Инфоурок Начальные классы Рабочие программыПрограмма внеурочной деятельности "Серле каләм"

Программа внеурочной деятелҗности "Серле каләм"

Скачать материал

ТР Минзәлә шәһәре МБГУ “Гимназия”

 

 

Башлангыч сыйныфлар өчен дәрестән тыш вакытта

“Серле каләм” шөгыле программасы.

 

 

                                                                                      Программаны МБГУ “Гимназия”сенең                                                                                    югары категорияле башлангыч                                                   сыйныф укытучысы Хәкимҗанова Ә.Н. төзеде.

 

 

 

                                              

                                                  

                   

 

 

                                              

                                            

                                              Аңлатма язуы .

             Эстетик - сәнгать юнәлешле “Серле каләм“ шөгыле программасы башлангыч сыйныфларда дәрестән тыш вакытта белем һәм практик күнекмәләр үзләштерүне күздә тота. Баланы кече яшьтән үк ата – бабаларыбызның бай хәзинәсенә нигезләнгән һәм мең еллар буена тупланып, камилләшеп килгән милли бизәк, йолаларыбыз, гаилә, әдәп кануннары нигезендә тәрбияләү зур әһәмияткә ия.

         Рухи яктан бай,  зыялы шәхес тәрбияләү өчен балаларда матурлыкны күрү, сәнгать әсәрләрен ахлый белү хисләре тәрбияләү зарури. Балалар күңелендә шушы хисләр тәрбияләгәндә генә табигатькә, җәмгыятькә, башка милләт халыкларына, өлкәннәргә, ата-аналарга, балага дөрес карашта булган шәхес тәрбияли алабыз.

           Фәлсәфә фәне аша хисләрне аңлатып, бәя биреп була. Ләкин бу фән кечкенә балалар аңларлык түгел. Ә сәнгать, сәнгать әсәре балаларга аңлаешлы. Ул- матурлык,  гасырлар буе тупланган байлык чагылышы.

      Сәнгать - халык күңелен, аның мәгънәви тормышын чагылдыра торган иҗади хезмәт. Шуңа күрә күпчелек очракта халык тарихын һәм хәзерге хәлен сәнгать, бигрәк тә сынлы сәнгать аркылы өйрәнәләр, танып беләләр. Мәсәлән, борынгы Римның Помпей хәрабәләрендәге һәм башка корылмаларындагы бизәкләрне, японнарның декоратив сәнгатен, кытай савыт-сабаларын, Иран келәмнәрен бөтен дөнья сокланып карый һәм бу милләтләр белән иң элек шулар аркылы таныша.

Татар халкының сынлы сәнгате бизәү һәм сырлаудан тора. Халык үзенең кием-салымын, йорт-җирен, көнкүреш җиһазларын гасырлар буе үзенә хас декоратив рәсемнәр белән бизәп килгән.

Дөньякүләм танылган рәссамнар әсәрләре белән беррәттән татар рәссамнарының да матурлык үрнәге булырдай әсәрләре күп. Димәк матурлыкка юл ачык.

          Балаларда зәвык тәрбияләүдә гамәли сәнгать әсәрләренең роле зур. Татар халкы элек-электән баланы зәвыклы итеп тәрбияләүгә игътибар иткән. Әни кеше кызына чигү үрнәкләре, ул чигелештә төсләрнең килешүен, ярашуын күрсәтә белгән, кызында матурлыкны күрә белү генә түгел, аны тудыра белү хисләре дә тәрбияләгән.

    Әти кеше улын һөнәргә өйрәтү белән беррәттән , аның күңелендә матурлык орлыклары да чәчкән. Агачтан матур итеп киселгән нәкыш үрнәкләре белән йорт-җирне бизәгәннәр. Буыннан –буынга камилләшә барган татар осталары чиккән милли калфаклар, кәләпүшләр, гаҗәеп нәфис эшләнгән чулпы-муенсалар, алка-йөзекләр, сәдәф-каптырмалар, савыт-сабалар дөнья базарында күз явын алып торган затлы товарлардан саналганнар.

