Инфоурок Иностранные языки Рабочие программыПрограмма по татарскому языку под авторством Ганиевой Ф.А., Рамазановой Ч.Р.

Программа по татарскому языку под авторством Ганиевой Ф.А., Рамазановой Ч.Р.

Скачать материал

Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы

                                                                                             Уразай төп гомуми белем бирү мәктәбе

 

 

 

“Каралды”

Методик берләшмә җитәкчесе:

__________  Сәлахова В.Х.

Беркетмә №1,  “___” ______ 2015 ел.

“Килешенде”

Укыту-тәрбия  эшләре буенча директор

урынбасары: ___________ Шәехова Р.Р

“___” ____ 2015ел.

“Раслыйм”

Директор: _________ Шәймарданова Г.С.

 

 “___” _____ 2015 ел.

 

ТАТАР ТӨП ГОМУМИ БЕЛЕМ БИРҮ МӘКТӘБЕНЕҢ

8 НЧЕ  КЛАССЫ ӨЧЕН

2015 – 2016 нче уку елына

ТАТАР ӘДӘБИЯТЫННАН ЭШ ПРОГРАММАСЫ

елга- 70 дәрес , атнага – 2 дәрес

 

 

 

 

 

 

Төзүче: Сәлахова Венера Хамитовна

 

        

 

 

 

 

 

 

 

 

Педагогик киңәшмә утырышында каралды.

                                                                                                                                                                                                                                                                 Беркетмә №_____, _____________, 2015

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Предмет

Класс

Сәгать саны

атнага

саны

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Дәресләр өйрәнү өчен

ДТУ

БСY

Китап авторы

Татар әдәбияты

8

 

34

1

28

3

3

Әдәбият: татар урта гомуми белем бирү мәктәбенең 8 нчы сыйныфы өчен дәреслек-хрестоматия/ А.Г. Әхмәдуллин, Ф.Ә. Ганиева, А.Г. Әхмәдуллин. - Казан: Мәгариф, 2006.

 

 

.

Методик тема

 

Район

Мәктәп

Укытучы

  

       Хезмәттәшлек, җаваплылык, компетентлылык социаль ресурсларын файдаланып, татар теле һәм әдәбияты укытуның сыйфатын үстерү.

 

    Заманча технологияләрене эффектив кулану һәм яӊа укыту структураларын практикага кертү аша гомуми белем бирү мәктәбендә белем бирүнеӊ сыйфатын үстерү.

 

 

    Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә заманча технологияләрне эффектив кулланып, ныклы белем һәм югары әхлак тәрбиясе бирү.

 

 

 

 

 

 

 

 

 

АҢЛАТМА ЯЗУЫ

 

Программа түбәндәге дәүләт документларына нигезләнеп язылды:

 

1.

1.       “Россия Федерациясендә мәгариф турында” Федераль Законы, декабрь, 2012 ел.

2.       “Мәгариф турында” Татарстан Республикасы Законы, 2013 ел.

3.       Төп гомуми белем бирү федераль дәүләт белем бирү стандартлары. Россия Федерациясе Мәгариф һәм фән министрлыгы, 17 декабрь, 2010 ел.

4.       “Татарстан Республикасы дәүләт телләре һәм Татарстан Республикасында башка телләр турында” Татарстан Республикасы Законы (2004 ел, 1 июль).

5.       “2004-2013 нче елларга Татарстан Республикасы дәүләт телләрен һәм Татарстан Республикасында башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү буенча Татарстан Республикасы Дәүләт программасы” (2004 ел, 11 октябрь).

6.       Белем бирү учреждениесенең базис укыту планы.  белем бирү учреждениесенең 2013-2014 нче уку елына белем бирү программасы.

7.       ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының “Федераль дәүләт белем стандартлары нигезендә мәктәпләрдә татар телен һәм әдәбиятын укыту турында” 12138/13 номерлы (7.09.2013) хаты

8.        Татар телендә гомуми төп белем бирү мәктәпләре (V-IX сыйныфлар) өчен  татар әдәбиятыннан авторлык (эш) программасы Татарстан Республикасы Мәгариф һәм Фән Министрлыгы, 2014 ел. Төзүче-авторлары: 8 сыйныф Ф.А.Ганиева, Ч.Р.Рамазанова;

9.       Районның татар теле һәм әдәбияты укытучыларының методик берләшмә утырышының 1 нче номерлы    беркетмәсе  19.08.2014

 

Мәктәпнең укыту планында дәресләр саны 34 сәгать кенә  булганлыктан, (программада 68с) ике тапкырга кыскартылды. Шул сәбәпле,  әсәрләрне өйрәнү- 28, ДТУ-3, БСҮ-3

 

5-8 нче сыйныфларда татар әдәбиятыннан урта (тулы) гомуми белем бирүнең максатлары

  • Әдәби әсәрләрне бала күңеленә сеңдерү, аларның мәгънәсен, нәфислеген төшендерү.
  • Укучыларда күркәм сыйфатлар тәрбияләргә булышу.
  • Әсәрләрне күбрәк укырга теләк уяту һәм тәрбияләү.

 

 

Бурычлар

 

1. Өйрәнелгән әдәби әсәрләрне чорларның үсеш тәртибендә системалы итеп күзалларга ярдәм итү.

2. Әдәби әсәрнең төрен һәм жанрын билгеләргә өйрәтү.

3. Әдәби әсәрне өлешчә анализлау күнекмәләре булдыру.

4. Шигъри текстларны яисә чәчмә әсәрләрдән өзекләрне ятлату.

5.      Укучының мөстәкыйль фикерләвен, гомумиләштереп нәтиҗәләр ясау сәләтен үстерү.

 

Формалаштырылырга тиешле белем-күнекмәләр

·         Сүз сәнгатенең образлы табигате турында күзаллау булу.

·         Классик әдипләребезнең тормыш һәм иҗат юлларыннан төп фактларны белү.

·         Өйрәнелгән төп әдәби-теоретик төшенчәләрне белү.

·         Әдәби текстның сюжетын сөйли белү.

·         Өйрәнелә торган әсәрнең аерым эпизодын (яисә күренешне) анализлый алу.

·         Әдәби әсәрнең төрен һәм жанрын ачыклый белү.

·         Әдәби әсәрләрне чагыштыра белү.

·         Әдәби әйтелеш таләпләрен саклаган хәлдә өйрәнелгән әсәрләрне (өзекне) сәнгатьле итеп уку.

·         Өйрәнелгән әсәргә дәлилле рәвештә  үз мөнәсәбәтеңне белдерү.

