Инфоурок / Классному руководителю / Другие методич. материалы / Проектная работа: "Рафаил Газизов иҗатында балачак хатирәләренең сәнгатьчә сурәте һәм аның тәрбияви әһәмияте."

Проектная работа: "Рафаил Газизов иҗатында балачак хатирәләренең сәнгатьчә сурәте һәм аның тәрбияви әһәмияте."



Московские документы для аттестации!

124 курса профессиональной переподготовки от 4 795 руб.
274 курса повышения квалификации от 1 225 руб.

Для выбора курса воспользуйтесь поиском на сайте KURSY.ORG


Вы получите официальный Диплом или Удостоверение установленного образца в соответствии с требованиями государства (образовательная Лицензия № 038767 выдана ООО "Столичный учебный центр" Департаментом образования города МОСКВА).

ДИПЛОМ от Столичного учебного центра: KURSY.ORG


библиотека
материалов

Киләчәге бар милләт без,

Шәхесләргә бай милләт без”

II республикакүләм

фәнни- гамәли конференциясе.






Юнәлеш: Күренекле шәхесләр һәм туган як.


Тема: Рафаил Газизов иҗатында балачак хатирәләренең сәнгатьчә сурәте һәм аның тәрбияви әһәмияте.






Эшне башкарды: Татарстан Республикасы

Мамадыш муниципаль районы муниципаль

бюджет гомуми белем учреждениесе

Кече Кирмән төп гомумбелем

мәктәбенең 9нчы сыйныфы укучысы

Гыйздәтуллина Диләрә Илфир кызы.




Фәнни җитәкче: татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Гыйздәтуллин Илфир Рәхимша улы.





БУА 2014


Эчтәлек

  1. Кереш.

  2. Төп өлеш.

1нче бүлек. Шагыйрьнең тормыш юлы.

3нче бүлек. Балалар шагыйре- чишмәләр шагыйре.

4нче бүлек. Р. Газизовның өлкәннәр өчен иҗат иткән әсәрләре балаларга тәрбия бирә.

  1. Йомгак.

  2. Кулланылган әдәбият.


























Максат .

Әлеге фәнни-эзләнү эшен язарга алынганда, мин үз алдыма түбәндәге максатларны куйдым:

    1. Әдип иҗатына төпле күзәтү ясау, аның әдәбиятка килү шартларын ачыклау, иҗат үзенчәлекләрен билгеләү.

    2. Р. Газизовның балалар әдәбиятында тоткан әһәмиятле урынын күрсәтү.

    3. Әдәби тәнкыйтьтә тәнкыйтьчеләрнең Р. Газизов иҗатына биргән бәяләре белән танышу.

    4. Р. Газизов иҗатын мәктәптә өйрәнүнең мөмкинлекләрен ачыклау.

Максатыма ирешү өчен мин түбәндәгеләрне башкардым:

    1. Р. Газизовның балалар һәм өлкәннәр өчен язылган әдәби җыентыкларын җентекләп карап чыктым.

    2. Шагыйрь иҗатына багышланган әдәби тәнкыйть мәкаләләрен өйрәндем.

    3. Р. Газизов иҗатын һәм тормышын өйрәнү буенча үземнең дәрес һәм дәрестән тыш тәрбия бирү чаралары эшкәртмәләрен тәкъдим иттем, бу чараларны нәтиҗәле үткәрү юлларын билгеләдем.













Кереш.

Бүгенгебезнең чәчәкләре, киләчәгебезнең язмышы булган балалар өчен язу - иртәгебез турында кайгырту, киләчәгебез өчен олы җаваплылык сизү дигән сүз. Р. Газизов бу изге бурычны үз иҗатында фидакарь үти. Ул балалар җанына рәссам булып керә, табигатьне тоярга, сөяргә өйрәтә. Балалар юморны ярата. Тукайлардан, Б. Рәхмәтләрдән, Ә. Фәйзиләрдән килгән матур традицияләрне безнең шартларда үстереп, ул шуларга тагын рус әдәбиятындагы Михалковлар ирешкән югарылыкны да кушып, сурәт-бизәкләр, табышмак-серләре, Гөлназ, Алсулары булган өр-яңа дөнья ачты.

