Инфоурок Другое Рабочие программыПрограмма спецкурса по татарскому языку

Программа спецкурса по татарскому языку

Скачать материал

Татарстан Республикасы Яр Чаллы шәһәре Башкарма комитетының Мәгариф идарәсе

Муниципаль автономияле гомуми белем бирү учреждениесе  “61 нче гимназия”

 

 

РАСЛАНДЫ

педагогик киңәшмә беркетмәсе

№____ _________________2012 ел

МАББУ “61 нче гимназия” директоры

 

_________________ С.Г.Казанкина

 

_____ санлы боерык нигезендә

гамәлгә кертелде

“____” ________________ 2012 ел

 

 

 

 

 

Тел дигəн дəрья бар...”

МАХСУС КУРС ПРОГРАММАСЫ

(айга 1 сәгать, елга 33 сәгать).

Төзүче: Зарипова Лилия Галимҗан кызы (татар теле һәм әдәбияты, югары квалификацион категория)

 

 

 

 

 

 

 

КИЛЕШЕНГӘН

Директор урынбасары_________________ Н.А.Чухно

 

МБ утырышында КАРАЛДЫ

«_____»  август 2012 ел

1 нче санлы беркетмә

 

МБ җитәкчесе____________ Л.Г.Зарипова

                                                 

 

 

 

 

 

 

Яр Чаллы

2012

 

Аңлатма язуы.

Махсус курс ТР  Мəгариф һəм фəн министрлыгы тарафыннан расланган «Рус мəктəплəрендə укучы татар балаларына татар теле укыту программасы»на (К.: Мəгариф, 2003) нигезлəнеп төзелде. Əлеге курс 9 нчы сыйныф укучыларының  татар теле лексикологиясе буенча белемнəрен тирəнəйтү, алган теоретик материалны гамəли куллана белергə  əзерлəүгə юнəлдерелгəн. Махсус курс атнага 1 сəгать исəбеннəн елга 33 сəгатькə исəплəнгəн.

Курсның төп максаты:

Татар телен өйрәнүгә карата кызыксынуны көчәйтү, телдəн  һәм язма сөйләм осталыгы һәм күнекмәләрен камилләштерү, көндәлек тормышта татар теле мөмкинлекләреннән тулысынча файдалана белергә өйрәтү.

Курсның төп бурычлары.

1.      Татар тел белеменең лексикология тармакгы буенча эзлекле рәвештә фәнни белем бирергə

2.      Укучыларны туган тел аша өзлексез белем һәм тәҗрибә тупларга күнектерегə.

3.      Татар телен башка фәннәр буенча белем алу чарасы буларак кулланырга өйрәтү күнекмәләре булдырырга.

4.      Укучыларның тел байлыгын арттырырга, сөйлəм күнекмəлəрен камиллəштерергə.

Махсус курс түбəндəге эш юнəлешлəрен үз эченə ала:

·         Лингвистик компетенция булдыру, ягъни фонемалар, морфемалар, сүз ясалышы, сүзтезмәләр, җөмләләр, җөмлә кисәкләре, лексик һәм грамматик берәмлекләр һ.б.

·         Аралашу компетенциясе– хәзерге татар әдәби теле нормаларына ия булу, сүз байлыгын, сөйләмнең грамматик ягын дөрес итеп үзләштерү; телдән һәм язма формада бәйләнешле сөйләм күнекмәләрен булдыру һ.б.

·         Этнокультура өлкәсенә караган  компетенция, ягъни телне милли-мәдәни яссылыкта үзләштерү ул – укучыларны сөйләмгә өйрәткәндә, рухи, эстетик тәрбия һәм белем бирү чарасы буларак, милли үзенчәлекләрне чагылдырган текстлар белән эшләү, тормыш-көнкүреш, гореф-гадәт үзенчәлекләрен, сынлы сәнгать әсәрләрен, халык авыз иҗаты үрнәкләрен белү, татар сөйләм этикетына ия булу.

Программа тел белеме тармаклары арасында системалылык һәм эзлеклелек, фәннилек, аңлаешлылык һәм көч җитәрлек булу, дәвамчанлык  принципларын истә тотып төзелде.

Укучыларның белем-күнекмəлəренə талəплəр:

1.       Бер һәм күп мәгънәле сүзләр, синонимнар, омонимнар, антонимнар, килеп чыгышы ягыннан татар теленең сүзлек составы, алынмалар, профессионализм, неологизм, архаизм, фразелогизм, ономастика, лексикография буенча ныклы белемнəргə ия булу.

