Добавить материал и получить бесплатное свидетельство о публикации в СМИ
Эл. №ФС77-60625 от 20.01.2015
Инфоурок / Другое / Другие методич. материалы / Программа по татарскому языку и литературе для 6 класса

Программа по татарскому языку и литературе для 6 класса

  • Другое

Поделитесь материалом с коллегами:





Рабочая программа по татарскому языку и литературе

для 6 класса

на 2016 – 2017 учебный год



количество часов в год – 34

количество часов в неделю – 1









1. Составлена в соответствии с программой по татарскому языку для средней (полной) общеобразовательной школы с русским языком обучения (для учащихся татар) 1 – 11 классов Автор: Ф.Ф.Харисов, Ч.М. Харисова.Казань, издательство «Магариф», 2010.

2. Учебники: «Татар теле», авторы: Н.В. Максимов, М.З. Хамидуллина Казань, издательство «Магариф», 2010.

Учебники: «Татар әдәбияты», авторы: Ф.Г. Галимуллин, Ф.К. Мифтиева, И.Г. Гилязев Казань, издательство «Магариф», 2010.


6


Диктантов

4


Сочинений

1


Изложений

1




Учитель: Зарипова Сирена Рафаиловна




Укыту программасының эчтәлеге.

Федераль Дәүләт стандартларында белем бирү системасының төп үсеш юнәлеше – системалы-эшчәнлекле (системно-деятельностный подход) юнәлеш, ә системаны барлыкка китерә торган төп компонент – нәтиҗә: шәхси, метапредмет, предмет нәтиҗәләре дип билгеләнелә. Стандартларда күрсәтелгән бу концептуаль методологик нигез барлык фәннәрне укыту системасына да, шул исәптән рус телле балаларга татар теле һәм татар әдәбияты укыту системасына да карый. Ягъни рус телле балаларга татар теле укыту системасының барлык компонентлары да: программалар, укыту-методик комплектлары, дәрес процессы, контроль, идарә итү, белем күтәрү һ.б. – бар да бер максатка – нәтиҗәгә хезмәт итә.

Татар телен укыту максатлары

Урта баскычта рус телле балаларга татар телен укыту максатлары берничә аспектны үз эченә ала: танып белү, үстерү, тәрбия, белем бирү.

Танып белү максатының эчтәлеге

БашкортостанРеспубликасында яшәүче һәр милләт кешесенә, үз халкы тарихыннан тыш, шушы төбәктә төп халык булып саналган татар халкы мәдәниятен, гореф-гадәтләрен, тарихи үткәнен, бүгенгесен, киләчәген белү зарур. Татар халкы белән кулга-кул тотынып яшәргә әзерләнүче һәр кеше бу халыкның бәйрәмнәрен, традицияләрен аңларга, хөрмәт итәргә, әдәбият-сәнгать вәкилләренең иҗади казанышлары белән үзенең рухи үсешен баета алу мөмкинлегеннән файдаланырга тиеш. Программа эчтәлеге телгә өйрәтү процессын бала өчен “башка дөньяга тәрәзә ачу” булырлык һәм шуның аркылы аның үзяшәешендә тулырак аңлавына ярдәм итәрлек итеп сайланды.

Урта баскычта татар халкының рухи дөньясын чагылдырган, тормыш ­– көнкүрештәге әхләкый проблемаларны үз эченә алган, укучыларның кызыксынуларына, яшь үзенчәлекләренә туры килгән әдәби әсәрләр белән танышу; Татарстанда яшәүче милләтләр, Татарстанның дәүләт символлары, Татарстанның территориясе, географик урыны; башкалабызКазанның тарихи үткәне, бүгенге йөзе; татар сәнгатенең төрле тармаклары буенча күренекле шәхесләр турында укучыларның татарча сөйли алулары төп максат итеп куела.

