Инфоурок Другое Рабочие программыПрограмма по тат. литературе для 6 классов (русскоязычная группа, ФГОС, Хайдарова)

Программа по тат. литературе для 6 классов (русскоязычная группа, ФГОС, Хайдарова)

Скачать материал

 

    “КАРАЛДЫ”                                                    “КИЛЕШЕНДЕ”                                                                   “РАСЛАНДЫ”

       Татар теле һәм әдәбияты                                  Директор урынбасары                                                             Лицей директоры

       укытучыларының МБ җитәкчесе                     ____________/ ______                                                            _____________ / _______ /

       ____________/ ___________ /                           “_____”____________ 20____ел                                            Боерык № ________              

       Беркетмә №________                                                                                                                                       “______” _____________ 20 _____ ел

       “_____”___________20__ел                                                                                                                                                                                                                                                                                        

ТАТАР ӘДӘБИЯТЫННАН

6 а сыйныфы өчен

ЭШ ПРОГРАММАСЫ

Татарстан Республикасы

Яшел Үзән муниципаль районы

Муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе

“14 нче Лицей

 

Төзүче: Зиятдинова Алия Илшат  кызы

татар теле һәм әдәбияты укытучысы

                  

                                                                                                                                                                                    Педагогик совет утырышында

                                                                                                                                                                                            гамәлгә керде

                                                                                                                                                                                            Беркетмә № _________

                                                                                                         

                                                                                                                               “__”______20__ел

2016– 2017 ел

  Календарь-тематик план

Сыйныф: 6 а

Укытучы:  Зиятдинова Алия Илшат  кызы

Сәгать саны: барлыгы 35 сәгать  ; атнага 1 сәгать                    

 Планлаштырылган контроль эшләр:  -  ,  тестлар:  -    сәгать

Административ контроль эшләр: _-___ сәгать 

Планлаштыру:

Программа: “Урта (тулы) гомуми белем бирү мәктәбендә рус телле балаларга татар телен коммуникатив технология нигезендә укыту программасы”, (төзүче-авторлары: Р.З. Хәйдәрова, Р.Л. Малафеева. - Казан, 2011.)

Дәреслек: “Татар әдәбияты, алтынчы сыйныф:  рус телендә төп гомуми белем бирү оешмалары өчен дәреслек (татар телен өйрәнүче укучылар өчен)/  Р. З. Хәйдәрова, З.Р. Назипова. – Казан: “Татармультфильм”, 2014.

 Өстәмә әдәбият:

          1. Р.З.Хайдарова «Научно-педагогические аспекты билингвального образования в Республике Татарстан» Набережные Челны, 2006 ел.

          2. «Фән һәм мәктәп», «Мәгариф», “Салават күпере”   журналлары, “Мәгърифәт”, “Ачык дәрес” газеталары.

3. А.Н. Газизова “Башлангыч сыйныфлар өчен татар теленнән дидактик    материаллар”.

4. Татар халык иҗаты: Әкиятләре, табышмаклары, санамышлары. 5. Сүзлекләр.

Аңлатма язуы

Эш программасы түбәндәге документларга таянып төзелде:

1.      Россия Федерациясенең “Мәгариф турында”гы Законы (Федеральный закон от 29.12.2012 273-ФЗ “Об образовании в Российской Федерации”).

2.      Татарстан Республикасының “Мәгариф турында”гы Законы (Закон Республики Татарстан “Об образовании” № 68-ЗРТ от 22 июля 2013 года, статья 8).

3.      Россия Федерациясенең “Россия Федерациясе халыктелләре турында”гы 126-ФЗ нчы номерлы Законы (24.07.1998).

4.      РФ Мәгариф һәм фән министрлыгы приказы, 30 нчы август, 2013 нче ел №115 (“Об утверждении Порядка организации и осуществления образовательной деятельности по основным общеобразовательным программам – начального общего, основного общего и среднего общего образования”).

5.      “Татарстан Республикасының халык телләре турында” Законы (Закон Республики Татарстан от 08.07.1992 № 1560-XII (ред. от 03.03.2012г.) “О государственных языках Республики Татарстан и других языках в Республике Татарстан”).

6.      “Татарстан Республикасы дәүләт телләре һәм Татарстан Республикасында башка телләр турында” Татарстан Республикасы Законы, 2004нче ел, 1нче июль.

7.      “2014-2020 нче елларга Татарстан Республикасы дәүләт телләрен һәм Татарстан Республикасында башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү буенча Татарстан Республикасы дәүләт программасы”, 2013 нче ел, 25 нче октябрь, 794 нче карар.

8.      Төп гомуми белем бирүнең Федераль дәүләт белем бирү стандарты (Россия Мәгариф һәм Фән министрлыгында 2010 нчы елның 17 нче декабрь боерыгы 1897 нче номер белән расланган, РФ Юстиция Министрлыгында 19644 нче регистрацион номеры белән 2011нче елның 1 нче февралендә теркәлгән).

9.      Татарстан Республикасында 2012-2020 нче елларда фән һәм мәгариф үсеше турында “Дәүләт программасы”.

10.  2010-2015 нче елларда Татарстан Республикасында мәгарифне үстерү стратегиясе “Киләчәк” программасы.

11.  Татарстан Республикасында милли мәгарифне үстерү концепциясе (2015-2030 нчы еллар).

Татар әдәбиятыннан 5 нче, 6 нчы, 7 нче сыйныф укучылары өчен төзелгән программа дәүләт стандартларының федераль компонентына, гомуми белем бирү федераль дәүләт стандартларына нигезләнеп эшләнгән Ә.Р.Мотыйгуллина, Р.Г.Ханнанов, Л.К.Хисматова, Э.Х.Гыйзәтуллина, Г.Г.Мулласалихова тарафыннан язылган дәреслекләрдән (1 нче, 2 нче кисәк) укытуны күздә тота. Программа стандартның эчтәлеген җентекләп ачып бирә, стандарт таләп иткән күләмдә рус телле балаларга татар әдәбиятын укытуның гомуми юнәлешләрен билгели, предмет чаралары белән укучыларны тәрбияләү юлларын, аларның әдәби үсеш дәрәҗәсен билгели.

Күпмилләтле аудиториядә татар әдәбиятын укыту өчен төзелгән программа бербөтен документ булып тора, ул биш өлешне иңли: аңлатма язуы; укыту курсының эчтәлеге, укыту-тематик планы; укучыларның әзерлек дәрәҗәсенә таләпләр; курсның укыту-методик тәэмин ителеше өчен әдәбият исемлеге.

Әдәбият һәр яктан үскән, рухи яктан бай, әхлакый идеаллары һәм эстетик таләпләре булган камил шәхес тәрбияләү әһәмиятле урын алып тора. Урта белем бирү системасындагы татар әдәбияты курсы сәнгатьне тормыш белән бәйләп өйрәнүгә, эчтәлек белән форма берлеге, тарихилык, традиция һәм новаторлык, тарихи-культурологик мәгълүматларны аңлау, әхлакый-эстетик күзаллау булдыру, әдәбият теориясе һәм тарихы буенча төшенчәне үзләштерү, әдәби әсәрне бәяләү һәм күнекмәләрне формалаштыру, әдәби телнең сәнгатьлелек чараларын үзләштерү.