2.      Телнең бай сүзлек хəзинəсе, аның яшəеше, тормышка бəйлəнеше, сүзлəрне туплау, сузнең тылсымлы көче турында хəбəрдар булу.

 

 

 

      Курсның планы.

Тема

сəгать саны

Эшчəнлек төрлəре

1.

Тел дигəн дəрья бар...

1

дəрес-лекция. Шарадалар, метаграммалар, грамматик уеннар.

2.

3.

Уйның күрке – тел, телнең күрке – сүз.

Тел турында мәкаль һәм әйтемнәр.

1

1

лексика, лексикология һəм аның тармакларына кагылышлы төшенчəлəрне аңлау, үзлəштерү.

4.

5.

Теллəр дə кардəш була.

Телләрне төркемләү.

1

1

теллəр классификациясе белəн танышу.

6.

7.

Башы бер, мəгънəсе мең.

Каламбурлар.

1

1

бертөрле əйтелешле формалар – каламбурлар.

8.

9.

Сүзлəрнең күп мəгънəлелеге.

Полисемия күренеше.

1

1

полисемия, метафора, метонимия, синекдоха турында төшенчə. Мисалларны күзəтү, һəр төренə аңлатма бирү.

10.

11.

Һəр сүзнең үз урыны.

Синонимнар.

1

1

синонимнарның туу чыганаклары турында фикер алышу. Идеографик, стилистик, грамматик синонимнар турында төшечə бирү.

12.

13.

Аттым карга, төште карга... Омонимнар.

1

1

омонимнар турында фикер алышу, мисаллар күзəтү.

14.

15.

Тəмле дə, тəмсез дə тел.

Антонимнар.

1

антонимнар  турында фикер алышу.Антонимнардан табышмаклар төзү.

16.

17.

Тузга язганны сөйлəмə...

Фразеологизмнар.

1

1

фразеологизмнарны күзəтү, мисаллар белəн эш.

18.

19.

Тел телне баета.

Алынма сүзләр.

1

1

алынма сүзлəрнең роленə төшенү, мисаллардан табу.

20.

21.

22.

Иске авыздан яңа сүз...

Тамырдаш сүзлəр.

Неологизмнар.

1

1

1

Неологизмнар, аларның төрлəрен күзəтү.

23.

24.

Ə бездə болай дилəр...

Профессиональ сүзлəр.

1

1

билгеле бер профессиягə караган сүзлəрне туплау, күзəтү, нəтиҗə ясау.

25.

26.

Сүзнең дə бизəге бар.

Cөйләм стильләре.

1

1

сөйлəм стильлəре турында төшенчə бирү, мисалларны күзəтү.

27.

28.

Татар исемнəре дөньясында.

Исемнәр ясалышы.

1

1

татар исемнəренə күзəтү ясау, аларның лексик, фонетик, морфоогик үзенчəлеклəре белəн танышу.

29.

30.

Г.Саттаровның “Татар исемнəре ни сөйли?” сүзлеге белəн эш.

2

исемнəрнең мəгънəлəрен ачыклау, килеп чыгышын күзəтү, фикер алышу.

31.

32.

Тəрҗемəдə сүзнең язмышы.

Лаборатор эш.

1

1

сүзлəрне татар теленнəн рус теленə тəрҗемə итү мəсьəлəсен тикшерү, күзəтү ясау, нəтиҗə чыгару.

33.

Лексикография. Сүзлеклəр белəн эш. Йомгаклау.

1

сүзлеклəр турында төшенчə бирү, алар белəн гамəли эш, тел байлыгының халык авыз иҗатында чагылышын күзəтү, индивидуаль биремнəр үтəү.

 

Курсның төп эчтəлеге.

1.      Тел дигəн дəрья бар...

Дəрес- лекция.Кешенең төрле үсеш этапларында, ягъни бала чакта, мəктəптə төрле сыйныфларда, махсус уку йортларында, көндəлек тормышта, һөнəре буенча эш урынында əкренлəп сүз туплау процессы, сөйлəм культурасының үсə баруы һəм моның кеше өчендə, җəмгыять өчен дə ифрат зур əһəмияте турында укытучы лекциясе.

Сүзлек запасына бай булу һəм сүзгə осталык һəркемгə ерак иллəргə, күптəн үткəн заманнарга “сəяхəт итəргə”, үткəндəге даһи фикер иялəре һəм галмнəрнең белем ачышлары белəн, күренекле əдиплəр һəм сəнгать эшлеклелəренең иҗатлары белəн танышырга, илдə бара торган ачышлар, халыкның уңышлары белəн һəрвакыт хəбəрдар булып торырга мөмкинлек бирүе турында əңгəмə. Шарадалар, метаграммалар, грамматик уеннар.

