Добавить материал и получить бесплатное свидетельство о публикации в СМИ
Эл. №ФС77-60625 от 20.01.2015

Автоматическая выдача свидетельства о публикации в официальном СМИ сразу после добавления материала на сайт - Бесплатно

Добавить свой материал

За каждый опубликованный материал Вы получите бесплатное свидетельство о публикации от проекта «Инфоурок»

(Свидетельство о регистрации СМИ: Эл №ФС77-60625 от 20.01.2015)

Инфоурок / Другое / Другие методич. материалы / Проектная работа по татарской литературе, 5 класс
ВНИМАНИЮ ВСЕХ УЧИТЕЛЕЙ: согласно Федеральному закону № 313-ФЗ все педагоги должны пройти обучение навыкам оказания первой помощи.

Дистанционный курс "Оказание первой помощи детям и взрослым" от проекта "Инфоурок" даёт Вам возможность привести свои знания в соответствие с требованиями закона и получить удостоверение о повышении квалификации установленного образца (180 часов). Начало обучения новой группы: 26 апреля.

Подать заявку на курс
  • Другое

Проектная работа по татарской литературе, 5 класс

библиотека
материалов


КАЗАН (ИДЕЛ БУЕ) ФЕДЕРАЛЬ УНИВЕРСИТЕТЫ

ФИЛОЛОГИЯ ҺӘМ МӘДӘНИЯТАРА БАГЛАНЫШЛАР ИНСТИТУТЫ

ПСИХОЛОГИЯ ҺӘМ МӘГАРИФ ИНСТИТУТЫ




ПРОЕКТ ЭШЕ


ӘДӘБИЯТ ДӘРЕСЛӘРЕНДӘ УКУЧЫЛАРДА РУХИ ҺӘМ ӘХЛАКЫЙ СЫЙФАТЛАР БУЛДЫРУ (5 НЧЕ СЫЙНЫФ)


Башкардылар:

Укытучылар белемен камилләштерү

курсларында укучылар:

Абдуллина Гөлнур Ризван кызы,

МБГБУ “Татарстан Республикасы Биектау муниципаль районының

2нче номерлы урта гомуми белем мәктәбе” нең беренче категорияле,

Закирова Гөлшат Камил кызы,

МБГБУ “Арча өченче номерлы башлангыч мәктәбе –

балалар бакчасы”ның югары категорияле,

Юсупова Гөлнур Фаил кызы,

Зәй муниципаль районы МБГББУ “ М. Х.Хәсәнов исемендәге

Бигеш гомуми урта белем бирү мәктәбе”нең беренче категорияле,

Фаляхова Фирдания Габделхак кызы,

Саба муниципаль районы МБГБУ “Юлбат төп гомумибелем бирү мәктәбе”нең

беренче категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучылары



Проект эше яклауга тәкъдим ителә

Җитәкчеләр Галиуллина Гөлшат Рәис кызы,

 Казан (Идел буе) федераль университетының

татар теле белеме кафедрасы мөдире, филология фәннәре докторы

Юсупова Нурфия Марс кызы,

Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтының

татар әдәбияты кафедрасы доценты, филология фәннәре кандидаты


«01» апрель 2016 ел


Казан 2016

ЭЧТӘЛЕК



1бүлек. КЕРЕШ. Әхлак тәрбиясе – иң изге гамәл……………………….. .….3

1.1. Проектның актуальлеге …….5

1.2. Проектның максат һәм бурычлары 6

2 бүлек. ТӨП ӨЛЕШ. Әдәби әсәрләр аша әхлак тәрбиясе алу........................7

2.1. 5 нче сыйныф татар һәм рус мәктәпләренең татар төркемнәре әдәбиятында әхлак темасының яктыртылуы.....................................................................10

2.2. Проекны тормышка ашыруның көтелгән нәтиҗәләре.................................20

2.3 Проектның нәтиҗәсен, укучыларның рухи-әхлакый тәрбиясен бәяләү һәм тикшерү методикасы............................................................................................21

3бүлек. ЙОМГАКЛАУ 24

ФАЙДАЛАНГАН ЧЫГАНАКЛАР ҺӘМ ДОКУМЕНТЛАР.............. .............27

КУШЫМТА……………………………………………………………………….29




КЕРЕШ

  1. Әхлак тәрбиясе – иң изге гамәл

Әхлак берлә әдәбият бергә булырлар,

Бер кавемнең әдәбияты нинди рәвештә

булса, әхлагы да шул рәвештә булыр.

Р.Фәхретдинов.

Рухи һәм әхлак тәрбия проблемасы бүгенге көндә безнең җәмгыятебездә бик үткен тора. Моңа сәбәпләр бик күп. Шуларның берсе – тәрбия институтын юкка чыгару. Җәмгыятебезне рухи яктан тергезү өчен традицион формадагы белем генә җитмәгәнен көннән көн күбрәк кеше аңлый бара. Фәннәрне бергә кушсак та, алар безгә ярату, ышаныч, кайгыртучанлыкны алмаштыра алмыйлар. Әхлаклылык – ул  индивидның намусына, үзенең эчке тоемлауларына, үз иркенә ышанып яшәве. 

Безнең проблемабыз - 5 нче сыйныф укучыларына рухи һәм әхлакый тәрбия бирү эшчәнлеген күрсәтү. Сүз әдәбият дәресләре турында бара. Бу проблеманы чишү өчен безгә укыту методикасыннан тыш әхлак тәрбиясе бирү методикасын да белү зарури. Шуның белән беррәттән, федераль дәүләт белем стандартларына таянып эш итәргә тиеш булабыз.

Әхлак тәрбиясе хәзерге көндә һәр педагогның төп бурычы. Аны һәркем үзенчә чишә. Бүгенге заман укучысы, үскәч, нинди булыр икән, кеше хәленә керә, кайгырта белү, якын кешесенә ярдәм кылу кебек хисләргә сәләтле булырмы, актан караны аера белерме?

Барыбыз да яхшы белә: хәзерге заман компьютер технологияләре дөньясында балалар өчен күңелне ымсындыручы әйберләр бик күп. Аларга каршылык күрсәтү бала өчен авыр нәрсә. Шәхесне дөрес үстерү һәм тәрбияләү өчен гаилә һәм мәктәп бербөтен булырга тиеш. Кызганычка каршы, әти-әниләр эш күплеккә сылтап, өлешчә, кайвакытта тулысынча да, бу рольне мәктәп укытучысы җилкәсенә йөклиләр. Барлык укучылар да фәнне бертөрле үзләштерә алмый. Укучылар арасында төрлесе була: сәләтле дә, тырыш та; сәләте булып та тырышмаган бала; киресенчә, сәләте чамалы, ләкин бик тырыш. Шуңа күрә балаларның белем дәрәҗәләре төрле. Ә тәрбия мәсьәләсенә килгәндә, безнең уйлавыбызча, бала тәрбияле булырга тиеш. Иң төп тәрбияче – ата-ана, гаилә, аннан соң мәктәп, тирәлек һ.б. факторлар. Башка факторларга телевидение, радио, вакытлы матбугат, компьютер, интернет, матур әдәбият һ.б. керә. Менә шушылар арасында китап биргән тәрбияне берсе дә бирә алмый. Тел – әдәбиятка ихтирам, кызыксыну тәрбияләүне без китап укудан башка күз алдына да китерә алмыйбыз. Шуңа күрә һәр класста матур әдәбият китапларын укуны системага салырга кирәк. Ә бу эш тел һәм әдәбият укытучысыннан бик зур түземлек, көч сорый.

Балаларны тәрбияләү, укучыларда дөрес әхлак формалаштырырга ярдәм итү – татар теле һәм әдәбияты укытучысының иң төп бурычы ул. Бу изге эш күбрәк безнең җилкәдә. Татар теле һәм әдәбияты укытучысының мөмкинлекләре бик күп. Дәрес һәм дәрестән тыш чараларның төрле мавыктыргыч формаларын кулланып, телчеләр укучыларның интеллектуаль сәләтләрен үстерәләр, балаларда рухи – әхлакый сыйфатлар тәрбиялиләр.
























1.1. Проектның актуальлеге


  Бүгенге, педагогик тәрбия концепцияләре яңарган, әхлакый тәрбия бирүнең әһәмияте көчәйгән шартларда, шәхестә рухи-әхлакый тойгыларны үстерү мәсьәләсе аеруча мөһим мәсьәләләрнең берсе булып тора. Яңа буын белем бирү стандартларында  да моңа зур урын бирелә.

Әхлак темасы – хәзерге заманда иң актуаль, төп темаларның берсе. Татар әдәбиятында да әхлак темасы – үзәктә торучы иң мөһим мәсьәлә. Соңгы дистә елларда мәктәпләрдә әдәп-тәртип, шәфкать-фәлән белмәгән балалар күбәя бара, социум, балаларны һәм яшьләрне чолгап алган мохит танып була алмаслык үзгәрде. Ирек һәм демократияне беркайчан да күрмәгән россиялеләр нәрсә эшләргә яравын һәм ярамавын белмәделәр. Ә әхлакый нормалар исә бернинди законда да язылмаган, алар кешеләр акылында һәм хисендә, йола һәм гореф-гадәтләрендә сакланып килә. Әхлаклылык кешенең гадәти сыйфатына әйләнсен өчен, моңа аны бала чактан ук гадәтләндерергә кирәк.

