Добавить материал и получить бесплатное свидетельство о публикации в СМИ
Эл. №ФС77-60625 от 20.01.2015
Инфоурок / Другое / Конспекты / Проектная работа на тему"Чишмәләр яшиләр челтерәп"
ВНИМАНИЮ ВСЕХ УЧИТЕЛЕЙ: согласно Федеральному закону № 313-ФЗ все педагоги должны пройти обучение навыкам оказания первой помощи.

Дистанционный курс "Оказание первой помощи детям и взрослым" от проекта "Инфоурок" даёт Вам возможность привести свои знания в соответствие с требованиями закона и получить удостоверение о повышении квалификации установленного образца (180 часов). Начало обучения новой группы: 26 апреля.

Подать заявку на курс
  • Другое

Проектная работа на тему"Чишмәләр яшиләр челтерәп"

библиотека
материалов


Эчтәлек

I. Теманың актуальлеге, максаты, тикшерү методлары........................3

II. Кереш…………………………………………………………………..

1.Су чыганакларының әһәмияте..............................................................4

2.Нәрсә ул чишмә?....................................................................................5

3.Су-инеш,чишмә атамалары җырларда.................................................6

III.Төп өлеш

1.Топонимика фәне...................................................................................6

2.Кеше исемнәре белән аталган чишмәләр…………………………….7

3.Тау исемнәре белән аталган чишмәләр...............................................7

4.Изге чишмәләр.......................................................................................8

5.Тарихи вакыйгалар белән бәйле чишмәләр........................................9

6.Авыл исемнәре белән аталган чишмәләр............................................9

7.Йолалар белән бәйле чишмәләр...........................................................9

8.Күркәм йолалар......................................................................................10

IV.Йомгаклау.

1.Топонимнарны төркемнәргә бүлү, нәтиҗә ясау..................................10

2.Чишмәләрнең безгә мөрәҗәгате...........................................................11

3.Чишмәләргә юл өзелмәсен ...................................................................12

V. Файдаланылган әдәбият...................................................................14




















I.Тикшерү эшенең темасы: Ыкның аръягындагы микротопонимнарның аталу тарихын өйрәнү.

Эшнең максаты: төрле чыганаклар аша Ыкның аръягындагы микротопонимнарының аталу тарихларын тикшерү, материаллар җыю, өйрәнү, атамаларны төркемнәргә бүлү һәм нәтиҗә чыгару.

Тикшерү объекты: чишмәләр

Тикшерү методлары: эвристик ысул - эзләнү, тикшеренү һәм нәтиҗә чыгару.

Алымнар: топонимика буенча булган фәнни әдәбият белән танышу, музейда, китапханәдә эшләргә өйрәнү; авылыбызның өлкән кешеләреннән атамалар тарихын сөйләтү, язмаларны редакцияләү; географик объектларны фотога төшерү.



































I I.Кереш

Чишмәләр иле син, Туган як!

Еракка китмәгез, су сорап.

Бу җирдә таулардан көй алып,

Чишмәләр яшиләр чылтырап.

Ә.Исхаков.

Безнең проект эшенең темасы «Чишмәләр яшиләр чылтырап” дип атала. Ни өчен бу теманы сайладык соң без? Нәрсә соң ул чишмә? Кешеләргә чишмәләр кирәкме? Ни өчен?Минзәлә төбәгендә нинди чишмәләр бар ?Аларныь аталу тарихы нәрсә турында сөйли? Татар халкында чишмәләргә бәйле нинди гореф-гадәтләр бар? Шушы сорауларга җавап табу максатыннан без әлеге эзләнү эше белән шөгыльләндек.Чыгышым белән мин Тегермәнче авылы кызы, ә проект эшенең җитәкчесе татар теле һәм әдәбияты укытучысы Лилия Габделәхәт кызы Әтрәкле авылыннан.Шуңа күрә без Ыкның аръягындагы чишмәләргә тукталырга булдык.

Проект эшен әзерләгәндә без алдыбызга шундый бурычлар куйдык:

-туган ягыбыз чишмәләрен барлау;

-төбәгебез тарихын өйрәнүгә кызыксыну уяту;

-микротопонимнарының аталу тарихларын тикшерү, материаллар җыю, өйрәнү, атамаларны төркемнәргә бүлү һәм нәтиҗә чыгару

-чишмәләргә бәйле йолаларны, гореф-гадәтләрне ачыклау;

-туган җиребезгә, табигатебезгә, чишмәләребезгә карата игътибарлылык, һәм мәрхәмәтлелек тәрбияләү.

