Добавить материал и получить бесплатное свидетельство о публикации в СМИ
Эл. №ФС77-60625 от 20.01.2015
Свидетельство о публикации

Автоматическая выдача свидетельства о публикации в официальном СМИ сразу после добавления материала на сайт - Бесплатно

Добавить свой материал

За каждый опубликованный материал Вы получите бесплатное свидетельство о публикации от проекта «Инфоурок»

(Свидетельство о регистрации СМИ: Эл №ФС77-60625 от 20.01.2015)

Инфоурок / Другое / Другие методич. материалы / Проектная работа технологическая карта урока
ВНИМАНИЮ ВСЕХ УЧИТЕЛЕЙ: согласно Федеральному закону № 313-ФЗ все педагоги должны пройти обучение навыкам оказания первой помощи.

Дистанционный курс "Оказание первой помощи детям и взрослым" от проекта "Инфоурок" даёт Вам возможность привести свои знания в соответствие с требованиями закона и получить удостоверение о повышении квалификации установленного образца (180 часов). Начало обучения новой группы: 28 июня.

Подать заявку на курс
  • Другое

Проектная работа технологическая карта урока

библиотека
материалов

КАЗАН (ИДЕЛ БУЕ) ФЕДЕРАЛЬ УНИВЕРСИТЕТЫ


ФИЛОЛОГИЯ ҺӘМ МӘДӘНИЯТАРА БАГЛАНЫШЛАР ИНСТИТУТЫ


ПСИХОЛОГИЯ ҺӘМ МӘГАРИФ ИНСТИТУТЫ




ПРОЕКТ ЭШЕ


Чуваш мәктәпләрендә сыйфатның чагыштыру дәрәҗәсен өйрәтү дәресенең технологик картасы



Башкардылар:

Укытучылар белемен камилләштерү

курсларында укучылар:


Федорова Наталья Владимир кызы, Буа районы Әльши урта гомуми белем бирү мәктәбенең татар теле һәм татар әдәбияты укытучысы.











Казан 2016

Эчтәлек

I. Кереш................................................................................................3 - 5

II. Төп өлеш

1бүлек. ФДББС буенча дәрес структурасы (төзелеше).....................6 - 10

2 бүлек. 5 сыйныф татар теле дәресенең технологик картасын эшләү

тәҗрибәсе.................................................................................................11 - 21

III. Йомгаклау........................................................................................22 -23

IV. Диагностик материал.....................................................................24

V. Кулланылган әдәбият.......................................................................25




















Кереш

Рус телле балаларны татар теленә өйрәтү Татарстан Республикасындагы төрле милләт кешеләренең үзара дуслыгын һәм аралашып яшәвен ныгыту чарасы булып тора. Белгәнебезчә, рус телле балалар белән эшләүче татар теле укытучыларының төп бурычы укучыларны татарча аралашырга өйрәтү, татар теленә хөрмәт тәрбияләү, бу телне дәүләт теле буларак әһәмияте зур булуына төшендерү.

Безнең мәктәптә татар телен укыту коммуникатив технологиягә нигезләнгән Р.З.Хәйдарова дәреслекләре буенча алып барыла. Әлеге технология нигезендә цикллап эшләү укучыларның сөйләм телен һәм иҗади сәләтен үстерә, татар телендә авыр фикерләүче укучыларга да уңышлар китерә.

Соңгы елларда, уку-укыту системасына яңалыклар кертелү сәбәпле, укучылар һәм укытучы алдына куелган таләпләр үзгәрде, башка бурычлар куела башлады. Алар уку-укыту әсбаплары алышынуында, дәрестә яңа эш төрләрен һәм алымнарын куллануда, мәгълүмати технологияләрне файдалануны активлаштыруда, белемне тикшерү системасы үзгәрүдә һ. б. да чагылыш табалар. Мондый үзгәрешләр, башка барлык фәннәргә караган кебек үк, татар теле дәресләрен дә читләтеп үтми.

Мәгариф системасындагы яңалыклар туган телебез – татар телен уку-укыту методикасының үсешенә дә йогынты ясый. Билгеле булганча, Республикада 4, 6, 8 нче сыйныфларда татар теленнән укучыларның белемнәрен мониторинглау тестлары, 9 нчы сыйныф укучыларының бердәм республика тесты тапшырулары, 2016 нчы елда 9 нчы сыйныф укучыларына татар теле һәм әдәбиятын ОГЭ форматында сайлап алу имтиханы итеп бирү хокукы бирелү, 11 нче сыйныф укучыларының инде ничә еллар татар теле һәм әдәбиятыннан БРИ тапшыруларын исәпкә алсак, татар теле укытучылары алдына никадәр югары таләпләр куелуын әйтмичә булмый. Укытучының заманча шартларга нигезләнеп эшләнгән нәтиҗәле алымнарын татар телен уку-укыту процессында дөрес куллана белүе, укучыларда фәнгә карата уңай мотивация тудыра алуы – шундый таләпләрнең берсе.

