Инфоурок Другое Другие методич. материалыПубликация "Тәлгат Миңнебаев истәлегенә!"

Публикация "Тәлгат Миңнебаев истәлегенә!"

Скачать материал

Выберите документ из архива для просмотра:

Тәлгать Миңлебаев.docx DSCN0024.JPG DSC_0984.jpg DSC_0982.jpg

Выбранный для просмотра документ Тәлгать Миңлебаев.docx

Туган телен зурлаган шәхес!

2015 елның июнь аенда Тәлгатъ Миңлебаев истәлегенә Татарстан Республикасының журналистлар берлеге җитәкчелегендә фәнни-гамәли конференция үткәрелә. Әлмәт районы Кичүчат авылында гади колхозчы гаиләсендә туган егетнең, авылда, Ризаэддин Фәхреддиннән соң икенче шәхес булып торуы юкка гына түгелдер. Укытучылары Хәдичә апа белән Зәкия апа оештырган әдәбият түгәрәкләренә йөреп каләм чарлаган, телгә булган мәхәббәтен елдан - ел үстергән, яши-яши камилләштергән, яклаган, үзе дә шундый ук укучылар үстергән шәхес буларак зур хөрмәткә лаек – Тәлгать Хаҗиәхмәт улы Миңлебаев!

Конференциягә әзерләнеп йөргән көннәрдә музеебызда аның шигырьләре күчереп язылган альбомга тап булдым. Шигырьләрне укып чыккач 9 нчы  сыйныф укучысы язган тирән фәлсәфи мәгънәле эчтәлеккә таң калдым. Шаккаткыч, мәктәптә укыган елларында ук бик  тырыш, оештыру сәләтенә ия укучы булган ул. Шул шигырьләрнең берничәсен сезнең игътибарга тәкъдим итәм. Шигырьләрне альбомга мәктәбебез укучылары, Нәсимә апа Миннеханова җитәкчелегендәге әдәбият түгәрәгенә йөргәндә, күчереп язганнар. Алар язган вариантта бирелә.

 

Тәлгать Миннебаев шигырьләре

 

 Бөркет турында баллада!

Зәңгәр... Зәп-зәңгәр күк йөзе

Сөттән ак болыт

Күренә бөркет һавада

Бер нокта булып.

Күзәтә бөркет биектән

Тау-таш арасын

Болыннарны карый җәеп

Ике канатын.

Һаман түбәнгә төбәлгән

Очлы күзләре:

Ком өстендә сибелеп ята

Йомран эзләре.

Менгән саен килә аның

Күккә менәсе

Килә аның: “Нинди рәхәт

Күктә !” диясе.

Күңелендә тоеп җир җылысын

Бөркет күтәрелә һавага

Туган җирнең чиксез гүзәллеген

Болытларга менеп карарга

Айкый-айкый үлән араларын

Шуып үтә елан ысылдап

“Нигә миңа канат булмаган”

Әйе, җирдә шуар өчен туган –

Күктә очар өчен тумаган.

Ул гел шулай шуа җир буйлап

Һич гаме юк аның дөньяда

Ничек гомер итә бу шулай –

Аптыраган бөркет моңарга.

Төшә очып

Күктән түбәнгә

Җирдә яткан

Елан янына.

Төшү белән елан

Сарыла

“Мен  утыртып канатларыңа”

Күрсен диеп

Җирне биектән

Тойсын диеп

Күкне биектә.

Бөркет алып менгән

Еланны

Болытларга кадәр 

Югары.

Елан карый

Күктән түбәнгә

Очу дәрте

Туа моңарда.

Бөркеттән ул

 Сорый канатын

Үзе әзер

Аны буарга.

Бөркет менгән

Һаман биеккә.

Соңгы кабат

Карый җир өстен

Ул сөйде бит җирне,

Ә үләргә тиеш!

Ни өчен?

Җирне шулай шашып

Сөйгәнгәме?

Болытларга менеп

 Көлгәнгәме?

Күктә очу тәмен

Белгәнгәме?

Җирдән биек менеп

Очкангамы?

Болытларны очып

Кочкангамы?

Җирне күктән карап

Очкангамы?

Ул үләргә тиеш!?

Юк, булмас!

Күктә очар өчен туганнар-

Җирдән шуар өчен тумаган.

