Добавить материал и получить бесплатное свидетельство о публикации в СМИ
Эл. №ФС77-60625 от 20.01.2015
Свидетельство о публикации

Автоматическая выдача свидетельства о публикации в официальном СМИ сразу после добавления материала на сайт - Бесплатно

Добавить свой материал

За каждый опубликованный материал Вы получите бесплатное свидетельство о публикации от проекта «Инфоурок»

(Свидетельство о регистрации СМИ: Эл №ФС77-60625 от 20.01.2015)

Инфоурок / Дошкольное образование / Конспекты / Проектная работа по ПДД на татарском языке
ВНИМАНИЮ ВСЕХ УЧИТЕЛЕЙ: согласно Федеральному закону № 313-ФЗ все педагоги должны пройти обучение навыкам оказания первой помощи.

Дистанционный курс "Оказание первой помощи детям и взрослым" от проекта "Инфоурок" даёт Вам возможность привести свои знания в соответствие с требованиями закона и получить удостоверение о повышении квалификации установленного образца (180 часов). Начало обучения новой группы: 28 июня.

Подать заявку на курс
  • Дошкольное образование

Проектная работа по ПДД на татарском языке

библиотека
материалов

Проект эше

Тема: “ Юл йөрү кагыйдәләре буенча уеннар оештыру,

үткәрүдә белемнәр hәм күнекмәләрне нәтиҗәле үзләштерү”


Кереш

  Һәр баланың тормыш юлы балалар бакчасыннан , мәктәптән башлана. Монда алган тәрбия кешене гомере буе озатып бара.

  Сау-сәламәт кеше гел юлда, хәрәкәттә. Тормыш шуңа көйләнгән. Әмма көйләнгән тормыш уяулык тәлап итә.

   Соңгы елларда транспортның күбәеп китүе юл һәлакәтләрен арттырды. Имгәнүчеләр һәм игътибарсызлык корбаннары арасында  балаларның күп булуы бигрәк тә аяныч. Һәлакәтләрнең сәбәпләре дә күп төрле: балаларның игътибарсызлыгы, юл кагыйдәләрен үтәргә теләмәүләре, юлда дөрес йөрмәве, иң гади юл билгеләрен дә белмәүләре.

   Бөтен кешенең дә сау-сәламәт булып яшисе килә. Һәркем яшәү өчен көрәшә. Шуңа күрә дә бала чактан ук юл кагыйдәләрен өйрәнүне , юл кагыйдәләренә буйсынуны, аларны үтәүне кертергә кирәк.

    Мэктәпкәчә белем бирү учреждениясендә моның буенча эш алып бару, төрле чаралар үткәрү, балаларга юл кагыйдәләрен һәм билгеләрен  өйрәтү, төгәл үтәргә күндерү, игътибарлы булырга, иптәшләреңә ярдәм күрсәтә белергә өйрәтү максатыннан эшләнә.

   Гади чаралар, дәресләр итеп кенә үткәрмичә, төрле кызыклы методлар куллану балаларның игътибарын тагын да җәлеп итә.

   Яраткан әкият геройлары, яраткан язучыларыбыз һәм шагыйрьләребезнең кызыклы геройлары белән булган төрле хәлләр, ялгышларны аңлау, төзәтү балаларның хәтерендә кала һәм юлда дөрес йөрергә, игътибарлы булырга ярдәм итә, өйрәтә.

Проектның актуальлеге.Даими үсә hәм катлаулана барган транспорт мөхите шартларында балаларның тормышын hәм сәламәтлеген саклау, балаларны юл хәрәкәтендә хәвефсез катнашырга әзерләү.

Проектның максаты. Балаларның уй-фикер, хәтер күзаллауларын үстерү; танып-белүгә кызыксынулар тәрбияләү; иҗади сәләтләрен арттыру, юл йөрү кагыйдәләрен төрле ситуациядә куллана белүләрен үстерү.

Проектның бурычлары.

Өйрәтү.Транспорт йөртүче hәм җәяүле функцияләрен башкару турындагы белемнәр hәм күнекмәләрне системалаштыру; балаларны юл киселешләре, юл тамгалары белән таныштыру;

Үстерү. Игътибар, күзәтүчәнлек, хәрәкәт координациясен формалаштыру, проблемаларны мөстәкыйль рәвештә хәл итү hәм транспорт йөртүче, җәяүле буларак үз гамәлләре белән идарә итү күнекмәләрен формалаштыру;

Тәрбияләү. урамда, транспортта дисциплиналылык hәм үзеңне тоту культурасын тәрбияләү.