Шул рәвешле, проектның актуальлеге укытучының татар теле дәресләрендә нәтиҗәле алымнарны тиешле дәрәҗәдә куллануы укучыларның татар телен өйрәнүгә ихтыяҗ һәм теләге(мотивация) тууы, укучыларның әлеге предметтан өлгерешләре артуы, хәзерге җәмгыять шартларында үзләрен туган телебез һәм дәүләт телләренең берсе булган татар телендә дөрес һәм иркен аралаша алучы, әхлакый яктан өлгергән шәхес һәм һөнәр ияләре буларак реализацияләргә сәләтле булып җитлегүе белән бәйлелектә торуыннан гыйбарәт.

Материал һәм чыганаклар. Проект эшенең теоретик нигезен рус һәм татар телләрен укыту методикасы фәнендә әйдәп баручы галимнәрнең – Е. Литневская, В. Багрянцева, Е. Пассов, М. Зайцева, Ф.Вәлиева, Г.Саттаровның хезмәтләренә; Г.Муравьева, А.Панфилов, Н.Саттарова, С.Вәгыйзов, Р.Хәйдәрова, Н.Шәймәрданова, К.Фәтхуллова, С. Айдарова кебек авторларның тел дәресләрен заманча шартларда яңа технологияләр, методлар белән укыту тәҗрибәсе буенча язылган хезмәтләре тәшкил итә. Хезмәтне язганда үзебезнең татар теле укытучылары буларак эш тәҗрибәләребезгә таянуыбызны да ассызыклап китү зарур.

Проект эшенең максаты – укучыларның белем һәм күнекмәләре, зиһенгә алу дәрәҗәсен арттыру, әзер мәгълүматны кулланучы позициясеннән уку-укыту процессының актив катнашучысы позициясенә басарга этәрү максатын күздә тотып, татар теле дәресләрендә куллану нәтиҗәле дип табылган алымнарны барлау һәм гамәлдә куллануга кертү.

Проектның бурычлары:

  • педагогика фәнендә мотив, мотивация, укуга уңай мотивация төшенчәләренә бирелгән аңлатмаларны өйрәнү;

  • татар теле дәресләрендә аеруча нәтиҗәле дип танылган алымнарны өйрәнү;

  • дәресләрдә нәтиҗәле дип табылган алымнарны кулланып, укучыларның гамәли күнекмәләрен (чагыштыру, күзәтү, ситуацияне анализлау һ.б.) һәм сәләтләрен (инициативлылык, коммуникативлылык) үстерү юлларын барлау.

Проект эшенең объекты – чуваш мәктәпләрендә белем бирүнең беренче икенче баскычында (1-9 нчы сыйныфларның чуваш төркемнәрендә) татар телен уку-укыту процессы.

Проект эшенең предметы – тел дәресләрендә кулланыла торган алымнар.(ике телне бер берсе белән чагыштыруы)

Проект эшенең гамәли әһәмияте хезмәттә китерелгән материалның татар теле дәресләрен алып баручы мөгаллимнәр өчен чыганак булып тора алуы белән аңлатыла.

Хезмәтнең структурасы кереш, төп өлеш, йомгаклау, кулланылган әдәбият исемлегеннән, кушымталардан гыйбарәт.

ФДББС буенча дәрес структурасы (төзелеше)

Федераль дәүләт белем бирү стандартлары кысаларында дәрескә әзерләнгәндә укытучы нәрсәләрне исәптә тотарга тиеш соң?

Иң беренче дәрес этапларының  конструкциясен төзү мөһим.

  • Уку материалының темасын

  • Теманың дидактик максатын

  • Дәреснең дидактик максатының тибын,

  • Дәрес тибын ачыклау:

    1. Яңа белемнәрне өйрәнү һәм беренчел ныгыту

    2. Яңа белемнәрне ныгыту

    3. Белем, осталык һәм күнекмәләрне комплекслы куллану

    4. Белемнәрне гомумиләштерү һәм системалаштыру

    5. Укучыларның белем, осталык һәм күнекмәләрен тикшерү, бәяләү, төзәтмәләр кертү.

  • Дәрес структурасын уйлау

  • Дәресне җиһазлау

  • Уку материалының эчтәлеген сайлау

  • Укыту методларын сайлау

  • Педагогик эшчәнлекне оештыруның формаларын сайлау

  • Белем, осталык һәм күнекмәләрне бәяләү

  • Дәреснең рефлексиясе.

Һәр дәреснең үз структурасы бар.

Татар теле дәресенең технологик картасы турында гомуми мәгълүмат 

Дәреснең технологик картасы – дәресне сыйфатлы һәм нәтиҗәле итеп укытуны тәэмин итәрдәй методик эшчәнлекнең заманча формасы, дәрес сценариенең гомуми – график формадагы чагылышы, аны проектлаштыруның нигезе, ФДБС таләпләре буенча төп белем бирү программасында каралган нәтиҗәләргә ирешү мөмкинлеге. Бу термин мәгариф системасына җитештерү өлкәсеннән кергән.

