Добавить материал и получить бесплатное свидетельство о публикации в СМИ
Эл. №ФС77-60625 от 20.01.2015
Инфоурок / Другое / Рабочие программы / Программа по дополнительным часам тат язык

Программа по дополнительным часам тат язык

  • Другое

Поделитесь материалом с коллегами:

Татарстан Республикасы Биектау муниципаль районы башкарма комитеты мәгариф идарәсе муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе «Усад урта гомуми белем бирү мәктәбе»


Килешенде

Методик берләшмә җитәкчесе


_______________________

Ибраһимова Н.Г.

«____» август 2015г.



Килешенде

Директор урынбасары


_____________________

Денисова Л.В.

«____» август 2015г.


Раслыйм

Мәктәп директоры


____________________

Идрисов И.И.

«___» август 2015г.













9 нчы сыйныф укучыларына татар теленнән өстәмә дәресләр үткәрү буенча

ЭШ ПРОГРАММАСЫ




Төзүче:

Ибраһимова Наилә Гыйльфан кызы

I квалификацион категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы















Усад авылы

2015 - 2016 нче уку елы

Укучылар исемлеге

ФИО

Класс

1

Аделшин Әдип

9

2

Арсланов Илмир

9

3

Арсланова Йолдыз

9

4

Вафин Адель

9

5

Зарипов Артур

9

6

Кадыйров Инсаф

9

7

Каюмов Илнур

9

8

Миндубаева Алинә

9

9

Нәҗмиев Булат

9

10

Нәбиуллин Айдар

10

11

Ибәтуллин Илдан

10

12

Зарипова Альбина

10

13

Зинатуллина Айсылу

10

14

Гобәйдуллина Руфия

10

15

Хәбибуллина Гөлшат

10





Аңлатма язуы


Туган телне (татар телен) өстәмә рәвештә өйрәтү өчен эш программасы түбәндәге дәүләт документларына нигезләнеп язылды:

  1. Россия Федерациясендә мәгариф турында  Россия Федерациясе Законы(№ 273-ФЗ, 29.12.2012); 

  2. Мәгариф турында Татарстан Республикасы Законы (№ 68-ЗРТ, 22.07.2013);

  3. Татарстан Республикасы дәүләт телләре һәм Татарстан Республикасында башка телләр турында” Татарстан Республикасы Законы (2004 ел, 1 июль);

  4.  “Рус телендә урта (тулы) гомуми белем бирү мәктәбендә татар телен һәм әдәбиятын укыту программасы (татар балалары өчен)”, Казан: Мәгариф, 2010;

  5. Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2013 елның 25 октябрендә кабул ителгән 794 нче карары нигезендә расланган  “2014 – 2020 елларга Татарстан Республикасы дәүләт телләрен һәм Татарстан Республикасында башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү” Татарстан Республикасы дәүләт программасы;

  6. Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының «Туган телне өйрәнүгә өстәмә сәгать кертү турында»гы (№ 2744/14, 25.02.2014) хаты.


2014 елның 1 мартыннан Татарстан Республикасы мәктәпләрендә укучыларга туган телләрен өйрәнү максатында өстәмә сәгать кертелде. Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының «Туган телне өйрәнүгә өстәмә сәгать кертү турында»гы хатында укучыларның туган телләрен өстәмә рәвештә өйрәнү шартлары ачык регламентланган. Укучылар туган тел буларак бары бер генә телне сайлап алырга хокуклы. Сайлап алу гариза язып, ирекле рәвештә башкарыла. Туган тел буларак сайланган тел атнага өстәмә 1 сәгать күләмендә өйрәнелә.

Татар теленнән өстәмә дәрес “Рус телендә урта(тулы) гомуми белем бирү мәктәбендә татар телен һәм әдәбиятын укыту программасы” (1-11 нче сыйныфлар, Казан, “Мәгариф” нәшрияты, 2010нчы ел), шулай ук 9 нчы сыйныф дәреслеге (Татар теле: Рус телендә төп гомуми белем бирү мәктәбенең 9 нчы сыйныфы өчен дәреслек (татар балалары өчен)/К.З.Зиннәтуллина, Ф.Ф. Фатыйова, Р.Х. Мирзаһитов – Казан: Татарстан китап нәшрияты, 2011) нигезендә төзелде.