Р. Газизов үзенең балалар поэзиясендә балалар психологиясен, балалар әдәбиятының үзенчәлекләрен тирәнтен белеп кенә калмады, бу зур һәм серле дөньяга Р. Газизов дигән кабатланмас шәхеснең үз дөньясын китереп куша алды. Нәкъ менә балалар әдәбиятында кабатланмас дөнья ачканы өчен, аны Татарстанның Ш. Маннур һәм Ф. Хөсни исемендәге премиясе белән бүләкләделәр, ә 2006 елда ул Халыкара Андерсен дипломын алды. Татар әдәбиятының данын һәм дәрәҗәсен күтәрде һәм бүген дә шушы иҗат юлында армый-талмый хезмәт итә, өзлексез халык арасында, мәктәп балалары белән туктаусыз элемтәдә.

Табигый таланты, гаять зур тырышлыгы, ил язмышы белән яшәве аны республикабызның әйдәп баручы шагыйрьләре рәтенә бастырды. Шагыйрь шәхесе һәм иҗаты җентекләп, кызыксынып, үз итеп, якын күреп, зурлап өйрәнүгә лаек.







II. Төп өлеш.

1 бүлек. Шагыйрьнең тормыш юлы.

Рафаил Шәкүр улы Газизов 1947 елның 26 апрелендә Татарстан Республикасының Мамадыш районы Кече Кирмән авылында хезмәткәр гаиләсендә туган. Дүрт яшеннән әтисез калып, әнисе тәрбиясендә үсә. 1962 елда Кече Кирмән сигезьеллык, 1965 елда Мамадышның 2 нче урта мәктәбен тәмамлагач, туган авылында укытучылык хезмәтен башлап җибәрә. 1966—1971 елларда Казан дәүләт университетының татар теле һәм әдәбияты бүлегендә югары белем ала. Р. Газизов 2010 нчы елга кадәр мәктәп директоры вазифаларын башкара.

1985 елда лирик шигырьләре тупланган беренче җыентыгы дөнья күрә, ә 1988 елда кече яшьтәге балаларга атап язган «Җиләкле алан» исемле икенче шигъри китабы басыла. Хәзерге көндә ул —тугыз китап авторы, шуларның бишесе - шигъри җыентыклар, соңгыларыннан икесе- проза китаплары («Түбән оч малайлары», 1998; «Кичер, кичерә алсаң...», 1998) һәм берсе, сайланма рәвешендәрәк төзелгәне («Ак болыт»), әдипнең тезмә һәм чәчмә әсәрләрен үз эченә ала.

Шигырьләрендә татар халкының тарихына бәйле темалар да кузгатыла, туган авылының үткәне турында аның «Кирмән» дигән поэмасы да бар. Әдипнең шигъри һәм чәчмә иҗаты эчкерсез хисләре, моңлы яңгырашы белән җәлеп итә. Рафаил Газизовның әдәби иҗаты 1991 елда Язучылар берлегенең Мамадыш районының Шәйхи Маннур исемендәге бүләге һәм 2003 елда Язучылар берлегенең Фатих Хөсни исемендәге бүләге белән билгеләп үтелде,2006нчы елда “Бүләгем” исемле балалар китабы өчен Г. Христиан Андерсен исемендәгеХалыкара дипломга лаек булды. Ул — РСФСРның халык мәгарифе отличнигы (1988), Татарстан Республикасының атказанган укытучысы (1994). Рафаил Газизов — 1992 елдан Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы. Бүгенге көндә туган авылында яши һәм иҗат итә.



3 бүлек. Балалар шагыйре - чишмәләр шагыйре.

Чишмәләрне карап, чистартып, улагын төзәтеп, алыштырып, язын- көзен- кышын бирегә юл ачып торучы кешеләр була. Чишмәләр һәр авылда бар алар. Шагыйрь җанлы агайлар…

Танылган әдип һәм мөгаллим Рафаил Газизов- агай түгел, әле егет чагында ук әнә шул сакка, чишмәләр сагына баскан зат. Туган телебезнең чишмәсе авылда ләбаса! Ә инде әдәби телнең бишеге, минемчә, безнең якларда.