Проект эшенең актуальлеге

Бүген әхлак проблемаларына аерым игътибар ителгән заманда балаларга ныклы әхлакый тәрбия бирүдә, шәхес итеп тәрбияләүдә әдәбият дәресләрен куллану – укытучы өчен зур хәзинә.












1.2. Проектның максат һәм бурычлары

Проект эшенең максаты:

Укучыларга рухи-әхлакый тәрбия бирүдә һәм аларны шәхес буларак формалаштыруда халык авыз иҗаты әсәрләрен һәм әдәби текстларны файдалану.

Проект эшенең бурычлары:

1. Укучыларда рухи-әхлакый сыйфатлар тәрбияләүнең методик нигезләренә төшенү.

2. Халык авыз иҗаты әсәрләрен өйрәнгәндә рухи-әхлакый сыйфатлар тәрбияләүнең мөмкинлекләрен ачыклау.

3. Әдәби әсәрләрне өйрәнгәндә рухи-әхлакый сыйфатлар тәрбияләү алымнарын куллану.

Проектның тикшерү объекты: татар мәктәпләрендә, рус мәктәпләренең татар төркемнәрендә 5нче сыйныф укучылары белем алган дәреслекләр, рухи һәм әхлак тәрбиясе бирү юллары, аларның үзенчәлекләре.

Тикшерү предметы: 5 нче сыйныфта әдәбият дәресләре нигезендә укучыларда рухи һәм әхлакый сыйфатлар булдыру алымнары.

Проектның фәнни яктан әһәмияте.

Татар төркемендә һәм татар мәктәбендәге укучылар белән эшләүче укытучыларга проектта күтәрелгән темаларга күзәтү ясауның әһәмияте зур булыр дип саныйбыз.

Проектның практик әһәмияте һәм яңалыгы: татар балалары белән эшләүче укытучыларга куллану өчен материал була алуында.










ТӨП ӨЛЕШ.

  1. Әдәби әсәрләр аша әхлак тәрбиясе алу

Кешене әхлакый яктан тәрбияләүдә әдәбият һәм фольклор чын мәгънә-сендә остаз, юкка гына аны “тормыш дәреслеге” дип йөртмиләр.

Хәзер җәмгыятьтә әхлак мәсьәләсе җитди тора. Моңа кадәр безнең җәмгыять кеше тәрбияләүне мораль кодекска, пионер, комсомол, партия оешмаларының уставлары, дәүләт органнарының боерыкларына таянып алып барды. Тәрбия өлкәсендә баланы тыю, кисәтү, гаебен күрсәтү алымнары өстенлек алды. "Алай эшләмә", "тегеләй итмә" кебек кисәтүләр бала колагында даими яңгырап торды. Ә ни өчен алай ярамаганны аңлата алдыкмы икән? Әхлаклылык күрсәткече булган гомумкешелек сыйфатларының (тугрылык, намус, шәфкатьлелек, өмет, ышаныч, сүздә тору, җаваплылык һ.б.) асылын-мәгънәсен ачып бирә алмадык. Чөнки укытучы кулында андый ысул юк иде. Гаилә дә тәрбияне күбрәк мәктәп өстенә йөкләргә тырышты. Иҗади үсеш технологиясенең атасы, психология фәннәре докторы, профессор Әхмәт Зәки улы Рәхимов әйткәнчә, хәзерге укытучы алдында торган беренчел бурыч – укучыларга әхлак тәрбиясе бирү.

Бала иң беренче әхлак тәрбиясен гаиләдә, аннан балалар бакчасында ала. Шул белемне мәктәп тулыландыра. Мәктәп программасына әсәрләр киләчәк яшь буынны мәрхәмәтле, шәфкатьле, туган як табигатен саклаучы һәм яратучы, гомумкешелекнең уңай сыйфатларына ия булган, милләт мәнфәгатьләрен яклардай кеше итеп тәрбияләү бурычларын күз алдында тотып сайланган.

"Шәкертнең рухында аң уяту, әхлак тәрбиясе бирү, шуңа тырышу иң беренчел шартлардан. Укыган, ятлаган нәрсә тиз онытыла, онытылмаса да телдә генә йөререгә мөмкин. Бу бик аз. Төп максат: шул нәрсәләр рухыбызның үз хәзинәсе булып китсен. Рухыбызда шул хакта мәсьәләләр тусын. Гакылыбыз, шөбһәләр, ялгышулар, аңлашылмаулар табып, үзе эзләнсен. Менә бу эзләнү – мөгаллим тарафыннан шәкерт рухына салынырга тиешле булган иң кыйммәтле, иң җимешле орлыктыр" (Г. Ибраһимов).

Җәмгыятьтә барган үзгәрешләр укучының аңына кагылмыйча үтми. Бигрәк тә хәзер. Чөнки без билгеле бер дәрәҗәдә яңача фикерләүгә игътибар  бирелгән, фән-техника өлкәсендә, хезмәттә  әледән-әле яңа ачышлар ясала торган заманда яшибез. Әлеге үсеш-үзгәрешләр уку-укыту, тәрбия процессына да кагыла, укыту-тәрбия өлкәсенә моңа кадәр билгеле булмаган ысуллар, чаралар гамәлгә керә, таныш булган метод-алымнар үзгәреш кичерә, камилләшә. Компьютер технологиясе, интернет, кәрәзле телефон укучыларга белем бирүдә материал табуның, тапшыруның тизләтелгән ысулы булып кулланыла. Интернет аркылы кыска вакыт аралыгында әллә никадәр информация алырга була. Бөтендөнья локаль челтәренә тоташтырылган компьютерлар һәрбер мәктәптә бар. Бүгенге көн укучысына әдәбият укыту, язучының тормышы һәм иҗаты белән таныштыру, әсәрдә күтәрелгән проблемаларны табу, идеясен эзләү өчен шушы фән һәм техника өлкәсендәге яңа казанышларга нигезләнеп эшләү зарур. 

Хәзерге заманда әхлакый тәрбия ул:

  • халкыбызның милли үзенчәлекләрен, күркәм сыйфатларын, йола-гадәтләрен, гаилә этикасын кече яшьтән үк төшендереп, укучыларны өлкәннәр үрнәгендә тәрбияләү;

  • җәмгыятьтә яшь буынны рухи әхлаксызлыктан коткару;

  • балаларда гомумкешелек кыйммәтенә аңлы караш тәрбияләү;

  • кешеләр белән аралашу кагыйдәләренә өйрәтү;

  • югары әдәп, әхлак сыйфатлары булдыру;

  • иҗади сәләт һәм милли үзаң формалаштыру;

  • тәрбия бирү процессына әти-әниләрне катнаштыру;

  • йолалар нигезендә сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау.

Әхлакый тәрбияне төрле эш формалары ярдәмендә биреп була:

  • татар теле һәм әдәбияты дәресләре;

  • фәнни- тикшеренү эшләре;

  • әдәби-музыкаль кичәләр;

  • тәрбия сәгатьләре;

  • экскурсияләр (музейлар, китапханәләр);

  • конкурслар, ярышлар;

  • түгәрәкләр;

  • конференцияләр;

  • әхлак һәм иман дәресләрендә.

Менә шул шартларда, бернигә дә кармастан, зур сабырлык, энергия, иҗат белән укытучы укучыларга әхлак тәрбиясе бирергә тиеш була. Ул инде террорчыларны тыеп, җинаятьчеләрне җәзалап, телевидение тапшыруларын тук­татып йөри алмый. Ул укы­та, үз предметын, татар теле, әдәбият дәресләрен әхлак тәр­биясе коралы итеп ала. Әдәбият курсы катлаулы. Андагы тәрбияви мөмкинлек­ләр күп планлы, киң мәй­данлы, әмма бик тә эчкә яшеренгән. Анда бу герой яхшы эшләгән, шундый бу­лырга кирәк, бу герой начар эшләгән, андый булырга яра­мый юнәлешендә укытуның файдасы юк кына түгел, за­рарлы – бу күңел кайтаргыч акыл сатуга кайтып кала. Әдәбиятта, уйлап карасаң, һәрнәрсә тәрбиягә ия: әлбәттә, эчтәлек тә, геройлар­ның кылган гамәлләре дә, вакыйгалар барышының тем­пы, төзелү үзенчәлеге дә, па­узалар сулышы да, сүзләр –образлар да, ул тыныш бил­геләре! Боларга мең төрле тышкы һәм бигрәк тә эчке мәгънә яшерелгән була.















    1. 5нче сыйныф татар һәм рус мәктәпләренең татар төркемнәре әдәбиятында әхлак темасының яктыртылуы

Иң беренче чиратта балада үз милләтенә, аның гореф – гадәтләренә, тарихына, тел, сөйләм үзенчәлекләренә карата кызыксыну, хөрмәт уятырга кирәк.  Бу эш, башлыча, әдәби әсәрләрне һәм халык авыз иҗаты әсәрләрен  өйрәнү – анализлау барышында алып барыла.