  Укырга өйрәнгәнче, без башта авазлар, хәрефләр, алардан иҗекләр һәм сүзләр ясарга, аннан җөмләләр төзергә өйрәнәбез,  сынлы сәнгать  дөньясында да шулай ук: төс, сызыклар, форма, сурәтләү үзенчәлеге- рәссамның теле.

Рәсем сәнгате әсәрләрен тулысы белән аңларга өйрәткәнче, шушы телне балаларга өйрәтү зарур.

           Бала аңына үз халкының үсеш тарихын, мәдәниятен, гамәли һәм халык сәнгатен, милли үзенчәлекләрен, хәзерге көндәге халәтен, дөнья халыклары арасында тоткан урынын, зыялылары, галимнәре, мәдәният һәм спорт эшлеклеләре, үз төбәгенең тарихы һәм күренекле шәхесләре турындагы мәгълүматны, гаиләсенең «нәсел агачы»н, гореф – гадәтләрен, йолаларын, бәйрәмнәрен үз туган телендә сеңдергәндә генә анда үз милләтенә хөрмәт, мәхәббәт тәрбияләнә. Тәрбия халыкчан булганда гына уңай нәтиҗәгә ирешергә мөмкин.

Башлангыч сыйныф укучылары өчен төзелгән бу программа туган телебезне, мәдәниятебезне, халкыбызның бай мирасын үзләштерүгә, иҗади шәхес тәрбияләүгә, милли үзаң формалаштыруга юнәлдерелгән.

         Һәр кеше кечкенәдән рәсем ясауга тартыла. Без әле укый-яза белгәнче үк рәсем ясый башлыйбыз. Тик укырга һәм язарга өйрәнгәч, рәсем ясау икенче пландарак кала. Ә бит нәкъ менә рәсем ясый белү кешегә борынгыдан үз уй-фикерләрен җиткерергә, башкалар белән аралашырга ярдәм иткән. Рәсем ясауның иң зур өстенлеге – тел барьеры булмау. Сине һәркайда аңлыйлар! Рәсем аркылы кеше үзенең хис-кичерешләрен, күңел халәтен чагылдыра.

Әле мондыйрак фикер дә яшәп килә: имеш, рәсем ясау ул кечкенә балалар шөгыле! Әлбәттә, һич алай түгел. Әлеге шөгыль кул бармакларын гына камилләштереп калмый, бәлки хәтер, уйлау, күзаллау, түземлелек сәләтен дә үстерә, ә болар инде кечкенә балаларга гына хас сыйфатлар түгел.

Кайвакыт тормышта язып-сөйләп кенә аңлатып булмаслык  хәлләр дә очрый. Шул чакта ярдәмгә рәсем ясау осталыгы килә дә инде.

Максаты:

     Тормышка һәр яктан әзерлекле, камил, үз милләтенең матди һәм рухи байлыкларын баетучы, туган халкының киләчәген кайгыртучы,хәзерге шартларда үз урынын таба алырлык, ныклы белемле, культуралы, югары әхлак сыйфатларын, әдәби зәвык, иҗади хыял, эстетик хискә ия булган, матурлыкны аңлаучы, сәнгать белән кызыксынучан.шәхес тәрбияләү.

Бурычлары:

- балаларда карандаш һәм рәсем пумаласы белән эшләү күнекмәләрен камилләштерү;

- иҗади күзаллау активлыгын, кул моторикасын үстерү;

- рәсем сәнгате аша халкыбызның милли үзенчәлекләрен, күркәм сыйфатларын, йола-гадәтләрен, гаилә этикасын кече яшьтән үк төшендереп, укучыларны өлкәннәр үрнәгендә тәрбияләү, буыннар бәйләнешен тәэмин итү;

- милләтебезнең хәзинәсе – декоратив-гамәли сәнгате  таныштыру һәм халык сәнгате аша балаларда зәвык  тәрбияләү

- әхлакый сыйфатлар тәрбияләү, балаларны кешеләр белән аралашу кагыйдәләренә өйрәтү, әдәп - әхлак сыйфатлары булдыру, иҗади сәләт һәм милли үзаң формалаштыру;

- туган телебез, мәдәниятебез үсеше, туган ягыбызның һәм халкыбызның тарихы, йолалары, милли үзенчәлекләре  белән кызыксындыру ;

--  кешелеклелек, мәрхәмәтлелек, бар нәрсәгә “яхшылык күзлегеннән” чыгып карау, җир-анабыз, табигатебез байлыкларына ихтирамлы караш тәрбияләү.

