чыга, балаларны укыту- тәрбия эшендә үзенең намуслы хезмәтен куя, 1992 нче елда вафат була. Мухаметов Нурмый Бөек Ватан сугышында һәлак була.

1932 нче елда Үрәзмәт мәктәбендә беренче пионер отрядлары төзелә башлый. Ул вакытта галстуклар булмый, ак тукымадан тегеп, аны кызылга манып такканнар. 1933 нче елда 5  пионер галстугы алып кайталар. Бу галстукларны уку алдынгылары Мирзаянов Фатих, Газизов Барый (физика- математика фәннәре докторы, Казан дәүләт педагогия университетында укыта), Ханов Мирхаҗиян, Шайхуллина Фәймәләргә тагалар. Алар укый- яза белмәүчеләрне укырга өйрәтәләр. Укучылар җәй һәм көз көннәре колхозга булышалар. Чүп утауда, печән җыюда, башак җыюда актив катнашалар. Ә зуррак укучылар ат куарга, көлтә бәйләргә булыша. Пионерлар кырларга чыгып концертлар куялар. Алар басуны корткычлардан арындырганнар, кортларны чиләкләргә җыеп йөргәннәр.

1935 нче елда директор булып Кәримов дигән кеше эшли башлый. Аннары бер- бер артлы Максудов (1937 нче ел), Сираҗиев Гыймай (1939 нчы ел), Галиуллин, Кадергулов (1940 нчы ел), Низамова Камал (1941 нче ел), Нәбиев (1943- 1948 нче еллар), Абдуллин (1948- 1952 нче еллар), Сарваров (1952- 1954 нче еллар) иптәшләр директор булып эшлиләр.

Бөек Ватан сугышы елларында мәктәпләрдә укыту- тәрбия эшләре бик авыр шартларда алып барыла. Тәҗрибәле, белемле кадрлар барысы да фронтка китә.

Мәктәптә сугыш чорында директор булып Низамова Камал эшли. Ул урта педагогик белемле була. Укытучылардан Миргалимов Касыйм, Мирзаянов Фатих (фронттан яраланып кайта) иптәшләрдән кала барлык укытучылар да хатын- кызлар, барысы да урта, җидееллык белемле генә булалар. Мәктәпнең укыту базасы бик ярлы булганга күрә, уку елына җитәрлек утын әзерләнмәү сәбәпле, мәктәп бик салкын була.

Утын ташу өчен мәктәпнең бары бер генә аты һәм бер генә үгезе була. Уку- язу әсбаплары булмый, һәр укучыга ел буена 1-2 дәфтәр бирелә, язу  карасы  корымнан, чөгендердән ясала. Язуны элекке китап битләренә - язу юллары арасына язалар. Лампа яндыру өчен керосин булмый.

Кешеләр шундый шартларда да белем алырга тырышалар. Укытучылар һәм тәрбиячеләр үз эшләрен намус белән башкаралар. Җәй көннәрендә укучылар һәм укытучылар колхоз кырында тырышып эшлиләр, башак җыялар, җир казыйлар. Шул чорда зур тырышлык белән укыган кешеләр арасында фән докторлары, рәссамнар, завод директорлары, колхоз рәисләре, агроном, зоотехниклар, механик, алдынгы комбайнерлар, трактористлар, шоферлар һәм башка һөнәр ияләре бар.

1954- 1955 нче уку елында Үрәзмәттә урта политехник белем бирү мәктәбе ачыла. Шул чорда мәктәп директоры булып Бөек Ватан сугышы инвалиды коммунист Мирзаянов Фатих (Үрәзмәт авылының үз кешесе) эшли башлый. Бөтен гомерен  балаларга белем бирүгә багышлаган Фатих абый 1990 нчы елда вафат була. Ул - урта мәктәпкә нигез салучы, оста җитәкче. Урта мәктәпнең беренче укыту- тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Мостафина Зифа була. Бу чорда мәктәп югары белемле укытучылар белән дә тәэмин ителә башлый, ә күпчелек урта белем белән укыталар. Мостафина Зифа һәм Мифтахова Галияләр югары белемле булалар. Мәктәпкә 12 авылдан укучылар килеп укый башлый...  1954 нче елдан алып 2008 нче елга кадәр мәктәпне 1307 укучы бетерә. Шулардан 10 укучы мәктәпне алтын һәм көмеш медальләргә тәмамлый.IMG_10299

2. Белем йорты хуҗалары

Үрәзмәт урта мәктәбе ачылгач директор булып эшләүчеләр:

Мәктәп директорының исеме, фамилиясе

Эшләгән еллары 

1

Мирзаянов Фатих М.

1954- 1956

2

Зияфиев Габдрахман

1956- 1958

3

Хаҗиев Равил

1958- 1962

4

Хөсәенов Нәһерлегаян

1962- 1965

5

Газетдинов Әнвәр Г.

1965- 1967

6

Вәлиев Сәйдел

1968- 1969

7

Шәмсиев Феликс

1969- 1976

8

Ахунова Вәсимә А.

1976- 1980

9

Хамаев Рөстәм

1980- 1981

10

Солтанов Борис М.

1982- 1989

11

Ибраһимов Ирхәт

1989- 1990

12

Солтанов Борис М.

1990- 1991

13

Рахмаев Вазих З.

1992-2007

14

Миргалимов Илнар Д.

2007-2008

15

Мухаметова Рәйхәнә Г.

2008-2012

16

Мирхәйдәров Марат Р.

2012-2014

17

Шәйхуллин Наис И.

2014-2015

Укытучы кадрлар составы.