Федераль дәүләт стандартларына нигезләнеп төзелгән татар әдәбияты дәреслекләре барлык фәннәрне өйрәнү барышындагы фундаменталь төшкә (фундаментальное ядрога), универсаль уку гамәлләренә нигезләнә, укучыларның яшь һәм әдәби үсеш дәрәҗәсен исәпкә ала. Укыту һәм тәрбиянең гомуми нәтиҗәләре иҗтимагый, шәхси, танып-белү һәм коммуникатив үсешне тәэмин итеп, укучыларның белемнәрен, күнекмәләрен үстереп, дөньяны танып белүгә әзерләп, хезмәттәшлеккә, үзлегеннән белем алуга, камиллеккә омтылучы шәхес тәрбияләүгә барып тоташа. Аерым алганда, уку-укытуга системалы-гамәли якын килү нәтиҗәсендә, укучыларның иҗтимагый үсешенә (халыкның рухи кыйммәтләрен аңлаучы, үстерүче Россия гражданины тәрбияләү); шәхси үсешенә (үзлегеннән белем алырга, иҗади сәләте үскән, компетентлы, үзаңы үскән, үзенең гражданлык карашларын ачыктан-ачык белдерүгә сәләтле, үз-үзенә тәнкыйди карашта торган, тормыш авырлыкларын каршы торырлык шәхес тәрбияләү); танып белү эшчәнлеген үстерүгә (фәнни дөнья сурәтен аңлаучы, үзенең танып-белү һәм интеллектуаль эшчәнлеге белән идарә итә ала торган, уку, белем алу чараларын күзаллый  торган, репрезентатив, символик, логик, иҗади фикерләү сәләте үскән, рефлексиягә сәләтле укучы тәрбияләү); коммуникатив үсешкә (аралашу компетенциясе үскән, тыңларга, диалогта, гомуми сөйләшүдә катнаша алырлык, туган телен, рус телен, чит телне камил белүенә) басым ясалды. Шул ук гамәлләрне тормышка ашыру барышында, яшүсмерләрнең яшь үзенчәлекләре дә игътибарга алынды.

Күпмилләтле мохиттә гомуми әдәби белем бирү барышында универсаль уку гамәлләре дүрт блокка бүлеп каралды. Алар арасында шәхси УУГ − тормышчан, шәхескә юнәлтелгән, һөнәри юнәлештә үз юлын табуга, кешенең эчке потенциалын рациональ файдалана белүенә бәйле блок. Регулятив уку гамәлләре шәхес  тәрбияләүдә планлаштырырга өйрәтү, фаразлау, коррекция, бәяләү кебек якларны үзәккә ала. Танып белү гамәлен алгы планга чыгарган блокта логик, проблеманы кую һәм чишүгә юнәлтелгән, тамга-символик якны иңләгән гомумуку гамәлләренә игътибар ителә. Коммуникатив УУГ кешеләр язмышына битараф булмауны, кешеләргә ярдәмчеллек сыйфатларын тәрбияләүне, иҗтимагый компетентлыкны үз эченә ала.

Универсаль уку гамәлләрен рус телле балаларга татар әдәбиятын укыту барышында куллану нәтиҗәсендә, укучыларны мөстәкыйль эшләргә өйрәтү юнәлеше көчәйде (мәсәлән: өй эше бирү − берничә вариантта). Бу вакытта укытучы эшчәнлегендә идарә итү алымнары көчәя.

Шул рәвешле, федераль дәүләт стандартларына таянып татар әдәбиятын өйрәнүнең максаты да ачыкланды: туган халкының һәм җирле халыкның телен, мәдәниятен, әдәбиятын яхшы белгән, һәрьяктан камил, милли горурлык хисләре үскән шәхес (гражданин) тәрбияләү.

Әлеге максатны тормышка ашыру өчен, түбәндәге бурычлар билгеләнде:

− Татарстан төбәгендә яшәп, җирле халык белән аралашкан укучыларны төбәкнең әдәби-мәдәни байлыгы белән якыннан таныштыру;

− татар әдәбияты турындагы мәгълүматларны төрле халык фольклоры, әдәбияты, мәдәнияте, милли образлары белән чагыштырма-типологик аспектта бирү;

− татар халык авыз иҗаты турында тулы күзаллау булдыру, аны баланың үз туган халыкының рухи җәүһәрләре белән чагыштырырга күнектерү;

− татар әдипләре, мәдәният әһелләре турында күзаллау булдыру, аларны танырга, аңларга, башка халык сүз сәнгатен үстерүчеләр белән чагыштырма планда бәяләргә өйрәтү;

 − татар, рус, Россиядә яшәүче башка халыклар, бөтендөнья әдәбияты белеме казанышларының уртак нигезен аңлау, аларны үстерү һәм киңәйтү.

Әлеге максат һәм бурычларга ирешү өчен, түбәндәге принциплар истә тотылырга тиеш. Рус телендә сөйләшүче балалар өчен татар әдәбиятының асылын төшендерү укытучының сүз сәнгате серләрен яхшы белүен, иҗади эшләү күнекмәләре булуын таләп итә. Мәктәп баласына сүз сәнгатенең серләрен ачуда эстетик принцип (укытучының матурлыкны күрә алуы һәм башкаларне да күрергә өйрәтә алуы), эзлеклелек (укучы алган белемнең тулыланып, баеп баруы), әдәбиятны сүз сәнгате буларак өйрәнү (татар телендә язылган әсәрләрдә әдәби образларны ачу үзенчәлекләре, татар теленең матурлыгын күрергә өйрәтү), күләме ягыннан кечкенә булган әсәрләргә шәхси мөнәсәбәт булдыру, ягъни психологик принцип (мәктәп баласының яшь үзенчәлекләрен, әдәби әзерлек дәрәҗәсен исәпкә алып эш итү) ярдәмгә килә. Аерым игътибар коммуникативлык принцибына бирелә. Бу принципның өстен чыгуы рус телендә сөйләшүче укучыларның әдәби әсәр аша татар теленең серләренә тирәнрәк төшенүләре, матур әдәбият әсәрен сорауларга нигезләнеп сөйли алуы, үз фикерләрен ачык әйтә алуы, әдәби әсәрнең аралашу чарасына әверелүе белән дә бәйле. Укучыларның әдәби әсәрне кабул итү һәм әдәби үсеш  үзенчәлекләрен исәпкә алып, дифференциацияләү (аерым төркемнәргә аерып, бүлеп эшләү) һәм интеграцияләү (татар теле һәм рус әдәбияты дәресләрендә алынган теоретик белемнәрне һәм гамәли эш күнекмәләрен файдалану) дә үзәккә алына.

