Добавить материал и получить бесплатное свидетельство о публикации в СМИ
Эл. №ФС77-60625 от 20.01.2015
Инфоурок / Другое / Статьи / Проектная работа "Сүзлекләр белән эшләү алымнары"
ВНИМАНИЮ ВСЕХ УЧИТЕЛЕЙ: согласно Федеральному закону № 313-ФЗ все педагоги должны пройти обучение навыкам оказания первой помощи.

Дистанционный курс "Оказание первой помощи детям и взрослым" от проекта "Инфоурок" даёт Вам возможность привести свои знания в соответствие с требованиями закона и получить удостоверение о повышении квалификации установленного образца (180 часов). Начало обучения новой группы: 24 мая.

Подать заявку на курс
  • Другое

Проектная работа "Сүзлекләр белән эшләү алымнары"

библиотека
материалов

БАШКОРТСТАН РЕСПУБЛИКАСЫНЫҢ МӘГАРИФНЕ ҮСТЕРҮ ИНСТИТУТЫ













Мәктәптә сүзлекләр белән эшләү алымнары

















Язды: Туймазы шәһәре 3 нче

санлы урта мәктәбенең

югары категорияле

татар теле һәм әдәбияты укытучысы,

БР мәгариф алдынгысы















Туймазы-2016



Эчтәлек

Кереш.........................................................................................................3

Төп өлеш.................................................................................................4-6

Йомгаклау................................................................................................7

Кулланылган әдәбият............................................................................8













































Кереш

Күренекле татар мәгърифәтчесе, галим һәм педагог Каюм Насыйри ана телебезне олылап болай дигән: “Без- татарлар, телебез- татар теле, мөстәкыйль һәм төзек кагыйдәле камил тел ул”. Кызганычка каршы, соңгы елларда мәктәпләрдә татар телен бөтенләй белмәгән, аңламаган сабыйлар саны күбәйде. Рус телендә сөйләшүче татар балаларын туган телгә ничек өйрәтергә? Каюм Насыйри әйткәнчә, укучыларга туган телебезнең төзек, матур, бай тел булуын ничек аңлатырга?

Минем проект эшемнең темасы: “Мәктәптә сүзлекләр белән эшләү алымнары” дип атала. Бу тема актуаль, чөнки сүзнең мәгънәсен, дөрес әйтелешен, кулланылышын без сүзлекләр аша беләбез.

Максатым: тел өйрәнүдә сүзлекләрнең әһәмиятен күрсәтү.

Бурычлар: сүзлекләргә кыскача характеристика бирү, эшләү алымнарына тукталу.

Теоретик әһәмияте: сүзлекләр турында булган мәгълүматны гомумиләштерү.

Практик әһәмияте: проект эшен туган тел дәресләрендә, методик утырышларда кулланырга була.

Гипотеза: мәктәптә сүзлекләр белән эшне башлангыч сыйныфлардан ук оештырганда, укучыларда туган телебезне өйрәнүгә кызыксыну тәрбияләргә мөмкин дип фаразлыйм.



















Төп бүлек

Теоретик өлеш

Сүзлекләр белән эшләү алымнарына күчкәнче, әйдәгез, бераз тарихка күз салыйк. “Ике телле кулъязма сүзлекләр XVII-XVIII гасырда ук дөнья күрә. Сүзлекләрнең беренче үрнәкләре борынгы китаплардагы аңлашылмый торган сүзләргә аңлатма биргәндә, шулай ук сәяхәтчеләр, үзләренә таныш булмаган халыклар белән очрашканда, аларның сүзләрен язып алып тәрҗемә иткәндә туган. Сүзлекләр башта кулъязма рәвешендә йөргән, ә инде китап басу эше киң җәелгәч, сүзлек төзү бик тиз алга киткән.”1Татар лексикографиясенең иң күренекле казанышы булган С.Хәлфинның кулъязма сүзлеге 1785 елда төзелә. Башка сүзлекләрдән ул үзенең системалылыгы, рус сүзләренең мәгънәләрен тулырак, төгәлрәк күрсәтүе белән аерылып тора.

Сүзлек төзергә керешкәндә, лексикограф кайбер махсус сорауларны хәл итәргә тиеш. Иң элек, сүзлеккә керәсе сүзләр мәсьәләсе килеп туа. Сүзләрне аңлату юлларын сайлау сүзлекнең максатына бәйле. Биредә төп ике юл булырга мөмкин: сүзне шушы телдә аңлату һәм сүзне башка телгә тәрҗемә итү.