Белеме

1932

1954

1971

1975

1996

2008

 

Югары белемле

0

2

13

13

11

9

Тәмамланмаган югары белемле

0

4

3

9

3

2

Махсус урта белемле

1

4

5

3

4

3

Гомуми урта белемле

3

6

9

4

0

0

7 класс белемле

7

0

0

0

0

0

 Барысы

11

16

30

29

18

14


3. Мәктәп тарихында эз калдырган шәхесләр.

3.1. Алар Үрәзмәт мәктәбендә укытучы булып эшләп киткән шәхесләр.


Асия Миръякут кызы Минһаҗева

Асия Миръякут кызы Минһаҗева 1952 нче елның 16 ноябрендә Татарстанның Мөслим районы Метрәй авылында туа. 1972 нче елда туган авылындагы урта мәктәпне тәмамлый һәм 1977 нче елга кадәр Казан дәүләт университетының татар теле һәм әдәбияте факультетында укый. Югары белем алганнан соң, туган районында Үрәзмәт мәктәбендә укыта. Соңрак, Казан шәһәренә килеп, «Казан утлары» журналы редакциясендә һәм Татарстан Язучылар берлеге идарәсендә эшли. Хәзерге көндә Казанда яши.
Шагыйрәнең беренче шигыре 1971 нче елда «Азат хатын» (хәзер «Сөембикә») журналында басыла. «Биеклектә очрашу», «Якты сагыш» исемле китаплары дөнья күрде.Асия Минһаҗева


Мөҗәһит Заһит улы Әхмәтҗанов

(Мөҗәһит)

Балалар шагыйре Мөҗәһит Заһит улы Әхмәтҗанов (Мөҗәһит) 1950 нче елның 15 нче декабрендә Татарстанның Мөслим районы Түреш авылында крестьян гаиләсендә туган.Башлангыч белемне туган авылында, урта белемне Күбәк урта мәктәбендә алганнан соң, 1968 – 1973 нче елларда  Казан дәүләт университетының тарих – филология факультетында укый.1973 – 1975 нче елларда армиядә - Ерак Көнчыгышта офицер булып хезмәт итә. Хәрби хезмәтне тутырып кайткач, берникадәр вакыт Үрәзмәт урта мәктәбендә директор урынбасары булып эшләп ала, аннары 1982 нче елга кадәр  район комсомол һәм партия комитетларында төрле җаваплы вазифалар башкара. 1982 – 1995 нче елларда ул Мөслим урта мәктәбе директоры хезмәтендә, аннан соң шул ук мәктәптә татар теле һәм әдәбияты укытучысы булып эшли.
Мөҗәһит әдәби иҗатын балаларга багышлаган шагыйрьләрдән. Мәктәптә укыган чакта ук ул балалар матбугаты: “Яшь ленинчы” (хәзерге”Сабантуй”) газетасы һәм “Ялкын” журналы битләрендә шигырьләре белән катнаша башлый.Балалар өчен ул хәзер алты китап авторы (“Мин санарга өйрәнәм”, “Матур булыйк”, “Карга бураны”, “Очты, очты...” “Акыллыга сүз әйттем”, “Әнием канатлары”). “Очты, очты...” һәм “Акыллыга сүз әйттем” китаплары “Ел китабы” конкурсында  икесе дә икенче урынга лаек булды. Мөҗәһитнең  балалар өчен язган шигырьләре  теленең авылчан гадилеге, ихласлыгы белән аерылып тора. Аларда катлаулы сурәтләр, башваткыч вакыйгалар юк, әмма һәр шигырьдә авыл дигән гаҗәеп дөнья өчен генә хас җылылык, нәзакәтлек, кызыклы тормыш детале яки гыйбрәтле бер сабак бар.
Мөҗәһит Әхмәтҗанов гарәп хәрефләрен өйрәнүчеләр өчен “Күңел нуры”, “Гарәп графикасы нигезендә элекке татар язуы” исемле уку әсбаблары, туган авылы Түреш турында тарихи очерк һәм Мөслим  төбәгеннән чыккан каләм ияләре турында биографик белешмә, Мөслим районындагы фольклор ансамбльләре турында “Мөслимем җәүһәрләре”, Мөслим авылындагы мәчетләр, мәдрәсә, мәктәпләр тарихына багышланган  “Кыңгыраулы мәктәп еллары” исемле китаплар авторы буларак та укучыларга билгеле.
Мөҗәһит Әхмәтҗанов – халык мәгарифе отличнигы, Татарстан Республикасының атказанган укытучысы, 1995 нче елдан Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы.
http://kitap.net.ru/im/mogahit.jpg


Рәдиф Кәшфулла улы Гатауллин (Рәдиф Гаташ)

