Добавить материал и получить бесплатное свидетельство о публикации в СМИ
Эл. №ФС77-60625 от 20.01.2015
Инфоурок / Начальные классы / Другие методич. материалы / Программа по татарской литературе для учащихся-татар, обучающихся в русских школах (7 класс)

Программа по татарской литературе для учащихся-татар, обучающихся в русских школах (7 класс)

  • Начальные классы

Поделитесь материалом с коллегами:

п/п

Тема

Сәг. саны

Дәрес тибы

Укучы эшчәнлеге

Контроль төре

Нәтиҗә

Үткәрү вакыты

План

Факт

1

Галиҗәнап Китап.

1

Яңа белемнер ачу дәресе.

Тыңлау,җавап табу һәм фикер алышу,кызыксыну,дәреснең темасын билгеләү.

Китапның кирәклеге турында текстта нинди фикерләр әйтелгән?” соравына җавап эзерләү.

Укучыларны дәреслек һәм аның үзенчәлекләре белән таныштыру,мөстәкыйль белем алу юлларын ачыклау.

Д.Гайнетдинованың “Галиҗәнап китап” әсәрен укып анализлау.

1.09-6.09.


2

Татар халык авыз иҗаты.Риваять. ”Болгар каласының корылуы турында”.

1

Рефлексия дәресе (катнаш дәрес).

Тыңлау һәм фикер алышу,кызыксыну,дәреснең тымасын билгеләү.

Риваятьләрнең халык авыз иҗатының башка төрләре белән уртаклыгын билгеләү (9 нчы бит,3 нче бирем).

Татар халык авыз иҗаты турындагы белемнәрне ныгыту.5-6 нчы сыйныфта үтелгәннәрне кабатлау.

Риваять жанры,аның үзенчәлеге турында төшенчә бирү.”Болгар каласының корылуы турында”риваятьнең эчтәлеге белән танышу.

1.09-

6.09.



3

Сихерче кыз” риваяте.

1

Рефлексия дәресе (катнаш дәрес).

Фикер алышуда катнашу,дәрес темасын билгеләргә тырышу.

Сихерче кыз” риваятенең жанр үзенчәлекләрен табу.

Сихерче кыз” риваятенең эчтәлеге белән танышу,жанр үзенчәлекләрен билгеләү.

Йөгрек һәм сәнгатьле уку күнекмәләрен үстерү өстендә эшләү.

8.09.-20.09


4

БСҮ Казан шәһәренең килеп чыгышы турында риваятьләр.

1

Рефлексия дәресе (дәрес-диалог).

Нәрсә ул Казан?” соравына җавап бирү. Дәреснең темасын билгеләү.

Риваятьләр “Казан” атамасының барлыкка килүен ничек аңлата икәнлеген сөйләү.

Риваять һәм аның үзенчәлекләре турындагы белемнәрне ныгыту.

Сөйләм телләрен баету,бәйләнешле сөйләм үстерү кунекмәләрен бирү.


8.09.-13.09


5

Легендалар.”Ярканат ничек итеп дөньяны саклап калган?”

1

Яңа белемнер ачу дәресе (дәрес-әңгәмә).

Исәнләшү.Табышмакның җавабын табу,фикер алышу,дәреснең темасын әйтү.

Ярканат ни өчен төнлә генә оча?” темасына хикәя төзү.

Ярканат ничек итеп дөньяны саклап калган?” легендасының эчтәлеге,уңай һәм тискәре геройлары турында күзаллау булдыру.Легенда жанрын,риваять белән чагыштырып,әдәбият теориясе ягыннан өйрәнү.

Сәнгатле уку кунекмәләрен үстерү өстендә эшләү.

15.09.-20.09


6

Зөһрә йодыз” легендасы.

1

Яңа белемнер ачу дәресе (проблемалы дәрес).

Әңгәмәдә катнашу,фикер белдерү,дәреснең темасын ачыклау.

Зөһрә образына характеристика бирү. Геройның үзләренә ошаган сыйфатларын ачыклау.

Легенданың язучылары язган әсәрләргә нигез булуы.

Зөһрә кыз образына карата кызыксыну уяту.

15.09.-20.09



7

Казан ханлыгы чорына каралган тарихи җырлар.

1

Яңа белемнер ачу дәресе (катнаш дәрес).

Шигырне тыңлау,эчтәлеге буенча сөйләшү.Сөембикә турында искә тошерү.

Җырның эчтәлегенә туры килә торган картиналарны сайлау.

Казан ханлыгы чорына каралган җыр үрнәкләре белән танышу.

Аларда күңел кичерешләренең бирелешен күзәтү.

22.09.-27.09



8

Сыйныфтан тыш уку дәресе ”Тоткын Сөембикә җыруы”.

1

Рефлексия дәресе (дәрес-практикум).

Өйгә бирелгән “Сөембикә җыруы” белән ничек танышуларын ачыклау.

Сөембикәнең халкына,дәүләтенә карашы нинди?” соравына җавап бирү.

Тоткын Сөембикә җыруы”ның эчтәлеге белән танышу.Анализларга,кирәкле мәгълүматларны эзләп таба белергә өйрәтү.

Сүзлек өстендә эшли белү кунекмәләрен ныгыту.

22.09.-27.09.


9

Эпос-дастаннар.”Җик Мәргән”

1

Яңа белемнәр ачу дәресе.

Нинди батырлар булуын сөйләүләре: көреш батыры,кыр батыры,сугыш

батыры,хезмәт батыры һ.б.

Дастан героена нинди сыйфатлар хас булуын ачыклау.

Җик Мәргән” дастанының сюьетын ачыклау.Кыскача һәм тулы эчтәлекне

аңлаганча сөйли белү.

Дастандагы героик характерны күрсәтүче дәлилләрне табу.

29.09.-4.10



10

Мәкальләр һәм әйтемнәр.

1

Рефлексия дәресе (дәрес-практикум).

Табышмак җавабын табу,фикер алышу.

Биш төркемгә аерып бирелгән мәкальләрне укып,темаларын билгеләү.

Мәкальләр турында белемнәрне тирәнәйтү.

Мәкальләрне өйрәнү,практикада куллана белү омтылышын булдыру.Сөйләмдә макәльләрне урынын белеп кулланырга күнектерү.

29.09.-4.10



11

БСҮ Сочинение “Күп укыган-күп белгән”

1

Контроль



Сочинение

6.10.-11.10



12

Дөнья халыклары мәкальләре.

1

Рефлексия дәресе (дәрес-практикум).

Төрле халыкларның мәкальләрендә уртак темалар булун әйтү.

