Добавить материал и получить бесплатное свидетельство о публикации в СМИ
Эл. №ФС77-60625 от 20.01.2015
Инфоурок / Начальные классы / Другие методич. материалы / Проектная деятельность младших школьников (4 класс)
ВНИМАНИЮ ВСЕХ УЧИТЕЛЕЙ: согласно Федеральному закону № 313-ФЗ все педагоги должны пройти обучение навыкам оказания первой помощи.

Дистанционный курс "Оказание первой помощи детям и взрослым" от проекта "Инфоурок" даёт Вам возможность привести свои знания в соответствие с требованиями закона и получить удостоверение о повышении квалификации установленного образца (180 часов). Начало обучения новой группы: 26 апреля.

Подать заявку на курс
  • Начальные классы

Проектная деятельность младших школьников (4 класс)

библиотека
материалов












БАШЛАНГЫЧ МӘКТӘПТӘ ПРОЕКТ ЭШЧӘНЛЕГЕ

Набиева Зөлфия Мөхәмәтзөфәр кызы


Татарстан Республикасы Кукмара муниципаль районы

Г. Г. Гарифуллин исемендәге Сәрдек-Баш авылы урта гомуми белем бирү мәктәбе” муниципаль бюджет мәгариф учреждениесенең

Яңа Сәрдек авылы филиалы башлангыч сыйныф укытучысы




























Эчтәлек

Кереш өлеш

Төп өлеш

1.Кыскача проект тарихы турында.

2. Проект эшчәнлеге ничек була?

3.Проект методын куллану үрнәге

Йомгаклау

Кулланылган әдәбият

Кушымта

1.Укучыларның чишмәләр турында иҗади эшләре.

2.“Мәкаль җыймыйм,акыл җыям” темасына проектны яклау дәресе.



































Кереш өлеш

Россиядә белем бирү системасының хәзерге этабы укыту структурасының,эчтәлегенең,методлары һәм укыту чараларының үзгәрүе һәм яңаруы, аны проектлау һәм тормышка ашыруга яңа караш белән характерлана.Бу башлангыч мәктәптә дә ориентирларның төптән үзгәреше белән бәйле. Гомумбелем бирү мәктәбе белем һәм күнекмәләрнең тулы бер системасын формалаштырып кына калмый,ә укучының үзлегеннән үсеш тәҗрибәсенә һәм шәхси җаваплылыкка ия ,иҗади нәтиҗәле эшчәнлеккә сәләтле булуын да таләп итә,ягъни заманча белемнең сыйфатын билгели торган төп таләпләр бар.

Икенче буын стандартлары укытуның төрле баскычларында белем бирүнең эчтәлеге белән бәйле сорауларны тагында актуальләштерә,көн кадагына куя.Уку эшчәнлеген оештыруның эчтәлеге һәм формалары укучыда билгеле бер төр фикерләү һәм уйлау проектлаштыра.Башлангыч мәктәптә укытуның эчтәлеге үзгәрүенә тәэсир итүче төп фактор булып хәзерге заман балалары,аларның үзгәрүе тора.Беренчедән,алар күп белә,ләкин бу мәгълүмат системалы түгел,кирәксез,кайчагында агрессив. Мәгълүмат чаралары үзгәрде: балалар матур әдәбият укымый,Интернет,видео,телевизорны кулай күрәләр.Икенчедән,яшьтәшләре белән аралашу чикләнә,бу аларда аралаша белү осталыгы үсешен,ярдәмчеллекне,кеше хәленә керә белүне,әдәп нормалары үсешен тоткарлый.

Мәктәпкәчә яшькә кадәр чорда уен белән аралашу һәм сюжетлы-рольле уеннарны күбесенчә акыл үсешен үстерүгә юнәлтелгән уку шөгыльләре кысрыклап чыгара. Балалар оешмасы эшчәнлеген чикләү лидер булу һәм командада эшләү тәҗрибәсен чикли.Бу хәзерге заман мәктәбендә предмет буенча белем һәм күнекмә-осталыклар белән бер комплекста информацион,танып-белү, аралашу осталыкларын үстерергә мөмкинлек бирүче эшчәнлекләр оештырылырга тиеш икәнлеген аңлата[3,23б].Хәзерге җәмгыятьтә үзлегеннән үсешкә, үзлегеннән белем алуга сәләтле,хезмәт шартлары үзгәрүгә яраклаша белүче актив эшчәнлекле кешеләргә ихтыяҗ зур.Шушы социаль заказны үтәү өчен педагоглар җәмгыять һәм шәхес кызыксынулары туры килгән төрле укыту методларына мөрәҗәгать итәләр.Проектлар методы бу уңайдан игътибарны күбрәк җәлеп итә.

Белем бирү теориясе һәм практикасында проект эшчәнлеге белем бирүнең эчтәлеген үзгәртү,укучыларның шәхси сыйфатларын үстерү,белем һәм күнекмәләрен тирәнәйтү өчен дип аңлана һәм кулланыла.Әгәр дә традицион системада педагог мәгълүмат тапшыручы гына булса,проект эшчәнлегендә педагог- укучы өчен укуга һәм гомумән тормышка карата эзләнүле эшчәнлеккә өйрәнергә мөмкин булган партнёр.Бу педагогтан яхшы гомуми һәм предмет эрудициясенә генә ия булуны түгел, бу мәгълүматларны балаларга җиткерә ,планлаштырырга сәләтле,бергәләп проектлый һәм эзләнүле эшчәнлек алып бара белүне,иң мөһиме балаларда моны ярату һәм кызыксыну уята белүне дә таләп итә[2,60б].Икенче сүзләр белән әйткәндә,проектлау эшенә күчкәндә педагог җитәкче булудан эшчәнлекнең катнашучысы һәм оештыручысы булырга тиеш.

1. Кыскача проект тарихы турында.

Россиядә проектлар методы 1920 нче елларда Хезмәт мәктәбендә киң таралыш алган. Аңа нигез салучы булып П.П.Блонский исәпләнә.П.П.Блонскийның теоретик идеяләрен икенче рус галиме педагог С.Т.Шацкий практикада тормышка ашырып караган. Ул мәктәп укучыларны грамотага гына түгел,тормышка да әзерләргә тиеш дигән.С.Т. Шацкий кешене тәрбияләү мөстәкыйль иҗади эш вакытында аның мөстәкыйльлеген тәрбияләү дип исәпләгән.