Рәдиф Кәшфулла улы Гатауллин (Рәдиф Гаташ) 1941 елның 30 мартында Башкортстан АССРның Кушнаренко районы Марс авылында колхозчы гаиләсендә туган. 1959 елда Талбазы авылы урта мәктәбен тәмамлаганнан соң, Уфага барып, Башкорт дәүләт университетының татар һәм рус әдәбиятлары бүлегенә укырга керә. Ике курс тәмамлагач, В. И. Ульянов-Ленин исемендәге Казан дәүләт университетының татар теле һәм әдәбияты бүлегенә күчә. 1964 елда университетны тәмамлап, бер ел Татарстанның Мөслим районы Уразмәт урта мәктәбендә татар теле, әдәбияты һәм тарих укытучысы булып эшли. 1967—1969 елларда Мәскәүдә СССР Язучылар союзы каршындагы Югары әдәби курсларда укый, аннары республика балалар журналы «Ялкын»да, Татарстан китап нәшриятында һәм, 1975 елдан башлап, «Казан утлары» журналы редакциясендә бүлек редакторы хезмәтләрен алып бара. 1971 елдан КПСС члены.
Рәдиф Гатауллинның беренче шигырьләре Уфада «Ленинсе», «Кызыл таң» газеталарында һәм «Йәш көстәр» альманахында басыла. 1961 елдан ул Казан көндәлек матбугатында да күренә башлый. Беренче мөстәкыйль җыентыгы («Гөлләр су сорый») Казанда 1966 елда басылып чыга, аннары бер-бер артлы «Кояшлы утраулар», «Диңгез эзлим», «Юл җырлары» исемле шигырь китаплары дөнья күрә.
Gataw1.jpg

1970 елда басылган «Күңел ташлары» җыентыгыннан соң шагыйрьнең иҗатында тормышчан образга, заман белән бәйле мәсьәләләргә игътибар көчәя. Элек традицион шигырь кысаларыннан читкә чыкмаган Р. Гатауллин ирекле шигырьгә ешрак мөрәҗәгать итә башлый («Йолдыз җиле» җыентыгы). Гражданлык позициясен ачык чагылдырган, илләр язмышы турында уй-хисләрен туплаган «Европада татар шагыйрьләре», «Англия дәфтәре», «Гомер уртасыннан хатлар» кебек шигырь цикллары, «Тел ачкычлары», «Ирләр булыйк», «Чакыру» исемле лирик китаплары шагыйрьнең нжат принциплары елдан-ел җитдиләнә, фикри яктан үсә-тирәнәя баруын һәм, традицияләргә тугры калган хәлдә, яңача эзләнүләргә таба йөз тотуын күрсәтәләр.
1973 елда шагыйрьнең Мәскәүдә «Советская Россия» нәшриятында «Друзья моих друзей» һәм 1985 елда «Современник» нәшриятында «Сороковая весна» исемле русча җыентыклары басыла. Шулай ук аның аерым шигырьләре башкорт, казакъ, каракалпак, әзәрбайҗан, осетин, латыш һәм литва телләренә дә тәрҗемә ителгән. 1982 елда Р. Гатауллинга Татарстан АССРның атказанган культура работнигы дигән мактаулы исем бирелде.
Р. Гатауллин— 1966 елдан СССР Язучылар союзы члены.


Дунай Фаяз

(1936–2007)
Публицист, очерклар, тәнкыйть мәкаләләре, шигъри әсәрләр авторы Фаяз Дунай (Фәсих Хәбибулла улы Хисмәтуллин) 1936 елның 15 гыйнварында Татарстанның Әлки районы Алпар авылында колхозчы гаиләсендә туа. Мәктәптә укыган елларында ук хезмәт юлын башлый: колхозда комбайнчы ярдәмчесе, комбайнчы, диспетчер булып эшли. Алпар урта мәктәбен тәмамлаганнан соң, 1954–1957 елларда Казан дәүләт университетының журналистика факультетында укый, аннары, укуын бүлеп, Мөслим, Кайбыч, Балык Бистәсе район газеталарында мөхәррирлек тәҗрибәсе туплый. Университетта укуын ул татар теле һәм әдәбияты бүлегендә дәвам итеп, 1967 елда югары белем алып чыга. 
1970 елдан Фаяз Дунай – КамАЗ һәм Чаллы шәһәре төзелешендә: балта остасы һөнәреннән башлап Төзелеш идарәсенең кадрларга техник белем бирү, оператор-диспетчер хезмәте күрсәтү бүлекләре башлыгы вазифаларын башкара, Чаллы елга портында җитәкче урыннарда эшли. 
Көндәлек матбугатта Фаяз Дунай узган гасырның илленче елларыннан бирле языша. Ул – әдәби хәрәкәткә, иҗтимагый-мәдәни һәм милли яшәешкә кагылышлы җитди проблемаларны кыю күтәргән күпсанлы публицистик мәкаләләр, очерклар, тәнкыйди язмалар, эсселар, памфлет һәм фельетоннар авторы. Аның «Язмышлар дәрьясы», «Экранда күрсәк икән» кебек әдәби-тәнкыйди очерклары, «Зая гомер» памфлеты, «Иманнар какшаган дәвер», «Шаукым», «Көрәшми азатлык килми», «Ялганның киләчәге юк» кебек сәяси-публицистик мәкаләләре, Мирсәет Солтангалиев шәхесенә багышланган «Алданган пәйгамбәр» исемле күләмле эссе-мәкаләсе, КамАЗ һәм Чаллы шәһәре төзелеше чорында шәһәр хакимиятен җитәкләгән Рәис Беляев турындагы хатирәи язмалары («Онытылмас Рәис») укучылар арасында һәм җәмәгатьчелектә киң яңгыраш табалар. Әдипнең бу төр әсәрләренең бер өлеше аның «Белеп язуга ни җитә» (1990), «Таңнарның кадерен белик» (1990) исемле җыентыкларында урын ала. 
Фаяз Дунай – поэзия, драматургия, прозаның эрерәк жанрларында да үзенең каләм көчен сынап караган әдип. 1996 елда аның Чаллыда шигъри әсәрләре тупланган җыентыгы басыла («Җанымның әрнүләре»). «Сөюнең сынаулары бар» исемле драмасы исә 1987 елда ук драматургларның Бөтенсоюз семинарында белгечләрнең югары бәясен ала. 
Фаяз Дунай 1994 елдан «Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе» дигән мактаулы исем йөртә.
Ул 2007 елда Яр Чаллы шәһәрендә вафат була.
Ф.Дунай – 1992 елдан Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы.Фаяз Дунай