Үстерү максатының эчтәлеге

Шәхеснең белемле булуы, тәрбиялелек һәм аның фикерләү сәләте үсеше дәрәҗәсеннән дә тора. Укыту процессында үстерү, тәрбия максатларын даими күзаллап эшләү – укытуның практик ягы уңышлылыгының алшарты. Балаларның психик үсешен түбәндәге юнәлешләрдә үстерүгә аеруча игътибар бирү таләп ителә:

фикерләүне үстерү белән бәйле психик функцияләр: логик фикерләү, сәбәп-нәтиҗә бәйләнешләрен табу, индуктив, дедуктив фикерләү;

хәтерне үстерү (ихтыярый, ихтыярсыз), игътибарлылыкны үстерү;

аралаша белү сәләтен үстерү (аралашучанлык, хислелек, эмпатия хисләре);

ихтыяр көче, максатчанлык, активлык кебек сәләтләрне үстерү.

Программага сайланган эчтәлек нигезендә сөйләм эшчәнлегенең барлык төрләре буенча да эш оештырганда,бу максатлар беренче планга куела.

Тәрбияви максатның эчтәлеге

Укучыларның тиешле дәрәҗәдәге тәрбиялелегеннән башка укыту процессын оештыру мөмкин түгел. Тәрбия процессы, беренче чиратта, укытуның эчтәлеге һәм методлары белән бәйле. Шуңа күрә программа эчтәлеген сайлаганда, материалның тәрбияви мөмкинлекләрен исәпкә алу мөһим. Эчтәлектә әхлакый проблемалар булган текстлар үзләре үк коммуникатив мотивациягә ия, шунлыктан аралашу ситуациясе булдыру әллә ни кыенлык тудырмый. Башка милләт вәкилләренең күңелен яулардай, аларда гомумкешелек әхлакый сыйфатларны тәрбияләрдәй татар әдәбияты өлгеләре белән таныштыру да шушы ук максатка буйсындырыла,сөйләшү-аралашуга алып чыгуга кулайрак булган әдәби әсәрләр тәкъдим ителә.

Белем бирү максатының эчтәлеге

Укучыларның татар теле буенча лексик, грамматик күнекмәләре филологик белемнәр суммасы дәрәҗәсендә генә калмыйча, ә сөйләм эшчәнлегенең барлык төрләрендә дә аралашуда кулланырлык дәрәҗәгә җитүе зарур. Ягъни, укучылар, нинди дә булса сүзне, я грамматик категорияне тану, аеру, аңлау, тәрҗемә итү дәрәҗәсендә генә түгел, аларны аралашу максатыннан мөстәкыйль кулланырлык дәрәҗәдә өйрәнергә тиешләр. Шул вакытта гына татар телен дәүләт теле буларак өйрәнү бурычы үтәлә.

Программага эчтәлек сайлау үзенчәлекләре

Программага сайланган эчтәлек гомуми белем бирү системасының фундаменталь нигезен тәэмин итә һәм урта гомуми белем бирү баскычында ул тирәнәйтелә. Шулай ук сайланган эчтәлек укучыны рухи һәм әхлакый яктан тәрбияләү, гомуми универсаль уку гамәлләрен формалаштыру максатларына хезмәт итә; башлангыч гомуми белем бирү баскычы программасы белән дәвамчанлыкны саклый.

Программа Федераль Дәүләт стандартларының методологик нигезе булган системалы-эшчәнлекле юнәлешкә туры килә торган коммуникатив технологияне төп укыту ысулы буларак билгели. Укыту процессы, гомуми дидактик принциплардан тыш, коммуникатив технологиянең төп принципларын исәпкә алып оештырыла: аралашуга аралашу аша өйрәтү принцибы (телгә өйрәтү шартларын тормышта телне куллану шартларына якынлаштыру); шәхси индивидуальләштерү принцибы (укыту процессын укучыларның шәхси ихтыяҗларын, теләк-омтылышларын, индивидуаль-психологик үзенчәлекләрен исәпкә алып оештыру); телне актив фикерләү нигезендә өйрәнү принцибы (аралашу ситуацияләрендә сөйләм бурычына тәңгәл килгән лексик-грамматик материалны укучыларның мөстәкыйль куллануын тәэмин итү); телне функциональ төстә өйрәнү принцибы (лексик-грамматик материалның коммуникатив максаттан, аралашу ихтыяҗыннан һәм куллану ешлыгыннан чыгып билгеләнүе); ана телен исәпкә алу принцибы (балаларның ана теле буенча белемнәр системасын исәпкә алу). Моннан тыш, укыту процессында сөйләм эшчәнлеге төрләренә үзара бәйләнештә өйрәтү принцибы да зур әһәмияткә ия.