Мин танылган тарихчы Юныс абый Йосыпов белән очраштым.Аннан бик күп кызыклы мәгълүмат язып алдым.Шулай ук шәһәребездәге туган якны өйрәнү музеенда да үзем өчен шактый кызыклы әйберләр таптым.

1.Су чыганакларының әһәмияте.

Дөньяда ,тормышта иң кирәкле әйберләрнең берсе-су.Көндәлек тормышта судан башка хуҗалык итәргә мөмкин түгел.Су иген игергә,җиләк-җимеш,терлек,кош-кортлар үстерергә ярдәм итә. Җир йөзендә су булмаса, тереклек бөтенләй яшәмәс иде.Моның шулай икәнен татар халык табышмаклары да дәлилли:

Исе юк,төсе юк,

Аннан башка тормыш юк.

Булмаган җире сирәк,

Үзе һәрвакыт кирәк.

Елгам минем-аллам минем”, “Елгаларым-тормыш тоткаларым” дигән мәкальләр халыкның елга-инешләрне,чишмәләрне илаһилык дәрәҗәсенә күтәреп олылавын күрсәтә.Шуны истә тотып булса кирәк,борынгы бабаларыбыз элек-электән авылларны урман белән капланып алган зур елга ярларына һәм аларның тирә-юненә,күл буйларына,чишмәләрдән сулар мул чыккан ,җире уңдырышлы булган урыннарга салганнар.Халыкның ихтыяҗын су чыганаклары,урман кебек табигый байлыклар үтәгән.Халык көнкүреше табигать белән нык үрелеп барганга,туган ягыбызның һәр кечкенә һәм зур су чыганаклары халык хуҗалыгында киң файдаланылган.

2.Нәрсә ул чишмә?

Ата-бабаларыбыз суның кадерен белгәннәр,зурларын һәм кечерәкләрен дә аерым атама белән йөрткәннәр.Җөмһүриятебездә Идел,Чулман,Нократ кебек мәһабәт елгалардан башлап һәр вак чишмәнең исеме бар.Ә нәрсә соң ул чишмә?

Җир астыннан агып, бәреп чыга торган су чишмә дип атала . Чишмәләр-кечкенә генә булсалар да, табигатькә җан кертүчеләр, елга, күл, инеш, диңгез һәм океаннарга тормыш өрүче. Халык әйтсә, чынлап та, хак әйтә. Чишмәләргә карата кулланылган “Башы – тауда, аягы – диңгездә” дигән табышмак аларның җитез, йөгерек, эшчән, халыкка намус белән хезмәт итүчән табигатьләрен бик дөрес сурәтли.Идел, Чулман (Кама) кебек мәһабәт елгалар да кайчандыр кечкенә генә , бала да атлап чыга алырлык бәләкәй чишмәләрдән башланып киткәннәр. Исәбе-хисабы булмаган чишмә, инеш, елга-су кушылдыклары белән туклана-туклана, алар тора-бара зур елгаларга әверелгәннәр.

3.Су-инеш,чишмә атамалары җырларда.

Челтер-челтер ага чишмә,

Һич тә туймалы түгел.

Ә сулары шундый йомшак-

Эчеп туймалы түгел!

Р.Миңнуллин.

Халык су чыганакларына атама биреп кенә чикләнмәгән,бәлки,күбесенең исеменә атап җырлар һәм шигырьләр чыгарган.Һәр атама үзе бер тарих ул.Су-инеш,чишмә атамалары дастаннарда,тарихи җырларда,легенда-риваятьләрдә дә киң кулланыла. Әйе, чишмәләр турында бик күп шагыйрьләрнең шигырьләре җырга әйләнгән. Менә алар: Сибгат Хәкимнең “Фазыл чишмәсе”, “Ага чишмә”, “Сусау”, “Бер тауда ун чишмә”; Гомәр Бәшировнең “Җидегән чишмә”;”Салкын чишмә”, “Су юлы”исемле халык җырлары; Нәҗип Мәдияровнең “Чишмә”, Нәкый Исәнбәтнең “Бормалы су юллары”, Илдар Юзеевнең “Балачак чишмәсе”, М.Садриның “Чишмә буенда”җырлары. Бу җырларда мәхәббәт, гомер юллары чагыла.


