Инфоурок Иностранные языки Другие методич. материалыПроектная работа по изучению творчества Габдуллы Тукая.

Проектная работа по изучению творчества Габдуллы Тукая.

Скачать материал

БАШКОРТСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ МӘГАРИФНЕ ҮСТЕРҮ ИНСТИТУТЫ













МӘКТӘПТӘ Г.ТУКАЙ ИҖАТЫН ӨЙРӘНҮ







Башкаручы: Мухлисова Айгөл Марат кызы

Уфа шәһәре 65 нче Татар гимназиясенең башлангыч сыйныф укытучысы








УФА-2016

Эчтәлек




  1. Кереш.........................................................................3

  2. Төп өлеш

1.Теоретик өлеш......................................................4

2.Практик өлеш........................................................7

  1. Йомгаклау..................................................................13

  2. Кулланылган әдәбият...............................................14

  3. Кушымта....................................................................15





















Кереш


Проект эшенең актуальлеге яңа буын балаларына Габдулла Тукайның шигырьләре аша яхшыны яманнан, дусны дошманнан аера белергә өйрәтү, шушы бөек шагыйрьнең иҗатына нигезләнеп алдагы тормышта укучыларыбызны тик уңай геройлар булып тәрбияләрбез дип ышанасы килә.

Балаларыбызның теле дә Бөек Тукаебыз әкиятләрен тыңлап, шигырьләрен укып ачыла. Әле беренче сыйныфта “ Әлифба” чорын “кичергәндә” үк нәниләр, шагыйрь белән бергә:

И туган тел, и матур тел, әткәм -әнкәмнең теле; Дөньяда күп нәрсә белдем, син туган тел аркылы”,- дигән юлларны бөтен ихласлары белән кабатлыйлар. Аларда туган илгә, туган халыкка, туган телгә мәхәббәт хисе әнә шулай Тукай исеме белән бергә туа, һәм ул хис- бөек шагыйрьне ярату, аның әсәрләренә соклану, шул әсәрләр белән тәэсирләнү хисе еллар үтү белән тагын да үсә, көчәя бара.















Төп өлеш

1.Теоретик өлеш

Бүген мәктәпләрдә Г .Тукайның тормыш юлы һәм иҗатын өйрәнүгә бик күп вакыт бирелә. Һәр сыйныфта, Тукайның бай иҗади мирасын укып, балаларыбыз халкыбызның телен, күркәм сыйфатларын сакларга, туган илебезнең мөкатдәслеген, урман-кырларның, суларның матурлыгын тоя һәм кадерли белергә өйрәнәләр. Югары сыйныфка күчкән саен, укучылар ша-гыйрьнең тормыш юлы һәм иҗаты буенча яңа мәгълүматлар алып белемнәрен баеталар. Бу дәресләр төрле викториналар, әдәби кичәләр, ши-гырь бәйрәмнәре белән үрелеп алып барыла. Гомумән, мәктәбебездә Тукайның әдәби мирасына игътибар зур. Тукай һәрчак безнең белән. Аның фантазиясе тудырган үлемсез образлар: алтын тарыгын урлаткан су аналары, бүреләр өерен куркытучы хәйләкәр кәҗә белән сарык, явыз дию пәриен җиңүче батыр Карәхмәтләр, чордан – чорга күчеп, бүгенге көнгә килеп җит-теләр. Балаларыбыз бөек шагыйрь тудырган әкиятләрне яратып укыйлар, ләкин инде, безнең буын балалары кебек, озын бармаклы, мөгезле шүрәледән дә, тарагы өчен малайны куган су анасыннан да курыкмыйлар. Аларны күбрәк әкияти образларның барлыкка килүе кызыксындыра. Чыннан да, Кырлай урманнарында шүрәлеләр бармы? Кабан күле төбендә дию пәрие яшиме? Тукай бу образларны каян алган? Шагыйрь турында да ,бөек шәхес буларак, аларның күбрәк беләселәре килә. Укучыларны дәреслектәге матери-ал гына канәгатьләндерми. Газета-журналлар, төрле мәгълүмат чараларын-нан, интернет аша да шагыйрь турында үзләрен кызыксындырган мәгъ-лүматны алалар. Чөнки хәзер мәктәпләрдә яңа буын балалар укый. Шуңа кү-рә дә мәктәптә Г.Тукай дәресләре көтелгән нәтиҗәләр бирсен өчен, безгә хә-зер шагыйрьнең тәрҗемәи хәлен, иҗатын өйрәнүне күнегелгән метод-алым-нар белән түгел, яңа инновацион технологияләр, яңа алымнар кулланып үткәрү зарур.