Проектның методлары:

  • Әңгәмә уздыру (рәсем-картиналар буенча, тормыш тәҗрибәсеннән).

  • Балалар өчен тәкъдим ителгән конкурсларга әти-әниләрне җәлеп итү ( “нинди транспортта сәяхәт итәсен килә” – рәсем ясап килергә.

Светофор сина эндәшә” – шигырь, табышмак уйларга).

  • Уен өчен атрибутлар ясау (тәрбияче hәм әти-әниләр ярдәме белән).

  • - Сюрпризлы моментлар (әкият персонажлары керү, телеграмма, хат алу).

  • Матур әдәбият (шигыръ, табышмак, мәкаль).

Уеннарны оештыруның төп этаплары:

  1. Әзерлек этабы:

  • уен үткәрүнең конкрет максатларын hәм бурычларын билгеләү;

  • уеннын төрен hәм тибын сайлау;

  • уенны планнаштыру, вакыт - күләмен билгеләү;

  • уенның сценарийсын дидактик материал буенча төзү;

  • уенга кирәкле чараларны әзерләү, ясау.

  1. Үткәрә этабы:

  • балаларның уенга әзерлеген билгеләү;

  • уенда катнашучылар белән инстуктаж үткәрү;

  • рольләрне тулысынча бүлеп бирү hәм катнашучылар алдына бурычлар кую;

  • проблеманы турыдан-туры кую, аны хәл итү ысулын табу;

  • уен барышын контрольдә тоту.

  1. Анализлау этабы:

  • уенга эчтәлекле-мәгълүмәти анализ ясау – белем, күнекмәләр, яңа күзаллаулар, төшенчәләр,терминнарны үзләштерү дәрәҗәсен билгеләү;

  • элек өйрәнгәннәрне тыгыту;

  • уенга йомгак ясау.

Көтелгән нәтиҗә: уеннар вакытында бирелгән белем hәм күнекмәләрнең балалар хәтерендә саклануы, уеннарда баланың үз-үзен мөстәкыйль, белемле итеп күрсәтә белүе.

Юл билгеләре иленә сәяхәт

(зурлар һәм мәктәпкә әзерлек төркеме)

Максат. Балаларның юлда, урамда, транспортта үз-үзләрен дөрес тоту күнекмәләрен ныгыту; фикерләү сәләтләрен үстерү; юл билгеләрен тануны, кайда кулланылганын белүләрен камилләштерү; балаларның белемлрен тикшерү, сәяхәт итү теләген үстерү.

Җиһазлар. Юл билгеләре, светофор, тәрәзәле Теремкәй, тсле баулар, транспорт рәсемнәре, серле чәчәк.

Тәрбияче: - Балалар, бүген без сезнең белэн сәяхәткә чыгарбыз. Сәяхәт иткәндә берничә тукталыш ясарбыз. Сәяхәтебезне төрле транспортка утырып дәвам итәрбез, ә хәзер поездга утырыйк та юлга кузгалыйк.

- Поезд нинди транспорт төренә керә? (тимер юл).

Балалар белән «Зәнгәр вагон дигән җырны җырлап барабыз»(1куплет). Тәрбияче: - Балалар без беренче тукталышка килеп җиттек. Карагыз әле безнең каршыбызда нинди зур – Теремкәй. Сорыйк әле, Теремкәйдэ кемнәр яши икән?

Балалар берәм-берәм шакылтатып

Теремкәйдн сорыйлар: - Терем-Теремкәй,

Теремкәйдә кем яши?

- Бу мин - юл билгесе. Минем нинди юл билгесе булуымны үзен уйлап әйт.

Тәрбияче: -Балалар, юл билгеләре безне сынарга уйлаганнар ахыры, әйдәгез әле аларның һәрберсенең исемен дөрес итеп әйтеп бирик.

Теремкәй тәрәзәсендәге юл билгеләре бер-бер артлы алыштырылып торыла, балалар шул билгеләр турында сөйлиләр.

Тәрбияче: - Сәяхәтне нинди транспортта дәвам итәбез, балалар?

(Балалар транспорт төрен атыйлар)

Тәрбияче: - Ярый, балалар, автобуста дәвам итәрбез. Автобус нинди транспорт төренә керә әле? (коры җир транспорты).