·         Рус һәм татар телендәге уртак һәм милли үзенчәлекләрен билгеләү, әхлакый кыйммәтләрнең чагылышын чагыштырып бәяләү.

·         Татар һәм рус телендәге әсәрләргә телдән һәм язмача фикереңне белдерү, аларга бәя бирү.

·         Диалогта яисә бәхәстә катнашу.

·         Сүз сәнгатенең аерым күренешләре белән мөстәкыйль танышу һәм аларның эстетик кыйммәтен бәяләү (класстан тыш вакытта әсәр укуга ихтыяҗ булу).

·         Татар әдәби теленең нормаларына нигезләнеп, кирәкле темага телдән һәм язмача бәйләнешле текст төзү күнекмәсенә ия булу.

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Программаның эчтәлеге

 

    Дәүләт программасында 8 нче сыйныфта әдәбияттан 68 дәрес каралган, мәктәпнең укыту планыныда 1 сәгать кыскатылу сәбәпле, эш программасында уку елы дәвамында 34 дәрес үткәрү планлаштырыла. Төп программада әсәрләрне өйрәнү өчен каралган сәгатьләр саны  бермә- бер киметелде.  Бәйләнешле сөйләм үстерү өчен каралган 8 сәгать вакыт,  яттан сөйләүне оештыру өчен сарыф ителә.  Сочинениеләр татар теле дәресендә языла. Дәресләрдә интернет ресурслары белән эшләү (веб-квестлар белән эшләү, онлайн презентацияләр карау, аудиоязмалар, видеоязмалар карау, онлайн тестлар эшләү һ.б.), эзләнү-тикшеренү дәресе, диспут-дәресләр, экскурсия-дәресләр дә үткәрү күздә тотыла. Укучы шәхесенә индивидуаль якын килеп эшләү, эшне төркемнәрдә оештыру өчен, әдипләребезнең тормыш юлы һәм иҗатын мөстәкыйль рәвештә өйрәнүгә юнәлтелгән иҗади проектлар эшләтү планлаштырыла.

 

 

Темалар

Әсәрләрне өйрәнү

Дәрестән тыш уку

Бәйләнешле сөйләм үстерү

Әдәбият теориясе

 

Төп программада әсәрләрне өйрәнү өчен каралган

 сәгать саны

Эш программасындагы сәгать саны

 

 

Сәнгать төре буларак әдәбият.

1

0

 

 

 

 

 

Мөхәммәдьяр, тәрҗемәи хәле. «Нәсыйхәт» шигыре.

2

1

 

 

Җыр, такмаклар турында төшенчә.

 

 

Муса Акъегетнең «Хисаметдин менла» повесте.

3

2

 

 

 

 

 

Сөйләм үстерү.  Төп образларга характеристика язу.

1

 

 

1

 

 

 

М.Гафуриның «Нәсыйхәт» шигыре.

1

1

 

 

 

 

 

XX гасыр башы әдәбияты

1

0

 

 

 

 

 

Габдулла Тукайның «Дустларга бер сүз», «Мәхәббәт»,  «Бер татар шагыйренең сүзләре» шигырьләре.

3

2

 

 

Ритм һәм рифма, тезмә, строфа.

 

 

Ш.Камалның «Буранда» хикәясе.

2

1

 

 

Кабатлау, янәшәлек, каршы кую, үткәнгә әйләнеп кайту.

 

 

Фатих Әмирханның «Бер хәрабәдә» хикәясе.

2

1

 

 

 

 

 

Сөйләм үстерү.  Фатих Әмирханның «Бер хәрабәдә» хикәясенә  бәя .

1

 

 

1

 

 

 

Фәтхи Борнашның «Таһир-Зөһрә» трагедиясе.

4

2

 

 

 

 

 

 

Һади Такташның «Алсу» поэмасы.

2

1

 

 

Пейзаж, портрет.

 

 

Гадел Кутуйның «Тапшырылмаган хатлар» повесте.

4

2

 

 

Баллада турында башлангыч мәгълүматлар.

 

 

К.Тинчуринның «Сүнгән йолдызлар» драмасы.

4

2

 

 

 

 

 

Фатих Кәримнең «Сибәли дә сибәли», «Ант», «Ватаным өчен», «Теләк», «Сөйләр сүзләр бик күп алар», «Бездә яздыр», «Газиз әнкәй» шигырьләре.

3

1

 

 

 

 

 

ДТУ№1 Мәдинә Мәликова “Чәчкә балы”, Фәүзия Бәйрәмова “Кыӊгырау”

2

 

1

 

 

 

 

Гомәр Бәшировның «Туган ягым – яшел бишек» автобиографик  повесте.

4

2

 

 

 

 

 

Аяз Гыйләҗевнеӊ “Язгы кәрваннар” повесте

4

2

 

 

 

 

 

Миргазиян Юныс “Биектә калу”  (“Шәмдәлләрдә генә утлар яна”)  повесте.

4

2

 

1

 

 

 

Равил Фәйзуллинның «Җаныңның ваклыгын сылтама заманга…», «Аккошлар», «Мин сиңа йомшак таң җиле…»“Вакыт”, “Якты моң”,  һәм кыска шигырьләре.

2

1

 

 

 

 

 

Дәрестән тыш уку№2. Татар әдәбиятында шагыйрәләр иҗаты: Л.Шагыйрьҗан, Э.Мөэминова, Н.Сафина, Р.Вәлиева, Б.Рәхимова, Э.Шәрифуллина, А.Минһаҗева.   Шагыйрәләр иҗатын өйрәнеп, проектлар яклау дәресе.

1

 

1

 

 

 

 

Туфан Миңнуллинның «Әлдермештән Әлмәндәр»  моңсу комедиясе.

4

2

 

 

 

 

 

Ф.Яруллинның «Җилкәннәр җилдә сынала» повесте.

 

3

2

 

 

 

 

 

Мөдәррис Әгъләмовның «Каеннар булсаң иде», «Учак урыннары» шигырьләре.

2

1

 

 

Ретроспекция

 

 

Йомгаклау дәресе

1

 

 

 

 

 

 

Дәрестән тыш уку№3. Хәзерге татар әдәбиятында яшьләр иҗаты. Проектлар яклау дәресе

1

 

1

 

 

 

 

Барлыгы

62 (БСY8)

28

3

3

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

КАЛЕНДАРЬ-ТЕМАТИК ПЛАНЛАШТЫРУ

 

Тема

С

гъ. саны

Дата

Көтелгән нәтиҗәләр

 

Контроль төре

 

Өй эше

Махсус белем һәм күнекмәләр

план буенча

фактик

1 чирек- 9 сәгать

1.