Әдәбият программаларыда һәр сыйнныф өчен фольклор әсәрләре тәкъдим ителә. Дәреслекләргә кертелгән мәкаль, табышмак, әкият, мәзәк, әйтем, җыр, шигырь, хикәяләр укучыларга татар халкының бай рухи дөньясын тирәнрәк һәм тулырак аңларга, күп гасырлар буена тулылындырып, туплап килгән югары әхлак-әдәп нормаларын, күркәм гореф-гадәтләрен яратырга һәм үзләштерергә ярдәм итәләр. “Өч кыз ” әкияте укучыларга хезмәт тәрбиясе бирүдә дә, кайбер әхлак төшенчәләрен: сабырлык, тырышлык, гомумкешелек кебек сыйфатларны аңлатуда ярдәм итә. Хезмәт сөючән ялгыз ананың беренче һәм икенче кызы ташбәгырьле булып сурәтләнә, газиз әниләренә авыр вакытында ярдәм итәргә теләмиләр. Ахыр чиктә кызларның җәза алулары укучыларны аналарны рәҗетмәскә, аларны хөрмәт итәргә, аналарга карата гуманлы гамәлләр генә кылырга өндәп тора. Өченче кыз – эшлекле, хезмәт сөючән, ана хакы, ана сүзе, ана теләге һәм аның сәламәтлеге бу кыз өчен буш сүз түгел. Аның киләчәге бәхетле, якты, матур булып сурәтләнә. Анасының ризалыгы – кыз бала өчен зур бәхет ул. Бу, әлбәттә, балалар күңеленә сеңеп кала. “Холкы гүзәл булган кыз бала – бөтен гаиләсе өчен олуг байлык вә бәхеттер, ... укыган вә холкын тәрбияләгән кыз – алтыннан да кыйммәтле вә энҗедән дә кадерле байлыктыр, ...мондый кызлар – кардәш-кабилә өчен генә түгел, бәлки бөтен милләт вә бөтен дөнья халкы өчен дә мактаныч булыр” [ 3 : 61]

Ата-ана хакын, әгәр дә бер кеше икенчесенә нинди дә булса яхшылык эшләсә, тегесе аңа үзенең рәхмәтен: “Балаларыңнын игелеген күрергә язсын”,- дигән теләкләр аша белдерә. Ата-ана өчен бала – иң кадерле җан иясе.

Аларның үз балалары турында гел яхшы хәбәрләр ишетәсе килә. Авыр чакларда балаларының ярдәмен тойса, шул игелек күрсәтү була. Игелексез кеше – кешелексез, таш бәгырьле, мәрхәмәтсез кеше. Ата-аналарга күрсәткән ярдәмне матди якта гына кайтарып калдыру һич тә дөрес түгел. Мәктәпнең дә бурычы – ата-аналарга карата миһербанлылык тәрбияләү.

V сыйныф әдәбият дәресләрендә татар халык әкиятләреннән “Зирәк карт”, “Үги кыз” әкиятләре дә өйрәнелә. Әкиятләрнең һәрберсе үгет-нәсихәтле, нинди дә булса хакыйкатьне бәян итә. Аларда халык хезмәткә, тырышлыкка, күңел сафлыгына дан җырлый; гаделлек, зирәклек һәрвакыт җиңә; ялкау, комсыз кешеләр көлкеле хәлләрдә кала.”Үги кыз” әкиятен өйрәнгәндә бу өлешләргә тукталып анализлана. Дәрестә укучылар ике кызны чагыштырып характеристика бирәләр.Үги кызның ни өчен байлыкка ирешә алуын, ә икенче кызның ни өчен түбәнлеккә төшүен дәлилләп үз мисалларын китерәләр һәм дәреслектән шул урыннарны табып укыйлар. Өй эше итеп “Мәрхәмәтле кеше нинди була” темасына хикәя язарга тәкъдим ителә.

Шулай ук табигать белән кеше, кеше белән кеше, бала белән ана мөнәсәбәтләре аша матурлыкны аңлый белергә өйрәтүдә Ә. Еникинең “Матурлык” әсәре зур әһәмияткә ия. Хикәянең төп герое булган Бәдретдингә шәкерт буларак характеристика бирелә. Ул яхшы укый, дусларына ярдәмчел. Дуслары белән кайтып кергәч, малайның әтисе белән күрешүен искә төшерик. Алар бик озак күрешмәгәннәр, бер - берсенең кочагына ташланмыйлар, үбешмиләр дә. Чөнки татар халкында андый гадәт юк. “Улым” дип күрешү аша гына алар бөтен сагынуларын, бер-берсенә булган ихтирамнарын белдерәләр. Бәдретдиннең өйдәге иң өлкән кешегә “Бабакай” диеп эндәшүе генә дә күңелләрне эретерлек. Шәкертләр киткәндә аннан фатиха бирүне сорыйлар. Монда инде бабайның гаиләдә төп кеше булуы күренә, чөнки мөселман халкында олылырга зур хөрмәт белән карау гадәткә кергән. “Олыласаң олыны, олыларлар үзеңне”, -ди халык. Әсәрдә Бәдретдиннең күңел матурлыгы да, гаиләдәге мөнәсәбәтнең матурлыгы да, шәкертләрнең үзара мөгалләмәләренең матурлыгы да бөтен тулылыгы белән сурәтләнгән. Озак авырту шәкертнең әнисенең йөзен коточкыч ямьсез иткән. Әмма баланың күзенә ул беркайчан да ямьсез булып күренми. Чөнки ана шулай тәрбияли алган. Бәдретдин әнисе белән горурлана, хөрмәт итә, аның эчке дөньясының матурлыгын күрә. Язучы бу хикәясендә бала һәм ана образлары аша алар арасында булган мәхәббәт матурлыгын, бөеклеген сурәтли.

Түбәндә дәреснең бер өлешен тәкъдим итәбез.

  1. Уку мәсьәләсе кую.

Укытучы. Нәрсә ул яхшылык? (Парда басып торган укучылар бер-берсенә яхшылык турында сөйлиләр)

Укытучы. Ә хәзер парда басып торган көе җавап бирәбез. Башлый күз төсе ачыграк укучы. (укучылар җавабы тыңлана, укытучы һәр пардан 1 укучыдан сорап чыга шул балага исем белән дәшеп, рәхмәт әйтә).

Укытучы. Нәрсә ул яманлык? (нәкъ алдагы сораудагыча җаваплар алына, фикерләр тыңлана һәм укучылар үз урыннарына утыралар)

Укытучы. Татар теленең аңлатмалы сүзлегендәге аңлатма белән сезнең фикертуры килде микән, тикшереп карыйк, экранга карыйбыз. (1 нче пардагыукучы, яки укытучы үзе укый) Яхшылык – файда, уңайлылык, изгелек.

Яманлык – усаллык, начарлык, әшәкелек.

Укытучы. Сезнең парталарда карточкалар бар. Шуны алабыз һәм үзегез өчен иң кадерле кешеләрне язып куябыз. Һәр партадан озын чәчле кеше җавап бирә.

(Әни, әти, туганнар, абый, апа, әби һ.б.)

Әйе, иң беренче торган сүз – әни. Хәзер бер-беребезгә карап, әниләребез турында сөйлибез. 10 сек.тан соң рольләрне алышабыз. (балалар ярымтавыш белән сөйлиләр). Җаваплар өчен бер-берегезгә рәхмәт әйтегез. Хәзер 1 бит, 1 ручка системасы буенча алдыбызда яткан кәгазьләргә әни турында яхшы сыйфатларны язып чыгабыз. Башлый 1 нче утырган укучы. Һәр укучы 1 генә сыйфат яза. Сыйныфтагы җавапны уң якта утырган укучы башлый.

Укучылар, нинди матур сыйфатлар язгансыз! Барыгыз да әниләрен бик ярата икән. Ә хәзер сезгә проблемалы сорау бирәм. Уйлап карыйк әле, сез әниләрегезне гел тыңлап кына яшисезме икән?

Ә хәзер Ә. Еникинең "Матурлык" хикәясенә бәя биреп, шушы әхлак сыйфатларын табып карыйк.

1) Бәдретдин шәкерткә;

2) Әнисенә;

3) Әтисе белән бабасына;

Сорау: 1. Бәдретдин шәкерткә нинди әхлак сыйфатлары хас? (Җавап)

2. Әнисенә карата нинди сыйфатларны әйтеп булыр иде?(Җавап)

3. Әтисе белән бабасына нинди сыйфатлар туры килә?(Җавап)

- Укучылар шушы күңел матурлыгы, яхшы күңелле дигән сыйфатларга тукталыйк.

Сорау: Сезнеңчә кешедә нинди матурлык әһәмиятлерәк?(Җавап) Тышкы матурлыкмы яисә эчке матурлыкмы?(Җавап)

Сорау: Бу әсәрдә эчке матурлык кайда соң?(Җавап)

Сорау: Әсәрдә каршылык бармы?(Җавап)

Сорау: Шушы каршылык алымын нигез итеп алып, әсәрне нинди өлешләргә бүлеп була?(Җавап) Бу ике каршы як үзара ничек бәйләнешкә керә соң?(Җавап) Беренче күргәндә ямьсез, чирканчык булып тоелган ямьсезлек, тора-бара ничек матурлыкка әйләнә бара? (Әсәрдән өзек укыла) Чынлап та шәкерт башта аптырый, аннан соң гаҗәпләнә, бу матурлыкка соклана.