Тәрбияче: - Ә хәзер автобустагы урыннарга утырабыз да, юлыбызны дәвам итәбез (2 куплет).

Тәрбияче: - Балалар, безнең юлыбызны кызыл, сары, яшел төсләрдәге баулар белән бүленгәне күренә әле монда. Ни өчен мондый төсләр белән юлны бүлгәннәр икән? Ул төсләр тагын нинди кирәкле әйбердә бар?

(Балалар җавабы).

Тәрбияче: - Әйе, балалар, дөрес әйтәсез светофорда да шундый ук төсләр бар.Ә хәзер, балалар, светофор турында белгән шигырьләребезне сөйләрбез, җырларыбызны җырларбыз.

(Светофор янына чыгып сөйлиләр, җырлыйлар).

Тәрбияче: - Әйдәгез, балалар, юлыбызны игүле транспортка утырып дәвам итик. Сез ничек уйлыйсыз нинди транспорт икән ул җигүле транспорт?

(Балалар җавабы).

Тәрбияче: - Дөрес әйтәсез,балалар, атлар, дөяләр, ишәкләр – җигле транспортка керәләр. Әйдәгез бездә юлыбызны атка утырып дәвам итик.

(Балалар атта бару хәрәкәтләре ясыйлар).

Каршыбызга Белмәмеш килеп чыга. Ул еламсырап бара.

- Исәнме, Белмәмеш.

- Исәнмесез.

- Ни булды сина, Белмәмеш? Бердә кәефен юк бугай? Әйдә безнең белән сәяхәткә ил гизәргә.

- Ничек кәефем булсын инде, дусларым, минем бик тә мәктәптә укыйсым килә, инде яшем дә мәктәпкә керү яшен узып китте, ә мин анда һаман бара алмыйм, чөнки мин бернидә белмим.

Тәрбияче: - Безнең балалар бакчага гына йөрсәләр дә күп беләләр.Бәлки алар сиңа ярдәм итәрләр. Кайгыңны безгә дә әйт, ни булды?

- Менә миңа шушы конвертны тоттырдылар да әйттеләр, монда күргән рәсемнәргә табышмаклар уйла диделәр, ә мин алай уйлый белмим.

Тәрбияче: - Кая, Белмәмеш, нинди рәсемнәр икән балалар белән карыйк әле (рәсемдә машина, велосипед, самолет, трактор).

Балалар үзләре уйлап табышмаклар әйтәләр кемнең әйбәтрәк килеп чыга, шуны Белмәмешкә тәгъдим итәбез.

- Рәхмәт сезгә, балалар, мин инде күп нәрсәгә өйрәндем сездән, мине хәзер мәктәпкә алачаклар.

Тәрбияче: - Әйдә, Белмәмеш, балалар белән бергә «Игътибарлы бул» дигән уенда уйнап ал, менә шунда күрербез күп нәрсә беләсеңме, юкмы икәнен.

Балалар һәм Белмәмеш белән «Игътибарлы бул» дигән уен уйнала.

Тәрбияче: - Мин юл хәрәкәтенә, транспорт – техникага кагылышлы сүз әйтсәм сез кулларыгызны чәбәкләрсез, ә башка мәгънәдәге сүз әйтсәм кулларны өскә күтәрерсез.

Уен уйнала, балаларның да, Белмәмешнең дә игътибарлылыгына нәтиҗә ясала. Белмәмеш рәхмәт әйтеп саубуллаша.

Тәрбияче: - Балалар, төрле транспортларга утырып күп йрдек, ә хәзер әйдәгез саф һава сулап, сәламәтлегебезне ныгытып җәяү генә кайтыйк. Балалар, күрәсезме нинди матур чәчәкләр үсә биредә, карагыз әле алар арасында бер серле чәчәк тә үсә икән. Ни өчен серле дип уйлыйсыз аны?

(Балалар җавабы). Тәрбияче: - Чөнки аны таҗлары төрле төсләргә буялган, ул таҗларга без белергә тиешле сораулар язылган. Әйдәгез әле берәм-берәм шул таҗларны алыйк.

  1. Җәяүлеләр юлның кайсы өлешеннән йрергә тиешләр?(тротуардан, ә тротуар булмаганда юл кырыеннан).

  2. Юл билгеләре ничә төргә бүленә? (күрсәтүче, кисәтүче, тыючы).