Сәнгать төре буларак әдәбият.

1

 

 

Әдәбиятның башка сәнгать төрләре арасында урыны. Сүз сәнгатендә  тормыш моделен төзү үзенчәлекләре. Тормышны һәм кешенең бай рухи дөньясын танып–белү чарасы буларак әдәбият. Аның әхлакый һәм эстетик яктан кешегә йогынтысы.

Сорау-җавап

Лекцион материалны сөйләргә әзерлән.

2.

Урта гасырлар әдәбияты. Казан ханлыгы чоры. Мөхәммәдьяр, тәрҗемәи хәле.

1

 

 

Урта гасырлар чоры әдәбиятының аерым вәкилләре турында кыскача мәгълүмат.

Болгар дәүләте һәм Алтын Урда чоры әдәбиятларыннан килә торган идея-эстетик мотивларның яңача дәвам иттерелүе.

КТ: әдәби викторина сорауларына җавап бирү (Исламов Ф.Ф. Әдәби викториналар - әдәбиятка, сәнгатькә мәхәббәт тәрбияләүдә кыйммәтле чара. – Казан: Татарстан Фәннәр Академиясе Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институты, 2005, 17 б.)

Лекцион материалны сөйләргә әзерлән.

3.

Мөхәммәдьяр, тәрҗемәи хәле.

1

 

 

Мөхәммәдьяр, тәрҗемәи хәле.

Хронологик таблица төзү.

 

 

 

 

Мөхәммәдьяр, тәрҗемәи хәле турында сөйләргә әзерлән.

4.

Мөхәммәдьярның «Нәсыйхәт» шигыре

1

 

 

Урта гасырлар әдәбиятында романтик мотивлар.  Борынгы һәм урта гасырлар татар әдәбиятының шәрык әдәбиятына йөз тотып үсү-үзгәрүе, ислам идеологиясенә, фәлсәфәсенә нигезләнүе. Тотрыклы мотивлар: мәрхәмәтлелек, игелекле исем–ат, әхлаклылык, камил инсан һ.б. Урта гасырлар әдәбиятында романтик мотивлар. Үгет–нәсыйхәтчелек. Символик образлар.

 Сорау-җавап.

14 нче бит 7 сорауга язмача әзерләнергә.

5.

Муса Акъегетнең тормыш юлы һәм иҗаты. «Хисаметдин менла» повесте.

1

 

 

Муса Акъегетнең тормыш юлы һәм иҗаты белән танышу.

«Хисаметдин менла» романы — мәгъри­фәтчелек реализмы әдәбиятының беренче әсәрләреннән. Үзәк геройлар — шәхес иреге өчен көрәшүчеләр, аларның асыл сыйфатлары. Романның стиль үзенчәлекләре

Сорауларга җавап алу

Укылган өлешнең эчтәлеген сөйләргә әзерлән.

6.

М.Акъегетнең “Хисаметдин менла” романын уку һәм анализлау.

1

 

 

 Төп темалар һәм проблемалар, аларның мәгъри­фәтчелек рухында хәл ителеше. Уңай һәм тәнкыйди юнәлеш­ләрнең ачык төс алуы. Татар әдәбиятының «күп гасырлар Шәрык тәэсире белән килгәннән соң, акрын гына Гареб тәэси­ре астына керә башлавы һәм моның прозада чагылышы. Язучыларның милләт язмышы турында уйлану­ларында яңалыклар.

 

Сюжет-композция элементларына игътибар итү

49 нчы бит сорауларга җавап бирергә.

7.

М.Акъегетнең “Хисаметдин менла” романын уку һәм анализлау.

1

 

 

Идея, проблематика, конфликт, пролог, эпилог.

 

 

 

 

Сорау-җавап.

50 нче бит иҗади бирем.

8.

Сөйләм үстерү.  Төп образларга характеристика язу.

1

 

 

Төп образларга характеристика язу.

Яңа һәм иске тип геройларны чагыштырып анализлау

 

9-10.

XX гасыр башы әдәбияты

М.Гафуриның «Нәсыйхәт» шигыре.

 

2

 

 

Татар мәгърифәтчелек хәрәкәте. Аңлы - белемле, мәгърифәтле шәхес концепциясе, аның бирелеш үзенчәлекләрен аңлату

Проблемалы сорайларга мөстәкыйль җавап таба белү

Сорауларга җавап бирү

«Нәсыйхәт» шигырен ятла

11.

Габдулла Тукайның тәрҗемәи хәле. «Тәәссер» шигыре

1

 

 

Язучыныӊ тормыш юлын, иҗатын искә төшерү, өстәмә мәгълүмат бирү.  Шагыйрь иҗатының чорларга бүленеше, һәр чорга хас сыйфатлар. Лирик төр, лирик жанр үзенчәлекләре. Лирик герой образы.

 

Сәнгатьле уку күнекмәләре булдыру. Сорауларга җавап бирү.

Г.Тукай “Мәхәббәт” шигыре.

 

12.

«Ана догасы»,  «Таян Аллага», “Нәсыйхәт” шигырьләре.

1

 

 

Шагыйрь иҗатында күтәрелгән төп мотивлар: уку-гыйлем –татар халкының наданлыгы, артталыгы өчен борчылу, бу хәлдән чыгу юллары турында уйлану; мәхәббәт – эчкерсез саф мәхәббәткә, аның кодрәтенә, хатын-кыз гүзәллегенә дан җырлау; шагыйрь – шагыйрьлек эше милли азатлык өчен көрәш идеясе белән үрелү.

ӘТ: тел-сурәтләү чаралары. Ритм һәм рифма, тезмә, строфа. Гражданлык лирикасы

 

Сәнгатьле уку күнекмәләре булдыру. Сорауларга җавап бирү.

Шигырьләрдән тел-сурәтләү чараларын табып язырга.

13.

Г.Тукайның “Алла гыйшкына”, “Хәзерге халемсез даир”, “Киңәш” шигырьләре.

 

 

 

1

 

 

Лирик төр, лирик жанр үзенчәлекләре. Лирик герой образы

Тест биремнәре эшләү.

Иҗади эшкә әзерләнергә.

14.

Сөйләм үстерү.  Г.Тукайның иҗаты буенча сочинение.

 

 

 

 

1

 

 

Бәйләнешле сөйләм үстерү дәресе.

1.Габдулла Тукай иҗатында мәхәббәт лирикасы.

2.Габдулла Тукай иҗатында шагыйрь образының бирелеше.

3.Габдулла Тукайның Җаек чоры иҗатында милләт тема

Өйдә төгәлләргә.

15.

Ш.Камалның тәрҗемәи хәле. «Буранда» хикәясе.