Бүген проектлар методы дөньяда иң популяр проектларның берсе,чөнки ул укучылар эшчәнлегендәге әйләнә-тирә чынбарлыкның конкрет проблемаларын чишү өчен теоретик белемнәрне һәм аларны практик куллануны рациональ яраклаштырырга мөмкинлек бирә.Проектлар методының төп тезисы: “Мин нәрсә танып беләм,ул миңа ни өчен кирәк,бу белемнәрне кайда,ничек кулланасымны мин беләм”[3,30б].Проектлар методының нигезе булып укучыларның танып-белү осталыкларын үстерү һәм аларны белемнәрен кулланырга өйрәтү тора.

Икенче буын стандартлары укучы компетенцияләре формалаштыру бурычын куя:карарлар кабул итәргә өйрәнү,аралаша белү,тиз яраклашу,проект эшчәнлеге белән шөгыльләнү.

Проект нәрсә ул? Европа телләрендә “проект” латиннан алынган һәм “алга ташланган”,чыгыш ясаучы,күзгә ташланып торучы мәгънәсендә.Хәзерге заманда бу сүз субъект үз фикере итеп куллана торган идея итеп аңлатыла.

Аерым адымнар комплексыннан торган эшчәнлек итеп бу сүз менеджментта кулланыла. Яңа ФГОС та проект-булган мөмкинлекләр кысаларында бирелгән вакыт эчендә билгеле бер максатка ирешү өчен кулланыла торган үзара бәйләнештә булган эшләр комплексы.

2. Проект эшчәнлеге ничек була?

Укыту процессында чишелешен хәл итәр өчен төрле өлкәләрдән белемнәр,эзләнүле эшчәнлек таләп ителүче нинди дә булса эзләнүле,иҗади мәсьәлә туса,проект эшчәнлеге кулланыла.

Проект идеясы иң беренче укытучы күңелендә туа.Шуннан чыгып ул эзләнүле эшчәнлек таләп ителгән проблема барлыкка китерә.Балада көтелгән нәтиҗәгә ирешү өчен шәхси кызыксыну булганда гына ,проблеманы чишүдә кызыксыну тудырып,аның эшкә дәртен,теләген үстерергә мөмкин.Башлангыч сыйныф укучысы өчен проект эше катлаулы.Ләкин башлангыч сыйныф укучыларын да проект эшенә җәлеп итәргә кирәк,чөнки нәкъ шушы яшьтә кыйммәтләр максаты,шәхси сыйфатлар һәм карашлар билгеләнә.Әгәр дә бу хәл исәпкә алынмаса,укучыларның уку һәм танып-белү эшчәнлеге үсеше этаплары арасында дәвамчанлык бозыла һәм проект эшчәнлегендә көтелгән нәтиҗәләргә ирешеп булмый.Проект эшчәнлеге вакытында укучыларның яшь һәм психологик,физиологик үзенчәлекләрен исәпкә алырга кирәк.

Башлангыч сыйныфларда барлык фәннәр буенча проект эшчәнлеген оештыру мөмкин.Проектның проблемасы укучыларның кызыксыну өлкәсеннән һәм “якындагы үсеш зонасы”нда булырга тиеш.Укучылар белән гомумуку осталыгы буларак проектлау алымнарына өйрәнү өчен уку максатлары да куелырга тиеш.Шундый сораулар бирергә була:Бу проектны үтәү өчен нәрсәләр эшли белергә кирәк?Сезнең андый осталыкларыгыз бармы? Андый осталыкка ничек өйрәнмәкче буласыз? Сезгә бу осталыкларыгыз алга таба кайда кирәк булыр? Укучылар тарафыннан проектта кирәк булган белемнәргә ия булу һәм аларны куллану процессы да укытучыдан зур игътибар сорый.Бу вакытта укучыларга мәгълүматне“көчләп такмас” ,аларны мөстәкыйль эзләнүгә юнәлдерү өчен укытучыдан аерым такт,әдәплелек сорала:Бу проектны үтәү өчен бөтенесен дә беләсезме? Нәрсә билгеле түгел? Нинди мәгълүмат чараларына мөрәҗәгать итәргә кирәк(интернет,белешмәләр,әдәбият,дәреслекләр)? Проектның ахыргы аны яклау этабы аерым игътибар сорый.Проектның презентациясе вакытында укучылар эшләгән эшләре турында сөйлиләр,доклад ясыйлар яки ясаган әйберләрен күрсәтәләр.

Проектлар методы – укучы шәхесенең белем алуга иҗади якын килүенә юнәлтелгән укыту системасы ул. Ул мәктәптә укытучы җитәкчелегендә эшләнә торган мөстәкыйль иҗади эш. Проект эшчәнлеге – төпле фикере булган балалар тәрбияләү технологияләреннән берсе.Проект эшчәнлегенең нигезе- тикшеренү эше.Максаты: укучыларның шәхси үсешенә, уңышлы аралашуларына ирешү, аларны һәртөрле эшчәнлеккә иҗади якын килергә өйрәтү.

Проект эшчәнлеге укучыларда да, укытучыда да зур кызыксыну тудыра. Ул фикерләүне, сөйләмне, үз уйларыңны формалаштыра белү сәләтен үстерә. Проект эшчәнлеге барышында укучы коллективта эшләргә, үзенә бирелгән эшкә җаваплы карарга, куелган сорауларга җавап табарга өйрәнә.

Проект эшчәнлеге түбәндәге этаплардан тора.

1.Проектның проблемасы яки идеясы барлыкка килү.

2. Темасын уйлап табу.

3. Планлаштыру.

4. Максатын һәм бурычларын билгеләү.

5. Тикшеренү, эзләнү.

6. Проектны яклау.

7. Проект эшенең күрсәткече.(презентация)

8. Бәяләү.

Эшнең уңышлы килеп чыгуы аның дөрес оештырылуына бәйле. Монда укытучы, укучы һәм ата-ана хезмәттәшлеге бик әһәмиятле. Проект эшенә ата-аналарны җәлеп итү бик отышлы:ата-ана бала тормышында актив катнаша башлый.Аларның уртак иҗади кызыксынулары гадәти көндәлек аралашу кысаларына гына сыймый башлый.

