Добавить материал и получить бесплатное свидетельство о публикации в СМИ
Эл. №ФС77-60625 от 20.01.2015
Свидетельство о публикации

Автоматическая выдача свидетельства о публикации в официальном СМИ сразу после добавления материала на сайт - Бесплатно

Добавить свой материал

За каждый опубликованный материал Вы получите бесплатное свидетельство о публикации от проекта «Инфоурок»

(Свидетельство о регистрации СМИ: Эл №ФС77-60625 от 20.01.2015)

Инфоурок / Воспитательная работа / Другие методич. материалы / Программа внеклассного мероприятия “Әфган кызалаклары”
ВНИМАНИЮ ВСЕХ УЧИТЕЛЕЙ: согласно Федеральному закону № 313-ФЗ все педагоги должны пройти обучение навыкам оказания первой помощи.

Дистанционный курс "Оказание первой помощи детям и взрослым" от проекта "Инфоурок" даёт Вам возможность привести свои знания в соответствие с требованиями закона и получить удостоверение о повышении квалификации установленного образца (180 часов). Начало обучения новой группы: 28 июня.

Подать заявку на курс
  • Воспитательная работа

Программа внеклассного мероприятия “Әфган кызалаклары”

библиотека
материалов




МБОУ ” Смак-Корсинская СОШ ” Арского муниципального района Республики Татарстан










Внеклассное мероприятие









Әфган кызалаклары”












Автор: учитель химии – биологии Хасанова Л.С.















Әфганстаннан совет гаскәрләре  чыгарылуга 25 ел тулуга багышланган очрашу кичәсе.


Максат: Әфган сугышы, аның асылы белән тирәнтенрәк таныштыру, Әфганстанда хәрби хезмәттә булган егетләргә карата хөрмәт хисләре тәрбияләү.


Җиһазлар: ноутбук, проектор, презентация, стенд.


Кичә барышы

Алып баручы. Хөрмәтле кунаклар, укучылар! Безнең бүгенге кичәбез ерак Әфганстан җирендә гомере өзелеп мәңге яшь булып калган солдатлар һәм ул дәһшәтле көннәрнең шаһиты булып яшәүче исәннәр хакында.

Әфганстан, исемең шигъри синең,

Җирең сихри, кыя, таш-тауларың!

Изге дуслык бурычын үтәр өчен

Сиңа китте бик күп якташларым..

Кыяларның булмый ак таплары,

Аларның була тик ак ташлары.

Шул ташларны каннарына манып,

Табутларда кайтты якташларым.


Алып баручы

Әфганстан. Каян гына килеп керде соң безнең телебезгә бер үк вакытта сихри дә, ят та, дәһшәтле дә булган бу сүз? Килеп керде дә, барыбызны да сискәндереп, сагаерга мәҗбүр итте, аналарның төн йокысын качырды, илгә кургаш табутлар кайтарды.

Әфган сугышын безнең онытырга хакыбыз юк. Анда совет халкының 14 меңләп батыр улының чәчәктәй гомере өзелде. Ун елга сузылган бу сугыштан җан һәм тән яралары алып кайтучыларның саны да бихисап.


Алып баручы

Әфган сугышы, Әфганстан....9 ел, 1 ай, һәм 19 көн дәвам иткән сугыш һаман серле табышмак булып кала килә.

13 мең 833 ир-егетнең Әфганстанда гомере өзелде, 49 мең 985е гарипләнде, 312 яугир хәбәрсез югалды, 18-е чит илләргә озатылды....


Алып баручы. Әйе, моннан нәкъ 25 ел элек, 1989 елның 15 февралендә Брежнев хөкүмәте башлап җибәргән “тантаналы марш” тәмамлана. Хәер тәмамлана микән? Гомумән ни өчен әфган җиренә совет сугышчыларын кертәләр һәм ул чорда бу ил нинди булган соң?