Төп принциплары:

- сыйныфта гуманлылык мөнәсәбәтләре урнаштыру;

- халыкчанлык;

- иҗади фикер йөртү сәләтен үстерү;

- иҗтимагый активлыкны үстерүгә башлангыч юнәлеш бирү;

- эстетик зәвык тәрбияләү

Шөгыльләрең формалары

Һәр балага шәхси якын килү- балаларны укыту һәм аларның иҗатын үстерүнең төп шарты. Коллективта укыту һәм тәрбияләү принцибы  да бик мөһим. Шуңа күрә шөгыльләрдә шәхси, коллективта, төркемдә эшләү формаларының үрелеп баруын күздә тота. Аралашу тәҗрибәсе һәм коллективизм хисе тәрбияләү максатыннан  эш программасына  коллектив эш формалары да кертелә.

Методлары

Нәни рәссамнарның иҗади эшчәнлеген үстерү өчен:

-          Балаларга эшчәнлек төрен һәм алымнарын сайлауда ирек бирү.

-          Төрле катлаулылыктагы биремнәр. Бу барлык укучыланың да иҗади эш күнекмәләре формалашуына мөмкинлек бирә.

-          Һәр биремдә башкару һәм иҗади компонентланың булуы.

-          Уңышлылык ситуациясе, эшеңнән канәгатьләнү хисе тудыру.

-          Шөгыльләрдә кызык  түгел ,ә кызыксыну атмосферасы  тудыру.

-          Эш нәтиҗәләренең укучы өчен дә , җәмгыять өчен дә әһәмиятле булуы.

Нәфис сәнгать эшчәнлеге формалары:

-ак һәм төсле кәгазьгә карандаш,гуашь, акварель, фломастер белән төрле техникада ясау;

-яссылыкта һәм күләмле сурәтләү,

- халык сәнгате мотивларыбуенча декоратив бизәү;

-укыган әдәби яки тыңланган музыкаль әсәр тәэсирендә, натурадан, хәтердән ясау;

 

    Программа башлангыч сыйныфлар яшь үзенчәлекләрен исәпкә алып, атнага 1 сәгать исәбеннән төзелгән , 34 дәрес.

2. Тематик планлаштыру

Дата

Темалар

Сәгатьләр саны

теоретик

практик

барлыгы

1

 

Кереш дәрес. Милли сынлы сәнгать.

1

 

1

2

 

Милли орнамент мотивлары төрләре: кыңгырау, лалә, канәфер, дәлия, тукранбаш

0,5

0,5

1

3

 

Милли орнамент мотивлары төрләре: лотоссыман, йөрәксыман таҗлы, пальметта, ярымпальметта, яфраклар

0,5

0,5

1

4

 

Татар гамәли сәнгатендә тормыш агачы

 

1

1

5

 

Музейга экскурсия.

Авыл өенең эчке бизәлеше

 

1

1

6

 

Татар милли киемнәр. Алъяпкыч бизәү.

 

1

1

7

 

Түбәтәй бизәү

 

1

1

8

 

Татар өе. Тышкы бизәлеш.

Челтәрле тәрәзәләр.

0,5

1,5

2

9

 

Сөлге башы бизәү.

 

1

1

10

 

Күн мозаика  сәнгате. Диван мендәре бизәү

 

1

1

11

 

Күн мозаика  сәнгате.Читек бизәү

 

1

1

12

 

Калфак бизәү

 

1

1

13

 

Бакый Урманче иҗаты

1

 

1

14

 

Яраткан әкиятләребез. Рәссам- иллюстраторлар

0,5

1,5

2

15

 

Читек бизәү

 

1

1

16

 

Келәм бизәү

 

1

1

17

 

Милли бизәнү әйберләре. Беләзегем -йөзегем

0,5

1,5

2

18

 

Харис Якупов иҗаты.