2-3 . Уйның күрке – тел, телнең күрке – сүз.

Лексика, лексикология һəм аның тармакларына кагылышлы төшенчəлəрне аңлату, үзлəштерү:

-         Семасиология -  сүзнең мəгънəсен һəм бу мəгънə үзгəрешлəрен өйрəнə.

-         Этимология – сүзнең килеп чыгышын карый.

-         Фразеология – бер генə мəгънə белдерүче тотрыклы сүз тезмəлəрен өйрəнə.

-         Лексикография - сүзлəрне туплау, аларны сүзлеклəргə теркəү белəн шөгыльлəнə, сүзлек төрлəрен өйрəнə.

-           Топонимика – ялгызак исемнəрдəн географик атамаларны өйрəнə.

Санап кителгəн тармакларга кагылышлы берəр хезмəтне өйрəнү, аерым мəкалəлəр яки өзелəр укуны оештыру.  Г.Саттаровның “ Ни өчен шулай аталган?” хезмəтен укып, аның лексикологиянең топонимика тармагына караган хезмəт икəнен билгелəү, аерым атамаларны күзəтү. “Кем тизрəк?” девизы астында ярышлар:

-         бер үк хəрефтəн башланган шəһəр исемнəре язарга;

-         бер үк хəрефтəн башланган 5 кеше исеме язарга;

-         телгə кагылышлы табшмаклар əйтешү;

-         тел, тел белүнең əһəмияте турында мəкаль һəм əйтемнəр табу;

-         ребус чишү.

4-5.            Теллəр дə кардəш була.

Дөньядагы теллəр һəм аларны төркемлəү, кардəш теллəр турында мəгълүмат бирү. Кардəшлек сүзенең синонимы – туганлык. Кешелəр кебек теллəрнең дə кардəшлеге була. Кардəш теллəрнең иң зур берлəшмəсе теллəр гаилəсе дип атала. Теллəр классификациясен күзəтү. Төрки теллəр гаилəсе.

 

6-7.      Башы бер, мəгънəсе мең.

Бертөрле əйтелешле формалар – каламбурлар. Сүзнең яңа мəгънəлəре ничек туа? Тормыштагы үзгəрешлəрнең телнең иң хəрəкəтчəн өлкəсендə - сүзлəр аша телдə чагылыш таба. Дөньяны танып белү мөмкинлеге чиксез. Экономиялəү максатыннан, бер үк сүзне яңа мəгънəлəрдə куллану.

8-9 . Сүзлəрнең күп мəгънəлелеге. 

Сүзнең тулы мəгънəсе, күчерелмə мəгънəсе, күпмəгънəлелек төшенчəлəренə аңлатма. Полисемия төшенчəсе. Юлдаш, тамыр сүзлəре мисалында күчерелмə мəгънəдəге сүзлəрнең барлыкка килү процессын күзəтү: күчерелмə мəгънəдəге сүзлəрнең барлыкка килү процессын күзəтү: күчерелмə мəгънə берəр төрле яклары белəн охшаш предметларны, күренешлəрне абстракт чагыштырудан туа. Мəзəклəрдəге күпмəгънəлелекне күзəтү. Күпмəгънəлелек төрлəре: метафора, метонимия, синекдоха. Шигырьлəрдəн мисаллар табу.

10-11.  Һəр сүзнең үз урыны.

Синонимнарның туу чыганаклары турында фикер алышу. Идеографик, стилистик, грамматик синонимнар турында төшечə бирү. Табышмаклар чишү, “Кем тизрəк?” уены, синонимнарның төрлəренə əдəби əсəрлəрдəн мисаллар эзлəү. Синонимик рəтлəр туплау.

12-13.   Аттым карга, төште карга...

Омонимнар турында фикер алышу, мисаллар күзəтү. Омонимнарның əдəбиятта, бигрəк тə поэзиядə сурəтлəү чарасы буларак файдаланылуы, юмористик əсəрлəрдə бертөрле əйтелешле формалар еш очраулары хакында укытучы сүзе. Бертөрле əйтелешле сүзлəрнең мəгънəлəрен ачыкларга кушу, җөмлəлəр төзү. Омонимнарның төрлəре: омоформалар, омографлар, омофоннар.Омонимнар кертеп тизəйткечлəр язу.

14-15.  Тəмле дə, тəмсез дə тел.

