Добавить материал и получить бесплатное свидетельство о публикации в СМИ
Эл. №ФС77-60625 от 20.01.2015
Инфоурок / Другое / Конспекты / Проектная работа Тема: «Укучылар өчен татар теле һәм әдәбиятыннан проект эшләр тематикасы (эш тәҗрибәсеннән чыгып)»
ВНИМАНИЮ ВСЕХ УЧИТЕЛЕЙ: согласно Федеральному закону № 313-ФЗ все педагоги должны пройти обучение навыкам оказания первой помощи.

Дистанционный курс "Оказание первой помощи детям и взрослым" от проекта "Инфоурок" даёт Вам возможность привести свои знания в соответствие с требованиями закона и получить удостоверение о повышении квалификации установленного образца (180 часов). Начало обучения новой группы: 26 апреля.

Подать заявку на курс
  • Другое

Проектная работа Тема: «Укучылар өчен татар теле һәм әдәбиятыннан проект эшләр тематикасы (эш тәҗрибәсеннән чыгып)»

библиотека
материалов

ӨСТӘМӘ ПРОФЕССИОНАЛЬ БЕЛЕМ БИРҮ ДӘҮЛӘТ АВТОНОМ МӘГАРИФ УЧРЕЖДЕНИЕСЕ

«Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты»





Проект эше

Тема: «Укучылар өчен татар теле һәм әдәбиятыннан проект эшләр тематикасы (эш тәҗрибәсеннән чыгып)»



«Татар телен (туган тел/дәүләт теле буларак) һәм әдәбиятын укыту методикасына, эчтәлегенә таләпләр» темасы буенча белем күтәрү курслары кысаларында




Башкарды: Миниәхмәтова

Альбина Равил кызы

Эш урыны: Яшел Үзән шәһәре

МБОУ «3 нче гимназия»

Проект эше яклауга кертелде

Проект эшенең җитәкчесе:

Мөхәрләмова Гөлназ Нурфат кызы

«______» ____________2015 ел





Казан

2015

Эчтәлек

Кереш өлеш..........................................................................................................................3

I. Төп өлеш............................................................................................................................4

1.1. Проект методының эчтәлеге......................................................................................4

1.2. Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә кулланыла торган проектлар..............4

1.3. Укучыларны проект эшчәнлегенә өйрәтү...............................................................5

Йомгаклау.............................................................................................................................6

Кулланылган әдәбият.........................................................................................................7

Кушымта...............................................................................................................................8

1.1. Әдәби-музыкаль кичә «Безгә сугыш кирәкми»…………………………….....11









КЕРЕШ ӨЛЕШ

Дәүләтнең мәгариф учреждениеләре алдына куйган мөһим бурычларның берсе – укучыларга сыйфатлы белем бирү.

Дәрес – мәктәптә белем бирүнең төп формасы. Бу - беренчедән. Икенчедән, педагогик тәҗрибә һәм педагогика фәне үсә барган саен дәрес камилләшә. Белем эчтәлеген фәнни эшкәртү һәм аның укучылар тарафыннан үзләштерелүен билгеләү – дәресне камилләштерүнең төп шарты. Белем бирүнең нәтиҗәлелеген күтәрү укыту процессының яңа, тагын да нәтиҗәлерәк технологияләрне эзләүне таләп итә.

Яңа педагогик технологияләрнең төп максаты: белемле, тәрбияле, тормышта үз юлын табарга әзерлекле, тиешле карар кабул итә белгән шәхес тәрбияли. Бүген без шундый технологияләрнең берсе булган – проектлар технологиясе турында сөйләшербез.

Проектның актуальлеге : шунда, чөнки бу метод укучыларны өйрәнгән белемнәрен гамәли куллана белүләренә, мәглүмати тирәлектә ориентлаша белүгә, иҗади фикерләү сәләтләренә нигезләнә.

Проетның максаты шунлыктан гыйбарәт: эшчәнлекне тирәнрәк өйрәнү, бу мәсъәләне өйрәнүнең бүгенге көн өчен әһәмиятле булуын аңлау.

Проекттан түбәндәге нәтиҗәләрне көтәргә мөмкин: коллективта да мөстәкыйль эшли алу; йөкләнгән вазифаларны үти белү; йөкләнгән эшкә җаваплы карау; аралаша белү; тупланган тәҗрибәне өйрәнү; ирешелгән уңышларны, уңышсызлыкларны күрә белү.










