Инфоурок Другое СтатьиПубликация на тему "Рус балаларын татар теленә өйрәтү мөмкинлекләре."

Публикация на тему "Рус балаларын татар теленә өйрәтү мөмкинлекләре."

Скачать материал

Рус балаларын татар теленә өйрәтү мөмкинлекләре.

 

1

   Максатым – рус балаларын татарча аралашырга өйрәтү, һәр укучыга иҗади мөмкинлекләрен табарга ярдәм итү, үзенең көченә ышандыру, барлык эшләрне булдыра алырдай шәхес икәнен күрсәтү. Минем фикеремчә, татар теле һәм әдәбияты дәресләренең төп бурычы – укучыда эчке матурлыкка омтылыш тәрбияләү, әйләнә-тирә мохиткә, дөньядагы төрле вакыйгаларга дөрес бәя бирү.

  Укытучы баланың тормышына өлешчә яраклаша белергә, аның уй-хыялларын чамаларга, басым ясамыйча гына булышырга тиеш.

    Көн артыннан көн үтеп, минем тырышлыгымның беренче нәтиҗәләре бар: дәресләрдә татарча сөйләмне тыңларга, аңларга өйрәнеп киләләр, йөзләрендә курку урынына үзләренең аз гына уңышларына сөенү  күренә, менә хәзер инде максатым - укучыларда татар телен өйрәнүгә кызыксыну уяту. Шушы максатыма ирешкәннән соң дәресләрем бермә-бер кызыклырак, нәтиҗәләре югарырак булачак.

2

  Кечкенәләр үзләренә әйтелгән мактау сүзләрен бик яхшы истә калдыралар, шушы ук сүзләрне өйләренә кайтып әти-әниләренә әйтеп күрсәтергә тәкъдим итәм. Нәтиҗәдә бала сүзне истә калдыра, өйдәгеләргә дә баланың шатлыгын уртаклашу мөмкинлеге туа. Балага уңышлар юлдаш булганда гына аның күңеле күтәрелә, тагын да күбрәк белү, белгәнеңне башкаларга да күрсәтү теләге барлыкка килә. Мин мактауга саран түгел. Һәр баланың кечкенә генә уңышын да күрергә, мактап канатландырып җибәрергә яратам. Уңышсызлыклар арасында кечкенә генә булса да уңышны күрү, ярдәм итәргә омтылу,укучыны аңларга тырышу- болар барысы да балаларда үз мөмкинлекләренә  ышаныч  һәм укыйсы килү теләге  уята.  

Замана укучысына әзер белемнәрне үзләштерү һәм тиешле күнекмәләр булдыру гына җитми. Иҗади, мөстәкыйль, җаваплы булырга өйрәтү бурычы йөкләнде. Укыту материалының эчтәлеген һәр укучының сәләтенә туры килерлек итеп сайларга һәм төзергә кирәк. Индивидуаль якын килеп эшләгәндә генә, укытучы укучыларында үз фәненә карата мәхәббәт уята, тормышка яраклы шәхесләр тәрбияли ала. Баланың берсе укытучы әйткән сүзне шул мизгелдә үк “эләктереп” алса, икенчесенә берничә тапкыр кабатларга кирәк, ә өченчесе исә, күнегүләр эшләү, проблемалы ситуацияләрне чишеп кенә теманы аңлауга ирешә

   Үзем, традицион дәресләрдән тыш, уен - дәрес, практикум, экскурсияләр, рольле уеннар кебек иҗат дәресләрен  отышлы дип табам. Балалар бертөрлелектән бик тиз аралар, шуңа күрә дәрестә эшчәнлекнең төрле ысулларын сайлыйм. Өй эшен мин укучыларның сәләтенә һәм мөмкинлекләренә туры китереп, һәр балага индивидуаль якын килеп бирергә тырышам.

3

Яңалыклар заманы укытучысына  таләпләр катгый: бала мөстәкыйль фикер дә йөртә белсен, аны ачык итеп дәлилләсен, эшен дә дөрес оештырсын, лидерлык сыйфатлары да анда чагылыш тапсын, бүгенге тормышка яраклаша да белсен. Әнием: ”Бармаклар да тигез түгел,”- дияргә ярата. Чыннан да шулай бит. Балалар төрлечә укый,  фикерләре төрле, һәркайсының үз мөмкинлеге, үз дөньясы..Ләкин һәрберсенең үз урыны бар. Шушы  мөмкинлекләрен  тиешле  юнәлештә кулландыра алсак  иде. Чын  Кеше булсыннар иде алар.  Еллар узар, укучыларыбыз үз урыннарын табып, зур шәхесләр булырлар.  