Укытуның гомуми, шәхси, метапредмет нәтиҗәләре

Төп гомуми белем бирү мәктәбендә телне гамәли үзләштерү нәтиҗәсендә укучыларда татар теленең күп мәдәниятле дөньядагы роле һәм мөһимлеге турында күзаллаулар формалаша. Татар мәдәниятенең укучылар өчен булган катламы белән танышу башка мәдәнияткә карата ихтирам хисе уята, ягъни укучыларга үз мәдәниятләрен дә тирәнрәк аңларга мөмкинлек бирә, аларда ватанпәрвәрлек хисе уята.

Төп гомуми белем бирү баскычында татар теленә өйрәтүнең программада күрсәтелгән күләмдә гомуми нәтиҗәләре түбәндәгеләрдән гыйбарәт:

  • Укучыларның коммуникатив компетенциясен(аралашу осталыгын) үстерү, ягъни татар телендә сөйләшүчеләр белән телдән яки язмача аралашу күнекмәләре булдыру;

  • коммуникатив бурычлар куя һәм хәл итә белү, адекват рәвештә арашуның вербаль һәм вербаль булмаган чараларыннан, сөйләм этикеты үрнәкләреннән файдалана алу, итагатьле һәм киң күңелле әңгәмәдәш булу;

  • Татар теле” предметына карата уңай мотивация һәм тотрыклы кызыксыну булдыру һәм шулар нигезендә белем алуның алдагы баскычларында татар телен уңышлы үзләштергә шартлар тудыру.

Укытуның шәхси нәтиҗәләре

Төп гомуми белем бирү баскычын төгәлләгәндә, укучының үзенә һәм үзенең әйләнә-тирәсендәге кешеләргә, тормыштагы яшәеш проблемаларына карата түбәндәге шәхси кыйммәтләре формалашкан булуы күзаллана:

  • шәхесара һәм мәдәниятара аралашуда татар теленә карата ихтирамлы караш булдыру һәм аны яхшы өйрәнү теләге тудыру;

  • әхлакый кагыйдәләрдә ориентлашу, аларны үтәүнең мәҗбүрилеген аңлау;

  • әдәби әсәрләрдәге төрле тормыш ситуацияләренә һәм геройларның гамәлләренә гомүмкешелек нормаларыннан чыгып бәя бирү;

  • гаилә”, “туган ил”, “мәрхәмәтлелек”, төшенчәләрен кабул итү, “башкаларга карата түземлелек, кайгыртучанлык”, “кеше кадерен белү” кебек хисләр формалашу.

Укытуның метапредмет нәтиҗәләре

Төп белем бирү баскычында татар теле укыту, танып белү чарасы буларак, укучыларның фикер йөртү, интеллектуаль һәм иҗади сәләтләрен үстерүгә, шулай ук, реаль тормышта туган проблемаларны хәл итү өчен кирәк булган универсаль уку гамәлләрен (танып белү, регулятив, коммуникатив)формалаштыруга хезмәт итә.

Укучыларда мәгълүмати җәмгыятьтә яшәү һәм эшләү өчен кирәкле күнекмәләр үстерелә. Укучылар текст, күрмә-график рәсемнәр, хәрәкәтле яисә хәрәкәтсез сурәтләр, ягъни төрле коммуникацион технологияләр аша тапшырыла торган мәгълүмати объектлар белән эшләү тәҗрибәсе ала; презентацион материаллар әзерләп, зур булмаган аудитория алдында чыгыш ясарга өйрәнә; укучыларда, компьютер яисә ИКТ нең башка чаралары белән эш иткәндә, сәламәтлеккә зыян китерми торган эш алымнарын куллана алу күнекмәләре формалаша.