1

 

 

Язучының тормыш юлын искә төшерү. «Буранда» хикәясендә авторныӊ төп максаты – Мостафаның кичерешләрен аңлату. Ананың хәсрәтле тормышы, төп геройның үкенү сәбәпләре икесенә карата да кызгану хисләре уята. Буран образы – адаштыра торган табигать күренеше генә түгел, Мостафаның әнисенә булган мөнәсәбәтендә зур ялгышуы, адашуы, хәзерге хисләре, күңел халәте. Әсәрнең фаҗигале тәмамлануы, аеруча үкенеч белән тасвирлануы хикәяне онытылмаслык итеп истә калдыра.

Эчтәлекне эзлекле сөйләү, проблемалы сорауларга мөстәкыйль рәвештә җавап таба белү

Фатих Әмирханның «Бер хәрабәдә» хикәясе.

16.

 Ш.Камалның  «Буранда» хикәясе.

1

 

 

Әдәби төр, жанрын билгеләү. Образлар системасы: кеше, табигать яки әйбер, ясалма образлар. Кеше образлары: төп геройлар, ярдәмче геройлар, катнашучы геройлар, аталучы геройлар һәм җыелма образлар. Әдәби алымнар: кабатлау, янәшәлек, каршы кую, үткәнгә әйләнеп кайту.Троплар. Әсәрнең пафосы – сентименталь пафос. Язучы стиле. Әдәбиятта нәфис-бизәкле стиль.

 

 

 

 

Проблемалы сорауларга мөстәкыйль рәвештә җавап таба белү

Әсәрән соң 5-7 сорауларга җавап бирергә.

17.

Фатих Әмирханның «Бер хәрабәдә» хикәясе.

1

 

 

Язучының тормыш юлын искә төшерү. Хикәядә авыр, кайгылы хәлләрнең сурәтләнүе. Матурлык, Яшьлек, Мәхәббәт, Бәхетнең вакытлы булуы аша тормышның

мәгънәсе юклыкка төшенү.

Сорау-җавап

Сурәтләү чараларын табырга.

18. 

Фатих Әмирханның «Бер хәрабәдә» хикәясе.

1

 

 

Әсәрнең эчке катламын музыка аша бирү:  Сөләйман карт елавы, капка, кыңгырау, бакча, сандугач тавышы, гитараның моӊлы уйнавы, карчыкның йөткерүе карга каңгылдавы. Әдәби төр, жанрын билгеләү. Образлар системасы: кеше, табигать яки әйбер, ясалма образлар. Кеше образлары: төп геройлар, ярдәмче геройлар, катнашучы геройлар, аталучы геройлар һәм җыелма образлар. Әдәби алымнар: кабатлау, янәшәлек,

каршы кую, үткәнгә әйләнеп кайту.Троплар. Әсәрнең пафосы (сентименталь пафос), фәлсәфи фикерләр белән баетылуы. Язучы стиле: хикәя тормыш –яшәешкә ләгънәт укый, экзистенциализм фәлсәфәсен белдерә.

Сорау-җавап

 

19.

Сөйләм үстерү.  Фатих Әмирханның «Бер хәрабәдә» хикәясенә  бәя

 

    1

 

 

Әдәби телнең нормаларына нигезләнеп, кирәкле темага телдән һәм язмача бәйләнешле текст төзү күнекмәсенә ия булу.

Ижади эш

Төгәлләргә

20.

Фәтхи Борнашның «Таһир-Зөһрә» трагедиясе.

1

 

 

Язучының тормыш юлы белән танышу. «Таһи

-Зөһрә» трагедиясен уку. Драма төренә анализ ясау үзенчәлекләрен искә төшерү.

Сорауларга җавап бирү

Язучының биографиясен сөйләргә әзерлән.

21.

Фәтхи Борнашның «Таһир-Зөһрә» трагедиясе.

1

 

 

Конфликтын билгеләү. Шигырь белән язылган, дастан сюжетына нигез

әнгән булуы, дөнья әдәбиятында киң таралган мәхәббәт һәм мәкер, гаделлек һәм явызлык көрәше.

Проблемалы сорауларга мөстәкыйль рәвештә җавап таба белү.

Сорауларга җавап бирергә.

22.

Фәтхи Борнашның «Таһир-Зөһрә» трагедиясе.

1

 

 

Әсәрне өйрәнү һәм  анализла

 күнекмәсен камилләштерү

Сорауларга җавап бирү

Геройларга чагыштырма анализ ясарга.

23.

Фәтхи Борнашның «Таһир-Зөһрә» трагедиясе.

1

 

 

Трагедиянең пафосын (трагик пафос), язучы стилен билгеләү – әдәбиятта нәфис-бизәкле стиль.

Тест биремнәре үтәү.

 

24.

20 – 30 нчы еллар әдәбияты. Һади Такташның «Алсу» поэмасы.

 

1

 

 

30 нчы еллар әдәбиятында көрәш романтикасын сурәтләү. Тормышны матурлап, шартлылык кануннарына буйсындырып тасвирлау. Заманга хас яңа герой эзләү. 1920-1930  елларда әдәбиятның каршылыклы  үсеше. Яңа тормыш төзү хакында сөйләүче әсәрләр.  Төп тема һәм проблема. Әдип һәм җәмгыять мөнәсәбәте.

Сәнгатьле уку,

проблемалы сорауларга мөстәкыйль рәвештә җавап таба белү.

“Алсу” поэмасыннан өзек  ятларга.

25.

Һади Такташның «Алсу» поэмасы.

 

1

 

 

Әдәби төр һәм жанрлар. Әдәби әсәрдәге образлылык. Әдәби әсәр. Эчтәлек һәм форма. Әдәби иҗат. Сәнгати алымнар һәм стиль.

Сәнгатьле уку, яттан сөйләү күнекмәләре булдыру.

 

 

26.

Гадел Кутуйның «Тапшырылмаган хатлар» повесте.

1

 

 

Язучының тормыш юлы турында мәгълүмат бирү. Конфликт, сюжет, сюжет элементлары. Композиция: тышкы һәм эчке корылыш.

Проблемалы сорауларга мөстәкыйль рәвештә җавап таба белү

Гаилә, бәхет, мәххәббәт турында мәкальләр туплап килергә.

27.

Гадел Кутуйның «Тапшырылмаган хатлар» повесте.

1

 

 

Тема, проблема, идея, пафос. Идеал.  Психологизм.

 

Сорауларга җавап.

 

28.

Гадел Кутуйның «Тапшырылмаган хатлар» повесте.

