Добавить материал и получить бесплатное свидетельство о публикации в СМИ
Эл. №ФС77-60625 от 20.01.2015
Инфоурок / Другое / Другие методич. материалы / Публикация на тему: Татар теле дәресләрендә Р.Фәхреддин хезмәтләрен куллану

Публикация на тему: Татар теле дәресләрендә Р.Фәхреддин хезмәтләрен куллану

  • Другое

Поделитесь материалом с коллегами:

hello_html_m994e779.gif


Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә

Р.Фәхреддин хезмәтләрен куллану

Һәр халыкның мәгърифәтчеләре, гыйлем ияләре булган. Алар халыкка аң- белем бирүдә, тәрбияләүдә аеруча зур эшләр башкарганнар.Татар халкының педагогик культурасын үстерүгә Ш.Мәрҗани, К.Насыйри, Г.Ибраһимов, Н.Исәнбәт, Р. Фәхреддин һәм башка бик күп шәхесләребез көч куйган. Мин шуларның берсенә - күренекле фикер иясе, татар галиме, мәгърифәтче Р.Фәхреддиннең хезмәтләренә , әсәрләренә тукталасым килә.

Р.Фәхреддин дөньяви гыйлем белән дин арасында күпер булып тора”,- дип юкка гына әйтмәгәннәрдер. Аның моннан йөз ел элек әйткән гыйбарәләре бүгенге көндә дә әһәмиятле, актуаль.

Язучы Р.Фәхреддин хезмәтләрендә гасырлар буена салынган тормыш тәҗрибәсе, зирәк акыл, тапкыр фикер, үзенчәлекле тәрбия алымнары тупланган. Бүгенге көндә тәрбия, әдәп-әхлак мәсьләләре күпләребезне борчый. Буыннан буынга күчеп килгән намуслылык, шәфкатьлелек, бер-береңә ярдәм итү кебек сыйфатлар онытыла башлады. Яшь буында кешелеклелек сыйфатларын саклап калучы бердәнбер юл- ул да булса әхлак тәрбиясе.

Әйе, кеше тәрбияләү- бик катлаулы эш. Бүгенге чынбарлык укытучыдан зирәклек күрсәтүне, тәрбия эшенә яңача карауны, яңа алымнарны таләп итә. Балаларда әхлакый нигезләр, тирә-яктагыларга карата ихтирам һәм толерант мөнәсәбәт, патриотлык, гражданлык хисе һәм үзара тату яшәү культурасы тәрбияләү мөһим. Шуңа күрә дә Р.Фәхреддиннең мирасын барлау - белем, тәрбия өлкәсендә алыштыргысыз ярдәмчебез, чөнки аның хезмәтләрендә тиешле дөрес тәрбия бирү юллары тормыш тәҗрибәләре аша күрсәтелгән.

Мин үзем “Тел–дәбият дәресләрендә, сыйныфтан тыш чараларда Р.Фәхреддиннең тәрбия кануннарын яшь буынны тәрбияләүдә куллану” юнәлешендә эшлим. Шул максаттан әдәбият дәресләрендә ата-анага мәхәббәт, ихтирам, олылау, бала бурычы, ата-ана хакы мәсьәләләре турында Р.Фәхреддин нәсыйхәтләрен мисал итеп китерәм. Бу затның халык педагогикасына, ислам диненә, яшәеш тәҗрибәсенә нигезләнгән тәрбия китаплары (“Тәрбияле бала”, “Тәрбияле ана”, “Тәрбияле ата”, “Балаларга үгет-нәсыйхәт”, “Җәвамигуль-кәлим” шәрехе...) халкыбызны иманлы, әхлаклы итүдә тәрбия әсбабы, дәреслек вазыйфасын үтәп килә.

Галимебез балаларга , яшь буынга тәрбия бирүдә бик зур көч куйган. ”Бала чакта алган тәрбияне соңыннан бөтен дөнья халкы да үзгәртә алмас”- дигән. “Әдәпле кеше башкалар белән яхшы яшәр, олыларны хөрмәт итәр, кешеләргә рәхим-шәфкать күрсәтер”-дип яза. Аның фикеренчә, белем һәм тәрбия яшәешнең төп нигезе.

Төрле язучыларның, шагырьләрнең әсәрләрен өйрәнгәндә .Р.Фәхреддиннең хезмәтләренә таянам. Мәсәлән, Ә.Еникинең “Әйтелмәгән васыять” әсәрен өйрәнгәндә “Ата-ана” бүлегендә бирелгән язмаларны укыйм.

И, газиз балалар! Ата–аналарыгыз сезгә иң авыр һәм мәшәкатьле хезмәтләрне кылдылар һәм алар сезгә хезмәт итүдә дәвам итәләр, һәрвакыт сезнең өчен тырышалар. Аллаһы Тәгаләгә ялварып сезнең өчен догалар кылалар. Инде сез дә аларның бу яхшылыкларын һәм бу хезмәтләрен камил кылып кайтарыгыз, көчегездән килгәнчә аларга чын күңелдән хезмәт итегез һәм хөрмәт күрсәтегез!” (“Балаларга үгет-нәсыйхәт” хезмәте)

Гаяз Исхакыйның “Сөннәтче бабай” әсәрендә “Начар хәлләр-ямьсез холыклар” бүлегеннән :

Тормышыбыздагы бик күп күңелсез хәлләр ялган ярдәмендә килеп чыга. Хәйлә, алдау, хаксызлык, ышанычсызлык, дошманлык кебек нәрсәләр барысы да ялган нәтиҗәсендә барлыкка килә...”