 

 

 

 

 

6 НЧЫ СЫЙНЫФ

I бүлек

«Үрнәк программа»га кертелгән (төзүчеләре: Ф.Х.Җәүһәрова, К.С. Фәтхуллова) әдәби әсәрләр минимумы:

 

1. Г.Тукайның «Шүрәле» әкият-поэмасы, «Туган авыл» шигыре;

2. М.Гафуриның «Ана» шигыре;

3. Һ.Такташның «Мокамай» поэмасы;

4. М.Җәлилнең «Чәчәкләр» шигыре;

5. Ә.Еникинең «Туган туфрак» хикәясе;

6. Г.Бәшировның «Туган җирем — яшел бишек» повестеннан «Сабантуй» өзеге.

 

II бүлек

6 нчы сыйныф укучыларның әзерлек дәрәҗәсенә таләпләр:

әдәби әсәрләрне, сүзләрен  дөрес әйтеп, йөгерек уку;

– авторның әйтергә теләгән фикерен аңлау, үз мөнәсәбәтен белдерү, өлешләргә бүлә һәм планын төзи белү;

– әдәби − теоретик төшенчәләрне рус әдәбият белеме белән тәңгәлләштерү;

– татар әдәбиятының дөнья культурасында тоткан урынын аңлау;

– авторларның тормыш юлы һәм иҗаты турында кыскача күзаллау;

– 6 нчы сыйныф өчен минимумга кергән әсәрләрнең кыскача эчтәлеген, төп геройларын, күтәрелгән проблеманы белү;

– 10 −12 татар, рус, чит ил язучысы, шагыйрьләре исемнәрен һәм алар язган әсәрләрне белү;

– 3 − 4 сәнгать әһеленең тормышы, иҗаты турында мәгълүматлы булу;

– Казан һәм Татарстан төбәгендәге мәдәният учаклары (музей, театр, концерт залы, һ. б.), балалар матбугаты турында белү;

– төрле халыкларның фольклор үрнәкләрен  татар халык авыз иҗаты белән чагыштыру;

– төрле халыкларның киң таралган мифларыннан хәбәрдар булу, берничә мисал китерә белү;

– 5 мәкаль, 5 әйтемне русча эквивалентлары белән  истә калдыру;

– мәкаль белән әйтем, миф белән әкият, халык җыры белән автор җыры арасындагы аерманы белү;

– төрле авторларның 2 − 3 шигырен яттан сөйли белү;

– сүзлекләр, энциклопедияләр, Интернет-ресурслардан файдаланып, үзенә кирәкле материалны табу;

– төрле темаларга проект эше яклау;

– әдәби әсәрне тормыш белән бәйләп, үз гамәлләренә бәя бирү.

 

 

III бүлек. Укыту-тематик план

Эчтәлек

Сәгать саны

1. Мифлар дөньясыннан — чынбарлыкка.

4

2. Халык моңнары: җырлата да, елата да...

4

3. Кадерле син, кеше-туганым!

6

4. Энҗе карлар явып үткән...

5

5. Акыл — тузмас кием, белем — кипмәс кое.

5

6. Ил өстендә илле дустың булсын.

4

7. Көлке көлә килә...

4

8. Һәр фасылың гүзәл, табигать!

3

Барысы:

35

        

Тематик планда дәрес типларының исемнәре кыскартылып күрсәтелде:

ЛКФ - лексик күнекмәләр формалаштыру

ЛКК - лексик күнекмәләр камилләштерү

ГКФ - грамматик күнекмәләр формалаштыру

ГКК - грамматик күнекмәләр камилләштерү

ЛГКК - лексик-грамматик күнекмәләр камилләштерү

Д/с - диалогик сөйләм

         М/с - монологик сөйләм

 

 

 


 

календарь-тематик план

Дәрес темасы

Сәг. саны

Дәрес тибы

Төп эчтәлек

Көтелгән нәтиҗәләр

    Үткәрү вакыты

  Искәрмә

 

метапредмет

предмет

    шәхси

     План

     Факт

 

1

Мифлар дөньясыннан — чынбарлыкка

( 4 сәг.)

Халык зур ул, әдип ул, шагыйрь ул...

1

ЛКФ

Халык авыз иҗаты (әкият, табышмак, мәкаль).

Төрле халыклар-ның фольклор үрнәкләрен чагыштырып карау.

 

Халык авыз иҗатын гомуми күзаллау.

Халык авыз иҗаты әсәрләренә карата кызыксыну уяту, сөйләмне алар ярдәмендә баету мөмкинлеген аңлау.

 

 

 

2

Һич сине куркытмасыннар шүрәле, җен һәм убыр...

1

ЛКФ

«Шүрәле», «Шүрәлене ничек алдарга?» мифлары, «миф» төшенчәсе.

Рус, грек һәм татар мифологиясен чагыштыра белү.

Мифлар, мифик геройлар турында төшенчә формалаштыру, миф белән әкиятнең

аермасын аңлау.

Халык авыз иҗаты әсәрләрнә карата кызыксыну уяту.

 

 

 

 

3

Су асты галәмәт-

ләре.

1

ЛГКК

«Су иясе», «Өй иясе», «Дедал белән Икар» мифлары.

Рус, грек һәм татар мифологиясен чагыштыра белү.

Мифик геройлар турында төшенчә формалаштыруны дәвам итү, миф белән әкиятнең аермасын аңлау.

Иптәшең белән сөйләшә, башкаларны тыңлый белү — аралашу культурасы тәрбияләү.

 

 

 

4

Мифлар бүген дә онытылмый.

1

ЛКФ

«Албасты» мифы, Батулланың «Албасты» пьесасы.

Проект әзерләргә өйрәнү.

Язучылар иҗатына мифик геройлар керүе белән

таныштыру.

 

Аралашу культурасы тәрбияләү, экологик тәрбия.

 

 

 

5

Халык моңнары: җырлата да, елата да...

(4 сәг.)

Халык җырла-

ры — иң кадерле мирас.

1

Д/МС

Халык авыз иҗатында җыр жанры, йола җырлары, Сөмбелә, Чуклеме бәйрәмнәре.

Халкыбызның онытылып бара торган бәйрәмнәре белән таныштыру.

Халык җырлары жанрлары, йола җырлары турында белешмә бирү, Сөмбелә бәйрәмен аңлату.

Укучыларда халкыбызның йолалары, гореф-гадәтләренә мәхәббәт тәрбияләү.

 

 

 

 

6

Уйный-

быз да, җыр-

лыйбыз да.

1

Д/МС

Уен җырлары: «Кәрия-Зәкәрия», «Әпипә».

Сәнгать тәрбиясе бирү.

Уен җырлары турында белешмә бирү, «Кәрия-Зәкәрия» уен җырын өйрәнү.

Коллектив белән башкарылган халык җырлары, җыр культурасы белән танышу.

 

 

 

 

7

Шигъ-

рияттә

халык

көе.

1

ЛКФ

Г.Тукайның «Туган тел», «Туган авыл» шигырьләре, А.Монасый-

пов иҗаты.

Милли үзаңны үстерү, үткәнеңне, тарихны өйрәнү.

Г.Тукайның халык җырлары турындагы хезмәтләре белән танышу, «Туган тел», «Туган авыл» җырларын өйрәнү; А.Монасыйпов турында белү.

Тукайга хөрмәт, милләтеңә, туган җиреңә, туган телеңә мәхәббәт тәрбияләү.