Укытучы-киңәшче,юнәлеш бирүче,төзәтмәләр кертүче, рухландыручы,илһам өстәүче.

Укучы-эзләнүче, идеяне тормышка ашыручы,мәгълүмат җыючы, фикерләүче,күзәтүләр нигезендә модель төзүче,барлыкка килгән нәтиҗәләрне анализлаучы,тәҗрибәләр үткәрүче, интернет материалларын кулланучы, проектны яклаучы.

Балалар эшенең күрсәткече1-4 классларда рәсем, инша,табышмак, шигырь, сүзлек һәм башкалар булырга мөмкин. Проек эшенең нәтиҗәсе1-2 классларда мәгълүмат тупланган китап яисә альбом,3-4 классларда проект эше презентация, сценарий, фильм, каталог һ.б ярдәмендә башкарылырга мөмкин. Укучыларга проект эшчәнлегенә йомгак ясаганда Проект эшендә нәрсә кызыклы булды?Аеруча нәрсә ошады?Нинди яңалыклар белдең?Бу теманы өйрәнүне дәвам итәр идеңме?Киләчәктә нинди проект эшен дәвам итәр идең? -кебек сораулар бирергә була.

Проект эшчәнлеге укытучы һәм укучыдан зур түземлек, сабырлык, күп вакыт сарыф итүне сорый.Тиешле нәтиҗәгә ирешү өчен, эш барышында әдәби китаплардан, сүзлекләрдән, интернет аша күп мәгълүмат тупларга, ижади фикер йөртергә кирәк. Гомүмән, проект методы - баланың интеллектын, иҗади сәләтен, логик фикерләвен үстерүдә, кызыксынучанлыгын арттыруда нәтиҗәле алымнарның берсе.

Башлангыч классларда проект темалары:

- “Әти-әниләр профессиясе”;

-“Минем шәҗәрәм”;

- Өй өчен файдалы әйберләр”;

- “Туган авылым”;

- “Малайлар һәм кызлар”;

- “Ни өчен мин шулай эшләдем”;

-“Ипи өстәлгә ничек килә”;

-“Күлләвек ни өчен кибә”;

- “Күчәрле симметрия”;

-“Кашлар –безнең дуслар”;

- “Ишегалды кошлары”;

- “Сәламәт яшәү рәвеше”;

- “Безнең гаилә бәйрәмнәре”;

-“Сүз күрке мәкаль белән”.

3.Проект методы куллану үрнәге.

1.Проектның идеясы барлыкка килү.

Класста гел малайлар гына булгач, дәрестән соң буш вакытларын файдалы үткәрсеннәр,коллективны тагы да ныгыту максатыннан проект эше сайларга уйладык.Нәкъ шул вакытта кайбер укучыларның әтиләре авыл чишмәләрен төзекләндерүдә башлап йөрде

Соңгы елларда без яши торган Яңа Сәрдек авылы зур үзгәрешләр кичерә. Авылыбызда яңа башлангыч мәктәп салынды, балаларның сөенеченә чама юк. Клуб ремонтланды, чишмәләр төзекләндерелде, юлларга асфальт җәелде.Бу эшләрне башлап йөрүчеләр ничек патриот булмасын? Нур өстенә нур булып яңа мәчет ачылды. Анда балаларга дин нигезләре өйрәтелә башлады. Иманлы балалар әти- әнигә игелекле, кешеләргә мәрхәмәтле, киләчәге өметле була. Туган өеннән читтә яшәүчеләр авылга ешрак кайта башлады, бездәге уңай үзгәрешләр аларга җан тынычлыгы бирә, туган авыллары белән горурланалар. Сабантуй бәйрәмнәрен көтеп торалар. Кайткан бере авылдагы үзгәрешләр, яңалыклар белән кызыксына, чишмә буйларына төшеп йөри, үзенең балачагын искә төшерә, яшьлек хатирәләре белән уртаклаша. Кунаклар чишмә суыннан чәй эчәргә ярата, савытларга тутырып алып китә, чишмә суын кадерләп саклый. Балалар кунаклардан бер адым да калмый. Күңелдә шушындый сораулар туа:

-Ни өчен кешеләр чишмәләргә магнитка тартылган кебек тартыла? - Балалар үсеп җиткәч, чишмә янында нәрсә сөйләрләр? Телевизор карап, компьютерда уйнап утырдык дипме? Үзем сыйныф җитәкчесе булып торган 4 нче сыйныф укучылары белән авылыбыз чишмәләре тарихын өйрәнергә булдык: ни гомер агалар, ничек сакланганнар, ничек файдаланылган, кемнәр караган, нинди вакыйгалар булган, ни өчен соңгы елларда чишмәләргә игътибар артты, ни өчен кеше чишмә суын эчәргә тырыша?

2.Темасын уйлап табу.

Проектның темасын “Авылым чишмәләре” дип атадык.

Проект “Әйләнә-тирә дөнья”, “Әдәби уку”, “Музыка” дәресләрен үз эченә ала.

3. Планлаштыру.

Вакыты

Тема

Төп эш

Башкаручылар

12.09-15.09

Чишмәләргә экскурсия.

Чишмәләрнең торышына беренчел күзәтү:без нишли алабыз?

4сыйныф уку чылары,класс җитәкчесе

24.03-31.03

Очрашулар.

Авылның өлкән кешеләре белән очрашу, чишмәләр турында мәгълүмат җыю.

4сыйныф уку чылары,класс җитәкчесе,

әти-әниләр.

1.04-14.04

Анализ

Чишмәләр турында мәгълүматне туплау, өйрәнү, чагыштыру.

4сыйныф уку чылары,класс җитәкчесе

1.04-20.04

Күңелле тәнәфес

Су, чишмә темасы белән бәйләнгән уеннар өйрәнү. “Су буе” исемле фольклор кичәсе әзерләү.

4сыйныф уку чылары,класс җитәкчесе

20.04-25.04

Чишмәләр турында мәгълүмат җыю.

Җырлар, шигырьләр, әйтемнәр, табышмаклар, фотоматериаллар тупладык.

4сыйныф уку чылары,класс җитәкчесе,әти-әниләр

26.04-30.04

Чәчәкләр.

Мәктәптә чишмә өчен чәчәк үсентеләре утырту.

4сыйныф уку чылары,класс җитәкчесе,мәктәп укытучы лары

3.05-8.05

Язгы хезмәт.