  

4

Бүген уку-укыту процессына яңа технологияләрне кертеп җибәрү – укытучы алдында торган төп таләп, көн тәртибенә куелган беренчел мәсьәлә. Әлбәттә, кулыңа акбур тотып, такта янына басып та кызыклы дәресләр биреп була. Ләкин дөнья үзгәрә тора һәм, заманнан артта калып, искечә укытуны дәвам итәргә һич кенә дә ярамый. Балалар мәгълүмати технологияләр белән бик иртә таныша. Мәктәп баласы булган өйдә компьютер булмыйча калмый. Әгәр дә элек укучы өчен мәгълүмат чыганагы булып китап һәм мөгаллим торса, бүген ул барлык кызыксындырган сорауларга җавапны интернет челтәре аша да таба ала. Шуңа да заман укытучысы булу, укучыларны үз предметым белән кызыксындыру, аларның игътибарын җәлеп итү өчен, төрле хәйләләр уйлап табам – шул ук мәгълүмати технологияләрне үзләштерергә һәм аларны укыту процессында кулланырга тырышам. Укучылар алдында абруең булсын өчен, хезмәттәшлек педагогикасын куллану зарур дип уйлыйм. Менә шушы методика кысаларында балаларны үз тирәмә оештырып, кызыксынулары бер дә бетмәслек итеп эшләргә тырышам: аларны төрле идеяләр белән рухландырам, дәресләремне тиешле дәрәҗәдә уздыру өчен бөтен көчемне куям.

5  

Белгәнебезчә, чит тел өйрәнүче балаларга башлангыч чорда рәсемнәр белән эшләүнең әһәмияте гаять зур. Предметлы рәсемнәр ярдәмендә балалар яңа сүзләрне җиңелрәк үзләштерә һәм гади җөмләләр төзергә өйрәнә, ә сюжетлы рәсемнәр белән эшләгәндә ул сүзләрнең мәгънәләрен тизрәк истә калдыра, бәйләнешле сөйләм телен камилләштерә.

  6

  Күрсәтмәлелек укучыларга теоретик материалны җиңел һәм аңлап үзләштерергә, ә укытучыга яңа белемнәрне аз вакыт эчендә истә калдырырлык итеп аңлатырга мөмкинлек бирә. Дәрес башында төсле рәсемнәр, уенчыклар ярдәмендә укучылар бик теләп эшләсәләр һәм сорауларга җавап бирсәләр, кызыклы күргәзмә материалдан соң үзара аралашканда югалып калалар һәм пассивлашалар. Актив эшчәнлекне сүрелдермәс өчен күргәзмә, терәк материаллар, схемалар (таблицалар, карточкалар, җыелмалар) һ.б. куллану отышлы. Терәк материаллар ярдәмендә укучылар актив, ышанып эшлиләр, эшләгәндә артык арымыйлар, оялмыйлар, сүзләрне, җөмләләрне аңлап сөйлиләр.

 Дәресләрдә презентацияләр куллану, интернет материалларыннан файдалану укучыларның кызыксынуын арттырып кына калмыйча, эшне күпкә җиңеләйтә, вакытны янга калдырырга ярдәм итә.

  Дәресләрне үткәргәндә, мин гади эш алымнарын әкренләп катлауландырырга тырышам. Димәк, дәресне сүздән башлыйм, аннары без – сүзтезмәгә, җөмләгә, аннан соң гына текст, монолог, диалогка күчәбез. Өй эшләрен дифференцияләштереп бирү дә яхшырак нәтиҗәләргә ирешергә мөмкинлек бирә.

Татар теле һәм әдәбияты  дәресләрендә  кроссвордлар, ребуслар чишү, тестлар эшләү укучыларның яраткан эше. Аларны үзем дә тәкъдим итәм, балалар да өйдә төзеп алып киләләр. Бу алымны куллану укучыларның логик фикерләү сәләтен үстерә, мөстәкыйльлеккә өйрәтә. Тестлар аз вакыт эчендә укучыларның белеменә дөрес бәя бирергә мөмкинлек ача.  Балалар тормышында уенның әһәмияте искиткеч зур.Уенны бигрәк тә башлангыч  сыйныф укучылары ярата.Уен бала шәхесенә уңай йогынты ясый, аның акыл үсешен активлаштыра, балада хисләр эшчәнлеген көчәйтә, ихтыяр көче тәрбияли. Уен – иҗат эшенең беренче адымы. Шуны истә тотып, мин дәресләрдә уеннар кулланам һәм яхшы гына нәтиҗәләргә ирешәм.