Яңа белем бирү стандартының нигезен шәхес үсешен тәэмин итә торган системалы-эшчәнлекле юнәлеш тәшкил итә. Димәк укыту процессы укучының гомуми мәдәни, шәхси, танып белү ягыннан үсешенә ярдәм итәргә һәм, иң мөһиме, аны белем алуга өйрәтүгә нигезләнергә тиеш. Белем бирү нәтиҗәле булсын өчен, укытучыга дәресне алдан дөрес итеп планлаштыру һәм төзү кирәк. Дәресенең технологик картасы аның төзелешен билгели, чөнки анда укучы белән укытучы эшчәнлеге генә түгел, бәлки көтелгән белем нәтиҗәләре дә чагылыш таба.

Технологик картаның асылы: танып-белү процессын технология дәрәҗәсендә - укытучының да , укучыларның да гамәлләрен проектлаштыру һәм төзү, күзаллау, бәян итү. Технологик карта эшләү дәресне детальләп күзалларга ярдәм итә, нәтиҗәлелекне гарантияли.

Яңа белемнәрне үзләштерү дәресенең структурасы

1)    Оештыру этабы.

2)    Дәрескә максат һәм бурычлар кую. Укучыларның уку эшчәнлеген мотивлаштыру.

3)    Белемнәрне актуальләштерү.

4)    Яңа белемнәрне беренчел үзләштерү.

5)    Яңа белемнәрне үзләштерүне тикшерү.

6)    Яңа белемнәрне ныгыту.

7)    Өй эше турында мәгълүмат, аны үтәү буенча күрсәтмә бирү.

8)    Рефлексия (дәрескә йомгак ясау).

Белем һәм күнекмәләрне комплекслы куллану дәресенең структурасы (ныгыту дәресе)

1)     Оештыру этабы.

2)    Өй эше тикшерү. Укучыларның  терәк белемнәрен  яңадан барлау һәм төзәтмәләр кертү. Белемнәрне актуальләштерү.

3)    Дәрескә максат һәм бурычлар кую. Укучыларның уку эшчәнлеген мотивлаштыру.

4)    Беренчел ныгыту:

- таныш ситуациядә (типлаштырылган)

- үзгәртелгән ситуациядә (конструктив)

5)  Белемнәрне яңа ситуациядә иҗади куллану һәм эзләп табу (проблемалы биремнәр)

6) Өй эше турында мәгълүмат, аны үтәү буенча күрсәтмә бирү.

7)    Рефлексия (дәрескә йомгак ясау).

Белем һәм күнекмәләрне актуальләштерү дәресенең  структурасы

(кабатлау дәресе).

1. Оештыру этабы.

2. Өй эше тикшерү. Куелган бурычларны  иҗади чишү өчен кирәкле  белем һәм күнекмәләрне  яңадан барлау һәм төзәтмәләр кертү.

3. Дәрескә максат һәм бурычлар кую. Укучыларның уку эшчәнлеген мотивлаштыру.

4. Белемнәрне актуальләштерү:

- контроль дәрескә әзерлек максатыннан;

- яңа теманы өйрәнүгә әзерлек максатыннан.

5. Белем һәм осталыкларны яңа ситуациядә куллану.

6. Белемнәрне гомумиләштерү һәм системалаштыру.

7. Үзләштерү дәрәҗәсен ачыклау. Җибәрелгән хаталар буенча фикер алышу һәм төзәтмәләр кертү.

8. Өй эше турында мәгълүмат, аны үтәү буенча күрсәтмә бирү.

9.Рефлексия (дәрескә йомгак ясау).

 

Белем һәм осталыкларны  системалаштыру дәресенең структурасы

1. Оештыру этабы.

2. Дәрескә максат һәм бурычлар кую.  Укучыларның уку эшчәнлеген мотивлаштыру.

3. Белемнәрне актуальләштерү.

4. Белемнәрне гомумиләштерү һәм системалаштыру.

Укучыларны гомумиләштерелгән эшчәнлеккә  әзерләү.

Тиешле дәрәҗәдә яңадан үзләштерү (үзгәртелгән сораулар белән).

5. Белем һәм осталыкларны яңа ситуациядә куллану.

6. Үзләштерү дәрәҗәсен тикшерү, җибәрелгән хаталар буенча фикерләшү һәм аларны төзәтү.

7. Рефлексия (дәрескә нәтиҗә ясау).

Эшчәнлеккә нәтиҗә ясау, өйрәнелгән материалны анализлау.

Белем һәм осталыкларны контрольләштерү дәресенең структурасы.

1. Оештыру этабы.

2. Дәрескә максат һәм бурычлар кую.  Укучыларның уку эшчәнлеген мотивлаштыру.

3. Белем, осталык һәм күнекмәләрне тикшерү ( биремнәр күләме һәм авырлык дәрәҗәсе буенча программага һәм һәр укучының белем дәрәҗәсенә туры килергә тиеш).

