1056624
столько раз учителя, ученики и родители
посетили сайт «Инфоурок»
за прошедшие 24 часа
+Добавить материал
и получить бесплатное
свидетельство о публикации
в СМИ №ФС77-60625 от 20.01.2015
Дистанционные курсы профессиональной переподготовки и повышения квалификации для педагогов

Дистанционные курсы для педагогов - курсы профессиональной переподготовки от 1.410 руб.;
- курсы повышения квалификации от 430 руб.
Московские документы для аттестации

ВЫБРАТЬ КУРС СО СКИДКОЙ ДО 90%

ВНИМАНИЕ: Скидка действует ТОЛЬКО до конца апреля!

(Лицензия на осуществление образовательной деятельности №038767 выдана ООО "Столичный учебный центр", г.Москва)

ИнфоурокДругоеДругие методич. материалыПубликация по теме"Применение национально-регионального компонента на уроках татарского языка и литературы"

Публикация по теме"Применение национально-регионального компонента на уроках татарского языка и литературы"

библиотека
материалов
Скачать материал целиком можно бесплатно по ссылке внизу страницы.

Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә милли –

төбәк компонентын куллану


Кеше үзенең туган ягын яратмый торып,

бөтен дөньяны ярата алмый.

Ә. Атнабаев.


Милли-төбәк компоненты халык һәм милләт үзенчәлеген, алар мәдәниятен һәм рухи дөньясын, телен һәм тарихын, табигый-географик мохитен, хезмәтчел традицияләрен чагылдырган укыту материалын үз эченә берләштерә. Федераль һәм милли-төбәк компонентларын гомүм дәүләт мәгариф даирәсендә бер-берсе белән тыгыз бәйләнгән ачык системалар итеп карарга тулы нигез бар. Алар мәгарифнең сыйфатын күтәрү, мәгариф өлкәсендә аерым төбәк-этник ихтыяҗларын һәм мәнфәгатьләрне тәэмин итү функцияләре белән, милли үзаңны үстерү, шәхесне социаль-мәдәни мохит белән тирәнтен таныштыруга йөз тота.

Тулаем алганда, милли-төбәк компонентын төбәкне үстерү, аның үзенчәлекләрен чагылдыру факторы һәм чарасы да итеп карарга мөмкин.

Милли-төбәк компоненты кыйммәтләрен һәм традицияләрен кабул иткән

– кеше эшчәнлегенең төрле өлкәләрендә мәдәниятләрнең үзара аралашуына ирешә алган;

  • туган халкы белән һәм этникара бердәмлек хисләренә ия булган лаеклы вәкил итеп тәрбияләүгә юнәтелгән;

  • федераль компонент үз эченә алган белемнәрне тулыландыра, конкретлаштыра һәм тирәнәйтә;

– укыту процессында кулланыла торган танып-белү методларын киңәйтә;

– дөньяны, табигатьне, төрле мәдәниятләрне, кешене бербөтен итеп һәм конкрет күзаллау сәләтен булдыруга булыша;

  • төбәктәге интеллектуаль, коммуникатив, мәгълүмат һәм гражданлык

  • хокукый мәдәниятне үзлегеннән үзләштерү процессына алып керә.

Милли-төбәк компонентының эчтәлеген формалаштыруның төп чыганагын төбәкнең

– табигый-географик;

– социаль-икътисадый;

сәяси-хокукый;

– тарихи -мәдәни үзенчәлеге тәшкил итә.

Юнеско XXI гасырда дөньяда мәгариф үсешенең төп юнәлешләрен билгеләде. “Бергәләп яшәргә өйрәнергә!” – шуларның иң мөһиме. Аны гамәлгә ашыруда белем эчтәлегенең милли-төбәк компоненты зур әһәмияткә ия.

Тәрбия эше эчтәлегендәге милли-төбәк компоненты

– дөньяны, гомумкешелек кыйммәтләрен, милли рухи байлыкларны тулы кузалларга мөмкинлек бирә;

– шәхесне гражданин һәм үз халкының улы, кызы итеп үстерү өчен кирәкле тәрбия факторларын билгели;

– халык педагогикасы, традицион тәрбия культурасы, милли үзенчәлек нигезендә мөстәкыйль, ирекле һәм югары әхлаклы шәхес тәрбияләү өчен кирәкле шартлар тудыра.