Телдән җавап бирүне камилләштерү максатында, яңа теманы аңлатканда һәм ныгытканда уен элементларын куллану, дөресен әйтим, үземне дә балачакка алып кайта. Күзәтүләремнән чыгып шуны әйтә алам: уеннар укучыларның коммуникатив эшчәнлеген активлаштыра.

Уен – бала эшчәнлегенең, тормышының аерылгысыз бер өлеше. Тәрбия чарасы буларак, ул балаларның камилләшүенә, шәхес буларак формалашуына, үзгәрүенә этәргеч булып тора. Балага белем һәм тәрбия уен аркылы яхшырак бирелә. Ул уйнаган вакытта бик күп нәрсәләрне таный, үзенә күнекмәләр ала. Уен формасында оештырылган дәресләр фән белән кызыксынуны көчәйтә, баланың мөстәкыйльлеген үстерә.

Уеннар яңа теманы үзләштерү, белемнәрне ныгыту, гомум уку күнекмәләрен формалаштыру, иҗади сәләтләрен үстерүдә куелган бурычларны уңай хәл итүдә зур мөмкинлекләргә ия.

Башлангыч сыйныфларда укучылар предметлы уеннарны, әкият геройларына бәйле булган рольле уеннарны теләп башкаралар.Беренче, икенче сыйныфларда предметлы уеннарны  балалар бик яратып уйныйлар. Мәсәлән, беренче сыйныфта “Мәктәп” темасын өйрәнгәндә “тәрҗемәче” уены отышлы. Укытучы русча сүз әйтеп балага туп бирә, бала татарча әйтеп тупны ала. Бу уен авазларның, сүзләрнең дөрес әйтелешен ныгыта, лексик байлыкны арттыра, булган сүзлек запасын активлаштыра. “Угадай-ка!” – “Бел ,әле!”  уены. Бер укучы такта янына чыга.Укытучы башка балаларга рәсем күрсәтә. Мәсәлән хайван рәсеме, кием рәсеме Һ.б.Такта янындагы укучы нәрсә икәнен белергә теләп , сораулар бирә: “Зурмы, кечкенәме? Бүрекме?  ”Серле тартма” уены. Балалар тартмадан уенчыкны яисә рәсемнәр алалар . Ничәнче уенчыкны алуларына карап, аның исемен һәм тәртип санын әйтәләр.Мәсәлән: Беренче – аю, икенче- төлке “Нәрсә юк? “ уены.  Укытучы балаларга җәнлекләр рәсемнәрен күрсәтә. Аннан соң берсен сиздермичә генә яшерә. Балалар нәрсә юк икәнен  әйтергә тиеш.  “Нәрсә артык”уены.  Укытучы өстәлендә предмет рәсемнәрнең логик рәт төзелә. Мәсәлән, яшелчә рәсемнәре арасында 1 җиләк-җимеш рәсеме. Укучы логик рәттә нинди предмет  артык икәнен өйтергә тиеш. ”Уйла” уены. Укытучы өс киемнәрен әйтә. Укучы, үрнәк буенча, тән әгъзасы исемен әйтергә тиеш.Әйтик, итек-аяк, бүрек- баш. Бу уеннар татар сүзләрен  кыска вакыт эчендә истә калдырырга мөмкинлек бирә. “Игътибарлымы син?”уены. Укытучы уң кулын күтәрсә, балалар кыргый хайваннар исемнәрен әйтәләр,ә сул кулны күтәрсә йорт хайваннарын әйтәләр.Бу уенны башка  темалар өйрәнгәндә  дә кулланып була. Мәсәлән: “Кайда? Кая? Кайдан? сораулары”,”Бакчада”, “Кибеттә” темаларына.

Рус мәктәбендә татар теленә өйрәтүдә рольле уеннарны актив кулланам. Аларның өйрәтү мөмкинлекләре зур һәм тәкъдим ителгән ситуацияләрдә укучылар аның белән иркен эш итәләр. Шуның белән беррәттән, укучыларның дәрес белән кызыксынуы арта, тел һәм сөйләм материалын өйрәнү дә файдалырак була.

