Добавить материал и получить бесплатное свидетельство о публикации в СМИ
Эл. №ФС77-60625 от 20.01.2015
Свидетельство о публикации

Автоматическая выдача свидетельства о публикации в официальном СМИ сразу после добавления материала на сайт - Бесплатно

Добавить свой материал

За каждый опубликованный материал Вы получите бесплатное свидетельство о публикации от проекта «Инфоурок»

(Свидетельство о регистрации СМИ: Эл №ФС77-60625 от 20.01.2015)

Инфоурок / Другое / Рабочие программы / Программа мастер-класса "Организация научно-исследовательской деятельности учащихся"
ВНИМАНИЮ ВСЕХ УЧИТЕЛЕЙ: согласно Федеральному закону № 313-ФЗ все педагоги должны пройти обучение навыкам оказания первой помощи.

Дистанционный курс "Оказание первой помощи детям и взрослым" от проекта "Инфоурок" даёт Вам возможность привести свои знания в соответствие с требованиями закона и получить удостоверение о повышении квалификации установленного образца (180 часов). Начало обучения новой группы: 28 июня.

Подать заявку на курс
  • Другое

Программа мастер-класса "Организация научно-исследовательской деятельности учащихся"

библиотека
материалов




Татарстан Республикасы Яр Чаллы шәһәре Башкарма комитетының Мәгариф идарәсе

61 нче гимназия” муниципаль автономияле гомуми белем бирү учреждениесе










мастер-класс программасы

«Татар теле һәм әдәбиятыннан укучыларның

фәнни-тикшеренү эшчәнлеген оештыру»


Төзүче: Зарипова Лилия Галимҗан кызы

(татар теле һәм әдәбияты, югары квалификацион категория)









Яр Чаллы

2012

Эчтәлек


  1. Аңлатма язуы ………………………………………………......................3-5

  2. Мастер-класс программасының укыту-тематик планы………………...6-8

  3. Мастер- класс программасының эчтәлеге………………………………9-11

  4. Көтелгән нәтиҗәләр…………………………………….….……...............12

  5. Материаль-техник яктан тәэмин ителеше………………….…………....13

7. Кулланылган әдәбият …………………………………………….………14





















Аңлатма язуы.

Мастер-класс темасының актуальлеге. XXI гасыр уку йортлары алдына көннән-көн катлаулырак бурычлар куя. Җәмгыятьнең сәяси-хокукый системасындагы үзгәрешләр, икътисадый, иҗтимагый һәм демографик хәл мәгариф системасында да яңалыклар таләп итә. Бүгенге көндә яшь буынны белемле һәм тәрбияле итүдән тыш, балаларны фән белән кызыксынучы, яңа технологияләр белән бергә атлаучы шәхес итеп тәрбияләү - хөкүмәт алдында торган иң мөһим мәсьәләләрнең берсе. Укучыларның иҗади сәләтләрен формалаштыруда эзләнү-тикшеренү методы мөһим урын алып тора. Әлеге методны куллану түбәндәге мөмкинлекләргә юл ача:

- эзләнү барышында фәнни танып белү методын үзләштерүгә ирешү;

- әлеге төр эшчәнлеккә мохтаҗлык, мотивация булдыру;

- нәтиҗәле һәм урынлы куллана алырлык ныклы белемнәр бирү;

- иҗади фикерләү сәләтен үстерүгә шартлар тудыру.

Татар теле һәм әдәбиятыннан укучыларның фәнни-тикшеренү эшчәнлеген оештыру” программасы комплекслы. Фәнни иҗат методологиясе буенча теоретик белемнәр (фәнни-тикшеренүгә кагылышлы төп төшенчәләрне өйрәнү, фәнни тикшеренүнең гомуми схемасы, фәнни танып белү, мәгълүмат туплау методы һ.б. ) белән беррәттән, укучылар доклад, фәнни мәкалә, реферат язу, фәнни-тикшеренү нәтиҗәләрен презентацияләү, фәнни-гамәли конференцияләрдә чыгыш ясау буенча гамәли күнекмәләр дә үзләштерәләр.

Фәнни-тикшеренү эше – укучыларның шәхесен үстерүгә ярдәм итүче уникаль инструмент, тәрбия һәм мәгариф эшендә төп факторларның берсе булып тора. Әлеге эшчәнлекнең төп максаты – иҗади фикерли белүче шәхес тәрбияләү өчен шартлар тудыру.

