Добавить материал и получить бесплатное свидетельство о публикации в СМИ
Эл. №ФС77-60625 от 20.01.2015
Инфоурок / Иностранные языки / Рабочие программы / Проектная робота на тему "Кемнең миллионер буласы килә? (В.Имамовның тормыш юлы һәм иҗаты буенча)"

Проектная робота на тему "Кемнең миллионер буласы килә? (В.Имамовның тормыш юлы һәм иҗаты буенча)"

  • Иностранные языки

Поделитесь материалом с коллегами:

 1. Вахит Имамов кем ул? Язучы Композитор Артист Җырчы
2. Вахит Имамов ничәнче елда һәм кайда туган? 1954 елның 18 мартында ТР Актан...
3. Вахит Имамов –  .... елдан Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы. 1987 2002 2...
4. Кайсы әсәр В. Имамовныкы түгел. “Алмачуар” “Могикан” “Япон татары” “Сәет б...
5. Ничәнче елда "Сәет батыр" романы өчен, Татарстан Язучылар берлегенең Гаяз...
6. Вахим Имамов ничәнче елдан “Мәйдан” журналының баш мөхәррире булып эшли? 2...
7. Вахит Имамов ничәнче елда «Утлы дала» ике томлы тарихи романы өчен Габдулл...
8. Ничәнче елда Вахит Имамовка «Татарстан Республикасының атказанган мәдәният...
9. ХХ гасыр башында Япониягә килеп эләккән татарлар тормышын кайсы әсәрендә с...
10. Нинди әсәрләре буенча Татарстан телестудиясе соңыннан кыска метражлы нәфи...
 1 миллион
БУЛДЫРДЫГЫЗ!
1 из 14

Описание презентации по отдельным слайдам:

№ слайда 1
Описание слайда:

№ слайда 2  1. Вахит Имамов кем ул? Язучы Композитор Артист Җырчы
Описание слайда:

1. Вахит Имамов кем ул? Язучы Композитор Артист Җырчы

№ слайда 3 2. Вахит Имамов ничәнче елда һәм кайда туган? 1954 елның 18 мартында ТР Актан
Описание слайда:

2. Вахит Имамов ничәнче елда һәм кайда туган? 1954 елның 18 мартында ТР Актаныш районы Иске Байсар авылында 1954 елның 18 мартында Казанда 1954 елның 18 мартында ТР Мамадыш районы Усали авылында 1954 елның 15 февралендә Оренбург өлкәсе Мостафа авылында

№ слайда 4 3. Вахит Имамов –  .... елдан Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы. 1987 2002 2
Описание слайда:

3. Вахит Имамов –  .... елдан Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы. 1987 2002 2000 1992

№ слайда 5 4. Кайсы әсәр В. Имамовныкы түгел. “Алмачуар” “Могикан” “Япон татары” “Сәет б
Описание слайда:

4. Кайсы әсәр В. Имамовныкы түгел. “Алмачуар” “Могикан” “Япон татары” “Сәет батыр”

№ слайда 6 5. Ничәнче елда "Сәет батыр" романы өчен, Татарстан Язучылар берлегенең Гаяз
Описание слайда:

5. Ничәнче елда "Сәет батыр" романы өчен, Татарстан Язучылар берлегенең Гаяз Исхакый исемендәге премиясенә лаек була? 1995 1997 1992 1999

№ слайда 7 6. Вахим Имамов ничәнче елдан “Мәйдан” журналының баш мөхәррире булып эшли? 2
Описание слайда:

6. Вахим Имамов ничәнче елдан “Мәйдан” журналының баш мөхәррире булып эшли? 2008 2005 2002 2010

№ слайда 8 7. Вахит Имамов ничәнче елда «Утлы дала» ике томлы тарихи романы өчен Габдулл
Описание слайда:

7. Вахит Имамов ничәнче елда «Утлы дала» ике томлы тарихи романы өчен Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт бүләгенә лаек була? 2014 2010 2013 2002

№ слайда 9 8. Ничәнче елда Вахит Имамовка «Татарстан Республикасының атказанган мәдәният
Описание слайда:

8. Ничәнче елда Вахит Имамовка «Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре» дигән мактаулы исеме бирелә? 2002 2005 2001 1992

№ слайда 10 9. ХХ гасыр башында Япониягә килеп эләккән татарлар тормышын кайсы әсәрендә с
Описание слайда:

9. ХХ гасыр башында Япониягә килеп эләккән татарлар тормышын кайсы әсәрендә сурәтли? “Япон татары” “Утлы дала” “Сәет батыр” “Ир канаты”