Танып белү нәтиҗәләре:

  • фикерләүне үстерү белән бәйле психик функцияләр: логик фикерләү, сәбәп-нәтиҗә бәйләнешләрен табу, индуктив, дедуктив фикерли белү;

  • иҗади һәм эзләнү характерындагы проблеманы билгеләү, аларны чишү өчен алгоритм булдыру;

  • объектларны чагыштыру, классификацияләү өчен уртак билгеләрне билгеләү;

  • төп мәгълүматны аеру, укылган яки тыңланган мәгълүматның эчтәлегенә бәя бирә белү;

  • тиешле мәгълүматны табу өчен, энциклопедия, белешмәләр, сүзлекләр, электрон ресурслар куллану.

Регулятив нәтиҗәләр:

  • уку хезмәтендә үзеңә максат куя, бурычларны билгели белү;

  • эш тәртибен аңлап, уку эшчәнлеген оештыра, нәтиҗәле эш алымнарын таба белү;

  • уку эшчәнлеге нәтиҗәләрен контрольгә ала белү;

  • билгеләгән критерийларга таянып, эш сыйфатына бәя бирә белү;

  • укудагы уңышларның, уңышсызлыкларның сәбәбен аңлый, анализлый белү;

  • ихтыяр көче, максатчанлык, активлык кебек сәләтләрне формалаштыру;

  • дәрескә кирәкле уку-язу әсбапларын әзерли һәм алар белән дөрес эш итә белү;

  • дәрестә эш урынын мөстәкыйль әзерли белү һәм тәртиптә тоту күнекмәләрен үстерү.

Коммуникатив нәтиҗәләр:

  • әңгәмәдәшеңнең фикерен тыңлый, аңа туры килерлек җавап бирә белү;

  • әңгәмәдәш белән аралашу калыбын төзү;

  • аралаша белү сәләтен үстерү (аралашучанлык, хислелек, эмпатия хисләре);

  • парларда һәм күмәк эшли белү;

  • мәгълүматны туплау өчен, күмәк эш башкару;

  • әңгәмәдәшең белән сөйләшүне башлый, дәвам итә, тәмамлый белү.

6 нче сыйныфның рус телендә сөйләшүче балалары үзләштерелергә һәм камилләштерелергә тиешле гомумкүнекмәләр.


Китап, өстәмә мәгълүмат белән эш итә белү

Фикерләү белән бәйле күнекмәләр

Телдән һәм язма сөйләм үстерү һәм аралаша белү юнәлеше

  1. Уку мәсьәләләрен мөстәкыйль билгеләү.

  1. Уку операцияләрен планлаштыру.

  1. Белем алуның рациональ ысулларын сайлау.

  2. Үз-үзеңә контроль ясауның төрле формаларын үзләштерү.

Мөстәкыйль белем алу буенча эш башлау.

  1. Дәреслек белән эш итә белү.

  1. Төрле чыганаклар белән мөстәкыйль эш итә белү.

  1. Төрле текстлар белән эш иткәндә сәнгатьлелекне саклый белү.

  2. Эчтәлекне аңлап, тиешле тизлектә, дөрес уку:


  • уку елы башында — 60 сүз;

  • уку елы ахырында — 70 сүз.


  1. Сүзлекләрдән файдалана белү, белешмә әдәбият белән системалы эшләү.

  1. Китапханәдә систематик каталог белән эш итә белү.

  1. Аудио-видео белән эш итә белү.


Уку мәсьәләсен куя белү.

Танып белү активлыгын үстерү.

Яңа теманы аңлауга мотив тудыру.

Төшенчә, термин, кагыйдә, закончалыкларны аңлап кабул итү күнекмәсен камилләштерү.