Сорау: Шәкерт матурлыкны кайда күрә соң? (Җавап)

Сорау: Әнисе ни өчен Бәдретдин белән горурлана? (Җавап)

Сорау: Әнисе белән баласы арасында нинди хис ята?(Җавап)

Сорау: Әсәрнең ахырында шәкертнең ни өчен йодрык йомарлап кычкырасы килә? Йодрыкны кайчан селкиләр?(Җавап)

Сорау: Әхлаклы булу өчен балачактан ук үзеңдә нинди сыйфатлар тәрбияләргә кирәк?(Җавап)

Ныгыту.

Шушы без өйрәнгән әхлак сыйфатлары Бәдретдиннең җимерек, кечкенә өйләрендә бикләнеп ятмады. Чөнки, бу йортта шушы әхлак сыйфатларына туры килә торган кешеләр, ягъни тату гаилә яши. Аларның бу сыйфатлары башка кешеләр күңеленә дә үтеп керде. Шушы сыйфатлар аларны ихлас, игелекле, миһербанлы, намуслы, эчкерсез һәм яхшы күңелле булырга өйрәтте.

Сорау: Бу гаилә бәхетлеме? (Җавап)

Нәтиҗә, әхлак кешене кеше итә торган, мәгънәле итә торган бик күп гүзәл сыйфатларны гомүмиләштергән сүз.

Мөхәммәдьяр иҗатында да тәрбия мәсьәләсе зур урын алган, милләттебезнең төп сыйфатына әверелгән тыйнаклык, юмартлык, тугрылык, хәләл көч белән яшәүгә мәдхия укыла. Аның “Хикәяте” укучыларда кешеләргә яхшылык эшләү теләген тудыра. Балыкчы мисалында алар игелекле эшләрнең беркайчан да юкка чыкмавын, артыгы белән үзеңә кайтуын күрәләр.

Халкыбыз җәүһәрләрен, әйтем, сынамышларын, мәкальләрен язучылар үз иҗатларында бик оста файдаланалар. Ә Каюм Насыйри халык иҗатын җыя, туплый, өйрәнә һәм шулар аркылы милли тәрбия бирергә тырыша. Әдәбият укытканда шушы халык аваз иҗатына мөрәҗәгать ителә, V сыйныфларда әкиятләргә күп урын бирелсә, VII сыйныфларда татар халык җырларын, өйрәнүгә күп игътибар бирелә.

Әлбәттә, мондый мисалларны бик күп китерергә мөмкин. Без, укытучылар, һәрбер әсәрне укучыларга рухи, милли һәм әхлак тәрбиясе бирүдә, аларны халкыбызга хезмәт итәрдәй шәхес буларак формалаштыруда, һәрбер образның тискәре һәм уңай якларын ачып, балаларда гомумкешелекнең уңай сыйфатларын тәрбияләү өчен барлык мөмкинлекне дә файдаланырга тиешбез. Кешелекнең рухи мирасын без түкми-чәчми аларга җиткерергә тиешбез. Һәм без үзебезнең мәктәп укытучылары белән шулай эшләргә тырышабыз, уку-укыту мәсьәләләрен генә түгел, тәрбия бирү проблемаларын да методик берләшмә утырышларында бергәләп тикшерәбез, дәресләрдә яңа технологияләр куллану мөмкинлекләрен өйрәнәбез.

Рус телендә төп гомуми белем бирү оешмалары өчен, Ф.Ф.Хәсәнова, Г.М.Сафиуллина, М.Я.Гарифуллина авторлыгында төзелгән дәреслекләр дә татар халык авыз иҗаты әсәрләрен өйрәнү белән башланып китә. Дәреслектә бирелгән “Ак байтал”, “Үги кыз” әкиятләре балаларда гомумкешелек кыйммәтенә аңлы караш, әкият геройлары үрнәгендә шәфкатьлелек, миһербанлылык тәрбияләнә.  Укучыларга хезмәт тәрбиясе бирә, өлкәннәргә карата әдәп, әхлак сыйфатлары, хөрмәт итү  хисләре булдыра, кешеләр белән аралашу кагыйдәләренә өйрәтә, яшь буынны рухи әхлаксызлыктан коткара.

Бу дәреслекләрдә И. Крыловның мәсәлләре һәм Г.Тукайның тәрҗемәсе чагыштырылып бирелә, аларның уртак һәм аермалы якларын, аларда әйтелгән төп фикерне билгелибез. Укучыларга тормышта яхшылык белән яманлыкны аера белергә өйрәткәндә мәсәлләрне куллану отышлы. Бу материалны дәрестән тыш чараларда, класс сәгатьләрендә , әхлак дәресләрендә кулланырга була.

Дәреслеккә кертелгән текстлар, әдәби әсәрләр мавыктыргыч эчтәлекле, аларда тормышчан ситуацияләр тасвирлана. Алар укучыга үз - үзен тоту, үзендә нинди шәхси сыйфатлар булдыру кирәклеге турында мәгълүмат бирә.

К.Галинең “Кыйссаи Йосыф” әсәреннән өзек тә бик урынлы кертелгән дип уйлыйбыз, чөнки халык күңелендә шулкадәр тирән урын алып, ихтирам ителүгә, үрнәк итеп куелырга мөмкин. Элек язылган бу әсәр һәркемнең күңеленә якын булган: олысы да, кечесе дә, егет һәм кызы да, укымышлысы да – һәркайсы үзенә аннан рухи азык, көч алган. Ул татар яшәгән һәр урында укылган, мәктәп-мәдрәсәләрдә уку китабы итеп тотылган. Хәзерге заманда да бу әсәр үзенең әхлакый тәрбия бирүдәге кыйммәтен югалтмаган. Укучыларны ата-анага карата хөрмәт белән карарга, ил-халык алдында ак йөзле, саф күңелле, намуслы булырга өйрәтүен дәвам итә. Һәрвакыт матурлыкка, нәфислеккә һәм пөхтәлеккә омтылу хәерле. Ә матурлык ике төрле була. Кешенең тышкы матурлыгы һәм күңел матурлыгы. Кеше физик яктан бик матур булырга мөмкин, ә күңеле ямьсез. Шул ук вакытта киресенчә дә була. Автор Йосыфка илаһи матурлык бирә. Аның һәр сыйфатын могҗиза дәрәҗәсенә җиткереп арттыра. Ләкин Йосыфның тышкы матурлыгы – эчке матурлыгының чагылышы гына. Аның йөзендәге нурлардан һәм күз карашыннан Аллага тугрылыгы да, зирәк акылы да, җитмеш ике тел белүе дә сизелеп тора. Бу әсәрне татар халкы бик яхшы белгән. Кешеләр Йосыфның матурлыгына һәм зирәклегенә сокланганнар. Аның кебек тугрылыклы, сабыр, инсафлы, шәфкатьле булырга омтылганнар. Коръән дә кешеләрне Йосыф кебек шәфкатьле булырга өнди, шәфкатьлелек, тугрылык, сабырлык кешене бәхетле итә, ди.

Г.Тукайның “Су анасы” әкият-поэмасын укыганнан соң, укучылар малайның таракны урлавын, алдашуын әйтәләр. Бер начарлык икенчесен тудыра. Шуннан соң әкиятнең төп фикерен билгелиләр.

Әсәрдән төрле урыннарны табып уку.

Укучылар, хәзер сайлап уку күнегүләре уздырырбыз.

  1. Әкияттән малайның су коенуын тасвирлаган урынны табып укыгыз.

  2. Ул ничек итеп таракны урлый һәм авылга кача.

  3. Улы әнисенә таракны ничек күрсәтә?

Укучылар, 2 нче максатка күз салыйк әле. Әгәр әни кешенең нәрсә дип орышуын игътибар белән тыңлап торган булсагыз, сез бу сорауга җавапны таба аласыз.

(бөтен мөмкин булган җаваплар тыңлана)

Хәзер нәтиҗә чыгарып карыйк.

Нәтиҗә. Кеше әйберенә кагылырга ярамый.

3. Укучылар, караклык, кеше әйберенә тияргә ярамау турында халкыбыз да бик матур мәкальләр чыгарган. Сез бу мәкальләрне ничегрәк беләсез икән, хәзер шуны тикшереп карарбыз. (Күпнокталар урынына төшеп калган сүзләрне язарга – бирем интерактив тактада эшләнә)

Каракның бүреге ... . (яна)

Кырын эш кырык елдан соң да ... . (беленә)

Каракны яшергән кеше үзе дә ... . (карак)

Туры әйткән ... (котылыр), ялган әйткән ... . (тотылыр).

Күренекле татар язучылары Галимҗан Ибраһимовның “Яз башы” әсәре туган як табигатенә сакчыл караш тудыра. Образларга характеристика бирү аша, укучылар төп геройның  тәрбияле, итагатьле, тыйнак, сабыр, тырыш,  хезмәт сөючән, әнисен яратуын,  хөрмәтләвен, олылавын аңлыйлар. Салих образы – җыелма образ итеп бирелгән. Димәк, әсәрдә наданлык һәм белемлелек турында да сүз бара. Шулай ук укучылар образларга хас булган күркәм булмаган сыйфатлар турында да әйтеп китәләр. Әсәрнең әһәмияте: автор әнисенә, дусларына булган мөнәсәбәте аша Салихның матур образын җиткерә.