3.2. “Шушы яктан, шушы туфрактан без....” (Үрәзмәт мәктәбендә укып чыккан язучы һәм шагыйрьләр)


Наис Гамбәр

(Наис Гыймран улы Гамбәров)

(1947-2005)Наис Гамбәр

Шагыйрь һәм әдәбият тәнкыйтьчесе Наис Гамбәр (Наис Гыймран улы Гамбәров) 1947 елның 25 августында Татарстанның Мөслим районы Бүләк авылында крестьян-колхозчы гаиләсендә туган. Үз авылларында — башлангыч, күрше Үрәзмәт авылында урта мәктәпне тәмамлаганнан соң, 1966 елдан Мөслим район үзәгендә чыга торган «Авыл утлары» исемле төбәк газетасында әдәби хезмәткәр булып эшли башлый. Газетада өч елга якын эшләү яшь журналистның каләмен шактый чарлый: шул дәвердә ул авыл кешеләре тормышы һәм хезмәте турында кызыклы гына әдәби язмаларын, очеркларын, мәкаләләрен бастыра. Казаннан килеп, югары сыйныфларда бер ел әдәбият укыткан яшь романтик шагыйрь Рәдиф Гатауллиннан «шигырь җене» кагылып калган Наис бу елларда шигырь бабында да үзенең каләм тибрәтүен дәвам иттерә.
Әдәбиятка, шигырьгә мәхәббәт 1969 елда Наисне Казанга, университетның татар теле һәм әдәбияты бүлегенә алып килә. Университетны уңышлы тәмамлаганнан соң, яшь белгечнең матбугат өлкәсендәге дәвамлы һәм бәрәкәтле хезмәт юлы башлана. 1974—1978 елларда ул Татарстан китап нәшриятының матур әдәбият бүлеге редакциясендә мөхәррир булып эшли, шунда әдәби әсәрләрне басмага әзерләү эшенең серләренә өйрәнә, тәҗрибә туплый. Аның мөхәррирлегендә «Татар халык иҗаты» күптомлыгының беренче дүрт китабы, Таҗи Гыйззәт әсәрләренең өч томлыгы, Мөхәммәт Гайнуллинның унтугызынчы йөз татар язучыларына багышланган тарихи-публи-цистик китабы кебек җитди эчтәлекле, катлаулы басмалар дөнья күрә. Алга таба мөхәррирлек эше матбугатның башка төрләре кысасында барса да, Н.Гамбәр «китапчылык» шөгылен озак еллар дәвам иттерә: килешү тәртибендә Татарстан китап нәшрияты һәм «Рухият», «Милли китап» кебек хосусый нәшриятлар белән хезмәттәшлек итеп, күптомлыкларның, шигырь һәм проза җыентыкларының текстларын редакцияләүдә иҗади ярдәм күрсәтә. Наис Гамбәр үзе редакцияләгән басмаларга еш кына кыскача кереш сүз яки китап авторының тулаем иҗатын анализлаган тәфсилле кереш мәкаләләр дә яза. Аның Равил Фәйзуллин биштомлыгының өченче томына урнаштырылган «Шигъри дөньяга сәяхәт, яки Өчтомлык фонында иҗади портретка штрихлар» дигән мәкаләсе киң әдәби җәмәгатьчелек фикеренчә дә, Р. Фәйзуллинның үзенең карашынча да шагыйрь иҗатына багышланган иң әтрафлы һәм фәнни-нәзари эчтәлекле хезмәт буларак бәяләнде.
Узган гасырның туксанынчы еллары башында берникадәр вакыт яңартылган «Татарстан» журналы редакциясендә җаваплы секретарь булып эшләп алганнан соң, Н. Гамбәр 1993 елның апрелендә «Казан утлары» журналына эшкә күчә. Ул анда әүвәл җаваплы секретарь вазифаларын башкара, аннары редакциянең фән һәм сәнгать бүлеген җитәкли. Киң карашлы, тәҗрибәле иҗади шәхес буларак, ул журнал битләрендә тарихи-фәнни язмаларга, халык авыз иҗаты әсәрләренә, республика һәм халык язмышына кагылышлы мәкаләләргә киң урын бирергә тырыша; редакцияләгәндә, барыннан да бигрәк, тел-өслүп һәм эстетика-логика мәсьәләләренә зур игътибар итүне мөһим шарт дип исәпли.
Наис Гамбәр — татар әдәбиятын, халыкның рухи мирасын, телен һәм иҗтимагый фикер тарихын нечкәләп үзләштергән, шул нигездә бүгенге әдәби процессны бөтен катлаулыгында күзәтеп-өйрәнеп баручы сәләтле тәнкыйтьчеләрнең берсе. Аның Хәсән Туфан, Равил Фәйзуллин, Мөдәррис Әгъләм, Зөлфәт, Роберт Әхмәтҗанов, Гәрәй Рәхим, Мөсәгыйт Хәбибуллин, Рәис Даутов, Зиннур Насыйбуллин, Фәннур Сафин, Фәрит Гыйльми, Акъегет, Розалина Шаһиева һ. б. әдипләр турында язган, рәссамнардан Илдар Әхмәдиевкә, нәфис сүз остасы Айрат Арслановка багышланган мәкаләләре, эссе-нәсерләре, иҗат портретлары, әңгәмә-уйланулары әдәби проблемаларның җитди куелышы, анализларның киң сулышлы һәм нечкә зәвыклы булулары белән аерылып торалар.
Наис Гамбәр Баш очымда — Кояш» (1991), «Көзләрем яфрак коя» (2001) исемле ике шигъри җыентык авторы. Шагыйрьнең бу өлкәдә сан ягыннан кумавының сәбәбе шунда булса кирәк: шигъри иҗатта ул — «аз сүзлелек — фикри киңлек» тарафдары. Бу яктан аны күпмедер дәрәҗәдә остазлары Дәрдемәнд, Хәсән Туфаннарның шигъри традицияләре кысасында иҗат итүче дип әйтергә булыр иде. Кыскасы, ул — гавами шагыйрь булудан битәр, кеше күңелендә рухи җәүһәрләр эзләүче «камерный шагыйрь».
Иҗатта һәм мөхәррирлек хезмәтендә ирешкән уңышлары өчен Наис Гамбәр 2000 елда Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре дигән мактаулы исемгә лаек булды. Ул — 1992 елдан Язучылар берлеге әгъзасы иде.