Төп максат:

- укучыларның татар теленең фонетик, орфоэпик, орфографик, лексик, грамматик нигезләреннән алган белемнәрне системалаштыру, катлаулырак формаларда өйрәтүне дәвам итү;

- телнең төп грамматик чараларын сөйләм процессында куллануга ирешү;

- укучыларның иҗади һәм мөстәкыйль фикерли алу мөмкинлекләрен үстерү, үз фикерләрен дәлилли белергә күнектерү;

- татар әдәби тел нормаларын һәм стилистик мөмкинлекләрен ачык күзаллауга, аларны тиешенчә куллана белергә өйрәтү;

-телнең милли мәдәниятнең чагылышы булуын, тел һәм тарих бердәмлеген аңлату, татар теленең милли-мәдәни үзенчәлекләренә төшендерү; татар һәм башка халыкларның рухи мирасына ихтирам тәрбияләү;

- телне тулы бер система буларак күзаллау;

- текст һәм башка мәгълүмати чаралар белән эшләү, аннан кирәкле мәгълүматны таба белү һәм аны тиешенчә үзгәртә алу күнекмәләрен үстерү;

- укучыларның орфографик һәм пунктуацион грамоталылын камилләштерү.

Бурычлар:

1. Теоретик белемне тирәнтен өйрәнү һәм системалаштыру;

2.Укучыларның игътибарын телнең эстетик функциясен чагылдыручы әдәби текстка, өйрәнелә торган тел күренешләренең сәнгатьлелек ягына юнәлтү; аның белән эшләгәндә балалар туган телнең матурлыгын күрергә һәм ишетергә өйрәнсеннәр, нинди сурәтләү чаралары аша аның тормышка ашырылуын аңласыннар өчен телнең тасвирлау һәм сурәт ясау мөмкинлекләрен күрсәтү, телнең җанлы халәтен, кулланылыш рәвешен өйрәнеп, сүз белән сөйләм арасындагы бәйләнешнең нигезенә ныграк төшенергә, әдәби әсәрдә һәм автор сөйләмендә сүзнең тәмен, ямен, матурлыгын тоярга, үз сүзен, фикерен әйтә белергә өйрәтү.


Программаның эчтәлеге

Кереш

Татар теленнән имтихан структурасы, аны бәяләү критерийлары. Бланкларны дөрес тутыруга биремнәр эшләү.

Лексика

Лексика. Сүзнең лексик мәгънәсе. Килеп чыгышы һәм кулланылышы ягыннан татар теле лексикасы. Синонимнар, антонимнар, омонимнар, фразеологизмнар.

Орфография һәм синтаксис.

Программа кайбер тел күренешләрен анализлау, синтаксик берәмлекләрне таный белүне (җөмләнең тиңдәш кисәкләре, аерымланган кисәкләре), кушма җөмлә төзелешен өйрәнүне үз эченә ала.

Моннан тыш һәрбер дәрестә орфографик һәм пунктуацион күнекмәләрне ныгыту эше дә алып барыла. Төрле күнегүләр эшләү барышында, 9 нчы сыйныф укучылары тексттан орфография кагыйдәләрен кабатлауга төгәл мисаллар табарга өйрәнәләр. Бу эш аларга ДЙАның В биремен үтәгәндә кирәк булачак.

Сүзтезмә. Сүзтезмәләрдәге сүзләрнең бер – берсенә бәйләнеше.

Җөмлә. Җөмләнең грамматик нигезе. Хәбәр һәм аның белдерелүе. Ия һәм аның белдерелүе.

Җөмләнең иярчен кисәкләре. Җөмләнең тиңдәш кисәкләре. Тиңдәш кисәкләр.

Аерымланган кисәкләр.

Кереш сүзләр һәм кереш җөмләләр. Эндәш сүзләр.

Кушма җөмлә төрләре. Кушма җөмләләр эчендә тыныш билгеләре.


Укучыларның белем-күнекмәләренә таләпләр

  • тел һәм сөйләм төрләрен классификацияләү, активлаштыру;

  • дөрес, камил сөйләм төзүгә ирешү;

  • язма сөйләмне дөрес төзүне, куйган максатларга ирешүне бәяләү.