Рольле уеннар берничә этаптан тора: өйдә яки сыйныфта әзерләнү, сыйныфта уенны оештыру, йомгаклау этаплары. Уенны оештырганда, укытучы берничә факторны истә тотарга тиеш:

- укучыларның коммуникатив эшчәнлеген активлаштыру;

- сөйләм эшчәнлеге дәрәҗәсенең төрле булуын истә тотып, балаларга рольләрне дөрес бүлеп бирү;

- уенның нәтиҗәсе укучыларның хисси халәтенә бәйле булу;

- укучыларга яхшы таныш булган ситуацияләрне файдалану;

-​ үзара ярдәмләшү, телдә актив аралашу мохите булдыру.

Рольле уеннар диалогик сөйләмне үстерүдә бик нәтиҗәле чара булып тора. Рольле уеннар төрле типтагы дәресләрдә дә уңышлы кулланылалар. Башлангыч сыйныфларда уку дәресләрендә рольле уеннарны еш кулланам. Дәрес саен да рольле уен җыештыру булырга мөмкин . Мәсәлән “Танышу “, “Кибеттә” “Кунакта”, “Спорт бәйрәме”, “Гаилә”  темаларын өйрәнгәндә һәм  уку дәресендә халык әкиятләре белән танышканда һ. б.

Диалогик, монологик сөйләмгә өйрәткәндә дәресләрдә өйрәнелгән әсәрне сәхнәләштерә башлыйбыз. Әсәрне сәхнәләштерү өчен төрле эшләр башкарыла: текстны өлешләргә бүлү; төп геройларны билгеләү; сәнгатьле сөйләм өстендә эш; текст буенча диалог, микродиалоглар төзү. Шушы эшләрнең нәтиҗәсе булып, циклның соңгы дәресендә әсәрне сәхнәләштерү бик уңышлы була..

 

8

Татарстаныбызда Фән һәм Мәгариф министрлыгы белән сингапур компаниясе оештырган  ”Белем бирү сыйфатын камилләштерү” проекты эшләп китте. Бу проект буенча укытучылар үзләренең белемнәрен арттырып, балаларга тәрбия һәм сыйфатлы белем бирүне максат итеп куярга тиешләр. Әйе, укытучыга хәзерге заман таләпләренә туры килерлек итеп эшли белергә кирәк. Хәзерге вакытта белемле кеше генә дөнья белән идарә итә ала. Яңага күчү бик авыр, күнекмәгән эшне башкару, бигрәк тә үзеңне үзгәртеп кору авырлык белән бара.

     Сингапурча һәм үстерелешле укыту технологиясе менә шушы каршылыкларны җиңә белергә,   сөйләшергә,  тыңларга, белемне үзе таба белергә өйрәтә. Укучылар төркемнәрдә эшлиләр, арадан берсе җитәкче итеп сайлана яисә билгеләнә. Төркем җитәкчесенең төп бурычы – уку эшчәнлеген оештыру, дәрес башланганчы, өй эшләре үтәлешен тикшерү, төркемнән кемнең җавап бирүен билгеләү, дәрес барышында төркем әгъзаларын активлаштыру, укуда уңышка ирешү дәрәҗәләрен күтәрүне тәэмин итү.

Дәресләремдә Хай Файв сигналын татарчага “күчереп” кулланам. Балаларның игътибарларын җәләп итер өчен: -Сыйныф! Сыйныф!- дип әйтәм дә, балалар :-Әйе,әйе дип җавап бирәләр. Шулай ук үткән теманы кабатлау, йомгаклау дәресләрендә Конерс структурасын, Куиз-куиз-трейд структурасын кулланам.

9  

  Рус балалары белән эшләгәндә, укучыларның татар теленә булган кызыксынуларын күрү, укытучы кешегә уңай халәт тудыра. Минем өчен иң мөһиме - аралашырга өйрәтү бит. Соңгы елларда  Р.Х. Хайдарова дәреслеге буенча эшли башладым. Җайлы дәреслек, үземнең эш тәҗрибәләрем белән шәһәр укытучылары каршында  семинарларда ачык дәрес  күрсәткән бар.  Дәрес һәм дәрестән тыш вакытта ИКТ куллану яңа материал аңлату, мультимедияле технологияләр куллану ,тест үткәрү, кабатлау һәм йомгаклау дәресен оештыру, укучыларның иҗади эшләрен башкару, реферат һәм чыгышлар өчен информация эзләү, үткән материалны тикшерү максатыннан файдаланыла һәм дәресләрнең нәтиҗәлелеген тагын да арттыра. Ноутбуклар булу, дәресләрдә презентацияләрне еш кулланырга мөмкинлек бирә.

