Добавить материал и получить бесплатное свидетельство о публикации в СМИ
Эл. №ФС77-60625 от 20.01.2015
Инфоурок / Другое / Статьи / Публикация по теме "Работа с одаренными детьми"

Публикация по теме "Работа с одаренными детьми"


  • Другое

Поделитесь материалом с коллегами:

«Сәләтле балалар белән эш алымнары»


Сәләхова Роза Әбрар кызы,

Татарстан Республикасы Зеленодол муниципаль районы башкарма комитеты мәгариф идарәсе укыту-методик булегенең милли мәгариф һәм төбәкара хезмәттәшлек буенча методисты,

А.С. Пушкин исемендәге 9 нчы лицейның татар теле һәм әдәбияты укытучысы


Сәләтлелек билгеләре дигәндә, без, иң беренче чиратта, кешедәге акыл үсешенең югары дәрәҗәсен күз алдында тотабыз. Психолог-галим И. Дубровина сәләтле балаларны өч төркемгә, өч категориягә бүлеп карый. Аларның беренчесенә зыялылык сәләте кече яшьтән ачылганнар (вундеркиндлар); икенчесенә аерым фәннәрне бик яхшы үзләштерүчеләр; өченчесенә сәләтлелек билгеләре ачык сизелә торганнар керә. Ә менә психология фәннәре докторы Ю. Гильбух фикеренчә, билгеле яшьтәге аңлылык дәрәҗәсе акыл сәләтен билгеләүгә хезмәт итә. Акыл үсешенең югары темпы – сәләтле балага хас сыйфат. Аңлы, белемгә омтылучан балалар тумыштан сәләтле яисә тиешле тәрбия алу нәтиҗәсендә үзләренең иптәшләреннән камилрәк акылга ия булулары белән аерылып торалар. Укытучы өйгә биргән эшләр белән генә чикләнмичә, өстәмә әдәбият һәм өстәмә күнегү-биремнәр үтәүче балаларны аеруча сәләтлеләр рәтенә кертергә була. Ә дәреслектәге уку материаллары исә күләме һәм тирәнлеге буенча уртача дәрәҗәдәгеләргә исәпләнелгән. Әгәр дә бала сәләтле булса, ул тәкъдим ителгән мәгълүматларның саны һәм сыйфаты белән генә канәгатьләнергә теләми һәм андыйлар үзләренә югарырак таләпләр куя торган мәктәпләрдә тырышыбрак укырга омтылалар.

Белгечләр исбатлавынча, сәләтле балаларның нәрсәгә сәләтле булулары билгеле бер шартларда ачыклана. Сәләтле булу нәселдәнлеккә генә бәйле түгел, монда баланың тирә-ягындагы кыймммәтләр системасы да зур әһәмияткә ия. Билгеле бер шартлар булдырганда, укучыларның күбесендә теге яки бу сәләтне үстерергә мөмкин.

Мөгаллимнәргә һәм тәрбиячеләргә балаларның ни дәрәҗәдә сәләтле булуын белү бик мөһим. Алардан сәләтле балаларның күңелен аңлау, аларның үсешенә көч-куәт бирерлек эшләр башкару, шәхси якын килү таләп ителә.

Мөгаллимнәрне гадәти мәктәптә сәләтле балалар белән эшләү, аларга ничек итеп шәхси якын килү, малайлар һәм кызларны индивидуаль программа белән укыту мәсьәләләре кызыкксындыра.

Бу юнәлештә эшләгәндә, берничә мәсьәләне хәл итәргә кирәк була. Аларның беренчесе – укучыларның белем үсеше дәрәҗәсен бик тиз һәм төгәл билгеләү һәм шуның белән бәйләнешле рәвештә, дәресләрнең тема һәм формаларын планлаштыру вариантларын төгәл фәнни нигезләп сайлап алу, ягъни методиканы төгәл бер төркем, сыйныф яки укучы үзенчәлекләре белән килештерү механизмын булдыру.

Икенчесе – дәрестә дифференциале укытуны фәнни нигездә гамәлгә ашыру, үсеш дәрәҗәләре һәм әзерлекләре төрлечә булган укучыларның тиешле белем алуына ирешү, дәресләрдә нинди алым һәм эш формалары кулланырга кирәклеген билгеләү.

Өченчесе – дәрестә укытучы-укучы дуслыгын тагын да нәтиҗәле итү юлларын табу.

Акыл сәләтен эшкә җигү – шулай ук хәл итәсе мәсьәләләрнең берсе. Бу – туктаусыз алга бару мөмкинлеге тудыру дигән сүз.