 

 

 

 

 

8

Җырсыз кеше — канатсыз кош.

1

ГКФ

Халык җырлары, җыр жанрлары, автор җырлары, гимн.

Төрле чыганаклар-дан кирәкле мәгълүмат таба белү.

Җыр жанрлары, җыр сәнгате турында белемне ныгыту.

Укучыларда җырга, музыкага мәхәббәт тәрбияләү, коллектив башкару, җырлау культурасы үстерү.

 

 

 

 

9

Кадерле син, Кеше туганым! (6 сәг.)

Иң

кадерле кешеләр.

1

ЛКФ

Н.Исәнбәтнең «Өч матур сүз» шигыре,

«лирик герой» төшенчәсе.

Автор әйтергә теләгән төп фикерне таба, аны тормыш белән бәйли белү.

язучы Н.Исәнбәт иҗаты белән танышу, «Өч матур сүз» шигыренең эчтәлеген, «лирик герой» төшенчәсен аңлау.

Әти-әнинең, туган илнең кадере турында аңлау, сөйләм телен үстерү.

 

 

 

 

10

Ирек

кадерлеме?

 

1

ГКФ

М.Гафури иҗаты, «Әтәч белән Сандугач» мәсәле,

«сынландыру», «мәсәл».

Татар мәсәлчеләрен рус әдәбиятын-дагы мәсәлчеләр белән чагыштыра, мөстәкыйль укып, нәтиҗә ясый белү.

Язучы М.Гафури иҗаты, «Әтәч белән Сандугач» мәсәле  белән танышу, «сынландыру»  төшенчәсен аңлау.

Тормышта ихтыяр көченең, белемнең кирәклеген аңлау.

 

 

 

 

 

11

Г.Тукай-

ны

биргән, җырлар-

да җыр-

ланган

ямьле

Казан

арты...

1

ЛГКК

Г.Тукай иҗаты, «Шүрәле» әкият-поэмасы.

Географик картадан Тукай туган, яшәгән җирләрне, әкият-поэма-дагы «Казан арты» дигән урынны таба белү, аңлау.

Шагыйрь Г.Тукай турында 5 нче сый-
ныфта өйрәнгән-нәрне искә төшерү, тулыландыру,  «Шүрәле» әкият-поэмасының 1 нче өлеше белән

танышу.

әкият-поэмада сурәтләнгән урман матурлыгы, урманда үз-үзеңне тоту кагыйдәләре аша экологик тәрбия бирү.

 

 

 

 

12

Дөнья-

ларны

«гизгән»

Шүрәле.

1

ГКФ

Ф.Яруллин-

ның

«Шүрәле»

балеты.

«Балет», «либретто», «балетмейстер» төшенчәләрен белү.

Г.Тукайның «Шүрәле» әкият-

поэмасына балет

язылуы, аның эчтәлеген белү, композитор Ф.Яруллин турында мәгълүматлы булу.

Эстетик тәрбия бирү.

 

 

 

 

13

Чәчәк-

ләр —

матур-

лык һәм

үлемсез-

лек сим-

волы.

2

Д/МС

М.Җәлил

иҗаты, «Чәчәкләр», «Тик булса

иде ирек»

шигырь-

ләре.

Тарихтан сугыш чоры турында белү.

М.Җәлил биографиясен искә төшерү, сугыш чоры иҗаты белән танышу, «Чәчәкләр» шигырен аңлап уку, «символ», «строфа» төшенчәләре белән танышу.

Туган илне ярату, туган илне саклау —
мактаулы икәнен аңлау.

 

 

 

 

 

14

Рәхәт

булса да

торган

җир,

сагындыра

туган ил.

1

ЛКФ

Ә.Еники иҗаты,

«Туган туфрак» хикәясе, «символик образ» төшенчәсе

Катлаулы текст  белән эшләү, иң әһәмиятле-сен таба белергә өйрәнү.

 

Ә.Еники иҗаты белән танышу, «Туган туфрак» әсәрен укый

башлау.

 

Өлкән буынга

карата ихтирам, туган җиргә мәхәббәт  тәрбияләү.

 

 

 

 

 

15

Энҗе карлар явып үткән...(5 сәг.)

Энҗе карлар ява.

1

ЛКФ

Г.Ибра-

һимов

иҗаты,

«Кар ява»

хикәясе.

Табигатькә карата күзәтүчәнлек тәрбияләү, һава торышының үзгәрешен аңлау.

Г.Ибраһимовның тормыш юлы һәм иҗаты турында белешмә бирү, «Кар ява» әсәрен өйрәнү, һава торышы турында сөйли белү.

Укучыларга экологик тәрбия бирү.

 

 

 

 

16

Мәрхә-

мәтле

булыйк!

1

ЛКФ

К.Нәҗми иҗаты, «Кызыклы хәл» шигыре.

Игътибарны арттыру, балаларда күзәтүчәнлек тәрбияләү.

Язучының иҗаты турында белү, «Кызыклы хәл» шигырен өйрәнү, сөйләм телен үстерү.

Укучыларга экологик тәрбия бирү.

 

 

 

 

17

Чыршыларны сак-лыйк!

1

ЛКФ

М.Фәйзул-

лина

иҗаты,

«Чыршы күлмәклә-

ре» шигыре.

Табигатьтә үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен белү.

М.Фәйзул-линаның тормыш юлы һәм иҗаты турында белешмә бирү, «Чыршы күлмәкләре» әсәрен өйрәнү.

Табигатькә карата сакчыл караш тәрбияләү.

 

 

 

 

18

Табигать — безнең байлыгыбыз.

1

Д/МС

Р.Вәлиева иҗаты, «Нәни чыршы» шигыре.

Чыршылар турында мәгълүмат бирү.

Р.Вәлиеваның тормыш юлы һәм иҗаты турында белешмә бирү,           «Нәни чыршы» шигырен өйрәнү.

Экологик тәрбия

бирү.

 

 

 

 

19

Бәйрәм-

нәр

кирәк

сезгә дә,

кирәк

һәммә-

безгә дә!

1

Д/МС

Т.Миңнул-

лин иҗаты, «Акбай һәм Кыш бабай» пьесасы.

Укучыларда татарча җыр-бию, рольләргә бүлеп уку сәнгатен үстерү.

 

Т. Миңнуллинның тормыш юлы һәм иҗаты турында белешмә бирү, «Акбай һәм Кыш бабай» әсәрен өйрәнү.

Җыр, бию сәнгатенә кызыксыну

тудыру.

 

 

 

 

 

20

Акыл — тузмас кием, белем — кипмәс кое

(5 сәг.)

Күп укыган —
күп белер.

1

ГКФ

К. Насый-риның «Әбүгали-сина» әсәре,

«кыйсса» төшенчәсе.

Үзеңә кирәкле белемне дөрес итеп таба белергә, китапларны теләп укырга күнектерү.

К.Насыйриның тормыш юлы һәм иҗаты турында белешмә бирү, «Әбүгалисина» әсәрен өйрәнү.

Белемгә омтылыш тәрбияләү.

