Инфоурок Другое Рабочие программыПрограмма 7 сыйныф татар теле рус төркеме

Программа 7 сыйныф татар теле рус төркеме

Скачать материал

                                                                   Аңлатма язуы

                Программа түбәндәге дәүләт документларына нигезләнеп язылды:

 

1. «Россия Федерациясе мәгарифе турында»гы федераль закон ( 2012нче елның 29 нчы декабрендә Россия Федерациясе Президенты тарафыннан имзаланган 273 нче ФЗ; 2013 нче елның 1нче сентябреннән гамәлдә);

2. «Мәгариф турында»гы Татарстан Республикасы законы (№ 68, 2013 нче елның 22 нче июле)

3. «Татарстан Республикасы дәүләт телләре һәм Татарстан Республикасында башка телләр турында» Татарстан Республикасы Законы (2004 ел, 1 июль).

4. «2014-2020 нче елларда ТРсы дәүләт телләрен һәм ТРның башка халыклары телләрен саклау, өйрәнү һәм үстерү» ТРсы дәүләт программасы (ТР Министрлар Кабинетының 2013 нче елның 25 нче октябреннән 794 нче карары).

5. “Татарстан Республикасының гомуми белем бирү учреждениеләрендә татар телен укыту” (Татарстан Республикасының мәгариф һәм фән министрлыгының хатлары. 9777\12 13.08.2012;)

6. Приказа МО и Н РТ от 09.06.2012 года №4154/12 «Об утверждении базисного и примерных учебных планов для образовательных учреждений Республики Татарстан, реализующих программы начального общего и основного общего образования»

7. Приказ школы от ….08.2015 № ……. “Об утверждении учебного плана, рабочих программ, элективных курсов, дополнительных образовательных программ”

8. Фәтхуллова К.С., Җәүһәрова Ф.С. ”Рус телендә урта (тулы) гомуми белем бирү мәктәбендә татар телен һәм әдәбиятын укыту программасы (рус телендә сөйләшүче балалар өчен)”, Казан: “Мәгариф” нәшрияты, 2010 ел.

9. Харисова Ч.М.,Фәтхуллова К.С.,Хәбибуллина З.Н. Рус телендә урта (тулы) гомуми белем бирү мәктәпләре өчен татар телен һәм әдәбиятыннан үрнәк программалар (рус телендә урта(тулы) гомуми белем бирү мәктәпләре өчен): 1-11 нче сыйныфлар. – Казан: Татарстан китап нәшрияты, 2011

10. Р. З. Хәйдәрова, Р.Л. Малафеева. Татар теле(Рус телендә төп  гомуми белем бирү оешмалары өчен дәреслек). Казан, ” Татармультфильмнәшрияты, 2014.

 

     2 нче гомуми урта белем бирү мәктәбенең укыту планында 7 нче сыйныфта татар теленә атнага 3 сәгать бирелде. Укыту планында 35 атна сәбәпле, эш программасы 105 сәгатькә төзелде. Татар теленнән тематик планны “Рус телле балаларга  татар  телен һәм әдәбиятын коммуникатив технология нигезендә укыту программасы”на (рус телендә сөйләшүче балалар өчен )  ( Р. З. Хәйдәрова, Р.Л. Малафеева Казан. Татар китап  нәшрияты, 2011) нигезләнеп төзедем. Методик кулланма: Р. З. Хәйдәрова, Р.Л. Малафеева “Рус телендә төп гомуми белем бирү оешмаларында татар теле укыту” 7 нче сыйныф, Казан. “Татармультфильм” нәшрияты, 2014.

 

МАКСАТ:

1.Укучыларның коммуникатив компетенцияләрен үстерү, укучыларның телдән һәм язмача аралашу күнекмәләрен камилләштерү, татар теленнән системалы фәнни белем бирү, татар дөньясы, татар әдәбияты  турында күпкырлы мәгълүмат җиткерү.                                           

2.Сөйләм эшчәнлеген барлык төрләренә (тыңлап алу, сөйләү, уку, язу) үзара бәйләнештә өйрәтү.