Фәрит Гыйльми

(Фәрит Гыйльметдин улы Гыйльметдинов)

(1947-1993)


Язучы-прозаик Фәрит Гыйльми (Фәрит Гыйльметдин улы Гыйльметдинов) 1947 елның 14 апрелендә хәзерге Татарстан Республикасының Мөслим районы Үрәзмәт авылында туа. 1955 елда Үрәзмәт урта мәктәбен, 1970 елда Казан дәүләт университетының татар теле һәм әдәбияты бүлеген тәмамлый. 1970–1972 елларда Бөтенроссия тарих һәм мәдәният истәлекләрен саклау җәмгыятенең Әлмәт бүлегендә секретарь булып эшли. 1972–1974 елларда Совет Армиясе сафларында взвод командиры булып хезмәт итә. Гаскәри хезмәт мөддәтен тутырып кайткач, дүрт ел Әлмәтнең 1 нче номерлы татар урта мәктәбендә тарих һәм физкультура укыта, аннары Әлмәт батырма электр насослары заводында хезмәтне фәнчә оештыру бюросы башлыгы (1978–1983) һәм, Мәскәүдә М.Горький исемендәге Әдәбият институты каршындагы икееллык Югары әдәби курсларны тәмамлап кайтканнан соң, 1988 елдан Әлмәт Язучылар оешмасында әдәби консультант булып эшли.
Фәрит Гыйльми узган гасырның җитмешенче елларында әдәбият мәйданына аяк баскан өметле яшь прозаикларның берсе иде. Аның «Салават күпере» исемле беренче басма хикәясе 1967 елда Уфада «Кызыл таң» газетасында дөнья күрә. 1970–1971 елларда «Ялкын» журналында, «Яшь ленинчы» (хәзерге «Сабантуй») газетасы битләрендә, яшь язучыларның «Инешләр Иделгә коя» исемле күмәк җыентыгында аның тагын унлап хикәясе басыла. Аннан соң иҗат ителгән һәм башлыча хезмәт темасына багышланган, яшьләрнең мөстәкыйль тормышка беренче аяк атлаганда килеп чыккан каршылыкларны җиңә-җиңә хезмәт эчендә чыныгуларын үзенчәлекле кеше образлары аша, татар теленең нечкә аһәңнәрен тоеп, сәнгатьчә оста язылган «Урсай тау итәгендә» (1977) һәм «Елганың борылган төшендә» (1980) исемле повестьларын укучылар да, әдәби тәнкыйть тә яратып каршы ала.
Фәрит Гыйльми язучылык таланты ачылып җиткәндә генә, 1993 елның 16 октябрендә кинәттән вафат була. Кабере – Зәй районының Бигеш авылы зиратында.
Ф.Гыйльми – 1982 елдан СССР (Татарстан) Язучылар берлеге әгъзасы.Фәрит Гыйльми



Зөлфәт (Дөлфәт Госман улы Маликов)

(1947-2007)