2006 нчы елда Швейцариянең Базель каласыннан Балалар әдәбияты Халыкара советы штаб- квартирасыннан бик куанычлы хәбәр килеп иреште: балалар өчен әдәбият өлкәсендә дөньяның иң мәртәбәле бүләкләреннән берсе- Халыкара Ганс Христиан Андерсен бүләгенә шагыйрь Рафаил Газизовның Казан шәһәре “Мәгърифәт” нәшриятында басылып чыккан “Бүләгем” китабы лаек дип табылган. Татар шагыйренең бу китабын әлеге бүләккә рус балалар әдәбиятының аксакалы, Халыкара советның Россия милли үзәге президенты Сергей Владимирович Михалков җитәкләгән Халыкара язучылар берлеге тәкъдим иткән иде.

Инде хәзер Р. Газизовның шигырьләренә мөрәҗәгать итик. Туган ягыбызның саф сулы чишмәләре дә, киң болыннары да, иркен басу- кырлары да, маймычлы инешләре дә - барысы да чагылыш таба аның шигырьләрендә, җырларында:

Ачык дәрес бирә бүген дөнья,

Чишмәләре дәшә безне дә.

Бака шигырь сөйли, туган җирне

Олылау бар һәрбер сүзендә.

Шагыйрьнең иҗаты күпкырлы, бик халыкчан, шигъри дөньясы киң. Бай сурәтләү чаралары аша шигырьләре яхшылыкка өнди, әти- әнигә, өлкәннәргә мәхәббәт тәрбияли, аларда хезмәт темасы да калку итеп бирелә:

Киендем дә, көрәк алып

Чыгып киттем урамга,

Җил ничек ташып өлгергән-

Кар тутырган юлларга.

Үзе мөгаллим кеше булгач, балаларның психологиясен дә белеп яза ул. “Бүләгем” китабындагы “мин” исеменнән сөйләүче герое - шук, шаян, тиктормас малай. Никадәр шук булса да, күкрәгендә олы, шәфкатьле йөрәк аның:

Чәчәкләрне бергә тездем-

Бәйләм булды.

Әниемә, әбиемә

Бәйрәм булды.

Рафаил Газизов иҗатында балаларны төрле яклап тәрбияләүне, аларны кече яшьтән үк тормыш матурлыгына өйрәтүне, сәламәт кешеләр итеп үстерүне максат итеп куйган:

Һәр көн тимер чыбыкларга

Чыпчыклар тезеләләр,

Әллә бәхәсләшә алар,

Әллә миннән көләләр.

Шушы төп шигъри темалар балага системалы танып белү чарасы булып хезмәт итә. Бу өлкәдә ул татар әдәбиятының казанышларыннан файдалана. Шагыйрьнең иҗади үсешендә тагын аның зурлар поэзиясендә инде искә алынган шигъри тәҗрибәсенең һәм халык авыз иҗатын яхшы белүенең дә файдасы булды:

  • Мәче идәнгә ятып

Йокласа,- ди әбием,-

Көннәр җылынуга була,

Бел син шуны, бәбием.

Р. Газизовның өлкәннәр өчен дә, балалар өчен дә китаплары чыгып тора, аның шигырьләренә язылган җырлар яңгырый. Илгиз Закиров белән берлектә язылган “Тәрәзәләр- әни күзләре”,Айдар Тимербаев көен иҗат иткән “ Көтәм сине”, Вәсим Әхмәтшин көенә җырлана торган “ Мамадышым” һәм башка җырлары профессиональ җырчыларыбызның репертуарыннан төшкәне юк.







4 бүлек. Р.Газизовның өлкәннәр өчен иҗат иткән әсәрләре балаларга тәрбия бирә.

Гадәттә балалар әдәбияты төшенчәсе олылар өчен язылган, ләкин балалар тарафыннан да яратып укыла торган әсәрләрне үз эченә ала.