Логик алымнардан чагыштыру, анализ, гомумиләштерү, нәтиҗә ясау күнекмәләрен камилләштерү.

Грамматик анализ төрләрен үзләштерү:

  • транскрипциягә анализ;

  • татар җөмләсе структурасына анализ.

7. Тикшеренү ысуллары:

  • модельләштерү;

  • охшатып эшләү.


1. Телдән сөйләм:

  • кагыйдәләрне аңлап эзлекле сөйли һәм куллана белү күнекмәсе;

  • сорауны формалаштыра белү һәм тулы җавап бирә белү күнекмәсе.

2. Язма сөйләм:

  • күчереп язу;

  • сүзлек диктанты —10-15 сүз;

  • сочинение язу: 7-8 җөмлә


  • фикер йөртү элементлары кертеп, гади яки катлаулы план төзеп сочинение язу;



6 нче сыйныфның рус телендә сөйләшүче балалары үзләштерергә тиешле белем-күнекмәләр

- татар һәм рус телләрендә уртак булган, ләкин әйтелешләре белән аерылган авазлы сүзләрне дөрес әйтә белү;

- авазларны сүзләрдә, сүзтезмәләрдә, җөмләләрдә дөрес әйтүгә ирешү һәм сингармонизм законының асылына төшенү;

- сөйләмне орфоэпик һәм орфографик яктан дөрес оештыра белү;

- коммуникатив максатларны аңлап, диалогик аралашуда катнашу;

- төрле аралашу сфераларыннан чыгып, телдән яки язмача үз фикерләрен белдерүгә ирешү

- тәкъдим ителгән тема буенча эзлекле монологик сөйләм төзи алу;

- тиешле (1400 сүз) күләмдә татар сүзләрен яттан белү.

Тыңлап аңлау.

- Төрле төрдәге тыңлап аңлау күнегүләрен үти белү;

- сүзләрне, җөмләләрне аңлап тәрҗемә итә белү; тәкъдим ителгән текстны тыңлап, эчтәлеге буенча сорау бирә, сорауларга җавап бирә белү;

-зур булмаган аутентив яки адаптацияләнгән әдәби әсәрләрдән өзекләрне, информацион характердагы текстларны, газета-журналлардан мәкаләләрне тыңлап аңлап, эчтәлеге буенча фикереңне әйтә, аралашуга чыга белү;

- сыйныфташларыңның сөйләмен тыңлап аңлау һәм аларга үз фикереңне аңлата белү, алар белән әңгәмә кору, әңгәмәдә катнаша белү.

Диалогик сөйләм.

- Сорау, җавап, килеш(мә)ү, шикләнү һәм башка репликаларны дөрес кулланып, әңгәмә кору, сөйләшә белү;

- аралашуда катнаша, аны туктата һәм яңадан башлый белү;

- парда, төркемдә сөйләшү барышында үз фикереңне аңлата, раслый, дәлилли белү, ситуация аңлашылмаганда, сорау биреп, сөйләм

барышын ачыклый белү;

- терәк схемалар кулланып, ситуация буенча әңгәмә кора белү;

-татар сөйләм этикеты үрнәкләреннән урынлы файдаланып әңгәмә кору, сөйләшә белү.

Монологик сөйләм.

- Программада тәкъдим ителгән темалар буенча тиешле эзлеклелектә текст төзи һәм аның эчтәлеген сөйли белү;

- конкрет ситуациягә үз карашыңны, төрле вакыйгалар, яңалыкларны хәбәр итә белү;

- монологик сөйләмдә кереш, эндәш сүзләрне кулланып, орфоэпик һәм грамматик нормаларны саклап, үз фикереңне төгәл җиткерә белү;

- өйрәнгән текстны үз сүзләрең белән сөйләп бирә белү;

-өйрәнгән шигырьләрне яттан сәнгатьле сөйли белү.

Уку.