  3. Нәрсә ул «зебра»? (җәяулелэр юлны аркылы чыгар өчен күрсәтелгән махсус урын, ул ак сызыклар белән билгеләнә).

  4. Светофор булмаганда, яисә ул эшләмәгәндә аны кем алыштыра (хәрәкәт көйләүче милиционер - регулировщик ).

  5. Светофор ни өчен кирәк ?( җәяулеләргә һәм транспорт чараларына бер-берсенә комачаулык тудырмыйча хәрәкәт итү өчен кирәк).

  6. Ни өчен безнең авылга светофор куелмаган? ( чөнки бездә транспорт хәрәкәте шәһәрдәге кебек тыгыз түгел, шулай ук бездә кисешкән юллар да юк).

Тәрбияче: - Бүгенге сәяхәтебез бик күңелле дә, файдалы да булды, балалар. Белемләребезне тагын да ныгытып, авырлыкларга бирешмәскә өйрәндек. Юлларда сак булырга беркайчанда онытмыйк.

Кызыл, сары ут янганда

Сак булыгыз, балалар,

Хәвеф - хәтәр булмасын дип

Сезне кисәтә алар.

Белгәннәребезне онытмыйк,

Кулланма итеп алыйк.

- Юлыбызга ак җәймә, - дип

Бергә-бергә кузгалыйк.

Йомгаклау

Илебездә көннән – көн транспорт саны күбәя бара, машиналарның тизлеге артканнан арта, юлларда йорү кыенлана, балаларның юл – транспорт хәлакәтенә юлыгу куркынычы да көчәя, шуңа күрә юл йөрү кагыйдәләрен өйрәнү бүгенге көндә актуаль проблема булып тора. Әлеге проблеманы хәл итү өчен, беренче чиратта, иң нәни җәяүлеләребезне – балаларны – вакытында hәм дөрес итеп әзерләү кирәк. Чөнки капкадан чыгуга, аларны җитди кыенлыклар, хәвеф-хәтәр hәм интенсив рәвештәге автомобиль хәрәкәте көтеп тора.

Шуңа күрә безнең проект балаларны уеннар аша юлларда хәвеф – хәтәрсез йөрергә, үзеңнең hәм тирә – ягыңдагылар иминлеге өчен сак булырга өйрәтә.

Кулланылган әдәбият

  1. Мәктәпкәчә яшьтәге балаларны юлларда үзләрен хәвефсез тоту кагыйдәләренә өйрәтү: укыту әсбабы/ авт.-төз.: Р.Ш.Әхмәдиева. Е.Е.Воронина, Р.Н.Миңнеханов h.б.; Р.Н. Миңнеханов hәм Д.М.Мостафин ред.; русчадан В.Р.Камалиева тәрҗ. – “Балаларның тормыш иминлеге фәнни үзәге” ДУ басмасы, 2008.-324б.

  2. Адымнар нык, юллар имин булсын! : балар бакчасы тәрбиячеләре өчен методик кулланма/ авт.-төз.: Л.Г.Әхмәтшина, З.Ф.Камалова h.б. – “Образцовая типография” нәшрияты, 2002.-142б.

  3. http://salavatkupere.ru

  4. Балачак аланы: - балалар бакчасы тәрбиячеләре hәм әти-әниләр өчен хрестоматия. – Казан: РИЦ, 2011

  5. http://www.yandex.ru



Кушымта

Юлда йөрергә өйрәнәбез!

Юлда булсаң — бул өлгер, юл кагыйдәләрен бел!

Максат:1.Юл йөрү кагыйдәләре , транспорт төрләре турында белемнәрне ныгыту. 2.Урамда йөргәндә игътибарлы булырга, юл йөрү кагыйдәләренә буйсынырга өйрәтү.

3.Юл хәрәкәте хезмәткәре, машина йөртүче һөнәрләренә кызыксыну әрбияләү.Сәнгатьле сөйләм телен, артистлык сәләтләрен үстерү.

Җиһазлау: « Юлда булсаң — бул өлгер, юл кагыйдәләрен бел!» дигән плакат, транспорт төрләре рәсемнәре, юл билгеләре рәсемнәре, светофор макеты.

Магнитофон язмасындакошлар тавышы, «Светофор» җыры, Алмаз

Хәмзин шигыре, Фирзәр Мортазин көе.

1нче күренеш. Урман аланы.

Шүрәле. Туйдым шушы кара урманнан! Һаман бер үк күренеш: йөреп чыга алмаслык куе агачлар, эч пошыргыч хайваннар, канэчкеч бөҗәкләр. Искелек,

караңгылык!