III.Төп өлеш

1.Географик атамаларның җыелмасын, аларның килеп чыгышын, ясалышын, кулланылыш һәм үсеш эволюциясен, мәгънәсен, таралышын топонимика фәне өйрәнә һәм тикшерә. Микротопонимика – топонимика фәненең аерым төбәк, шул тирәлек-урын кешеләре өчен генә билгеле булган географик атамалар (микротопонимнар) җыелмасын өйрәнә торган бер бүлеге.

Һәр авылның үз тарихы, үз атамалары бар. Халык авылның кое-чишмәсенә , елга-күленә, чокыр-басуларына, урман-болыннарына бик матур исемнәр биргән. Кем булуыңны белү өчен туган ягыңны тарихи яктан гына өйрәнү җитми, ә географик яктан өйрәнү дә зур әһәмияткә ия. Шул максатны истә тотып, мин туган ягымдагы чишмәләрнең аталу тарихын өйрәндем,аларны төркемнәргә бүлдем.


2.Кеше исемнәре белән аталган чишмәләр.

Һәр чишмәнең үз тарихы, үз моңы, үз агышы, үз юлы бар.Беришесе шарлап ага, тавышы еракларга ишетелә, икенчеләренең челтерәве яннарына килгәч кенә ишетелә, гүя үзалдына гына сөйләнәләр, өченчеләре җир куеныннан кайнап, ургылып чыга, ә җырлары, көйләре?

Татарстан җирлегенең һәр авылында диярлек кеше исеме белән аталган чишмәләр очрый.Бу,мөгаен, чишмәне кадерләп торган шәхес белән бәйледер.Минзәлә районында да андый чишмәләр байтак.Әтрәкле авылындагы Мирсәет чишмәсе,Хәмәтвәли чишмәсе,Хәбибулла чишмәсе, Шәйхелислам чишмәсе, Калтак авылындагы Давылбай чишмәсе, Гайшә чишмәсе, Тегермәнче авылындагы Ягүр чишмәсе шундый изге күңелле кешеләр аркасында бик күпләрнең сусавын басканнар. Суларның кадерен белгән, чишмә башын чистартып, карап торган изге күңелле, эшчән авылдашларын онытмый халкым. Димәк, исемеңне мәңгеләштерү өчен, үз халкыңа хезмәт итәргә кирәк.

3.Тау исемнәре белән аталган чишмәләр.

Татар Мөшегесе авылы янында бер-берсенең кочагына ук кереп горур таулар тезелеп киткән.Һәрбер тау итәгеннән диярлек көмеш сулы чишмәләр юл алган.Биредә 15 кә якын чишмә булган дип исәпләнә.Шагыйребез Сибгат Хәким “Бер тауда ун чишмә “ шигырен ,әйтерсен лә, нәкъ шушы чишмәләргә багышлаган:

Бер тауда ун чишмә, Унысы ун төстә

Югыйсә, бер үк тау,

Югыйсә, бер үк җир,

Юлы бер…

Бер тауда ун чишмә,

Юлларын син кисмә,

Агышы ун төрле,

Тавышы ун төрле,

Моң башка

Чишмәләр тау исемнәре белән аталганнар.Микифор тавы,Чишмә тавы,Ябалак тавы,Беренче Теләкәй тавы,Икенче Теләкәй тавы,Очлы тау, Ташлы тау ,Шәйхерази тегермәне тавы чишмәләре булган.

4.Изге чишмәләр.