Р. Газизовның да олылар өчен язылган, ләкин балалар тарафыннан да яратып укыла торган әсәрләре бик күп. Ул безне, кереш музыка тыңлатып, табигать күренешләре күрсәтеп “суытмыйча”, һәр хикәясенә әзерлексез генә бөтереп алып керә. Менә “Кичер, кичерә алсаң...”ның беренче битләренә дә шулай “йөгереп” кереп китәбез. “Кичер, кичерә алсаң...” хикәясендә төп каһарман- кешеләргә гомере буена игелек кенә эшләп, бер рәхмәт ишетмичә дөньядан киткән Барый абыйның фаҗигале яшәеше, пакь күңеле, җан әрнүләре тәфсиллерәк тасвирлана. Ләкин, төп каһарман дисәк тә, хикәя Барый абый хакында гына түгел. Шул уңайдан, хәвефле уйга да төшәсең, бүгенге әдип изге җаннарның үзләрен генә хикәя үзәгенә куеп яза алмый икән бит инде. Чынлык өчен, аңа сырышкан бик күп пычраклыкны да сурәтләргә мәҗбүр ул.

Барый кыйссасын баладан сөйләтү дә- авторның бер уңышы, хикәянең уңышлы ягы. Беркайчан әти була алмаячак ир кеше һәм инде әтиле була алмаячак малайның үзара мөнәсәбәте әсәрдә укучы күңелен дә җылытырлык итеп сурәтләнә.

Кашыклар” хикәясендә дә сугыш чоры авылының бер күренеше белән очрашабыз. Мәгъсүмбикә, бер төркем хатыннарга җитәкче булып, Кече Кирмәннән Старый Городка чәчү орлыгы алырга бара. Тик Камада боз өстенә су җәелгән. Кире борылу турында уйлыйсы да юк, буш кул белән кайтсалар, авыл түрәләре аларга көн күрсәтмәячәкләр. Бирге яктагы Вандовка марҗалары хатыннарны бозлы суга керүдән тыеп калырга теләсәләр дә, тегеләрнең кире борылмасына инангач, кайтыр юлларында мунча ягып көтеп торалар һәм мосафирларны суык су чиреннән саклап калалар. Өстәвенә, туйганчы ашатып, өйдәге ач балаларына балык биреп, “чукына чукына изге сүзләр әйтеп, хәерде юл теләп озатып калалар”. Изгелеккә каршы изгелек булсын дип, Мәгъсүмбикә төркемендәге “Вәсбиҗамал карчык, кар өстенә ак капчык җәеп, Вандовка марҗаларына дога багышлады, ә калганнары дога кылды- рәхмәтләре шул булды”. Шәфкатьнең, миһербанлылыкның дине,милләте юк, күңел түрендә шул хисләр булу теләсә кайсы диндәге кешеләрне якынайта.

Шулай да балачак истәлекләренә чумып, сагышка- моңга батып кайта- кайта укырлык кыйссалары Рафаил Газизовның “Түбән оч малайлары” исемле китабына тупланган. Бу хикәяләр бүгенге авылның уен белмәс балаларын- уенга, сүрән җаннарын- хыялга, үшән- ялкауларны-эшли алу ләззәтенә, шул гади эштә гомерләрен уздырган әти- әниләрнең хәлен аңларга, наданнарын- ана теленең соклангыч матурлыгын тоярга, сукыр яшәгәннәрне- табигатебезнең күркәмлеген, җәйнең таң хозурлыгын, кышның кар аклыгын күрергә, ялгызларны- бердәмлеккә, дуслыкка, күңеле катыларны- кеше табигатеннән килә торган шәфкатьлеккә, төмсәләрне- елмаерга, җан җылысын бүтәннәр белән бүлешүнең үзеңне дә җылытачагына, игелек кылуның үзеңә дә яшәү көче бирүенә төшенергә, ә бөтенесен- бик тиз үтеп китә торган балачакның кадерен белергә өйрәтер иде.















III Йомгаклау.

Поэзия күгендә һәр чорның үз йолдызлары кабынып тора. Аларның кайберләре, халык күңелен биләп, мәңге сүнми торган нурлы йолдызга әвереләләр. Әнә шундый сүнми торган йолдызларның берсе булып Рафаил Газизов та татар әдәбияты күгендә үзенә урын алды.