Контроль дәресләрнең формалары:

- язма контроль;

- телдән һәм язма контроль аралаштырып бирелгән булырга мөмкин.

4. Рефлексия (дәрескә нәтиҗә ясау)

Белем, осталык һәм күнекмәләргә төзәтмәләр кертү дәресенең структурасы

1. Оештыру этабы.

2. Дәрескә максат һәм бурычлар кую.  Укучыларның уку эшчәнлеген мотивлаштыру.

3. Белем, осталык һәм күнекмәләрне диагностикалауның нәтиҗәләре. Укучыларның белем һәм күнекмәләрендәге хаталарны ачыклау, аларны юкка чыгару юлларын, белем һәм осталыкларын камилләштерү.

Диагностика нәтиҗәләре буенча укытучы коллектив, төркемнәрдә һәм индивидуаль эшләү алымнарын планлаштыра.

4. Өй эше турында мәгълүмат, аны үтәү буенча күрсәтмә бирү.

5.Рефлексия (дәрескә йомгак ясау).


Катнаш дәрес структурасы

1)    Оештыру этабы.

2)    Дәрескә максат һәм бурычлар кую. Укучыларның уку эшчәнлеген мотивлаштыру.

3)    Белемнәрне актуальләштерү.

4)    Яңа белемнәрне беренчел үзләштерү.

5)     Яңа белемнәрне үзләштерүне беренчел тикшерү.

6)    Беренчел ныгыту.

7)    Үзләштерү дәрәҗәсен тикшерү, җибәрелгән хаталар буенча фикер алышу һәм төзәтүләр кертү.

8)    Өй эше турында мәгълүмат, аны үтәү буенча күрсәтмә бирү.

9)    Рефлексия (дәрескә йомгак ясау).



















5 сыйныф татр теле дәресенең технологик картасы

Без проект эшебездә 5 сыйныфның татар теле дәресенә технологик карта төзүне алдык. 5 нче сыйныф өчен "Татар теле " курсының календарь –тематик планы Федераль дәүләт белем бирү стандартларының таләпләренә туры китереп, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан рөхсәт ителгән Татарстан Республикасы Мәгариф һәм Фән министрлыгы тарафыннан тәкъдим ителгән “Урта (тулы) гомуми белем бирү мәктәбендә рус телле балаларга татар телен коммуникатив технология нигезендә укыту программасы”на, (төзүче-авторлары: Р.З. Хәйдәрова, Р.Л. Малафеева. - Казан, 2014.), 5 нче сыйныф өчен Р.З.Хәйдарова тарафыннан эшләнгән (Казан: “Татарстан китап нәшрияты”, 2011.), Татарстанның Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан тәкъдим ителгән дәреслеккә нигезләнеп төзелде.



Уку предметы: татар теле

Сыйныф: 5

УМК: автор Хәйдәрова Р.З.

Дәреснең темасы: «Сыйфатның чагыштыру дәрәҗәсе»

Дәреснең тибы: яңа материалны үзләштерү

Максат:

Дидактик( яңа белемнәр бирү): 1.  Укучыларның сыйфат сүз төркеме турында белемнәрен ныгыту, сыйфатның чагыштыру  дәрәҗәсенең  кушымчалары  белән таныштыру; предмет билгеләрен  чагыштырып,  укучыларның фикер  йөртә  белү  сәләтләрен  үстерүне  дәвам  итү.

2.Логик  фикерләү,  уйлау  сәләтен,  уку  активлыгын,  мөстәкыйльлеген,  диалогик,  монологик  сөйләмне  үстерү.

3.Туган  телгә, табигатькә, туган  якка  мәхәббәт  хисен  тәрбияләү.

Тәрбияви: әдәплелек кагыйдәләренә, ярдәмләшеп яшәү, итәгатьлелеккә өйрәтү.

Планлаштырылган нәтиҗәләр:

Предметара нәтиҗәләр:

регулятив: - уку бурычларын кую;

- барлыкка килгән ситуациядә ориентлаша белү;

- үз фикереңне төгәл җиткерү;

- нәтиҗәләр формалаштыру;

танып белү: − язма һәм телдән сөйләмдә үз фикерләреңне формалаштыра белү;

тиешле мәгълүматны табу һәм аерып алу;

коммуникатив: − үз карашыңны, фикереңне формалаштыру;

бердәм эшчәнлектә уртак нәтиҗәгә килә белү;

иптәшеңнең җавабын тыңлый белү;

шәхси нәтиҗәләр: - иптәшеңне тыңлап, фикереңне тулы һәм аңлаешлы итеп әйтеп бирә белү;

- фикереңне дәлилли белү.

Предметара бәйләнеш: чуваш теле дәресе, татар теле дәресе;

Җиһазлау: 1. Дәреслек: Р. З. Хәйдәрова, Г. М. Әхмәтҗанова, Татар теле. 5 нче сыйныф рус балалары өчен татар теле һәм уку дәреслеге. Казан, “Татармультфильм” нәшрияты, 2014, компьютер, презентация.