 3.Укучыларның иҗади һәм мөстәкыйль фикерли алу мөмкинлекләрен үстерү, үз фикерләрен дәлилләргә күнектерү.                                                      

4.Телнең төп грамматик чараларын сөйләм процессында куллануга ирешү.

5.Укучыларның башлангыч мәктәптә татар теленең фонетик, орфоэпик, орфографик, лексик, грамматик нигезләреннән  алган белемнәрен системалаштыру, катлаулырак формаларда өйрәтүне дәвам итү.

6.Телнең милли мәдәниятнең чагылышы булуын, тел һәм тарих бердәмлеген аңлату; татар теленең милли –мәдәни үзенчәлегенә төшендерү; татар һәм башка халыкларның рухи мирасына ихтирам тәрбияләү.

 

БУРЫЧЛАР:

1)татар сөйләмен тыңлап аңларга күнектерү;

2)бирелгән ситуация буенча диалогик сөйләм оештырырга өйрәтү;

3)лексик темалар буенча телдән яки язмача монологик сөйләм булдыруга ирешү;

4)карап чыгу, танышу, өйрәнү, эзләнү максаты белән уку төрләрен кулланып, төрле жанрдагы текстларны аңлап уку күнекмәләрен үстерү;

5)тәкъдим ителгән текстларны яттан өйрәнү;

6)татар телендәге сөйләмне фонетик, лексик, грамматик яктан дөрес төзергә күнектерү;

7)татар халкының төрле өлкәләрдәге казанышлары, күренекле шәхесләре белән таныштыруны дәвам итү.

      Гомуми белем мәктәбендә укучы балалар тел (лингвистик) һәм сөйләм (коммуникатив) компетенциясенә ия булырга тиешләр.

      Татар телен икенче тел буларак укытканда, лексик-грамматик материалны синтаксик нигездә үзләштерү принцибына таянып эш итү кирәк, чөнки сүзләр башка сүзләр белән бәйләнештә булганда гына җөмлә, сөйләм барлыкка килә. Бу төр күнекмәләр җөмләнең, диалогик һәм монологик хәбәрләмәнең, бәйләнешле текстның грамматик дөреслеген  һәм төгәллеген тәэмин итәргә тиешләр.

 

ТАТАР ТЕЛЕННӘН  7 нче СЫЙНЫФКА УКУЧЫЛАРНЫҢ  БЕЛЕМ ДӘРӘҖӘСЕНӘ ТАЛӘПЛӘР:

-татар теленең төп берәмлекләрен һәм аларның билгеләрен белү;

-татар  теленең фонетик,лексик системаларын,грамматик төзелешен үзләштерү,

-грамматик үзенчәлекләренә карап, сүз төркемнәрен аера белү;

-җөмләнең баш һәм иярчен кисәкләре арасындагы мөнәсәбәтләрне аңлау, бәйләнеш чараларын күрсәтү;

-җөмлә төрләрен аеру, алар янында тыныш билгеләрен куярга өйрәнү;

-текст төзелешен, текстның тел үзенчәлекләрен билгеләү;

-сөйләм стиле, фәнни, публицистик, рәсми-эш, матур әдәбият стильләрен аера белү.

 

ТАТАР ТЕЛЕННӘН 7 нче СЫЙНЫФТА ФОРМАЛАШЫРГА ТИЕШЛЕ КҮНЕКМӘЛӘР:

-телдән һәм язма сөйләм, диолог һәм монолог, аралашу ситуациясе, тел стильләре, текст төшенчәләрен аңлау һәм гамәлдә дөрес куллану;

-төрле стиль һәм жанрдагы текстларны сәнгатьле итеп уку күнекмәләре булдыру;

-текстның эчтәлеген телдән яки язмача төгәл итеп, сайлап яки кыскача сөйләп бирү, текст буенча куелган сорауларга төгәл җавап бирү;

-бирелгән темага, куелган  максатка яраклы рәвештә, төрле ситуацияләрдән чыгып, тасвирлау яки хикәяләү характерындагы текстларны телдән яки язмача әзерләү;

-текстның планын төзү яки эчтәлеген конспект рәвешендә язу;