 

 

 

 

21

Тырышкан — табар, ташка кадак кагар.

1

ГКФ

Г.Сабитов иҗаты, «Чүкеч» хикәясе, А.Алиш иҗаты,

«Әни ялга киткәч»

хикәясе,

 

«хикәяләү» төшенчәсе.

Хикәядә очрый торган яңа сүзләрне (эш кораллары атамаларын) тормыш белән бәйләп истә калдыру.

Г.Сабитов турында белешмә бирү,

«Чүкеч» хикәясен өйрәнү,

«хикәяләү» төшенчәсе белән танышу.

Хезмәт тәрбиясе бирү,      җаваплылык хисләре, һәр эшне ахырына кадәр җиткерә белү теләге тәрбияләү.

 

 

 

 

22

Эш кеше-

не тәрбия-ли, ялкау-лык —
боза. Ялган әйткән —
тотылыр...

2

ГКФ

ЛКФ

Ф.Яруллин иҗаты,

«Кояштагы тап» хикәясе,

«притча» төшенчәсе.

Җаваплылык хисләре, һәр эшне ахырына кадәр җиткерә белү теләге тәрбияләү.

Ф.Яруллин турында белешмә бирү, «Кояштагы тап» хикәясен уку, «притча» төшенчәсен истә калдыру.

Әниләргә карата шәфкать-лелек, хөрмәт хисләрен үстерү.

 

 

 

 

 

23

Иң элек син Кеше бул, балам! 

1

ЛКФ

Г.Зәйнашева

иҗаты, «Кем булырга»

шигыре.

Төрле һөнәрләр, аларның үзенчәлекләре турында мәгълүмат бирү.

 

Г.Зәйнашева турында белешмә бирү, «Кем булырга?»  шигырен өйрәнү.

Тормышта үз урыныңны, һөнәреңне, аңа ирешү юлларын табарга омтылыш тәрбияләү.

 

 

 

 

24

Сәйдәш-

нең юл башы.

1

ЛКФ

М.Латыйфул-линның «Сәйдәшнең юл башы» хикәясе,

«биографик әсәр» төшенчәсе.

Укучыларга төрле һөнәр сайлау юлларын аңлату.

М.Латыйфуллинның «Сәйдәшнең юл башы» өзеген уку, «биографик әсәр» төшенчәсе белән танышу.

Яңалыкка омтылу, һәрнәрсәне белергә теләү хисе тәрбияләү, милли горурлык хисләре формалаштыру.

 

 

 

 

25

Илдә илле дустың булсын (4 сәг.)

Туган туганга кирәк.

1

ЛКФ

Дәрдемәнд иҗаты, «Ике туган» әсәре.

Сәламәт яшәү рәвеше турында мәгълүмат бирү.

 

Дәрдемәнднең тормыш юлы белән танышу, әсәрне уку.

Әхлак тәрбиясе бирү,

сәламәт яшәү рәвеше турында мәгълүмат бирү.

 

 

 

 

 

26

Әкият-

тәге ике бала кебек...

2

ГКФ

ЛГКК

Һ.Такташ иҗаты, «Мокамай» поэмасы,

«поэма» төшенчәсе.

Һәр кеше тормышын-да хатирәләр барлыгы, аларның нинди булуының кешенең үзеннән торуы турында аңлау.

Поэма турында  теоретик төшенчә белән танышу, «Мокамай» поэмасын уку, аңлау.

 

Чын дуслык кадере, ялгыш адым ясамаска

кирәклек турында аңлату.

 

 

 

 

 

27

Бәхетне, шатлыкны

сакларга кирәк.

2

ЛКФ

ЛГКК

Р.Харис иҗаты,

«Серле алан» пьесасы, «диалог»,
«монолог»,

«символик
образ»
тө-шенчәләре.

Укыганны гомумиләш-терә, нәтиҗә ясый, иң мөһим мәгълүматны аерып ала белү.

Р.Харис иҗаты белән танышу, пьесаны укып, нәтиҗә ясау, «диалог», «монолог» төшенчәләрен әдәби термин буларак истә калдыру.

Үзләре өчен, әйләнә-тирә өчен җаваплылык хисләре тәрбияләү.

 

 

 

 

 

28

Дуслык булса, яшәр тынычлык.

1

ЛКФ

Э.Шәрифул-лина иҗаты, «Дуслык,

чын дус-

лык» шигыре.Ш.Галиев иҗаты,

«Дуслык балы» шигыре.

Әдәбият теория-се, җыр, рәсем белән бәйләнеш табу.

Ш.Галиевнең иҗатын, тормыш юлын белү, сәнгатьле уку күнекмәләре үстерү.

Поликультуралылык, толерантлык хисләре тәрбияләү.

 

 

 

 

 

29

Көлке көлә килә...

( 4 сәг.)

Шәүкәт Галиев —
юмор остасы.

1

ЛГКК

Ш.Галиевнең «Курыкма, тимим!», «Атлап чыктым Иделне» шигырьләре.

Елга башланган җир турында белү.

Ш.Галиевнең юмористик шигырьләре белән танышу,

шигырьгә анализ ясау, сәнгатьле уку күнекмәләрен үстерү.

Экологик тәрбия бирү.

 

 

 

 

30

Ике ти-ен — зур акчамы?

 

1

ГКФ

Ф.Шәфигул-

лин иҗаты, «Ике тиен

акча» хикәясе.

Укылган әсәрне бүгенге көн, көндәлек тормыш белән бәйләнештә күзаллый белү.

Ф.Шәфигуллин тормышы, иҗаты белән танышу, юмор аша язучы әйтергә теләгән фикерне табу.

Әхлак тәрбиясе бирү.

 

 

 

 

31

Акбай белән Карабай.

 

1

ЛКФ

Ф.Шәфигул-лин иҗаты,

«Акбай белән Карабай» хикәясе.

Көндәлек тормышка юмор белән карый белергә өйрәнү.

«Акбай белән Карабай» хикәясен уку, юмор аша язучы әйтергә теләгән фикерне табу.

Әхлак тәрбиясе бирү.

 

 

 

 

32

Шаянлык файдасы.

1

Д/МС

В.Радловның «Шаян кеше» хикәясе.

Галим В.Радлов турында мәгълүмат бирү.

Хикәяне уку, сөйләм телен үстерү.

Күп телләр белергә омтылыш, чит телләргә ихтирам тәрбияләү.

 

 

 

 

33

Һәр фасылың гүзәл, табигать! (3 сәг.)

Җәйге иртә.

1

ЛКФ

Р.Әхмәтҗа-новның «Иртә әле...» шигыре,

«пейзаж» төшенчәсе.

Рәсем сәнгатендә пейзаж белән әдәбияттагы «пейзаж» төшенчәсен бәйләнештә күзаллау.

Р.Әхмәтҗанов турында мәгълүмат, «Иртә әле...» шигырен укып аңлау, «пейзаж» төшенчәсен белү.

Табигатьнең матурлыгын күрергә өйрәтү,  экологик тәрбия бирү.

 

 

 

 

 

34

Дөнья матур булсын өчен, әни  кирәк.