Түбәндә дәрестә кулланыла торган эш алымнары күрсәтеп китәбез.

Дәрестә укучылар белән эчтәлек буенча әңгәмә оештырыла һәм түбәндәге сораулар ачыклана.

  1. Әнисе балага рәхмәтен ничек белдерә? Аның күзләре нинди? Шул җөмләне табып укы.

  2. Малайның әнисе ник елаган дип уйлыйсыз? Бу минутларда малайның иң бәхетле кеше икәнлеген кайсы җөмләдән белеп була?

Нәтиҗә: әсәр әниләргә, дусларга карата ягымлылык, җылы караш, яхшы мөнәсәбәттә булу кебек сыйфатлар тәрбияли.

Дәресне йомгаклап түбәндәге эш тәкъдим ителә.

Кешелекле булыр өчен, хөрмәт казаныр өчен, сез үзегездә нинди сыйфатлар тәрбияләр идегез, башкаларга нинди киңәшләр бирер идегез? Хәзер үзбәяләмә, шәхси план төзеп карыйк.

Үзеңне тәрбияләү планы төзеп карыйк әле. (эш төркемнәрдә алып барыла, һәр төркемнән берәр укучы, интерактив тактага чыгып, үз планнарының иң уңышлы дип санаганнарын язалар, аңлаталар).

  • Табигатькә карата сакчыл караш тәрбияләү.

  • Кешеләрне хөрмәт итү.

  • Күрсәтелгән ышанычны аклау һ.б.

Тагын шундый мавыктыргыч, укучыларга аеруча ошаган бер әсәр ул - Ф.Хөснинең “Чыбыркы” хикәясе. “Ботинка артыннан ботинка туздырып”, “битен юганда да гауга” тудыручы бу “ташбашлы” малай белән булган вакыйга, беренче карашка, әллә ни гыйбрәтле түгел: дәү әниләреннән чыбыркы алып кайтып, урамга алып чыга, ямьсез хәлгә юлыга. Көтүче буласы кешене ялган музыкант иткән, шәхес иреген кыскан бу җәмгыятьнең киләчәге нинди булыр, автор проблеманы шул яссылыкка бора, балалар аудиториясен уйланырга чакыра. Балалар алдында “Рәшит уңай образмы, яисә тискәреме?” соравы баса. Уңай сыйфаты: колхозда эшли, тырыш, горур, шат күңелле, риясыз. Тискәре сыйфаты: укыйсы килми, уен ярата, артык хәрәкәтчән, тиктормас, шук, сүз тыңламый. Укучылар ясаган нәтиҗә әсәрнең идеясен ача. Кеше нәрсә белән шөгыльләнергә тели, үзе сайларга тиеш. Аны мәҗбүр итәргә ярамый. Кешеләргә яхшылык китерә торган эш булырга тиеш ул. Көтүче хезмәте дә кирәкле.

Дәрес ахырында түбәндәге тестны тәкъдим итәргә була.

Начар гадәтләрең күпме?

  1. Мәктәпкә еш йоклап каласыңмы?

а) беркайчан да;

б) әйе! Нишлим , йокым туймый бит;

в) була кайчагында, соң ятканда бигрәк тә.

  1. Җәмәгать урыннарында көнбагыш ярасыңмы?

а) нигә ярмаска?

б) юк, бик ямьсез күренеш;

в) ашыйм, кабыгын аерым җыям.

  1. Кичләрен телевизор каршында кәнфит, чипсы ашап үткәрәсеңме?

а) бик сирәк;

б) иң яраткан шөгылем;

в) барысы да кәефтән тора.

  1. Иң теләгән әйбереңнән баш тарта алыр идеңме?

а) бу турыда уйлаганым юк;

б) ә нигә алмаска?

в) кайберсеннән генә.

  1. Мәктәптә, өйдә, урамда еш шелтә аласыңмы?

а) шелтәләсеннәр, әйдә!

б) алмаска тырышам;

в) кайчагында, тик соңыннан бик тә оят була.

  1. Ничек уйлыйсың?

а) бәлки начар гадәтләргә игътибар итмәскәдер?

б) начар гадәтләр белән көрәшергә кирәк;

в) начар гадәтләрсез тормыш алай ук күңелле булмас иде.

Нәтиҗә:

0-4: Син тоташ начар гадәтләрдән торасың, алар белән

көрәшергә дә теләмисең. Үзең һәм тирә-яктагылар турында

уйла.

5-9: Начар гадәтләрең бик аз. Ихтыяр көчеңне туплап, аларга “Сау булыгыз!” дип әйт һәм син барысын да җиңәрсең!

10-12: Гадәтләрең синең белән түгел, ә син алар белән идарә итәсең.. Афәрин! Ләкин онытма: кайчагында күңел ачып алсаң да була.

Ф. Яруллинның “Зәңгәр күлдә ай коена” әкиятендә дә әхлак темасы ярылып ята. Бу әкият укучыларга кешегә яхшылык эшләсәң, сиңа да яхшылык эшләрләр дигән фаразны төшендерә. Тормышта да Чуртан, Гөберле бака кебек көнче, битараф, үзе турында гына уйлаучы кешеләр дә очрарга, көтелмәгән вакыйгалар да килеп чыгарга мөмкин. Ләкин әйләнә - тирәбездә Ай кебек дәрәҗәле, бөек булса да кешеләр турында кайгырта торган; Айсылу кебек яхшы күңелле , һәрвакыт ярдәм итәргә әзер торган кешеләр дә бик күп. Фәнис Яруллин әкиятләрендә мәрхәмәт, шәфкать, яхшылык төшенчәләре зур урын алып тора. “Сезнең өчен иң кадерле бүләк нәрсә?” – дигән сорауга: “Кешенең яхшы мөнәсәбәте. Әгәр кеше бер-берсенә чын күңелдән , авырсынмый ярдәм кулы сузса – ул бөтен бүләкләрдән дә кадерлерәк ,” – дип җавап биргән Ф.Яруллин.

Аерым бер бүлек итеп “Язучылар иҗатында юмор” бирелә. Ә без беләбез, тормыштагы төрле тискәре күренешләрне сатира – юмор ярдәмендә фаш кылуы, әдәп – әхлак нормаларын ныгытуга, кешеләрдә, бигрәк тә яшь буында югары сыйфатлар тәрбияләүгә ярдәм итүе белән билгеләнә. Алмаз Гыймадиев хикәяләрендә сәламәт яшәү рәвеше чагылышы таба. Сәламәт бала – оптимист, көр күңелле, яшьтәшләре һәм педагоглар белән җиңел аралаша. Ә бу исә шәхеснең, аның сыйфатларының һәм үзенчәлекләренең уңыш­лы үсеше өчен нигез булып тора. Ә сатирик хикәяләренә килгәндә, автор сатираны үткен корал итеп куллана. Җәмгыятькә хас кимчелекләрләр, бүгенге балаларның яшәү рәвешендәге җитешсезлекләр фаш ителә аларда. “Телефонлы кәҗә”,”Интернетта- ALF!” хикәяләрендәге кесә телефоннары, компьютерның уеннары белән мавыгу үзәктә тора. Сатирик планда сурәтләнгән бу - вакыйга юк - бар уеннарга ахмакларча бирелеп, шуны яшәеш – тормыш тәртибе итеп вакыт уздыручы яшьтәшләргә карата тәнкыйди фикер тудыра , “Алар кебек булырга ярамый!” дигән нәтиҗәгә өнди.

Ә. Хуҗиәхмәтов фикере буенча, «әхлак сыйфатлары, гадәттә, әхлакый аң, әхлакый кыйммәтләр, әхлакый хисләр кебек төшенчәләр аша билгеләнә».

Әхлак сыйфатлары эчтәлеген тәрбияләү бүгенге көндә аеруча мөһим бурыч булып тора. Җәмгыятебездәге үзгәрешләрне истә тотып әйткәндә, әхлакый тәрбия төрле дәресләрдә дә алгы рәткә чыгып каралырга тиештер.

Эшебезнең нәтиҗәсен без шунда күрәбез: татар әдәбияты дәресләрендә әхлак тәрбиясенә аеруча зур игътибар бирелергә тиеш. Туган телне яхшы белү, аны ярату, аны хөрмәтләү – әхлаклылыкның бер өлеше.































2.2 Проекны тормышка ашыруның көтелгән нәтиҗәләре

  • балаларны әдәбият дәресләре аша җәмгыятьтәге әхлак кагыйдәләре, әхлак нормалары белән таныштыру, даими рәвештә хәбәрдар булуларына ирешү;

  • балаларда әхлак төшенчәсе турында уңай тәҗрибә булдыруга ирешү;

  • балаларның хисләрендә, аңында, тәртибендә әхлаклылык принципларына омтылыш тәрбияләү;

  • ирекле, һәрьяклап камил шәхеснең әхлакый идеалын балаларның тулысынча күзаллавына, шуңа омтылуына ирешү;

  • укучыда гражданлык хисләре, патриотизм, ижтимагый һәм рухи активлык тәрбияләү.







































2.3 Проектның нәтиҗәсен, укучыларның рухи-әхлакый тәрбиясен бәяләү һәм тикшерү методикасы

Рухи – әхлакый сыйфатларны үстерүгә юнәлгән дәресләрнең эффектлыгын түбәндәге методика аша бәяләп була. Ул берничә өлештән тора:

Укучылардан сорау-җавап алу.