Яшәешне электрон технологияләр чолгап алган заманда укучыларга белем бирү процессы да үзгәрешсез кала алмый. Берничә дистә темалардан, төрле электрон дисклардан, интернет челтәреннән әзер, бирелеше ягыннан үтемле эшләнгән мәгълүматны кыска гына вакыт эчендә зур күләмдә алырга күнегеп килүче укучы өчен аның кабул итү мөмкинлегенә туры килгән яңа чаралар уйлап табу - заман таләбе. Күренекле мәгърифәтче Ризаэддин Фәхреддин болай дигән: “Балаларыгызны үзегезнең заманыгыздан башка заман өчен укытыгыз, чөнки алар сезнең заманыгыздан башка бер заманда яшәү өчен дөньяга килгәннәр”. Ә күренекле педагог В.Сухамлинский: “Якты фикер, хис, иҗат, матурлык, уен белән ямьләндерелгәндә генә, белем балаларга кызыклы, мавыктыргыч эш булып тоелачак”,- дигән.

Тукай дәресләрен кызыклы, мавыктыргыч итүдә, укучыга якын килүдә дә мәгълүмати технологияләрдән файдалану уңай нәтиҗә бирә. Беренчедән, укучының шәхси эшчәнлеген оештырырга мөмкинлек арта; икенчедән, бергәләп, һәркайсына үзенчә мөһим булган мәгълүматны эзләү барышында, укытучының да, укучының да фикерләү рәвеше уңай үзгәреш кичерә.

Берничә ел элек безнең кулларга “ Габдулла Тукай. Тормыш юлы һәм иҗаты “ дип исемләнгән интерактив китап килеп керде. (Китап авторлары: КДУ доценты ФХ Җәүһәрова, КДУ аспиранты РИ Бикташев). Авторлар мультимидеалы дискның концепциясенә Г. Тукайның иҗатына, тормышына бәйле мәгълүматларны бүгенге мәктәп программаларына яраклаштырып сайлап алганнар. Шул ук вакытта укытучыга да материалны берникадәр үз системасыннан, максатларыннан чыгып куллану мөмкинлеген дә калдыр-ганнар. Әлеге интерактив китап олуг әдибебезнең иҗатын өйрәнүгә укучы-ның кызыксынуын тагын да арттыра, шулай ук методик ярдәм буларак укы-тучыга белем бирү процессында эш төрләрен киңәйтүдә, дәресне оптималь җиһазландыру өчен зур ярдәм, Г.Тукай иҗатына багышланган викторина, әдәби кичәләргә, олимпиадаларга хәзерләнү өчен дә өстәмә мәгълүмат чыга-нагы булып тора. Китапта күрү, ишетүгә нигезләнгән мәгълүмат берьюлы бирелә. Төрле форматтагы (аудио, видео, фото, басма) мәгълүмат белән бае-тылган интерактив китапны куллану укучы өчен дә, укытучы өчен дә бик файдалы. Бу китап безнең кулларга кергәч тә бик шатландык, электрон китаптан теләп файдаланабыз.

Габдулла Тукайның тормыш юлы һәм иҗаты турында Татарстан мәдәни традицияләрен саклау һәм үстерү буенча “ВАМИН” фонды тәкъдим иткән дисклар коллекциясе һәм Татарстан Республикасы Мәгариф һәм Фән министрлыгы тәкъдим иткән “Күренекле шәхесләр” аудиоҗыентыгы да дәресләрдә, сыйныфтан тыш үткәрелә торган тәрбия чараларында, әдәби - музыкаль кичәләрдә алыштыргысыз чара булып тора.