I.ТӨП ӨЛЕШ

1.1. Проект методының эчтәлеге

Татар теле һәм әдәбиятын укытуда кулланылучы инновацион технологияләр арасында проектлар методы әһәмиятле урын алып тора. Бу методлар белән эшләгәндә, укучылар актив рәвештә уйлау, фикерләү эшчәнлегенә тартылалар.

Проект сүзе өч мәгънәне аңлата:

1) нинди дә булса механизмның яки корылманың әзер планы;

2) нинди дә булса документның алдан әзерләнгән тексты;

3) теләгеңне тормышка ашыру планы.

Элек проект сүзе техника өлкәсендә генә кулланылган булса, хәзер музыка, театр, әдәбият, бизнес өлкәләрендә дә теләгеңне тормышка ашыру планы буларак кулланыла.

1.2. Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә кулланыла торган проектлар

Татар теле һәм әдәбиятын өйрәнгәндә, түбәндәге төрдәге проектларны кулланып була:

тикшеренү (хезмәтнең актуальлеген нигезләү, тикшеренүнең максаты әйтү, бурычлар кую, аларны чишү юлларын күрсәтү);

иҗади (кичә яки бәйрәм үткәрү өчен сценарий төзү, мәкалә язу һ.б.);

гамәли юнәлешле (һәр укучының, төркемнең бөтен эшчәнлеген яхшы нәтиҗәләргә ирешү максатыннан чыгып планлаштыру);

мәгълүмати (темага караган мәгълүматларны җыю, аларны катнашучыларга тәкъдим итү, фикер алышу, йомгаклау);

предметара (берничә предметка нигезләнү).

Проект методы укытучы һәм укучыларның яхшы әзерлеген, сыйныфның һәм иҗади төркемнәрнең үзара килешеп эшләүләрен таләп итә. Проект турында сөйләшүдә катнашып, укытучы да тигез хокуклы фикердәшкә, ярдәмчегә әйләнә. Проектны гамәлгә ашыру барышында укучылар әйләнә-тирәдәгеләр белән уртак тел табып эшләргә, фикерләрен дәлилләргә өйрәнә.

Проект эшчәнлегенең бурычлары:

- укучыларда интеллектуаль һәм гомумхезмәт белемнәрен булдыру, аларның хезмәт нәтиҗәләрен күз алдына китереп эшләрлек күнегүләр белән тәэмин итү;

- иҗади фикерләү, мөстәкыйльлек һәм башлап эш итү сәләтен үстерү.

1.3. Укучыларны проект эшчәнлегенә өйрәтү

Проектның темасын укучылар мөстәкыйль рәвештә яки укытучы кушуы буенча сайлыйлар. Проектларны аерым яки иҗади төркемнәрдә эшләргә мөмкин.

Проект буенча эшләү эзлекле алып барыла.

1. Әзерлек этабы:

а) тема сайлау;

ә) күләмен билгеләү;

б) укытучы белән бергә эш планы төзү;

в) укучыны чыганаклар белән эшләргә өйрәтү.

2. Проектны төзү этабы:

а) план буенча эш башкару;

ә) чыганаклар белән эшләү, күргәзмә материаллар туплау.

3. Проектны тормышка ашыру этабы (эшне төгәлләү һәм тикшерү).

4. Йомгаклау этабы (проектны яклау, башкаларны хезмәт нәтиҗәләре белән таныштыру).


Йомгаклау

Педагогика фәнендә укыту-тәрбия процессы сыйфатын үстерергә булышлык итүче технологияләр шактый. Укытучының бурычы – яңалыклар агымында югалып калмыйча, дөрес юнәлеш алу, укытуның һәр этабы өчен уку материалын үзләштерүнең иң уңышлы вариантын кулланып эшләү.

 Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә проектлар методын куллану – укучыларның иҗади сәләтен устерүгә этәргеч булып тора. Укучыларда яңа проектлар эшләү теләге туа һәм фәнгә карата кызыксыну уяна. Иҗади эшчәнлек тәҗрибәсенә ия булган саен укучыларның белем сыйфаты да үсә.