№ слайда 11 10. Нинди әсәрләре буенча Татарстан телестудиясе соңыннан кыска метражлы нәфи
Описание слайда:

10. Нинди әсәрләре буенча Татарстан телестудиясе соңыннан кыска метражлы нәфис фильмнар төшерелә? “ Нәзер”, “Өмет” “Сәет батыр” “Тозлы яра” “Сәет батыр” “Утлы дала” 10. Нинди әсәрләре буенча Татарстан телестудиясе соңыннан кыска метражлы нәфис фильмнар төшерелә? “Япон татары”, “Утлы дала” «Нәзер» , «Өмет» “Утлы дала” , “Сәет батыр” “Ир канаты”, “Утлы дала” 10. Нинди әсәрләре буенча Татарстан телестудиясе соңыннан кыска метражлы нәфис фильмнар төшерелә? “Япон татары”, “Утлы дала” «Нәзер» , «Өмет» “Утлы дала” , “Сәет батыр” “Ир канаты”, “Утлы дала”

№ слайда 12  1 миллион
Описание слайда:

1 миллион

№ слайда 13 БУЛДЫРДЫГЫЗ!
Описание слайда:

БУЛДЫРДЫГЫЗ!

№ слайда 14
Описание слайда:

Выберите курс повышения квалификации со скидкой 50%:

Краткое описание документа:

 

Вахит Имамов исеме әдәбият мәйданында сиксәненче еллар башында пәйда булды дип санала. Хәлбуки, әдәбиятка ул ун елга алдарак килгән язучы. В.Имамов әдәби иҗатның илаһи "сараена" бай тормыш тәҗрибәсе туплап, "күңел тарихы" багажы белән атлап керде. Университетта алган гыйлемгә шактый еллар Балык Бистәсе район газетасы редакциясендә К.Сибгатуллин, Х.Әшрәфҗановлар кебек танылган шагыйрь, галим-журналистлар белән иңгә-иң торып эшләү өстәлде, аннан Чаллыга күчеп килеп, КАМАЗ заводларында мастер Вазыйфасын башкару, шушы ук автогигант каршында китап нәшрияты оештырып, күп санлы каләмдәшләренең китапларын чыгаруда булышлык күрсәткән "КАМАЗ" китап нәшриятының баш редакторы булып тору, шуның өстенә соңгы елларда Чаллы Язучылар оешмасына уңышлы җитәкчелек итү... һәркайсы тормышның истә калырлык этабы, иҗат мәктәбе булгандыр, диясе килә.

Вахит Имамов әдәби мәйданда киң колачлы әсәрләр язу остасы буларак танылды. Әмма, без укып күнеккән гади тормыш вакыйгаларыннан укмаштырган һәм әдәби чаралар ярдәмендә сәнгать дәрәҗәсенә күтәрелгән нәзберек күңелле укучыны автор күңелендә туган виртуаль тормышка әйдәүче романнар түгел, бәлки гаять дәрәҗәдә зиһен, акыл, тырышлык һәм үҗәтлек, физик көч таләп итүче өлкәне — тарихи әсәрләр язуны үз итте ул. Шундый әсәрләрнең иң күренеклесе, әлбәттә, "Утлы дала" романы булды.