Соңгы елларда Г.Тукайның тормыш юлы һәм иҗади эшчәнлеген яктыртып эшләнгән, тикшерелгән, галимнәребез тарафыннан бәяләнгән электрон материалар күп һәм без алардан иркен файдаланабыз, шул исәптән үзебез дә, шагыйрьнең тормыш юлы һәм иҗатына карата, презентацияләр төзибез. Бу эшкә укучыларым да бик теләп алыналар. 10 нчы сыйныф укучылары белән “Халкыбыз горурлыгы - әдәбиятыбыз йолдызы” дигән темага проект – дәрес үткәрдем. Дәрескә аукучыларым дүрт юнәлеш буенча , группаларга бүленеп, үзләренең чыгышларын һәм презентацияләрен хәзерләделәр. Беренче группа шагыйрьнең тормыш юлын, икенче группа иҗатын яктыртса, өченче группа “ Халык - зур ул, көчле ул, әдип ул, шагыйрь ул...” дигән тема астында аның халык җырларына булган мөнәсәбәтен күрсәтеп, “Җырларын ятлап күңелдән, Тукайга килә халык“ дип исемләнгән презентацияләрен якладылар. Дүртенче группадагы укучылар “Әдәбиятта-сәнгатьтә Тукай образы” дигән темага чыгыш ясады. Шагыйрьнең тормыш юлы һәм иҗаты буенча тестлар эшләп, иптәшләренә тәкъдим иттеләр. Укучы мөстәкыйль рәвештә тема сайлап чыгышка хәзерләнгәндә, презентация эшләгәндә, тестлар төзегәндә бик күп материал белән таныша, үзенә бик күп яңалык ала, эзләнә, әлегә кадәр белмәгән нәрсәләрне күрә, белә, аңлый. Үзе тапканны яза, анализлый, дәрестә үз эшен яклый. Шулай итеп, укучы Тукай иҗаты белән ныграк кызыксына, эшкә җаваплылыгы арта, сөйләм теле дә үсә.



2.Практик өлеш

МБОУ “65 нче Татар гимназия”сендә үткәрелгән Габдулла Тукай кичәсе.

«Исемдә калганнар» әсәре буенча сценарий.

Алып баручы: 1886 нчы елның 26нчы апреле. Бүген дөньяга татар халкының бөек улы, булачак халык шагыйре нәни Апуш, Габдулла Тукай дөньяга килде (бала елаган тавыш).

1нче күренеш

Әни: (баласын тибрәтеп җырлый)

Ал бишеге бар аның,

Гөл бишеге бар аның.

Өзгәләнеп сөяргә

Үз әнкәсе бар аның.

(Баланы бишеккә сала, җеп эрли башлый, бала тагын елый)

Әлли – бәлли итәр бу,

Йокыларга китәр бу,

Бәү-бәү итеп, күз йомып,

Изрәп кенә китәр бу.

-Йоклап китте бугай.

(бишек югала)

(ана табын әзерли, утырып чәй эчә, идән себергәндә 3-4 яшьлек бала йөгереп керә, сикрегәләп уйнап йөри, идән себереп беткәч ана утырып оекбаш бәйли башлый, бала йомгак белән уйный. Ана туктый алмыйча ютәлли).

-Нәрсә генә булды соң? (сәкегә ята)

(Тора) Саф һавага чыгып керим ичмасам.

(Бер әби килеп керә).

Әби: Әй, бала, бахыр бала, бәхетең белән тумагансың икән шул. Балам, әниең үлде бит (Кызганыч музыка яңгырый. Әби башын игән килеш утыра. Малай башын игән килеш басып тора. Бабай керә).

Бабай: Бу баланы нишләтик икән? Ярминкәгә алып барыйк, бәлки, берәр игелекле адәм очрап, асрамага алыр (тәрәзәдән кычкыра).