Мәкальләрдәге аермалы якларны табу (2 нче төркем).

Мәкальләрне уку һәм анализлау.Мәкальләрнең охшаш һәм аермалы якларын күрә белергә өйрәтү.

Мәкаль жанрына карата кызыксыну уяту.

6.10.-11.10



13

Сәйф Сараиның “Сөһәйл вә Гөлдерсен” әсәре.

1

Яңа белемнәр ачу дәресе.

Әсәрне тыңлау,эчтәлеге турында фикер алышу,дәреснең темасын,максатын әйтү.

Өзектән чагыштыруларны табу.

Сәйф Сараи (1321-1296) тормышы һәм иҗаты турында кыскача фактлар белән таныштыру.

Сөһәйл вә Гөлдерсен” әсәренең кыскача сюжеты белән таныштыру.

13.10.-18.10.



14

Сәйф Сараиның “Сөһәйл вә Гөлдерсен” әсәре.

1

Яңа белемнәр ачу дәресе.

Шигырне уку,эчтәлеге буенча әңгәмә. Шагыйрьнең кем турында,нәрсә хакында әйтүен билгеләү.дәреснең темасын,максатын әйтү.

Гөлдерсен турында сүзле мөнсәбәтне ачыклау.

Әсәрдән өзекләр уку,анализлау.

Борынгы сүзләрнең яңарышы,мәгънәсе белән таныштыру.

13.10.-18.10.



15

Хикәят жанры.” Мәҗмугыл-

хикәят” белән таныштыру.

1

Яңа белемнәр ачу дәресе.

Укучылар белән әңгәмә,”хикәят” сүзенә

игътибар итү.

Хикәятләрдән нинди сабак алырга

мөмкин?” соравына җавап хәзерләү.

Җыентык турында кыскача белешмә бирү.

Укучыларның аңлап уку кунекмәләрен үстерү.

20.10.-25.10.



16-17

Закир Һадиның “Мәгъсум” хикәясе.

1-2

Яңа белемнәр ачу дәресе.

Шигырь юлын уку.Бүгенге дәрестә нәрсә турында сөйләшәчәгебезне әйтү.

Әнисенең Мәгъсумгә биргән киңәшләрен кабат укыгыз.Бу сүзләрнең хәзерге заман өчен әһәмияте бармы?” соравына җавап бирү,биремнәрне үтәү.

XIX гасырга характеристика бирү.

З.Һадиның тормыш юлы һәм иҗаты белән кыскача таныштыру.

20.10.-25.10.

27.10.-1.11.



18

Белем алу- энә белән кое казу.

1

Катнаш дәрес.

Мәгъсүм” хикәясенең эчтәлеген сөйләү,башкаларны тыңлау.

Фәнис Яруллиның шигыре белән Закир Һади хикәясе арасындагы уртаклыгын табу.

Мәкальләрне һәм шигырьне укып анализлау.Белем алуның “энә белән кое казу” булуын аңлату.

Укучыларда белем алырга омтылыш тәрбияләү.

27.10.-1.11.



19

Габдулла Тукайның тормышы һәм иҗаты.

1

Рефлексия дәресе (катнаш дәрес).

Әсәрне тыңлау,фикер алышу.Дәреснең нинди темага багышлануын әйтү.

Кырлай Тукай тормышында нинди урын алып тора?” темасына дискуссия.

Г.Тукайның тормышы халык тормышыннан аерылгысыз булуына төшенү.

Г.Тукай шәхесе белән кызыксыну уяту.

10.11.-15.11.



20

Г.Тукайның “Милли моңнар” шигыре.

1

Яңа белемнәр ачу дәресе.

Әсәрне тыңлау,фикер алышу.Дәреснең нинди темага багышлануын әйтү.

Тыңлау,алган тәэсирләр буенча сөйләү.Лирик геройны тасвирлап сөйләү.

Милли моңнар” шигырен укып анализлау.

Укучыларның сәнгатьле уку күнекмәләрен үстерү.

10.11.-15.11.



21

Мәхмүт Хөсәеннең “Тукай- шигъри кыябыз” шигыре.

1

Яңа белемнәр ачу дәресе.

Әсәрне тыңлау,фикер алышу.Тукайга багышланган әсәрләр турында сөйләшәчәгебезне әйтү.

Әсәрдә Тукай биографиясендә кагылышлы ничә мәгълүмат әйтелә? Алар ниндиләр?”

сорауларына җавап бирү.

М.Хөсәеннең “Тукай- шигъри кояшыбыз” әсәрен укып анализлау.Цикл турында төшенчә бирү.

Укучыларның аңлап,йөгрек

уку күнекмәләрен үстерү өстендә эшләү.

17.11.-22.11



22

БСҮ.Х.Казаковның “Бәләкәй Апуш” картинасы.

1

Рефлексия дәресе (дәрес-экскурсия).

Шигырьне уку. Дәреснең темасын әйтү.

Картина буенча хикәя төзү.

Г.Тукайның бала чагы сурәтләнешен күзәтү.

Укучыларның бәйләнешле сөйләмнәрен үстерү.

17.11.-22.11.


23

Габдулла Тукайның “Шагыйрь” шигыре.

1

Яңа белемнәр ачу дәресе.

Шигырьне уку.Дәреснең темасын әйтү.

Актерга охшатып уку (сәнгатьлелек өстендә эшләү).

Г.Тукайның “Шагырь” шигырен укып анализлау.

Сәнгатьле уку кункмәләрен үстерү.

24.11.-29.11.



24

БСҮ Сочинение “Күңел кылларын тибрәтүче шагыйрь»

1



Контроль


Сочинение

Сочинение язу

24.11.-29.11.



25-28

Әхмәт Фәйзинең “Җаек” (Тукай” романыннан өзек) әсәрен өйрәнү.

1

Яңа белемнәр ачу дәресе.

Шигырьне тыңлау,дәреснең темасын ачыклау.

Әсәрнең геройлары турында сөйләшү,геройларның характерлы сыйфатларын табу.

Ә.Фәйзинең тормыш юлы һәм иҗаты турында белешмә бирү.

Әсәрдә Тукай образының бирелеше.

1.12.-

13.12.


29

Дәрдемәнднең “Видаг”,”Бәллү” шигырьләре.

1

Яңа белемнер ачу дәресе.

Дәреснең Дәрдемәндкәбагышланган булуын әйтү.

Бәллү”дә кулланылган иркәләү сүзләрен язып алу.

Дәрдемәнд иҗаты турында кыскача белешмә бирү.

Дәрдемәнднең “Видаг”,”Бәллү” шигырьләрен укып анализлау.