Төп максат исә гражданин шәхесен, ватан һәм дөнья мәдәниятен үзләштерүгә юнәлтеп, аны тормыш юлын мөстәкыйль сайларга, хезмәт эшчәнлеген башлап җибәрергә, профессиональ белем алырга, үзлегеннән белемен күтәрергә, камилләштерергә сәләтле итеп тәрбияләүдән гыйбарәт.

Туган җир, туган туфрак...

Һәркемгә дә кадерле алар. Туган як гомер-гомергә кешеләр өчен илһам ректоры, педагогика фәннәре докторы Рәшит Исламшинның “Милли-төбәк компоненты: эзләнү һәм уйланулар” дигән материалын (“Мәгариф”, 2002 ел № 4, 3-5 нче битләр) өйрәнүдән башладым. Безнең төбәктә туып-үскән мәгърифәтчеләр, галимнәр, язучылар, рәссамнар, композиторлар турында мәгълүмат тупладым.

“Илһам чишмәләре” фестивале, Аксаков көннәре белән тирә-якка дан тараткан Бәләбәй шәһәре күренекле шәхесләргә бик бай.

Түбәндәге темаларга методик папкалар даими рәвештә туплана, тулылана бара:

– “Бәләбәй шәһәренә – 225 ел”;

– “Башкортстанның Русиягә кушылуына – 450 ел”;

– “Бәләбәй районына – 75 ел”;

– “Укучыларның иҗат җимешләре”;

– “Төбәк язучылары” һ.б.

“Төбәк язучылары” папкасына Зәйфә Салихова, Камил Фазлый, Азат Әхмәт, Илдус һәм Илдар Фазлетдинов, Мөнир Вафин, Мәҗит Кәримов, Фәүзия Мәхмүдова һ.б.ларның тормыш һәм иҗат юлы турында мәгълүматлар туплана.

Милли-төбәк компонентын түбәндәге чараларда куллану югары нәтиҗәгә ирешү юллары булып тора:

– татар теле һәм әдәбият дәресләрендә;

– сөйләм теле үстерү дәресләрендә;

– дәрестән тыш чараларда;

– милли бәйрәмнәрдә;

  • фәнни-тикшеренү эшләрен оештыруда;

  • муниципаль, региональ-ара традицион чараларда;

  • ата-аналар белән эшне оештыруда;

  • методик берләшмә утырышы чыгышларында;

  • педагогик киңәшмә чыгышларында;

  • шәһәр методик берләшмә утырышлары һәм семинарларындагы чыгышларда;

  • вакытлы матбугат белән үзара эшчәнлектә.

Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә түбәндәге темаларга диалоглар, иншалар, шигырьләр, иҗади эшләр тәкъдим итәм:

  • Туган җирем - Башкортстан;

  • Гүзәл Уфам - башкалам;

  • Туган шәһәрем;

  • Мин яшәгән урам;

  • Минем гаиләм;

  • Минем гимназиям һ.б.

Үстерешле укыту элементларын, информацион-компьютер технологияләрен, шәхескә индивидуаль якын килеп эш итү, проблемалы укыту, Б.Х.Юнысбаевның үзүстерешле рефлексив-бәяләү технологиясен куллану югары нәтиҗәләргә ирешү өчен шарт булып тора.

Сыйныфтан тыш эшләрдә түбәндәге эш төрләрен уңышлы дип таптым:

  • табигатькә сәяхәт;

  • музейларга экскурсияләр;

  • этнографик экспедицияләр;

  • муниципаль, регион-ара традицион үткәрелгән “Илһам чишмәләре”, Аксаков көннәрендә катнашу;

  • стена газеталары чыгару;

  • төбәкнең күркәм кешеләре, язучылары бәлән очрашулар оештыру һ.б.лар.

Нәүрүз, Нардуган, Аулак өй, Шәҗәрә бәйрәмнәрендә укучылар, татар халык йолаларын өйрәнү белән беррәттән, сәнгать осталыкларын камилләштерәләр.