1. Укучыларның тәртибен тикшерү өчен түбәндәге тест бирелә: «Тәмамланмаган җөмләләр»

1. Әгәр мин берәрсен мәгънәсез хәлдә калуын күрсәм, ...

2. Берәрсе минем уңышсызлыгымнан көлсә, мин....

3. Мине уенга алуларын теләсәм, мин ...

4. Әгәр миңа гел комачаулык тудырып торсалар, мин ....

5. Дәрестә дусларым белән уйныйсым килсә, мин ...

Интерпретация:

Беренче сорау: Битарафлык, агрессия, җиңел караш булган очракта, тискәре җавап алына, ярдәмчеллек, кайгыртучанлык булган очракта, уңай җавап алына.

Икенче сорау: Тискәре нәтиҗә: агрессия, төрле психологик басым ысуллары. Уңай нәтиҗә: реакция булмау ситуациядән читкә китү; үз хисләре турында әйтү, дорфа һәм агрессиясез үз фикереңне әйтү.

Өченче сорау: Тискәре нәтиҗә: басым, агрессия, хәйләкәрлек. Уңай нәтиҗә: тигез мөнәсәбәттә төзелгән, үз-үзен аямаучы тәртип, ачык позиция.

Дүртенче сорау: Тискәре нәтиҗә: бернинди реакция булмау, агрессия, ярсыту, янау, басым. Уңай нәтиҗә: Үз теләгеңне, фикереңне, хисләреңне әйтү, агрессиясез, дорфасыз мөнәсәбәт.

Бишенче сорау: Тискәре нәтиҗә: дорфалык, агрессия, тактсызлык. Уңай нәтиҗә: Үз теләгеңне тактлы, йомшак, аңлаешлы итеп әйтү.

  1. Рухи-әхлакый мотивацияне диагностикалау.

Инструкция: "Мин сезгә дүрт сорау укыйм. Бирелгән дүрт җаваптан берсен сайлап алырга кирәк."

Сораулар:

1. Әгәр дә кемдер борчулы булса, мин:

А) Ярдәм итәргә тырышам.

Б) Нәрсә булды икән дип уйлыйм.

В) Игътибар итмим.

2. Мин парда күнегү эшлим, безнең янга сыйныфташыбыз килеп безнең белән бергә эшлисе күлүен әйтә.

А) Мин аңа бәйләнмә дип әйтәм.

Б) Мин ярдәм итә алмыйм дип әйтәм.

В) Башка кешегә мөрәҗәгать итүен сорыйм.

Г) Башка вакытта аның белән басарга сүз бирәм.

3. Кемдер төркемдә уенда җиңелүенә борчылса:

А) Мин игътибар итмим.

Б) Җебегән дип әйтәм.

В) Куркыныч түгел дип аңлатам..

Г) Яхшырак уйнарга өйрәнергә кирәк дип әйтәм.

4. Синең сыйныфташың уенда ярдәм итмәгәнең өчен сиңа үпкәләде ди:

А) Бу ситуациядә мин, үзем нишләр идем дип уйлыйм..

Б) Җавап итеп үзем дә үпкәлим.

В) Аның дөрес түгел икәнлеген исбатлыйм.

Нәтиҗәләрне эшкәртү:

Уңай җавапларның ачкычы: 1-а, 2-г, 3-в, 4-а.

Укучы биргән уңай җавапларны кушарга

4 балл – югары баскыч 2, 3 балл – урта баскыч 0, 1 балл – түбән баскыч

Укучыларның рухи-әхлакый тәрбиялелеге баскычын тикшерү ел башында, уртасында һәм ахырында тикшерелә. Икенче сыйныф башында шул ук укучылар белән тагын тест эшләнсә, тәрбиялелек нәтиҗәләре күбрәк тә күренәчәк.



Йомгаклау

Проектыбызны йомгаклап, шуны әйтәсебез килә: кешенең шәхес буларак формалашуында әхлак тәрбиясе төп һәм иң әһәмиятле урынны били. Әхлак тәрбиясе - тәрбия эше системасының үзәге, иң мөһим юнәлеше. Кеше үз эшчәнлеге дәвамында, аралашу вакытында дөньяга, кешеләргә мөнәсәбәттә әхлак нигезләрен туплый. Кыскасы, әхлак тәрбиясе процессы укучы баланың һәртөрле эшчәнлегенә үтеп керә, дөньяга карашында, кешеләр белән үзара мөнәсәбәтендә чагыла, аның шәхесендәге төп чалымнарны билгели.

Бүген илебезнең мәгариф системасында укыту һәм тәрбия эчтәлеген яңарту процессы бара. Икенче буын белем стандартларына туры килгән программалар белән эшләү нәтиҗәсендә укучыларда нинди шәхси сыйфатлар тәрбияләнергә тиеш ?

  • үз халкын, туган ягын һәм туган илен яратучы;

  • гаиләдәге һәм җәмгыятьтәге кыйммәтләрне хөрмәт итә, аларны кабул итүче;

  • белем алу өчен кирәкле һәм файдалы булган эш формаларын үзләштерүче;

  • гаилә һәм җәмгыять алдындагы бурычларын аңлап, үзенең кылган гамәлләре өчен җавап бирергә сәләтле булуын күрсәтүче;

  • тирә-яктагыларга игътибарлы һәм ихтирамлы, аларны тыңлый һәм аларга үз фикерен яки мөнәсәбәтен белдерә алучы;

  • үзенең һәм тирә-юньдәгеләрнең сәламәт яшәү рәвеше кагыйдәләрен үтәвенә булышлык итүче;

  • төрле халыкларга, аларның тарихына һәм мәдәниятенә карата хөрмәт һәм ихтирам хисләренә ия булган шәхес тәрбияләү.

Укучыда әхлак сыйфатлары тәрбияләү өлкәсендә янә бер мөһим юнәлеш бар. Ул да булса – гаиләдә әхлаклы мөнәсәбәтләр тәрбияләү. Гаиләдәге мөнәсәбәтләр, билгеле булганча, кеше күңеленә гомерлек тирән эз калдыра, алар, гадәттә, артык нечкә һәм даими була; әлеге мөнәсәбәтләр барлык әхлакый мөнәсәбәтләрнең нигез ташына әверелә. Беркемгә дә сер түгел, әхлак нормаларын бозылган коточкыч вакытта яшибез. Кайбер яшьләрнең үз-үзләрен тотышына карасаң, чәчләрең үрә торырлык. Кем гаиләсендә, нинди шартларда тәрбияләнә икән бу бала дип уйлыйсың? Ата-анасы кемнәр икән соң бу баланың дип гаҗәпләнәсең? Әти-әнисе нәрсә карый икән дисең? Ә бит бу балаларның күбесе - “чит илдән кергән шаукым нәтиҗәсендә бозылып өлгергән” буын балалары.

Бала үзен-үзе хөрмәт итә белергә тиеш. Беркайчан да балага: “ Син булдыксыз, җебегән , берни дә эшли белмисең”, дигән сүзләрне әйтергә, кимсетергә ярамый. “ Син булдырасың, синең кулыңнан килә. Бу юлы барып чыкмаган икән, икенче юлы барып чыгар. Мин әле синең кебек вакытта алай да эшли алмый идем”, - дип гел үсендереп тору кирәк. Баланың үз-үзенә ышанычы артсын. Үз - үзенә ышанган кеше таулар күчерергә дә үзендә көч таба. Ышану ул - җиңү, дигән сүз. Кайсы бала-укуда, кайсы - спортта, кайсы хезмәттә оста була. Булдыксыз бала юк.

Еш кына без әхлак һәм әдәп сүзләрен тиңләштереп карыйбыз. Ләкин үзен бик әдәпле тоткан укучы да әхлаксыз гамәлләр кылырга мөмкин. Шуңа күрә, әхлак тәрбиясе бирүне балаларны күзәтүдән башларга кирәк дип уйлыйбыз.

Гомумән, әхлак тәрбиясе бирүне ниндидер бер кысаларга салып булмый. Бу исә дәрестә генә түгел, ә тәнәфестә, эштә, һәм башка күмәк дәресләрдән тыш эшләрдә алып барылырга тиеш.

Гомумән, әхлак тәрбиясе бирүнең нәтиҗәләре тиз күренми. Мәсәлән, тапкырлау таблицасын берничә көн, бер атнада ятларга мөмкин. Ә әхлак тәрбиясен биргәндә бер үк нәрсәне күп тапкырлар, озак вакыт дәвамында искә төшереп, тормыштан мисаллар китереп кенә аңга илтеп җиткереп була.

Үзебезнең проектыбызны Вил Казыйханов сүзләре белән тәмамлыйсыбыз килә: “җәмгыятьтә тәртип һәм рухи үсешне тәэмин итүче чыганакларның иң мөһиме - әдәп-әхлак, ә күркәм әхлакның нигезе – дин, иман. Аллаһы Тәгалә кешеләргә туры юлны күрсәткән, хәләлне хәрамнан аерган һәм аларның чикләрен төгәл билгеләнгән. Шул кануннар буенча яшәгәндә генә кеше бәхеткә, уңышка ирешә ала, дөньялыкта тормышны бәрәкәтле, ә ахирәттә киләчәге өметле була. Аллаһ Тәгалә кешеләрне шул кануннар буенча яшәсеннәр, җирдә җәбер-золым кылмасыннар өчен яраткан, һәм пәйгамбәрләре аша ислам динен җиткергән. Дини кануннарны өйрәнү, шулар буенча гына яшәү – һәркемнең бурычы”.