Зөлфәт (Дөлфәт Госман улы Маликов) 1947 елның 3 январенда Татарстан АССРның Мөслим районы Яңа Сәет авылында колхозчы гаиләсендә туган. (2007 елда вафат.) Үз районнарындагы Уразмәт урта мәктәбен тәмамлагач, 1965— 1969 елларда В. И. Ульянов-Ленин исемендәге Казан дәүләт университетының татар филологиясе бүлегендә укый. 1969 елның апреленнән журналистлык хезмәтендә: алты ел «Чаян» журналы редакциясендә, аннары, 1977 елны Мәскәүдә СССР Язучылар союзы каршындагы Югары әдәби курсларны тәмамлап кайтканнан соң, республика балалар газетасы «Яшь ленинчы» редакциясендә әдәби хезмәткәр булып эшли. 1983 елның көзеннән ул яңадан «Чаян»га күчеп, журнал редакциясенең әдәбият бүлегенә җитәкчелек итә.
Зөлфәтнең беренче шигъри тәҗрибәләре матбугатта студент елларында күренә башлый, 1968 елда егермеләп шигыре «Беренче карлыгачлар» исемле күмәк җыентыкта урнаштырыла. Җитмешенче еллар дәвамында шагыйрьнең «Язмышлар ярында» һәм «Утлы бозлар» дигән ике китабы басылып чыга. Күләм, сан ягыннан артык зур булмаса да, Зөлфәтнең заманча актив көрәш рухы белән сугарылган шигъри иҗаты хәзерге татар поэзиясендә үзенчәлекле бер күренеш булып тора. Поэтик фикерне калку, масштаблы итеп күрсәтүгә омтылу, публицистик кайнарлык, трибунлык, халык иҗатына һәм традицион язма әдәбиятына нигезләнгән романтик образлылык, җыйнак композиция, төзек ритмика — Зөлфәт стиленең төп сыйфатлары шулар. Шагыйрь чынбарлык күренешләрен, лирик геройның рухи дөньясын халык язмышы, үткәндәге зур тарихи вакыйгалар (революция, Ватан сугышы) яки бүгенге көннең мөһим проблемалары (идеологик көрәш, әхлак сафлыгы, кешелеклелек һ. б.) белән фәлсәфи бәйләнештә ачарга омтыла.
Бу сыйфатлар аның лирик монологларында, балладаларында («Тимерче турында баллада», «Гармунчы турында баллада», «Кайгы турында баллада», «Йодрык» һ. б.) Һәм, 1982 елны «Казан утлары» журналында дөнья күреп, әдәби җәмәгатьчелектә шагыйрьнең иҗади эзләнүләр юлындагы яңа бер уңышы итеп бәяләнгән «Йөрәкләрдә — үлмәс дастан» исемле поэмасында аеруча ачык гәүдәләнә.
Зөлфәтнең күп кенә лирик шигырьләре музыкага салынган, «һаман яратам» (Ф. Хатипов музыкасы), «Төнге утлар», «Каратолым» (С. Шәмсина музыкасы), «Сагынуга дәва юк» (3. Гыйбадуллин музыкасы) кебек җырлар халык арасында киң популярлык казандылар. Зөлфәт шулай ук «Мәкерле песи» исемле беренче татар балалар операсының (композиторы — Л. Хәйретдинова) либреттосы авторы буларак та билгеле.
1985 елда Татарстан китап нәшриятында шагыйрьнең русча тәрҗемәдә «Осенние костры» исемле җыентыгы басылып чыкты.
Зөлфәт—1973 елдан СССР Язучылар союзы члены иде.
C:\Documents and Settings\Admin\Рабочий стол\Гүзәлия1\Энинеке\экология\zolfat.gif


Гыйндуллин Мизхәт Гыйндулла улы

(Мизхәт Хәбибуллин)

(1940-1995)


Гыйндуллин Мизхәт Гыйндулла улы (Мизхәт Хәбибуллин) 1940 нчы елда Мөслим районының Бүләк авылында туган. 1959 нчы елда Үрәзмәт урта мәктәбен тәмамлый. Бөгелмә шәһәрендә бухгалтерлар курсы бетергәч, туган колхозында хисапчы, комсомол оешма секретаре булып эшли.
1966 нчы елда Мизхәт Түбән Кама шәһәрендә башланган төзелешкә үзе теләп килә һәм 46 нчы номерлы ГПТУга укырга керә. Училищены тәмамлап, 1968 нче елдан гомеренең соңгы көннәренә кадәр төзелештә газосварщик булып эшли. Аның беренче шигырьләре Мөслим район газетасында («Авыл утлары») басыла. Бабасы Хәбибулла истәлегенә Мизхәт Хәбибуллин дигән псевдоним ала.
Аннан соң инде алар белән Түбән Кама, Казан һәм бөтен республика таныша. Республиканың күп кенә газета-журналлары аның шигырьләрен яратып бастыралар.
1987 нче елда Мизхәт Хәбибуллинның беренче шигырьләр җыентыгы басылып чыга («Туган йорт» исемле). Бу шигырьләрендә Мизхәт туган якның матурлыгы, яраткан вакыты — көз белән соклана. 1992 нче елда балалар өчен «Куян карый Кыямга» дигән шаян китабы дөнья күрә. Шул ук елда М.Х.Хәбибуллин Татарстан язучылар берлегенә кабул ителә.
Әйе, шулай, көндез Мизхәтнең кулы астында тимер яна, утлы очкыннар оча. Ә кичләрен, төннәрен аның йөрәгеннән янып шигырьләр чыга.
Шундый бертуктаусыз януга, көюгә, күрәсең, йөрәк чыдамагандыр инде... 1995 нче елда Мизхәт Хәбибуллин кинәт кенә йөрәк чиреннән вафат була.
Мизхәт Хәбибуллин






3.3. Көрәштә кабынган язмышлар... (Алар да Үрәзмәт мәктәбен тәмамлаган бөркетләр)


Маннанов Илдар Габделманнан улы

(1921-2010)

И.Маннанов 1921 елның 10 нчымартында ТР, Мөслим районы, Бүләк авылында крестьян гаиләсендә туа. 7 классны тәмамлаганнан соң, комбайнчылар курсын тәмамлый. Актаныш районы МТС сында эшли. 1940 елда Совет Армиясенә чакырыла. 1941 елның августында Бөек Ватан сугышына алына. Рядовой И.Маннановның 127 нче артеллерия полкы Ильдар_Маннанов

(65 нче укчы дивизия, 4 нче аерым армия) орудия расчеты номеры Ленинград өлкәсе Тихвин районы янындагы бәрелешләрдә аерылып тора. 1941 нче елның ноябрендә дошман танкларының һәм пехотасының һөҗүменә каршы торганда, Илдар Маннанов каты яралана. Расчетта берүзе калган батыр егет сугышчан постын ташламый. Үзе кора, үзе төзи, дошман пехотасына һәм танкларына снаряд арты снаряд җибәрә, дошман танкларын юк итә. И.Маннановка Татарстан уллары арасында беренчеләрдән булып Советлар Союзы Герое исеме бирелә.
Сугыштан соң өлкән сержант Маннанов сәүдә техникумын тәмамлый, сәүдә системасында эшли. Яр Чаллы шәһәрендә яши. Герой 2010 нчы елның 18 маенда вафат була .