Укыту максаты: Мастер-класс программасы укытучыларны татар теле һәм әдәбиятыннан фәнни-тикшеренү эшчәнлеген оештыру технологиясе белән таныштыра.

Укытуның төп бурычлары:

  1. Белем бирү уреждениесендә татар теле һәм әдәбиятыннан укучыларның фәнни-тикшеренү оешмасы эшен оештыру алгоритмын бирү.

  2. Укытучыларны фәнни-тикшеренү эшчәнлеген оештыруның төп ысуллары белән таныштыру, әлеге эшчәнлекнең эш алгоритмнарын төзү.

  3. Фәнни-тикшеренү эшен язу, фәнни-гамәли конференцияләр, бәйгеләр өчен чыгышлар әзерләүдә методик ярдәм күрсәтү.

Мастер-класс түбәндәгеләрне күздә тота:

-укучыларның фәнни-тикшеренү эшчәнлеген оештыруның нигезләрен бирү;

- төрле яшьтәге укучыларны фән дөньясына алып керү, кызыксындыру, аларны тикшеренү эшләренә җәлеп итү юлларын күрсәтү;

- фәнни эзләнү оештыру, фәнни әдәбият һәм документлар белән эшләү, аналитик эшчәнлек күнекмәләрен формалаштыру.

Фәнни эшчәнлекне оештыруга кагылышлы теоретик мәгълүматлар белән махсус әдәбияттан танышу мөмкинлегенә карамастан, нигездә, әлеге эшчәнлекне гамәли оештыруда кыенлыклар туа. Шул сәбәпле, мастер-класс программасы фәнни-тикшеренү эшчәнлегенең гамәли нигезләрен өйрәтүне дә үз эченә ала. Укыту барышында фәнни-гамәли конференция оештыру күздә тотыла.

Мастер- класс программасы 36 сәгатькә исәпләнгән.

Эш формалары:

  1. лекция;

  2. практикум;

  3. фәнни һәм фәнни-популяр әдәбият белән мөстәкыйль эш;

  4. фәнни-гамәли конференциядә катнашу;

  5. проектлар яклау.

Контроль төре.

1. Фәнни реферат яклау.

2. Фәнни мәкаләләр язу.

3. Фәнни-гамәли конференциядә чыгыш.

4. Түгәрәк өстәл: доклад тезислары. 5. Укыту проекты төзү.

6. Интернет – сайтларда мәгълүмат урнаштыру.

7. Укучылар белән фәнни-гамәли конференциядә катнашу.

Укытучылар тикшеренү һәм эксперимент методикасын үзләштерәләр, проект эшчәнлеге һәм фәнни-тикшеренү өлкәсендәге яңа теоретик эшкәртмәләр белән танышалар. Әлеге мастер-класс укытучыларга яңа технологияләр үзләштерергә, һөнәри компетентлыкларын үстерергә ярдәм итәр.
















мастер- класс программасының Укыту-тематик планы

«Татар теле һәм әдәбиятыннан укучыларның

фәнни-тикшеренү эшчәнлеген оештыру».

Максат: Укучыларның фәнни-тикшеренү эшчәнлеген оештыру технологиясенә өйрәтү.

Тыңлаучылар категориясе: гомуми белем бирү учреждениеләренең

татар теле һәм әдәбияты укытучылары

Укыту формасы: эштән өлешчә азат ителеп

Укыту срогы: 36 сәгать

Үткәрү тәртибе: атнага 3 сәгать, 12 атна дәвамында

т/с

Бүлек һәм темаларның исеме

Сәгать саны

Лекция

Практик

Контроль

төре

1.


1.1.


1.2.

Фәнни-тикшеренү эшчәнлегенең төп максатлары һәм бурычлары.

Курсның предметы, эчтәлеге, бурычлары.

Норматив документлар һәм локаль актлар.

3

3

-

тест биремнәре

2.



2.1.

Укучыларның гомуми эзләнү-тикшеренү күнекмәләрен үстерү методикалары.

Укучыларның эзләнү-тикшеренү күнекмәләрен үстерү өчен биремнәр, күнегүләр төзү һәм шулар буенча фикер алышу.