- Программада тәкъдим ителгән текстларны, татар теленең әйтелеш нормаларын саклап, сәнгатьле һәм аңлап уку;

- текстның эчтәлегенә нигезләнеп, контекст буенча яңа сүзләрнең мәгънәсен аңлый белү;

- таныш булмаган текстны эчтән укып, аның төп фикерен таба белү;

- таныш булмаган сүзләрнең, төзелмәләрнең тәрҗемәсен сүзлектән таба белү.

Язу.

- Өйрәнелгән темалар буенча актив куллануда булган сүзләрне дөрес яза белү;

- конкрет бер тема буенча хикәя төзи белү;

- прагматик текстлар (рецептлар, белдерүләр, афиша һ.б.), эпистоляр жанр текстлары (шәхси һәм официаль хатлар, котлаулар һ.б.) яза белү;

-үзеңне борчыган проблемага карата үз фикерләреңне язмача җиткерә белү;

- тәкъдим ителгән текстның эчтәлегенә нигезләнеп, аны үзгәртеп яки дәвам итеп яза белү.


  1. Боерык фигыльне барлыкта һәм юклыкта зат-сан белән төрләндерү.

  1. Минем барасым килә (килми) төзелмәсен куллану.

Бәяләү нормалары

Язма эшләрне бәяләү нормалары

Диктантны бәяләү

Таләпләр

Билге

1

Орфографик һәм пунктуацион хаталар булмаган эшкә.

Искәрмә. Пөхтә һәм төгәл язылган, 1 орфографик, 1 пунктуацион хатасы булган эшкә

5”ле куела

2

1 орфографик,1 пунктуацион хатасы булган эшкә.

Искәрмә. Пөхтә һәм төгәл язылган, 2-3 орфографик, 2-3 пунктуацион хатасы булган эшкә яки бер төрдәге 2 орфографик һәм 1 пунктуацион бер хаталы эшкә.

4”ле куела

3

Пөхтә һәм төгәл язылмаган, 4-6 орфографик, 6 пунктуацион хатасы булган

3”ле куела

4

Пөхтә язылмаган, 7дән артык орфографик, 7дән артык пунктуацион хатасы булган

2”ле куела


Сүзлек диктанты

Таләпләр

Билге

1

Пөхтә, төгәл һәм орфографик хатасыз язылган эшкә

5”ле куела

2

Пөхтә, төгәл язылган, әмма 1-3 төзәтүе яки 1-2 орфографик хатасы булган эшкә

4”ле куела

3

Пөхтә һәм төгәл язылмаган, 4-5 төзәтүе яки 3-5 орфографик хатасы булган эшкә

3”ле куела

4

Пөхтә һәм төгәл язылмаган, 6 яки артыграк орфографик хатасы булган эшкә

2”ле куела


Изложениеләрне бәяләү.

Таләпләр

Билге

1

Тыңланган текстның эчтәлеге тулы, эзлекле һәм дөрес язылган,1 орфографик, 1 пунктуацион яки 1 грамматик хатасы булган эшкә

5”ле куела

2

Тыңланган текстның эчтәлеге эзлекле һәм дөрес язылган, ләкин 1-2 эчтәлек ялгышы җибәрелгән, 2-3 орфографик, 2-3 пунктуацион яки 2-3 грамматик хатасы булган эшкә

4”ле куела

3

Тыңланган текстның эчтәлеге өлешчә эзлекле язылган, 4-5 орфографик, 4 пунктуацион яки 4-5 грамматик хатасы булган эшкә

3”ле куела

4

Тыңланган текстның эчтәлеге бөтенләй ачылмаган, эзлекле язылмаган, 6 дан артык орфографик, 5 тән артык пунктуацион яки 6 дан артык грамматик хатасы булган эшкә

2”ле куела


Контроль эш

Таләпләр

Билге

1

Бер хатасыз эшкә

5”ле куела

2

Укучы үзе төзәткән бер төзәтүле, 2 хатасы булган эшкә

4”ле куела

3

3-4 хатасы булган эшкә

3”ле куела

4

5-8 хатасы булган эшкә

2”ле куела

Телдән җавап бирүне тикшерү һәм бәяләү нормалары.