1

 

 

Мәхәббәт, гаилә кору темасын ачу. Конфликтның кемнәр арасында баруы, сәбәпләре, чишелеше ягыннан әсәрне анализлау. Төп конфликтның эчке конфликт булуына басым ясау.  Галиянең хатларны үзе өчен язуын ачыклау. Сюжет этапларын ачу. Эпистоляр повесть жанры.

Сорауларга җавап.

Cочинениега әзерлән.

29.

Гадел Кутуйның «Тапшырылмаган хатлар» повесте.

1

 

 

Бәйләнешле сөйләм үстерү дәресе.

1.                Гадел Кутуйның “Тапшырылмаган хатлар” повестенда Искәндәр һәм Вәли образлары”

2.        «Тапшырылмаган хатлар» повестенда мәхәббәт-гаилә проблемасының хәл ителеше.

3.       Галиянең 4 хаты да Искәндәргә тапшырылган дип уйлап, Искәндәр исеменнән Галиягә хат языгыз.

4.       Галиягә яки Искәндәргә үзегез хат языгыз.

 

Өйдә төгәлләргә

30.

Кәрим Тинчуринның тәрҗемәи хәле. «Сүнгән йолдызлар» драмасы.

1

 

 

Әдипнең тормыш юлы турында мәгълүмат бирү.  Драма әсәрләренә анализ ясау үзенчәлекләре.

Проблемалы сорауларга мөстәкыйль рәвештә җавап таба белү

Язучының биографиясен сөйләргә әзерлән.

31.

Кәрим Тинчуринның «Сүнгән йолдызлар» драмасы.

1

 

 

Фаҗигале драма жанрында язылган әсәрнең сюжет-композициясен ачыклау. Кеше бәхете темасының бирелеше, драманың проблема, идеясен билгеләү .

Укылганның эчтәлеген тулысынча, кыскача, сайлап һәм иҗади сөйли алу, сөйләгәндә тасвирлама, фикер йөртү элементларын файдалана, цитаталар китерә белү. Сәнгатьле сөйләм күнекмәсенә ия булу

Эчтәлек сөйләргә әзерлән.

32.

Кәрим Тинчуринның «Сүнгән йолдызлар» драмасы.

1

 

 

Төп образларга характеристика бирү, сәнгатьчә эшләнешен өйрәнү. Портрет. Психологизм . Язучы стиле -  фаҗигале.  

, Укылганның эчтәлеген тулысынча, кыскача, сайлап һәм иҗади сөйли алу сөйләгәндә тасвирлама, фикер йөртү элементларын файдалана, цитаталар китерә белү.

Иҗади эшкә әзерләнергә.

33.

Сөйләм үстерү.  Кәрим Тинчуринның «Сүнгән йолдызлар» драмасы буенча сочинение.

1

 

 

Бәйләнешле сөйләм үстерү дәресе.

1.     1. Кәрим Тинчуринның «Сүнгән йолдызлар» драмасында төп образларның бирелеше.

2.     2. Кәрим Тинчуринның «Сүнгән йолдызлар» драмасында күтәрелгән проблемалар.

3.     3.«Сүнгән йолдызлар» драмасының сәнгатьчә эшләнеше.

Сочинениены өйдә төгәлләргә.

34.

Кәрим Тинчуринның “Искәндәр” хикәясе.

1

 

 

Сызлану фәлсәфәсен чагылдырган әсәрләргә хас стиль үзенчәлекләре.

Укылганның эчтәлеген тулысынча, кыскача, сайлап һәм иҗади сөйли алу

 

 

Эчтәлек сөйләргә әзерлән.

35.

Кәрим Тинчуринның “Искәндәр” хикәясе.

1

 

 

Хикәядә авыр, кайгылы хәлләрнең сурәтләнүе. Матурлык, Яшьлек, Мәхәббәт, Бәхетнең вакытлы булуы аша тормышның мәгънәсе юклыкка төшенү.

 

Анализлау күнекмәләре булдыру.

 

101 нче бит 1 сорауга җавап бирергә.

36.

Йомгаклау дәресе. Кәрим Тинчуринның “Искәндәр” хикәясе.

1

 

 

Сюже-композиция. Проблематика. Идея. Тематика.

 

Анализлау күнекмәләре булдыру.

 

102 нче бит индивидуаль биремнең берсен үтәргә.

37.

Фатих Кәримнең «Сибәли дә сибәли», «Ант», «Ватаным өчен», «Теләк», «Сөйләр сүзләр бик күп алар», «Бездә яздыр», «Газиз әнкәй» шигырьләре.

1

 

 

Ф.Кәримнең тормыш юлы турында мәгълүмат. Иҗатының чорларга бүленеше. Сугыш чоры иҗатының үзенчәлекләре: җиңүгә ышаныч белән илен сакларга ант итү; лирик геройның рухи дөньясы баю; яшәү һәм үлү турында фәлсәфи уйлануы; фашизмга нәфрәт хисләре; туган ягын, якыннарын сагыну.

Сәнгатьле уку, яттан сөйләү күнекмәләре булдыру.

 

Ф.Кәримнең «Сибәли дә сибәли» яки «Ант» шигырьләре. Яттан өйрәнергә.

 

38.

Фатих Кәримнең «Теләк», «Сөйләр сүзләр бик күп алар», «Бездә яздыр», «Газиз әнкәй» шигырьләре.

1

 

 

Гражданлык лирикасы, күӊел лирикасы.Сугыш чорында шагыйрь иҗатының поэма һәм баллада жанрында иң югары ноктага җитүе.

Сәнгатьле уку, яттан сөйләү күнекмәләре булдыру.

 

 

39.

ДТУ№1 Мәдинә Мәликова “Чәчкә балы”.

 

1

 

 

Әсәрне өйрәнү һәм  анализлау күнекмәсен камилләштерү.

Сәнгатьле уку, яттан сөйләү күнекмәләре булдыру.

 

Анализны төгәлләргә.

40.

60-80 нче еллар әдәбияты. Гомәр Бәшировның «Туган ягым – яшел бишек» автобиографик  повесте.

1

 

 

ХХ гасырның икенче яртысында татар әдәбиятының милли нигезләргә кайтуы. Шушы чорда яңа жанрларның, тема-мотивлар, әдәби формаларның аваз салуы. Әдәбиятның яңалыкка омтылышы: яңа иҗади агымнарга, жанр формаларына, темаларга мөрәҗәгать итү, әдәби герой мәсьәләсендә эзләнүләр. Азатлык, шәхес иреге мәсьәләләренең куелышы. Язучының тормыш юлы турында мәгълүмат бирү. Повестьта халык тормышының тулы бер панорамасы чагылу.