Бабай: Ямщик, кер әле монда (Ямщик керә).

Әби: Бу баланы ярминкәгә алып барырга кирәк, берәй яхшы кеше асрарга алмас микән үзен.

Ямщик: Исеме ничек?

Бабай: Габдулла.


2 нче күренеш

Алып баручы: Базар уртасы. Арбада мескен, бер кемгә дә кирәк булмаган сабый утыра.

Ямщик: Асрамага бала бирәм, кем ала? (берничә мәртәбә кабатлый)

Мөхәммәтвәли: Мин алам, мин. (Сабыйны кулыннан җай гына тартып үз янына китерә дә, кочаклап), улым булырсың. (ямщикка карап) Ни атлы?

Ямщик: Габдулла исемле ул. Кара, рәҗетмә аны.

(Вәгадә иткәндәй Мөхәммәтвәли баш кага да Габдулланы җитәкләп бергә кайтып китәләр).


3 нче күренеш.

Алып баручы: Мөхәммәтвәли Габдулла белән өйләренә кайтып җитәләр.

Мөхәммәтвәли: Газизә, кара, кемне алып кайттым, ул безнең улыбыз булыр.

Газизә: Әй, бахыркаем, нинди сөйкемле бала. (Кочаклап ала да, Габдулланы җитәкләп өстәл янына утырта) Аша, улым, аша сабыем.

(Ашап туйгач “Аллаһу әкбәр” дип бит сыпыралар)

Мөхәммәтвәли: кил әле, улым, карап тор, мин сине бер һөнәргә өйрәтәм.

(Сөйли, аңлата. Өйдә эшләр эшлиләр).

Алып баручы: Менә берникадәр вакыт үтә. Газизә белән Мөхәммәтвәли авырый башлыйлар.

Газизә: (ыңгырашып) Һай, чир эләктердек, без үлсәк, бу бала кем кулына кала, ичмасам, авылына кайтарыйк.

Мөхәттәтвәли: (ыңгырашып) Шулай итик, ичмасам.

Алып баручы: Шулай итеп, Мөхәммәтвәли, баланы Өчиле авылына бабаларына илтеп бирә. Ә бабайларыннан, нәни Апушны, Сәгъди исемле кеше килеп, Кырлайга алып кайтып китә.


4 нче күренеш.

(Ишектән Сәгъди белән Габдулла керә).

Сагъди: Мин Сәгъди абзыең булам. Син минем улым булырсың, миңа “әти” дип дәшерсең. Менә Кырлайга да кайтып җиттек, хәзер әниең чыгып каршы алыр. Аллаһы Тәгалә боерса, бездә катык, сөт, ипи күп, теләгәнчә ашарсың.

Зөхрә: (каршы ала). Балакаем .......... (кочаклый)

Сәгъди: Хатын, бар, балага катык белән ипи китереп бир. (Зөхрә катык, сөт, ипи бирә, бала ашый) Мин ишек алларын әйләнеп керим, аннан ындырга китәм. Син, улым, уйнап кер, малайлар белән таныш.

Алып баручы: Сәгъди абзый йортында Габдулла бик тиз үзләшеп китә, малайлар белән дуслаша, урамда яраткан уеннарын уйный.

Габдулла: (тәрәзәдән малайларны күреп ала) малайлар, сезнең янга чыгам (Габдулла чыга, малайлар үз-ара сөйләшә).

1 малай: Ул нинди малай?

2 малай: Аны Сәгъди абзый үзенә уллыкка алып кайтты, мин күрдем.

3 малай: Аның әтисе дә, әнисе дә юк икән.

1 малай: Исеме ничек, ди?

2 малай: әйдә үзеннән сорыйк. Синең исемең ничек?

Габдулла: Минем исемем Габдулла, теләсәгез, Апуш диегез.

3 малай: (1нче, 2нче малайга күрсәтеп) Мин Салих. Бу Ризван.