Кулланылган әдәбият

1. М.Сафиуллина «Татар теле һәм әдәбиятын укытуда проектлар методы»

2.Байбородов Л.В., Серебренников Л.Н. Проектная деятельность школьников в разновозрастных группах.-М.: Просвещение, 2013.-174 с.

3.Организация проектной деятельности в образовательном учреждении./Сост. С.Г.Щербакова.-Волгоград: ИТД «Корифей», 2007 г.-96 с.

4.Бычков А.В. Метод проектов в современной школе.-М., 2000.


КУШЫМТА

Таблица 1. Дәрестә проект эшчәнлеге

Проект буенча эшләү этаплары

Максат

Бурычлар

Укытучы эшчәнлеге

Укучы эшчәнлеге

Әзерлек этабы

Укучыларны проект эшчәнлегенә әзерләү

- проектның темасын, максатын һәм проблемасын билгеләү;

- проблеманың әһәмиятен нигезләү;

- проект өстендә эшләү өчен укучыларны, шәхси теләкләрне искә алып, төркемнәргә бүлү

Тема сайлый һәм укучыларга тәкъдим итә;

укучыларга проектның проблемасын, сюжетын, максат һәм бурычларын билгеләргә ярдәм итә; укучыларда кызыксыну уята; куелган максатларны тормышка ашыру юлларын эзләшә; кирәкле белем һәм күнекмәләр бирә

Укытучы белән берлектә теманың актуальлеген билгелиләр; өстәмә мәгълүмат алалар; төркемнәрдә максатка ирешү ресурсларын барлыйлар, куелган максатны тормышка ашыру алымнарын билгелиләр

 

Эшчәнлекне планлашты-ру

Анык гамәлләрен, нәтиҗәләрен, вакытын һәм җаваплы кешеләрен билгеләү

Хәбәр чыганакларын билгеләү; аны җыю һәм туплау; алымнарын барлау; төркемнәрдә вазифаларны бүлү

Укучыларга эш юнәлеше күрсәтә; җыелган мәгълүматны туплау һәм эшкәртүнең төрле ысулларын тәкъдим итә; төркемнәрдә рольләрне бүлүдә ярдәм итә, проектның нәтиҗәләрен күрсәтү формаларын уйлаша

Мәгълүмат эзлиләр, җыялар, тәртипкә китереп анализлыйлар, эшне планлаштыралар; киләчәк нәтиҗәне презентацияләү формасын һәм алымын сайлыйлар; әзерлек һәм планлаштыру этабына үзбәя бирәләр

Проблема-

ны чишү эшчәнлеге

Проектны эшкәртү

Укучыларның төркемнәрдә үзаллы эшләре; башкарылган эшләр буенча фикер алышу

Күзәтә, киңәш бирә, эшчәнлекне җитәкли, укучыларда туган сорауларга җавап бирә, техник куркынычсыз-

лык кагыйдәләрен үтәүне тикшерә

Планлаштырган эшләрне үзаллы башкаралар, кирәк чакта укытучы белән киңәшәләр

Проектны тормышка ашыру

Эшне төгәлләү һәм тикшерү

Анализ юлы белән табылган мәгълүматларны бер бөтенгә берләштерү.

Күзәтә, киңәш бирә, анализ ясауда дөрес юнәлеш күрсәтә, укучыларны уңышка дәртләндерә

Проектны бизиләр, күмәк эшчәнлектә үзләре башкарган эшкә анализ ясыйлар, үз рольләрен бәялиләр, уңышларын һәм кимчелекле якларын ачыклыйлар; нәтиҗә чыгаралар

Проект яклау

Материаллар- ны, нәтиҗәләрне күрсәтү

Презентация материалларын әзерләү, чыгыш әзерләү

Презентацияне оештыра, портфолио әзерләүдә булыша, укучылар белән проект яклауны кабатлый; эксперт роленә керә, отчет кабул итә, нәтиҗә чыгара, бәяли

Проектны яклау формасын сайлыйлар, презентация әзерлиләр, портфолионы тутыруны дәвам итәләр, башкаларны эш нәтиҗәләре белән таныштыралар, сорауларга җавап бирәләр

Проект эшчәнлеге- нең нәтиҗәлә- рен бәяләү этабы

Проект эшчәнлегенң нәтиҗәләрен бәяләү

Проектның нәтиҗәләрен күмәк тикшерү, проект эшчәнлегенә үзанализ

Укучыларның башкарган эшләрен, мөмкинлекләрен бәяли

Эшчәнлекләренә үзбәя бирәләр




1.1Әдәби музыкаль кичә «Безгә сугыш кирәкми»

Максат: укучыларны сугыш һәм тыл ветераннары белән якыннан таныштыру; гражданлык һәм ватанпәрвәрлек хисләре, өлкәннәргә хөрмәт тәрбияләү.