-җөмләгә һәм җөмләдәге сүзләргә фонетик, лексик, морфологик, синтаксик анализ ясау, сүзләрне төзелеше һәм ясалышы ягыннан тикшерү;

-тормыш-көнкүреш, уку, иҗтимагый, мәдәни темаларга әңгәмә кору, үз фикереңне яклап, әңгәмә-бәхәс формасында сөйләшү күнекмәләренә ия булу;

-сөйләү һәм язуда татар әдәби теле нормаларын (орфографик, орфоэпик, лексик, грамматик, пунктуацион) саклау һәм сөйләм этикеты нормаларын үтәү;

-тәкъдим ителгән текстларны рус теленнән татар теленә һәм татар теленнән рус теленә тәрҗемә итү.

 

ТАТАР ТЕЛЕННӘН 7 нче СЫЙНЫФТА УКУЧЫЛАРГА ҖИТКЕРЕЛӘ ТОРГАН МӘГЪЛҮМАТЛАР:

-татар теленең тулы бер система булуы, аның тармаклары;

-телнең лексик һәм грамматик чаралар байлыгы, аларның тел ситуациясенә бәйле үзгәреше;

-тел системасы, аның үсеш-үзгәреше, тел берәмлекләре тирәнтен анализлау өчен кирәк булган өстәмә теоретик мәгълүмат;

-төрле типтагы сүзлекләр һәм белешмәләр, электрон чыганаклар.

 

ТАТАР ТЕЛЕННӘН 7 нче СЫЙНЫФТА ПРЕДМЕТАРА ЭШЧӘНЛЕК:

-татар теленең  башка фәннәрне өйрәнү һәм белем алу чарасы икәнен аңлау;

-татар телен әдәбият белән бәйләп, тел чараларының матур әдәбият әсәрләренең тәэсир көчен, сәнгатьлелеген булдырудагы ролен ачыклау;

-телне мәдәният белән бәйләп, татар теленең байлыгына һәм матурлыгына хөрмәт, зәвык тәрбияләү;

-татар телен рус теле белән бәйләп, телләр һәм халыклар арасындагы уртак хәзинә-рухи кыйммәтләргә ихтирам, башка милләт вәкилләренә карата түземле –ихтирамлы мөнәсәбәт тәрбияләү;

-телне тарих, җәмгыять белеме фәннәре белән бәйләп, дөнья, кешелек җәмгыяте, аның үсеше турында кузаллау формалаштыру;

-татар теле дәресләрендә алган белем һәм күнекмәләрне телнең кеше һәм җәмгыять тормышында тоткан урынын аңларга ярдәм итү.

 

ТАТАР ТЕЛЕННӘН 7 нче СЫЙНЫФТА УКУЧЫЛАРНЫҢ ШӘХСИ ҮСЕШ-ҮЗГӘРЕШЕ:

-баланың акыл, мөстәкыйль фикерләү эшчәнлеген  активлаштыру;

-баланың үзен тәрбияләү, үзе белән идарә итү, үз фикерен яклый алу сәләтен үстерү;

-сөйләм эшчәнлегенең үзара аралашу чарасы икәнен аңлау;

-укучының үзаның үстерү, милләтне,  ватанны яратырга өйрәтү, горурлык һәм гражданлык хисләре тәрбияләү;

-җәмгыятьтә яшәү кагыйдәләренә, әхлак нормаларына төшендерү.

 

Укытуны тематик планлаштыру

Предмет:  татар теле                                                                                                                                                                                               

Сыйныф: 7А, Б – рус төркеме

Укытучы: Коробейникова Нурия Рашит кызы                                                

Сәгать саны                                                                                                      

Барлыгы: 105                                                                                                     

Атнага: 3                                                                                                            

Укыту-методик комплекты

Дәреслек: Р. З. Хәйдәрова, Р.Л. Малафеева. Татар теле(Рус телендә төп  гомуми белем бирү оешмалары өчен дәреслек). Казан, ” Татармультфильмнәшрияты, 2014.

 

Гомуми белем бирүнең тематик эчтәлеге:

        1. Белем һәм тормыш.

        2. Без бергә ял итәбез.

        3. Өлкәннәр һәм кечкенәләр.

        4. Без Татарстанда яшибез.