15.12-20.12

.


30

Н Әхмәдиевнең “Дәрдмәнд” поэмасы.

1

Яңа белемнер ачу

Фикер алышу.

Дәрдемәндгә караган нинди яңа мәгълүмат алуларын сөйләү.

Поэманың эчтәлеге белән танышу.Шигъри цикл турында төшенчә бирү.Поэмада әдип биографиясе

15.12-20.12



31-33

Галимҗан Ибраһимовның “Табигать балалары” хикәясе.

3

Яңа белемнәр ачу дәресе.

Шигырьне уку,дәреснең темасын билгеләү.

Әсәр ни өчен “Тәбигать балалары”дип атала?” Фикерне дәлилләү.

Г.Ибраһимовның тормыш юлы һәм иҗаты турында белешмә бирү.

Табигать балалары” әсәрендә гади хезмәт кешесе образының бирелеше.

22.12.-27.12

12.01.-17.01.



34

Пейзаж.

1

Рефлексия дәресе (катнаш дәрес).

Шигырьне тыңлау,фикер алышу,бугенге дәрестә табигать турында сөйләшүне дәвам итәчәгебезне әйтү.

Сез кайсы язучыларның әсәрләрендә пейзаж белән очрашкан идегез?” соравына җавап бирү.

Әдәбият һәм сынлы сәнгать әсәрләрендә пейзажның бирелеше.

Табигать матурлыгын күрә белергә өйрәтү.

12.01.-17.01.



35

Поэма жанры.Һади Такташның “Алсу” поэмасы.

1

Яңа белемнер ачу дәресе.

Шигырьне тыңлау,фикер алышу.Хәсән һәм Һадиның кем булуын ачыклау.Дәреснең Һади Такташка багышланган булуын әйтү.

Алсуның бәхетле булуының төп сәбәбе нәрсәдә?

Поэма жанры турында төшенчә бирү.

Поэманы укып анализлау.Үзе усал,үзе сөйкемле Алсу образының бирелешен күрсәтү.

19.01.-24.01


36

Фатих Кәримнең “Безгә- яздыр...” шигыре.

1

Яңа белемнер ачу дәресе.

Шигырь эчтәлеге буенча әңгәмә. Шигырьнең авторын ачыклау.

Дәреснең темасын әйтү.

69 нчы биттәге 7-10 нчы сорауларга җавап бирү.Әсәрнең исеменә салынган мәгънәне ачыклау.

Шагыйрьнең тормыш юлы һәм иҗаты турында мәгълүмат бирү.

Шигырьдә фашизмга нәфрәт,җиңүнең киләчәгенә ышаныч хисләренең чагылышын күзәтү.

19.01.-24.01



37

Фәтих Кәримнең “Кыңгыраулы яшел гармун” поэмасы.

1

Катнаш дәрес.

Җавапны табу.Фикер алышу,дәреснең темасын әйтү.

Фазыл образына характеристика бирү.

Әсәрдә юмор хисләренең бирелешен,халык авыз иҗаты булган җырлар белән аваздашлыгын күзәтү.

Поэма жанрына хас билгеләрне табу.

26.01.-31.01.


38

Фатих Кщрим турында сөйләшү.

1

Рефлексия дәресе (мини лекция).

Шигырь эчтәлеге буенча әңгәмә.

Шигырьдә “кара” сүзенә нинди мәгънә салынуын ачыклау.

Шигырьләрне шагыйрьнең тормышы белән бәйләү.

Туган ил азатлыгы өчен башларын салган батырларга тирән хөрмәт,алар белән горурлану хисләре тәрбияләү.

26.01.-31.01.



39

Гадел Кутуйның “Рәссам” хикәясе.

1

Яңа белемнер ачу дәресе.

Г.Кутуй сүзләрен уку,фикер алышу.

74-75 нче биттәге сораулар һәм биремнәрне үтәү.

Әсәрдә фашизмга каршы көрәштә сәнгатьнең көчле корал булуын күрсәтү.

Әсәрне сәнгатьле итеп укырга күнектерү.

2.02.-7.02.


40

Габдрахман Әпсәләмовның тормышы һәм иҗаты.

1

Яңа белемнер ачу дәресе.

Әсәрне тыңлау,фикер алышу.дәреснең нинди темага багышлануын әйтү.

Габдрахман Әпсәләмов иҗаты өчен нинди үзәнчелекләр хас?” Язучының романнарын исемлеген язып чыгарга.

Габдахман Әпсәләмов иҗатын хас үзенчәлекләрне ассызыклау.

Язучының оныгы Альбина Әпсәләмова белән таныштыру.

2.02.-7.02.

.


41

Габдрахман Әпсәләмовның “Миңа унтугыз яшь иде”повесте.

1

Рефлексия дәресе.

Шигырьне тыңлау,фикер алышу,дәреснең темасын әйтү.

Сугыштагы кешенең сагыну хисләре курсәтелгән өлешләрен табу.Җырның көче турында сөйләшү.

Сугыштагы яшь кешенең сагыну хисләренең бирелеше.

Әсәрнең сюжет үзенчәлеге.Үлгән кеше авызыннан сөйләү (монолог) формасы белән танышу.

9.02.-14.02.


42

Сибгат Хәкимнең тормышы һәм иҗаты.

1

Яңа белемнер ачу дәресе.

Тыңлау,фикер алышу.Дәреснең нинди темага багышлануын әйтү.

Әзерләгән сораулары ярдәмендә кабатлау һәм ныгыту.

Сибгат Хәкимнең иҗатына хас булган үзенчәлекләрне билгеләү.

С.Хәкимнең лирикасы белән танышу.Лириканы белдерү алымнарын билгеләү.

9.02.-14.02



43-44

Сибгат Хәкимнең “Бакчачылар” поэмасы.

1

Яңа белемнер ачу дәресе.

Җавапны табу,фикер алышу,дәреснең темасын әйтү.

Бакчачылар” поэмасында сугыш һәм хезмәт темасының бирелешен күрсәткән урыннарын сайлап уку.

Әсәрдә сугыш һәм хезмәт темасының бирелешен күзәтү.

Сугышка,фашизмга нәфрәт тәрбияләү.

16.02.-21.02.


45

Гомәр Бәшировның “менә сиңа мә!” хикәясе.

1

Яңа белемнер ачу дәресе.

Хикәяне чылбыр буенча уку.

Әсәрдә “Менә сиңа мә!” гыйбарәсен тагы кемнәр әйтә алыр иде?

Әсәрдә ир һәм хатын мөнсәбәтләренең катлаулыгы бирелеше.