 

Хронологик таблица төзү.

Хронологик таблица буенча сөйләргә әзерлән.

41.

Гомәр Бәшировның «Туган ягым – яшел бишек» автобиографик  повесте.

1

 

 

Әсәрдә туган ил, халкың белән горурлану хисе тасвирлана, повесть укучыларда хезмәткә, туган җиргә мәхәббәт тәрбияли. Сурәтләнгән геройларның, вакыйга-күренешләрнең тормышчан булуы, шулар аша әдип татар авылының үткәнен һәм бүгенгесен, борынгыдан килгән гореф-гадәтләрен, йолаларын, халыкның күңел байлыгын, гомумән, милли сыйфатларын тасвирлый.

Өлешләрне анализлау.

Укылган өлешне сөйләргә әзерлән.

42.

Гомәр Бәшировның «Туган ягым – яшел бишек» автобиографик  повесте.

1

 

 

Г.Бәширов  - портрет, табигать бизәкләре, характер остасы; Гумәр образының бирелеше. Тел–стиль чаралары (лексик, стилистик, фонетик чаралар һәм троплар). Әдәби сөйләм: хикәяләү, сөйләшү (диалог), сөйләү (монолог). Чәчмә сөйләм үзенчәлекләре. Язучы стиле.

Әсәрне өйрәнү һәм  анализлау күнекмәсен камилләштерү

Тестка әзерләнергә.

43.

Йомгаклау дәресе. Гомәр Бәшировның «Туган ягым – яшел бишек» автобиографик  повесте.

1

 

 

Рухи байлык, әхлак кагыйдәләре. Гореф-гадәтләрне чагылдыру.

Тест биремнәрен башкару.

 

44.

Аяз Гыйләҗевнең “Язгы кәрваннар” повесте.

1

 

 

Язучының тормыш юлы турында мәгълүмат бирү. Повесть жанры. Хикәяләү, сурәтләү, бәяләү катламнары.

Тезмә әсәргә анализ.

Укылган өлешне сөйләргә әзерлән.

45.

Аяз Гыйләҗевнең “Язгы кәрваннар” повесте.

1

 

 

Әдәби әсәрдәге образлылык: әдәби деталь, җыелма һәм символик образларныӊ әсәр эчтәлеген ачудагы әһәмияте. Повестьны эчтәлек һәм форма ягыннан анализлаганда, хронотоп, архетипны ачыклау.

Әсәрне өйрәнү һәм  анализлау күнекмәсен камилләштерү.

Сорауларга җавап бирү.

46.

Аяз Гыйләҗевнең “Язгы кәрваннар” повесте.

1

 

 

Тел-стиль чаралары. Әсәр исеменеӊ эчке һәм тышкы мәгънәгә ия булуы. Заманга тәнкыйди бәя. Язучы стиленеӊ үзенчәлекләре.

Әсәрне өйрәнү һәм  анализлау күнекмәсен камилләштерү.

Иҗади эшкә әзерләнергә.

47.

Йомгаклау дәресе. Аяз Гыйләҗевнең “Язгы кәрваннар” повесте.

1

 

 

Бәйләнешле сөйләм үстерү дәресе.

1.                   “Кешеләргә изгелек кылып яшәү – үзе бәхет”.

2.    Аяз Гыйләҗевнеӊ “Язгы кәрваннар” повестенда яшь кеше образларыныӊ бирелеше.

3.           3. Аяз ГАйләҗевнеӊ “Язгы кәрваннар” повестенда образлар системасы.

4.                      4. Аяз Гыйләҗевнеӊ “Язгы кәрваннар” повестенда заманга тәнкыйди бәя чагылышы.

5.     5.Аяз Гыйләҗевнеӊ “Язгы кәрваннар” повестенда язучы стиленеӊ үзенчәлекләре.

 

Өйдә төгәлләргә.

48.

Миргазиян Юныс “Биектә калу”  (“Шәмдәлләрдә генә утлар яна”)  повесте.

1

 

 

Язучының тормыш юлы турында мәгълүмат бирү. Повесть жанры. Хикәяләү, сурәтләү, бәяләү катламнары.

Әсәрне өйрәнү һәм  анализлау күнекмәсен камилләштерү.

Миргазиян Юнысның биографиясен сөйләргә әзерләнергә.

49.

Миргазиян Юныс “Биектә калу”  (“Шәмдәлләрдә генә утлар яна”)  повесте.

1

 

 

Әдәби әсәрдәге образлылык: әдәби деталь, җыелма һәм символик образларныӊ әсәр эчтәлеген ачудагы әһәмияте. Повестьны эчтәлек һәм форма ягыннан анализлаганда, хронотоп, архетипны ачыклау.

Әсәрне өйрәнү һәм  анализлау күнекмәсен камилләштерү.

Укылган өлешне сөйләргә әзерлән.

50.

 

 

 

 

Миргазиян Юныс “Биектә калу”  (“Шәмдәлләрдә генә утлар яна”)  повесте.

 

 

 

Тел-стиль чаралары. Әсәр исеменеӊ эчке һәм тышкы мәгънәгә ия булуы. Заманга тәнкыйди бәя. Язучы стиленеӊ үзенчәлекләре. 

Әсәрне өйрәнү һәм  анализлау күнекмәсен камилләштерү.

Иҗади эшкә әзерлән.

51.

 

Сөйләм үстерү  Миргазиян Юныс “Биектә калу”  (“Шәмдәлләрдә генә утлар яна”)  повесте. Әдәби әсәргә бәя.

1

 

 

Повестьны эчтәлек һәм форма ягыннан анализлаганда, хронотоп, архетипны ачыклау. Тел-стиль чаралары. Әсәр исеменең эчке һәм тышкы мәгънәгә ия булуы. Заманга тәнкыйди бәя. Язучы стиленең үзенчәлекләре. 

Әсәр буенча иҗади эш башкару.

 

52.

Равил Фәйзуллинның «Җаныңның ваклыгын сылтама заманга…», «Аккошлар», «Мин сиңа йомшак таң җиле…»“Вакыт”, “Якты моң”,  һәм кыска шигырьләре.

 

1

 

 

Шагыйрьнең тормыш юлы турында мәгълүмат бирү.  Иҗатка 60 нчы елларда килүе, яңача ритмика, рифма, образлар системасы тудыруы. Р.Фәйзуллин кыска формаларга мөрәҗәгать итә, аларда метафора алгы планга чыга.

Сәнгатьле уку, яттан сөйләү күнекмәләре булдыру.

 

“Якты моң” шигырен ятларга.

53.

Равил Фәйзуллинның «Аккошлар», «Мин сиңа йомшак таң җиле…»“Вакыт”,  һәм кыска шигырьләре.

1

 

 

Лирик әсәрләргә анализ ясау үзенчәлекләре. Табигый хис-кичерешләр чагылыш тапкан шигырьләренең җырлар булып китүе. Фәлсәфи лирика.

Сәнгатьле уку, яттан сөйләү күнекмәләре булдыру.

 

Сорауларга җавап бирергә.

54.

Равил Фәйзуллинның иҗаты буенча сөйләм үстерү дәресе. сочинение

1

 

 

Бәйләнешле сөйләм үстерү дәресе.

1.                    1.Равил Фәйзуллин – фәлсәфи-лирик шагыйрь.

2.                       2.Равил Фәйзуллинның мәхәббәт лирикасы.

3.                  3.“Кыска шигырь – оста шагыйрь” Равил Фәйзуллин иҗатында форма хасиятләре.

 

Сочинениены өйдә төгәлләргә.

55.

Дәрестән тыш уку№2. Татар әдәбиятында шагыйрәләр иҗаты: Л.Шагыйрьҗан, Э.Мөэминова, Н.Сафина, Р.Вәлиева, Б.Рәхимова, Э.Шәрифуллина, А.Минһаҗева.   Шагыйрәләр иҗатын өйрәнеп, проектлар яклау дәресе.

1

 

 

Бәйләнешле сөйләм үстерү дәресе.

Сәнгатьле уку, яттан сөйләү күнекмәләре булдыру.

 

Бер шагыйрәнең шигырен ятларга.

56.

 

Туфан Миңнуллинның «Әлдермештән Әлмәндәр»  моңсу комедиясе.

1

 

 

Әдипнең тормыш юлы турында мәгълүмат бирү. Драма әсәрләренә анализ ясау үзенчәлекләре.

Әсәрне рольләргә бүлеп уку. Сәнгатьле уку, күнекмәләре булдыру.

 

Драматургның биографисе буенча тестка әзерлән.

57.

Туфан Миңнуллинның «Әлдермештән Әлмәндәр»  моңсу комедиясе.

1

 

 

Каршылыкның төрләре: төп сюжет сызыгында тышкы каршылык Әлмәндәр һәм Әҗәл арасында,  эчке каршылык Әҗәл күңелендә; ярдәмче сюжет сызыкларында тышкы каршылык Әлмәндәр белән Өммия, Әлмәндәр белән Искәндәр арасында формалаша. Төп сюжет сызыгындагы эчке каршылыкның төп каршылык булуы.

Әсәрне өйрәнү һәм  анализлау күнекмәсен камилләштерү.

“Әлдермештән Әлмәндәр” спектаклен карарга.

58.

 

Туфан Миңнуллинның «Әлдермештән Әлмәндәр»  моңсу комедиясе.

1

 

 

Әлмәндәр образының бирелеше, аның замандаш сыйфатларын туплаган, халыкчан образ-характер булуы. Комедиянең тел-сурәтләү чараларына, кинаяле тезмәләргә байлыгы. Реаль тормыш картиналарының шартлылык һәм символлар белән тыгыз кушылып китүе, шуның белән әсәрдәге төп идеяне тулырак ачуга ирешү.

Әсәрне өйрәнү һәм  анализлау күнекмәсен камилләштерү.

Иҗади эшкә әзерлән.

59.

Туфан Миңнуллинның «Әлдермештән Әлмәндәр»  моңсу комедиясен йомгаклау дәресе.

1

 

 

Белем һәм күнекмәләрне формалаштыру, ныгыту дәресе.

Тест, ребуслар, кроссворд чишү.

 

60.

Дәрестән тыш уку№3. Фәүзия Бәйрәмова “Кыӊгырау”

 

1

 

 

Әсәрне өйрәнү һәм  анализлау күнекмәсен камилләштерү

Әсәрне өйрәнү һәм  анализлау күнекмәсен камилләштерү

Сорауларга җавап биреп бетерегә.

61.

Фәнис Яруллинның «Җилкәннәр җилдә сынала» повесте.

1

 

 

Әдипнең тормышы, иҗаты турында мәгълүмат бирү. «Җилкәннәр җилдә сынала» повестеның – автобиографик повесть булуы.

Сорауларга җавап.

Язучы биографиясе буенча тестка әзерлән.

62.

Фәнис Яруллинның «Җилкәннәр җилдә сынала» повесте.

1

 

 

Традицияләрне дәвам итүче әсәрләр.  Образлар системасына характеристика. Әсәрдә кеше образлары. Төп герой, ярдәмче герой, катнашучы геройлар, җыелма образлар.  Әсәрдә гаилә мәсьәләләре. Дөнья әдәбиятының барышы. Татар һәм рус әдәбияты арасында күптөрле бәйләнешләр.

Проблемалы сорауларга мөстәкыйль рәвештә җавап таба белү

Укылган өлешне сөйләргә әзерлән.

63.

Фәнис Яруллинның «Җилкәннәр җилдә сынала» повесте.

1

 

 

Кешене данлау, зурлау темасының бирелеше. Тема, проблема, идея, пафос. Идеал. Язучы стиле.

Сорау-җавап.

Әсәр буенча сораулар төзергә.

64.

Мөдәррис Әгъләмовның тормыш юлы һәм иҗаты. «Каеннар булсаң иде», «Учак урыннары» шигырьләре.

 

 

1

 

 

Шагыйрьнең тормыш юлы, иҗаты белән таныштыру. Классик шигырьгә йөз тотып иҗат итүе. Кешене данлау, зурлау темасының бирелеше.

Сорауларга җавап бирү.

 

65

Мөдәррис Әгъләмовның «Каеннар булсаң иде», «Учак урыннары» шигырьләре.

 

 

 

1

 

 

Лирик әсәрләргә анализ ясау үзенчәлекләре. Лирик жанрлар: гражданлык лирикасы, күңел лирикасы. Әдәби алымнар: кабатлау, янәшәлек, каршы кую, үткәнгә әйләнеп кайту (ретроспекция). Шигырь төзелеше. Язучы стиле: экзистенциаль башлангыч.

Иҗади биремнәр башкару.

ДТУ дәресенә әзерләнергә. Проектлар яклау

66.

ДТУ №4. Хәзерге татар әдәбиятында яшьләр иҗаты. Проектлар яклау дәресе

1

 

 

Бәйләнешле сөйләм үстерү дәресе.

Проектлар яклау.

Җәйгә уку өчен әдәбият исемлеге.

67.

Йомгаклау дәресе

1

 

 

Ел буе үткәннүрне кабатлау дәресе.