Алга куелган проблема өстендә даими һәм эзлекле эшләү, заманча педагогик технологияләрдән файдалану, ФДББС ына нигезләнеп укыту эшебездә уңай нәтиҗәләргә китерә. Укучыларыбыз республика һәм регионара үткәрелгән фәнни-эзләнү конференцияләрендә, әдәби конкурсларда призлы урыннар яулыйлар, татар теле һәм әдәбияты буенча югары уку йортларына укырга керәләр, республиканың төрле мәктәпләрендә ана телен укыталар.

Балалар иҗат иткән әсәрләр республиканың төрле газеталарында басылып тора. Даими рәвештә безнең укучылар конкурс эшләрендә җиңеп чыга.

Татар теле һәм әдәбиятыннан өлгермәүчеләр юк. Укытуның сыйфаты 81% тан югары.

Хәзергесе вакытта җинаять кылып, җәзага тартылучыларның укытучысы булмавыбыз белән горурланып, милли тәрбия казанышы дип саныйбыз.

Эш тәҗрибәсеннән дәрес эшкәртмәләре, районда һәм республикада чыккан китапларда бар. Республика күләм, зона, районнарда үткәрелгән семинарларда, конференцияләрдә теләп катнашабыз , чыгыш ясыйбыз.

















Файдаланылган чыганаклар һәм документлар

  1. Китаплар

  1. Казыйханов, В. С. Әхлак дәресләре / В. С. Казыйханов. Яр Чаллы : Иҗат нәшрияты, 1998. — 240 б.

  2. Казыйханов, В.С. Как проводить уроки нравственнности? / В. С. Казыйханов. Казань: Издательство «Дом печати», 2004. 48стр.

  3. Фәхреддин, Р.Р. Нәсыйхәт. Әхлак гыйлеменнән / Р.Р.Фәхреддин. – Казан: Мәгариф, 2005. – 184 б.

  4. Хуҗиәхмәтов, Ә. Н. Тәрбия дәресләре / Хуҗиәхмәтов. Ә. Н. — Казан: Матбугат йорты нәшрияты, 1998. 422б.

  5. Хуҗиәхмәтов, Ә.Н. Тәрбия мәңгелек фәлсәфә / Хуҗиәхмәтов. Ә. Н. — Казан: Мәгариф нәшрияты, 2006. 223 б.

  1. Мәкаләләр

  1. Исламшин, Р.А. Поликультурное образование в условиях реализации нового стандарта / Р.А.Исламшин //  Мәгариф. 2011. №4

  2. Җәләлиев, Ш.Ш. Акыл яшьтә түгел башта / Ш. Ш.Җәләлиев // Мәгариф. 2004.№9

  1. Хуҗиәхмәтов, Ә.Н. Әхлак тәрбиясе / Ә.Н.Хуҗиәхмәтов // Мәгариф. 2005.№1

  2. Шәмсетдинов, Г.А. Әхлак тәрбиядән башлана / Г. А. Шәмсетдинов // Мәгариф. 2005.№4

III. Рәсми документлар

  1. Федеральный государственный образовательный стандарт основного общего образования/ М-во образования и науки Рос.Федерации. – 2-е изд. – М.: Просвещение, 2013. – 48 с. (Стандарты второго поколения).

IV. Чыганаклар

http://sabyem.ru/?p=4433

http://www.openclass.ru/node/153192

http://belem.ru/

http://nsportal.ru/shkola/raznoe/library/proekt-po-duhovno-nravstvennomu-vospitaniyu-ya-grazhdanin

http://nsportal.ru/shkola/rodnoy-yazyk-i-literatura/library/2014/12/30/nacharlyktan-tap-kala-f-yarullinnyn-koyashtagy





































Кушымта

Начарлыктан тап кала”

(Ф. Яруллинның “Кояштагы тап” әкияте буенча

әдәбият дәресе планы)

Предмет: әдәбият

5 нче сыйныф

Дәреслек авторы: Ф.Ә. Ганиева, Л.Г. Сабирова

Дәрес темасы:”Начарлыктан тап кала” (Ф. Яруллинның “Кояштагы тап” әкиятенә анализ)

Дәрес тибы: яңа белем бирү

Дәреснең максаты:

1) өйрәтү максаты: әдәбият теориясе буенча белемнәрне актуальләштерү; Ф. Яруллинның “Кояштагы тап” әсәренә анализ ясату; монологик, диалогик сөйләм телен үстерү.

2)белем үстерү максаты: укучыларны үз фикерләрен дөрес, эзлекле әйтә белергә өйрәтү; әсәрдән иң мөһим фикерне аерып чыгару күнекмәләрен үстерү;

3) тәрбияви: укучыларда әхлаклылык сыйфатлары тәрбияләү.

Дәрестә кулланылган материал: Ф. Яруллин. “Серле дөнья” – әкиятләр, хикәяләр, повестьлар. – 1997; “Татар теленең аңлатмалы сүзлеге”– К., Тат. кит. нәшр., 1981; презентация.

Эш формалары: фронталь, индивидуаль, парларда, төркемнәрдә эш.

Көтелгән нәтиҗәләр:

Предмет: укылган хикәяне сөйли, анализлый белү; эчтәлеген үзләштерү;

Танып белү: үз фикереңне дәлилли белү; әсәрне анализлаганда, белем һәм күнекмәләрне файдалана белү.

Предметара

Регулятив: үз-үзеңнең, бер-береңнең эшләрен тикшерә, бәяли; биремнәрне максатка яраклы итеп үти белү.

Коммуникатив: парлап эшләгәндә, иптәшең белән килешә, бер-береңнең фикерен тыңлый, нәтиҗә чыгара, аңлатып бирә белү;

Шәхси: әдәби әсәргә кызыксыну; үзеңдә тискәре сыйфатларны бетерү теләге уяну, үзеңдә җаваплылык тәрбияләү.

Дәрес барышы



Укытучының сәламләү сүзе:

-Хәерле көн, укучылар! Хәлләрегез ничек?




-Укучылар, үткән дәрестә нәрсә турында сөйләштек?




-Бүгенге дәресебез дә кызыклы булыр. Сез үзегезгә файдалы мәгълүматлар алырсыз.


Укучыларның бердәм исәнләшәләр:

Иртәнге кояш кебек!

Тукай телен, туган телне

Өйрәнергә дип килдек!”


Укучылар Ф. Яруллинның тормышы, “Зәңгәр күлдә Ай коена” әкияте белән танышулары хакында әйтәләр.



Танып-белү:.дәрескә әзер булуларын күрсәтәләр.





Коммуникатив: иптәшләренең дәрескә әзер булуларын күрәләр.

2. Белемнәрен актуальләштерү һәм уку эшчәнлеген оештыруда шәхси кыенлыкларны билгеләү.
















3. Кыенлыкның урынын һәм сәбәбен ачыклау.

33.


-Бер гыйбрәтле вакыйга турында аудиоязма тыңлап китик. “Бер малай әнисе белән генә тора. Улы начарлык эшләгән саен, коймага бер кадак кага бара. Еллар уза. Малай бу хәлне күреп сорый: “Әни, нигә күп кадак кактың?” “Син начарлык эшләгән саен бер бер кадак кага бардым”, - дигән әнисе. Улы яхшылыклар эшләргә сүз биргән. Бер көнне коймада кадаклар калмый. Әнисе малай яхшылыклар эшләгән саен алып бара.Улы шатлана. Әнисе әйтә:”Кадаклар калмады, ә никадәр кадак эзләре калды”. –Укучылар, әле генә тыңлап киткән хикәядән нәрсә аңладыгыз?

-Сез нәрсәләрне начар эш дип кабул итәсез?

-Бүгенге дәрестә нәрсә турында сөйләшербез?

-Сез өйдә Ф. Яруллинның тагын бер әсәрен укыдыгыз. Аның белән бу сөйләнгән вакыйга арасында нинди дә булса бәйләнеш бармы? Парыгыз белән фикер алышыгыз.



Укучылар аудиоязма тыңлыйлар.

















-Начар эшләр эшләмәскә кирәклеге турында белдек.


-Әниләрнең сүзен тыңламау, киреләнү, ялганлау һ.б.

-Ялган сүз сөйләргә ярамавы турында .


-Ф. Ярулинның “Кояштагы тап” әсәрендә дә малайның әнисенә ялган сөйләве хакында әйтелә. Һ.б.


Шәхси: тыңланган текстны кабул итәләр, бәялиләр.
















Танып-белү:үз фикерләрен әйтәләр.









Коммуникатив: фикер алышалар, иптәшләренең фикерен тыңларга өйрәнәләр.



4. Кыенлыгыктан чыгуның проектын төзү.

-Укучылар, бүген сөйләшәсе сүзебез кирәклеме?

-Ни өчен шулай уйлыйсыз?


-“Ялган сөйләү” кешенең нинди сыйфаты турында әйтә?