                 

                                                

 

 

Эш төрләре

 

7 нче сыйныф

Тыңлап аңлау

 3 мин.

 

Диалогик сөйләм(репликалар саны)

9

 

Монологик сөйләм(фразалар саны)

10

 

Уку (сүзләр саны)

65-70

 

Язу: диктант(сүз.саны)

60-65

 

Сүзлек диктанты(сүз.саны)

18-20

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

                             

                                Укыту тематик планлаштыру

                           Барысы – 105 сәгать (35 атна, атнага 3 сәгать)

 

  №

                      Тема

Сәгать саны

    Үтәлеш

   вакыты

     Искәрмә

 

 

 

       план

    факт

 

                                                               Белем һәм тормыш

1.

6 нчы сыйныфта үткәннәрне кабатлау.

1

02.09

 

 

2.

“Яңа уку елы” буенча лексик материал.

1

03.09

 

 

3.

“Яңа уку елы” буенча грамматик материал.

1

08.09

 

 

4.

“Яңа уку елы буенча лексик – грамматик материал.”

1

09.09

 

 

5.

Сыйфатлар ясалышы.

1

10.09

 

 

6.

Сыйфатларны сөйләмдә дөрес куллану күнекмәләре.

1

15.09

 

 

7.

Б.С.Ү. Ел фасыллары.

1

16.09

 

 

8.

Минем җәйге ялым.

1

17.09

 

 

9.

Кереш контроль эш.

1

22.09

 

 

10.

Хаталар өстендә эш.

1

23.09

 

 

11.

Билгеле үткән заман хикәя фигыль.

1

24.09

 

 

12.

Билгеле үткән заман хикәя фигыльне сөйләмдә дөрес куллану күнекмәләре булдыру.

1

29.09

 

 

13.

Билгесез үткән заман хикәя фигыль.

1

30.09

 

 

14.

Билгесез үткән заман хикәя фигыльне сөйләмдә дөрес куллану күнекмәләре булдыру.

1

01.10

 

 

15.

Сүзлек диктанты. Хәл фигыль. Хәл фигыльнең 1 төре.

1

06.10

 

 

16.

Хәл фигыльнең 2 төре.

1

07.10

 

 

17.

Хәл фигыльнең 3 төре.

1

08.10

 

 

18.

Хәл фигыльнең 4 төре.

1

13.10

 

 

19.

”Мәктәптә беренче көн”.

1

14.10

 

 

20.

Хәл фигыль формаларын сөйләмдә куллану.

1

15.10

 

 

21.

“Без киңәшләр бирәбез”.

1

20.10

 

 

22.

I чиреккә контроль эш.

 

21.10

 

 

23.

Хаталар өстендә эш. Боерык фигыльнең зат-сан белән калын төрләнеше .

1

22.10

 

 

24.

Боерык фигыльнең зат-сан белән нечкә төрләнеше.

1

27.10

 

 

25.

Боерык фигыльнең сөйләмдә куллану.

1

28.10

 

 

26.

 “Без бергә дәрес әзерлибез”.

1

29.10

 

 

27.

Изложение “Кинога барганда”

1

10.11

 

 

28.

Хаталар өстендә эш. “Без китапханәгә йөрибез”.

1

11.11

 

 

29.

Рәвеш төркемчәләре. Охшату-чагыштыру рәвешләре.

1

12.11

 

 

30.

Рәвеш төркемчәләре. Вакыт рәвешләре.

1

17.11

 

 

31.

Рәвеш төркемчәләре. Урын рәвешләре.

1

18.11

 

 

32.

Рәвеш төркемчәләре. Күләм-чама рәвешләре.

1

19.11

 

 

33.

Рәвеш төркемчәләре. Сәбәп рәвешләре.

1

24.11

 

 

34.

Рәвеш төркемчәләре. Максат рәвешләре.

1

25.11

 

 

35.

Инша “Минем буш вакытым”

1

26.11

 

 

36.

“Без китаплар укыйбыз”.

1

01.12

 

 

37.

Сәбәп белдерү формасы.

1

02.12

 

 

38.

Исемнәргә кушымчалар ялгану тәртибе.

1

03.12

 

 

39.