            Антонимнар  турында фикер алышу.Антонимнардан табышмаклар төзү. Əдиплəрнең, тел осталарының, логик яктанүзара бəйлəнешкə керə алмаган алымнардан файдаланып, сөйлəмне җанландыра торган махсус сурəтлəү чаралары тудырулары, антонимнарның сөйлəм сəнгатьлелеген көчəйтү, əйберлəрне, күренешлəрне чагыштыру, кара-каршы кую чарасы булып хезмəт итүе.

            Антонимнар, сөйлəмдə һəм матур əдəбиятта бик еш бергə кулланылып, антитеза

 (капма-каршылык) күренеше бирəлəр, контрастлыкны көчəйтəлəр. Поэзиядə еш кына тормышта үзара антоним булмаучы сүзлəрнең дə, антоним мəгънəсендə килеп, образлылыкны, эмоциональ тəэсир көчен арттыруы. Антонимнар белəн мəкаль һəм əйтемнəр əйтешү. Антонимнардан табышмаклар төзү. “Киресен əйтешле” уены.

16-17. Тузга язганны сөйлəмə...

Күчерелмə мəгънə җирлегендə туган яңа мəгънə - фразеологизмнар.  Фразеологизмнарның телдəге кагыйдəлəргə нигезлəнеп төзелүе һəм үзгəрмичə шул формада калуы. Фразеологизмнарның төрлəре. Фразеологизмнар сүзлеге белəн эш.

18-19. Тел телне баета.

            Татар теленең сүзлек составының формалашуында алынма сүзлəрнең роле. Əдəбият дəреслəрендə үтелгəн əсəрлəрдəн алынма сүзлəрне табу, төрен билгелəү. Җаваплары рус теленнəн кергəн сүзлəр булган табышмаклар əйтешү.

20-22. Иске авыздан яңа сүз... Тамырдаш сүзлəр.

            Неологизмнар төшенчəсенə аңлатма. Тормытагы яңа иҗтимгый күренешлəр, ачышлар, үсеш һəм яңару белəн бəйле рəвештə аларның туу сəбəплəре, неологизмнарның үзенчəлеклəре. Неологизмнарның төрлəре: гомум кулланылыштагы неологизмнар, индивидуаль-стилистик неологизмнар. Ѳзеклəрдəн неологизмнарны табып, аларның яшəү перспективасын билгелəү. Кайчандыр неологизм булып йөргəн сүзлəрне табып, аларның неологизм булудан туктау сəбəплəрен ачыклау. Сыйныф тормышыннан укучылар арасында яхшы аңлашырлык индивидуаль-стилистик неологзмнар ясау.

23-24. Ə бездə болай дилəр... Профессиональ сүзлəр.

Билгеле бер профессиягə караган сүзлəрне туплау, күзəтү, нəтиҗə ясау. Гомумкулланылыштагы сүзлəр, арго, диалетизмнарга мисаллар күзəтү. Профессиональ сүзлəрне төркемнəргə бүлеп урнаштыру.

25-26. Сүзнең дə бизəге бар.

Сөйлəм стильлəре турында төшенчə бирү, мисалларны күзəтү. Бер үк фикернең телнең төрле чаралары белəн белдерелүе. Сүзлəрнең предметны, эшне, билгене атап кына калмавы, аларга уңай яисə кире төсмер бирүе. Телəсə кайсы стильдə, жанрда, сөйлəмдə бердəй кулланыла торган сүзлəрне күзəтү. Нейтраль сүзлəр турында төшенчə.

27-28. Татар исемнəре дөньясында.

            Тел белеменеңбер тармагы булган антропонимика бүлеген өйрəнү. Татар исемнəренə күзəтү ясау, аларның лексик, фонетик, морфоогик үзенчəлеклəре белəн танышу. 10 нчы сыйныф укучысы Камалова Алсуның  “Татар исемнəре дөньясында” темасына язылган фəнни-тикшеренү эше белəн танышу.

29-30.  Г.Саттаровның “Татар исемнəре ни сөйли?” сүзлеге белəн эш.

Исемнəрнең мəгънəлəрен ачыклау, килеп чыгышын күзəтү, фикер алышу. Кеше исеменең тормышындагы роле турында фикер алышу. Əдəби əсəр геройларының исемнəренең мəгънəлəрен ачыклау, аларның характерына туры килү-килмəвен тикшерү.

31-32. Тəрҗемəдə сүзнең язмышы. Лаборатор эш.