Диалогик, сөйләмне бәяләү.


Таләпләр

Билге

1

Бирелгән ситуация яки өйрәнелгән тема буенча әңгәмә кора алганда, әйтелеше һәм грамматик төзелеше ягыннан дөрес, эчтәлеге ягыннан эзлекле һәм тулы диалогик сөйләм төзегәндә.

5”ле куела

2

Бирелгән ситуация яки өйрәнелгән тема буенча әңгәмә кора алганда, әмма репликаларның әйтелешендә һәм аерым сүзләрнең грамматик формала-рында 2-3хата җибәреп, эчтәлеге ягыннан эзлекле диалогик сөйләм төзегәндә.

4”ле куела

3

Өстәмә сораулар ярдәмендә генә әңгәмә кора алганда, репликаларның әйтелешендә һәм сүзләрнең грамматик формаларында 4-6 хата җибәреп, эчтәлеген бозып диалогик сөйләм төзегәндә.

3”ле куела

4

Бирелгән ситуация яки өйрәнелгән тема буенча диалог төзи алмаганда.

2”ле куела










Тема (дәреснең темасы)

План буенча үткәрелү вакыты

Факт буенча үткәрелү вакыты

Искәр-мә

Повторение (кабатлау)

1

Җөмлә кисәкләре (кабатлау). Главные и второстепенные члены предложения (повторение). Татар халык җырлары.

07.09.2016



Сүз ясалышы ысулларын искә төшерү

2

Сүз төркеме буларак исем.Ялгызак һәм уртаклык исемнәр.Имена существительное как часть речи.Имена существительные собственные и нарицательные. Казан кремле тарихы.

14.09.2016



Исем турында белгәннәрне искә төшерү

3

Исемнәрнең килеш белән төрләнеше Изменение имен существительных по падежам. А. Әхмәт “Үги кыз”.

21.09.2016



Килеш кушымчаларын,сорауларын кабатлау

4

Исемнәрнең тартым белән төрләнеше. Притяжательная категория имени существительного. А. Әхмәт “Үги кыз”.

28.09.2016



Исемнәрнең төрләнеше

5

Исемнәрнең ясалышы. Кушма һәм парлы исемнәр. Образование имен существительных. М. Җәлил “Чәчәкләр”, “Кызыл ромашка”.

05.10.2016



Исем турында үткәннәрне кабатлау

6

Сыйфат.Сыйфат дәрәҗәләре. Общее понятие об имени прилагательных.Степени сравнения.М.Җәлил шигырьләре.

12.10.2016



Сыйфат турында белемнәрне искә төшерү

7

Сыйфатларның ясалышы. Образование имен прилагательных. Г.Тукай шигырьләре.

19.10.2016



Сыйфат турында белемнәрне искә төшерү

8

Контроль диктант.

26.10.2016




9

Сыйфатларның җөмләдә кулланылышы.Сыйфатларның исемләшүе. Употребление имен прилагательных в предложении и их правильное написание. Г.Тукай шигырьләре.

09.11.2016



Мөстәкыйль сүз төркемнәренең җөмләдәге роле

10

Фигыль турында төшенчә.Фигыльнең башлангыч формасы.Барлык-юклык төре. Глагол как часть речи.Начальная форма глагола.Категория отрицания глагола. А.Алиш “Ялкаулык – хурлык, тырышлык – зурлык” әсәре.

16.11.2016



Фигыль турында белгәннәрне искә төшерү

11

Фигыльнең зат-сан белән төрләнеше.Спряжение глагола. .Г. Әпсәләмов “ Миңа унтугыз яшь иде” әсәре.

23.11.2016



Фигыльнең зат-сан белән төрләнеше

12

Развитие речи. Сочинение по произведению Г. Апсалямова “ Миңа унтугыз яшь иде”.