Габдулла: Әйдәгез, уйныйбыз, мин “Бура” уенын беләм. (музыка. Уйный-уйный чыгып китәләр)


5нче күренеш

(Габдулла өйдә уйнап утыра. Бәдри атын туара.тпруу)

Бәдри: Әссәләмәгаләйкүм, өйдә олылар юк икән, Әти-әниең кайда?

Габдулла: үәгаләйкүм әссаләм, алар ындырда.

Бәдри: Бар, чакырып кайт. (Ул сәхнә читенә барып кычкыра)

Габдулла: Әти, өйгә әллә нинди кеше килгән, сине чакыра. (Керәләр, күрешәләр)

Сәгъди: Әссәләмәгаләйкем.

Бәдри: Вәгаләйкем әссалам. Минем исемем Бәдри. Мин Кушлавыч кешесе.

Сәгъди: Хатын, чык, өйдә кеше бар, чәй чыгар.

(Өстәл артына утырышалар)

Сәгъди: Йортка бер дога кылыйк (Дога кыла). Әйдәгез, чәй эчик, җитешегез әле. Мә, улым, сиңа бер шакмак шикәр.

Бәдри: Авылда нинди яңалыклар бар? Ашлыклар уңдымы?

Сәгъди: Авылда беркөе, бер җай белән бара. (“Аллаһу әкбәр” дип бит сыпыралар). Я, ни хезмәт илә килдегез?

Бәдри: Менә бу баланы алырга килдем.

Сәгъди: Ничек? Ник син алырга килдең? Хатын, чык, баланы алып китмәкчеләр!

Бәдри: Бу бала – авылыбызның имамының баласы. Без аны ничә еллардан бирле югалтып, кайда икәнлегеннән хәбәрсез идек, менә хәзер таптым. Ул сездә икән. Җаек каласында аның атасы белән бертуган апасын алган җизнәсе бар. Менә шул җизнәсе, каенесенең болай, кара кешеләр арасында йөрүен ишетеп, аны Җаекка үзенә чакырмакчы була. Менә мин быел Җаектан, аның кушуы буенча, бу баланы эзләргә чыктым, менә хәзер тапкач алып китәм инде.

Зөхрә: Юк, бездә кешегә бирә торган бала юк.

Сәгъди: Ярар менә, без икмәкнең поты фәләнчә кадәр кыйммәт вакытта аны 3-4 ел ашатып торыйк та, хәзер эшкә ярар вакыты җиткәч, сиңа биреп җибәрик, имеш. Юк, булмас!

Зөхрә: Юк, бездә кешегә бирә торган бала юк.

Бәдри: Юк, сезнең хокукыгыз юк кеше баласын тотып торырга, мин хәзер урядникка әйтәм, әле без аны таба алмый йөрсәк, ул сездә икән. Мин сезне судка бирәм!

Зөхрә. Я, атасы, бирик инде, кеше баласы безгә була алмас, Аллаһ сакласын, әллә ниләр күрербез. (кычкырып елый)

Алып баручы: Өйдә тыз-быз башлана. Баланы биреп җибәрү Сәгъди белән Зөхрә өчен бик авыр була.

Сәгъди: Хатын, сабыебызга төенчеккә күчтәнәч сал. (Ишеккә кадәр озата баралар, тәрәзәгә йөгереп килеп моңсуланып карап калалар. Музыка).

Зөхрә: (тәзәдән кычкра) Онытма безне балам, онытма! (Музыка уйнап тора).

Алып баручы: Бәдри, Габдулланы үзләренә алып кайта, Җаекка киткәнче, Габдулла, авыл мәдрәсәсенә йөреп, сабак алган була. Җаекктан Габдулланы алырга килгән Сапый исемле кешегә Габдулланы калдырып, Бәдри кайтып китә. Бу вакытта булачак шагыйрьгә 9 яшь иде.

(Музыка, декорация алмаша)


6нчы күренеш

(Җай гына музыка уйный)

Алып баручы: Шулай, кулдан кулга күчеп, бераз рәхәтлектә, күбрәк кыенлыкта яши Габдулла. 21 яшлек Габдулла, Казанны сагынып, илһамланып, Казанга кайтып төшә.