Бигрәк тә укучыларга Аулак өй кичәләре ошый. Бу бәйрәмнәрне үткәрүгә ата-аналар да җәлеп ителә.

Милли-төбәк компоненты материалларын туплауда Башкортстанда нәшер ителүче газета-журналлар зур ярдәм күрсәтә. “Бәләбәй хәбәрләре” газетасы, бу җәһәттән, беренче ярдәмче. Шуңа күрә сыйныфтагы һәр укучы татар телендә чыгучы газета-журналларга языла, алдыра һәм бик теләп укый, дәресләрдә куллана.

Үземнең эш тәҗрибәм белән методик берләшмә утырышларында чыгыш ясыйм. Яшь укытучыларга папкалар туплауда, дәресләргә материал җыюда ярдәм күрсәтергә тырышам.

Педагогик киңәшмәләрдә “Милли-төбәк компоненты куллану” дигән темага чыгыш ясадым, эш нәтиҗәләрен күрсәттем.

Шәһәр методик берләшмә утырышында “Төбәк язучылары иҗатында туган як темасы” дигән тема буенча чыгышым татар теле укытучыларында зур кызыксыну уятты. Дәрестә кулланылган чаралар, дидактик материаллар төзү, кабинет җиһазлау мәсьәләре буенча да тәҗрибәмне уртаклаштым.

Максатлы юнәлештәге эш нәтиҗәләре озак көттермәде, укучыларның хезмәте тиешле бәясен алды.

  1. Фәнни-конференцияләрдә катнашу.

  • Туган ил буйлап” конкурсы кысаларында үткәрелгән муниципаль конференциядә “С.Н.Сайфуллинның иҗаты һәм тормыш юлы” темасына чыгыш (Хасанов Раил, 9 сыйныф укучысы);

  • Татар исемнәре” темасына чыгыш (муниципаль конференциядә III дәрәҗә дипломга лаек булды, Фарукшина Гөлнара, 9 сыйныф укучысы);

  • Минем шәҗәрәм” темасына чыгыш (муниципаль конференциядә Рәхмәт хатына лаек булды, Усманова Гүзәл, 8 сыйныф укучысы);

  • Төбәк язучылар иҗатында туган як темасы”на чыгыш (гимназиянең фәнни конференциясендә III урынга лаек булды, Байтимерова Ләйлә, 7 сыйныф укучысы);

  • Бәләбәй хәбәрләре газетасына - 90 ел” темасына чыгыш (гимназиянең фәнни конференциясендә II урынга лаек булды, Усманова Гүзәл, 9 сыйныф укучысы);

  • Үзешчән композитор һәм шагыйрә Нәсимә Багаеваның иҗаты һәм тормыш юлы” темасына чыгыш (муниципаль конференциядә Рәхмәт хатына лаек булды, Хабибуллина Алина, Фарукшина Гөлнара, 9 сыйныф укучылары);

  1. Укучыларның шигырьләре, иншалары матбугат битләрендә басылды.

  2. Иң яхшы дип табылган иҗат җимешләре шәһәр күләмендә яшь талантларның “Проба пера” - “Каләм сынау” җыентыгында дөнья күрде.

“Дуслык”шигыре - Фәйрушина Ирина, 9 сыйныф.

“Башкорстанның Русиягә кушылуына 450 ел” - Нәсибуллина Виолетта, 10 сыйныф

“Бәләбәй” шигыре - Дзюина Эльвира, 10 сыйныф.

Укыту һәм тәрбиядә милли-төбәк компонентын кулланып түбәндәге нәтиҗәләргә ирешелә:

  • үз халкына, аның теленә, тарихына һәм мәдәниятенә мәхәббәт тәрбияләнә;

  • укучыларның сүзлек хәзинәсе баетыла;

  • ана телендә логик фикерләү сәләте үстерелә;

  • укучыларның иҗади көчен, танып-белү сәләтләре, мөстәкыйль эшләү күнекмәләре үстерелә, алар үзлекләреннән белем алуга әзерләнә;

  • туган илне, туган якны, туган төбәкне, туган җирне ярату, гүзәл кешеләре белән горурлану кебек патриотик хисләр тәрбияләнә;

  • дөньяга карашлары киңәя, җәмәгать эшләренә җәлеп ителә, матурлыкны аңларга өйрәтелә.