Сюжет эзеклелеген саклап,эчтәлек сөйләү.

23.02.-28.02.


46

Әмирхан Еникинең тормыш юлы һәм иҗаты.

1

Яңа белемнер ачу дәресе.

Күргәзмәне карау,таныш әсәрләрне табу. Әмирхан Еникинең өйрәнелгән әсәрләре турында искә төшерү.

әмирхан Еники иҗатына хас нинди үзенчәлекләр бар?” соравына җавап эзерләү.

Әмирхан Еникинең иҗатына хас булган үзенчәлекләрне ассызыклау.

Татарның күренкле шәхесләрен барлау.

23.02.-28.02.



47

Әмирхан Еникинең “кем җырлады?” хикәясе.

1

Рефлексия дәресе

Әмирхан Еникинең тормыш юлы турында сөйләү.

Әсәрдә сагыну хисләренең бирелеше турында сөйләшү.

Әсәрдә сагыну хисенең бирелеше.Халык җырларының ролен күрсәтү.

Әмирхан Еники әсәрләре белән кызыксыну булдыру.

2.03.-7.03.


48

БСҮ Сочинение “Кем җырлады?” әсәре буенча

1

Контр.


сочинение


2.03.-7.03.


49

СТУ.Әмирхан Еникинең “Мәк чәчәге” нәсере.

1

Яңа белемнер ачу дәресе.

Нәсерне чылбыр буенча уку.

Мәк чәчәгенең элекке һәм хәзерге тормышы турында сөйләү.

Әсәр эчтәлеге буенча гаиләдәге мөнсәбәтләрне күрсәтү.

Бала психологиясенең катлаулыгын,тирәнлеген ачыклау.

9.03.-14.03


50

Ибраһим Газиның “Йолдызлы малай” хикәясе.

1

Яңа белемнер ачу дәресе (дәрес-дискуссия).

Ибраһим Гази турында әңгәмәдә катнашу.дәреслектәге мәкаләдән файдалану.

Йолдызлы малай” исеменең тексттагы мәгънәсен ачыклау.

Әсәрдә үлем алдында калган малайның психологик халәтен тасвирлау.

Әсәрне аңлап һәм йөгерекуку күнекмәләрен үстерү.

9.03.-14.03


51

Рашат Низаминың “Блокада хатирәсе” әсәре.

1

Яңа белемнер ачу дәресе.

Ленинград блокадасы турында мәгълүмат бирү.

Ленинград блокадасы турында истә калганнарны сөйләү.

Әсәрдә сугыш эчендә калган кешеләрнең тормышын тасвирлау.

Аңлап,йөгрек уку күнекмәләрен үстрү.

16.03-21.03.


52

СТУ Теләгән язучы буенча

1

Яңа белемнер ачу дәресе.

чылбыр буенча уку.



16.03-21.03.


53-56

Мөхәммәт Мәһдиевның “Без- кырык беренче ел балалары” повестеннан өзек.Троп.Метонимия.Автобиографик әсәрләр.

1

Яңа белемнер ачу (эзерләнү дәресе).

Сугыш чорында тылдагы хезмәт һәм тормыш турында мәгълүмат бирү.

Әсәрдән метонимияләрне табу.

Без- кырык беренче ел балалары” әсәреннән өзекләрне укып бирү.

Троп,метонимия турында күзаллау булдыру.

30.03.-11.04.


57

М.Мәһдиев турында фикерләр.

М.Мәһдиевнең Гөберчәктәге музеена сәяхәт.

1

Рефлексия дәресе (дәрес-экскурсия).

Биографияләрне уку,үзбәя,иптәшләре эшен бәяләү.

Дәвам итегез:”Мөхәммәт Мәһдиев- ул...”.

М.Мәһдиевның Гөлберчәктәге музеена дәреслек аша сәяхәт итү.

М.Мәһдиев әсәрләреннән юморга төрелгән юлларны табу.

13.04.-18.04.


58-59

Туфан Миңнуллинның “Монда тудык,монда үстек” драмасы.Драма жанры.

1

Яңа белемнәр ачу дәресе.

Монда тудык,монда үстек” драмасын укырга тәкъдим итү.

Төрле буын кешеләрнең әшкә,җиргә мөнәсәбәтләре турында сөйләү.

Туфан Миңнуллинның тормыш юлы,иҗаты турында белешмә бирү.

Драма жанры турында төшенчә бирү.

13.04.-18.04

20.04.-25.04.



60-61

Марсель Галиевның “Нигез” повестеннан өзек.1 нче бүлек.

1

Яңа белемнәр ачу дәресе(катнаш дәрес).

Нигез” повестен уку.

Әсәрдәге кайсы образлар истә кала?Кайсы яклары белән?” сорауларына җавап бирү.

Әсәрдә мифологик образларның бирелеше.

Туган җирнең,туган нигезнең кадерен белергә өйрәтү.

20.04.-25.04. 27.04.-2.05.


62-63

Марсель Галиевның

Нигез” повесте.СТУ.

1

Гомумметодологик юнәлешле дәрес

(йомгаклау дәресе)

Нигез” әсәренең икенче бүлеген уку,дәреслектә

бирелгән план буенча эчтәлеген сөйләү.

Өянкенең халык тормышы белән

яшәвенә мисаллар китерү.

Әсәрдә мифологик образларның бирелеше.

Бәйләнешле сөйләм үстерү.

27.04.-2.05. 04.05.-09.05


64

БСҮ Сочинение “Мин туган нигез”

1



Контр.


Сочинение


04.05-09.05



65

Александр Пушкинның “Кышкы кич” һәм “Мин яраттым Сезне!” шигырьләре.

1

Үстерешле эзерәнү дәресе (иҗади эшләрне яклау дәресе).

Шигырьләрне чагышыту.автор әйтергә теләгән фикерләрне табу.

Мин яраттым Сезне!” шигырен уку.

Тәрҗимәне оригиналы белән чагыштыру.

Пушкин иҗатына карата кызыксыну уяту.

11.05.-16.05.



66

Михаил Лермонтовның “Болытлар” шигыре.

1

Яңа белемнәр ачу дәресе.

Шигырьне уку.Эчтәлеге турында сөйләшү.Лирик геройны күз алдына китереп сөйләү.

Шигырьне русча уку.

Тәрҗемәне оригиналы белән чагышыту.

Сәнгатьле уку өстендә эшләү.

11.05.-16.05.



67

А.Тимергалиевның “Сәер планетада” әсәре.Фантастика.

1

Яңа белемнәр ачу дәресе.