Тарихи романнарга таләп башка. Татар әдәбиятында бигрәк тә. Безнең тарих биш гасыр дип әйтерлек көл-тузан астында ятты. Тарихи дөреслекне сирәкләр генә, шагыйрь әйтмешли, хәбәрдарлар гына белә. Бу темага алынган язучыга катлаулы миссия төшә, ул татарның империя тарафыннан яшерелгән тарихын да кайтарсын, шул ук вакытта үз фантазиясен эшкә җигеп, егылып укырлык әсәр дә тудырсын. Бу юлда дөреслеккә хилафлык китерсә, аны беркем дә кичермәячәк, әлбәттә (бусы безнең татар халкына хас сыйфат, ул хыянәтне тиз оныта, үзенә хезмәт иткән затларны типкелектә йөртүгә күз йома). Тарихи әсәр язучы әдипләребез тарихчы галимнәребез белән кулга кул тотынып эшлиләр дисәк тә хата булмас. Бу хакта тарих фәннәре докторы Фаяз Хуҗин менә нәрсә ди: "Тарихи романнарны бик яратып һәм кызыксынып укыйм. Сәбәбе бик гади — без, галимнәр, халкыбызның ерак гасырларга барып тоташкан бай һәм үтә дә катлаулы тарихын үзебезчә, фәнни күзлектән карап, хезмәтләребезне гади халыкка аңлашылмас дәрәҗәдә авыр фән теле белән язабыз, әдипләребез исә шул ук тарихны мавыктыргыч итеп, сәнгать теле белән киң катлам укучыларына җиткереп торалар. Ничек җиткерәләр, нинди ысуллар кулланып, фантазияләре чиктән ашмыймы, язганнары тарихи дөреслеккә туры киләме — бусы инде икенче мәсьәлә, һәм мине шул мәсьәлә кызыксындыра да". Шушы сүзләрдән соң тарихи әсәрләр язучы әдипләребезнең исемнәрен санап, иҗатлары хакында фикерен әйтә дә болай дип өсти: "Вахит Имамов әсәрләренә, теләгән очракта да, тел-теш тидерерлек түгел". Бу инде татар дөньясында гына түгел, гомумтөрки дөньяда, Рәсәйдә танылган тарихчы сүзләре. Әдипләребез иҗатын белеп яза, горурланып яза. Татар әдәбияты дөреслекне хаклаганда, бу фонда урысның тарихи әсәргә тотынган язучылары ничегрәк күренәләр икән? Өлкән туганның бүгенгәчә шовинистик иләслектән айнымаган тарихчы галимнәре Валентин Пикуль кебек тарихи романнар калыплап чарланган каләм әһелләрен, тоташ ялган язуларыннан гарык булып, телгә алырга да оялалар бит. Хәтта ки, һәркайсы һаман да шул татар тарихын бозып күрсәтеп килсәләр дә. Димәк, язучы, уйдырма-ялганда тарихчыларны уздырып җибәреп, гомуми мәсьәләдә мантыйкның аксавын калкурак итеп күрсәтә һәм ялган тарих әвәләүчеләрнең, үзе дә сизмәстән, чын йөзен ачып ташлый. Академик Миркасыйм ага Госманов без укып "аһ" иткән Морад Аджи-га да тарихи дөреслекне бозып, ялган белән укучының башын әйләндергәне өчен кискен дәгъва белдерде. Менә кайда ул хикмәт!.. Кабатлап әйтергә кирәк, безнең тарихчы әдипләребез әсәрләрендә татар тарихына караган концептуаль мәсьәләләр күтәрергә һәм аларны, әдәби яктан караганда — сәнгать дәрәҗәсендә, фәнни яктан исә — тел-теш тидермәслек югарылыкта дип әйтерлек чишәргә мәҗбүрләр. Башка юл юк!