Дәрес этаплары


Дәрес этабының максаты


Укытучы эшчәнлеге


Укучы эшчәнлеге


Универсаль уку гамәлләре (УУГ)


Оештыру. Эшчәнлеккә мотивлашты

ру

Укытучы өчен максат:

психологик уңай халәт барлыкка китерү.





Балаларда яхшы кәеф, эшлисе килү теләге тудыру.


- Исәнмесез, балалар! Бер-бе­ребезгә яхшы кәеф, күңел күтәрен­келеге теләп, дәресен башлап җибәрик.

II Актуальләштерү.

-         Бүген сыйныфта  кем  кизү?

-         Укучылар,  бүген  көн  нинди?

-         Яз  көне  тагын  нинди  көннәр  була?

-         Язын  буранлы,  карлы, болытлы,  җилле  көннәр дә  була.

-         Бүген  ничәсе?

-         Март  ае  елның  кайсы  фасылына  керә?

-         Яз  айларын  санагыз  әле.

-         Яз  көне  табигаьтә нинди  үзгәрешләр  була?




Укучыларның исәнләшүе

Дежур укучының чыгышы:


-Исәнмесез, укытучы апа һәм хөрмәтле кунаклар! Мин бүген дежур, сыйныфта барлык укучылар да бар, без дәрескә әзер!

Мин сезгә яхшы кәеф, уңышлар, ә үзебезгә яхшы билгеләр телим.


Бүген  көн  кояшлы, салкынча,  җилсез











Коммуникатив: сыйныфташлар һәм укытучы белән уку эшчәнлеген оештыруда хезмәттәшлек итү

Шәхси: үзмаксат кую










Регулятив: алда торган мәсьәләне билгеләү, чишү юлларын фаразлау

Комуникатив: тыңлый, тыңлаганын кабул итә, үз фикерен әйтә белү .

Дәрескә максат кую, укучыларда белем алуга омтылыш тәрбияләү.

































Белем һәм күнекмәләрен формалаштыру





























Ике телнең сыйфатларын чагыштырып истә калдыру

Укытучы өчен максат: элек үзләштергән сүзләрне, белемнәрне мөстәкыйль рәвештә искә төшерү мөмкинлеге булдыру.Дәрес темасын ачыклауга юнәлеш бирү.


Укучылар өчен максат: үткән дәресләрдә өйрәнгән сүзләрне искә төшерү, рәсем буенча бәйләнешле җөмләләр төзү.










































III Уку мәсьәләсен кую.

- Хәзер  табышмакларны  укып, җавапларын  тактага  языгыз.

    1.Аягы юк,кулы юк.
       Ишек ачуга өй эченә йөгерә.
       Бу ни була,кем белә? ( Суык)
   2.Җәен дә,кышын да ямь-яшел.(Чыршы)
    3.Агач башында көмеш алка. ( Ай)

     4. Язын дөньяга килә,

         Көзен саргаеп үлә. (Яфрак)

            5.Ашамый, эчми,

          Көне – төне эшли. ( Сәгать)

        6.Өй эчендә базым бар,

         Баз эчендә бозым бар.

        Керер идем – сыялмыйм ,

        Бозларында шуалмыйм.  ( Суыткыч)


- Нинди сүз килеп чыкты?

- Шигырьне укыгыз һәм сыйфатларны табыгыз.

- Нинди сыйфатлар таптыгыз?

- Әйдәгез чуваш теленә тәрҗемә итик әле, балалар.




-Балалар, карагыз әле, күнелләрәк сүзенә нинди кушымча ялганган?

-Ул нәрсәне аңлата?


- Укучылар, ничек уйлыйсыз, бу сүзләрнең бүгенге дәресебездә нинди катнашы бар икән?  

 - Бүген дәрестә сыйфат  сүз төркеме белән танышуны дәвам итербез.



  Дәрестә “Ромашка” уены уйнаячакбыз. Ромашка таҗларында саннар язылган,  тәртип буенча алып биремне укырбыз һәм эшләрбез.

  -Әйдәгез ромашканың 1нче таҗын алыйк.













Нәтиҗә

-Бу сыйфатның нинди дәрәҗәсе?

-Гади дәрәҗә нәрсәне белдерә?

-   Укучылар, баганадагы сүзләр аерыламы? Ничек аерыла? ( икенче баганада –рак/-рәк кушымчалары бар)

-  Димәк, сыйфатларның чагыштыру дәрәҗәсе –рак/рәк кушымчалары ярдәмендә ясала.

- Чуваш телендәге нинди сыйфат дәрәҗәсенә охшаган?

- Кушымчалары нинди?

- Рәсемнәргә карыйк әле балалар, һәм бу сүзләрне әйтик.







- Эйдәгез, балалар, татар телендә hәм чуваш телендә әйтеп карыйк әле



















- Димәк балалар татар телендә чагыштыру дәрәҗәсенен кушымчалары нинди?

- Ә чуваш телендә?





