“Көндәлек-документ, көндәлек-синең көзгең” темасы буенча лексик-грамматик материал.

1

08.12

 

 

40.

“Безнең көндәлекләребез”.

1

09.12

 

 

41.

“Яхшы уку кагыйдәләре” темасы буенча лексик-грамматик материал.

1

10.12

 

 

42.

“Инфинитив + кирәк” төзелмәсе.

1

15.12

 

 

43.

II чиреккә контроль эш. Белем һәм тормыш.

1

16.12

 

 

                                  Без бергә ял итәбез

44.

Сыйфат фигыльнең заман формалары. Хәзерге заман.

1

17.12

 

 

45.

Сыйфат фигыльнең заман формалары. Үткән заман.

1

22.12

 

 

46.

Сыйфат фигыльнең заман формалары. Киләчәк  заман.

1

23.12

 

 

47.

Сыйфат фигыльләрнең сөйләмдә кулланылышы.

1

24.12

 

 

48.

Диктант “ Әнием”.

1

12.01

 

 

49.

Җөмләнең баш кисәкләре.

1

13.01

 

 

50.

“Буш вакыт” темасына караган лексик-грамматик материал.

1

14.01

 

 

51.

Ия белән хәбәр арасындагы сызык.

1

19.01

 

 

52.

“Буш вакыт-ул нинди вакыт?”

1

20.01

 

 

53.

Сүзлек диктанты. “Минем буш вакытым булса...”

1

21.01

 

 

54.

Теркәгечләр.

1

26.01

 

 

55.

“Минем буш вакытым”

1

27.01

 

 

56.

Исем  фигыльнең барлык, юклык формалары.

1

28.01

 

 

57.

Кереш сүзләр.

1

02.02.

 

 

58.

Файдалы, файдасыз үткәрелгән буш вакыт.

1

03.02

 

 

59.

“Ялгыш адым” шигырендәге лексик-грамматик материал.

1

04.02

 

 

60.

“Нәрсә ул егетлек?” проблемасы буенча лексик-грамматик материал.

1

09.02

 

 

61-62.

Изложение “Безнең музейларыбыз”.

2

10.02

11.02

 

 

63.

Хаталар өстендә эш. Бездәге үрнәк сыйфатлар.

1

16.02

 

 

64.

Тартымлы исемнәрнең килеш белән төрләнеше.

1

17.02

 

 

65.

Тартымлы исемнәрнең килеш белән төрләнеше.

1

18.02

 

 

66.

Тартымлы исемнәрнең килеш белән төрләнеше.

1

23.02

 

 

67.

Тартымлы исемнәрнең килеш белән төрләнеше.

1

24.02

 

 

68.

“Безнең йортның  подъезды”.

1

25.02

 

 

69.

“Без хикәя язабыз”.

1

02.03

 

 

70.

III чиреккә контроль эш. Без бергә ял итәбез.

1

03.03

 

 

                                Өлкәннәр һәм кечкенәләр

71.

Хаталар өстендә эш. Җөмләнең иярчен кисәге-аергыч.

1

04.03

 

 

72.

Өлкәннәр һәм кечкенәләр мөнәсәбәте.

1

09.03

 

 

73.

Җөмләнең иярчен кисәге-тәмамлык.

1

10.03

 

 

74.

Тәрбиялек сыйфатлары.

1

11.03

 

 

75.

Җөмләнең иярчен кисәге-хәл.

1

16.03

 

 

76.

Сүзлек диктанты. “Бер-беребезгә булышабыз”.

1

17.03

 

 

77.

“Ярдәмләшеп яшәү күңелле” темасы буенча хикәя язу.

1

18.03

 

 

78.

 Исем фигыльнең килешләр белән төрләнеше.

1

01.04

 

 

79.

Исем фигыльнең килешләр белән төрләнеше.

1

06.04

 

 

80.

Исем фигыльнең сөйләмдә кулланылышы.

1

07.04

 

 

81.

“Ата-анага хөрмәт” темасына караган лексик-грамматик материал.

1

08.04

 

 

82.

Диктант “Һөнәр”.

1

13.04

 

 

83.

