Добавить материал и получить бесплатное свидетельство о публикации в СМИ
Эл. №ФС77-60625 от 20.01.2015
Инфоурок / Другое / Другие методич. материалы / Публикация на тему "Хатлар яздым утырып"

Публикация на тему "Хатлар яздым утырып"



57 вебинаров для учителей на разные темы
ПЕРЕЙТИ к бесплатному просмотру
(заказ свидетельства о просмотре - только до 11 декабря)


  • Другое

Поделитесь материалом с коллегами:

Хатлар яздым утырып...

Л.Ә.Корбанова , Р.И.Әхмәтова, Казан

169нчы мәктәпнең 1нче категорияле

татар теле һәм әдәбияты укытучылары

Хәзерге вакытта төп мәктәп курсы буенча дәүләт йомгаклау аттестациясе яңа формада уздырыла. Рус төркемнәрендә укучы балалар өчен биремнәр өч бүлектән тора. Ачык типтагы С1 өлешендә укучыларга шәхси хат язу тәкъдим ителә. Шәхси хат язуда коммуникатив бурыч дөрес үтәлергә,хат тексты дөрес эзлеклелектә төзелгән булырга, абзацларга бүленештә хаталар булмаска тиеш. Бүгенге көндә хатларның төрләре, хат язу тәртибе белән танышу актуаль тема булып тора. Шуңа күрә эшебезнең максаты- тагын бер кат хатлар турында сөйләү һәм дөрес итеп хат язарга өйрәтү.

Укучылар хат язу үрнәге белән беренче тапкыр бишенче сыйныфта танышалар, һәм аннан соң бу эш системалы рәвештә дәвам иттерелә. Әти-әниеңә яки туганнарыңа рәхмәт хаты, бәйрәм белән котлау хаты, укыган әдәби әсәр героена адресланган хат, якын дустыңа яки туганыңа хат язу тәртибе белән таныштырганда. Укучыларда бәйләнешле сөйләм күнекмәләре үстерелә һәм хат язу культурасы формалаштырыла. Бүген хат аша аралашу онытылып барган заманда, укучыларга эпистоляр жанр буларак, хатлар аша сөйләшү-аралашу стиле турында мәгълүмат бирү; хатларның кеше тормышындагы әһәмиятен төшендерү, укучыларда хат язышу теләге уята; аларны хат язу һәм аны адресатка җибәрү тәртибе белән таныштыру, аеруча игътибарлы караш таләп итә. Мондый дәресләр укучыларның фикерләү сәләтен үстерү; уеңны ирекле, ләкин жанр бөтенлеген саклап төгәл әйтеп бирү күнекмәләре тәрбияләүдә дә зур әһәмияткә ия.

Татар теленең аңлатмалы сүзлегендә “хат” сүзенә мондый билгеләмә бирелә: “Хат- үзара аралашу максатында кемгәдер атап язып җибәрелә һәм тапшырыла торган язма”. Хат кемгә адреслана, шул кеше адресат, ә хат язучы адресант дип атала. Аралашу-хәбәрләшүнең бер чарасы буларак, хатның үзенә генә хас стиль үзенчәлекләре бар. Хатларда логик һәм стилистик яктан тулы иреклеккә юл куелса да, аларда жанр бөтенлеге саклана. Бу күренеш хатларны аерым жанр (эпистоляр жанр) итеп карарга мөмкинлек бирә.

Хатлар эчтәлекләре һәм төзелешләре буенча ике төргә бүленәләр:

1) шәхси хатлар

2) рәсми хатлар

Шәхси хатлар кешеләрнең шәхси эшләрен,үзара мөнәсәбәтләрен чагылдыра.

Рәсми хатлар кабул ителгән билгеле бер форма буенча нинди дә булса оешма исеменнән языла.

Шәхси хатлар берничә төргә бүленә:

- туганлык-кардәшлек хатлары;

- дуслык хатлары;

- күренекле шәхесләр арасында барган хат алышу;

- мәхәббәт хатлары

- тормыш-көнкүреш, сәүдә эшләре белән бәйләнешле хатлар.

Хатларны шартлы рәвештә җавап таләп ителә торган һәм җавап таләп ителми торган хатларга бүлергә мөмкин.

Җавап таләп ителми торган хатлар үзләре берничә төркемгә бүленә: искә төшерү, хәбәр итү, раслау, кисәтү, чакыру, тәбрикләү, гарантия бирү, мәгълүмат бирү хатлары.

Укучылар хатларның язылу тәртибен дә төгәл белергә тиеш. Хат биш өлештән тора:

-кереш өлеше

- төп эчтәлеге

- ахыры

- хат язучының имзасы

- хатның язылу вакыты

Хат язганда түбәндәгеләргә игътибар итәргә кирәк: язуыгыз ачык, аңлаешлы, пөхтә, орфогрфик хаталарсыз булсын; хат башында, сәламләү үзләреннән соң, гадәттә хат исемләнгән кешенең сәламәтлеген, хәл-әхвәлне сорашлар; хат эчтәлегендә тасвирланган вакыйгаларны, яңалыкларны логик эзлеклелек саклап язарга кирәк; хат компьютерда җыелган булса, имзаны үз кулың белән куярга киңәш ителә; хатны тәмамлаганнан соң, әйтелмәгән фикер калса, P.S. (post scriptum) тамгасы куеп, ахырдан өстәп куярга мөмкин.

Хатларны адресатка төрле юллар белән җибәрергә мөмкин: почта һәм интернет (электрон почта) аша.

Интернет аша аралашу тизрәк һәм җиңелрәк. Ләкин бу язышуда алган хисләр кыска вакытлы гына була, аннан киләчәккә истәлек калмый. Ә инде хатлар исә йөзләгән ел сакланырга мөмкин.Үз кулларың белән ак кәгазь битенә язып җибәргән хатны бернәрсә дә алыштыра алмый: синең язуың аша адресатка әйтәсе килгән хисләрең, күңел җылың да барып ирешә.

Файдаланылган әдәбият

1. Вәлиева З.В. Эш кәгазьләре үрнәкләре. Казан: Тат.кит.нәшр.,1999.

2. Хаков В.Х. Татар әдәби теле. Казан: Тат.кит.нәшр.,1999



57 вебинаров для учителей на разные темы
ПЕРЕЙТИ к бесплатному просмотру
(заказ свидетельства о просмотре - только до 11 декабря)


Автор
Дата добавления 21.01.2016
Раздел Другое
Подраздел Другие методич. материалы
Просмотров170
Номер материала ДВ-365785
Получить свидетельство о публикации
Похожие материалы

Включите уведомления прямо сейчас и мы сразу сообщим Вам о важных новостях. Не волнуйтесь, мы будем отправлять только самое главное.
Специальное предложение
Вверх