Элек- электән мәҗүси халыклар елга,диңгез,күл,буа,кое кебек су чыганакларына табынганнар,аларны изге һәм илаһи әйберләрнең берсе итеп караганнар.Республикабыз җирендә очрый торган шактый сандагы Изге су-чишмәләр ,шушы чорлар белән бәйләнешле булып,шул заманнар истәлеге буларак,буыннан-буынга күчә-күчә,хәзерге көннәргә килеп җиткән булса кирәк.Изгелекне тагын икенче күзлектән дә карарга мөмкин.Чишмә суының минераль тозларга бай булуын,сәламәтлек өчен шифалы матдәләрне үз суында күп туплавын искә төшерик. Алар бит җир астыннан чыгалар.Җир асты катламнарында кеше сәламәтлеген саклау өчен кирәк булган,игелек белән ташыган йөзләрчә матдәләр тупланган.Безнең районыбызда да андый изге чишмәләр бар. Иң зур чишмәләрнең берсе- Шифа чишмәсе.Ул берьюлы 12 чыганакны берләштерә,шуңа күрә мул сулы.Чишмә суының шифасы турында легендалар үткән гасырларга ук барып тоташа.Әлеге чишмә христианнарның дини йолаларын үтәү урыны булып тора.Бирегә килүчеләр изге су астында коенып чыгалар.

Мөшегеләр чишмәләрнең кадерен беләләр,карап-чистартып торалар.1977 елда оешкан фольклор ансамблен дә юкка гына “Мөшеге чишмәләре” дип атамаганнардыр.

Безнең якларда тагын бер Шифа чишмәсе бар.Кыйбла якка карап юл алганга күрә аны Изге чишмә дип атаганнар. Ул чишмә кайчандыр Имәнле авылыныкы булган.Хәзерге көндә Имәнле авылы тарихта гына чагылыш таба.Ә чишмәсе шифалы суы белән күпләрне сөендерүен дәвам итә.

5.Тарихи вакыйгалар белән бәйле чишмәләр.

Авылларда беренче тапкыр нефть бораулаучылар үз эшләрен башлап җибәргәч, борауланган җирләрдә яңа чишмәләр барлыкка килгән .Авыл халкы әлеге вакыйга уңаеннан чишмәләргә үзенчәлекле исемнәр кушкан.Әтрәкле һәм Калтак авылларында Буровой чишмәләре шундыйлардан.Беренчесе бүгенге көндә юкка чыккан, ә Калтак авылындагысынан авыл халкы бүген дә файдалана. Атама тарихында авылның үткәнен күрәбез. Топонимик атамалар безгә әби-бабаларыбызның тормыш-көнкүреше, һөнәрләре, гореф-гадәтләре турында сөйли.

6.Авыл исемнәре белән аталган чишмәләр.

Чишмәләрне авыл исемнәре белән атау да киң таралган.Әйтик, Калтак чишмәсе, Чупай чишмәсе, Иркәнәш чишмәсе.Чупай чишмәсенең шифалы суы бик күпләргә таныш.Чишмәнең тирә-ягы бик матур.Ял итү өчен өстәл,утыргычлар урнаштырылган.Чишмә турында мәгълүмат язып куелган. “Заиковский” хуҗалыгы чишмәне карап-чистартып тора.Тик бүгенге көндә Чупай чишмәсенең суы саеккан,бетү алдында.

7.Йолалар белән бәйле чишмәләр.

Халыкта булган матур гадәтләрне чишмәләр белән бәйләгәннәр.Әтрәкле авылында яшь кәләшләрне аякларына галошлар,өсләренә җиргә сөйрәлердәй озын күлмәкләр кидертеп Килен тавыннан йөгертә торган булганнар.Берәүләре күлмәк итәкләренә уралып яисә галошларына абынып егылып калган киленнәрнең,арадан берсе хәвефсез генә тауны йөгереп үтеп, тау итәгенә кадәр килә алган.Шулай итеп аларны җитезлектә сынаганнар.Әлеге тау итәгеннән бәреп чыккан чишмәне шул хөрмәткә Килен тавы чишмәсе дип атаганнар.

Калтак авылында Җирекле, Җөртекәй дигән күркәм исемле чишмәләр булган.Әтрәкледә Үдәнәч атамалы чокырдан бәреп чыккан чишмәне Үдәнәч чишмәсе дип атаганнар.

8.Күркәм йолалар

Чишмәләр турында бик күп шигырьләр, җырлар ,әдәби әсәрләр иҗат ителгән.Халык элек-электән чишмәләргә табынган.Чишмәләргә бәйле йолаларны сакларга тырышкан.Кайбер йолалар бүгенге көндә дә башкарыла.Әйтик, тормыш юлына аяк басучы яшьләр, гаиләләре нык булсын өчен,тормыш чыганагы булган чишмәгә киләләр,аңа баш ияләр.Чишмә янын ямьләндереп агачлар утырталар.