1

 

1

19

 

Күңелле әйлән-бәйлән. Курчакларны милли киемнәргә киендереп бизәү

 

1

1

20

 

Тукылган палас

0,5

0,5

1

21

 

Натюрморт. Милли әйберләрдән натюрморт.

0,5

0,5

1

21

 

Тылсымлы балчык. Уенчыклар әвәләү

0,5

1,5

2

22

 

Милли кием кигән кыз һәм малай

0,5

1,5

2

23

 

Милли бәйрәмнәребез. Сабантуй.

0,5

0,5

1

24

 

Халкыбызның күңел җәүһәрләре.

Күргәзмә - дәрес

 

 

1

 

Планлаштырылган нәтиҗәләр

“Серле каләм”  программасын үзләштерү нәтиҗәсендә түбәндәге нәтиҗәләр формалаша.

Укучыларның үзләштерү һәм иҗади практик эшчәнлегендә универсаль мөмкинлекләрне характерлаучы метапредмет нәтиҗәләр:

-рәссам күзлегеннән карап иҗади күрә белү; яки чагыштыра, анализлый, гомумиләштершә,  төп өлешен аера белү;

-әңгәмә алып бара белү, коллектив иҗади эш вакытында эш һәм рольләрне бүлә белү;

- куелган мәсьәләгә бәйле  рәвештә  уку эшчәнлеген планлаштыру, иҗади мәсьәләләрне чишүнең вариантларын табу;

-мөстәкыль иҗади эшчәнлекне рациональ итеп төзү, эш урынын оештыру;

-яңа белем һәм күнекмәләр үзләштерүгә омтылыш, иҗади эшчәнлектә югарырак нәтиҗәләргә ирешергә тырышу;

 

Укучыларның предметны үзләштерү барышында иҗади эшчәнлек тәҗрибәсен характерлаучы предмет нәтиҗәләре:

-сынлы сәнгатьнең сурәтләү (рәссам, графика, скульптура),төзү (дизайн, архитектура), бизәү (милли һәм гамәли сәнгать) төрләрен белү;

-табигать күренешләрен һәм тирә-як вакыйгаларны зәвыклы бәяләү;

-нәфис-иҗади эшләрдә белем, күнекмә һәм кузаллауларны куллана белү;

-агачны нәфис кисү, агач йортларны бизәкләү, көнкүреш предметлары турында башлангыч мәгълүмат ;

-  хәзерге заман декоратив – гамәли сәнгать төрләре турында башлангыч мәгълүмат ;

-композициянең төп чаралары: күрү ноктасы, горизонт биеклеге, яктылык һәм күләгә контрасты, төсләр ярашуы, үзәкне билгеләү;

-  күрсәтмәле перспектива, горизонт сызыгы, тәңгәлләшү ноктасы турында гади мәгълүмат ;

-  яктылык күләгәсе, яктылык чыганагының көче, ераклыгы турында башлангыч мәгълүмат;

-  сызык, форма, төсләр ярашуының чынбарлыктагы һәм сүрәтләрдәге матурлыгын тоярга, билгели белергә

-төсләр контрастын һәм гармониясен, иҗади якын килеп халыкчан чук бизәкләр, нәкыш  алымнарын куллана белергә;

-халыкның һәвәскәр һөнәрчеләре белән танылган үзәкләре, әсәрләре үрнәгендә үз халкыңның культурасы һәм көнкүреше турында алырга мөмкин булган мәгълүматларны;

 - милли бизәкләрнең үзенчәлекләре турында, чигеш үрнәкләре һәм челтәр бизәкләренең нәфислеге турында тиешле мәгълүматларны

--төсләрне катыштыруның элементар кагыйдәләрен;

--предметның төп төсен,формасын,пространствода дәрес урнаштырырга өйрәнергә;         

-акварель һәм гуашь белән дөрес буйый белергә өйрәнергә;

-пумала белән эшләү кагыйдәләрен белергә;

-гамәли – декоратив рәсем сәнгатенең төп элементларын ясарга өйрәнергә, төрләрен аера белергә.