Физкультминутка

Сазлыктагы бакалар Бик иртәуяндылар. Бата-калка,бата-калка Битләрен дәюдылар.

Аннан ары зарядкага

Тезелешеп бастылар:

Уңга-сулга,уңга-сулга

Алга-артка,алга-артка

Утырдылар,тордыла

Сузылып киерелделәр,

Дәрескә тотындылар.






С

у

ы

к

 

Ч

Ы

Р

Ш

Ы

 

А

Й

 

 

Я

Ф

Р

А

К

С

Ә

Г

А

Т

Ь

 

С

У

Ы

Т

К

Ы

Ч





















- Сыйфат.


Кыш вакыты матур,

Ак карлары белән.

Кыш айларын бик яратам,

Ләкин яз күңеллерәк.


Матур – матур

Ак – шурǎ

Күңеллерәк - савǎнǎçлǎрах




-Чагыштыруны.













1 нче бирем(Тактада исемнәр(сущ.) бирелгән, аларга туры килгән сыйфатларны языгыз)


Бала (чибәр бала)

Укучы (тәртипле укучы)

Көн (озын көн)

Болыт (соры болыт)

Кар (ак кар)

Малай (тырыш малай)         

Суган (ачы суган)



-гади


(предметның гадәти билгесен)


(Тактада сыйфатлар язылган: беренче баганада гади дәрәҗәдәге сыйфатлар, икенче баганада чагыштыру дәрәҗәсендә  бирелгән)












- Танлаштару степене



- рах/-рех


Слайд. 2 нче бирем Кечкенә - кечкенәрәк,

матур – матуррак, кызыл – кызылрак, биек – биегрәк.



2 нче бирем(Бирелгән сыйфатларны чагыштыру дәрәҗәсендә яз.1-2 җөмлә төзе) 1 укучы такта янында эшли.

Җылы(җылырак),

ǎшǎ(ǎшǎрах)

күңелле(күңеллерәк),

савǎнǎçла(савǎнǎçларах

зәңгәр(зәңгәррәк),

кǎвак(кǎвакрах)

озын(озынрак),

вǎрǎм(вǎрǎмрах0

якты(яктырак),

çутǎ(çутǎрах)

зур(зуррак),

пысǎк(пысǎкрах)

кечкенә(кечкенәрәк),

печекçе(печекçерех)

баллы(баллырак)

пылак(пылакрах)




-рак/-рәк



-рах/-рәх


3 нче бирем(Антоним  сыйфатлар өстәп,  җөмләләрне  әйтеп  бетер).

  Кышын  көн  кыска,  ә  төн ....

  Җәен  көн  аяз,  ә  көзен  ... .

   Күп  укыган  бала  белемле,  ә  аз  укыган  ... .

   Китап  калын,  ә  дәфтәр  ... .

   Алма  баллы,  ә  лимон  ... .

   Кар  йомшак,  ә  боз  ... .

   Шикәр  ак,  ә  күмер  ... .


Танып белү УГ формалаштыру: максатлар кую; максатка ирешү юлларын планлаштыру;

Регулятив: кагыйдәләрне, күрсәтмәләрне истә тотып гамәлләр кылу

Коммуникатив: тыңлый белү һәм коллектив фикер алышуда катнашу.

























Танып белү: китапханә ресурсларын кулланып, киңәйтелгән мәгълүматны эзләү; текстларны структуралаштыру; текстның төп фикерен, тасвирланган вакыйгаларның эзлеклелеген төзү;



Танып-белү эшчәнлеге.


































VI.Ныгыту

    Группалы эш.

Кышның бик матур көне. Ак күбәләктәй карлар җир өстенә куналар.Зәп-зәнгәр күк йөзен болыт каплап ала. Кар балаларның алсу битләренә, кара керфекләренә куна.Ә чана шуучы балалар шуңа куана.

5 нче бирем(Сыйфат дәрәҗәләрен  таблица буенча билгелә)

Матур, тәртиплерәк, түгәрәк, ачы, тозлырак, матуррак, усал, хәйләкәр, алсу зуррак, белемлерәк, көчле

ГАДИ

ЧАГЫШТЫРУ

 

 

 


6 нчы бирем(Сүзтезмәләрне татарчага тәрҗемә итеп яз. 2 җөмлә төзе)

Красивое платье, жаркое лето, умная девочка, ленивый кот, мелкий
дождь, холодный день, широкая река, прямая улица.



7 нче бирем  Группалы эш.

1 группа- Тиешле сыйфатларны куеп, җөмләләрне күчереп яз.

... ... көн. Болында ... , ... чәчәкләр үсә. ... күктә ... кошлар сайрый.
... үлән арасында ... җиләкләр үсеп утыра. Нинди ... вакыт.

Сыйфатлар:кызыл, зәңгәр, ак, җәйге, җылы, төрле-төрле, аяз, күңелле, яшел.