Яшь кәләшләр килен булып төшкән көнне,иңнәренә көянтә-чиләк асып , чишмәгә суга барганнар. Йола буенча авылның берәр мөхтәрәм кешесе су юлы күрсәтүче булган.Чишмә янында җыр-биюле уен-көлке оештырганнар.Суын түкмичә алып кайтып җиткерүче кәләш яхшы тормыш иптәше,уңган килен булып саналган.Әтрәкле авылында бу йола әле дә сакланган.

Егет-кызлар чишмә янында уеннар оештырганнар,йөрәкләренә ял тапканнар.Чишмәләр бик күп гашыйкларның серләрен саклаган.Чишмә янында корылган матур хыяллар тормышка ашкан. Ә авыру кешеләр туган ягы чишмәсенең суын авыз тисәләр,савыга торган булганнар.Менә нинди сихри көч бар чишмә суында!

Чишмә буена язгы-җәйге коры көннәрдә авылның мөхтәрәм ак әбиләре Аллаһы Тагәләдән яңгыр сорарга бара торган булганнар.Бу йола җомга көнгә туры китерелә торган булган.Ак әбиләрнең Ходайга ялваруы могҗиза тудырган:бөтен дөньяны суга туендырып яңгырлар яуган.Гөлек авылы җирлегендә бу йоланың чагылышы булган Догалы чишмә дип аталган су чыганагы булган.

IV.Йомгаклау

1.Топонимнарны төркемнәргә бүлү.

Тикшеренүләрдән күренгәнчә, микротопонимнарның барлыкка килүләре -җәмгыятьнең һәр чорына хас күренеш. Аларның чыганаклары бик еракка, борынгы тарихка барып тоташа. Гасырлар үтү белән кайбер атамаларның баштагы исемнәре онытылган. Авыл халкы аларга яңа исемнәр кушкан, ә күбесе исә борынгы атамалары белән аталып йөри.

Мин өйрәнгән чишмәләрнең аталу тарихын төркемнәргә бүлү нәтиҗәсендә төрлечә аталган топонимнарның булуы ачыкланды.

1.Иң күбе кеше исемнәренә нигезләнгән микротопонимнар:Әтрәкле авылындагы Мирсәет чишмәсе,Хәмәтвәли чишмәсе,Хәбибулла чишмәсе, Шәйхелислам чишмәсе, Калтак авылындагы Давылбай чишмәсе, Гайшә чишмәсе, Тегермәнче авылындагы Ягүр чишмәсе.

2.Тау исемнәренә нигезләнгән микротопонимнар: Микифор тавы,Чишмә тавы,Ябалак тавы,Беренче Теләкәй тавы,Икенче Теләкәй тавы,Очлы тау, Ташлы тау ,Шәйхерази тегермәне тавы чишмәләре.

3.Тарихи вакыйгалар белән бәйле чишмәләр:Буравойлар чишмәсе.

4.Авыл исемнәреннән ясалган микротопонимнар: Калтак чишмәсе, Чупай чишмәсе, Иркәнәш чишмәсе.

5.Йолалар белән бәйле микротопонимнар: Килен тавы чишмәсе,Изге чишмә.

Тикшерү эшен башкаргач, шундый нәтиҗәгә килдем: топонимик атамалар – халык иҗатының гасырлар буена җыелып килгән асыл җәүһәрләре, үзенчәлекле мирасы. Топонимик атамаларның аталу тарихын тикшерү – туган якның тарихын өйрәнү дигән сүз.Ә бу исә ,үз чиратында,киләсе буыннарга тарихыбыз турында мәгълүмат туплап калдыру дигән сүз.

2.Чишмәләрнең безгә мөрәҗәгате.