Туган ил, туган тел. Бу ике сүзне һәркем хөрмәт белән әйтә, алар бер-берсенә аваздаш булып яңгырый. Бу ике сүз күңелләрдә якынлык, кардәшлек хисе, туган илеңә һәм халкыңа тирән мәхәббәт тойгысы уята. Үз туган теленә, тарихына хөрмәтле булмаган кешенең башка телләргә дә, үз ата-анасына, үз Ватанына, үз халкының әхлак нормаларына, халыкның мәдәниятенә һәм сәнгатенә, тарихына да хөрмәте булмый. Туган телен кадерләгән халык кына кадерле, абруйлы халык була.


Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә милли-төбәк компоненты куллану өчен үрнәк темалар


1) Бәләбәй шәһәренең физик-географик урнашу шартлары.

2) Бәләбәй исеменең килеп чыгышы.

Шәһәргә нигез салыну тарихы.

3) Ерак тарихка сәяхәт:

  • Брик-алга табылдыклары;

  • шәһәр храмнары;

  • Бәләбәй өязендә сәламәтлек саклану мәсьәләсе;

  • Бәләбәй өязендә халык мәгарифе торышы;

  • өязнең җәмгыять тормышы;

  • Бәләбәйдә Октябрь революциясе һәм гражданнар сугышы;

  • якты киләчәккә карап;

  • Бөек сыналыш” еллары.

4) Барысы фронт өчен!

  • Бәләбәй Бөек Ватан сугышы елларында;

  • бәләбәйлеләр-фронтта;

  • сугышта хатын-кызларның роле;

  • В.И. Ленин исемендәге хәрби-сәяси академия;

  • 124нче махсус ату бригадасы;

  • 113нче һава флоты эскадрильясы;

  • госпитальләр;

5) Геройлар турында сүз.

  • Роман Романович Бабушкин;

  • Александр Федорович Гнусин;

  • Николай Николаевич Голубков;

  • Николай Спиридонович Павлов;

  • Константин Ефимович Парамонов;

  • Иван Степанович Протвинь;

  • Иван Лаврентьевич Сиренко;

  • Магуба Гусейновна Сыртланова;

  • Василий Фомич Тарасенко;

  • Борис Андреевич Толокнов;

  • Владимир Петрович Ферапонтов;

  • солдат - геройлар:

        • Алексей Федорович Абрамов;

        • Аглиулла Хисматович Валишин;

        • Александр Павлович Кузнецов;

        • Григорий Максимович Подденежный;

  • Генераллар һәм адмираллар:

        • Борис Михайлович Шапошников;

        • Михаил Иванович Бакаев;

        • Сергей Иванович Куваев;

        • Владимир Петрович Маслов;

        • Сергей Михайлович Маслов;

        • Петр Никитич Малахов;

        • Иван Андреевич Ласкин;

        • Владимир Данилович Рыленко

6) Бәләбәй предприятиеләре: тарихлары һәм бүгенге көндә торышы.

7) Бәләбәйнең иҗади йөзе:

  • мәдәният йортлары;

  • Бәләбәй турында җырлар;

  • халыкара Аксаков көннәре;

  • Илһам чишмәләре” шигърият фестивале;

  • Урал-Батыр” милли мәдәният үзәге.

8) Тарих һәм мәдәниятне саклаучылар:

  • Тарих һәм туган якны өйрәнү музее;

  • М.И.Цветаева музее;

  • Аксаков гаиләсе музее;

  • К.В.Ивановның йорт-музее;

  • Халык иҗаты музее;

  • тарих һәм мәдәният һәйкәлләре;

  • Бәләбәй хәбәрләре” газетасы.