Хаталар өстендә эш. Кисәкчәләр.

1

14.04

 

 

84.

 “Ни өчен ата-ана-иң зур кеше?”

1

15.04

 

 

85.

Аралашу әдәбе.

1

20.04

 

 

86.

“Тәрбияле булу заманчамы?”

1

21.04

 

 

87.

Билгеләү алмашлыклары.

1

22.04

 

 

88.

Билгеләү алмашлыкларын сөйләмдә куллану.

1

27.04

 

 

89.

Аралашуда үз-үзеңне тоту әдәбе.

1

28.04

 

 

90.

Контроль эш. Өлкәннәр һәм кечкенәләр.

1

29.04

 

 

                                        Без Татарстанда яшибез

91.

Хаталар өстендә эш. “Туган ягым-Татарстан” темасына караган лексик-грамматик материал.

           1

      04.05

 

 

92.

“Туган ягыбыз ни өчен якын?”.

1

05.05

 

 

93.

Сүзлек диктанты. Татарстанның географик урыны, климаты, байлыклары.

1

06.05

 

 

94.

“Без Татарстанда яшибез”.

1

11.05

 

 

95.

“Туган як турында сөйлибез”.

1

12.05

 

 

96.

Инша “Яхшы уку өчен”

1

13.05

 

 

97.

Теләк белдерү формалары.

1

18.05

 

 

98.

Теләк белдерү формалары.

1

19.05

 

 

99.

Максат белдерү формалары.

1

20.05

 

 

100.

Максат белдерү формалары.

1

25.05

 

 

101.

“Без туган илебез белән горурланабыз”.

1

26.05

 

 

102.

IV чиреккә контроль эш. Без Татарстанда яшибез.

1

27.05

 

 

103.

Хаталар өстендә эш.

 

28.05

 

 

104.

7 нче сыйныфта үткәннәрне кбатлау.

1

29.05

 

 

105.

Йомгаклау.

1

30.05

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

                        Әдәбият һәм укыту чаралары, электрон ресурслар

 

1.  Асадуллин А.Ш., Юсупов Р.А. «Рус телле балаларга татар телен укыту методикасы

нигезләре» Казан, «Мәгариф» нәшрияты,1998.

2.  Вәлиева Ф.С., Саттаров Г.Ф.Урта мәктәп һәм гимназияләрдә татар телен укыту методикасы, К..:Раннур н-ты, 2000 ел.

З.Татар теле: Рус телендә урта гомуми белем бирүче мәкт. 7 нче сыйныф өчен дәреслек (рус телендә сөйләшүче балалар өчен)/Ф.С.Сафиуллина, К.С.Фәтхуллова, -Казан:Мәгариф, 2007.

4.Сафиуллина Ф. С, Зәкиев М.З. Хәзерге татар әдәби теле. Казан "Мәгариф",2006.

5.  Хайдарова Р.З. «Научно-педагогические аспекты билингвального образования в Республике Татарстан» Набережные Челны,2006

6.  Харисов Ф.Ф. «Татар телен чит тел буларак өйрәтүнең фәнни-методик нигезләре» Казан, Мәгариф, 2002.

                                             Дидактик материаллар:

1.  Галиуллина Г.Р. Татар теле. Лексикология.Таблицалар. Схемалар. Анализ үрнәкләре, күнегүләр. Казан "Мәгариф" нәшрияты, 2007

2.  Гыймадиева Н.С., Баһавиева Р.Ә. Контроль диктантлар һәм изложениеләр. Казан "Яңалиф" нәшрияты, 2004

3.  Максимов Н.В. Татар теленнән тестлар. Казан "Мәгариф" нәшрияты, 2008

4.  Максимов Н.В., Трофимова С.М., Хәмидуллина М.З. Татар теленнән диктантлар һәм изложениеләр җыентыгы. Казан "Мәгариф" нәшрияты, 2005

5.  Нигъматуллина Р.Р. «Татар телен өйрәнүчеләр өчен кагыйдәләр һәм күнегүләр җыентыгы 1,2 кисәк» Яр Чаллы, 200З

6.  Хайдарова Р.З.«Сборник ситуативных упражнений по татарскому языку для русскоязычных учащихся» Набережные Челны, 1998