И.Маннанов Ленин ордены, 1 дәрәҗә Ватан сугышы ордены кавалеры, бик күп медальләр кавалеры. Якташыбыз Ленинград өлкәсе Тихвин шәһәренең, Яр Чаллы шәһәренең, Мөслим районының почетлы гражданины булып тора. Мөслим районы Мөслим авылының бер урамы каһарман якташыбыз исемен йөртә. Мөслим үзәгендәге Җиңү паркында Илдар Маннановның бюсты урнаштырылды.


Шәйхелмәрдәнов Илмир Зинир улы

(1965-1984)

1965 елның 13 июнендә туа. Ул бу өйдә беренче бала була. Үзе белән бик куп шатлык, юаныч алып килә. Әтисе белән әнисе бик нык шатланалар. 1972 елның 1 сентябрендә Илмир Буләк башлангыч мәктәбенә 1 класска укырга керә. Илмир мәктәптә бик тырышып укый. 1975 елда ул Урәзмәт урта мәктәбенең 4 классына укырга килә. 1982 елда Илмир мәктәпне яхшы билгеләргә генә тәмамлап, Минзәлә авыл хужалыгы техникумына укырга керә. 1 курсны тәмамлаганда, 1983 елның язында аңа армияга китәргә чакыру килэ. Язгы томанлы көннәрнең берендә әти-әнисе, туганнары Илмирны армияга озаталар. Баласын армияга озату авыр булса да, исән генә әйләнеп кайтуын теләп кала ата-ана. Илмир Төркманстанда ярты ел хезмәт итә. Аннан аны Әфганстанга кучерәләр. Бик авырга туры килә Илмирга. Бик куп дуслары анын алдында һәлак була. Ул өенә еш хат яза, борчылмаска куша. Ә өендә ут йоталар. Ана куңеле нидер сизә…hello_html_27d7443b.png

1984 елнын 29 нчы июнендә, Илмир узенә бирелгән йөкләмәне үтәп кайтканда, дошман пулясы анын әле яңа гына бөреләнеп, чәчәк атып килгән яшь гомерен өзә. Бу вакытта Илмирга нибары 19 гына яшь була.

Ил чиген саклап, яшь гомере өзелгән Шәйхелмәрдәнов Илмир Зинир улы «Кызыл Йолдыз» ордены белән бүләкләнә.

7-8 класс укучылары отряды Ильмир Шәйхелмәрдәнов исемен йөртә.

Мәктәптә Ильмирга мемориаль такта куелган.


Аларның язмышына да әфган җиле кагылган.

Менә алар әфганлы – авылдашлар:

Авзалов Айрат Әсфан улы

Әбүбәкеров Фәндүс Фнүр улы

Гыйздәтуллин Айрат Салихҗан улы

Гыйльфанов Зиннур Миңнулла улы

Нургалиев Ильяс Шакир улы

Нурмухаметов Хәлим Галәү улы

Нәбиев Динәес Мирзагефрән улы

Хөсәенов Әзһәм Әсһәт улы

Шәйхелмәрдәнов Ильмир Зинир улы


3.4. “Авыл данын яклап...” (Үрәзмәт мәктәбендә укып чыккан күренекле шәхесләр)


Габдуллин Тимерхатмулла Габдулла улы, бөтен гомерен нефть өлкәсендә фәнни эзләнүләргә багышлаган профессор

Гәләүтдинов Илдархан Гәләүтдин улы – Казан дәүләт университеты профессоры.

Тимеркәев Борис Тимеркәй улы – Казан дәүләт техник университеты профессоры.

Газетдинов Миршәрип Хәсән улы – экономика фәннәре докторы.

Газетдинов Фаил Ислам улы – юрист, адвокат, Татарстан Югары Советы вәкиле буларак, Республика адвокатларының квалификация комиссиясендә эшли. Татарстанның атказанган юристы, “Почетный адвокат России”.

Мәктәбебездә чыныгу алып чыккан егетләребез читкә киткәч тә югалмыйлар. Шайгаянов Наил – көрәшче якташыбыз. Ул Түбән Камада республика күләмендәге ярышларда призлы урыннар ала.


4. “Үрләр яулаганда” (Мәктәп рекордлары)

ЕГЭ буенча иң югары балл җыючылар.

2012-2013 нче уку елы.

Рус теле:

Арсланова Назилә, Шайгарданова Илсөяр – 73әр балл.

Биология:

Шайгарданова Илсөяр – 67 балл

Җәмгыять белеме:

Шайгарданова Илсөяр – 71 балл

2013-2014 нче уку елы.

Рус теле:

Хаертдинова Индира – 73 балл

Шаймухаметова Ләйсән – 72 балл

Химия:

Морзаханова Илиза – 68 балл

Биология:

Шайгарданова Альбина – 67 балл

Татар теленнән бердәм дәүләт тесты.

2012-2013 нче уку елы.

Шайгарданова Альбина, Ахмадуллина Динара – 37шәр балл.

2013-2014 нче уку елы.

Мухаметова Лениза, Нургалиева Язилә - 42шәр балл.

Бердәм дәүләт имтиханында иң югары балл җыючылар.

2012-2013 нче уку елы.

Химия:

Морзаханова Илиза – 86 балл.

Ахмадуллина Динара – 100 балл.