Дөньядагы барлык төр сүзлекләрне ике төркемгә бүлеп карыйлар: энциклопедик һәм филологик сүзлекләр.

Энциклопедик сүзлекләрдә төшенчәләргә аңлатма бирелә, алар турында карашлар, гипотезалар, фикер каршылыклары чагылдырыла.

Филологик сүзлекләрдә төшенчә, ул белдерә торган предмет, күренеш түгел, ә сүз, аның мәгънә үзенчәлекләре, лексик- грамматик һәм башка сыйфатлары аңлатыла.

Филологик сүзлекләр

Максатына, эчтәлегенә карап, филологик сүзлекләр берничә төргә бүленә.Бер тел сүзлекләрендә сүз турында аңлатма шушы телдә, тәрҗемә сүзлекләрдә икенче телдәге сүз белән бирелә.Аңлатмалы сүзлекләрдә сүз һәм аның мәгънәләре турында мәгълүматлар бирелә. Мондый сүзлекләр телдәге сүз байлыгының бер чагылышы булып тора.

Безнең мәктәптәге татар теле һәм әдәбияты кабинетында берничә төр сүзлекләр тупланган. Мәктәбебезне 1965 елда тәмамлаган Сәлим Талха улы Хәсәнов – татар теле кабинетының даими иганәчесе. Аның тарафыннан кабинет заманча аппаратура белән җиһазланды, Татарстан китап нәшриятыннан өр-яңа басмалар белән тулыландырылды. Кабинетта русча- татарча, татарча- русча сүзлекләр, татар теленең аңлатмалы сүзлеге ( 3 томда), синонимнар, фразеологик, диалектологик, энциклопедик,орфографик, татарча-инглизчә, терминнар , әдәбият сүзлекләре бар.

Практик өлеш.

Мин татар телен 1 нче сыйныфтан башлап 11 нче сыйныфка тиклем укытам. Ана телләрен белмәгән татар балаларын татарчага чит тел укыту методикасына нигезләнеп өйрәтү нәтиҗәле.Русча сөйләшүче балаларга татар теле дәресләрендә лексик- грамматик материалны аның сөйләмдә кулланылышына бәйләнешле рәвештә өйрәтергә тырышам. Сүзлекләр белән эшне 1 нче сыйныфтан ук башлыйбыз.Моның өчен махсус сүзлекчәләр булдырабыз. Һәр лексик теманы үткән чакта укучылар белән башта бишәр сүз язабыз. Тора- бара сүзләр күләмен арттырабыз. Укучылар язарга өйрәнгәч, басма хәрефләр белән, әкренләп язма хәрефләр белән сүзләр язуны дәвам итәбез.Уку елы ахырына укучыларга сүзлекләр тәкъдим ителә, кабинетта булган сүзлекләр белән танышабыз, Кызыксындыру максатыннан, укучыларга үзаллы эшләп карау өчен биремнәр бирелә. Шулай итеп, проблемалы ситуация туа: укучылар үзләренең сүзлекләр белән эшли белмәүләрен ачыклыйлар. Сүзлек белән эшләргә өйрәтү берничә этаптан тора:

  1. Сүзлекләр белән танышу.

  2. Яшь үзенчәлегенә карап, кирәкле сүзлекләрне тәкъдим итү.

  3. Кечкенә проектлар өстендә эшли башлау.

  4. Фәнни-гамәли конференцияләрдә катнашу.

Укучылар төркемнәргә бүленә. Һәр төркемгә аерым проект эше тәкъдим ителә. Мәсәлән, “Кыргый хайваннар” темасын үткәндә, һәрбер төркемгә берәр хайван исеме бирелә. Алар башта бирелгән сүзнең төп лексик мәгънәсен ачыклыйлар, сыйфатлар ярдәмендә сыйфатлама төзиләр.

А)Төлке- урманда яши. Ул ит ярата. Төлкенең йоны кабарып тора. Аның койрыгы бик матур. ( 2 нче сыйныфлар эше)

Б) Төлке- ерткыч җәнлек. Ул урман тычканнары, куяннар белән туклана. Ул бик хәйләкәр. Төлке җәй көне ябык була. Кыш көне төлке оя ясамый, кар өстендә йоклый.( 3 сыйныфлар)

Шулай итеп, сыйныфтан сыйныфка эш катлаулана бара. Урта сыйныфта укучыларның проект эшләре киңәя. Югары сыйныфлар терминнар сүзлеге, диалектологик сүзлекләр белән эшлиләр.