   Дәресләрдә укучыларның сәламәтлеген саклауга да нык әһәмият бирәм. Дәрес башында балаларда яхшы кәеф һәм уңай хис булдыруның эш нәтиҗәлегенә уңай тәэсир итүен эш тәҗрибәмнән чыгып беләм. Энергизаторлар, физминутлар һәр дәрестә үз урынын таба     .

       Ушинский болай дип язган : “Бернинди кызыксыну булмаган өйрәнү укучыда өйрәнүгә булган кызыксынуны сүндерә” . Шуңа күрә мин  үземнең укучыларым күзендә  күңел сүрелү чаткыларын булдырмаска тырышам. Кызыксыну - белемнәргә ачкыч ул. Шуңа күрә бу сыйфатны балаларда булдырырга кирәк дип саныйм мин.

 

Әдәбият

1. Вагыйзов С.Г. Кызыклы грамматика. – Казан: Мәгариф, 2002. – 207 б.

2. Галимов И.Р. Мавыктыргыч лексикология. – Казан: Мәгариф, 2001. – 135б.

3. Татарский язык в таблицах и схемах для русскоязычных учащихся начальных классов / вт.-сост. Р.Н.Насибуллина. – Казань: Гыйлем, 2008. – 64с.

4. Фәтхуллова К.С., Юсупова Ә.Ш., Денмөхәммәтова Э.Н. Татар теле – күңелем теле. – Казань: Мир без границ, 2013. – 308 с.

 

Просмотрено: 0%
Просмотрено: 0%
Скачать материал
Скачать материал "Публикация на тему "Рус балаларын татар теленә өйрәтү мөмкинлекләре.""

Методические разработки к Вашему уроку:

Получите новую специальность за 3 месяца

Руководитель ремонтной службы

Получите профессию

Методист-разработчик онлайн-курсов

за 6 месяцев

Пройти курс

Рабочие листы
к вашим урокам

Скачать

Скачать материал

Найдите материал к любому уроку, указав свой предмет (категорию), класс, учебник и тему:

6 625 761 материал в базе

Скачать материал

Вам будут интересны эти курсы:

Оставьте свой комментарий

Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.

  • Скачать материал
    • 17.11.2016 658
    • DOCX 62 кбайт
    • Оцените материал:
  • Настоящий материал опубликован пользователем Халимова Гулия Сулеймановна. Инфоурок является информационным посредником и предоставляет пользователям возможность размещать на сайте методические материалы. Всю ответственность за опубликованные материалы, содержащиеся в них сведения, а также за соблюдение авторских прав несут пользователи, загрузившие материал на сайт

    Если Вы считаете, что материал нарушает авторские права либо по каким-то другим причинам должен быть удален с сайта, Вы можете оставить жалобу на материал.

    Удалить материал
  • Автор материала

    Халимова Гулия Сулеймановна
    Халимова Гулия Сулеймановна
    • На сайте: 7 лет и 4 месяца
    • Подписчики: 0
    • Всего просмотров: 808
    • Всего материалов: 1

Ваша скидка на курсы

40%
Скидка для нового слушателя. Войдите на сайт, чтобы применить скидку к любому курсу
Курсы со скидкой

Курс профессиональной переподготовки

Интернет-маркетолог

Интернет-маркетолог

500/1000 ч.

Подать заявку О курсе

Курс профессиональной переподготовки

Библиотечно-библиографические и информационные знания в педагогическом процессе

Педагог-библиотекарь

300/600 ч.

от 7900 руб. от 3950 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 458 человек из 66 регионов

Курс профессиональной переподготовки

Организация деятельности библиотекаря в профессиональном образовании

Библиотекарь

300/600 ч.

от 7900 руб. от 3950 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 282 человека из 66 регионов

Курс повышения квалификации

Специалист в области охраны труда

72/180 ч.

от 1750 руб. от 1050 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 40 человек из 19 регионов

Мини-курс

Event-менеджмент и видеопродакшн: от концепции до успешной реализации

3 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе

Мини-курс

ИТ-инструменты в управлении документооборотом

6 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе

Мини-курс

Электронный архив: нормативно-правовые требования и основы оцифровки

10 ч.

1180 руб. 590 руб.
Подать заявку О курсе