Вахит Имамовның "Утлы дала" тарихи романы башта "Казан утлары" журналында 2000 елның 1—3 нче саннарында дөнья күрде, 2001 елда Татарстан китап нәшриятында аерым китап булып басылып чыкты. Күләме һәм күтәрелгән проблемаларга нисбәттә әсәр вакыйга буларак кабул ителде. Колачлаган географик киңлек ягыннан булсын, шул дәвердәге геополитик вәзгыятькә анализ ясарга омтылыш ягыннан булсын, әсәрдәге сюжет сызыклары, катнашучы персонажлар саны ягыннан булсын — соңгы ун-унбиш елда татарда мондый роман булдымы икән?! Роман өч яссылыкны үз эченә ала: урыс дәүләте оешу алды еллары; болгар иле, аның дәүләтчелегенә хас сыйфатлар, бердәмлекнең матур җимешләре, таркаулыкка китергән сәбәпләр; Идел буйларыннан бик еракта, магул, татар ырулары яшәгән Бөек Даланың эчке вәзгыяте, Ясүгәй баһадир нәселенең Казык йолдызы Тимучин — булачак Чыңгыз ханның таркау ыруларны берләштереп, дәүләтчелеккә таба ясаган беренче адымнары. Авторның мондый күләмле материалны бер әсәр кысасына җыярга тырышуы хуплауга лаек. Әсәрдә романны тотып торырлык аерым бер герой-образ юк. Тарихи вакыйгаларны исә, әсәрне кат-кат укып чыксаң да, хәтердә калдырып бетермәле түгел. Әмма фикер — эчтәлек бар, форма бар, димәк, әсәр бар дигән сүз. Төп герой — Тарих галиҗәнап л әре дип әйтә алабыз. Төп идея — татар дәүләтчелеге идеясе. Автор борынгы дәверләр аша бүгенгегә күз сала, хәтта бүгенге Татар дәүләте ничек булырга тиеш, ул нинди, юлдан барырга тиеш дигән сорауларга җавап эзли, нәсихәт бирә, үсеш перспективаларын билгеләргә омтыла. Ут күршеләребез — урыслар белән нинди тарихи уртаклык һәм аерымлыклар бар, ике дәүләт арасында гауга-ызгышларга китергән сәбәпләр; үзара мөнәсәбәттә шик, хөсетлек, хыянәт кебек яман сыйфатлар аркасында болгар дәүләте кичергән афәтләр; хакимнәрнең акылга, дипломатиягә игътибарсыз булулары турында бәйнә-бәйнә яза автор. Ханнар, кенәзләр арасындагы кан кардәшлеге булуга карамастан, ике кавем, ике дәүләт ызгышып ятканда, бик еракта, аларга күп җәфа-хәсрәтләр китерәчәк өченче көч — магул-татарлар берләшүгә йөз тота. В.Имамов әсәрдә дәүләт үсешенең стратегиясен билгеләүдә фиркаләр ролен аерып күрсәтә. Болгарда ике фирка: "Ил-дин" һәм "Ил-һун" тарафдарлары булуын ышандыргыч итеп тасвирлый. Беренчесе — булган чикләргә риза хәлдә, рухи — рухани яктан камил, бөтен, җитеш дәүләтчелекне алга сөрсә, икенчесе — башында төрки ка-вем-болгарлар торган империя төзүгә ният кора. Мондый тема тарихи әсәр кысасында беренче мәртәбә күтәрелгәнен искә алып, бүгенге көндә дә бу хакта бәхәсләр чыгып куйгалавын онытмыйк. Татар халкының төрле этник төркемнәрен аерым милләт дип игълан итеп, милләтнең бердәмлегенә, димәк, аның яшәешенә балта чабарга омтылучы империя, үзенең шәхси мәнфәгатьләрен алга сөргән кайбер бәндәләрнең шушы мәсьәләдә халыкның башын бутарга омтылуларын, ягъни империя кулыннан балтаны тартып алып, оят һәм намус дигән нәрсәне онытып, селтәнә-селтәнә тамырларга кизәнүләрен күреп торабыз. Динне дә нәкъ менә милләтне эчтән таркатып, бүлгәләп бердәмлекне җимерүдә файдаланырга тырышучыларның булуын да беләбез.

"Безнең ерак бабаларымыз — һуннар — заманында бөтен җиһанны, барча халыкларны дер селкетеп торган. Мөселман кардәшләремез арасында өзелгән җепләрне янә тергезү вә ялгау — хәзер иң фарыз гамәлдер. Менә шул ният илә без фиркагә "Ил-һун" намен куштык. Морадымыз — һуннар мәмләкәтен яңадан тергезү ягъни". Боларны яшерен фирка төзүчеләрнең берсе — Бакир хәзрәт сөйли.

Аңа Давыт сәет каршы төшә: "Мин элгәре чакта бер тапкыр кисәткән идем инде, Бакир хәзрәт. Ерак бабаларыбызның наме "һун" булса да, алар кылган гамәлләрне кабатларга ымсыну туры юлдан язуга тиңдер, һәрбер инсан, барча мәмләкәткә үз гакылы, үз җегәре илә генә гомер кичерү фарыз. Куәте җитмәс йөкне иңбашына алган инсан да, мәмләкәт тә ахыр чиктә барыбер сытыла, егыла ул". Шактый куерган бәхәстән соң, Давыт сәет әлеге әңгәмәгә нокта куя: "...Без сезнең таләпләрне кабул кыла алмыйбыз. Бүген безнең иң тәүге вә иң олуг морадымыз — Болгар мәмләкәтенең иминлеген, мөселман халкының азатлыгын, изге динемезнең пакьлеген саклап калу. Шуңа күрә безнең фиркамызның исеме дә, көрәш максаты да гайре кыска вә ап-ачык: ил вә дин — "Ил-дин". Ихтилал явына да безнең барчамызны ошбу чакыру дәшәр".

Өзекләрдән күренгәнчә, Болгар чорыннан ук килә икән ул "диссидентлык" безнең халыкта, һәм хәрәкәт башында дин әһелләре торган. Билгеле, яшерен фирка фаш ителә, Бәрәҗ хан каршы көчләрдән рәхимсез үч ала. Соңрак дәвердә гыйсьянчылар каршылыгын бастыруда Сәлим хан да кимен куймый. Гомумән, әсәр кысасына кереп, хакимлеккә килгән һәр түрә — урыс кенәзләре булсын, болгар ханнары булсын, магул ыруларын берләштергән кодрәт ияләре булсын — барысы да хакимлеккә кан-яшь коеп ирешәләр, шул рәвешчә тәхет тоталар.