1

ЛГКК

Г.Рәхимнең  «Апрель» хикәясе,

«портрет» төшенчәсе.

Рәсем сәнгатендә портрет белән әдәбияттагы «портрет»

төшенчәсен чагыштыру.

 

Г.Рәхим турында белү, хикәяне  укып аңлау, «портрет» төшенчәсен белү, сәнгатьле уку күнекмәләрен үстерү.

Әниләргә ихтирам

хисләре тәрбияләү.

 

 

 

 

35

Көтеп алган Сабантуй.

3

Д/МС

ЛКФ

Г.Бәширов-ның «Язгы сабан туйлары» әсәре.

Төрле бәйрәмнәр-нең (бу очракта Сабантуй мисалында) тарихы белән кызыксыну.

 

Г.Бәширов  турында белү, «Язгы сабан туйлары» өзеген  укып аңлау, сөйләм телен үстерү.

 

Халыкның гореф-гадәтләре, йолаларына ихтирам тәрбияләү.

 

 

 

 

 

 


Курс темаларының эчтәлеге

I бүлек. Мифлардан чынбарлыкка.

Халык авыз иҗаты.

Фольклор – халыкның коллектив иҗат җимеше. Анда халыкның теләк-омтылышының чагылышы. Фольклорның вариантлы булуы. Фольклор әсәрләренең  жанрларын гомуми күзаллау. Балалар фольклоры (бишек җырлары, табышмаклар, тизәйткечләр, мәкальләр һ.б.). Башка халык авыз иҗаты белән чагыштыру.

Әдәбият теориясе. Фольклор. Халык авыз иҗаты.(1 сәгать)

Мифлар. Татар халык мифлары.

Мифлар – кешеләрнең дөньяны фантастик аңлавы.  Мифик геройлар турында төшенчә.  Миф белән әкиятнең аермасы. Рус, грек мифлары белән чагыштыру. «Шүрәле», «Шүрәлене ничек алдарга?» «Су иясе», «Өй иясе», «Дедал белән Икар» мифлары. Мифларны өйрәнгән галимнәр. Язучылар иҗатында мифик геройлар. Рабит Батулланың “Албасты” пьесасы.

Әдәбият теориясе. Миф.Мифик геройлар.(3 сәгать)

Мәкальләр һәм әйтемнәр.

Мәкальнең акыл бирү, сөйләмне матурлау өчен кулланылуы. Мәкальләрнең тематикасы. Әйтемнең күчерелмә мәгънәдә кулланылган, сөйләмнең эмоциональ көчен арттыра торган жанр булуы. Мәкаль белән әйтемнең аермасы. Татар мәкальләре һәм әйтемнәренең русча эквивалентлары.

Әдәбият теориясе. Мәкаль, әйтем.(1 сәгать)

IIХалык моңнары: җырлата да, елата да...

Халык җырлары.

Халык җырларының авторы халык булуы. Аларның вариантлылыгы. Халык җырларының жанрлары. Йола җырлары, аларның килеп чыгу үзенчәлеге.  Йола бәйрәмнәреннән Сөмбелә бәйрәме. Чуваш халык бәйрәме Чуклеме. Тарихи җырлар. “Көзге ачы җилләрдә” җыры. Уен җырлары. “Кәрия-Зәкәрия” җыры.

Әдәбият теориясе. Халык җырлары. Халык җыры жанрлары. Йолалар, йола җырлары. Тарихи җырлар. Уен җырлары.(3 сәгать)

Шигърияттә  халык көе.

Шагыйрьләрнең кайбер шигырьләре халык тарафыннан көйгә салынуы. Г.Тукайның “Туган тел” шигыре. Аның төрле телләргә тәрҗемә ителүе.

Г.Тукайның “Туган авыл” шигыре. Аның дә халык җыры кебек яратып җырлануы, киң таралган булуы. Композитор А.Монасыйпов турында кыскача белешмә. Кешенең балачагы үткән туган якның кадере.

Әдәбият теориясе. Автор җырлары.(1 сәгать)

Татарстан Республикасы гимны.

Гимнның дәүләт символы булуы. Гимн уйнала торган очраклар. Гимнны тыңлау тәртибе. Татарстан Республикасының Дәүләт гимны авторлары Р.Байтимеров, Р.Яхин. Гимн текстының эчтәлеге, көе.

Әдәбият теориясе. Гимн.(1 сәгать)

Җырны башкаручы – җырчы.

Җырның яшәвендә башкаручының роле. Җырчы Р. Ваһапов – милли профессиональ эстрадага нигез салучы.

Әдәбият теориясе. Профессиональ җырчы.(1 сәгать)

III. Кадерле син, кеше-туганым!

Нәкый Исәнбәт. Язучы турында кыскача белешмә.

“Өч матур сүз” шигыре. Әти-әни, туган илнең кадере. Шигырьдәге лирик герой. Шигырьнең диалог формасында язылуы. Шигырьнең Г.Тукайның “Туган тел” шигыре белән аваздашлыгы.

Әдәбият теориясе. Лирик герой. Сынландыру.

Мәҗит Гафури. Әдип турында кыскача белешмә. Рус мәсәлчеләре белән чагыштырып өйрәнү.

«Әтәч белән Сандугач» мәсәле. Мәсәлдә туган җир кадере темасының дәвам итүе. Ирек, кеше өчен ирек кадере турында белешмә. Мәсәлдә сынландыру алымы. Мәсәлнең морале.

“Ана” шигыре. Шигырьдә ана өчен бала, бала өчен ана кадере. Н.Исәнбәт шигырьләре белән аваздашлыгы. Бишек җырларының әһәмияте турында мәгълүмат.

Әдәбият теориясе. Мәсәл. (2 сәгать)

Габдулла Тукай. Шагыйрьнең тормыш юлы, иҗаты турында мәгълүмат.

“Шүрәле” әкият-поэмасы. Әкият-поэмада кеше һәм табигать мөнәсәбәтләре, туган авыл табигатенең матурлыгы. Шүрәле мифик образы. Әсәрдә егет һәм Шүрәле образларының бирелеше, аларга салынган мәгънә. Г.Тукай әкиятләренә иллюстрацияләр авторы – Байназар Әлменов. (3 сәгать)

Фәрит Яруллин. Композитор турында белешмә.

“Шүрәле” балеты.  Г.Тукайның «Шүрәле» әкият-поэмасына балет язылу. Балет авторлары Ф.Яруллин, Ә.Фәйзи, Л.Якобсон турында мәгълүмат. Былтыр, Шүрәле образларының бирелеше. Сөембикә образы, аңа салынган мәгънә.

Әдәбият теориясе. Балет. (1 сәгать)

Муса Җәлил. Шагыйрьнең тормыш юлы, сугыш чоры иҗаты, “Моабит дәфтәрләре” турында мәгълүмат. М.Җәлилнең музей-квартирасы.

“Чәчәкләр” шигыре. Шигырьнең язылу урыны, вакыты. Шигырьдәге символлар. Ччәкләрнең матурлык һәм үлемсезлек символы буларак бирелүе. Туган илне ярату, туган илне саклау идеясе.