Сүзлəрне татар теленнəн рус теленə тəрҗемə итү мəсьəлəсен тикшерү, күзəтү ясау, нəтиҗə чыгару.Тəрҗемəче өчен һəр ике телнең сүз байлыгын, хасият-үзенчəлелəрен бик яхшы белүнең зарурилыгын ачыклау. Əдəби əсəрлəрдəн өзеклəрне рус теленə тəрҗемə итү. Лаборатор эш: лексик анализ ясау.

33.  Лексикография. Сүзлеклəр белəн эш. Йомгаклау.

Сүзлеклəр турында төшенчə бирү, алар белəн гамəли эш, тел байлыгының халык авыз иҗатында чагылышын күзəтү, индивидуаль биремнəр үтəү.

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Кулланылган əдəбият.

1.      Зəкиев М.З. Татар халкы теленең барлыкка килүе. Казан. Тат. кит. нəшр., 2001

2.      Заһидуллина Д.Ф., Закирҗанов А.М., Гыйлаҗев Т.Ш. Татар әдәбияты. Теория. Тарих. – Казан: Мәгариф, 2004.

3.      Заһидуллина Д.Ф. Урта мәктәптә татар әдәбиятын укыту методикасы.  К: Мәгариф, 2000

4.      Исламов Ф.Ф. Татар әдәбиятын укытканда сәнгатьнең башка төрләреннән файдалану.

5.      Исмəгыйлева С.Г. Татар теленнəн дəрестəн тыш эшлəр. Алабуга, 2002.

6.      Сафиуллина Ф.С. Хəзерге татар əдəби теле. Лексикология. Интерактив кулланма, 2009.

7.      Хəзерге татар əдəби теле. Тат.кит. нəшр., 2005.

 

 

Просмотрено: 0%
Просмотрено: 0%
Скачать материал
Скачать материал "Программа спецкурса по татарскому языку"

Методические разработки к Вашему уроку:

Получите новую специальность за 2 месяца

Управляющий рестораном

Получите профессию

Копирайтер

за 6 месяцев

Пройти курс

Рабочие листы
к вашим урокам

Скачать

Скачать материал

Найдите материал к любому уроку, указав свой предмет (категорию), класс, учебник и тему:

6 656 205 материалов в базе

Скачать материал

Вам будут интересны эти курсы:

Оставьте свой комментарий

Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.

  • Скачать материал
    • 14.10.2016 673
    • DOCX 37.2 кбайт
    • Оцените материал:
  • Настоящий материал опубликован пользователем Шайхулова Лилия Галимзяновна. Инфоурок является информационным посредником и предоставляет пользователям возможность размещать на сайте методические материалы. Всю ответственность за опубликованные материалы, содержащиеся в них сведения, а также за соблюдение авторских прав несут пользователи, загрузившие материал на сайт

    Если Вы считаете, что материал нарушает авторские права либо по каким-то другим причинам должен быть удален с сайта, Вы можете оставить жалобу на материал.

    Удалить материал
  • Автор материала

    Шайхулова Лилия Галимзяновна
    Шайхулова Лилия Галимзяновна
    • На сайте: 7 лет и 7 месяцев
    • Подписчики: 2
    • Всего просмотров: 8943
    • Всего материалов: 11

Ваша скидка на курсы

40%
Скидка для нового слушателя. Войдите на сайт, чтобы применить скидку к любому курсу
Курсы со скидкой

Курс профессиональной переподготовки

Менеджер по туризму

Менеджер по туризму

500/1000 ч.

Подать заявку О курсе

Курс профессиональной переподготовки

Библиотечно-библиографические и информационные знания в педагогическом процессе

Педагог-библиотекарь

300/600 ч.

от 7900 руб. от 3950 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 475 человек из 69 регионов
  • Этот курс уже прошли 2 324 человека

Курс профессиональной переподготовки

Руководство электронной службой архивов, библиотек и информационно-библиотечных центров

Начальник отдела (заведующий отделом) архива

600 ч.

9840 руб. 5900 руб.
Подать заявку О курсе
  • Этот курс уже прошли 25 человек

Курс повышения квалификации

Специалист в области охраны труда

72/180 ч.

от 1750 руб. от 1050 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 33 человека из 20 регионов
  • Этот курс уже прошли 152 человека

Мини-курс

Психологические исследования и поддержка психического здоровья

6 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе

Мини-курс

Карьерный навигатор: эффективный поиск работы

6 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 24 человека из 16 регионов

Мини-курс

Основы психологических трансформационных игр

4 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 57 человек из 33 регионов
  • Этот курс уже прошли 28 человек