(Аудиоязмада «20 июня. Ровно в 4 часа» җыры (халык сүзләре, Е.Петербургский көе)яңгырый. Көй тына бара. Кичәне укучы кыз башлый.)

Укучы.

Соңгы тапкыр кичә көлде дөнья,

Соңгы тапкыр кояш балкыды.

Таң атмады бүген, көн тумады,

Алды җирне сугыш ялкыны.

1 нче алып баручы. Тынычлык! Барлык кеше өчен иң якын һәм иң изге сүз бу!

2 нче алып баручы. 1941 нче ел, 22 нче июнь. Радио шомлы хәбәр китерә. Фашистлар Германиясе Советлар иленә вәхшиләрчә һөҗүм ясый. Бөек Ватан сугышы башлана.

(Укучы Муса Җәлилнең «Ант» шигырен укый. Ул укыганда, тын гына «Священная война» җырының көе яңгырап тора.)

1 нче алып баручы. Бу сугыш совет халкы өчен азатлык сугышы иде. Беренче көннән үк ул Бөек Ватан сугышы дип аталды. Ә совет-герман фронты Икенче бөтендөнья сугышының төп фронтына әверелде.

1 нче укучы.

Сабый бала йоклый бишектә,

Уяна ул тавыш ишетсә.

Тыныч булсын өчен йокысы,

Матур булсын өчен тормышы.

Сакта тора сизгер егетләр,

Бар да алар лачын кебекләр.

2 нче укучы.

Халык батыр уллар үстерә,

Зур бурычлар йөкләп өстенә.

Җинү яулап көрәш эчендә,

Батыр уллар халкын үстерә.

3 нче укучы.

Бабайлар сугышка киткәннәр,

Бабайлар авыр юл үткәннәр.

Колчакны, Деникин, Махноны,

Врангельне тар-мар иткәннәр.     

4 нче укучы.

Оныклар бәхетле булсын, дип,

Күгебез гел аяз торсын, дип,

Каһарман бабайлар үлгәннәр…

Оныклар шат тормыш корсын, дип.

(Бер укучы Муса Җәлилнең «Кызыл ромашка» шигырен укый.. «Ромашкалар» биюе башкарыла.)

1 нче алып баручы. Гитлерчылар сугыш башында шәһәр, авылларны, завод, фабрикаларны җимереп, кешеләрне вәхшиләрчә талап һәм җәзалап, илебезнең шактый өлешен басып алуга ирештеләр. Гитлер Германиясе безгә каршы бик күп гаскәр һәм корал туплаган иде.

5 нче укучы.

Мин яшәргә телим, минем түгел,

Дошманнарның каны түгелсен.

Бу чокырга кайгы күмелсен.

Мәлгунь немец, нигә килдең безгә?

Үлем сиңа, үлем!.. Ычкынма!

Кайда гына барып сугылсаң да,

Баш очында козгын кычкыра.

(«Салют Сиңа, Муса Җәлил» җыры (татар халык көе һәм сүзләре) башкарыла. Аннан соң бер укучы Фатих Кәримнең «Пионерка Гөлчәчәккә хат» шигырен укый.)

2 нче алып баручы. Совет халкы дошманны җиңү өчен барысын да эшләде. Фронттагылар соңгы сулышларына кадәр көрәштеләр.

6 нчы укучы.

Җилләр!

Туктагыз…

Өй янында үскән яшь топольләр,

Сез дә йоклагыз…

Тавыш чыкмасын!

Сугыштан соң –   бүген – тәүге тапкыр

Карт ветеран тыныч йокласын…

1 нче алып баручы. Тормышның үз законы бар: еш кына яхшылыклар тиз онытыла, ә авырлык, кайгы, хәсрәт хәтердә мәңгегә уелып кала. Шуның өчен дә халкым чиксез булып тоелган 1418 куркыныч көнне бүгендәй хәтерли. Җирдә мәңгелек тынычлык булсын өчен, миллионнар һәлак булды. Шул сәбәпле кайда гына  сугыш турында ишетсәк тә, йөрәкләребез сыкрый, җаныбыз әрни.