Әдәбият теориясе. Символ, строфа. (2 сәгать)

Әмирхан Еники. Әдип турында кыскача белешмә.

“Туган туфрак” хикәясе. Әсәрнең төп идеясе. “Нигез”, “туган туфрак”  төшенчәләре. Авыл табигатенең, авыл халкының бирелеше.  Хикәядәге символлар. Клараның эчке кичерешләре.  Авыл проблемалары. (4 сәгать)

IV. Энҗе карлар явып үткән...

Галимҗан Ибраһимов. Әдип турында кыскача белешмә.

 “Кар ява” хикәясе. Кышкы табигать, кар яву күренешенең тасвирлануы. Хикәядә чагыштырулар. (1сәгать)

Кави Нәҗми. Шагыйрь турында кыскача белешмә.

“Кызыклы хәл” шигыре. Шигырьдә Вилдан белән булган хәлнең бирелеше. Строфа, рифмалар. Эчтәлекне ике өлешкә бүлеп карау мөмкинлеге. Шигырьдәге юмор. (1сәгать)

Мәрзия Фәйзуллина. Тормыш юлы, иҗаты турында кыскача белешмә.

“Чыршының күлмәкләре” шигыре. Шигырьнең эчтәлеге, поэтик яңгырашы. Чагыштырулар, сынландыру. Шигырьдә күтәрелгән экология проблемасы. (1сәгать)

Резеда Вәлиева. Шагыйрә турында кыскача мәгълүмат.

“Нәни чыршы” шигыре. Шигырьнең эчтәлеге, кулланылган троплар. Шигырьдә күтәрелгән проблема. (1сәгать)

Туфан Миңнуллин. Тормыш юлы турында мәгълүмат (5 сыйныфта үткәннәргә өстәмә).

“Акбай һәм Кыш бабай” пьесасы.   Пьесада Яңа ел бәйрәменә әзерлекнең бирелеше. Кыш бабай белән Кар кызы теләкләре. Яңа ел белән котлау сүзләре. (1 сәгать)

V. Акыл — тузмас кием, белем — кипмәс кое.

Каюм Насыйри. Әдип турында кыскача белешмә. Аның энциклопедист галим булуы. Казандагы һәм Яшел Үзән районындагы музейлары.

“Әбүгалисина” кыйссасы. Әбүгалисина һәм Әбелхарис образлары. Аларның белемгә омтылышлары, белем өйрәнүдәге тырышлыклары. Белемнең файдасы. Әбүгалисинаның ярлы егеткә, Әбелхарисның патшага булышуы. Туганлык һәм көнчелек хисләре. Әбүгалисинаның галим булып танылуы.

Әдәбият теориясе. Кыйсса. (3 сәгать)

Габделхәй Сабитов. Язучы турында кыскача белешмә.

“Чүкеч” хикәясе. Язучының әйтергә теләгән фикере. Хикәядә малай һәм ата образлары. Әсәрдә искә алынган эш кораллары.

Әдәбият теориясе. Хикәяләү. (1 сәгать)

Абдулла Алиш. Язучының тормыш юлы, иҗаты турында кыскача мәгълүмат.

“Әни ялга киткәч” хикәясе. Хикәянең төп идеясе. Малайның яңага омтылышы, эшчәнлеге. Малайның өйдә башкарган эшләре. Малайның эшкә өйрәнүе турындагы мәкальләр.

Әдәбият теориясе. Хикәяләүче. (2 сәгать)

Фәнис Яруллин. Әдип турында кыскача белешмә.

“Кояштагы тап” хикәясе. Әсәрнең төп идеясе. Малай һәм ана образлары. Хикәядә ялганның, ялкаулыкның фаш ителүе. Яманлыкның эзе калуы.

Әдәбият теориясе. Притча. (2 сәгать)

Гөлшат Зәйнашева. Шагыйрә турында кыскача мәгълүмат.

“Кем булырга?” шигыре. Шагыйрәнең әйтергә теләгән фикере. Шигырьдә әйтелгән һөнәрләр. Һөнәр сайлауның мөһимлеге.

Мәгъсүм Латыйфуллин. Язучы турында кыскача белешмә.

“Сәйдәшнең юл башы” хикәясе. Салих Сәйдәшевның һөнәр сайлавында зур роль уйнаган вакыйга. Танылган кешеләрнең төрле һөнәрләр турында уйланулары. С.Сәйдәшевның тормышына йогынты ясаган шәхесләр.

Әдәбият теориясе. Биографик әсәр. (1 сәгать)

Салих Сәйдәшев. Композиторның тормыш юлы, иҗаты турында белешмә. С.Сәйдәшев исемендәге Зур концерт залы, музее, һәйкәле.  (1 сәгать)

Равил Фәйзуллин. Шагыйрь турында кыскача мәгълүмат.

“Бердәнбер” шигыре. Шигырьнең төп идеясе. Бердәнбер сүзенең мәгънәсе.  Шигырьнең төзелеше. (1 сәгать)

VI. Ил өстендә илле дустың булсын.

Дәрдемәнд. Әдип турында кыскача белешмә.

“Ике туган” хикәясе. Хикәянең эчтәлеге. Туганлык мөнәсәбәтләренең бирелеше. Әтәч белән тавыкның кешеләштереп (персонификация) бирелүе. Сәламәт булуның, куркынычсызлыкның элементар кагыйдәләре. (2 сәгать)

Һади Такташ. Шагыйрь, аның балачагы турында  мәгълүмат.

“Мокамай” поэмасы.  Поэманың эчтәлеге. Мокамай образының прототибы. Поэмада кулланылган сурәтләү чаралары. Тормыштагы ялгыш адымның һәлакәткә илтүе. Шагыйрьнең дуслык хисләренә тугрылыгы. Поэмадагы символлар.

Әдәбият теориясе. Поэма. (3 сәгать)

Ренат Харис. Әдип турында кыскача белешмә. Аның төрле яклы иҗаты.

“Серле алан” пьесасы. Пьесаның эчтәлеге. Малайлар, карт образлары. Пьесадагы символик образлар. Ваемсызлык нәтиҗәләре. Бәхет, тынычлык өчен һәр кешенең җавалылыгы.

Әдәбият теориясе. Символик образ. Диалог. Монолог. (2 сәгать)

Эльмира Шәрифуллина. Шагыйрә турында кыскача мәгълүмат.

“Дуслык, чын дуслык!” шигыре. Шигырьнең эчтәлеге, төзелеше. Дуслыкның көче турында уйлану. (1 сәгать)

Шәүкәт Галиев. Язучының тормыш юлы, иҗаты турында кыскача мәгълүмат.

“Дуслык балы” шигыре. Шигырьнең эчтәлеге. Шигырьдә күтәрелгән милләтара дуслык, толерантлык проблемалары.

Шигырьнең строфалары, рифмалары, троплар. (1 сәгать)

VII. Көлке көлә килә...

Шәүкәт Галиев. “Курыкма, тимим”, “Атлап чыктым Иделне” шигырьләре. Шигырьләрнең эчтәлекләре. Һәр шигырьдәге юмор.  (1 сәгать)

Фаил Шәфигуллин.  Язучының тормыш юлы, иҗаты турында кыскача мәгълүмат.