Шайгарданова Альбина – 96 балл.

Көмеш медаль ияләре (2013):

Арсланова Назилә, Шайгарданова Илсөяр, Шаймухаметова Ләйсән.

Аерым үрнәктәге аттестат алучылар (2013):

Ахмадуллина Динара, Шайгарданова Альбина

Республикакүләм фән олимпиадасы призеры - Ахмадуллина Динара: рус теле буенча (2013), рус әдәбияты буенча (2014).

Иң оста шахматчы: Шайгарданов Газинур, Морзаханов Илгизәр.

Гасыр кулибиннары: Бакиров Илдар, Шайгарданов Газинур.

Иң оста театр коллективы: Шайгарданова Г.Ә. җитәкләгән “Колобок” театр коллективы.

Алар спортны сайлаган:

Кул көрәше – Мусин Илмир.

Йөгерү – Морзаханова Илиза.

Конкурсларда иң күп катнашучылар һәм призлы урын алучылар:

Ахмадуллина Динара, Шайгарданова Альбина, Шайгарданова Илсөяр, Шаймухаметова Ләйсән, Нургалиева Язилә.

Сәнгатьтә иң-иңнәр:

Вазетдинова Алинә, Хаертдинова Ландыш, Нургалиев Булат, Нуретдинова Инзилә, Шайгарданов Газинур, Бакирова Лилия, Дмитриев Илнур, Дмитриева Аида.






























Йомгаклау.


Проект эше нәтиҗәсе булып түбәндәгеләр тора:

1. Үрәзмәт мәктәбе тарихы турында мәгълүмат артты.

2. Мәктәп тарихы буенча материаллар җәмәгатьчелеккә тәкъдим ителде.

3. Ветеран укытучылар, авылдашлар, чыгарылыш класс укучылары белән үзара хезмәттәшлек ныгыды.

4. Нәтиҗәләр буенча альбом чыгарылды, фәнни-гамәли конференция үткәрелде.

Әле моның белән генә эш бетми. Без бу юнәлештә эшне дәвам итәчәкбез. Мәктәп тарихы буенча җыелган материалларны класс сәгатьләрендә, төрле чараларда, тарих дәресләрендә кулланма буларак тәкъдим итәм.

Проект эшенең әһәмияте дә шунда: мәктәп тарихына кагылышлы документлар, истәлек-хатирәләр нигезендә мин аның үсеш тарихын күзәттем, мәктәп белән бәйле шәхесләрнең биографияләрен өйрәндем, укытучылары турында мәгълүмат тупладым.

Йомгаклап шуны әйтәсе килә: һәр яңа буын үзеннән соң килгән буынга мәктәпнең традицияләрен тапшыра, һәр яңа буын мәктәп тарихына яңа битләр өсти, һәр яңа буын анда яңа сәхифәләр ача. Димәк, бу эш дәвамлы. Тарих ул эзләнгәнне ярата.


Кулланылган чыганаклар.

1. 1954 нче елдан алып 2014 нче елга кадәр булган приказлар кенәгәсе;

2. Мәктәпнең музей бүлмәсендә сакланган документлар, фотоматериаллар;

3. Ветеран укытучыларның һәм мәктәпне тәмамлаган чыгарылыш класс

укучыларының истәлек –хатирәләре;

4. “Мөслим төбәге” китабы;

5. Район үзәгендәге “Туган якны өйрәнү” музее фонды материаллары.



Автор
Дата добавления 18.01.2016
Раздел История
Подраздел Другие методич. материалы
Просмотров248
Номер материала ДВ-351685
Получить свидетельство о публикации

"Инфоурок" приглашает всех педагогов и детей к участию в самой массовой интернет-олимпиаде «Весна 2017» с рекордно низкой оплатой за одного ученика - всего 45 рублей

В олимпиадах "Инфоурок" лучшие условия для учителей и учеников:

1. невероятно низкий размер орг.взноса — всего 58 рублей, из которых 13 рублей остаётся учителю на компенсацию расходов;
2. подходящие по сложности для большинства учеников задания;
3. призовой фонд 1.000.000 рублей для самых активных учителей;
4. официальные наградные документы для учителей бесплатно(от организатора - ООО "Инфоурок" - имеющего образовательную лицензию и свидетельство СМИ) - при участии от 10 учеников
5. бесплатный доступ ко всем видеоурокам проекта "Инфоурок";
6. легко подать заявку, не нужно отправлять ответы в бумажном виде;
7. родителям всех учеников - благодарственные письма от «Инфоурок».
и многое другое...

Подайте заявку сейчас - https://infourok.ru/konkurs


Выберите специальность, которую Вы хотите получить:

Обучение проходит дистанционно на сайте проекта "Инфоурок".
По итогам обучения слушателям выдаются печатные дипломы установленного образца.

ПЕРЕЙТИ В КАТАЛОГ КУРСОВ


Идёт приём заявок на международный конкурс по математике "Весенний марафон" для учеников 1-11 классов и дошкольников

Уникальность конкурса в преимуществах для учителей и учеников:

1. Задания подходят для учеников с любым уровнем знаний;
2. Бесплатные наградные документы для учителей;
3. Невероятно низкий орг.взнос - всего 38 рублей;
4. Публикация рейтинга классов по итогам конкурса;
и многое другое...

Подайте заявку сейчас - https://urokimatematiki.ru

Похожие материалы

Включите уведомления прямо сейчас и мы сразу сообщим Вам о важных новостях. Не волнуйтесь, мы будем отправлять только самое главное.
Специальное предложение
Вверх