Инфоурок Начальные классы Другие методич. материалыПроектная работа "Сыерчыкка бүләгем"

Проектная работа "Сыерчыкка бүләгем"

Скачать материал

Теләче муниципаль районы Алан  гомуми белем бирү мәктәбе

 

 

 

 

 

 

                                                 Иҗади проект

                                          “Сыерчыкка бүләгем”

 

                                       skvopec

 

 

                                                      Эшне башкарды: Файзов Илсаф Илшат  улы

                                                      Туган елы: 25.04.2007

                                                      Сыйныфы: 3

                                                      Эшне башкарды: шәхси

                                                      Җитәкчесе: Хәсәнова Гөлсия Әхмәт кызы

 

 “10”февраль 2017 ел                         Класс җитәкчесенең имзасы:

                                                              

                                                   

 

Эчтәлек

1. Кереш :                                                                                          

1.1Актуальлеге

1.2 Проектның максаты

1.3 Проектның бурычлары

1.4 Гипотеза

2. Чыганаклар.                                                                               

3. Эзләнү барышында кулланылган  алымнар:                         

3.1 Сыерчык – көтеп алган кунагыбыз.                                                               

3.2 Сыерчык оясы нинди булырга тиеш?                                                                     

3.3 Практик эш                                                                               

4. Безнең күзәтүләр һәм нәтиҗәләр.

5.Кушымта.

 

 

 

 

 

 

 

 

 

                                                               

 

 

 

 

                                          Кереш

Актуальлеге:  Туган якларына кайтучы канатлы дусларыбызга оялар җитми, кешеләр аларга бу проблеманы җиңәргә ярдәм итәләр.

 Проектның максаты:

-Сыерчык өчен экологик яктан куркыныч булмаган оя ясау, сыерчыкның кеше һәм табигать өчен файдасын ачыклау.

 Проектның бурычлары:

         -Сыерчыклар турында мәгълүмәт туплау.

         -Махсус әдәбият уку.

         - Сыерчык оясы ясау һәм урын әзерләү.

 - Оядагы кошны күзәтү.

 -Нәтиҗә ясау һәм гомумиләштерү.

Гипотеза:

          -Кешеләр сыерчыкларга оя ясап эләләр икән, бу кошның файдасы күптер дип фараз кылам.

 

 

 

                                         Чыганаклар

1.     З.А.Клепинина «Тайны окружающего мира»

2.     Татар халык әкиятләре.

3.     «Халык – авыз иҗаты».

4.     Интернет

5.     Әти-әниләр, укытучылар, өлкән сыйныф укучыларының  биргән мәгълүматлары.

 

 

 

 

 

             Эзләнү барышында кулланылган алымнар

                     Сыерчык – көтеп алган кунагыбыз.                                                                

  Ел да язын сыерчыклар кайтуын көтеп алам, сайрауларын,оя сайлауларын,  җим ташуларын күзәтәм. Минем иң яраткан, көтеп алган кунагым – сыерчык.  Ул матур сайравы белән сокландыра, басу – бакчаларны корткыч бөҗәкләрдән чистартып файда китерә. Сыерчык оясы ясарга өйрәнү – минем күптәнге хыялым.  18 нче гасырда ук кешеләр сыерчыклар өчен оялар ясый башлаганнар. Аларны агач курчак формасында да, бизәкләп эшләнгән нәни йорт формасында да ясаганнар.

Мин интернеттагы сайтлардан, әдәби китаплардан сыерчыклар турында күп укыдым, әти-әниемнән, укытучым Гөлсия Әхмәтовнадан  да бу турында мәгълүмат алдым.

  Сыерчык  безнең якларга март азагында килә. Оя ясагач, 4-6 данә йомырка сала. Сыерчыклар тәүлегенә 200 тапкыр бөҗәк алып кайта. Бер сыерчык семьясы бала үстерү чорында 8 мең чамасы май коңгызын һәм аларның кортларын бетерә. Май коңгызы урман һәм җимеш бакчалары өчен зарарлы.

 Җырларда: Яшкьелт кара сыерчыклар әй сайрашалар.Сыерчык канат кага , яз килүгә шатлана, диелә. Минем күзәтүләрем бу сүзләрне дәлилли, чыннан да сыерчык – яшькелт кара төстә, ул гел кагынып утыра һәм бик матур итеп  сайрый.

Өстәмә әдәбияттан мин сыерчык тирә яктагы тавышларны ишетеп, шуларча кычкыра, шулай дошманнарыннан котыла диелгән.