Чишмә тирәсенә чәчәкләр утырту.

Мәктәп укучылары һәм укытучы лары

10.05-15.05

Презентация.

Чишмә турында иҗади эшләрне уку ,әти-әниләргә

Су буе” исемле фольклор кичәсен күрсәтү.

Мәктәп укучылары һәм укытучы лары

1.06-30.08

Җәйге хезмәт.

Чәчәкләргә чиратлап су сибү,чүбен утау.

Мәктәп укучылары һәм укытучылары


4. Максатын һәм бурычларын билгеләү.

Максат: ни өчен һәм ничек авыл кешеләренең чишмәләрне саклап тотуын ачыклау ,алар эшен дәвам итәргә әзер булу. Чишмәләр тарихын өйрәнү. “Табигатьне саклаган-үз яшәвен аклаган” мәкаленең дөреслегенә инану.

Шушы максат белән бергә түбәндәге бурычлар куелды:

1). Чишмәләр тарихын өйрәнү- авыл тарихын өйрәнү ул. Балаларда патриотик хисләр: туган авылыбызны ярату, аның белән горурлану, аны тагын да матуррак итү теләге тәрбияләү.

2). Укучыларда табигатькә сакчыл караш тәрбияләү. Хезмәт тәрбиясе бирү. Чәчәкләр үстерү буенча беренче күнекмәләр булдыру.

3). Өлкәннәр, чит кешеләр белән аралаша белү күнекмәләре булдыру.

4)Үзеңнең тормышыңны башка чордагы яшьтәшләреңнеке белән чагыштыру.

5). Халкыбыз мәкальләре, җырлары, табышмаклары аша гореф- гадәтләргә хөрмәт һәм тугры булып калу хисләре тәрбияләү.

5. Тикшеренү, эзләнү.

Чишмәләр тарихын өйрәнүне чишмәләргә экскурсиядән башладык. Өлкән яшьтәге авыл кешеләре белән очраштык, чишмәләр турында төрле мәгьлүмат җыйдык, аларны тупладык, чагыштырдык. Язын чишмә тирәсен җыештыруда, чәчәкләр утыртуда катнаштык. Җырлар, шигырьләр, әйтемнәр, табышмаклар, фотоматериаллар тупладык. Чишмәне, аның тирә- юнен, җәен, көзен, кышын күзәтеп бардык. Су, чишмә темасы белән бәйләнгән уеннар уйнадык. “Су буе” исемле фольклор кичәсе әзерләдек. Башка халыклар культурасы белән таныштык:Чәти авылында керәшен татарлары яши, ә Урман чишмәсенә мари авылы Алдар якын.

6. Проектны яклау.

Укучылар проектны яклап, әти-әниләргә авыл чишмәләре турында иҗади эшләрен сөйләделәр , “Су буе” исемле фольклор кичәсен күрсәттеләр.

7. Проект эшенең күрсәткече.(презентация).

Укучылар булган фотоларны җыеп, презентация эшләделәр,чишмәләр тарихын язып,альбом ясадылар.Проектның нәтиҗәсе-чәчәкләргә күмелгән,тирә-ягы чиста чишмә.

8. Бәяләү.

Укучыларның хезмәте макталды,әти-әниләр белән бәйрәм кичәсе булды,чишмәләр янына җәйге походка бардык.

Чишмәләр тарихы белән танышкач,экологияне,табигать мирасын без дә саклап тотарга тиеш,дип нәтиҗә ясадык без укучылар белән.Туган илгә мәхәббәт халкыңның рухи байлыгы, аның тамырлары белән бәйләнгән.Халкыңның тамырларын белү,аның рухи һәм табигать мирасын өйрәнү,аңа хөрмәт,аны саклап тоту укучыларда патриотик хисләр тәрбияләүдә алыштыргысыз роль уйный.Әби-бабайларның сөйләгәнен тыңлаганда аларның язмышын укучылар үзләре аша үткәрде,төрле милләт кешеләренә карата яхшы мөнәсәбәт формалашты. Укучылар арасында дуслык хисләре ныгыды,өлкәннәргә хөрмәт, табигатькә сакчыл караш,авылыбызның үткәне белән кызыксыну һәм аның белән горурлану хисләре формалашты. Һәр яз саен чишмәне укучылар белән җыештырабыз,чәчәкләр утыртабыз,чәчәкләрне су сибеп үстерәбез,яр кырыйларына агачлар утыртабыз.Чәй эчәргә чишмә суы алып кайтып,әби-бабайларны,әти-әниләрне дә сөендерергә онытмыйбыз. Патриотизмның беренче нык шытымнары шушы түгелмени?Укучыларның компьютерда текст җыю осталыклары ныгыды,презентация эшләргә өйрәнделәр.

Йомгаклау.

Башлангыч мәктәптә проект эшчәнлеген куллануга анализ шуны күрсәтә,укучыларның проект эшчәнлеген формалаштыру компетенцияләре дәрәҗәсе үсте:проблеманы чишү,мәглүмат эзләп табу һәм аны эшкәртү,аралашу һәм сөйләм осталыклары.Болар барысы да проект эшчәнлегенә әзерлекне күрсәтә,аны уңышлы куллануның алшарты булып тора. Укучыларның проект эшчәнлеге компетенцияләре дәрәҗәсен күтәрү өчен аларның проект эшчәнлегендә күп тапкыр катнашуы ,дәрестә укытуның эшлекле адымнарын кулланырга кирәк:тренинглар,уеннар,төркемләп эш.Проект эшчәнлеге һәр укучыны актив катнашучы позициясенә куя,үзеңнең шәхси иҗади уйларыңны тормышка ашырырга мөмкинлек бирә,командада килешеп эшләргә өйрәтә.Бу класс коллективын ныграк туплый,коммуникацион осталыкларны үстерә, гомуми кызыксыну һәм иҗат өчен шартлар барлыкка килә.Һәркем гомуми эшкә үз көченнән килгәнчә өлеш кертә, берүк вакытта ул оештыручы да,башкаручы да,тикшерүче дә,димәк үз өстенә эшләгән эшләре өчен җаваплылыкны ала.Укучыларга комплекслы проект эшләре ошый,эшчәнлекне үз кызыксынуларың буенча сайлап алырга була. Группада эшләгәндә ялгышудан курыкмаска була,тыгыз элемтәләр өчен шартлар туа, психологик микроклимат яхшыра,шулай итеп шәхес тәрбияләүгә демократик башлангычлар салына. Проектлар методын куллану укучыларның иҗади үсешенә китерә,теория белән практика кушыла,укучыларның активлыгы, мөстәкыйльлеге ,җаваплылык хисе үсә,укучылар чын күңелдән шатлана.Балаларның һәм олыларның бергә эшчәнлеге уку өчен уңай шартлар тудыра,уку белән кызыксынуны арттыра,аңлы,максатчан укырга,табигать серләрен ачарга,әйләнә-тирә дөньяны танырга өйрәтә.Гаиләдә балалар һәм ата-аналар арасында үзара аңлашуны һәм хезмәттәшлекне ныгыта. Шуңа күрә проект эшчәнлеге башлангыч мәктәптә киң кулланыла.