Сәләтле балалар белән эшләгәндә нинди алымнар кулланыла һәм аларның нәтиҗәлелеге нинди?

Терәк схемалар (конспектлар) – үзара нык бәйләнештәге сораулар яки тема буенча кыскача нәтиҗәләр системасы ул. Алар укучыларга теманы аңлату алдыннан өләшенә һәм балалар укытучы сөйләгәннәрдән җавап эзлиләр яки тема нәтиҗәләрен таба баралар. Әлеге конспектларда көчлерәкләр өчен текстлы биремнәр яки өстәмә сораулар бирелә. Мондый укытуның уңай нәтиҗәсе бар. Сәләтле балалар да, уртача белем алучылар да биремнәрне бик теләп үтиләр, сорауларга җавап табалар. Шулай итеп аларның белеме тирәнәя.

Текстлы биремнәр, шулай ук тестлар да киң кулланыла. Укучы үзе дөрес дип санаган җавапның берсен сайлап ала. Сәләтле балаларга катлаулырак, эзләнә торган сораулар яки җаваплар тәкъдим итәргә мөмкин.

Балаларның ни дәрәҗәдә сәләтле булулары укучыларның бер-берсенең белемен тикшерү, проектларны яклау, дәрес-конференцияләрдә, семинарларда ачык күренә. Мәсәлән, дәрес-семинарларны алыйк. Һәр баланы актив катнаштыру – дәреснең төп таләбе. Алардан өстәмә әдәбият белән җитди мөстәкыйль эш (яңа чыганакларны уку, материалларны чагыштыру, кызыклы мәгълүматлар сайлап алу) таләп ителә.

Олимпиадалар уздыру – укучыларның иҗади һәм танып белү сәләтен активлаштырырга, талантлы балаларны ачыкларга мөмкинлек бирә, белем туплау белән кызыксынуны арттыра. Олимпиадаларга әзерләнгәндә, төрле эш алымнары кулланыла. Укытучы белән укучы арасындагы әңгәмәләр, фикер алышулар, тест биремнәрен үтәү, яңа чыккан фәнни китаплар, методик кулланмалар белән танышып, өйрәнеп бару зур әһәмияткә ия. Дәресләрдә бу укучыларга, темаларны үткән вакытта, өстәмә чыганаклардан файдаланырга, иҗади эзләнергә кушыла.

Фәнни конференцияләргә әзерләнүнең дә укучылар сәләтен үстерүдә зур әһәмияте бар. Бирелгән тема буенча укучы өстәмә чыганаклардан файдаланып әзерләнә. Үзен кызыксындырган сорауларга җавап эзли. Теманы тулысынча ачып бирү өчен, берничә чыганактан файдалана. Үзенең дәлилләрен берничә галимнең фикерләре белән ачыклый. Монда укучының мөстәкыйль фикер йөртүен, эзләнүен, нәтиҗә ясавын ассызыклап үтәргә кирәк.

Укучыларның иҗади сәләтен үстерүдә иҗади дәресләр, иҗади биремле күнегүләр, биремнәр зур роль уйный. Мәсәлән, сочинение язу, шигырь, хикәя, әкиятләр уйлап чыгару укучыларның иҗади фикерләү дәрәҗәләрен үстерә, сүзлек запасын баета, сөйләм телләрен үстерә. Укучылар бу төр эшләрне бик теләп башкаралар, шәһәр, республика бәйгеләрендә бик теләп катнашалар, призлы урыннар яулыйлар.

Йомгаклап шуны әйтәсе килә: дәресләрдә кулланылган эш алымнары (карточкалар белән эш, рәсем, картиналар буенча иҗади эшләр, компьютерда эшләү) - барысы да укучыларның сәләтләрен үстерүгә юнәлтелгән. Бары тик сәләтле балалар белән эшләгәндә генә, мөгаллим үзе дә күп нәрсәгә өйрәнә, белемен тирәнәйтә, тәҗрибә туплый. Дәресләрдәге информация –белемгә, ә белем күнекмәгә әверелә. Укытучы һәм укучыларда үз көченә ышаныч туа, алар үзләрен туплаган тәҗрибәләре белән көчле итеп сизәләр. Әгәр дә без җәмгыятьнең алга таба үсүен теләсәк, һәр укучының, һәр шәхеснең үсешен тәэмин итәргә тиешбез.




Автор
Дата добавления 19.03.2016
Раздел Другое
Подраздел Статьи
Просмотров75
Номер материала ДВ-539174
Получить свидетельство о публикации

Похожие материалы

Включите уведомления прямо сейчас и мы сразу сообщим Вам о важных новостях. Не волнуйтесь, мы будем отправлять только самое главное.
Специальное предложение
Вверх