  Махсус әдәбиятта: сыерчыклар ояга урнашуга нәсел калдыру турында кайгырта башлый.  Алар салган 4-6 йомыркадан кошчыклар чыга башлый. Әниләре аларны төрле бөҗәкләр алып кайтып сыйлый. Сыерчыклар шул рәвешле кешеләргә дә ярдәм итәләр, яшелчәләрне, җиләк-җимешләрне кортлардан арындыралар, диелә.
         Сыерчыклар ояларына дезинфекция дә ясыйлар икән. Күзәтүләр күрсәткәнчә, бакчада сарымсак Һәм суганны йолкып, ояларына салалар икән. Уңышыбызны әрәм итә , дип куркырга кирәкми, бер сыерчык пары бакчада яшәгән арада, бик күп корткычларны юк итә  һәм уңышыбызны саклап калырга ярдәм итәләр.Ә инде, суган белән сарымсакка тотынмасын дисәгез, оя тирәсенә әрем һәм бөтнек үлән куярга була.

 

 

 

 

                       Сыерчык оясы нинди булырга тиеш?

      Бу төр кошларның ояның матурлыгына исләре  китми,  ләкин уңайлылыкны хуп күрәләр. Ояның биеклеге 30-40 сантиметр, киңлеге – 14, түбәсе 30-35 сантиметр, керү “ишеге” 5 сантиметр диаметрлы булырга тиеш. “Йорт”ның эчке  диварлары кытыршы булсын. Шома яссылыктан кошчыкка оядан чыгуы  кыен. Тишек алдына кечкенә баскыч ясыйлар, бу сыерчыкның басып сайрау урыны. Ояның төбенә  анда яшәүчеләргә йомшак булсын өчен вакланган салам яки мүк салалар.

 

                                                         

                                        Практик эш

Табигатьнең уянган мәле турында әйтүгә, сыерчык оясы кирәклеге искә төшә. Бу эшне ел саен гадәткә керткән гаиләләр дә бардыр. Әйдәгез, күңелебез белән яхшылыкка омтылып, кулларыбызга такта, чүкеч алыйк әле.

    Кунагымны ничек шатландырырга? Бүләгемне ничек ясарга?  Сыерчык оясын ничек ясарга кирәклеге турында күп материаллар таптым. Мин әле 3 сыйныфта гына укыйм.  Миңа үземә генә бу эшне башкарып чыгу авыррак. Шуңа күрә бу эшне башкарырга әтием ярдәм итте. Сыерчык оясы ясауның иң гади ысулын сайладык.

1. Оя ясау өчен кирәкле әйберләр: такталар, кадаклар, , пычкы, үлчәгеч, түгәрәк тишем ясау өчен махсус тишкеч, чүкеч.      

со1                                                              

2. Ояның үлчәмен билгеләдек.

— такталарның киңлеген 2 сантиметрдан да ким алмыйк, юкса кошларга салкын булачак.

— ояның төбе – 10-15 сантиметрлы квадрат, биеклеге 30-35 см булырга тиеш.
— ояга керү-чыгу өчен тишемнең диаметры – 4,5-5 см, ә тишем белән төп арасы – 15-20 см.

                                                    

3. Әзер такталарны тиешле тәртиптә кадакладык.  Ояга кереп йөрү өчен тишем һәм сыерчыкка “баскыч” ясадык. Ояны колгага беркеттек.

Киңәшләр:
— Ояның эчке як тактасын шомартырга ярамый, кошларга шома оядан чыгуы бик кыен. Әгәр такталар шома икән, аны җыяр алдыннан алгы яктагы тактага эчке яктан горизонталь сырлар (сыерчык өчен “баскыч”) ясарга кирәк.

— Ояны буярга ярамый. Ачык төсләр һәм ис кошларны куркыта. Әгәр бик тә бизисегез килсә, кызыл яисә коңгырт төстәге иссез буяу кулланыгыз.
— Көз яисә кыш саен ояны чистарту уңайлы булсын өчен, өске капкачын алына  торган итеп ясарга мөмкин.
— Оя җирдән өч метрдан биектә һәм аз гына алга янтайтып урнаштырыла. Болай иткәндә тишемгә җил-яңгыр керми, сыерчыкка да керү-чыгу уңайлырак

 була.
— Аны көньякка, көньяк-көнчыгышка, көнчыгышка каратып куялар.