Кулланылган әдәбият.

1. Ляхова Л. В. Организация научно - исследовательской деятельности учащихся. Начальная школа.№7. 2009.

2.Конышева Н. М. Проектная деятельность школьников. Современное состояние и проблемы. Начальная школа. №1 . 2006.

3.Матяш Н.В., Симоненко В.Д. Проектная деятельность младших школьников: Книга для учителя начальных классов. - М.: Вентана-Граф, 2004.





























Кушымта

1.Укучыларның чишмәләр турында проект эшләре.

Чәти чишмәсе

Яңа Сәрдек авылы Кукмара районының төньяк- көнчыгыш өлешендә урнашкан. Авылыбызда өч чишмә бар. Алар авыл кешесенә уңайлы булсын өчен өчесе өч төрле җирдә. Нәрсә соң ул чишмә?

-Җир астыннан бәреп чыга торган су. Урманда, басуларда, болыннарда йөреп сусагач, чылтырап аккан чишмә буена килеп чыксаң, суның , чисталыгына карап, аның җирдән бәреп чыгуын күреп, сүзсез калып торасың. Ә аның суын татып карагач, нинди салкын, нинди тәмле икәнен тоясың. “Челтер- челтер чишмә ага. Авылда туып-үсеп, читтә яшәгән кеше һәрвакыт туган җирен искә төшерә. Кушучлап тәмле суын эчкән, бала чактан ук күңеленә моңлы җыры белән кереп урнашкан таныш чишмәсен күз алдына китерә.Аны туган җиренә челтерәп аккан шул чишмәләр тарта. Һәр авылның үз чишмәсе бар. Кешеләр чишмәләргә матур- матур исемнәр биргән... -Туган як чишмәсе, магнит кебек, ераклардан үзенә тарта”,-дип яза Касыйм Тәхау.

Авылның югары очыннан 200 м өстә Чәти авылында Чәти чишмәсе ага. Авылның югары очында яшәүчеләр һәм Чәти кешеләре шушы чишмәдән су эчә. Моннан 250- 300 еллар элек Чәти исемле кеше шушы җирләргә килеп урнашкан. Ул күрше мари авылы Айбулатка балта эшенә йөргән. Чишмәне күреп, чишмәсе дә бар икән, урыны да уңайлы икән дип, шул елга буенда йорт салган, гаилә корып җибәргән. Шуннан бирле бу авыл халык телендә Чәти (документта исеме Югары Китәк) дип, ә чишмәсе Чәти чишмәсе дип йөртелә. Чәти авылы артык үсеп китә алмаган. Элек печән табуы бик авыр булган заманнарда атларны төнлә көткәннәр, эшкә дә көтүдән генә алып киткәннәр. Чәти кешеләренең атларына төнлә Шүрәле утырып йөргән, шуңа күрә иртә беләнгә атлар хәлсез булганнар. Чәтиләр атларына сумала сылап чыгарганнар. Шуннан соң аларны Шүрәле “Бу авыл 18 йорттан артмасын” дип, каргаган имеш. Чәти гел 18 йортлы булып торган, хәзер 11 йортлы. “Гел урман әрчеп йорт салганнар, Шүрәлесе дә булгандыр” ди, Сайна әби. Урманнар арасында булгач, Чәти авылын тирә- юнь авыллары белмәгән дә. Бервакыт Яңа Сәрдеккә югары очтан йомычка агып төшкән. Агым буенча менеп карагач, Чәти авылына тап булганнар. Ул вакытта анда 18 йорт булган.

Чәти чишмәсе Сайна апа (1929 елгы) белгәннән алып таш ярып чыккан, агач улактан аккан. Гел шул чишмәдән су эчкәннәр, балалар чишмә янында шау- гөр килеп уйнаган. Чишмә астыннан үзле ак балчык чыккан. Аның белән мич башларын сылаганнар, мичләрне агартканнар. Бервакыт “чишмә күчә икән” дигән сүз киткән, һәм ак балчык алуны туктатканнар. Авылның югары очында яшәүчеләр кышкы кар- бураннарда да, салкыннарда да чишмәгә сукмакны өзмәгәннәр.

Чишмәнең чылтыраганын тыңлап, ишетеп, карны казып су алганнар. “Чиләкнең өчтән бере бозланып ката, өйгә кайтсаң, өй ишеге бозланып каткан.” “Ишекне ач!”,-дип кычкырам. Өйдән “Ач булсаң, ашап кил!”,- диләр иде,”- дип сөйли Гыйлембану әби.

Вятка аланы шәһәренә күчеп киткәнче 1990 елларга кадәр чишмәне Никонор абый карап торган, аннары ул эш Люба апага калган.

Еллар узган, елга ярлары ишелә, чишмә суы кими, кышын ката башлаган. Авылыбызда яшәүче фермер Гарифуллин Илһам 2007 елда чишмәне буралап, татар халкына хас бизәкләр белән матурлап ясап куя. Кырыена агачлар утырталар, коймалап алалар. Яңа Сәрдек авылы башлангыч мәктәбе укучылары утырткан агачлар да үсә анда.Чәти чишмәсенең суы әйбәт, шифалы, тирә- юнь авыллардан килеп алалар.

Көньякка караган чишмә суын табиблар да файдалы дип исәплиләр. Шәһәрдән кунакка кайтучылар шешәләргә, зур савытларга тутырып алып китәләр.