Әфганстан. Бу ил турында сиксәненче елларда күпчелек кеше мәктәп дәреслекләрендәге кыска параграфлардан гына укып беләләр. Гомуми мәйданы 647000 кв.км булган илдә әле 1982 елда да автомобиль юллары нибары 18 мең чакырым тәшкил итә. Илдә тимер юл бөтенләй юк. 16 миллион халыкның зур күпчелеге ярымкүчмә тормыш алып бара. Төп һөнәре – терлекчелек. Кеше хакын тиеннәр белән генә бәялиләр. Нигездә феодализм чорында яшәгән дәүләткә капиталистик мөнәсәбәт кереп кенә бара.

Менә шушы илдә 1978 елның 27 апрелендә, Брежнев чоры идеологлары аңлатуынча, милли-демократик революция, ә чынында исә законлы властьне хәрби көчләр ярдәмендә бәреп төшерү була. Габдел Кадыйр җитәкләгән хәрбиләр президент кәнәфиенә халык-демократик партиясенең Генераль секретаре Нур Мөхәммәт Тәрәккыйны утырта. Тәрәккый икенче көнне үк илне Әфганстан Демократик Республикасы дип, ә үзен Революцион Совет рәисе, Югары Оборона Советы рәисе, дәүләтнең баш министры дип иглан итә. Бу вакытта илдә бернинди дә революцион ситуация булмый. Ләкин Леонид Брежнев җитәкләгән безнең хөкүмәт фетнәне революция дип алкышлый.


Алып баручы

Бөтен дөньяда тынычлык һәм демократия өчен ару-талу белмәс көрәшүче Леонид Брежнев Әфганстанга совет гаскәрләре кертелү турындагы хәбәрне үзәк телевидение буенча шәхсән үзе 1979 елның 27 декабрендә игълан итә. Халык котычкыч адымның асылын аңламый, чөнки икенче көнне үк Әфганстан темасы матбугат һәм халыктан корычтай ныклы пәрдә артына яшерелә.

1980 елда Әфганстан җирендә -1500 гә,1981 дә -1300 гә,ә сиксән икедә 2000 гә якын совет сугышчысы һәлак була, яраланучылар саны уннарча меңгә җитә.

1982 елда Брежнев вафат була. Тик аннан соң идарә иткән Юрий Андропов, аннары Константин Чернинко да әфган җирендәге канлы яуны туктатмыйлар.

1983 елда -1500 гә, 1984 елда -2400 гә якын совет сугышчысы туган туфрагына кургаш кәфенлеккә төренеп кайта. Ләкин ил башлыклары акылга килмиләр, ярымфеодаль, ярымкапиталистик дәүләткә социализм системасын көчләп күчереп утырту тәҗрибәсен дәвам итәләр.


Алып баручы

Әфган сугышы аркылы 546255 кеше үтте ( шуларның 10 меңнән артыгы татарстанлы ). Әфган сугышында катнашучыларның 6.669ы гарипләнде, ә 49.985 е җәрәхәтләнде, 312 се хәбәрсез югалды, 18е чит илләрдә калды.


Алып баручы

Әфганстан. Ул елларда аның нинди җир, нинди ил булганын, анда безнең солдатларның нишләвен шунда хезмәт иткән егетләр һәм аларның ата-аналары гына белгәндер. Ул аналарны йокыларыннан, аталарны тынычлыгыннан аерган урын. Ундүрт меңләп егет анда башын салды. Ә күпмесе төзәлмәс тән һәм күңел җәрәхәте алды. Еракта калды - йөрәктә калды ул безнең. Тик ни өчен кирәк булган бу сугыш уены? Кемнәрнедер газизләреннән аеру өченме? Әллә кемнәргәдер дан - шөһрәт өченме? Дөреслек шулмы? Бу сорауга җавапны вакыт бирер. Әмма шунысы хак: безнең егетләребез хәрби антларына тугры булдылар. Бер -берсенә күренмәс җепләр белән бәйләнгән солдатлар булдылар.


Алып баручы

Һәркемгә мәгълүм, сугыш корбаннарсыз булмый. Яу булып үткән урыннарда туганнар каберлекләре дә, аерым каберләр дә кала килгән. Әфган сугышы да искәрмә түгел. Бу сугышта 13833 кеше һәлак булды. Шуларның 262 се -татарстанлылар. Үлгәннәр арасында 442 кеше татарлар иде. Әфган сугышы елларында милләтләр буенча югалтуларның санын экраннан күрергә мөмкин ( слайд тәкъдим ителә ).