Эх, күрәсе иде бер шәһәр дигәннәрен! Нинди була икән ул? Күптән инде хыялланам, мин шәһәрдә булырга.

Сөйләгән иде саескан,

Матур кала турында.

Тик әтием Шүрәле

Һаман мине кисәтә:

«Анда яши кешеләр,

Явыз Былтыр кебекләр».

Тик, барыбер хыялланам

Килә шәһәр күрәсе,

Дөнья белән танышасы,

Мин бит замана баласы.

2нче күренеш.Шәһәр урамы. Машиналар чаба.Шүрәле дә йөгерә. Шулвакыт чак кына машина бәрдерми кала.

Шүрәле: Йөгерә йөгерә бара идем

Алга да карамыйча

Килеп чыкты бер машина

Торам мин аңламыйча.

Мине бәреп китә язды

Көчкә читкә тайпылдым

Зур бәладән котылдым дип

Бик озак өнсез тордым.

Шофёр: Әллә яшәп туйдыңмы?

Шүрәле: ( елый)

Юл хәрәкәте хезмәткәре: Кем гаепле? Нигә мондый

Фаҗигаләр еш була?

Чөнки күп балалар

Юл кагыйдәләрен боза.

1 нче бала: Карап-карап торам да мин

Уйлап-уйлап торам да

Куркып куям: ай-һай кыен

Йөрүләре урамда.

2 нче бала: Урамның теге ягына

Мөмкин түгел үтүе:

Урам тулы троллейбуслар,

Машиналар көтүе.

3 нче бала: Әллә кайсы җирдән генә

Трамвай, йә машина чыга.

Йә булмаса, мотороллер

Килеп чыга каршыңа!

4 нче бала: Йә сызгырта сыбызгысын

Милиционер абый.

Йөри белмәсәң урамда,

Ул әллә каян таный.

5нче бала: Ялт чыгасың тротуарга-

Сизелми дә калына!

Бигрәк авыр шул шәһәрдә

Авыл балаларына!

Шүрәле: Нишләргә соң инде? Минем бик тә шәһәрне күрәсем килгән иде.

Юл хәрәкәте хезмәткәре:

Мин- ЮХИДИ хезмәткәре

Юлларда сакта торам.

Юлларда сез йөрегез,

Һәрвакыт имин-исән.

3нче күренеш: Тавык кызы Чиччи юлда уйнап йөри.

6 нчы бала: Тавык кызы Чиччи

Олы юлда уйнаган:

Чиччи: Миңа беркем дә тими!

6 нчы бала: Ул шулай дип уйлаган.

Чиччи туйганчы уйнап,

Күбәләкләр куган ди.

Шул арада кич җитеп,

Караңгы да булган ди.

Фара утын кабызып,

Уза ди машиналар...

Балалар бергә: « Пип-пип!-дип,-

Олы юлдан кит-кит!»-дип.

Тавык кызы Чиччи

Бер дә колак салмаган.

Уйламый йөри-йөри

Машинага тапталган.

«Ашыгыч ярдәм» машинасы Чиччине алып китә.

Шүрәле: Ай-яй-яй! Шәһәрдә бигрәк куркыныч икән. Мин урманда көне-төне уйныйм, бер куркыныч та сагаламый.

4 нче күренеш: 3 малай туп уйный.

7 нче бала: Алмаз, Рифат һәм Рәсим

Яхшы уен тапканнар

Машина юлына чыгып

Туп тибеп уйнаганнар.

Әй, малайлар, малайлар;

Болай итеп йөрмәгез!

Гомер бер генә килә ул,

Аны шулай өзмәгез!

Малай: Юл кырыеннан бармаска,

Уйнамаска, чапмаска

Апа өйрәткән иде,

Бик нык кисәткән иде.

Шүрәле: Кеше балаларына шәһәрдә бик тә куркыныч икән. Ничек яшиләр соң алар?

Юл хәрәкәте хезмәткәре: Әгәр юл кагыйдәләрен белсәң, бер дә куркыныч түгел ул.

5 нче күренеш. Шүрәле белән юл хәрәкәте хезмәткәре шәһәр урамыннан бара. Юлларында светофор очрый.

Шүрәле: Ә монысы нәрсә инде?

Басып тора багана,

Өлкәннәргә эндәшә

Эндәшә һәр балага

Менә сезгә багана ?!