3

1

2

эзләнү –тикшеренү методына корылган биремнәр, күнегүләр.

3



3.1.

3.2.

Белем учреждениесендә укучыларның фәнни оешмасы структурасы.

Фәнни оешманың составы.

Фәнни оешманың төп секцияләре.

3

3

-

проект өстендә эш

4



4.1.


4.2.

Белем учреждениесе системасында укучыларның фәнни оешмасының эш алгоритмы.

Фәнни оешма әгъзалары белән укытучылар эшчәнлеге.

Эшчәнлек юнәлешләре һәм төрләре.

3

1

2

фәнни оешманың эш алгоритмын төзү

5


5.1.


5.2.

Фәнни-тикшеренү эшенә карата төп таләпләр. Эш структурасы.

Фәнни-тикшеренү эшенең тышкы бизәлешенә карата таләпләр.

Эш планын төзү, материаллар туплау.

3

-

3

реферат яклау

6



6.1.


6.2.

Башлангыч сыйныф укучылары белән фәнни оешма эшен оештыру үзенчәлекләре.

Башлангыч мәктәптә укучыларның фәнни оешмасының эш төрләре.

Башлангыч мәктәптә фәнни эш оештыруда сыйныф җитәкчесенең роле.

3

-

3

проект яклау

7.


7.1.


7.2.

Урта звенода укучыларның фәнни оешмасы эшчәнлеген оештыру

Урта мәктәптә эшчәнлекнең төп юнәлешләре.

Эш төрләрендәге үзгәрешләр.

3

-

3

түгәрәк өстәл

8



8.1.

Югары сыйныфларда фәнни эшчәнлек оештыруның үзенчәлекләре.

Фәнни-тикшеренү эшләренең формасы һәм эшләргә карата таләпләр үзгәрүе.

3

-

3

укучылар-

ның фәнни эшләренә анализ

9.

9.1.

9.2.

Проект эшчәнлеген оештыру.

Проект эшчәнлеге төшенчәсе.

Проект төрләре.

3

1

2

проект уйлап табу

10.




10.1


10.2

Фәнни-тикшеренү эшчәнлеген тормышка ашыруда эксперименталь-практик характердагы эш формалары.

Йомгаклау эш формасы буларак фәнни-гамәли конференция.

Эксперименталь характердагы төп эш формалары: презентацияләр,

проект яклау, чыгышлар.

3

-

3

түгәрәк өстәл

11.

Татар теле һәм әдәбияты буенча фәнни-гамәли конференция.

3

-

3

докладлар, чыгышлар

12.



12.1


12.2

Фәнни-тикшеренү эшчәнлеген бәяләү төрләре. Бүләкләү системасы.

Укыту киңлегендә фәнни-тикшеренү эшчәнлегенең роле.

Йомгаклау контроль төре.

3

-

3

доклад, фәнни мәкалә


Барлыгы:

36

9

27




мастер- класс программасының эчтәлеге

1. Фәнни-тикшеренү эшчәнлегенең төп максатлары һәм бурычлары. (3 сәгать)

Курсның предметы, эчтәлеге, бурычлары. Эзләнү-тикшеренү һәм фәнни-тикшеренү эшчәнлеге. Тикшеренү эшләренең төрләре. Норматив документлар һәм локаль актлар: Укучының фәнни-тикшеренү эше турында нигезнамә, фәнни-гамәли конференция турында нигезнамә һ.б.

2. Укучыларның гомуми эзләнү-тикшеренү күнекмәләрен үстерү методикалары. (3 сәгать)

Укучыларның эзләнү-тикшеренү күнекмәләрен үстреү өчен биремнәр, күнегүләр төзү һәм шулар буенча фикер алышу.

3. Белем учреждениесендә укучыларның фәнни оешмасы структурасы. (3 сәгать)

Фәнни оешманың составы. Фәнни оешманың төп секцияләре.Фәнни оешманың укучылар советы, совет Президенты. Фәнни оешманың эш планы. Фәнни оешма эшчәнлеген контрольдә тоту.