Төзү һәм җимерү, кан коеп үткәрелгән туйлар, мәхәббәт һәм нәфрәт, тугрылык һәм хыянәт — бу проблемалар белән әсәрнең буеннан буена очрашып торабыз.

Әсәрнең шулай киң колачлы булуы кайбер кешеләрне шүрләтә дә, бу кадәр фактик материалны бер әсәр кысасына кертү акланмый, укучыны әсәрдән читкә этәрә, изге ният белән башкарылган биниһая зур хезмәтнең кыйммәтен төшерә, диләр алар. Андыйларга шуны әйтәсе килә: авторның максаты ачык, әгәр шулай әйтергә яраса, ул гаять җегәр һәм тырышлык түгеп, вакыт сарыф итеп роман-хроника тәкъдим итә. Автор җентекләүгә шулкадәрле әһәмият бирә: урыны-урыны белән әсәр битләре обзор лекцияне хәтерләтә башлый. "Күрегез, белегез, тарих шулай булган!" — ди төсле ул. Бу кадәр тырышлыкны, көчне күрми мөмкин түгел.

Роман турында тәнкыйтьче Рифат Сверигин менә нәрсәләр яза: "... Вахит Имамов яңа гасыр бусагасыннан иң кыю' һәм актив әдипләребез рәтендә атлап керде. Ул XI—XII гасырларда булып узган вакыйгаларны, шул чордагы болгар, магул, урыс хөкемдарларының сарай һәм гаилә интригаларының гаять катлаулы һәм мәкерле чәбәләнешләрен киң географик һәм тарихи үлчәмнәрдә әдәбиләштереп чагылдырган күләмле әсәренең беренче китабын тәмамлады. Халыклар тарихы белән якыннанрак кызыксынучылар "Утлы дала" дип исемләнгән бу романнан искиткеч күп һәм бай мәгълүмат алырлар. Элек бозып күрсәтелгән яисә махсус рәвештә караңгылыкта тотылган тарихыбызны булганынча яктырту мөнәсәбәтеннән генә бәяләсәң дә, Вахит Имамов башкарган титаник хезмәтне танымыйча, билгеләмичә үтү зур хаксызлык булыр иде..."

Миңа еш кына теге яки бу әдипнең теле (әлбәттә, әсәрне язганда кулланылган лексик берәмлекләрне, грамматик чараларны әсәр кысасында эстетик таләпләр югарылыгында "укмаштыру" — авторның сүзләрне урынлы куллану, җөмлә төзүдә шәхси үзенчәлеге һәм, шул рәвешчә, фикерне, мәгънәне укучыга җиткерү осталыгы турыда бара сүз) хакында шактый кискен фикерләр ишетергә туры килә. Андыйларга киңәшем шул — бу бик нечкә мәсьәлә, авторны еш кына урынсыз гаепләүнең кулай юлы, монда бераз тотнаклы булырга кирәк дигән нәтиҗәгә киләм, ягъни, Кадыйр Сибгат әйткәнчә, мәсьәләне индивидуаль җирлеккә күчерәсе килә: нигә телне гомумиләштерәбез әле без? Шул ук вакытта, тел — стиль чарасы дип, беркатлы аңлау да булмасын иде, авторның тел үзенчәлеге индивидуаль, әмма әсәр әдәби нормаларны санга сугып язылган, укучыга аңлаешлы булырга тиештер, дип уйлыйм. Бу җәһәттән караганда, һичшиксез, Вахит Има-мовның үзенә генә хас теле бар. Ул инде үзенең холык-халәтендә сыйдырган стиль буларак формалашкан телгә ия дияргә дә ярый. Автор укучыны артык "җебетми", вакыйгалар агышы таләп итәдер дип уйларга кирәк, Вахит сурәтләүдә кырысрак алымны өстен күрә. Шул ук вакытта, әсәр тукымасында матур-матур лирик чигенешләрне дә күрәбез. Табигать картиналарын сурәтләгән чакта ул поэтик тасвирлау алымнарына кыю мөрәҗәгать итә. Бер мисал: "Чулман ягыннан күтәрелгән кояш нурлары туктаусыз лепердәгән агач яфракларында кайтарылып уйный. Чулман яры буйлап Иделгә чаклы тын һәм сихри урман сузылган. Нинди генә агач юк биредә! Чәчләрен, сакал-мыекларын гел төзәткәләп-сыпы-рып торырга ярата торган кияү егетләре сыман горур, көяз, кәпрәюле, тигез ябалдашлы төз наратлар; бизәкле алъяпкыч ябып аларны каршыларга чыккан кәләшләргә тиң оялчан ак каеннар; гайбәтче усаклар; кунак булып төшкән кодагыйлар төсле чамасыз мул бизәнгән шомырт, чия, балан, гөлҗимеш, миләш куаклары; чит-ят хатын-кызны капщамыйча түзә алмаган азгын ир-ат сыман төрле якка бармак-кәүсәләрен сузган, картаюны мәңге белмәс мәгърур имәннәр; гөнаһсыз көенчә кияүдән аерылып кайткан яшь хатын шикелле бер-берсен кочышып, куллар сузышып утырган агачлар да мәңге батыр, шуңа күрә боегу һәм каш җыеруны белмәс Бөек Кояш нурларын һич тоткарлый алмый. Агач төпләренә елышып утырган җир җиләкләре һәм алсу бөрлегәннәр, сылу мәтрүшкә, ромашка, күкбаш чәчәкләре, тузганак, сарут, әрекмән, ат кузгалагы, кандала үләне, кырмавык, абагалар — барчасы көлтә-көлтә, тәлгәш-тәлгәш булып төшкән кояш нурларына сузыла. Чәчәк таҗы саен төклетура бызылдый, аяк асларында чикерткәләр сайрый, еракта-еракта үзенә яр дәшүче дәртле тургай җырын саташкан кәккүк тавышы басып китә". Бу инде гади тасвирлау гына түгел, тел стихиясенә тартым.