10 класс егетләре башкаруында " Кайнар нокта " дигән җыр башкарыла.


Алып баручы

Безнең республика территориясеннән чакырылган 9 меңнән артык солдат һәм офицер әфган җирендәге сугыш хәрәкәтләрендә катнашты. Күп кенә каһарман һәм батыр егетләр бүләкләргә лаек булды. 250 сугышчы - төрле орденнар, 1415 кеше медальләр белән бүләкләнде.

Безнең районнан 116 кеше Әфган тау-үзәннәрендә хәрби чыныгу алды, 23енең хөкүмәт бүләкләре бар.


Алып баручы

Кайтырыма бер ай калганда

Дошман тубы өзде гомерне.

Кичерегез, газиз туганнарым,

Әйталмадым соңгы гозерне.

Әфганстан, ташлы туфрагыңа

Ятып калды тәнем мәңгегә.

Мәңгелеккә ятып калганыма

Гаепле соң хәзер кем генә ?

Әнкәемнең ап-ак чәчләренә

Гаепле соң хәзер кем генә ?

Түз, күз нурым, тиздән күрешербез, дип

Язган идең соңгы хатыңда.

Хуш, Әнкәем, сине күралмыйча

Ятып калдым таулар артында,

Ятып калдым таулар артында.

Әйе.

Бер кайтырбыз, диеп киткән юлдан

Күпләр илгә кире кайтмады.

Алар өчен бары җилләр генә

Ачып-ябып йөрде капканы.


Алып баручы. «Әфган кызалаклары»ның кара таҗы Арча җиренә дә очып кунды, бу якка да өч кургаш табут кайтарды. Әлеге сугышта һәлак булган егетләрнең исеме безнең күңелләрдә мәңге сакланыр.

  • Әһлиуллин Васыйл Габидулла улы - 1966 елда Пөшәңгәрдә туган. Танк механик-йөртүчесе. 1985 елда һәлак була. Кызыл Йолдыз ордены белән бүләкләнгән.

  • Бикбаев Фәнис Мөхәммәт улы - 1961 елда Поч-Поник авылында туган. Армиядә - өлкән разведчик. Үлгәннән соң “ Батырлык өчен ” медаленә лаек була.

  • Лотфуллин Марат Әлтаф улы - 1968 елда Арчада туган. Танкист. 1987 елда һәлак була. Кызыл Йолдыз ордены белән бүләкләнә.


Алып баручы. Әфган сугышының илгә булган матди зыянын исәпләп чыгардык, ә менә бу сугыш китергән кайгы-хәсрәтне, мәңге төзәлмәс җан газабын нинди саннарда күрсәтергә дә, нинди бизмәннәргә салып үлчәргә?

Дәһшәтле Әфган сугышы тәмамлануга да 25 ел гомер узган. Ләкин бу сугыш китергән яралар һәм кайгы-хәсрәт әле дә онытылмый. Еллар үткән саен тирәнәя, күңелләрне газаплый, үкенү хисе уята. Ниндидер могҗиза белән бу сугыштан исән кайткан ир-егетләр бу турыда ачылып сөйләргә яратмый. Шулай да киләчәк буынга әйтер сүзләре бик күп аларның.

Безнең авылдан да 3 егеткә Әфган илен, Әфган җирен үз күзләре белән күрергә туры килә. Зсе дә исән-сау туган авылларына әйләнеп кайту бәхетенә ирешә.

Бүгенге көндә Шәрәфиев Данис, Фәсхиев Гали, Шакирҗанов Ринаф абыйлар - авылыбызның горурлыгы.


Алып баручы. Бүгенге кичәгә Әфган сугышында катнашкан авылдашларыбыз барысы кайта алмады. Хәзер сүзне әфган сугышын кичкән авылдашларыбыз турында сөйләү өчен 10 класс укучыларына бирәбез.


(Булат - Шәрәфиев Данис аый турында, Алисә – Шакирҗанов Ринаф абый турында, Гөлия – Фасхиев Гали абый турында сөйли.)