4. Белем учреждениесе системасында укучыларның фәнни оешмасының эш алгоритмы. (3 сәгать)

Фәнни оешма әгъзалары белән укытучылар эшчәнлеге. Эшчәнлек юнәлешләре һәм төрләре. Беренче юнәлеш: а) аерым биремнәр үтәгәндә хезмәттәшлек (докладлар, чыгышлар әзерләү, әдәби чыганаклар сайлау, түбән сыйныф укучыларына чыгышлар, докладлар әзерләгәндә ярдәм күрсәтү, басма вариант әзерләгәндә ярдәм күрсәтү);

б) аерым программа буенча укучылар белән эшчәнлек оештыру.

Икенче юнәлеш – төркемнәрдә эш. Ул үз эченә уртак тикшеренү проектлары өстендә эшне ала.

Өченче юнәлеш – массакүләм эш. Бу эшчәнлек барышында төрле кызыклы шәхесләр белән очрашулар, әдәби кичәләр оештыру, атналык, олимпиадалар уздыру, фәнни-гамәли конференция оештыру күздә тотыла.

5. Фәнни-тикшеренү эшенә карата төп таләпләр. Эш структурасы. (3 сәгать)

Фәнни-тикшеренү эшчәнлегенең төп этаплары. Тикшерү эшенең төп төшенчәләре. Тикшерү эшенең темасын сайлау. Фәнни-тикшеренү эшенең чыганаклары. Мәгълүмат туплау формалары һәм ысуллары. Медиа һәм интернет ресурслар белән эш, китапханәдә эшчәнлек. Фәнни-тикшеренү эшенең тышкы бизәлешенә карата таләпләр. Тикшерү эшенең максатларын һәм бурычларын билгеләү. Тикшерүнең обьекты һәм предметы. Тикшеренү методлары. Тикшерү эшенең композициясе. Тикшерү эшен яклау һәм аңа әзерләнү процедурасы. Контроль төре: сайланган тема буенча укыту проекты төзү.

6. Башлангыч сыйныф укучылары белән фәнни оешма эшен оештыру үзенчәлекләре. (3 сәгать)

Башлангыч мәктәптә укучыларның фәнни оешмасының эш төрләре.

Башлангыч мәктәптә фәнни эш оештыруда сыйныф җитәкчесенең роле.Фәнни оешмада төп эш формалары. Башлангыч мәктәп укучыларының тикшерү эшен бәяләү системасы. Кече мәктәп яшендәге укучыларның яшь үзенчәлекләре.

7. Урта звенода укучыларның фәнни оешмасы эшчәнлегендәге үзгәрешләр. (3 сәгать)

Урта мәктәптә эшчәнлекнең төп юнәлешләре. Эш төрләрендәге үзгәрешләр. Эш юнәлешләрен сайлау.

8. Югары сыйныфларда фәнни эшчәнлек оештыруның үзенчәлекләре. (3 сәгать)

Югары сыйныфларда фәнни оешма эшчәнлегенең төп максатлары һәм бурычлары. Фәнни-тикшеренү эшләренең формасы һәм эшләргә карата таләпләр үзгәрүе.

9. Проект эшчәнлеген оештыру. (3 сәгать)

Проект эшчәнлеге төшенчәсе. Проектның темасын һәм максатларын билгеләү. Мәгълүмат чыганакларын билгеләү. Мәгълүматны җыю һәм анализлау ысулын сайлау. Проект төрләре. Нәтиҗәләрне тәкъдим итү ысулын билгеләү (проект төре). Проект эшчәнлеген бәяләү критерийларын төзү. Төркем әгъзалары арасында бурычларны бүлешү. Проект эшчәнлеге буенча фикер алышу. Оптималь вариантны сайлау.Төп инструментлар: интервью, сораштыру, күзәтү, экспериментлар һ.б. Доклад әзерләү. Проект эшен, нәтиҗәләрне, ирешелгән уңышлар яисә уңышсызлыкларны, аларның сәбәпләрен анализлау.

10. Фәнни-тикшеренү эшчәнлеген тормышка ашыруда эксперименталь-практик характердагы эш формалары. (3 сәгать)

Йомгаклау эш формасы буларак фәнни-гамәли конференция. Эксперименталь характердагы төп эш формалары: презентацияләр,проект яклау, чыгышлар. Проектлар яклау.

11. Татар теле һәм әдәбияты буенча фәнни-гамәли конференция. (3 сәгать)

Мастер-класс программасын үтүче укытучылар һәм аларның укучылары өчен фәнни-гамәли конференция оештыру.