30.11.2016




13

Сан турында гомуми төшенчә.ясалышы ягыннан сан төрләре һәм аларның дөрес язылышы. Общее понятие об имени числительном.Виды имен числительных по способам образования. Һ.Такташ “Иптәшләр”.

07.12.2016



мөстәкыйль сүз төркеменнән исем,фигыль,сый­фатларны кабатлау

14

Сан төркемчәләре. Микъдар саны. Разряды имен числительных. Җ.Фәйзи. “Урман кызы”.

14.12.2016



Санның мөстәкыйль сүз төркеме икәнлеген кабатлау

15

Контроль диктант

21.12.2016




16

Хаталар өстендә эш. Тәртип саны. Бүлем саны. И.Гази “Йолдызлы малай”.

28.12.2016



Тәртип һәм бүлем саннарын кабатлау

17

Чама саны. Җыю саны. . З.Нури “Яңа шәһәр”

18.01.2017



Чама һәм җыю саннарын кабатлау

18

Саннарның җөмләдә кулланылышы. Употребление имен числительных в предложении. Л.Ихсанова “Лачын кыз” хикәясе.

25.01.2017



Мөстәкыйль сүз төркемнәренең җөмләдәге роле

19

Изложение.Развитие речи.

01.02.2017




20

Рәвеш турында гомуми төшенчә. Понятие о наречии. Л. Ихсанова “Бүләк” хикәясе.

08.02.2017



Мөстәкыйль сүз төркемнәрен кабатлау

21

Рәвешләрнең ясалышы. Рәвеш дәрәҗәләре. Образование наречий. Степени наречий. . С.Хәким шигырьләре.

15.02.2017



Рәвешләрнең ясалышын тикшерү

22

Рәвеш төркемчәләре.Разряды наречий. Р.Фәйзуллин шигырьләре.

22.02.2017




23

Алмашлык турында гомуми төшенчә. Алмашлыкларның ясалышы. Понятие о местоимении. Образование местоимений. Ф.Хөсни “Сөйләнмәгән хикәя”

01.03.2017



Мөстәкыйль сүз төркемнәрен кабатлау

24

Алмашлык төркемчәләре. Зат алмашлыклары. Общее понятие о местоимениях.Разряды местоимений.Личные местоимения. Ш.Галиев шигырьләре.

15.03.2017



Төркемчә, зат темаларын кабатлау

25

Контроль диктант

22.03.2017



26

Күрсәтү, сорау, билгеләү алмашлыклары. Указательные, вопросительные, определительные местоимения. Р.Фәизов “Ә җирдә тереклек бармы?” хикәясе.

05.04.2017



Алмашлык төркемчәләрен тикшерү.

27

Билгесезлек, юклык алмашлыклары. Н.Әхмәдиев “ Минем туган көнем” хикәясе.

12.04.2017



Алмашлык төркемчәләрен тикшерү.

28

Алмашлыкларны гомумиләштереп кабатлау. И. Солтан шигырьләре.

19.04.2017



Алмашлык буенча үткән темелерны искә төшерү

29

Эш кәгазьләре

26.04.2017



Эш кәгазьләренең дөрес язылышын өйрәнү.

30

Изложение Развитие речи.

03.05.2017




31

Морфологияне гомумиләштереп кабатлау.Повторение курса "Морфология"

10.05.2017




32

Милли йолалар, бәйрәмнәр, киемнәр. Милли орнамент.

17.05.2017



Бәйрәмнәрне кабатлау.

33

Контроль диктант.Итоговой контрольный диктант.

24.05.2017




34

Хаталар өстендә эш. Үткәннәргә йомган ясау.

31.05.2017







Выберите курс повышения квалификации со скидкой 50%:

Автор
Дата добавления 10.10.2016
Раздел Другое
Подраздел Другие методич. материалы
Просмотров48
Номер материала ДБ-249633
Получить свидетельство о публикации
Похожие материалы

Включите уведомления прямо сейчас и мы сразу сообщим Вам о важных новостях. Не волнуйтесь, мы будем отправлять только самое главное.
Специальное предложение
Вверх