2 группа -“Артык сүзне тап”.
Кыяр, яфрак, яшел, агач.
Алма, карбыз, җиләк, тәмле. 
Эшчән, кыз, укучы, малай.
Җил, кояш, кар, кечкенә.
Дәфтәр, каләм, китап, чибәр. 
Сыер, кәҗә, кызыл, сарык.
Кишер, зур, чөгендер, кәбестә.

VII.Тест  биремнәре.

1.     Тәрҗемә  итегез - сыйфат:

А) существительное

Ә) прилагательное

Б) глагол

2. Сыйфат  нәрсәне  белдерә?

      А) предметны

      Ә) предметның билгесен

     3. Сыйфат  нинди  сорауларга  җавап   бирә?

        А) нишли?

         Ә) кем? нәрсә?

         Б) нинди?

   4.Бу  сыйфатларның  кайсысы   характерны  белдерә?

            А) көләч

            Ә) озын

             Б) җилле

  5. Сыйфатларны  тап :

   А) малай, куян, сыерчык

   Ә) хәйләкәр, эшчән, язгы.

    Б) эшли, елмая, йөгерә.





4 нче бирем(Бирелгән тексттан төрле дәрәҗәдәге сыйфатларны тап, астына сыз)

Матур,ак,зәп-зәнгәр,алсу,кара.







5 нче бирем(Сыйфат дәрәҗәләрен  таблица буенча билгелә)

Гади

Чагыштыру

 Матур

Түгәрәк

Ачы

Усал

Хәйләкәр

Көчле

тәртиплерәк

тозлырак,

алсу зуррак матуррак

белемлерәк



Матур күлмәк

Эссе җәй

Акыллы кыз

Ялкау песи

Вак янгыр

Салкын көн

Кин елга

Туры урам





Җәйге ңылы көн. Болында ак,зәнгәр чәчәкләр үсә. Аяз күктә төрле төрле кошлар сайрый. Яшел үлән арасында кызыл җиләкләр үсеп утыра. Нинди күнелле вакыт.







Танып белү УУГ: гомумиләштерү; уку мәсьәләсен чишүдә логик фикерләү, урынлы сүзләрне куллану нигезендә диалогик

сөйләм формалаштыру

Коммуникатив: тыңлау, ишетү һәм ишеткәнне үз фикере белән чагыштыру,үз фикереңне тулы һәм төгәл итеп әйтә белү

Регулятив: үз эшчәнлегеңне контрольгә алу

















Уку эшчәнлеген йомгаклау. Рефлексия.

Укытучы өчен максат. дәрестәге эшчәнлекне анализлау, белемнәрне бәяләү һәм киләчәккә перспектива билгеләү.


Укучылар өчен максат: үз фикереңне дәлилләү, дәрестә алган белемнәрнең әһәмиятен аңлау, аларны киләчәктә куллана белү.

1.     Нинди тема үтелде?

2.     Сыйфатларның чагыштыру дәрәҗәсе ничек ясала?





Шәхси: үз мөмкинлекләреңне белү-белмәү чикләрен чамалау

Танып белү: фикерләүдә логик чылбыр төзү

регулятив: эшләнгән эшнең сыйфатын һәм дәрәҗәсен билгеләү, килешүләр ярдәмендә проблемалы ситуацияләрдән чыгу;

Коммуникатив: күршең белән хезмәттәшлек итү.


Өй эше.

Укытучы өчен максат: өй эшен хәбәр итү, аны башкару ысулын аңлату.

Укучылар өчен максат: өй эшен дөрес башкару.

Дәреслек: 1. № 4, 116 бит, сыйфатлар белән 5-6 җөмлә төзергә.

2. Шагыйрь М. Әгъламовның шигыреннән сыйфатларны табып чагыштыру дәрәҗәсенә куеп языгыз.

3. Чагыштыру дәрәҗәләрен кулланып диолог төзергә.



Метапредмет

(УУГ)

регулятив:

-үз эшчәнлегең белән идарә итү, өй эшен сайлаганда дөрес карар кабул итү белү



































Йомгаклау

Безнең мәктәпләр этнокультуралы компонентлы программа буенча эшли: балалар 4 тел өйрәнәләр – рус, чуваш, татар һәм инглиз телләре. Татар теле һәм әдәбияты дәресләре атнага берәр сәгать була. Чуваш балаларына татар теле укыту укытучыдан тагын да зур тырышлык, эшне дөрес оештыруны сорый. Безнең укучыларыбыз да төрле конкурсларда катнашып призлы урыннарга ия булдылар. Һәр баланың актив эшләвенә ирешү өчен дәресләрдә үстерелешле укыту технологиясен, күптөрле индивидуаль карточка-биремнәрдән, күрсәтмә әсбаплардан дидактик материаллардан куллану нәтиҗәле була дип уйлым. Укучыларның уйлау, танып-белү эшчәнлеген активлаштыруга зур әһәмият бирәм.