Габдулла: И Казан, моңлы Казан, дәртле Казан, нурлы Казан.

Аерылып китсәм дә синнән гомремнең таңында син,

И Казан арты! Сиңа кайттым сөеп тагын да мин.

(Өстәл артына утыра, каләмен алып, язып, уйланып утыра).

Нәкъ казан артында бардыр...........

(Музыка. Ул яза, уйланып утыра. Каләмен куя. “Тәфтиләү” көе яңгырый.

Алып баручы: Әй, мөкатдәс , моңлы сазым, уйнадың син бик аз,

Мин сүнәмен, син каласаң, аерылабыз, ахрысы.


1913 елның апреле якынлаша иде.


9нчы күренеш

Алып баручы: Өстәл артында, Габдулла Туукайных каләмдәшләре ирләр сөйләшеп утыра.

1 ир: Нинди зур шагыйрь! Их, Тукай дөньядан бик иртә китте.

2 ир: Шулай да рус һәм татар әдәбиятларында зур эз калдырды.

3 ир: Тукай безнең дә шагыйребез ул! Безнең үзбәк мәктәпләрендә дә Тукай иҗаты өйрәнелә, Тукай әсәрләрене үзбәк телендә дә басылып чыгалар, Ташкентның үзәк урамнарының берсенә Габдулла Тукай исеме бирелүе үзбәк халкының бу зур шагыйьргә тирән хөрмәтен һәм чын мәхәббәтен күрсәтә, үзбәк һәм татар халыклары арасындагы тарихи дуслыкның матур бер билгесе булып тора.

1 ир: Тукай безнең өчен, Идел буенда яшәүче барлык халыклар өчен иң кадерле һәм якын кеше.

2 ир: Тукай үлде, ләкин аның исеме, аның иҗады мәңгегә халык йөрәгендә калды........ (Музыка)













Йомгаклау


Тукай иҗатын укучы кызыксынып өйрәнгән саен, аның күңелендә бөек Тукаебызга ихтирамы арта, шагыйрь мирасы белән тулысынча танышып, аның әсәрләреннән ул үзенә рухи азык ала. Күренекле әдибебез Г.Исхакый “Тукай мәктәптә” дигән мәкаләсендә шагыйрьне сабый баланың дусты, яшүсмернең фикердәше, тормышка аяк баскан егетнең таянычы, авыр чакларда, хәтта, “киләчәктәге тарихи вакыйгаларда”, “тормыш тартышуын-да” көрәштәше буларак карый. “Мәктәптә бала Тукай белән бергә үсәргә ти-еш. Тукай берлән егет булып мәйданга чыгарга тиеш. “Тукай берлән” җыр-лый-җырлый үләрмен мин үлгәндә дә, дәшми калмам газраилне күргәндә дә”, дип батырларча тормышның тартышуына атларга кирәк”. Яшьләрне Тукай кебек, “тормыш авырлыгына карамыйча, кыю рәвештә, каһарманнарча татар халкының якты киләчәге өчен көрәшкә әзерләү - Тукай дәресләренең төп бу-рычы”, - дип әйтә. Әдипнең әйткән фикерләре, киңәшләре хәзер дә зур әһәмияткә ия.

Әйе, Тукайның иҗат җимешләрен без укучыларыбызга кече яшьтән үк сеңдереп, аның иҗаты аша балаларда туган илгә мәхәббәт, хезмәт сөючәнлек, җаваплылык, тирә-юньдәгеләргәи мәрхәмәтлелек, шәфкатьлелек хисләре тәрбияләргә, Тукай дәресләрен заман таләпләренә туры килерлек итеп кызыклы, мавыктыргыч, файдалы, нәтҗәле итеп үткәрергә тиешбез.