Чишмәләребезне җанландырып, аларга тел бирсәк ,ни турында сөйләр иде микән алар? Бер чишмәнең моң-зарларын колак салыйк әле:

-Без ага башлаганга күп еллар үтте.Элекке матурлыгыбыз югала бара,суларыбыз кими,ярларыбыз җимерелә,чишмә башларыбыз томалана.Вакытлар үтә,яшьләр үсә, ә без һаман агабыз.Күп туганнарыбыз томаланды,яшәүдән туктады.Тау итәкләрендә көтү йөри,үсә торган агачлар,куаклар таптала.Хайваннар күзебезгә баса,имгәнәбез,суыбыз җир астына кача.Безнең тирә-юнебезгә рәшәткәләр кирәк.Төбебезнең дә ел саен чистарылуын телибез.Вак һәм зур елгаларга су бирер идек, чөнки вак елгаларның да суы бетүгә таба бара.Ярларыбызга,тирә-юнебезгә,чишмә башларына агачлар утыртсыннар иде.Агач үсмәгән җирдә дым юк,дымсыз җирдә су булмый.Бабайлар заманында безгә әһәмият күбрәк булган икән.Безне карап,чистартып торучы аерым кешеләр бар иде.Кайчандыр кешеләр,яныбызга килеп,төпләребезне,чишмә башларыбызны чистарталар иде.Хәзер алар ,машиналарга утырып, кырыбыздан выжлап кына үтәләр.Ә кайбер рәхимсезләре, яныбызда утырып ял иткәч ,үзеннән соң кочак-кочак чүп-чар калдырып китә.Безне карау өчен күп вакыт кирәкми,югыйсә...

Менә ни дип серләшәләр икән чишмәләр.Димәк,бүгенге көндә алар кеше ярдәменә,безнең ярдәмгә мохтаҗ.

3.Чишмәләргә юл өзелмәсен.

Проект эшен башкарганнан соң мин түбәндәге нәтиҗәгә килдем:

Безгә чишмәләр кирәк. Безнең әби-бабаларыбыз да кадерләгән, хөрмәт иткән аларны.Ләкин табигать байлыгы чиксез түгел.Аны соңгы чигенә кадәр сыкканчы,табигатькә һич кичекмәстән ярдәм итү юлларын уйларга кирәк.Киләчәк буыннар безне начарлык белән искә алмасын иде. Киләчәктә дә чишмәләргә юл өзелмәсен иде! Алар озын гомерле булсын, һәм кешеләрнең дә гомерләрен озынайтсыннар иде! Сакчыл караш белән алдагы көндә дә чишмәләрне саклыйк! Табигать белән кечкенәдән үк дуслашкан кеше - яхшы тәрбияле, мәрхәмәтле, бәхетле кеше ул! Туган төбәгенең матурлыгын күрә белүче, суның тәмен тоючы бала әти - әнисен , кардәш - ыруларын , тирә – юньдәге кешеләрне ихтирам итә. Туган йортын, туган авылын, туган ягын чын куңелдән яраткан кеше генә Ватанын ярата һәм кирәк вакытта , аны саклау өчен , үз – үзен аямыйча , көрәшкә күтәрелә . Аны исә чишмәләрдән , елга - күлләрдән башка күз алдына китереп тә булмый .Туган ил , туган нигез, ата-ана , туган авыл туган төбәктән , туган туфрак- суларыннан башлана. Онытмыйсы иде бу хакыйкатьне!

Проект эшемне шагыйрә Гөлназ Гарипованың “Чишмәләр” шигыреннән алган түбәндәге юллар белән тәмамларга телим:

Җырла,чишмәм,гасырларга җитсен

Челтерәүләреңнең аһәңе.

Яшь буын да белсен тәмен суның,

Һәрбер кеше белсен бәһаңне!

Сакласыннар күз карасы кебек,

Телмәсеннәр җирнең бәгырен.

Саклыйк җирне,саклыйк табигатьне,

Белик ,дуслар, чишмә кадерен!



























Кулланылган әдәбият

1.Гарипова Ф.Г.Исследования по гидронимии Татарстана.-“Наука” нәшрияты,1991.

2.Г.Гарипова.Чулпы җыры.- Казан:Татарстан китап нәшрияты,1997.

3.Ф.Г.Гарипова.Елгалар дөнясына сәяхәт.-Казан:Татарстан китап нәшрияты,1992.

4.Р.Миңнуллин.Сайланма әсәрләр.-Казан:”Мәгариф” нәшрияты,2004.

4.Мензелинский край: историяи современность.Сост.:Ю.Ю.Юсупов,М.Н.Сафиуллин.-М.:2006.

5.Ю.Юсупов.Әтрәкле авылы тарихыннан.-“Минзәлә”газетасы китапханәсе,2004.