                                                        

                                        

  Без әтием белән сыерчыгыма бүләк  ясадык һәм аны  канатлы дусларыбыз килгәнче агачка элеп  куячакбыз. Кунагымны һәрвакыт күзәтеп торачакмын. 

                                                Яз килә шул, яз гына

                                                Күңелләрдә наз гына.

                                                Язлар килә, кошлар килә

                                                 Минем туган ягыма!

 

 

 

 

                             Минем күзәтүләр һәм нәтиҗәләр

Минем күзәтүләр һәм махсус әдәбияттан алган мәгълумәтләр, сыерчыкның кеше һәм табигать өчен файдалы кош булуын исбатлый!

    Мин хыялымны тормышка ашырдым - сыерчык оясы ясарга өйрәндем. Иптәшләремә дә оя ясарга киңәш итәм. Ярдәм кирәк булса, миңа килегез!  Кошлар-безнең дуслар! Алар безнең ярдәмнән башка яши алмыйлар. Һәр яз саен канатлы дусларымны яңа оялар белән каршылаячакмын!

 

 

                                      

 

 

 

 

 

 

                                                Кушымта

 

                     Сыерчык оясын төрлечә ясарга мөмкин

 

 

i (12)  i (13)

декоративный плетеный скворечник для маленьких птичек

i 

 

       

 

         Сыерчык - кеше һәм табигать өчен файдалы кош

 

 

265px-European_Starling_2006я.jpegптица скворец фотоi (10)

 

 

 

 

 

 

                              Сыерчык оясы ясыйбыз

 

 

 

                            Сыерчыкка бүләгем

 

 

                               Беләм кайда эләсен

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Просмотрено: 0%
Просмотрено: 0%
Скачать материал
Скачать материал "Проектная работа "Сыерчыкка бүләгем""

Методические разработки к Вашему уроку:

Получите новую специальность за 3 месяца

Специалист контроля качества

Получите профессию

Интернет-маркетолог

за 6 месяцев

Пройти курс

Рабочие листы
к вашим урокам

Скачать

Скачать материал

Найдите материал к любому уроку, указав свой предмет (категорию), класс, учебник и тему:

6 626 146 материалов в базе

Скачать материал

Вам будут интересны эти курсы:

Оставьте свой комментарий

Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.

  • Скачать материал
    • 24.03.2017 1181
    • DOCX 5.5 мбайт
    • 11 скачиваний
    • Оцените материал:
  • Настоящий материал опубликован пользователем Хасанова Гульсия Ахматовна. Инфоурок является информационным посредником и предоставляет пользователям возможность размещать на сайте методические материалы. Всю ответственность за опубликованные материалы, содержащиеся в них сведения, а также за соблюдение авторских прав несут пользователи, загрузившие материал на сайт

    Если Вы считаете, что материал нарушает авторские права либо по каким-то другим причинам должен быть удален с сайта, Вы можете оставить жалобу на материал.

    Удалить материал
  • Автор материала

    Хасанова Гульсия Ахматовна
    Хасанова Гульсия Ахматовна
    • На сайте: 9 лет и 4 месяца
    • Подписчики: 0
    • Всего просмотров: 26036
    • Всего материалов: 33

Ваша скидка на курсы

40%
Скидка для нового слушателя. Войдите на сайт, чтобы применить скидку к любому курсу
Курсы со скидкой

Курс профессиональной переподготовки

Фитнес-тренер

Фитнес-тренер

500/1000 ч.

Подать заявку О курсе

Курс повышения квалификации

Внедрение Федеральной образовательной программы начального общего образования

36/72/108 ч.

от 1700 руб. от 850 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 305 человек из 56 регионов

Курс повышения квалификации

Мотивационное сопровождение учебного процесса младших школьников «группы риска» в общеобразовательном учреждении

36 ч. — 144 ч.

от 1700 руб. от 850 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 24 человека из 15 регионов

Курс повышения квалификации

Актуальные вопросы теории и методики преподавания в начальной школе в соответствии с ФГОС НОО

72 ч.

2200 руб. 1100 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 391 человек из 66 регионов

Мини-курс

Занятия спортом при заболеваниях опорно-двигательного аппарата

3 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 36 человек из 18 регионов

Мини-курс

Эффективная самопрезентация

4 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 42 человека из 28 регионов

Мини-курс

Психология и педагогика в работе с детьми: эмоциональные и зависимые расстройства

5 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 30 человек из 17 регионов