Әсәрне чылбыр тәртибендә уку.Сүзлек белән эшләү.

Сәер планета турында сөйләү:формасы,җылылык системасы...

Әсәрдә фантастика һәм чынбарлыкның бирелеше.

Укучыларның аңлап,йөгрек уку күнекмәләрен үстерү.

18.05-23.05


68

Радик Фәизовның “Бер күбәләк” хикәясе.

1

Яңа белемнәр ачу дәресе (дәрес-әңгәмә).

Бер күбәләк” хикәясен уку.

Инсафиянең сүзле портретын төзү.

Р.Фәизов турында мәгълүмат бирү.

Әсәрдә табигатьне саклау мәсьәләсенең куелышы.

18.05-23.05



69

Г.Гыйльмановның “Ике дус һәм Ак бабай хакында кыйсса”сын уку.

1

Рефлексия дәресе (дәрес-әңгәмә).

Ике дус һәм Ак бабай хакында кыйсса”ны уку.

Сыерчык оясын ничек ясау,аны кая элү мәсьәләсендә дусларның карашлары аерыла.

Г.Гыйльмановның “Ике дус һәм Ак бабай хакында кыйсса”сын укып өйрәнү.

Бәйләнешле сөйләм үстерү өстендә эшләү.

25.05-30.05


70

Ел буе үткәннәрне йомгаклау.Р.Фәйзуллинның “Бердәнбер”,Г.Афзаловның

Акыл,намус,белем” шиг.

1

Үстерешле контроль (кабатлау-йомгаклау).

Шигырьләрне

уку,эчтәлекләре турында әңгәмәдә катнашу.

Тест эшләү.

Укучыларның белемнәрен тикшерү.

Сәнгатле уку күнекмәләрен үстрү өстендә эшләү.

25.05-30.05





Каралды”

МБ җитәкчесе

________ Хәйруллина Г.М.

Беркетмә № 1

28” август 2014 ел

Килешенде”

Укыту – тәрбия эшләре буенча директор урынбасары

__________ Хаирова Г.Н.



28“ август 2014 ел

Расланды”

12нче мәктәп директоры

________ Солтанов Р.И.

Боерык №

28“ август 2014 ел









Татарстан Республикасы

Түбән Кама муниципаль районы

Аерым фәннәрне тирәнтен өйрәнүле

12 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе”

муниципаль бюджет белем бирү учреждениесенең

татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Вәлиева Илзирә Нуриәхмәт кызының

7 нче б сыйныфының татар төркеме өчен

татар әдәбиятыннан эш программасы







Педагогик киңәшмә

утырышында каралды

Беркетмә № 1

28” август 2014 ел





2014-2015 уку елы

Аңлатма язуы


Тәкъдим ителгән эш программасы түбәндәге документларга нигезләнеп төзелде:


  • 273нче номерлы “Россия Федерациясенең мәгариф турында” Федераль Законына,

  • Рус телле урта (тулы) гомуми белем бирү мәктәпләре өчен татар теле һәм әдәбиятыннан үрнәк программаларга” (2011 ел) ,

  • Татар әдәбияты: Рус телендә төп гомуми белем бирү оешмаларында эшләүче укытучылар өчен методик әсбап. 7нче сыйныф” Ф.Ф. Хәсәнова, Г.М. Сафиуллина, Ә.Н. Сафиуллина (2014 ел),

  • 2014 – 2015нче уку елына мәктәпнең укыту планына.


Татар әдәбияты” предметы “Филология” өлкәсенә керә.


Татар әдәбиятын өйрәнүнең төп максатлары:

  • татар әдәбияты текстларын форма һәм эчтәлек берлегендә аңлап кабул итү; төп әдәби-тарихи мәгълүматлардан, әдәби барышны тәэмин итүче төп әдипләр иҗаты турында хәбәрдар булу һәм гомум әдәби-теоретик төшенчәләрне татар әдәбиятына мөнәсәбәтле куллана белү.

  • татар әдәбияты тарихының төп фактларына нигезләнеп, әдәби әсәрне уку һәм анализлау күнекмәләре формалаштыру; әсәрләрдәге конкрет-тарихи һәм гомумкешелек өчен мөһим эчтәлекне күрә белү; телдән һәм язма чыгышларда әдәби тел байлыгыннан дөрес файдалану күнекмәләре булдыру.

  • әдәби текстны эмоциональ кабул итүне, образлы һәм аналитик фикерләүне, иҗади күзаллауны; китап укучы культурасын һәм автор позициясен аңлауны; сәнгать төрләре белән берлектә әдәбиятның сүз сәнгате буларак үзенчәлеге турында карашны; матур әдәбият әсәрләрен мөстәкыйль уку ихтыяҗы булдыру; укучыларның телдән һәм язма сөйләмнәрен үстерү.

  • татар әдәбияты, мәдәнияте белән кызыксыну, дөньяга гуманлы караш, татар халкының мәдәни кыйммәтләренә хөрмәт булдыру, ягъни рухи дөньясы бай һәм башка мәдәниятләрне хөрмәт белән кабул итүче шәхес тәрбияләү.


Татар әдәбиятын өйрәнүнең төп бурычлары:


  • укучының төп әдәби-тарихи мәгълүматларны һәм әдәби-теоретик төшенчәләрне белүенә ирешү һәм анализ барышында кулланырга күнектерү;

  • укучыда матур әдәбият әсәрләрен мөстәкыйль уку ихтыяҗы булдыру;

  • укучының телдән һәм язма сөйләмен үстерү;

  • укучыда үз милләтенә, аның әдәбиятына, мәдәниятенә карата хөрмәт, дөньяга гуманлы караш, гражданлык тойгысы, патриотизм хисләре, үз милләтенең, шушы төбәктә яшәүче башка халыкларның мәдәни кыйммәтләренә хөрмәт хисләре тәрбияләү.



Әдәбият дәресләренең укыту-тематик планы.


Сыйныф: 7 б


Укытучы: Вәлеева И.Н.


Сәгатьләр саны:


барлыгы - 70 сәгать,

атнага - 2 сәгать.


БСҮ – 6

СТУ – 5

Сочинение - 4


Дәреслек: Татар әдәбияты. 7нче сыйныф. 2 кисәктә (Казан: Мәгариф – Вакыт, 2014)




Контроль төренең формалары:


  • тестлар;

  • телдән җавап;

  • сәнгатьле уку;

  • шигырьне яттан белү яки прозадан өзекне яттан сөйләү;

  • әдәби әсәр буенча инша язу;

  • бирелгән темага инша язу.