Чәти халкы 10 нчы гыйнвар көнне чишмәдән күп итеп су алып куя. Ул су изге санала. Аны балаларга күз тигәндә, маллар авыртканда файдаланалар.

Яңа Сәрдек авылының сыер көтүе көн саен Чәти чишмәсе яныннан үтә. Җәйге эссе көннәрдә көтүчеләр чишмә суы эчеп хәл алалар, көч җыялар. Ә инде арып- талып, кызарып-пешеп көтү артыннан кайтканда авылга керер алдыннан чишмә сине җырлап каршы ала, аның суы арыганлыкларыңны оныттыра, 100 сыерлы көтү көтү кызык эш булып тоела башлый.

Шәйдәүләт чишмәсе

Авылның нәкъ уртасыннан 200 м читтәрәк Шәйдәүләт чишмәсе ага. Шәйдәүләт чишмәсе дә борынгы чишмә. Аны башта Шакир абый, Сабир бабай, соңарак Самигулла бабай белән Фәтхелислам абзый, ахырдан Шәйдәүләт абый карап торган. Бабайлар заманыннан ук чишмәне гел карап, чистартып торганнар: буралап алынган, өсте ябулы булган, буралары гел юылудан ап-ак булып елкылдап торган. Чишмә ага торган елга да чиста сулы, балыклы булган. Балалар чишмәгә хәтле генә йөргәннәр, чишмәне узып китәргә курыкканнар, чишмә артында җен бар дигән сүз йөргән. Ә чынлыкта исә анда билдән печән үскән. Печәнне атларга ашатканнар. Чишмә янында баштарак җыен, соңыннан сабантуйлары уздырылган. 1951 нче елны чишмә яныннан узучы юл буенча утыртылган каен посадкасы чишмә суын эчеп сусавын баскан юлчыларны үз күләгәсендә ял иттерә.Күпчелек халык эчәргә суны Шәйдәүләт чишмәсеннән ташыган. “Ул вакытларның матурлыгы. Аргы яклар, авылның урта тирәсендә яшәүче апалар, әбиләр чигүле яулыкларын артка бәйләп, ак алъяпкычларын җилфердәтеп бер- бер артлы тезелеп чишмәгә төшәләр иде. Авыл тагын да ямьләнеп китә иде”- дип, искә ала Гөлниса абыстай. Ак керләр чайкарга, ачы катык, ком белән самавыр агартырга, ак он ясау өчен бодай юарга апалар- әбиләр су буена барганнар. Балалар бәбкә, бозау, сыер саклый- саклый нинди генә уеннар уйнамаганнар да, нинди генә йолалар үтәгәмәгәннәр. Ул вакытларын искә алганда әби- бабайлар яшәргән сыман булалар.

2006 нчы елда Шәйдәүләт чишмәсе күпләрнең теләп йөри торган урынына әверелде. Аны борынгы болгар бабаларыбыз яшәгән заманга хас төсмер биреп чын таштан матурлап ясап куйдылар. Баскычларыннан төшеп- менеп су алып кайтулары шундый күңелле! Чишмә җәен чәчәкләргә күмелеп утыра. Яз көне без дә чәчәк утыртабыз, җир казыйбыз, су сибәбез, чишмә янын чистартабыз. Ә чишмәнең суы тәмле, йомшак, юшкыны юк. “Чәйне шәп чыгара”- дип мактыйлар.

Шагыйрәбез Наилә апа Сәгьдиева Шәйдәүләт чишмәсе турында шигырь иҗат итте.

Урман чишмәсе

Урманда үскән чыршы, нарат, пихта агачларының тамырлары аша кояш нурларының шифасын үзенә сеңдереп ага ул Урман чишмәсе. Аның суын лабороториягә алып барып тикшерткәннәр. Анда чишмә суын файдалы, минералларга бай дип тапканнар. Бөердәге ташларны бетерә, диләр. Урман чишмәсенә дә халык күп йөри. Суын тирә- юнь авыллардан машиналар белән килеп алалар.

Әлбәттә, чишмәне карап- чистартып , тирә- ягын тәртиптә тотсаң гына, аннан кешеләр куанып файдаланалар. Бу чишмәнең өстенә җил- яңгыр тимәскә түбә корылган, ярдан балчык ишелмәскә нигез салынган, агачлар утыртылып, кәҗә- сарык кунак булмасын дип киртәләп алынган. Хәтта язгы ташкын зыян салмасын дип елганы да борганнар. Чишмәне төзекләндерү өчен хезмәт куйган кешеләр исемнәрен әйтмәделәр. Без аларның шушы чишмә суын эчеп үскән авылның тыйнак, ләкин хөрмәткә лаек кешеләр икәнен генә белдек.

Күрше Киров өлкәсенең Смәел мәктәбенең укучыларының 11 ел ала торган белемнәре дә шушы чишмә янында тәмамлана. Чөнки һәр елны аларның “соңгы кыңгырау” бәйрәменең икенче өлеше чишмә янында дәвам итә. Мәктәптә яңгыраган соңгы кыңгырау тавышына чишмә челтерәве дә кушылгач, озак еллар онытылмаслык булып хәтердә саклана.

Яше 80 ягына чыккан Миңсылу апа чишмә суына гашыйк булган кешеләрнең берсе иде(бүгенге көндә мәрхүмә). Беренчедән, бу чишмәнең суы файдалы, икенчедән, өлкән яштәге кеше өчен көянтә- чиләк асып су ташу (барып кайту 1км) менә дигән физзарядка- ял була.

Проектны йомгаклау.

Акрын гына агып яткан чишмәләрнең серләре бик күп икән. Дөрес тәрбияләгәндә алар миллионнан артык ел яши ала. Су составында алтмышлап химик элемент бар. Кайбер чишмәләрдә кешене сәламәтләндерү өчен кирәкле элементлар күп була. Кешеләр аларның суын ераклардан килеп ала, үзенә шифа буласына өметләнә. Чишмәләргә элек- электән игътибар зур булган. Аларга бару, төшү юлына басмалар, баскычлар, агач кайрысыннан улаклар ясаганнар. Тузган саен алыштырып торганнар. Кайбер чишмәнең матур гадәте булган. Аны авылда абруйлы кеше генә тәрбияләгән. Элек- электән үк чишмәләр турында җырлар, шигырьләр язылган, әкиятләр сөйләнгән. Алар буыннан- буынга күчеп, тулыландырып, хәзер дә яшәп килә. Җир йөзендә чиста сулыклар көннән- көн кими барганда, чиста чишмә суы эчү зур бәхет.