7 нче укучы.

Без сугышны үзебез теләмибез,

Була икән –

Каршы тору юлын белербез,

Фронтларга көчле – җимерелмәслек

Корыч колонналар бирербез.

8 нче укучы.

Кирәкми безгә кан кою,

Кирәкми безгә сугыш!

Безнең теләк якты, матур,

Тыныч хезмәт һәм тормыш.

(«Солдатлар» җыры (Р.Вәлиева сүзләре, М.Минһаҗева көе) башкарыла.)

9 нчы укучы.

Таш һәйкәлләр балкый  тыныч кына,

Өйрәнгәннәр алар тынлыкка.

Һәйкәлләргә килик, гөлләр куйыйк –

Һәйкәлләрне тыңлыйк тын гына.

2 нче алып баручы. Әйдәгез, сугыш кырларында ятып калган солдатларны 1 минут тынлык белән искә алыйк.

(1 минут тынлык.)

1 нче алып баручы. Хөрмәтле укытучылар, укучылар һәм килгән кунаклар, ә хәзер сәхнәгә кунагыбызны чакырабыз. (Бөек Ватан сугышы (яки тыл)  ветераны белән әңгәмә уздырыла.)

(Бию башкарыла.)

2 нче алып баручы. Бөек Җиңүгә – 70 ел. Илебез азатлыгы өчен көрәшкән солдатларны онытмыйк, каһарманнарның сугышчан юлын өйрәник, мәктәпләрдә аларга багышлап музейлар ачылсын. Батырлар исеме буыннан-буынга күчә барсын.

Исәннәрнең кадерен белик!

Үлгәннәрнең каберен белик!

10 нчы укучы.

Кирәкми безгә сугыш!

Кеше каны акмасын!

Бу сугыш хатирәләрен

Тарих кына сакласын!

(«Туган илебез» җыры (З.Туфайлова сүзләре, Л.Батыр-Болгари көе башкарыла.)


Автор
Дата добавления 07.12.2015
Раздел Другое
Подраздел Конспекты
Просмотров1137
Номер материала ДВ-237411
Получить свидетельство о публикации

"Инфоурок" приглашает всех педагогов и детей к участию в самой массовой интернет-олимпиаде «Весна 2017» с рекордно низкой оплатой за одного ученика - всего 45 рублей

В олимпиадах "Инфоурок" лучшие условия для учителей и учеников:

1. невероятно низкий размер орг.взноса — всего 58 рублей, из которых 13 рублей остаётся учителю на компенсацию расходов;
2. подходящие по сложности для большинства учеников задания;
3. призовой фонд 1.000.000 рублей для самых активных учителей;
4. официальные наградные документы для учителей бесплатно(от организатора - ООО "Инфоурок" - имеющего образовательную лицензию и свидетельство СМИ) - при участии от 10 учеников
5. бесплатный доступ ко всем видеоурокам проекта "Инфоурок";
6. легко подать заявку, не нужно отправлять ответы в бумажном виде;
7. родителям всех учеников - благодарственные письма от «Инфоурок».
и многое другое...

Подайте заявку сейчас - https://infourok.ru/konkurs


Выберите специальность, которую Вы хотите получить:

Обучение проходит дистанционно на сайте проекта "Инфоурок".
По итогам обучения слушателям выдаются печатные дипломы установленного образца.

ПЕРЕЙТИ В КАТАЛОГ КУРСОВ


Идёт приём заявок на международный конкурс по математике "Весенний марафон" для учеников 1-11 классов и дошкольников

Уникальность конкурса в преимуществах для учителей и учеников:

1. Задания подходят для учеников с любым уровнем знаний;
2. Бесплатные наградные документы для учителей;
3. Невероятно низкий орг.взнос - всего 38 рублей;
4. Публикация рейтинга классов по итогам конкурса;
и многое другое...

Подайте заявку сейчас - https://urokimatematiki.ru

Похожие материалы

Включите уведомления прямо сейчас и мы сразу сообщим Вам о важных новостях. Не волнуйтесь, мы будем отправлять только самое главное.
Специальное предложение
Вверх