Укытуның предмет, шәхси, метапредмет нәтиҗәләре


5нче сыйныфта татар әдәбиятын укытуның гомуми (метапредмет) нәтиҗәләре түбәндәгеләр:

  • укучыда әдәбиятны мөстәкыйль укып, аңларлык күнекмәләр булдыру;

  • татар сүз сәнгатен рус һәм дөнья әдәбияты фонында кабул итәргә өйрәтү;

  • татар әдәби теле нормаларын саклап язу һәм сөйләү күнекмәләре булдыру;

  • кирәкле мәгълүмат һәм белемнәрне төрле чыганаклардан табу, алардан мөстәкыйль рәвештә кулланырга өйрәтү.


Татар әдәбиятын укытуның предмет нәтиҗәләре түбәндәгеләр:

Танып-белү өлкәсендә:

  • татарча әдәби текстны кабул итәргә һәм аңларга, иҗат ителгән чор белән тарихи-мәдәни бәйләнешләрен һәм аңа салынган мәңгелек кыйммәтләрне күзалларга өйрәтү;

  • укыган әдәби әсәрнең эчтәлеген, темасын, проблемасын, идеясен беркадәр билгели, геройларын бәяли алуына ирешү;

  • классик әдипләрнең тормыш һәм иҗат юлларына кагылышлы төп фактларны белүенә ирешү;

  • татар әдәбияты текстларын рус әдәбияты әсәрләре белән гомумкешелек кыйммәтләренә мөнәсәбәттә чагыштыру күнекмәләре формалаштыру;

  • бәяләү өлкәсендә:

  • татар әдәбиятына хас рухи-әхлакый кыйммәтләрне, әдәби-эстетик үзенчәлекләрне аңларга өйрәтү;

  • мәдәниятара бәйләнешләрне саклау, укучының башка милләтләр мәдәнияте һәм әдәбиятыннан мәгълүматлы, башка халыкларның сүз сәнгатенә хөрмәтле мөнәсәбәттә, толерант булуына ирешү;

  • баланың үзаңын үстерү, ватанны яратырга өйрәтү, горурлык һәм гражданлык хисләре тәрбияләү;

  • татар әдәбияты үрнәкләренә үз мөнәсәбәтеңне булдыру күнекмәсен формалаштыру.

коммуникатив яктан:

  • татар әдәбияты әсәрләрен аңлап укый һәм кабул итә алуга ирешү;

  • әдәби әсәрдәге вакыйгаларны һәм геройларны чагыштыру, әсәрне (өзекне) сәнгатьле итеп уку, өйрәнелгән әсәргә бәйле телдән һәм язмача фикерләрне белдерергә өйрәтү;

  • аерым автор, аның әсәре, гомумән әдәбият турында кирәкле мәгълүматны белешмә әдәбият, вакытлы матбугат, Интернет чаралары аша эзләү күнекмәсе булдыру;

  • укучының мөстәкыйль, иҗади фикерләвен активлаштыру;

  • әдәби әсәрләр һәм ирекле темалар буенча татар телендә иҗади эшләр башкарырга өйрәтү.

эстетик яктан:

  • әдәби әсәрнең эстетик кыйммәтен һәм милли үзенчәлекләрен тою хисе формалаштыру;

  • баланың әдәби текстны эстетик бөтенлекле, шул ук вакытта әдәби һәм тел-сурәтләү алымнарының, образлылыкның үзенчәлекләрен һәм әһәмиятен аңлап бәяли белүенә ирешү;

  • рус һәм татар телендәге әдәби әсәрләрне чагыштырып бәяләргә, әхлакый идеалларның охшаш һәм аермалы якларын билгеләргә өйрәтү.


Татар әдәбиятын укытуның шәхси нәтиҗәләре түбәндәгеләр:

- укучының җаваплылык хисен активлаштыру;

- укуга һәм хезмәткә уңай мөнәсәбәт булдыру;

- баланың үзаңын үстерү, милләтне, ватанны яратырга өйрәтү, горурлык һәм гражданлык хисләре тәрбияләү;

- әхлак нормаларын, җәмгыятьтә яшәү кагыйдәләрен төшендерү;

- төрле чыганаклардан (сүзлекләр, энциклопедияләр, интернет-ресурслар һ.б.) танып-белү һәм коммуникатив ихтыяҗларны канәгатьләндерерлек мәгълүматлар табарга күнектерү.


Белем бирү эчтәлегенең мәҗбүри минимумы


Татар әдипләренең әсәрләре:

  1. Г. Тукай “Милли моңнар”;

  2. Г. Ибраһимов “Табигать балалары” (өзек);

  3. С. Хәким “Бакчачылар”;

  4. Һ. Такташ “Алсу”;

  5. Ф. Кәрим “Бездә яздыр”;

  6. Г. Кутуй “Рәссам”;

  7. Ә. Еники “Кем җырлады?”;

  8. Г. Бәширов ”Менә сиңа мә!”;

  9. И. Гази “Йолдызлы малай”;

  10. М. Мәһдиев “Без - кырык беренче ел балалары”(өзек);

  11. М. Галиев “Нигез” (өзек);

  12. Т. Миңнуллин “Монда тудык, монда үстек” (өзек).


Биографик белешмәләр:


  1. Г. Тукай,

  2. С. Хәким,

  3. Г. Әпсәләмов,

  4. Ә. Еники (бер әсәр буларак исәпләнә).


Рус язучыларының тәрҗемә әсәрләре:


А. Пушкин “Кышкы кич”.


Ятлау өчен әсәрләр:


  1. Г. Тукай “Милли моңнар”;

  2. Дәрдемәнд “Видаг”;

  3. Һ.Такташ “Алсу” (өзек);

  4. Г.Ибраһимов “Табигать балалары (өзек);

  5. Ф.Кәрим “Кыңгыраулы яшел гармун” (өзек).







Укучыларның белем һәм күнекмәләрен бәяләү нормалары


Укуны бәяләү.


Укучыларның 1 минутка уку тизлеге түбәндәгечә бәяләнә:


Класслар


Икенче яртыеллыкта


Иҗек саны

Сүз саны

V

VI

VII

VIII-IX


130-190

140-200

150-210

160-220

70-100

75-115

80-125

85-130


Искәрмә. Эчтән уку тизлеге, кычкырып уку белән чагыштырганда, 5-7 нче классларда – 40-50 процентка, ә 8-9 нчы классларда 60 процентка югырырак була.



Телдән җавапларны бәяләү.


Телдән җавап бирү – тәкъдим ителгән теманы сөйләү формасында була.