Мәкаль җыймыйм,акыл җыям” темасына проектны яклау дәресе.

3 нче сыйныф укучылары мәкальләр өйрәнү буенча 4 юнәлештә эшләделәр:

белгечләр мәкальләр һәм әйтемнәр турында материал җыйдылар, тикшерүчеләр мәкальләрнең кайсы дәресләрдә кулланылышын күзәттеләр,тәрҗемәчеләр башка халык мәкальләрен татарныкы белән чагыштырып өйрәнделәр,уен оештыручылар мәкальләрдән төрле уеннар,конкурслар әзерләделәр.

Дәрес барышы:

1.Укытучы:Бүген бездә иҗади проектны яклау дәресе.Бүгенге дәрес сөйләмебезне кыска,ләкин тирән мәгънәле итүче җөмләләргә багышлана.

1 укучы ипи-тоз күтәреп чыга:-Ипи-тоз-якты йөз.

Укытучы:-Нәрсә турында сөйләшәчәкбез?

Укучылар:- Мәкальләр турында.

Мәкаль җыймыйм,акыл җыям.

Мәкальне адәм чыгармый,заман чыгара.

Мәкальсез сүз-тозсыз аш.

Мәкальдә хикмәт бар.

Укытучы :-Тактадан укыгыз.Нәрсәләр язылган?

Укучылар: Мәкальләр.

-Дөрес.Проектны сез 4 кә бүленеп эшләдәгез: белгечләр, тикшерүчеләр, тәрҗемәчеләр,уен оештыручылар.

2.Хәзер сүз белгечләргә бирелә.

Белгеч-укучы сөйли: Мәкаль ул-сөйләшкәндә сүзгә ямь һәм куәт бирү өчен көнкүрештә күп сыналган тәҗрибә һәм дәлил урынына әйтеп йөртелә торган кыска,тирән мәгънәле җөмлә.

Мәкаль киңәш бирә,өйрәтә,кисәтә. Мәкальләрнең темасы күп төрле:

Уку-энә белән кое казу.(уку турында)

Дуслык ашаганда беленми,эшләгәндә беленә.(дуслык турында)

Туган илнең җире-җәннәт,суы-ширбәт.(Туган ил турында)

Батыр булган көтүдә бүре куркыныч түгел.(батырлык турында)

Холкы начардан дуслары качар.(әдәп турында)

Хезмәт төбе-хөрмәт.(хезмәт турында)

Укытучы: Мәкальдән башка әйтем дә бар әле.Аларның аермасы нәрсәдә?

Әйтем- сүзнең бизәге, мәкаль-сүзнең җиләге.

Сүз мәкаль белән матур.

Сүз-чәчәк, мәкаль-букет.

Белгеч -укучы: Әйтем киная формасында әйтелә.

Егылган янтайганнан көлгән.

Балык башыннан чери.

-Әйтем формасында теләкләр була.

Яткан җирең мамык булсын.

Ходай тел ачкычлары бирсен.

3.Укытучы:Сүз уен оештыручыларга бирелә.

Уен оештыручы: Беренче уен “Сүз-кош түгел,чыгып китәр-тота алмассың”дип атала.

Бер хәреф җөмләнең бөтен мәгънәсен үзгәртергә мөмкин.Бу мәкальләргә нәрсә булган? Мәкальләрне укып чыгыгыз, 1 хәреф хатасын табып, дөресләп укыгыз.

Тел күрке-күз.(сүз)

Белем талдан кадерле.(малдан)

Акыл базарда савылмый.(сатылмый)

Батыр ялда беленер.(яуда)

Тырышкан табар,башка кадак кагар.(ташка)

Оясыз сандугач сайламый.(сайрамый)

Агач җимеше белән,кеше эте белән.(эше)

4. Укытучы: Сүз тикшерүчеләргә бирелә.Алар мәкальләрнең нинди дәресләрдә кулланылышын тикшерделәр.

Татар теле.Антонимнар өйрәнгәндә:

Аз сөйлә,күп эшлә.

Тырыш бала-эх,яхшы;ялкау бала-фу,шакшы.

Гыйлемлек-нур,наданлык-хур.

Математика:1 баш яхшы,2 баш яхшырак.

Берәү 10 га сөйләр,10 ау-100гә.

Технология: 7 кат үлчә,1 кат кис.

Егет кешегә 70 төрле һөнәр дә аз.

Әйләнә-тирә дөнья: Табигатьне саклаган-үз яшәвен аклаган.

Бер агачтан унау үскән,ун агачтан урман үскән.

Тикшерүче-укучы: Ә әдәби уку дәресләрендә ничаклы мәкаль белән очрашабыз.Кайберләрендә мәкаль әсәрнең исеме булып тора:

Эш үткәч,үкенүдән файда юк. Г.Лотфи.

Иренгән ике эшләр.Мәзәк.

Имәндә икән чикләвек.Р.Гыйззәтуллин.

Аерылганны аю ашар,бүленгәнне бүре ашар. А.Алиш.

Эш беткәч, уйнарга ярый. Г.Тукай.

Тикшерүче-укучы: Нәкый Исәнбәт исеме мәкальләр белән бәйле.Ул мәкальләрне балалар өчен төзегән фольклор китабына керткән.Тукай шигырьләреннән 150 гә якын канатлы сүз мәкаль җыентыгына күчкән.

Зур бәхетләр сызганып эшкә бирелгәннән килә.

Иң мөкатдәс нәрсә - эш.

Сөй гомерне,сөй халыкны,сөй халыкның дөньясын.

5. Укытучы:Уен оештыручылар чакырыла.

У.о.Бу уен сорауларына мәкаль яки әйтем белән җавап бирегез.

Нәрсә капчыкта ятмый?(без)

Чебиләрне кайчан саныйлар?(көз)

Әдәп башы нәрсә? (тел)

Күмәк көч нәрсә күчерә?(тау)

Эш кемнән курка?(остадан)

Кем уйларга да иренә?(ялкау)

Эч пошуның дәвасы нәрсә?(эш)

У.о. Мәкальләрне яхшы беләсез икән.Димәк,сез тест- мәкаль эшләргә әзер.