Чуваш балаларын татарча сөйләшергә өйрәтер өчен, үзара аралаша алсыннар өчен төрле алымнарны кулланабыз. Бу юнәлештә безгә “Татар теле һәм әдәбияты укытучысының өстәл китабы” бик зур булышчы булып тора. Без системалы рәвештә укучының сөйләме өстендә эшләү, текстның эчтәлеген сөйләгәндә дөрес итеп фикерли белергә өйрәтү, төрле дидактик уеннар аша сүзлек запасын баету максаты куябыз. Бала бу яшьтә төрлечә фикерли ала. Шуңа да төрле КВН, ярышлар уздыру балаларның логик фикерләү сәләтен арттыралар. Эш төрләренең яңартылып торуы укучыларның дәрескә кызыксынуларын арттыра. Дәресләрнең нәтиҗәлелеген арттыруда компьютер яки мәгълүмати технологияләр аерым урын алып тора. Татар теле һәм әдәбияты дәресләрен кызыксынучан, нәтиҗәле, файдалы итүдә уку-укытуның сыйфатын яхшыртуда мәгълүмати технологияләрдән, аерым алганда Microsoft Word, Microsoft Power Point программалары, электрон почта, интернет челтәрләреннән файдалануның мөмкинлекләре зур дип саныйбыз. Һәр компьютерда туган телебездә эшләргә һәм белем алырга мөмкинлек бар, барлык компьютерларга татарча шрифтлар программасы кертелгән, интернетка тоташтырылган. Мультимедия технологиясе слайд-иллюстрацияләр күрсәтергә, читтән торып экскурсия үткәрергә, бирелгән темага проект эшләргә һәм аны якларга мөмкинлек бирә. Эш күрсәткечләренә килгәндә Натальяның укучылары 3 ел рәттән(2013-2016) район олимпиадаларында призлы урыннар яулап килделәр. Тәнзиләнең БРТннан билгеләр рйон күрсәткечләреннән югарырак булды. Үзебез сайлаган хезмәт юлыбызда дөрес һәм нәтиҗәле хезмәт куюыбызга, безгә алга таба да эшләргә көч, дәрт өсти, татар теленең киләчәге барлыгына өметне сүндермичә яшәргә дәрман бирә. Куйган хезмәтебез бушка китмәсә иде!..





















Кулланылган әдәбият

1. Татарстан Республикасы Мәгариф һәм Фән министрлыгы тарафыннан расланган “Рус мәктәпләрендәге рус телендә сөйләшүче балаларга татар телен һәм әдәбиятын укыту гомуми белем бирүнең дәүләт стандарты”. Казан, 2008.

2. Татарстан Республикасы Мәгариф һәм Фән министрлыгы тарафыннан тәкъдим ителгән “Урта (тулы) гомуми белем бирү мәктәбендә рус телле балаларга татар телен коммуникатив технология нигезендә укыту программасы”, төзүче-авторлары: Р.З. Хәйдәрова, Р.Л. Малафеева. - Казан, 2014.

3. Дәреслек: Күңелле татар теле, 5 нче сыйныф. Хәйдәрова Р.З., Г.М. Ахметзянова. – Казан, “Татармультфильм”

4. Сәгъдиева И.Т., Нәзирова Ф. В. Сыйфатлы белем бирүдә информацион технологияләр кулану. -Казан, 2009.



Интернет-ресурслар:

ФДББС ның рәсми сайты: http:// standart.edu.ru

http://www openclass.ru (технологик карта төзү)

www shkola 5.ru (технологик карта үрнәге)

http:// tea4er.ru (гади технологик карта үрнәге)

http:// iyazyki.ru 2013/06/design-modellesson (дәресне проектлаштыру)














Диагностик материал

1.     Тәрҗемә  итегез - сыйфат:

А) существительное

Ә) прилагательное

Б) глагол

2. Сыйфат  нәрсәне  белдерә?

А) предметны

Ә) предметның билгесен

3. Сыйфат  нинди  сорауларга  җавап   бирә?

А) нишли?

Ә) кем? нәрсә?

Б) нинди?

4.Бу  сыйфатларның  кайсысы   характерны  белдерә?

А) көләч

Ә) озын

Б) җилле

5. Сыйфатларны  тап:

А) малай, куян, сыерчык

Ә) хәйләкәр, эшчән, язгы.

Б) эшли, елмая, йөгерә.



12




Подайте заявку сейчас на любой интересующий Вас курс переподготовки, чтобы получить диплом со скидкой 50% уже осенью 2017 года.


Выберите специальность, которую Вы хотите получить:

Обучение проходит дистанционно на сайте проекта "Инфоурок".
По итогам обучения слушателям выдаются печатные дипломы установленного образца.

ПЕРЕЙТИ В КАТАЛОГ КУРСОВ

Автор
Дата добавления 31.10.2016
Раздел Другое
Подраздел Другие методич. материалы
Просмотров71
Номер материала ДБ-304159
Получить свидетельство о публикации
Похожие материалы

Включите уведомления прямо сейчас и мы сразу сообщим Вам о важных новостях. Не волнуйтесь, мы будем отправлять только самое главное.
Специальное предложение
Вверх