Йомгак ясап әйткәндә, Рафаил Газизовның әсәрләре- заман әсәрләре, бүгенге көннең мөһим мәсьәләләрен күтәргән гыйбрәтле әсәрләр. Алар илебез тарихының бер этабын сурәтли. Шуннан чыгып, без яраткан язучыбызның үз замандашларын чагылдыру остасы икәненә тагын бер кат инанабыз. Безгә тагын шунысы да ачык: ул һәрвакыт бөтен җаны- тәне белән үзенең укучылары язмышы өчен янып яши, аның тормыш- көнкүрешен яхшырту турында кайгырта, телебез, гореф- гадәтләребезне саклау һәм үстерү өчен тырыша. Шушындый зур талантка ия булган язучыбыздан мин чордашларыбызның матурлыгын һәм батырлыгын гәүдәләндергән тагын да күбрәк образлар тудыруын, актив иҗат итүен, иҗатының шулай һаман яшәрә баруын теләп калам

Кулланылган әдәбият.

  1. Казан утлары” журналы 2007нче ел №4 .

  2. Мәгърифәт” газетасы 2003нче ел 29нчы ноябрь.

  3. Мәйдан” журналы 2007нче ел №4.

  4. Мирас итеп бирде зыялылар сүз һәм гамәл кылу үрнәген (Тел галиме,фольклорчы, педагог Хуҗа Бәдигыйнең иҗади мирасын өйрәнүгә багышланган II Республикакүләм фәнни- тикшеренү укулары материаллары). Казан 2011.

Нократ” газетасы . 2007нче ел 25нче апрель.

Очень низкие цены на курсы переподготовки от Московского учебного центра для педагогов

Специально для учителей, воспитателей и других работников системы образования действуют 65% скидки при обучении на курсах профессиональной переподготовки.

После окончания обучения выдаётся диплом о профессиональной переподготовке установленного образца с присвоением квалификации (признаётся при прохождении аттестации по всей России).

Подайте заявку на интересующий Вас курс сейчас: KURSY.ORG


Краткое описание документа:

Бүгенгебезнең чәчәкләре, киләчәгебезнең язмышы булган балалар өчен язу - иртәгебез турында кайгырту, киләчәгебез өчен олы җаваплылык сизү дигән сүз. Р. Газизов бу изге бурычны үз иҗатында фидакарь үти. Ул балалар җанына рәссам булып керә, табигатьне тоярга, сөяргә өйрәтә. Балалар юморны ярата. Тукайлардан, Б. Рәхмәтләрдән, Ә. Фәйзиләрдән килгән матур традицияләрне безнең шартларда үстереп, ул шуларга тагын рус әдәбиятындагы Михалковлар ирешкән югарылыкны да кушып, сурәт-бизәкләр, табышмак-серләре, Гөлназ, Алсулары булган өр-яңа дөнья ачты.

Р. Газизов үзенең балалар поэзиясендә балалар психологиясен, балалар әдәбиятының үзенчәлекләрен тирәнтен белеп кенә калмады, бу зур һәм серле дөньяга Р. Газизов дигән кабатланмас шәхеснең үз дөньясын китереп куша алды. Нәкъ менә балалар әдәбиятында кабатланмас дөнья ачканы өчен, аны Татарстанның Ш. Маннур һәм  Ф. Хөсни исемендәге премиясе белән бүләкләделәр, ә 2006  елда ул Халыкара Андерсен дипломын алды. Татар әдәбиятының данын һәм дәрәҗәсен күтәрде һәм бүген дә шушы иҗат юлында армый-талмый хезмәт итә, өзлексез халык арасында, мәктәп балалары белән туктаусыз элемтәдә.

 

Табигый таланты, гаять зур тырышлыгы, ил язмышы белән яшәве аны республикабызның әйдәп баручы шагыйрьләре рәтенә бастырды. Шагыйрь шәхесе һәм иҗаты җентекләп, кызыксынып, үз итеп, якын күреп, зурлап өйрәнүгә лаек.

Общая информация

Номер материала: 113576

Похожие материалы