Г.Тукай - татар халкының йөрәге ярасы, тиңсез таланты, милли горурлыгы, йөз аклыгы һәм дә ки аның гасырлар дәвамында янар йолдызы. Татар халкы милләт булып яшәгәндә, Бөек шагыйребез Габдулла Тукай яшәячәк.






Кулланылган әдәбият

1. http://www.openclass.ru/

2. http://www.gabdullatukay.ru/

3. http://shigriyat.ru/autors/autor.aspx?name=tukai

4. Татар теле. Учебники для 1 – 4 классов средней общеобразовательной школы с русским языком обучения. Автор Хайдарова Р.З. – Издательство «Татармультфильм», Казань - 2013.

5.Контрольные тесты и тексты по татарскому языку. Пособие для учащихся 1 – 4 классов средней общеобразовательной школы с русским языком обучения. Автор Хайдарова Р.З. – Казань. Магариф, 2008.

6. Татарский язык. Справочник. Автор Харисова Ч.М. Казань. Магариф, 2009.

































Кушымта

  1. Музыка белән бәйләнешле татар теле дәресенең мультимедияле презентациясе “Ел фасыллары” Г.Тукай.

  2. МБОУ “65 нче Татар гимназия”сендә үткәрелгән Габдулла Тукай кичәсеннән фотолар.







15


Просмотрено: 0%
Просмотрено: 0%
Скачать материал
Скачать материал "Проектная работа по изучению творчества Габдуллы Тукая."

Методические разработки к Вашему уроку:

Получите новую специальность за 3 месяца

Заведующий отделом архива

Получите профессию

Фитнес-тренер

за 6 месяцев

Пройти курс

Рабочие листы
к вашим урокам

Скачать

Скачать материал

Найдите материал к любому уроку, указав свой предмет (категорию), класс, учебник и тему:

6 651 790 материалов в базе

Скачать материал

Другие материалы

Вам будут интересны эти курсы:

Оставьте свой комментарий

Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.

  • Скачать материал
    • 19.02.2016 1066
    • DOCX 80 кбайт
    • Оцените материал:
  • Настоящий материал опубликован пользователем Мухлисова Айгуль Маратовна. Инфоурок является информационным посредником и предоставляет пользователям возможность размещать на сайте методические материалы. Всю ответственность за опубликованные материалы, содержащиеся в них сведения, а также за соблюдение авторских прав несут пользователи, загрузившие материал на сайт

    Если Вы считаете, что материал нарушает авторские права либо по каким-то другим причинам должен быть удален с сайта, Вы можете оставить жалобу на материал.

    Удалить материал
  • Автор материала

    Мухлисова Айгуль Маратовна
    Мухлисова Айгуль Маратовна
    • На сайте: 9 лет и 4 месяца
    • Подписчики: 18
    • Всего просмотров: 46045
    • Всего материалов: 22

Ваша скидка на курсы

40%
Скидка для нового слушателя. Войдите на сайт, чтобы применить скидку к любому курсу
Курсы со скидкой

Курс профессиональной переподготовки

Бухгалтер

Бухгалтер

500/1000 ч.

Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 20 человек из 14 регионов

Курс повышения квалификации

Методы билингвального обучения иностранным языкам

36 ч.

1700 руб. 850 руб.
Подать заявку О курсе
  • Этот курс уже прошли 84 человека

Курс профессиональной переподготовки

Испанский язык: теория и методика обучения иностранному языку в образовательной организации

Учитель испанского языка

300/600 ч.

от 7900 руб. от 3950 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 107 человек из 29 регионов
  • Этот курс уже прошли 282 человека

Курс повышения квалификации

Особенности билингвального обучения иностранным языкам

72/108 ч.

от 2200 руб. от 1100 руб.
Подать заявку О курсе
  • Этот курс уже прошли 53 человека

Мини-курс

Основы теоретической механики

5 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе

Мини-курс

Стимулирование интереса к обучению у детей дошкольного возраста

6 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе
  • Этот курс уже прошли 10 человек

Мини-курс

Привязанность и воспитание

3 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 79 человек из 39 регионов
  • Этот курс уже прошли 16 человек