Укучылар үзләштерергә тиеш белем-күнекмәләр

- тел күренешләрен анализлый, төркемли белү;

- тел берәмлекләрен төгәл сайлый, дөрес файдалана белү;

- төрле функциональ стильгә һәм функциональ - мәгънәви сөйләм төрләренә караган текстларга лингвистик анализ ясый белү;

- максатка яраклаштырып, үз сөйләмен оештыра белү;

- сөйләмен үзлектән тикшерә белү.



Программа 34 сәгатькә каралган. Атнага 1 сәгать. Укучыларның яше 16 – 17 яшь.



9 нчы сыйныфларда татар теленнән өстәмә дәресләр үткәрү буенча тематик план


Дәрес саны

Дәрес темасы

Дата

Искәрмә

План

Факт

1

Татар теленнән имтихан структурасы, аны бәяләү критерийлары.

3.09



2-4

Фонетика. Хәрефләр һәм авазлар. Сүзгә фонетик анализ ясау. Текст белән эш.

10.09

17.09

24.09



5-6

Орфография. Татар теле орфографиясенең кыен очраклары.

1.10

8.10



7

Орфография буенча тестлар эшләү.

15.10



8-10

Лексикология. Татар теленең сүзлек составы. Фразеология. Текст белән эш.

22.10

29.10

12.11



11

Сүз ясалышы. Сүз ясалышы буенча тестлар эшләү.

19.11



12-13

Морфология. Мөстәкыйль мәгънәле сүз төркемнәре, ярдәмче сүз төркемнәре. Сүзләргә морфологик анализ ясау.

26.11

3.12



14-17

Гади җөмлә синтаксисы. Җөмләдә тел-сурәтләү чаралары. Текст өстендә эш.

10.12

17.12



18-19

Лексика.

Синонимнар, антонимнар, омонимнар, фразеологизмнар.

24.12

14.01



20-21

Сүзтезмә. Сүзтезмәләрдәге сүзләрнең бер-берсенә бәйләнеше.

21.01

28.01



22-25

Җөмлә. Җөмләнең грамматик нигезе. Хәбәр һәм аның белдерелүе. Ия һәм аның белдерелүе.

4.02

11.02

18.02

25.02



26-27

Җөмләнең иярчен кисәкләре.

3.03

10.03




28-29

Җөмләнең тиңдәш кисәкләре. Тиңдәш кисәкләр янында тыныш билгеләре.

17.03

7.04



30-32

Аерымланган кисәкләр.

14.04

21.04

28.04



33

Кереш сүзләр һәм кереш җөмләләр. Эндәш сүзләр.

5.05



34

Кушма җөмләләр эчендә тыныш билгеләре.

12.05










Кулланылган әдәбият


  1. Ф.С. Сафиуллина, К.С. Фәттахова, Н.Г. Сазонова.Татар теленнән язма эшләр һәм тестлар// Тарих, 2010 нчы ел

  2. ВН. Максимов. Татар теленнән тестлар // Мәгариф, 2004.

  3. Х.С. Сәлимов. Татар теленнән 222 тест. - Алабуга, 2004.

  4. Татар теле һәм әдәбияты программалары. - Казан: 2010.

  5. Татар теле һәм әдәбияты буенча үрнәк программалар.- Казан: Татарстан китап нәшрияты, 2011.

  6. Татар теленнән мөстәкыйль эшләү өчен күнегүләр.// “Мәгариф” нәшрияты, 2005.

  7. Кушма җөмлә синтаксисыннан күнегүләр җыентыгы. - Алабуга, 2005

  8. Татар теленең фразеологик сүзлеге. – Казан: Татарстан китап нәшрияты, 1989.

  9. Татар теленең орфографик – орфоэпик сүзлеге// “Яңалиф” нәшрияты, 2004

  10. Х.Х. Сәлимов. Тел гыйлеме сүзлеге. - Алабуга, 2003.



Выберите курс повышения квалификации со скидкой 50%:

Автор
Дата добавления 30.11.2015
Раздел Другое
Подраздел Рабочие программы
Просмотров191
Номер материала ДВ-214753
Получить свидетельство о публикации
Похожие материалы

Включите уведомления прямо сейчас и мы сразу сообщим Вам о важных новостях. Не волнуйтесь, мы будем отправлять только самое главное.
Специальное предложение
Вверх