Язучы — үз әсәренең режиссеры; һәр көчле әсәрнең кабатланмас эчке драматургиясе бар. Монда инде үлчәү-бизмәннең үтә дә тигез торышы таләп ителә. Яшьлек табигатен, мәхәббәткә кагылышлы мизансценаларны "куйганда", үзе дә гаярь ир-егет булгангадыр инде, Вахит чаманы онытып җибәрүчән. Н. Чернышев-скийның: "Ямьсезлек гүзәл булып күренергә тырышканда... комик төс ала" дигән сүзләрен бераз үзгәртеп, гүзәллекне тасвир кылганда чик-чаманы арттырып җибәргән очракта да укучының шундыйрак хисләр кичерми чарасы юк, дип искәртәсе килә. Әсәрдә чагыштырулар, мәкаль-әйтемнәр мул сибелә, алар, контекст-вәзгыятькә карап фикер йөрткәндә, кайчак акланып та җитми кебек. Кыскасы, табигатьнең гүзәл Сөн буендагы Иске Байсар авылында табигать баласы булып үскән Вахит Имамов асылда соклангыч тел потенциясенә ия, аны әле ныклап эшкә җигәсе бар икәнлегенә иманым камил, һәр әдипнең иң көчле коралы да тел бит.

Бер җыйнак кына мәкалә кысасында Вахит Имамов кебек исеме танылган язучының иҗатын колачлау түгел, күп яссылыклы аерым бер роман хакында да барысын да әйтеп бетерергә мөмкин түгел. Язучы исә ирешелгәннәр белән канәгатьләнеп, кул кушырып утыручылардан түгел. Язылган әсәрләрне өйрәнүне безгә — укучыларына калдырып, яңадан-яңа әсәрләр иҗат итә тора. Шушы көннәрдә генә ул яңа романын — "Тозлы яра" әсәренең беренче китабын языптәмамлады. Күренгәнчә, тагын колачлы әсәр, тагын яңа ачышлар көтә укучыны. Роман кадәр роман бәхәсләргә урын калдырмаса сәер булыр иде. Димәк, әдәби дөнья өчен өйрәнергә, фикерләшергә, хәтта бәхәсләшергә дә җирлек булачак әле. Тарихның тирән төпкелләрен армый-талмый актарган язучыга бетмәс-төкәнмәс көч, җегәр, тырышлык һәм сәламәтлек кенә телисе кала.
Автор
Дата добавления 26.03.2015
Раздел Иностранные языки
Подраздел Рабочие программы
Просмотров225
Номер материала 461016
Получить свидетельство о публикации

Включите уведомления прямо сейчас и мы сразу сообщим Вам о важных новостях. Не волнуйтесь, мы будем отправлять только самое главное.
Специальное предложение
Вверх