“Ике тиен акча” хикәясе.  Хикәянең эчтәлеге. Марат образы. Хикәядәге юмор. Язучының юмор аша әйтергә теләгән фикере. (1 сәгать)

VIII.  Һәр фасылың гүзәл, табигать!

Роберт Әхмәтҗанов. Шагыйрь турында кыскача мәгълүмат.

“Иртә әле...” шигыре.  Шигырьдә табигать тасвиры. Кулланылган әдәби алымнар. Туган ил кадере.

Әдәбият теориясе. Пейзаж. (1 сәгать)

Гәрәй Рәхим. Шагыйрь турында кыскача мәгълүмат.

“Апрель” хикәясе. Әсәрнең эчтәлеге. Төп идеясе. Хикәядәге чагыштырулар. Автор игътибарны юнәлткән табигать кануны.

Әдәбият теориясе. Портрет. (1 сәгать)

Гомәр Бәширов. Язучының тормыш юлы, иҗаты турында кыскача мәгълүмат.

“Туган ягым – яшел бишек” повестеннән өзек.  Сабантуй турындагы өзекнең эчтәлеге. Сабантуй бәйрәменең тасвирлап бирелеше. Көрәшче егетләр, Хәкимҗан образлары. Сурәтләү чаралары. Сабантуй бәйрәме тарихы. (3 сәгать)

Лотфулла Фәттахов.

Рәссамның тормышы, иҗаты турында кыскача мәгълүмат. “Сабантуй” картинасында сурәтләнгән табигать, авыл кешеләре. (1 сәгать)

Балалар өчен чыга торган газета-журналлар.

“Сабантуй” журналы.  Журнал басылып чыгу тарихы. Журнал рубрикалары. Мәкаләләрнең эчтәлеге. ( 2 сәгать)

 

Ятлау өчен тәкъдим ителә торган әсәрләр:

Уен җырлары.

– Татарстан Республикасы Дәүләт гимны.

– Н.Исәнбәт “Өч матур сүз”.

– М.Җәлил “Чәчәкләр” (өзек).

– Р.Вәлиева “Нәни чыршы”.

– Э.Шәрифуллина “Дуслык, чын дуслык!”.

– Г.Морат “Сабан туе”.

 

Өстәмә  уку өчен тәкъдим ителә торган әсәрләр: (укытучы сайлавы буена)

– «Су иясе», «Өй иясе», «Дедал белән Икар», “Албасты” мифлары.

– Батулла. “Албасты” пьесасы.

– “Әпипә” җыры.

– Г.Тукай. “Туган тел” җырының башка телләргә тәрҗемәсе.

– Н.Исәнбәт. “Туган ил” шигыре.

– И.Крыловның “Ат белән Эт”, Г.Шамуковның “Арыслан белән Куян” мәсәлләре.

– Г.Морат. “Чит тел”, “Сабан туе” шигырьләре.

– М.Җәлил “Тик булса иде ирек” шигыре.

– И.Юзеев “Бакчачы турында баллада”  поэмасы.

– Г.Хәсәнов “ Иң кыен вакыт – шул...” хикәясе.

– Н.Арсланов “ Минем кунагым” шигыре.

– Л.Шагыйрьҗан “Ап-ак икән эзләрем” шигыре.

– Йолдыз “Китапханәдәге бәхәс” шигыре.

– Җ.Дәрзаман “Бүләк” шигыре.

– Н.Измайлова “Кеше турында – кешегә” шигыре.

– Ф.Яруллин “Тугры дус” шигыре.

– Н.Дәүли “Салих Сәйдәшев пианиносы шигыре.

– Н.Сладков “Дуслар-ахирәтләр” әкияте.

– Ф.Шәфигуллин “Акбай белән Карабай” хикәясе.

– Г.Остер “Серне ачты” хикәясе.

– Н.Мадьяров “Урман аланына баргач” шигыре.

– Г.Рәхим “Беренче күкрәү” шигыре.

– Б.Рәхмәт “Сабан туенда” шигыре.

 


 

Просмотрено: 0%
Просмотрено: 0%
Скачать материал
Скачать материал "Программа по тат. литературе для 6 классов (русскоязычная группа, ФГОС, Хайдарова)"

Методические разработки к Вашему уроку:

Получите новую специальность за 3 месяца

Эксперт по оценке имущества

Получите профессию

Технолог-калькулятор общественного питания

за 6 месяцев

Пройти курс

Рабочие листы
к вашим урокам

Скачать

Скачать материал

Найдите материал к любому уроку, указав свой предмет (категорию), класс, учебник и тему:

6 653 657 материалов в базе

Скачать материал

Вам будут интересны эти курсы:

Оставьте свой комментарий

Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.

  • Скачать материал
    • 31.08.2016 880
    • DOCX 69.8 кбайт
    • Рейтинг: 4 из 5
    • Оцените материал:
  • Настоящий материал опубликован пользователем Зиятдинова Алия Ильшатовна. Инфоурок является информационным посредником и предоставляет пользователям возможность размещать на сайте методические материалы. Всю ответственность за опубликованные материалы, содержащиеся в них сведения, а также за соблюдение авторских прав несут пользователи, загрузившие материал на сайт

    Если Вы считаете, что материал нарушает авторские права либо по каким-то другим причинам должен быть удален с сайта, Вы можете оставить жалобу на материал.

    Удалить материал
  • Автор материала

    Зиятдинова Алия Ильшатовна
    Зиятдинова Алия Ильшатовна
    • На сайте: 7 лет и 7 месяцев
    • Подписчики: 0
    • Всего просмотров: 20920
    • Всего материалов: 16

Ваша скидка на курсы

40%
Скидка для нового слушателя. Войдите на сайт, чтобы применить скидку к любому курсу
Курсы со скидкой

Курс профессиональной переподготовки

Интернет-маркетолог

Интернет-маркетолог

500/1000 ч.

Подать заявку О курсе

Курс профессиональной переподготовки

Организация деятельности библиотекаря в профессиональном образовании

Библиотекарь

300/600 ч.

от 7900 руб. от 3950 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 284 человека из 67 регионов
  • Этот курс уже прошли 846 человек

Курс профессиональной переподготовки

Библиотечно-библиографические и информационные знания в педагогическом процессе

Педагог-библиотекарь

300/600 ч.

от 7900 руб. от 3950 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 477 человек из 69 регионов
  • Этот курс уже прошли 2 319 человек

Курс повышения квалификации

Специалист в области охраны труда

72/180 ч.

от 1750 руб. от 1050 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 34 человека из 20 регионов
  • Этот курс уже прошли 151 человек

Мини-курс

Фитнес: особенности построения смешанных групповых тренировок

4 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе
  • Этот курс уже прошли 18 человек

Мини-курс

Стратегии карьерного роста и развития

10 ч.

1180 руб. 590 руб.
Подать заявку О курсе

Мини-курс

Судебные процессы и взыскание убытков: правовые аспекты и процедуры

6 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 23 человека из 13 регионов
  • Этот курс уже прошли 11 человек