- Фикерләрегезгә нәтиҗә ясап, дәресебезнең темасын әйтегез әле!


-Яхшы. Укучылар, сез үзегез дәреснең темасын әйттегез. “Начарлыктан эз кала”.

Хәзер, темадан чыгып, дәреснең максатын да куегыз.


- Әйе, кирәкле. Ялган сөйләргә ярамый.

-Ялганчының бер сүзенә дә ышанмыйлар.

-Ялган сөйләү - кешенең начар сыйфаты ул.

-“Ялган сөйләү начар”.

-Начарлыктан тап кала” һ.б.

(Дәреснең темасын дәфтәргә язып куялар.)


-Әсәрне өйрәнәбез, сөйләм телен үстерәбез, ялган сөйләргә ярамаганын, әниләрне тыңларга кирәклеген беләбез.

Коммуникатив: сорауларга җавап бирәләр, үз фикерләрен формалаштыралар.




Регулятив:эш тәртибен билгелиләр.




5. Төзелгән проектны тормышка ашыру.


6. Тышкы сөйләмдә әйтү аша беренчел ныгыту.

















7. Эталон буенча үзтикшерү белән мөстәкыйль эш.













































8. Белемнәр системасына кушылу һәм кабатлау.

































9.Дәрестәге уку эшчәнлегенә рефлексия.


-Укучылар сез өйдә әсәрне укып килдегез. Хәзер, ТАЙМД ПЭА ШЭА структурасын файдаланып, бер-берегезгә әсәрнең эчтәлеген сөйләгез.

-Ф. Яруллинның “Кояштагы тап” әсәрендә нинди образлар бар?

Бу нинди жанрдагы әсәр?


-Ни өчен әкият жанрындагы әсәр дип уйлыйсыз?







-Әкияттәге образларны нинди төркемнәргә кертеп өйрәндек?




Физкультминутка.


-Укучылар, кеше образларына

СТЕ ЗЕ КЛАСС структурасын кулланып, бәя бирегез.

Әкияттә матурлык һәм ямьсезлек белән кайчан очрашабыз?” дигән сорауга җавап эзлиләр.
















-Әкияттәге табигать образы турында нәрсә әйтерсез?



-“Тап төшерү “сүзтезмәсенең мәгънәсен ничек аңлыйсыз?





-Кояшка тап төшергән сыйфатлар турында ниләр әйтерсез? Кояш образы матурмы, әллә ямьсезме?





-Ямьсезлекне ничек төзәтеп була?


-Күз белән күргән әйберләрне генә матур яки ямьсез дип әйтәбезме?


-Матурлык һәм ямьсезлеккә мисалны дәреслектән дә табып укыгыз әле. Парларыгыз белән эшләгез.

-Автор нинди сурәтләү чараларын куллана? Дәреслектән табып, дәфтәрегезгә язып куегыз.







- Укучылар, дәресне йомгаклап нәрсә әйтә аласыз? Без дәрестә нәрсәне өйрәндек?Ниләр белеп калдык?Төркемнәрдә уйлап җавап бирегез.











-Укучылар, дәрескә куйган максатыбызга ирештекме? Дәрестә нәрсә өйрәндек?

Үзегезгә бәя кую өчен, сезгә кәгазь битләре таратылды. Хәзер дәрес өчен үз-үзегезгә билге куегыз.

  • Мин барысын да аңладым, ләкин әле миндә сораулар калды.

  • Мин барысын да аңладым, кагыйдә буенча эшли алам.

  • Мин барысын да аңладым, кагыйдә буенча эшли алам, башкаларга да аңлата алам.


Өй эше.

1.“Кояштагы тап” әкиятенә рәсем ясарга, рәсемне аңлатырга.

2.129 нчы бит, 6 нчы биремне үтәргә.

3.“Кеше кайчан матур була?” темасына кечкенә сочинение язарга.




Укучылар парларга бүленәләр, бер-берсенә әсәрнеӊ эчтәлеген сөйлиләр.


-Малай, аның әнисе, кояш образлары бар.


-Әкият жанрында язылган.

-Кояш образы җанлы итеп бирелә. Әкият ахырында яхшылык җиңә. Бу әкиятләрдә генә була ала.

(Укучылар әсәрнең жанрын дәфтәргә язалар.)

-Кеше образына малай белән аның әнисен, табигать образына кояшны кертеп карыйбыз.



Укучылар малай һәм аның әнисенә бәя бирәләр.( 30 секунд эчендә сорауга җавапларын язалар; күл күтәреп, әңгәмәдәше белән сөйләшәләр; яңа фикерләрне яза баралар.

Мәсәлән,

1.Малайның әнисе хезмәт ярата.Ул бик иртән тора, тырыш. Аның матур сыйфатлары күп.

2. Малай әнисенә игътибарсыз, ялганчы. Күп уйный, әнисенә булышмый. Бу - малайның ямьсез сыйфатлары.)

-Кояш – әкияттәге табигать образы. Аңа тап төшкән.


-“Пычрату”, “каралту”; “начарлык эшләү” дигән мәгънәләре бар.

(


Укучылар төркемнәрдә эшли.

1 нче төркем. Кояш бик югары, ул барысын да күрә. Ул малайның әнисенә ялганлавын да күргән. Оялган, йөзе каралып чыккан. Бу - матур сыйфат. Һ.б.


- Әкият ахырында малай үз хатасын таный. Әнисеннән гафу үтенә.

- Матурлык белән ямьсезлек ул кешенең эшләгән эшеннән, әйткән сүзеннән күренә.

Укучылар дәреслек белән эшлиләр, фикерләрен әйтәләр.


-Антонимнар: яп-якты янучы кояш – кояштагы караңгылык; дөнья ямьсезләнгән – дөнья яктырган; бар нәрсә элеккеге хәленә кайткан – кояштагы тап кына бетеп җитмәгән.

Укучылар төркемнәрдә җавап уйлыйлар.

1 нче төркем. Ялганларга ярамый. Ялганлау - начар гадәт. Ялганчының дөрес сүзенә дә ышанмыйлар.

2 нче төркем. Әнине алдаларга ярамый. Аңа булышырга, аның сүзен тыңларга кирәк.

3 нче төркем. Начар эш эшләргә ярамый. Кояштагы тап кебек, ул беркайчан да бетми.

Укучыларның фикерләре тыңлана.

Регулятив:үзләштерелгән белән таныш булмаганны чагыштыралар.


Шәхси: үзләштерелгәнгә бәя бирәләр.

Танып белү: кирәкле информацияне эзләп табалар.









Коммуникатив: үз фикерен башкаларга дәлилле итеп җиткерәләр.




Танып белү: мөстәкыйль рәвештә кирәкле фикерне аерып алалар.
























Танып белү: фикерләрен төшенчә әйтүгә китереп җиткерәләр.




Регулятив:үз фикерләрен дөрес әйтә белергә өйрәнәләр.











Танып белү: үзләренең белем системасында ориенлашырга өйрәнәләр.










Танып белү: дәрестә алган мәгълүматтан чыгып җавап бирәләр.














Танып белү: үз фикерләрен тулы һәм төгәл итеп әйтәләр.


Регулятив: үз эшләрен бәялиләр.


















Автор
Дата добавления 28.09.2016
Раздел Другое
Подраздел Другие методич. материалы
Просмотров208
Номер материала ДБ-218089
Получить свидетельство о публикации

"Инфоурок" приглашает всех педагогов и детей к участию в самой массовой интернет-олимпиаде «Весна 2017» с рекордно низкой оплатой за одного ученика - всего 45 рублей

В олимпиадах "Инфоурок" лучшие условия для учителей и учеников:

1. невероятно низкий размер орг.взноса — всего 58 рублей, из которых 13 рублей остаётся учителю на компенсацию расходов;
2. подходящие по сложности для большинства учеников задания;
3. призовой фонд 1.000.000 рублей для самых активных учителей;
4. официальные наградные документы для учителей бесплатно(от организатора - ООО "Инфоурок" - имеющего образовательную лицензию и свидетельство СМИ) - при участии от 10 учеников
5. бесплатный доступ ко всем видеоурокам проекта "Инфоурок";
6. легко подать заявку, не нужно отправлять ответы в бумажном виде;
7. родителям всех учеников - благодарственные письма от «Инфоурок».
и многое другое...

Подайте заявку сейчас - https://infourok.ru/konkurs


Выберите специальность, которую Вы хотите получить:

Обучение проходит дистанционно на сайте проекта "Инфоурок".
По итогам обучения слушателям выдаются печатные дипломы установленного образца.

ПЕРЕЙТИ В КАТАЛОГ КУРСОВ


Идёт приём заявок на международный конкурс по математике "Весенний марафон" для учеников 1-11 классов и дошкольников

Уникальность конкурса в преимуществах для учителей и учеников:

1. Задания подходят для учеников с любым уровнем знаний;
2. Бесплатные наградные документы для учителей;
3. Невероятно низкий орг.взнос - всего 38 рублей;
4. Публикация рейтинга классов по итогам конкурса;
и многое другое...

Подайте заявку сейчас - https://urokimatematiki.ru

Похожие материалы

Включите уведомления прямо сейчас и мы сразу сообщим Вам о важных новостях. Не волнуйтесь, мы будем отправлять только самое главное.
Специальное предложение
Вверх