Минем методик темам: “Рус мәктәбендә татар теле дәресләре укытканда лингвокультурологик алымнар куллану ”дип атала. Бу сүзнең асылын энҗе бөртегедәй, төрле яклап тикшерү, төп мәгънәсеннән тыш күчерелмә мәгънәләрен ачыклау, кулланылыш даирәсен ачыклау дигән сүз. Һәр сүз, Гомәр Бәширов сүзләре белән әйтсәк: “нәкъ үз урынына туры килгәндә генә бөтен нурлары белән балкый, бары тик үз оясында гына музыка булып яңгырый “,- дигән гыйбәрәне укучылар мәктәптән үк үзләштерергә тиешләр дип уйлыйм.Сүзлекләр белән эшләү укучыларга файдалы, мавыктыргыч шөгыль булырга тиеш. Дәресләрдә яңа сүзнең мәгънәсе әзер килеш бирелми, укучылар аны эзләп табалар, сүзтезмәләр, җөмләләр төзиләр. Башлангыч сыйныфларда башланган сүзлекчәләр әкренләп калыная, тулылана бара. Мәктәптә сүзлекләр белән эшне башлангыч сыйныфлардан ук оештырганда, укучыларда туган телебезне өйрәнүгә кызыксыну тәрбияләргә мөмкин.











Йомгаклау

И туган тел, и матур тел, әткәм-әнкәмнең теле”, дигән сөкле Тукаебыз. Кызганычка каршы, әти-әниләр газиз балаларын туган телсез калдыралар, бу изге эш бары тик укытучы иңнәренә төшә. Тел белмәгән балаларны татар теленә өйрәтер өчен программалар, дәреслекләр юк. Булган дәреслекләр катлаулы, укытучыдан иҗади хезмәт сорый. Укытучы алдына дәресләрне кызыклы да, мавыктыргыч та, файдалы да итеп үткәрү бурычы йөкләнә. Минем эшләү дәверемдә бик күп кыенлыклар булды: мәктәптә бер генә сүзлек тә, методик әсбап та булмаган заманнарда эш башладым. Иншалла, берникадәр байлык туплангач, эшләү җиңелләнде.

Һәр заманның үз кыенлыгы булган кебек, яңа стандартларга күчү заманы да туган телләрне читләтеп үтмәде. Туган телләр уку планыннан әкренләп юкка чыгып бара: башлангычлар туган телләрен түгәрәк формасында гына өйрәнсәләр, 5 нче сыйныфтан башлап туган тел өйрәнүгә 1 сәг. кенә калып бара. Ни өчен боларны яздың? диярсез. Әйтмичә булдыра алмыйм. Туган тел укытучысы буларак, укучыларга милли аң, ватанны сөю, үткәнебезгә ихтирам тәрбияләү, кешелеклелек сыйфатларын тәрбияләүгә күпме көч сарыф ителгән. Тик болар безнең хөкүмәтебезгә кирәкме? Нинди генә алымнар, технологияләр турында сөйләсәк тә, төп сорауга җавап бирмичә алга баруның мәгънәсе юк.



















Кулланма әдәбият

  1. Ногман М.XVII-XVIII йөзләрдәге русча- татарча кулъязма сүзлекләр.- Казан: Казан университеты нәшрияты,1969.-112б.

  2. Кононов А.библиографический словарь отечественных тюркологов (дооктябрьский период). –М:Наука, 1974,-341 с.

  3. Сафиуллина Ф.Хәзерге татар әдәби теле. Лексикология.-Казан: Хәтер,1999.-359 б.

  4. http://westysluzk.jimdo.com/номера/подходы-к-обучению-русск-яз/

  5. http://kitap.net.ru/sabirov/trs.php

  6. http://citaty.su/

  7. http://www.tatknigafund.ru/books/2406















1 Сафиуллина Ф.Хәзерге татар әдәби теле. Лексикология.-Казан: Хәтер,1999.-359 б.



8


Автор
Дата добавления 06.03.2016
Раздел Другое
Подраздел Статьи
Просмотров273
Номер материала ДВ-506972
Получить свидетельство о публикации

Выберите специальность, которую Вы хотите получить:

Обучение проходит дистанционно на сайте проекта "Инфоурок".
По итогам обучения слушателям выдаются печатные дипломы установленного образца.

ПЕРЕЙТИ В КАТАЛОГ КУРСОВ

Похожие материалы

Включите уведомления прямо сейчас и мы сразу сообщим Вам о важных новостях. Не волнуйтесь, мы будем отправлять только самое главное.
Специальное предложение
Вверх