Мәкальләрне укып,дөрес җавап билгеләгез.

1.Киемеңә карап каршы алалар,... карап озаталар.

а) акчаңа ә)акылыңа б)күчтәнәчеңә

2.Агачны яфрак,кешене ... бизи.

а) чәч ә)кием б) хезмәт

3.Оста барда кулың тый, галим барда ... тый.

а) телең ә)башың б) аягың

4.Акча, мал-бер көнлек,гыйлем,һөнәр- ... .

а) бер айлык ә)гомерлек б)бер еллык

5. Калган эшкә ... ява.

а)яңгыр ә)боз б) кар

6.Ялкаулык белән яманлык ... йөри.

а) бергә ә)аерым б)җәяү

7.Иптәшең үзеңнән ... булсын.

а)матур ә)яхшы б) озын

6. Укытучы: Сүз тәрҗемәчеләргә бирелә.

Тәрҗемәче укучы: Японнар “Маймыл да агачтан егылып төшә”,ди. Ә бездә “Дүрт аяклы ат та абына”,диләр.Француз мәкале:”Атасы нинди,малае шундый”, ә бездә- “Алма агачыннан ерак төшми”.

Хәзер мин сезгә башка халык мәкальләрен әйтәм, ә сез татар халык мәкале белән җавап бирегез.

Рус:Тише едешь-дальше будешь.(Әкрен эшен бетерер,кызу үзен бетерер.)

Чех: Пешкән әтәч яңгырдан да кача.(Авызың пешсә,өреп кабарсың.)

Инглиз:Көтә белгән кеше бөтенесенә ирешә.(Сабыр төбе- сары алтын.)

Мари:Кара сарык та ак бәкәй китерә.(Аттан ала да туа,кола да.)

Мордва:Бәлага тарсаң,чын дусың калыр,ялганы китәр.(Дустым күп дип йөрерсең,эшең төшкәч,белерсең.)

7.Укытучы:Булдырдыгыз.Хәзер мин сезгә мәкаль әйтә башлыйм, сез аның ахырын әйтеп бетерегез.

Хезмәт кешене төзәтә, ә ялкаулык ...(боза).

Беләге юан берне егар, белеме булган ... (меңне егар).

Яхшы сүз җанга рәхәт, яман сүз – җанга ...(җәрәхәт).

Матурлыгың белән мактанма, ... (батырлыгың белән мактан).

Әдәпленең күлмәге сәдәфле, үзе матур ... (гадәтле).

Кем эшләми,шул...(ашамый).

Эш беткәч, ... (уйнарга ярый).

8. Эш беткәч, уйнарга ярый.

Укытучы: Ничек аңлыйсыз?

Укучылар:Бөтен эшеңне бетергәч кенә уйнарга ярый.

Укучылар Г.Тукайның “ Эш беткәч, уйнарга ярый” әсәрен сәхнәләштерә.

Укытучы: Малай дөрес эшләгәнме?

Укучылар:Әйе.Ул тырышып дәресен әзерләп бетергән,хәзер иркенләп уйный ала.

Укытучы:Сез дә хәзер иркенләп уйный аласыз. Мәкальләрне онытмассыз,сөйләмегездә кулланырсыз дип уйлыйм.





Краткое описание документа:

 

Среди разнообразных направлений новых педагогических технологий ведущее место занимает проектно-исследовательская деятельность.Проектно- исследовательская деятельность учащихся прописана в стандарте образования. Следовательно, каждый ученик должен быть обучен этой деятельности. Программы всех школьных предметов ориентированы на данный вид деятельности. И это не случайно. Ведь именно в процессе правильной самостоятельной работы над созданием проекта лучше всего формируется культура умственного труда учеников. Самое главное в проекте после определения темы – это выработка гипотезы, постановка проблемы, планирование учебных действий, сопоставление фактов. Этой поэтапной деятельностью необходимо обучать детей, и желательно, не в ходе подготовки конкретного проекта, а заранее в ходе обучения предмету  и во  внеурочной  деятельности. Вот почему особенно актуальны сегодня уроки – исследования и уроки – проекты.  Они  готовят  детей к созданию самостоятельных проектов.

 

Автор
Дата добавления 01.12.2014
Раздел Начальные классы
Подраздел Другие методич. материалы
Просмотров825
Номер материала 166797
Получить свидетельство о публикации

Идёт приём заявок на международный конкурс по математике "Весенний марафон" для учеников 1-11 классов и дошкольников

Уникальность конкурса в преимуществах для учителей и учеников:

1. Задания подходят для учеников с любым уровнем знаний;
2. Бесплатные наградные документы для учителей;
3. Невероятно низкий орг.взнос - всего 38 рублей;
4. Публикация рейтинга классов по итогам конкурса;
и многое другое...

Подайте заявку сейчас - https://urokimatematiki.ru


Выберите специальность, которую Вы хотите получить:

Обучение проходит дистанционно на сайте проекта "Инфоурок".
По итогам обучения слушателям выдаются печатные дипломы установленного образца.

ПЕРЕЙТИ В КАТАЛОГ КУРСОВ


"Инфоурок" приглашает всех педагогов и детей к участию в самой массовой интернет-олимпиаде «Весна 2017» с рекордно низкой оплатой за одного ученика - всего 45 рублей

В олимпиадах "Инфоурок" лучшие условия для учителей и учеников:

1. невероятно низкий размер орг.взноса — всего 58 рублей, из которых 13 рублей остаётся учителю на компенсацию расходов;
2. подходящие по сложности для большинства учеников задания;
3. призовой фонд 1.000.000 рублей для самых активных учителей;
4. официальные наградные документы для учителей бесплатно(от организатора - ООО "Инфоурок" - имеющего образовательную лицензию и свидетельство СМИ) - при участии от 10 учеников
5. бесплатный доступ ко всем видеоурокам проекта "Инфоурок";
6. легко подать заявку, не нужно отправлять ответы в бумажном виде;
7. родителям всех учеников - благодарственные письма от «Инфоурок».
и многое другое...

Подайте заявку сейчас - https://infourok.ru/konkurs

Похожие материалы

Включите уведомления прямо сейчас и мы сразу сообщим Вам о важных новостях. Не волнуйтесь, мы будем отправлять только самое главное.
Специальное предложение
Вверх