М а т е р и а л:

  1. программа материалы буенча бирелгән яисә үзе сайлап алган тема;

  2. эчтән укылган текстның (нигездә, әдәби әсәрдән яисә әдәбият дәреслегеннән алынган, күрсәтелгән яисә үзе сайлап алган) эчтәлеге.

С ө й л ә ү г ә б и р е л ә т о р г а н в а к ы т:

X - XI классларда 7-10 минут,

IX класста 5-7 минут,

VIII класста 4-7 минут,

VII класста 3-6 минут,

VI - V класста 2-5 минут.


Әдәбият дәфтәренә таләпләр


Әдәбият дәфтәрендә һәр уку елы дәвамында түбәндәге төп язмалар була:

  1. планнар

  2. эчтәлекне хикәяләп язу

  3. цитаталар (күчереп язу)

  4. аңлатмалар (сүз һәм төшенчәләргә)

  5. фикер язмалары (үз фикереңне язып кую)

  6. укучы үзе иҗат иткән әдәби әсәрләр (хикәяләр, шигырьләр, мәзәкләр, сценарийлар һ.б )

  7. халык авыз иҗатыннан җирле материаллар

  8. аннотацияләр (11кл.)

  9. тезислар (8-11кл.)

  10. конспектлар (8-11 кл.)

  11. рефератлар (8-11 кл.).

Әдәбият дәфтәрендә бары тик программа материалын үзләштерүгә һәм аны язып бирә белергә өйрәтә торган язмалар гына булырга тиеш. Язма эшләр сочинение таләпләре белән бәяләнә.

Әдәбияттан белем дәрәҗәсен бәяләү соңгы чиктә сочинение яздыру белән кылынса да, өлгереш билгеләре чыгарган вакытта аның белән генә чикләнмичә, уку, сөйләү, телдән җавап бирү дә исәпкә алына.


Сәнгатьле укуга карата таләпләр


Уку материалы:

  1. Укучы үзе язган текст яки сочинение.

  2. Әдәби әсәрдән, публицистик һәм фәнни хезмәттән өзек.

Материалның күләме:

Һәр класс өчен билгеләнгән сочинение күләме икеләтә алына.

Материалны сайлап алу:

  1. Укучы үзе сайлый, үзе теләгән текстны укый.

  2. Укытучы күрсәтмә бирә.

Укуны әдәбият фәне буенча бәяләү өчен таләпләр:

  1. Уку тел (грамматика) фәне буенча уңай билге куярлык булсын.

  2. Сәнгатьле яисә логик сәнгатьле (текстның характерыннан чыгып) башкарылсын.

  3. Уку интонациясен бөтен текстка һәм аның аерым өлешләренә карата укучы аңлатып бирә белсен.

И с к ә р м ә. Уку интонациясен аңлатканда:

1. V – VII классларда интонациянең текст эчтәлегенә карата булган ягын аңлату җитә (ягъни объектив эчтәлектән чыгып).

2. VIII класста авторның тексттагы эчтәлеккә мөнәсәбәтен чагылдыру дәрәҗәсенә бәйләп аңлату да таләп ителә.

3. IX - XI классларда укучы, болар өстенә, текст эчтәлегенә үзенең мөнәсәбәтен, тыңлаучыларга ничек тәэсир итәргә, аларда нинди хисләр уятырга теләгәнлеген дә аңлатырга тиеш.


Соңгы ике таләптән берсенең үтәлмәве тел буенча куелган билгене – бер баллга, икесенең дә кимчелекле үтәлүе билгене ике баллга киметә. Икесе дә бөтенләй үтәлмәгән булса, әдәбияттан “2”ле куела.





Укучыларның әзерлек дәрәҗәсенә таләпләр:



  • сүз сәнгатенең образлы табигате;

  • өйрәнгән әдәби әсәрнең эчтәлеге;

  • классик әдипләрнең тормыш һәм иҗат юлларының төп фактлары;

  • өйрәнгән әдәби-теоретик төшенчәләр;

  • әдәби текстны кабул итү һәм анализлау;

  • әдәби текстның мәгънәви өлешләрен аерып чыгару, укыган буенча тезислар һәм план төзү;

  • әдәби әсәрнең төрен һәм жанрын ачыклау;

  • укыган әсәрнең темасын, проблемасын, идеясен билгеләү;

  • геройларга характеристика бирү;

  • сюжет, композиция үзенчәлекләрен, махсус сурәтләү чараларының ролен ачу;

  • әдәби әсәрдәге эпизодларны һәм геройларны чагыштыру;

  • укыганга үзеңнең мөнәсәбәтеңне белдерү;

  • әсәрне (өзекне) сәнгатьле итеп уку;

  • кабатлап сөйләүнең төрләреннән файдалану;

  • өйрәнелгән әсәргә бәйле телдән һәм язмача фикерләрне белдерү;

  • укыган әсәр буенча фикер алышуда катнашу, фикерләреңне дәлилли белү;

  • укыган әсәрләргә бәяләмә (отзыв) язу;

  • татар әдәби теленең нормаларына нигезләнеп, кирәкле темага телдән һәм язмача бәйләнешле текст төзү;

  • эстетик зәвыкка туры килә торган әдәби әсәрләрне сайлау һәм аларны бәяләү;

  • аерым автор, аның әсәре, гомумән әдәбият турында кирәкле мәгълүматны белешмә әдәбият, вакытлы матбугат, Интернет чаралары һ.б. аша эзләү.






Программаның эчтәлеге


Төп темалар

Сәг.

Белем һәм күнекмәләр

1

Халык авыз иҗаты

12

Халыкның милли рухи культура хәзинәсе буларак халык авыз иҗаты. Фольклор әсәрләрендә гомумкешелек кыйммәтләренең зур урын тотуы. Риваять һәм легендалар. Тарихи җырлар. Эпос-дастаннар. Дөнья халык мәкальләре.

2

Борынгы татар әдәбияты

2

С.Сараи турында белешмә. “Сөһәйл вә Гөлдерсен” әсәре.

3

XVIII йөз әдәбияты

1

Мәҗмугыл-хикәят”. Хикәят.

4

XIX йөз әдәбияты

3

З.Һади “Мәгъсүм” әсәре.

5

XX йөз әдәбияты

16

Г.Тукай “Милли моңнар” һ.б. М.Хөсәен поэмасы. Ә.Фәйзи “Тукай”, “Җаек”. Дәрдемәнд “Видаг”. Н.Әхмәдиев “Дәрдмәнд” поэмасы. Г.Ибраһимов иҗаты. Әдәбият теориясе.

6

1920-1930нчы еллар әдәбияты

1

Һ.Такташ “Алсу”. Поэма.

