Проект
эше
Нәрсә
ул Ватан?
I.
Башлам өлеше
Эшне башкардылар:
1 сыйныф укучылары Камалов Г.Ә., Гыйльфанов Р.М.
Проект җитәкчесе:
I категорияле башлангыч сыйныфлар укытучысы Гарипова Л.К.
Проектның
төре – информацион-иҗади.
Проектның срогы
– ирекле.
Максат.
Гуманлы, рухи яктан бай шәхес, үз иленең чын патриотын тәрбияләү
Бурычлар:
- укучыларда үз туган җиренә, төбәгенә карата мәхәббәт
хисе формалаштыру;
- Россияне туган ил дип тануны формалаштыру;
- илнең, республиканың символикалары аша гражданлык,
патриотлык хисләре тәрбияләү.
II.
Төп өлеш
-
Хәерле көн, залда
утыручылар, комиссия членнары! Без сезне үзебезнең
проект эше белән таныштырырга телибез. Проектның исемен “Нәрсә ул Ватан?” дип
атадык.
-
Бу хезмәтне Шәрип башлангыч мәктәбенең 1
сыйныф укучылары Камалов Гадел белән Гыйльфанов Рушат башкарды.
-
Проектның җитәкчесе укытучы апабыз –
Ләйсән Котдусовна.
-
Проектның түбәндәге максат, бурычларын
билгеләдек. Сез аларны экранда күрә аласыз.
-
Ватан дигәч, иң беренче безнең илдә
яшәүчеләрнең күз алдына “Россия” сүзе килеп басадыр. Ә Россия ул – ил. Без
яшәгән ил.
-
“Минем Ватаным – Россия” дип әйтү генә
җитә микән?
-
Нәрсә ул Ватан?
-
Ватан нидән башлана? Әлеге эшебездә без бу
сорауларга җавап табарга тырышырбыз.
-
Россия дигәннән, нинди ил соң ул Россия?
-
Россия - дөньядагы
иң зур ил.
-
Илебезнең башкаласы бик матур һәм зур
шәһәр – Мәскәү.
-
Һәр илнең үз флагы, гербы һәм гимны була.
Ә Россиянеке түбәндәгеләр.
-
Илебезнең президенты – В.В. Путин.
-
Россиядә дөньядагы
иң матур республика – Татарстан бар. Республиканың да үз флагы, гербы, гимны
бар.
-
Аның башкаласы – данлы Казаныбыз
-
(Казанны бөтен дөнья татарларының мәркәзе
дип тә әйтәләр). Татарстан Республикасы – татар халкының Ватаны. Димәк безнеке
дә.
-
Президентыбыз – Р.Н. Миңнеханов.
-
Республикада 43 район бар. Ә без яшәгәне
аккошлар иле – Актаныш. Димәк, Актаныш районы да безнең Ватаныбыз.
-
Алга таба карасак, һәр районда авыллар
бар. Минем өчен Актаныш районында иң матур авыл – Шәрип авылы. Шул авылда минем
туган йортым, гаиләм, әти-әнием.
-
Актаныш районында тагын бер гүзәл авыл
бар, ул – Мерәс авылы. Монда минем туган йортым, гаиләм – әнием.
III.
Йомгаклау, рефлексия
-
Болар барысы да изге сүз “Ватан” сүзе
астында.
-
Димәк, нәтиҗә ясап, шуны әйтә алабыз:
Ватан ул гаиләдән башлана. Ватан ул – туган йорт, гаилә, әти-әни, туган авыл,
район, туган Республика, туган ил.
-
Рушат, “Ватан” сүзе “ил” сүзен алыштыручы
булса да,бәлки Җир планетасын да Ватан дип атарга була торгандыр? Чөнки туган
илебез дә планетаның бер өлеше бит. Минем шәхси фикерем шундый.
-
Дөрестән дә, бу кызыклы сорау: “Җир шары
минем Ватаныммы?” Гадел, руслар әйтмешли “Это уже
другая история” Әйдә бу сорауга киләсе очрашуга җавап табып килербез. Ә бүген
без үзеббезне кызыксындырган сорауга җавап таптык шикелле.
-
Игътибарыгыз өчен зур рәхмәт! Сау булыгыз!
Оставьте свой комментарий
Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.