7.  Харисова Ч.М.«Тренировочные упражнения по обучению татарскому произношению» Казань, «Магариф», 2005

8.  Харисов Ф.Ф., Харисова Ч.М. Татар теленнән күнегүләр һәм тестлар. Казан Яңалиф,

2006

9. Хәбибуллина З.Н, Вәлиуллин М.А., Фәрдиева Х.Г. У-Х1 сыйныфлар өчен язма эшләр
җыентыгы. Казан, 2003

10.  Хәбибуллина З.Н., Гыйләҗев И.Г. Изложениеләр җыентыгы. Казан "Мәгариф" нәшрияты, 2003

11.  Хәсәнова Н.М. «Рус мәктәпләрендә татар телен өйрәнүчеләр өчен күнегүләр җыентыгы» Яр Чаллы, 2005.

12.  Шәмсетдинова Р.Р. татар теле. Күнегүләр, анализ үрнәкләре, тестлар. Казан татарстан китап нәшрияты, 2005

                                                 Электрон ресурслар

1.  Максимов Н.В., Ларина А.У., Юсипова А.М. Я хочу разговаривать на татарском языке.

2.  Татар теле. Заман. Электронный учебник из серии «Я изучаю татарский язык», 2003

3.  Татар теле. Заман. Мультимедийная программа из серии «Я изучаю татарский язык», 2002

4.  Фонохрестоматия для ускоренного изучения татарского языка (аудиокассеты).

 

 

 

 

 

Просмотрено: 0%
Просмотрено: 0%
Скачать материал
Скачать материал "Программа 7 сыйныф татар теле рус төркеме"

Методические разработки к Вашему уроку:

Получите новую специальность за 3 месяца

Специалист по связям с общественностью

Получите профессию

Менеджер по туризму

за 6 месяцев

Пройти курс

Рабочие листы
к вашим урокам

Скачать

Скачать материал

Найдите материал к любому уроку, указав свой предмет (категорию), класс, учебник и тему:

6 626 501 материал в базе

Скачать материал

Вам будут интересны эти курсы:

Оставьте свой комментарий

Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.

  • Скачать материал
    • 16.10.2015 993
    • DOCX 339.5 кбайт
    • Оцените материал:
  • Настоящий материал опубликован пользователем Коробейникова Нурия Рашитовна. Инфоурок является информационным посредником и предоставляет пользователям возможность размещать на сайте методические материалы. Всю ответственность за опубликованные материалы, содержащиеся в них сведения, а также за соблюдение авторских прав несут пользователи, загрузившие материал на сайт

    Если Вы считаете, что материал нарушает авторские права либо по каким-то другим причинам должен быть удален с сайта, Вы можете оставить жалобу на материал.

    Удалить материал
  • Автор материала

    Коробейникова Нурия Рашитовна
    Коробейникова Нурия Рашитовна
    • На сайте: 8 лет и 5 месяцев
    • Подписчики: 1
    • Всего просмотров: 8633
    • Всего материалов: 5

Ваша скидка на курсы

40%
Скидка для нового слушателя. Войдите на сайт, чтобы применить скидку к любому курсу
Курсы со скидкой

Курс профессиональной переподготовки

Менеджер по туризму

Менеджер по туризму

500/1000 ч.

Подать заявку О курсе

Курс повышения квалификации

Специалист в области охраны труда

72/180 ч.

от 1750 руб. от 1050 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 42 человека из 21 региона

Курс профессиональной переподготовки

Организация деятельности библиотекаря в профессиональном образовании

Библиотекарь

300/600 ч.

от 7900 руб. от 3950 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 281 человек из 66 регионов

Курс профессиональной переподготовки

Руководство электронной службой архивов, библиотек и информационно-библиотечных центров

Начальник отдела (заведующий отделом) архива

600 ч.

9840 руб. 5900 руб.
Подать заявку О курсе

Мини-курс

Развитие детей: сенсорика, самостоятельность и моторика

3 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе

Мини-курс

Продвинутые техники нарративного подхода в психологии

5 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 20 человек из 14 регионов

Мини-курс

Основы политической науки

4 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе