Инфоурок Иностранные языки Рабочие программыПрограмма по татарской литературе(3 класс)

Программа по татарской литературе(3 класс)

Скачать материал

Татарстан Республикасы Түбән Кама муниципаль районы

Башкарма комитеты мәгариф идарәсе

«Аерым фәннәрне тирәнтен өйрәнүле 15 нче урта гомуми  белем бирү мәктәбе»

муниципаль  бюджет гомуми белем бирү учреждениесе

Каралды

МБ җитәкчесе

__________/Әхмәтжанова Т.Ф./

___ № беркетмә

“___” _______2016 нчы ел

Килешенде

Милли мәгариф буенча

директор урынбасары

________  /Гыйзәтуллина Г.Х./

“____” __________2016  нчы ел

Расланды

15 нче мәктәп директоры

__________/Орлов В.Ф./

“___” ______2016 нчы ел

 

 

                       

 

 

 

 

 

7нче В һәм Г  сыйныфларының татар төркемнәре өчен татар әдәбияты фәне буенча эш программасы

(база дәрәҗәсе)

(сәгатьләр күләме: атнага 2 сәгать, елга 70сәгать)

 

 

Төзүче: Гыймранова Илсөяр Гарәфетдин кызы ,

                                                                                            татар теле һәм әдәбияты укытучысы

 

 

 

 

 

 

 

                                                                                                         Түбән Кама шәһәре

2016-2017 нче уку елы

Аңлатма язуы.

 

7 нче сыйныфның татар төркемендә “татар әдәбияты” фәне (предмет өлкәсе – туган тел һәм әдәбият) буенча эш программасы түбәндәге документларга нигезләнеп төзелде:

      1.“Татар теле һәм әдәбияты” фәннәреннән гомуми белем дәүләт стандартының федераль компонеты, 2005 ел

      2. ТР Мәгариф һәм Фән министрлыгы тарафыннан рөхсәт ителгән «Рус телендә урта (тулы) гомуми белем бирү мәктәбендә татар әдәбиятын  укыту программалары (татар балалары өчен)”(1-11 нче сыйныфлар)./Төз. Ф.Г.Галимуллин, З.Н.Хәбибуллина.  Казан, Татарстан китап  нәшрияты, 2011 ел.

      3. «Аерым фәннәрне тирәнтен өйрәнүле 15 нче урта гомуми  белем бирү мәктәбе муниципаль  бюджет гомуми белем бирү учреждениясенең предмет буенча эш прграммасына нигезләмәсе”, 2015 ел.

     4.  2016-2017 нче уку елына мәктәпнең укыту планы.

 Уку предметының укыту планында тоткан урыны

    Татарстан Республикасы мәктәпләре өчен төп гомуми белем бирү баскычында татар әдәбияте   дәресләренә 340 сәгать билгеләнә.  7 нче сыйныфта татар әдәбиятын укыту  программасында 68 сәгать бирелгән.  Белем бирү учреждениесенең гамәлдәге укыту планы буенча  (атнага 2 сәгать исәбеннән) 70 сәгать каралган. Шуңа күрә 2 сәгатьне халык авыз иҗатын өйрәнүгә алдым. Фәрит Яруллин иҗатын өйрәнүгә бирелгән 2 сәгатьнең берсен Габдулла Тукай иҗатын өйрәнүгә өстәдем.Тәүфикъ  Әйди иҗатыннан 1 сәгатьне бәйләнешле сөйләм үстерүгә алдым. Әдәбияттан тәкъдим ителгән әсәрләр минимумы кертелү сәбәпле, кайбер темалар кыскартылды. Бу үзгәрешләр программаның эчтәлегендә күренә. Темаларга сәгатьләр саны  укучыларның белемнәрен тулыландыру максатыннан өстәлде. Эш программасына кыскартулар да кертелде: ДТУ- дәрестән  тыш уку, БСҮ-бәйләнешле сөйләм үстерү, Хөэ- хаталар өстендә эш.

Контроль эшләр: контроль сочинение -1 сәг., тикшерү эшләре: сочинение -3 сәгать каралган һәм эш программасына кертелде.

7 А һәм Б сыйныфларына кыскача характеристика: әлеге сыйныфларның татар төркемендә барлыгы 12 укучы укый. Сыйфат күрсәткече уртача – 65% тәшкил итә. Укучыларның 3се - югары, берничәсе – уртача, 5 укучы түбәнрәк белем һәм күнекмәләргә ия, өйрәнелгән материалны кулланганда грамматик, лексик хаталар җибәрә. Укучыларның үзләштерү дәрәҗәсе буенча мөстәкыйль, иҗади эшчәнлеккә һәм индивидуаль эшкә игътибар бирелә.

Рус мәктәпләрендә 7 нче сыйныфта укучы татар балаларына әдәбият  укытуның төп максат һәм бурычлары:

1.      Укучының татар әдәби телен үзләштерүенә, текстны аңлап, йөгерек һәм сәнгатьле итеп укуына, дөрес яза белүенә, әдәби тел нормаларын саклап, төрле темаларга иркен сөйләшүенә ирешү.

2.      Балаларны татар әдәбияты, халык авыз иҗаты, татар халкының җыр-музыкасы, теарты, сынлы сәнгате белән таныштыру, күренекле  язучылар һәм аларның әсәрләрен үзләштерүләренә ирешү.

3.      Укучыларга татар халкының килеп чыгышы, тарихи язмышы, чит илләрдәге милләттәшләребез тормышы турында мәгълүматлар бирү.

4.      Халык тарихын, мирасын өйрәнү аша Ватанга, халыкка, туган телгә мәхәббәт, олыларга, кечеләргә һәм, гомумән, кешегә ихтирам,мәрхәмәтлелек, шәфкатьлелек тәрбияләү.

5.      Шулай ук хезмәт тәрбиясе һәм эстетик тәрбия бирү.

Программага әсәрләр киләчәк яшь буынны мәрхәмәтле, шәфкатьле , туган як табигатен саклаучы һәм яратучы, кешелекнең уңай сыйфатларына ия булган, милләт мәнфәгатьләрен яклардай  кеше итеп тәрбияләү бурычларын күз алдында тотып сайланды.

Башлангыч сыйныфлардагы эзлеклелекне дәвам иттереп, укучыларның белемнәрен тулыландыру максатыннан, 5-9 нчы сыйныфларда халык авыз иҗатының барлык төрләреннән дә үрнәкләр алынды. Бу сыйныфларда игътибар аерым әдипләрнең тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштыруга юнәлтелә.

 

7нче А һәм Б сыйныфы укучыларының  белем дәрәҗәсенә  таләпләр:

Татар халык авыз иҗаты жанрларыннан :

-          әкиятләр, аларның төрләрен, геройларның төп сыйфатларын аера белү;

-          язучылар язган әкиятләрнең үзенчәлекләре;

-          дөнья халыклары әкиятләре;

-          мәкальләр, табышҗаклар. Укучыларның тапкырлыгын билгеләүдә аларның роле;

-          җырлар һәм аларның төрләрен аера белү.

Әдәбият теориясеннән:

-          хикәя, фантастик хикәя, очерк, повесть, нәсерне аера белү;

-          автобиографик повесть;

-          шигырь һәм поэманың  үзенчәлекләрен белү;

-          әдәби әсәрнең сюжетын тотып ала белү;

-          уңай герой, лирик герой төшенчәләрен аера белү;

-          әдәби әсәрләрдән сурәтләү чараларын таба белү.

Татар мәдәниятеннән:

-          татар халкының гаилә-көнкүреш, гореф-гадәт һәм йолаларын аңлата белү;

-          милли орнаментларны аера белү;

-          әдәбиятка бәйле рәвештә балет, опера, сынчы кебек терминнарны аңлатып бирә белү сорала.

-          әдәби әсәрләрнең  эчтәлеген һәм төзелешен анализлый белү.

Сөйләм эшчәнлегенә:

-          текстның исеме, андагы таныш сүзләр ярдәмендә укучыларның эчтәлекне аңлаулары;

-          укылган текст турында әңгәмәдә катнаша алу, сөйләмдә гади һәм җәенке җөмләләрдән файдалана алу;

-          өйрәнелгән язучылар турында сөйләп бирү;

-          укылган текстның эчтәлеген сөйли һәм нәтиҗә ясый белү, аңа үз мөнәсәбәтеңне белдерә алу;

-          тәкъдим ителгән ситуация, тема яки рәсем турында 12-14 җөмләдән торган текст белән сөйли белү;

-          уку һәм сөйләм барышында орфоэпик нормаларны саклау;

-          балалар өчен басылган вакытлы матбугат материалларын уку һәм файдалана белү керә.

7нче сыйныфта әдәбият дәресләренең эчтәлеге

Халык авыз иҗаты. Табышмаклар

XX йөз башы татар әдәбияты

Г.Тукай. “Исемдә калганнар” , “Шүрәле”

Байназар Әлменов.

Заһидулла Яруллин.

Фәрит Яруллин. “Шүрәле” балеты.

Фатих Әмирхан. “Март каһарманы”

Мәҗит Гафури. ”Татар байрагы” шигыре, “Сарыкны кем ашаган?” мәсәле.

XX йөз әдәбияты

1920-30 еллар

Галимҗан Ибраһимов“Алмачуар”

Г.Кутуй. “Сагыну”

Сугыштан соңгы чор һәм хәзерге әдәбият

Хәсән Туфан. “Киек казлар”, “Талатлы син, кеше туганым”

Сибгат Хәким. “Бакчачылар”

Зифа Басыйрова.

Роза Хафизова. “Кашкарыйлар озын гомерле”

Ибраһим Салахов .“Колыма хикәяләре”

Зыя Мансур. “Таңсылу” әкияте.

Ә.Еники. Кем җырлады”, “Матурлык”

Ибраһим Гази. “Йолдызлы малай”

М.Мәхдиев.”Без-кырык беренче ел балалары”(өзек),

М.Галиев.”Нигез”(өзек),

Гөлшат Зәйнәшева. “Туган җирем – Татарстан”

Тәүфикъ  Әйди. “Йөртә безне язмышлар”

Р.Төхфәтуллин. “Балам көлүе.”

М. Галиев. “Алтын тотка” повесте.

“Нәүрүз” бәйрәме.

 

Дәрестәге эшчәнлекне тематик планлаштыру

 

Төп темалар

Төп прогр.сәг

саны

Эш  прогр.сәг

саны

Белем һәм күнекмәләр

БСҮ

1

Татар халык авыз иҗаты. Табышмаклар.

-

2

Табышмакларның үзенчәлекләре. Табышмакларга хас сурәтләү чаралары: метафора, чагыштыру, кире чагыштыру, охшату, җанландыру, каршы кую.

 

2

Габдулла Тукай

5

6

Габдулла Тукайның тормыш юлы, иҗаты. “Исемдә калганнар”әсәре. “Шүрәле” поэмасы, “Туган авылым”, “Кичке азан”, “Татар яшләре” шигырьләре.

-СТУ -1 сәг.

-Сочинение-1 сәг.

3

Байназар Әлменов.

1

1

Рәссам иҗаты турында белешмә. Әсәрләре.

 

4

Заһидулла Яруллин

1

1

Композитор иҗаты турында белешмә. “Тукай” маршы, язылу тарихы.

 

5

Фәрит Яруллин

2

1

Композитор иҗаты турында белешмә. Балет турында төшенчә. “Шүрәле” балетының эчтәлеге һәм музыкасы турында мәгълүмат.

- Сөйләшү-1 сәг.

6

Фатих Әмирхан

 

2

2

Тормыш юлы, иҗаты турында белешмә. “Март каһарманы” хикәясе. Революция тәэсирендә барлыкка килгән каһарман исеме астында яшеренгән кешеләрне тәнкыйтьләү.

 

7

Мәҗит Гафури

 

3

3

Тормыш юлы, иҗаты турында белешмә.”Татар байрагы” шигыре, “Сарыкны кем ашаган?” мәсәле. Мәсәлләрнең  жанр буларак үзенчәлеге.

 

8

Галимҗан Ибраһимов

 

5

6

Тормыш юлы, иҗаты турында белешмә. “Алмачуар” хикәясе. Хайваннарга карата миһербанлык хисләре.

-Сочинени-1 сәг.

-СТУ-1 сәг.

9

Гадел Кутуй

 

5

 

5

 

Тормыш юлы, иҗаты турында белешмә. “Сагыну” нәсерен. Сугыштагы кешенең кичерешләрендә Туган ил  образы. Нәсер турында төшенчә. “Рөстәм маҗаралары” повесте. Әсәрдәге фантастик вакыйгалар, чынлык дөньясы белән хыял дөньясының яраштырылып бирелүе.

-СТУ-1 сәг.

 

10

Хәсән Туфан

4

3

Тормыш юлы, иҗаты. “Киек казлар”, “Талатлы син, кеше туганым” шигырьләре. Күчерелмә мәгънә турында төшенчә.

-СТУ-1 сәг.

11

Сибгат Хәким

-

1

Тормышы һәм иҗаты турында мәгълүмат. Сибгат Хәкимнең лирикасы. “Бакчачылар” поэмасы. Сугышка, фашизмга нәфрәт.

 

12

Зифа Басыйрова

1

1

Тормыш юлы, иҗаты.. Татар җыр сәнгатенә керткән өлеше.

 

13

Роза Хафизова

4

4

Тормыш юлы, иҗаты. “Кашкарыйлар озын гомерле” әсәрен. Әсәрдә яшь буынны тәрбияләү мәсьәләсе, хезмәт сөючән балалар образы.

-Сочинение-1 сәг.

14

Ибраһим Салахов.

 

 

4

4

Тормыш юлы, иҗаты.  “Колыма хикәяләре” романыннан өзеккә анализ.

-Сөйләшү-1 сәг.

15

Зыя Мансур

2

2

Тормыш юлы, иҗаты.. “Таңсылу әкияте”. Таңсылуның язмышына иптәш кызларының карашы, әсәрнең идеясе. Идея турында төшенчә.

- Әңгәмә-1 сәг.

16

Әмирхан Еники

5

3

Тормыш юлы, иҗаты. “Кем җырлады?”, “Матурлык” әсәрләре. Образларның бирелеше, аларның эчке дөньясы, күркәм, матур сыйфатлары. Әдәби әсәрләрдә психологизм.

 -Әңгәмә-1 сәг.

 -Әңгәмә-1 сәг.

-Сочинение-1 сәг.      

 

17

Ибраһим Гази

-

1

 “Йолдызлы  малай”  хикәясе.

Әдәбиятны тарих белән бәйләү.

Йолдызлы малай исеменең тексттагы мәгънәсе. Геройның бирелеше, аның эчке дөньясы, потриотлыгы, батырлыгы. Ленинград блокадасы турында истә калганнар.

 

18

Мөхәммәт Мәһдиев

-

1

Әсәр геройларына характеристика. Әдәбиятны  чор белән бәйләү. Образларның бирелеше, аларның эчке дөньясы, күркәм, матур сыйфатлары. Әдәби әсәрләрдә психологизм.

 

19

Рафаил Төхфәтуллин

2

1

Тормыш юлы, иҗаты турында белешмә.. “Балам көлүе” нәсерен өйрәнү. Әсәрдә ата-ана һәм бала хисләренең чагылышы. Язучының өйтергә теләгән фикере.

 -Әңгәмә-1 сәг.

- СТУ -1 сәг.

 

20

Марсель Галиев

-

1

Язучының тормыш юлы, иҗаты турында кыскача белешмә. ”Нигез”әсәреннән өзек.

Әсәрдә ата-ана һәм бала хисләренең чагылышы. Язучының әйтергә теләгән төп фикере.

 

21

Гөлшат Зөйнәшева

2

1

Тормыш юлы, иҗаты турында белешмә. “Туган җирем – Татарстан” шигыре. Туган  якны ярату хисләренең бирелеше.

  -Әңгәмә-1 сәг.

 

22

Тәүфикъ  Әйди

2

1

Тормыш юлы, иҗаты турында белешмә. “Йөртә безне язмышлар” сәяхәтнамәсе. Чит илләрдәге милләттәшләребез язмышы.

-Сөйләшү-1 сәг.

23

Нәүрүз бәйрәме

1

1

Милли бәйрәмнәр.

-Сөйләшү-1 сәг.

Барысы

 

 52

 

 

18

 

Рус мәктәбендә укучы татар балаларына әдәбияттан тәкъдим ителгән әсәрләр минимумы.

7 сыйныф (14 әсәр)

   Татар әдипләренең әсәрләре:

1. Г.Тукай.”Милли моңнар”,

2. Г.Ибраһимов.”Табигать балалары”, ”(өзек),.

3. С.Хәким.”Бакчачылар”,

4. Һ.Такташ.”Алсу”,

5. Ф.Кәрим.”Бездә-яздыр...”,

6.Г.Кутуй.”Рәссам”,

7. Ә.Еники.”Кем җырлады?”,

8. Г.Бәширов.”Менә сиңа мә!”,

9. И.Гази.”Йолдызлы малай”,

10. М.Мәхдиев.”Без-кырык беренче ел балалары”(өзек),

11. М.Галиев.”Нигез”(өзек),

12. Т.Миңнуллин.”Монда тудык, монда үстек”(өзек)

  Биографик белешмәләр:

1. Г.Тукай,

2. С.Хәким,

3. Г.Әпсәләмов,

4. Ә.Еники.

  Рус язучыларының тәрҗемәи әсәрләре:

 А.Пушкин.”Кышкы кич”.

 

 

Ятлау өчен әсәрләр

 

1. Г.Тукай. “Туган авыл”

2. 3. Һ.Такташ”Алсу”,(өзек)

4. Г.Ибраһимов”Табигать  балалары”,(өзек)

5. Ф.Кәрим.”Кыңгыраулы яшел гармун”,(өзек).

 

Әңгәмә кору өчен якынча темалар

 

*Татарстан-минем горурлыгым.

*Кешенең матурлыгы нәрсәдә?

*Балет карагач.

*Ана-бөек исем.

*Республикабыздагы истәлекле урыннар.

*Чит илләрдә яшәүче милләттшләребез.

 

Сыйныфтан тыш уку.

Г. Тукай. Мәсәлләр.

Г. Ибраһимов. Табигать балалары.

Г. Кутуй.Рәссам.

Г. Гобәй. Ләйсән яңгыр.

Ф.Шәфигуллин. Бер малай,өч аргамак.

Г. Кашапов.Киек Каз юлы.

 

 

 

 

 

Дәресләрнең чирекләп бүленеше

 

Предмет,

сыйныф

Атнага сәгатьләр саны

Чирек

Барлык сәгатьләр саны

Яттан сөйләү

 

БСҮ -18сәг.

Дәреслекнең авторы, елы

ДТУ дәресләре саны

Сочинение

Әңгәмә (сөйләшү)

Татар әдәбияты

2 с.

I

18

1

1

1

1

Ф.М.Мусин, Ә. М. Закирҗанов, И.Г.Гыйләҗев, Р.С.Шәвәлиева

“Татар әдәбияты”, рус телендә төп гомуми белем бирү мәктәбенең 7 нче сыйныфы өчен, Казан: Татарстан китап нәшрияты, 2011ел

 

7 А,Б

сыйныфы

II

14

2

2

1

-

II

20

-

1

1

2

IV

18

2

1

1

6

Барлыгы

70

5

5

4

9

 

 

 

 

 

 

 

 

Укыту-методик комплекты

 

  1. Рус  телендә урта (тулы) гомуми белем бирү  мәктәбендә татар әдәбиятын укыту программасы  (татар балалары өчен, 1-11 нче сыйныфлар, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 2011. Төзүче-авторы:  Ф.Г.Галимуллин, З.Н.Хәбибуллина, Х.Г.Фәрдиева. 
  2.  Дәреслек: . Татар әдәбияты: Рус телендә урта гомуми белем бирүче  мәкт. 7 нче с-фы өчен д-лек (татар балалары өчен) / Ф.М.Мусин, Ә.М.Закирҗанов,И.Г.Гыйләҗев,Р.С.Шәвәлиева - Казан,Татарстан китап нәшрияте, 2011..
  3. Шәүкәт Галиев. Тормыш юлы һәм иҗаты. Төзүче – редакторы: З.М. Гыйниятова;- Казан: Мәгариф, 2006.
  4. Гыймадиева Н.С., Билалова Ә.Г.Әдәбият дәреслекләре буйлап.(5-8 сыйныф укучылары өчен ярдәмлек).- Казан, “Яңалиф” нәшрияты, 2006.
  5. Н.Гыймадиева. “Дәрестә һәм дәрестән соң”- Казан: “Яңалиф”, 2004.

 

 

 

 

                                                                                                Интернет ресурслар

1.      http://tatar.moy.su- Татарча сайт.(татар милләте,күренекле татарлар,татар бәйрәмнәре)

2.      http://. Tatar.com.ru    Татар теле. Сүзлекләр һәм үзөйрәткечләр.

3.      http://. Tatarca.boom.ru    Татарча текстлар.

4.      http://. tataroved.ru   Татар тарихы: төрки – татар дөньясы.

5.      httr:// gzalilova.narod.ru. Гөлназ Җәлилова сайты( аудио-видео материал)

6.      httr://belem.ru. (яңалыклар).

7.      http://vneuroka.ru – Кызыклы уеннар.

 

 

 

Просмотрено: 0%
Просмотрено: 0%
Скачать материал
Скачать материал "Программа по татарской литературе(3 класс)"

Методические разработки к Вашему уроку:

Получите новую специальность за 6 месяцев

Ректор

Получите профессию

Методист-разработчик онлайн-курсов

за 6 месяцев

Пройти курс

Рабочие листы
к вашим урокам

Скачать

Скачать материал

Найдите материал к любому уроку, указав свой предмет (категорию), класс, учебник и тему:

6 609 623 материала в базе

Скачать материал

Вам будут интересны эти курсы:

Оставьте свой комментарий

Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.

  • Скачать материал
    • 18.09.2016 523
    • DOCX 31.2 кбайт
    • Оцените материал:
  • Настоящий материал опубликован пользователем Гимранова Ильсеяр Гарафутдиновна. Инфоурок является информационным посредником и предоставляет пользователям возможность размещать на сайте методические материалы. Всю ответственность за опубликованные материалы, содержащиеся в них сведения, а также за соблюдение авторских прав несут пользователи, загрузившие материал на сайт

    Если Вы считаете, что материал нарушает авторские права либо по каким-то другим причинам должен быть удален с сайта, Вы можете оставить жалобу на материал.

    Удалить материал
  • Автор материала

    • На сайте: 7 лет и 6 месяцев
    • Подписчики: 1
    • Всего просмотров: 13206
    • Всего материалов: 7

Ваша скидка на курсы

40%
Скидка для нового слушателя. Войдите на сайт, чтобы применить скидку к любому курсу
Курсы со скидкой

Курс профессиональной переподготовки

Копирайтер

Копирайтер

500/1000 ч.

Подать заявку О курсе

Курс повышения квалификации

Основные методики обучения немецкому языку

36 ч. — 144 ч.

от 1700 руб. от 850 руб.
Подать заявку О курсе

Курс повышения квалификации

Специфика преподавания английского языка с учетом требований ФГОС

72 ч. — 180 ч.

от 2200 руб. от 1100 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 384 человека из 73 регионов

Курс профессиональной переподготовки

Итальянский язык: теория и методика преподавания в образовательной организации

Учитель итальянского языка

300/600 ч.

от 7900 руб. от 3950 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 76 человек из 27 регионов

Мини-курс

Event-менеджмент и видеопродакшн: от концепции до успешной реализации

3 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе

Мини-курс

Интегративные технологии в коррекции учебно-поведенческих нарушений

6 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе

Мини-курс

Преодоление депрессии: путь к психологическому благополучию

4 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 51 человек из 23 регионов