т



Луиза Батыркаеваның Марсель Галиев сүзләренә язылган " Кайту " дигән җыры башкарыла.



Алып баручы. Әфган җиле ачысы безнең Курса Почмак авылына да кагылмый калмады. Соңгы вакытта Казан шәһәрендә яшәгән авылдашыбыз Саимә апаның улы Нәбиуллин Рөстәм дә Әфган сугышында һәлак була. Саимә апа Мөхәммәдиев Харис абыйның бертуган апасы.


( Нәбиуллин Рөстәм турында истәлекләрне Рамилә укый)


Алып баручы. Еллар үтү белән күп вакыйгалар хәтердән җуела. Әмма без тарихтагы бу кайгылы көннәрне онытырга тиеш түгелбез. Гомерләренең иң матур вакытында һәлак булган егетләребезнең намус һәм хәрби бурыч төшенчәләрем үзләренең тормышыннан да өстенрәк куйганнары өчен горурлану тойгысы кичерәбез.


Алып баручы.

Тын кал , иптәш !

Зур сынаулы еллар килгән чакта

Беленә икән кемнең-кемлеге.

Бер минутлык тынлык белән

Искә алыйк бүген без сезне.


Алып баручы

Үлгәннәр хәтере исәннәрдә яши.

Әйдәгез, аларны бер минут тынлык белән искә алыйк!


( Бер минутлык тынлык )


Алып баручы.

Югалтулар алып килде сугыш ,

Күпме дуслар кайтмый калдылар.

Шул дусларның йокыларын саклап,

Ак каеннар моңсу шаулыйлар.


" Син кайтмадың " Мансур Мозаффаров музыкасы , Сәхаб Урайский сүзләре.


Алып баручы.

Әфган җиле исә, афган җиле ....

Кызганычка каршы ул җил һаман да тынмый. Инде Ватанга кайткач, яуда алган яралардан үлүчеләр саны да берничә йөз белән исәпләнә. Шуларның 20 дән артыгы безнең Арча районыннан.



Алып баручы. Хөрмәтле дуслар! Әфган сугышы үткән якташларыбыз безнең арада яши. Хәзерге вакытта районыбызда Әфганстанның утлы юлларын узып, хәрби бурычларын намус белән үтәп кайткан 112 сугышчы - интернационалист яши. Без алар белән горурланабыз һәм Әфган сугышы турында нәрсәләр генә әйтсәләр дә, алар халкыбызның рәхмәтенә һәм кайгыртуына лаек.


Алып баручы. Изге җиребезне илбасарлардан саклап калган , аның иминлеге өчен гомерләрен дә кызганмаган Ватан сугышы каһарманнары, Әфганстан, Чечня җирләрендә сугыш кырында һәлак булган, хәбәрсез югалган якташларыбыз, армия сафларында хезмәт иткәндә яшь гомерләре вакытсыз өзелгән Татарстан улларының якты истәлеге алдында баш иябез!


Алып баручы. Сабакташлар! Сезгә мөрәҗәгать итәбез! Азатлык өчен көрәштә гомерләре өзелгән батырларның истәлеген кадерләп саклыйк. Аларның исеме, онытылмас эшләре, якты маяк булып, буыннардан буыннарга күчсен. Әфган сугышы кебек фаҗигаләр кабатланмасын!


Алып баручы.

Солдат сугышны үзе сайламый, ул сугышны игълан итми. Бары тик ул, биргән антына һәм хәрби бурычына тугрылыклы калып, югарыдан бирелгән приказны гына үти. Аның каһарманлыгы, батырлыгы, Ватанга ихтирамы нәкъ әнә шунда күренә.

Бу сугышта һәлак булган солдатларның әти-әниләре, туганнары безнең арада яши. Ишелеп килгән кайгы дулкыннарына, берсе артыннан берсе туып кына торган тормыш сынауларына бары ата-аналар гына чыдый ала.


Айнур

Ты мне снишься ночами, Афган,
Хоть прошло долгих двадцать лет …
Я давно не сопливый пацан,
Только твой не истёрся след.

Не медалями на груди
И не льготами, коих нет…
А друзьями, что там, позади
Да и кровью оставлен след.