Кәҗүл читек”ендә Корбан бәйрәме турында “Рамазан вә Корбан бәйрәмнәре” бүлегеннән:

Бу көнне һәртөрле спорт ярышлары, балаларны шатландыра торган көлкеле, кызыклы уеннар уйнарга, милли, дини, тарихи җырларны җырлап күңел ачарга һәм боларга охшаган күңел ачулар оештырырга мөмкин.”

Фәнис Яруллинның “Кояштагы тап” әсәренә “Ата-ана” бүлегеннән:

Кешенең итәгатьле булуы күңеленең яхшылыгында. Сезгә иң якын кешеләр ата-аналарыгыз. Шуның өчен аларга һәрвакыт итәгатьле булыгыз, эштә һәм сүздә аларга каршы килмәгез. Шул вакытта аларның күңелләре дә һәм үзегезнең күңелләрегез дә рәхәт табар, тормышыгыз гүзәл булыр...”

Татар теле дәресләрендә исә, Риза Фәхреддиннең хезмәтләрен теләсә нинди тема үткән вакытта, киңәш, үгетләрне текст, абзац, җөмлә һәм хәтта таратма карточкалар ярдәмендә дә кулланам. Мәсәлән, дәресләремнең кереш өлеше итеп мондый җөмләләр язып куям:

  • антонимнарны өйрәнгәндә:

Күп фикерлә- аз сөйлә.

- фразеологизмнарны өйрәнгәндә:

Алтын арыслан авызында, аны алыр өчен күп тырышырга кирәк.

-иярченле кушма җөмләләрне кабатлаганда:

Бәрәкәтле адәм шул кешедер: сүзенә караганда эше күп вә тышына караганда эче яхшы.

(Җөмләләр “Җәвамигуль-кәлим” шәрехе китабыннан алынды)

Таратма карточкалар:

К-1.

  1. Килешләрне билгелә.

  2. Салсын сүзенә морфологик- синтаксик анализ яса.

Кеше, үзенең нинди адәм икәнлеген беләсе килсә, күршеләрнең сүзләренә колак салсын. ( 49 бит, 26 нчы хәдис. “Җәвамигуль кәлим” шәрехе китабыннан)

К-2.

  1. Сыйфатларның астына сыз.

  2. Изгелекне” сүзенең килешен билгелә.

Иң кечкенә бер изгелекне дә хакыйрь (кадерсез) санама һәм игътибарсыз калдырма.

( 27 нче бит, 7 нче хәдис ”Җәвамигуль-кәлим” шәрехе китабыннан)

Р.Фәхреддин- татар халкының яңа матур әдәбиятын да тудыруга да зур өлеш керткән шәхес. Аның “Сәлимә, яки гыйффәт”, “Әсма, яки вә җәза” һәм башка әсәрләре яхшылык вә явызлык, әдәплелек вә әдәпсезлек, белемлелек һәм наданлык бәрелешен әдәби образларда сурәтли. Ни чәчсәң – шуны урырсың, дигән карашта торып, яхшылыкның нәтиҗәсе – бәхет, ә мәхер, явызлык, начар эшләрнең җәзасы – түбәнлек, хурлык дигән идеяне персонажлар язмышында тәэсирле итеп гәүдәләндерә.

Мәшһүр төрки-татар тарихчысы, дин галиме, мәгърифәтче Ризаэддин Фәхреддин бөтен гомерен халыкка хезмәт итүгә багышлаган. Хезмәтләрендә, милләтне аң-белемле һәм һөнәрле итү белән бергә, әдәп-әхлак ягыннан тәрбияләүгә зур игътибар бирә. “Кеше булу өчен гыйлем белән күркәм холык кирәктер, һәм дә боларны бер-берләреннән аеру дөрес булмас”- ди ул.

Бөек шәхеснең иҗатына игътибар итү, нәсыйхәтләренә тукталуның төп сәбәпләре шулардыр. Безнең максатыбыз, Риза Фәхреддиннең гасырлар дәвамында милләтебезнең әхлак кодексы булырлык хезмәтләрен тагында тирәнрәк өйрәнеп, балаларга, ата-аналарга җиткерү.

Выберите курс повышения квалификации со скидкой 50%:

Автор
Дата добавления 09.10.2015
Раздел Другое
Подраздел Другие методич. материалы
Просмотров132
Номер материала ДВ-045319
Получить свидетельство о публикации
Похожие материалы

Включите уведомления прямо сейчас и мы сразу сообщим Вам о важных новостях. Не волнуйтесь, мы будем отправлять только самое главное.
Специальное предложение
Вверх