6.Ю.Юсупов.Гөлегем-гомер бишегем.-“Минзәлә” китапханәсе,2009.






Краткое описание документа:

Чишмәләр иле син, Туган як!

                                                                    Еракка китмәгез, су сорап.

                    Бу җирдә таулардан көй алып,

                                                                         Чишмәләр яшиләр чылтырап.

Ә.Исхаков.

   Безнең проект эшенең темасы «Чишмәләр яшиләр чылтырап” дип атала. Ни өчен бу теманы сайладык  соң без? Нәрсә соң ул чишмә? Кешеләргә чишмәләр кирәкме? Ни өчен?Минзәлә төбәгендә нинди чишмәләр бар ?Аларныь аталу тарихы нәрсә турында сөйли? Татар халкында чишмәләргә бәйле нинди гореф-гадәтләр бар? Шушы сорауларга җавап табу максатыннан без әлеге эзләнү эше белән шөгыльләндек.Чыгышым белән мин Тегермәнче авылы кызы, ә проект эшенең җитәкчесе татар теле һәм әдәбияты укытучысы Лилия Габделәхәт кызы Әтрәкле авылыннан.Шуңа күрә  без Ыкның аръягындагы чишмәләргә тукталырга булдык.

 Проект эшен әзерләгәндә без алдыбызга шундый бурычлар куйдык:

-туган ягыбыз чишмәләрен барлау;

-төбәгебез тарихын өйрәнүгә  кызыксыну уяту;

-микротопонимнарының аталу тарихларын тикшерү,  материаллар  җыю, өйрәнү, атамаларны төркемнәргә бүлү һәм нәтиҗә чыгару

-чишмәләргә бәйле йолаларны, гореф-гадәтләрне ачыклау;

-туган җиребезгә, табигатебезгә, чишмәләребезгә карата игътибарлылык,  һәм мәрхәмәтлелек тәрбияләү.

Мин танылган тарихчы Юныс абый Йосыпов белән очраштым.Аннан бик күп кызыклы мәгълүмат язып алдым.Шулай ук шәһәребездәге туган якны өйрәнү музеенда да үзем өчен шактый кызыклы әйберләр таптым.

Автор
Дата добавления 11.01.2015
Раздел Другое
Подраздел Конспекты
Просмотров516
Номер материала 285267
Получить свидетельство о публикации

"Инфоурок" приглашает всех педагогов и детей к участию в самой массовой интернет-олимпиаде «Весна 2017» с рекордно низкой оплатой за одного ученика - всего 45 рублей

В олимпиадах "Инфоурок" лучшие условия для учителей и учеников:

1. невероятно низкий размер орг.взноса — всего 58 рублей, из которых 13 рублей остаётся учителю на компенсацию расходов;
2. подходящие по сложности для большинства учеников задания;
3. призовой фонд 1.000.000 рублей для самых активных учителей;
4. официальные наградные документы для учителей бесплатно(от организатора - ООО "Инфоурок" - имеющего образовательную лицензию и свидетельство СМИ) - при участии от 10 учеников
5. бесплатный доступ ко всем видеоурокам проекта "Инфоурок";
6. легко подать заявку, не нужно отправлять ответы в бумажном виде;
7. родителям всех учеников - благодарственные письма от «Инфоурок».
и многое другое...

Подайте заявку сейчас - https://infourok.ru/konkurs


Выберите специальность, которую Вы хотите получить:

Обучение проходит дистанционно на сайте проекта "Инфоурок".
По итогам обучения слушателям выдаются печатные дипломы установленного образца.

ПЕРЕЙТИ В КАТАЛОГ КУРСОВ


Идёт приём заявок на международный конкурс по математике "Весенний марафон" для учеников 1-11 классов и дошкольников

Уникальность конкурса в преимуществах для учителей и учеников:

1. Задания подходят для учеников с любым уровнем знаний;
2. Бесплатные наградные документы для учителей;
3. Невероятно низкий орг.взнос - всего 38 рублей;
4. Публикация рейтинга классов по итогам конкурса;
и многое другое...

Подайте заявку сейчас - https://urokimatematiki.ru

Похожие материалы

Включите уведомления прямо сейчас и мы сразу сообщим Вам о важных новостях. Не волнуйтесь, мы будем отправлять только самое главное.
Специальное предложение
Вверх