7

Сугыш чоры әдәбияты

4

Ф.Кәрим “Бездә-яздыр..”, Г.Кутуй “Рәссам” хикәясе.

8

Сугыштан соңгы әдәбият

13

С.Хәким “Бакчачылар”. Ә.Еники “Кем җырлады?”, “Мәк чәчәге”. Г.Бәширов “Менә сиңа мә!”. И.Гази “Йолдызлы малай”. Р.Низами “Блокада хәтирәсе”.

9

1960-1980нче ел әдәбияты

7

М.Мәһдиев “Без-41 ел балалары”. Г.Әпсәләмов “Миңа 19 яшь иде”. Т.Миңнуллин “Монда тудык, монда үстек”. Р.Корбан “Могикан”.

10

Хәзерге әдәбият

5

М.Галиев “Нигез”. Г.Афзал “Акыл, намус, белем”. Р.Фәйзуллин “Бердәнбер”.

11

Балалар әдәбияты

1

Г.Гыйльманов “Ике дус һәм Ак бабай хакында кыйсса”.

12

Тәрҗемә әсәрләр

2

А.Пушкин “Кышкы кич”. М.Лермонтов “Болытлар”

13

Фантастик әсәрләр

2

А.Тимергалин “Сәер планетада”. Р.Фәизов “Бер күбәләк”

14

Кабатлау

1

Р.Файзуллин. Г.Афзал әсәрләре.


Барлыгы

70





Укыту – методик комплекты


  1. Татар әдәбияты: Рус телендә төп гомуми белем бирү оешмаларында эшләүче укытучылар өчен методик әсбап. 7нче сыйныф / Ф.Ф. Хәсәнова, Г.М. Сафиуллина, Ә.Н. Сафиуллина. –
    К.: “Мәгариф – Вакыт” нәшр., 2014

  2. Дәреслек: Татар әдәбияты.7нче сыйныф.2 кисәктә. Казан: Мәгариф – Вакыт, 2014

  3. Әдәбият дәресләрендә бәйләнешле сөйләм үстерү: Татар урта гомуми белем бирү мәктәбенең
    5-6нчы сыйныфларында эшләүче укытучылар өчен кулланма /Я.Х.Абдрәхимова.- Казан. “Мәгариф”, 2007.

  4. Урта мәктәптә татар әдәбиятын укыту методикасы. /Д.Ф. Заһидуллина. – Казан. “Мәгариф”,, 2000.

  5. Әдәби әсәргә анализ ясау: Урта гомуми белем бирү мәктәбе укучылары, укытучылар, педагогика колледжлары һәм югары уку йортлары студентлары өчен кулланма/Д.Ф.Заһидуллина, М.И.Ибраһимов,В.Р.Әминева.- Казан. “Мәгариф”, 2005.

  6. Заһидуллина Д.Ф., Закирҗанов Ә.М., Т.Ш. Гыйләҗев. Татар әдәбияты. Теория. Тарих.
    К.: “Мәгариф” нәш-ты, 2004

  7. Хатипов Ф.М. Әдәбият теориясе. К.: ТКН, 2000.




Интернет ресурслары:


  1. http://km.edu.tatar.ru/


  1. http://gabdullatukay.ru


  1. http://www.tugantelem.narod.ru


  1. http://www.languages-study.com/tatar-links.html


  1. http://belem.ru


  1. http://www.openclass.ru/node/55070


  1. http://tatar.com.ru/fonetika.php


  1. http://www.akiat.ru


  1. http://tatar.moy.su


  1. http://tatar.com.ru


  1. http://tatarile.org/tatartele/


  1. http://www.tatknigafund.ru


  1. http://tatarile.org/tatartele/





Выберите курс повышения квалификации со скидкой 50%:

Краткое описание документа:

Аңлатма язуы

 

Тәкъдим ителгән эш программасы түбәндәге документларга нигезләнеп төзелде:

 

-        273нче номерлы “Россия Федерациясенең мәгариф турында” Федераль Законына, 

-        “Рус телле урта (тулы) гомуми белем бирү мәктәпләре өчен татар теле һәм әдәбиятыннан үрнәк программаларга” (2011 ел) ,

-        “Татар әдәбияты: Рус телендә төп гомуми белем бирү оешмаларында эшләүче укытучылар өчен методик әсбап. 7нче сыйныф” Ф.Ф. Хәсәнова, Г.М. Сафиуллина, Ә.Н. Сафиуллина (2014 ел),

-        2014 – 2015нче уку елына мәктәпнең укыту планына.

 

“Татар әдәбияты” предметы “Филология” өлкәсенә керә.

 

Татар әдәбиятын өйрәнүнең төп максатлары:

-        татар әдәбияты текстларын форма һәм эчтәлек берлегендә аңлап кабул итү; төп әдәби-тарихи мәгълүматлардан, әдәби барышны тәэмин итүче төп әдипләр иҗаты турында хәбәрдар булу һәм гомум әдәби-теоретик төшенчәләрне татар әдәбиятына мөнәсәбәтле куллана белү.

-        татар әдәбияты тарихының төп фактларына нигезләнеп, әдәби әсәрне уку һәм анализлау күнекмәләре формалаштыру; әсәрләрдәге конкрет-тарихи һәм гомумкешелек өчен мөһим эчтәлекне күрә белү; телдән һәм язма чыгышларда әдәби тел байлыгыннан дөрес файдалану күнекмәләре булдыру.

-        әдәби текстны эмоциональ кабул итүне, образлы һәм аналитик фикерләүне, иҗади күзаллауны; китап укучы культурасын һәм автор позициясен аңлауны; сәнгать төрләре белән берлектә әдәбиятның сүз сәнгате буларак үзенчәлеге турында карашны; матур әдәбият әсәрләрен мөстәкыйль уку ихтыяҗы булдыру; укучыларның телдән һәм язма сөйләмнәрен үстерү.

 

-        татар әдәбияты, мәдәнияте белән кызыксыну, дөньяга гуманлы караш, татар халкының мәдәни кыйммәтләренә хөрмәт  булдыру, ягъни рухи дөньясы бай һәм башка мәдәниятләрне хөрмәт белән кабул итүче шәхес тәрбияләү. 

Автор
Дата добавления 24.11.2014
Раздел Начальные классы
Подраздел Другие методич. материалы
Просмотров941
Номер материала 152479
Получить свидетельство о публикации
Похожие материалы

Включите уведомления прямо сейчас и мы сразу сообщим Вам о важных новостях. Не волнуйтесь, мы будем отправлять только самое главное.
Специальное предложение
Вверх