След от пота, что ест глаза,
След от пули, когда стрельба,
След, когда по щеке – слеза,
След, что люди зовут Судьба.

Злость прошла на своих врагов,
Боль притупилась старых ран…
Не успел я отдать долгов,
Только помню тебя, Афган.


Алып баручы

Фәкать 1988 елның 15 маенда гына чит илдәге гражданнар сугышыннан Совет гаскәрләре чыгарыла башлый . һәм ниһаять 1989 елның 15 февралендә соңгы совет солдаты Әфганстан чиген атлап чыга .Брежнев хөкүмәте башлаган “тантаналы марш” безнең халык өчен бик кыйммәткә төште. 700 млн сумлык 179 хәрби шәһәрчек төзелде һәм бу байлык гаскәрләр чыкканда бушка калды.


Алып баручы

Ярдәм сорап күп килделәр безгә

Барысына да бу ил булышты..

Тик беләсе иде -

Без соң тагын

Кайсы илгә күпме бурычлы?

Интернациональ бурыч” дидек,

Әллә нәрсә итеп сөйләдек.

Бурычтырмы..

Нигә меңәрләгән

Кеше җаны белән түләдек?!

Япь-яшь кенә килеш күпме гарип -

Аналарның йөрәк түземме?

Бурыч түләр өчен егетләрнең

Аяк кулы кирәк идеме?!

Тагын күпме бурычлы без,

Нигә белми халык?

Бүгенге, яңа буын егетләре үсә

Бурыч түләр өчен түгелме?!



Алып баручы. Хөрмәтле кунаклар, укучылар! Җир йөзендә сугышлар башка кабатланмасын иде. Яшь егетләрнең гомере вакытсыз өзелмәсен, ата-аналар кайгы яше түкмәсен иде. Кеше бу дөньяга иҗат итү, Җирне матурайту өчен яратылган. Сугыш утлары сәясәт-челәрнең гаебе белән кабына. Алар шуны белеп торсын: без —тынычлык яклы!

Замандашлар! Сезгә мөрәҗәгать итәбез! Сезгә дә мөрәҗәгать итәбез, киләчәк буыннар! Азатлык өчен көрәштә гомерләре өзелгән батырларның истәлеген кадерләп саклыйк. Аларның исеме, онытылмас эшләре, якты маяк булып, буыннардан буыннарга күчсен!

Каберләргә, һәйкәлләргә сукмак өзелмәсен. Тыныч йоклагыз, батырлар.


Алып баручы

Время выбрало нас,

Закружило в афганской метели….

Нас позвали друзья в грозный час –

Мы особую форму надели,

Верность, доблесть, отвага и честь –

Эти качества не напоказ.

У Отчизны героев не счесть,

Время выбрало нас.

К бессмертному подвигу,

Высшему из вдохновений,

Не как на вершину,

Идут от ступени к ступени,

К бессмертью взлетают,

Подобно пылающим птицам, -

Себя целиком отдавая,

А не по частицам.

Мужество – это не мода,

Скорая, быстротечная,

Мужество – суть мужчины,

Прочная, долгая, вечная.


Чыннан да, тыныч тормышта сугыш афәте күргән бу егетләр зур хөрмәткә лаек. Киләчәк буыннар да аларга игътибарлы һәм ихтирамлы булсыннар иде.




Подайте заявку сейчас на любой интересующий Вас курс переподготовки, чтобы получить диплом со скидкой 50% уже осенью 2017 года.


Выберите специальность, которую Вы хотите получить:

Обучение проходит дистанционно на сайте проекта "Инфоурок".
По итогам обучения слушателям выдаются печатные дипломы установленного образца.

ПЕРЕЙТИ В КАТАЛОГ КУРСОВ

Автор
Дата добавления 03.10.2016
Раздел Воспитательная работа
Подраздел Другие методич. материалы
Просмотров63
Номер материала ДБ-235028
Получить свидетельство о публикации
Похожие материалы

Включите уведомления прямо сейчас и мы сразу сообщим Вам о важных новостях. Не волнуйтесь, мы будем отправлять только самое главное.
Специальное предложение
Вверх