12. Фәнни-тикшеренү эшчәнлеген бәяләү төрләре. (3 сәгать)

Бүләкләү системасы. Укучыларның фәнни оешмасы эшчәнлегенең продукты – фәнни-тикшеренү эше. Укыту киңлегендә фәнни-тикшеренү эшчәнлегенең роле. Йомгаклау контроль төре.





Көтелгән нәтиҗәләр.

Мастер-класс программасын үзләштергән укытучылар түбәндәге белемнәргә ия булырга тиеш:

1. Белем бирү учреждениесендә укучыларның фәнни оешмасының эш системасы.

2. Төрле яшьтәге укучылар белән фәнни-тикшеренү эшен оештыруның формалары һәм алгоритмнары.

3. Укучылар, сыйныф җитәкчеләре һәм ата-аналарның бердәм фәнни-тикшеренү эшчәнлеге белән гомуми җитәкчелек итү.

Тәкъдим ителгән эш моделе нигезенә фәнни-тикшеренү эшен оештыруга системалы якын килү салынган.

Мастер-классны тормышка ашыру ике юнәлеш буенча нәтиҗәле була ала:

1. Укытучылар арасында:

- укучыларның фәнни-тикшеренү эшчәнлеген оештыру турында күзаллау формалашуы;

- укучыларның фәнни-тикшеренү эшен оештыруның нәтиҗәлелегенә ирешү;

- укучыларның фәнни эшчәнлек белән кызыксынуларына шартлар тудыра белү.

2. Укучылар арасында:

- фәнни-тикшеренү турында күзаллауларының формалашуы;

- фәнни-тикшеренү эшчәнлегенә кагылышлы төп белем һәм күнекмәләренең формалашкан булуы;

- тикшерү өчен тема сайлый һәм тикшерү планын тормышка ашыра белү.




Материаль - техник база

Әлеге программа медиа-ресурслар белән җиһазландырылган булуны сорый: Интернет челтәре мөмкинлекләреннән файдалана алу, проектор, экран, методик әдәбият. Шулай ук, фәнни-гамәли конференциядә югары нәтиҗәләргә ирешкән укучыларны бүләкләү өчен хәйрия, спонсорлык материаль фондларын җәлеп итү зарур.























Кулланылган әдәбият исемлеге


  1. Зәйнуллина Ф.В. Фәнни-тикшеренү эшчәнлеген оештыру процессында укучыларның иҗади сәләтен үстерү // fml2.ucoz.ru

  2. Карпов Е. М. Учебно-исследовательская деятельность в школе. / Е. М. Карпов // Лучшие страницы педагогической прессы. – 2010. - № 6. – С. 54-63.

  3. Лебедева С. А., Тарасов, С. В. Организация исследовательской деятельности в гимназии // Психология одарённости: от теории к практике / Под ред. Д. В. Ушакова. – М.: - ПЕР СЭ, 2009. – 80 с.

  4. Сәлимов Х.Х. Фәнни эшне ничек язарга?- Алабуга, 2000.

  5. Савенков А. И. Творческий проект или Как провести самостоятельное исследование / А. И. Савенков // Школьные технологии. – 2008. - № 4. – С. 144-148.

  6. Хисмәтова Л.К. Информацион-коммуникатив чаралар кулланып, укытучы һәм укучыларның фәнни эшчәнлеген оештыру //http://belem.ru









Подайте заявку сейчас на любой интересующий Вас курс переподготовки, чтобы получить диплом со скидкой 50% уже осенью 2017 года.


Выберите специальность, которую Вы хотите получить:

Обучение проходит дистанционно на сайте проекта "Инфоурок".
По итогам обучения слушателям выдаются печатные дипломы установленного образца.

ПЕРЕЙТИ В КАТАЛОГ КУРСОВ

Автор
Дата добавления 14.10.2016
Раздел Другое
Подраздел Рабочие программы
Просмотров69
Номер материала ДБ-262122
Получить свидетельство о публикации
Похожие материалы

Включите уведомления прямо сейчас и мы сразу сообщим Вам о важных новостях. Не волнуйтесь, мы будем отправлять только самое главное.
Специальное предложение
Вверх