Тест биремнәре башкару.

 

68.

Резерв дәрес

1

 

 

 

 

 

69.

Резерв дәрес

1

 

 

 

 

 

70.

Резерв дәрес.

1

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Гомуми төп һәм урта белем бирү мәктәбенең 5-9 нчы сыйныфларында укучыларның ана теленнән белем, осталык һәм күнекмәләрен бәяләү нормалары:

                1. Уку күнекмәсен тикшерү һәм бәяләү:

                5 нче сыйныфта – 100 - 110 сүз,

                6 нчы сыйныфта – 110 – 120 сүз

                7 нче сыйныфта – 130 – 140 сүз

                8, 9 нчы сыйныфларда – 140 – 150 сү

 

Ятлау өчен әсәрләр:

5         Г.Тукай “Мәхәббәт” шигыре.

6         Фатих Кәримнең «Сибәли дә сибәли» яки «Ант» шигырьләре.

7         Равил Фәйзуллинның “Якты моң” шигыре.

8         Мөдәррис Әгъләмовның “Каеннар булсаң иде” яки “Учак урыннары” шигыре.

9         Туфан Миңнуллинның «Әлдермештән Әлмәндәр»  моңсу комедиясеннән өзек.

 

Дәрестән тыш уку өчен әсәрләр

1.       Дәресләргә әзерләнгәндә, вакытлы матбугат материалларына мөрәҗәгать итә алу.

2.       Мәдинә Мәликова “Чәчкә балы”.

3.       Фәүзия Бәйрәмова “Кыӊгырау”.

4.       Татар әдәбиятында шагыйрәләр иҗаты: Л.Шагыйрьҗан, Э.Мөэминова, Н.Сафина, Р.Вәлиева, Б.Рәхимова, Э.Шәрифуллина, А.Минһаҗева.   Шагыйрәләр иҗатын өйрәнеп, проектлар яклау дәресе.

5.       Хәзерге татар әдәбиятында яшьләр иҗаты. Проектлар яклау дәресе

 

Методик кулланмалар:

1.     Абдрәхимова Я.Х. Әдәбият дәресләрендә бәйләнешле сөйләм үстерү: Татар урта гомуми белем бирү мәктәбенең 5-6 нчы сыйныфларында эшләүче укытучылар өчен кулланма. - Казан: Мәгариф, 2007.

2.     Заһидуллина Д.Ф. Мәктәптә татар әдәбиятын укыту методикасы. – Казан: “Мәгариф”, 2004.

3.     Әдһәмова Г.М. Әдәбият дәресләрендә укучыларны комплекслы тәрбияләү. – Казан: Татарстан китап нәшрияты, 1981.

4.     Поварисов С.Ш. Мәктәптә әдәби әсәрләрнең телен өйрәнү. - Казан: Татарстан китап нәшрияты, 1978.

5.     Минһаҗева Л.И., Мияссарова И.Х. Татар балалар әдәбияты. – Казан: “Хәтер” (ТаРИХ), 2003

6.     Әхмәтҗанов М.З. Якташ әдипләребез. – Актаныш: Актаныш типографиясе дәүләт унитар предприятиесе, 2002.

7.     Баһаутдинов Ф.Н. Без Мөслим балалары: күренекле райондашларыбыз турында язмалар. – Казан: “Идел-Пресс”, 2006.

Сүзлекләр:

1.Әдәбият белеме: Терминнар һәм төшенчәләр сүзлеге. – Казан: “Мәгариф”, 2007.

                            2.Харисов Ф.Ф. Татар мәдәнияте сүзлеге: кыскача аннотацияле татарча-русча мәктәп сүзлеге. – Казан: “Хәтер” нәшрияты, 1997

 

Просмотрено: 0%
Просмотрено: 0%
Скачать материал
Скачать материал "Программа по татарскому языку под авторством Ганиевой Ф.А., Рамазановой Ч.Р."

Методические разработки к Вашему уроку:

Получите новую специальность за 2 месяца

Инженер по охране окружающей среды

Получите профессию

Менеджер по туризму

за 6 месяцев

Пройти курс

Рабочие листы
к вашим урокам

Скачать

Скачать материал

Найдите материал к любому уроку, указав свой предмет (категорию), класс, учебник и тему:

6 654 697 материалов в базе

Скачать материал

Другие материалы

Вам будут интересны эти курсы:

Оставьте свой комментарий

Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.

  • Скачать материал
    • 28.01.2016 1793
    • DOCX 308 кбайт
    • Рейтинг: 4 из 5
    • Оцените материал:
  • Настоящий материал опубликован пользователем Салахова Венера Хамитовна. Инфоурок является информационным посредником и предоставляет пользователям возможность размещать на сайте методические материалы. Всю ответственность за опубликованные материалы, содержащиеся в них сведения, а также за соблюдение авторских прав несут пользователи, загрузившие материал на сайт

    Если Вы считаете, что материал нарушает авторские права либо по каким-то другим причинам должен быть удален с сайта, Вы можете оставить жалобу на материал.

    Удалить материал
  • Автор материала

    Салахова Венера Хамитовна
    Салахова Венера Хамитовна
    • На сайте: 8 лет и 2 месяца
    • Подписчики: 0
    • Всего просмотров: 26984
    • Всего материалов: 11

Ваша скидка на курсы

40%
Скидка для нового слушателя. Войдите на сайт, чтобы применить скидку к любому курсу
Курсы со скидкой

Курс профессиональной переподготовки

Экскурсовод

Экскурсовод (гид)

500/1000 ч.

Подать заявку О курсе

Курс повышения квалификации

Методика обучения немецкому языку

72 ч. — 180 ч.

от 2200 руб. от 1100 руб.
Подать заявку О курсе
  • Этот курс уже прошли 27 человек

Курс профессиональной переподготовки

Английский язык: теория и методика преподавания в образовательной организации

Учитель английского языка

300/600 ч.

от 7900 руб. от 3950 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 1547 человек из 85 регионов
  • Этот курс уже прошли 4 458 человек

Курс повышения квалификации

Повышение мотивации и эффективности обучения иностранному языку с помощью интерактивных тренажеров (на примере английского языка)

36 ч. — 144 ч.

от 1700 руб. от 850 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 288 человек из 55 регионов
  • Этот курс уже прошли 1 055 человек

Мини-курс

Художественная гимнастика: углубленная физическая подготовка

3 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе

Мини-курс

Toolbox классического проектного менеджмента

4 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе

Мини-курс

Практика гештальт-терапии: техники и инструменты

5 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 308 человек из 65 регионов
  • Этот курс уже прошли 61 человек