9) Уку йортлары:

  • Белем бирү учреждениеләре;

  • педколледж;

  • медицина колледжы;

  • Авыл хуҗалыгын электрификациләү һәм механизацияләү техникумы;

  • Бәләбәй машина төзелеше техникумы;

  • БДПУ филиалы;

  • Самара архитектура-төзелеш университеты филиалы;

  • ВЭГУ;

  • 89 нчы санлы профессиональ училище;

  • 40 нче санлы профессиональ лицей;

  • 46 нчы санлы профессиональ училище.

10) Сәламәтлек саклау системасы:

  • поликлиника, больница, диспансерлар;

  • С.Т.Аксаков исемендәге санаторий;

  • Глуховская” санаториясе.

11) Аларның эшләренең якты эзләре:

  • Марс Гизетдинович Әмиров;

  • Василий Герасимович Корольков;

  • Владимир Павлович Овчинников;

  • Анатолий Александрович Романов;

  • Әсгать Солтанович Солтанов;

  • Гыймад Җиһангирович Яһүдин.

12) Аларның исемнәре шәһәр һәм өяз тарихында.

чыганагы, яшәргә көч һәм дәрт бирүче күңел маягы булган. Шуңа күрә безгә орлыкларны бала күңеленә кечкенәдән салырга кирәк.

Эшне ТУБКИ (Татарстан укытучыларының белемен күтәрү институты)


Общая информация

Номер материала: ДA-014945

Вам будут интересны эти курсы:

Курс профессиональной переподготовки «Основы религиозных культур и светской этики: теория и методика преподавания в образовательной организации»
Курс «Мерчендайзинг»
Курс повышения квалификации «Правовое обеспечение деятельности коммерческой организации и индивидуальных предпринимателей»
Курс «Гид-экскурсовод: Основы туристского сопровождения»
Курс повышения квалификации «Методика написания учебной и научно-исследовательской работы в школе (доклад, реферат, эссе, статья) в процессе реализации метапредметных задач ФГОС ОО»
Курс повышения квалификации «Основы управления проектами в условиях реализации ФГОС»
Курс повышения квалификации «Специфика преподавания конституционного права с учетом реализации ФГОС»
Курс профессиональной переподготовки «Организация деятельности экономиста-аналитика производственно-хозяйственной деятельности организации»
Курс повышения квалификации «Разработка бизнес-плана и анализ инвестиционных проектов»
Курс повышения квалификации «Страхование и актуарные расчеты»
Курс повышения квалификации «Организация маркетинга в туризме»
Курс профессиональной переподготовки «Управление ресурсами информационных технологий»
Курс повышения квалификации «Методы и инструменты современного моделирования»
Курс профессиональной переподготовки «Методика организации, руководства и координации музейной деятельности»
Курс профессиональной переподготовки «Гражданско-правовые дисциплины: Теория и методика преподавания в образовательной организации»

Благодарность за вклад в развитие крупнейшей онлайн-библиотеки методических разработок для учителей

Опубликуйте минимум 3 материала, чтобы БЕСПЛАТНО получить и скачать данную благодарность

Сертификат о создании сайта

Добавьте минимум пять материалов, чтобы получить сертификат о создании сайта

Грамота за использование ИКТ в работе педагога

Опубликуйте минимум 10 материалов, чтобы БЕСПЛАТНО получить и скачать данную грамоту

Свидетельство о представлении обобщённого педагогического опыта на Всероссийском уровне

Опубликуйте минимум 15 материалов, чтобы БЕСПЛАТНО получить и скачать данное cвидетельство

Грамота за высокий профессионализм, проявленный в процессе создания и развития собственного учительского сайта в рамках проекта "Инфоурок"

Опубликуйте минимум 20 материалов, чтобы БЕСПЛАТНО получить и скачать данную грамоту

Грамота за активное участие в работе над повышением качества образования совместно с проектом "Инфоурок"

Опубликуйте минимум 25 материалов, чтобы БЕСПЛАТНО получить и скачать данную грамоту

Почётная грамота за научно-просветительскую и образовательную деятельность в рамках проекта "Инфоурок"

Опубликуйте минимум 40 материалов, чтобы БЕСПЛАТНО получить и скачать данную почётную грамоту

Включите уведомления прямо сейчас и мы сразу сообщим Вам о важных новостях. Не волнуйтесь, мы будем отправлять только самое главное.