Әдәбият                                                                             

  1. Валеев Ф. Х. Орнамент казанских татар.К. Тат. Кн.изд.-во,1969.
  2. Валеева-Сулейманова Г.Ф.,Шагаева Р.Г. Декоративно-прикладное искусство казанских татар.-М. Сов. Художник,1990.

3.    Нурзия. Татар сынлы сәнгате дәресләре . Өстәмә белем бирү программасы  һәм  методик кулланма / [рәссамнар С. Сергеев, Н. Сергеева]. – Казан : Татар. кит. нәшр., 1999.

4.Сергеева.Н.Г. Әбиемнең сандыгы. К. “Мәгариф” нәшрияты. 1995.

  1. Сергеева. Н.Г.Татар чигүе .- К. “Мәгариф” нәшрияты. 2005.

5.Мөхәммәтова Р.  Татар халык киемнәре. - К. “Мәгариф” нәшрияты. 1998.

 

Просмотрено: 0%
Просмотрено: 0%
Скачать материал
Скачать материал "Программа внеурочной деятельности "Серле каләм""

Методические разработки к Вашему уроку:

Получите новую специальность за 3 месяца

Системный аналитик

Получите профессию

Экскурсовод (гид)

за 6 месяцев

Пройти курс

Рабочие листы
к вашим урокам

Скачать

Скачать материал

Найдите материал к любому уроку, указав свой предмет (категорию), класс, учебник и тему:

6 662 882 материала в базе

Скачать материал

Другие материалы

Вам будут интересны эти курсы:

Оставьте свой комментарий

Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.

  • Скачать материал
    • 19.06.2016 667
    • DOCX 99.5 кбайт
    • Оцените материал:
  • Настоящий материал опубликован пользователем Хакимзянова Альфия Наиловна. Инфоурок является информационным посредником и предоставляет пользователям возможность размещать на сайте методические материалы. Всю ответственность за опубликованные материалы, содержащиеся в них сведения, а также за соблюдение авторских прав несут пользователи, загрузившие материал на сайт

    Если Вы считаете, что материал нарушает авторские права либо по каким-то другим причинам должен быть удален с сайта, Вы можете оставить жалобу на материал.

    Удалить материал
  • Автор материала

    Хакимзянова Альфия Наиловна
    Хакимзянова Альфия Наиловна
    • На сайте: 7 лет и 10 месяцев
    • Подписчики: 0
    • Всего просмотров: 10482
    • Всего материалов: 6

Ваша скидка на курсы

40%
Скидка для нового слушателя. Войдите на сайт, чтобы применить скидку к любому курсу
Курсы со скидкой

Курс профессиональной переподготовки

Бухгалтер

Бухгалтер

500/1000 ч.

Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 23 человека из 16 регионов

Курс профессиональной переподготовки

Гигиенические требования к условиям реализации основной образовательной программы начального общего образования

Учитель начальных классов

600 ч.

9500 руб. 4450 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 70 человек из 35 регионов
  • Этот курс уже прошли 162 человека

Курс повышения квалификации

Гендерный подход в обучении и развитии учащихся младшего школьного возраста

36 ч. — 144 ч.

от 1700 руб. от 850 руб.
Подать заявку О курсе
  • Этот курс уже прошли 38 человек

Курс повышения квалификации

Ресурсы библиотерапии в работе с детьми дошкольного и младшего школьного возраста

72/144/180 ч.

от 2200 руб. от 1100 руб.
Подать заявку О курсе
  • Этот курс уже прошли 49 человек

Мини-курс

Создание контента и заработок в онлайн среде: регулирование, продвижение и монетизация

4 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 242 человека из 60 регионов
  • Этот курс уже прошли 64 человека

Мини-курс

Стратегии маркетинга и продаж в B2B

8 ч.

1180 руб. 590 руб.
Подать заявку О курсе

Мини-курс

Развитие коммуникативных и здоровьесберегающих навыков

8 ч.

1180 руб. 590 руб.
Подать заявку О курсе