8 нче бала: Багананың өч күзе.

Өч күзендә өч сүзе.

Берсе аның- кызыл күз,

Икенчесе- сары күз,

Өченчесе- яшел күз.

Светофор: Урамнарны күзәтәм,

Узганнарны кисәтәм.

Янып тора өч күзем,

Күреп торам ич үзем,

Әйтеп торам өч сүзем:

-Кузгалма!-ди кызыл күз.

-Сабыр!- дия сары күз.

-Ярый!- дия яшел күз.

Шүрәле: Моннан ары мин дә, светофорга гына карап йөрермен.

6 нчы күренеш. Балалар юл билгеләре тотып тезелеп басалар.

Шүрәле: Кара әле абый сездә агачлар да ниндидер сәер, үзләре ботаксыз.

Юл хәрәкәте хезмәткәре: И-и, Шүрәле, бу бит агачлар түгел, ә юл билгеләре.

Алар халыкны, шофёрларны хәвеф-хәтәрләрдән кисәтә.

1нче бала: Бу билгене күрсәләр,

Шофёрлар уйланалар.

Димәк, тиздән мәктәп бар,

Игътибарга алалар.

2нче бала: -Тукта!-дип әйтә билге,

Хәвеф-хәтәрләр юкмы?

Әгәр инде булмаса,

Газга бас та бар алга!

3нче бала: Әй, шофёр, уйла ачык:

Синең өчен юл ябык.

4нче бала: Яратсам да чабарга сәпиттә,

Туктата бу билге, әлбәттә.

Аңлата ул миңа: ярамый

Бу юлда чабарга сәпиттә.

5нче бала: Алга барсаң да ярый,

Уңга барсаң да ярый

Бу билге рөхсәт бирә

Алга, уңга барырга.

6нчы бала: Бу билге- шундый билге:

Сине саклый, җәяүле!

Чыгабыз бергә-бергә

Без юлны шушы җирдә.

7нче бала: Бу билгене күрүгә,

Барысы да шатлана.

Димәк, кирәк вакытта

Мөмкин тамак ялгарга.

Шүрәле: Юл билгеләрен белү чынлап та бик кирәк икән шул.

7 нче күренеш. Рәсем буенча табышмакларның җавапларын күрсәтү.

1. «Тыр-р» дисәң, туктамый,

«На-а» дисәң, атламый,

Печән салсаң, ашамый. (трактор)

Бу машина еш кына

Кинәт бәйдән ычкына:

Йөрәкләргә шом салып,

Елый-елый кычкыра. (янгын сүндерү машинасы)

3. Ә бу нинди машина-

Җир казырга ашыга?

Йөрми ул кирәксезгә:

Җир казый көрәксез дә. (экскаватор)

Шүрәле: Машиналар кешеләргә зур ярдәм күрсәтәләр икән.

Шәһәр нинди зур! Урмандагы кебек монда да адашырга мөмкин ич. Шәһәрдәге йортларның саны юк. Машиналарның иге-чиге юк. Әмма мин яхшы төшендем: «Сау-сәламәт булыр өчен», юл кагыйдәләрен үтәргә кирәк!»

Тәрбияче: Әти белән әниеңне

Кайгылардан сакла син

«Юл фәне әлифбасы»ның

Һәр билгесен ятла син.

Светофорның һәр әмерен

Тиешенчә үтә син.

Йөзгә кадәр яшәрсең

Имгәнүләр күрмәссең

Юл йөрү кагыйдәләрен

Онытма син кич-иртә.

Әти-әниең синең

Сау кайтуыңны көтә.


Подайте заявку сейчас на любой интересующий Вас курс переподготовки, чтобы получить диплом со скидкой 50% уже осенью 2017 года.


Выберите специальность, которую Вы хотите получить:

Обучение проходит дистанционно на сайте проекта "Инфоурок".
По итогам обучения слушателям выдаются печатные дипломы установленного образца.

ПЕРЕЙТИ В КАТАЛОГ КУРСОВ

Автор
Дата добавления 23.11.2016
Раздел Дошкольное образование
Подраздел Конспекты
Просмотров119
Номер материала ДБ-382721
Получить свидетельство о публикации
Похожие материалы

Включите уведомления прямо сейчас и мы сразу сообщим Вам о важных новостях. Не волнуйтесь, мы будем отправлять только самое главное.
Специальное предложение
Вверх