Бирмәс канатларын

Үлсә дә,

Елан белән үлем

Килсә дә,

Язмыш бүген шулай

Көлсә дә.

Һич куркытмый

Елан кебекләр

Бөркет кебек булган ирләрне

Явызлыкта шулай үлсә дә.

Канат биреп башын иярме?

Бөркет менә шулай уйлаган.

Болытларга менеп уйнамаган

Әле җирне сөеп туймаган.

Дан җырларлар шулай үлгәнгә

Үлә шулай ирек сөйгәнгә

Үлә җирне шашып сөйгәнгә.

Канатларын җыеп 

Таш кебек

Уктай атыла

Бөркет түбәнгә.

Әкиятме бу?

Әйе, әкият.

Әкиятнең бит була төрлесе

Күпме бөркет

Елан аркасында

Гомерләрен бирде ил өчен.

Гомерләрен бирде җир өчен.

Гомерләрен бирде саф зәңгәр,

Ак болытлы чиста күк өчен.

Болытларга җитеп еланнар

Канатланып очмасын өчен.

60 яшь (Харрас абыйга)

Еллар авыр, баскыч текә булган

Барыр өчен юллар катлаулы

Харрас абый ул юллардан үтте

Тормыш юлы авыр, мактаулы.

Еллар авыр, баскыч текә булган

Текә баскыч дәшә яктыга

Шул баскычны үткән кеше күңеле

Дистә саны җиткән алтыга.

Һәрбер егет, һәрбер кыз елмаеп

Аттестатын алгач кулына

Укытучым! якты образыңны

Сүнмәс маяк итә юлына!

Мәктәптә укыганда укытучысын олылап язган шигырь юлларын, бүген үзенә атап әйтерлек. Аның  да исеме, эшләре  укучыларына, якташларына якты маяк!

Гөлия  Нәбиулла кызы ҖАМАЛИЕВА, Әлмәт шәһәре 1нче гомуми урта белем бирү мәктәбенең милли мәсьәләләр буенча директор урынбасары.

Просмотрено: 0%
Просмотрено: 0%
Скачать материал
Скачать материал "Публикация "Тәлгат Миңнебаев истәлегенә!""

Методические разработки к Вашему уроку:

Получите новую специальность за 2 месяца

Товаровед-эксперт

Получите профессию

Экскурсовод (гид)

за 6 месяцев

Пройти курс

Рабочие листы
к вашим урокам

Скачать

Получите профессию

Менеджер по туризму

за 6 месяцев

Пройти курс

Рабочие листы
к вашим урокам

Скачать

Скачать материал

Найдите материал к любому уроку, указав свой предмет (категорию), класс, учебник и тему:

6 656 267 материалов в базе

Скачать материал

Вам будут интересны эти курсы:

Оставьте свой комментарий

Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.

  • Скачать материал
    • 05.01.2016 597
    • ZIP 6.7 мбайт
    • Оцените материал:
  • Настоящий материал опубликован пользователем Замалеева Голия Набиулловна. Инфоурок является информационным посредником и предоставляет пользователям возможность размещать на сайте методические материалы. Всю ответственность за опубликованные материалы, содержащиеся в них сведения, а также за соблюдение авторских прав несут пользователи, загрузившие материал на сайт

    Если Вы считаете, что материал нарушает авторские права либо по каким-то другим причинам должен быть удален с сайта, Вы можете оставить жалобу на материал.

    Удалить материал
  • Автор материала

    Замалеева Голия Набиулловна
    Замалеева Голия Набиулловна
    • На сайте: 8 лет и 3 месяца
    • Подписчики: 3
    • Всего просмотров: 2638
    • Всего материалов: 2

Ваша скидка на курсы

40%
Скидка для нового слушателя. Войдите на сайт, чтобы применить скидку к любому курсу
Курсы со скидкой

Курс профессиональной переподготовки

Фитнес-тренер

Фитнес-тренер

500/1000 ч.

Подать заявку О курсе

Курс повышения квалификации

Специалист в области охраны труда

72/180 ч.

от 1750 руб. от 1050 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 33 человека из 20 регионов
  • Этот курс уже прошли 152 человека

Курс профессиональной переподготовки

Библиотечно-библиографические и информационные знания в педагогическом процессе

Педагог-библиотекарь

300/600 ч.

от 7900 руб. от 3950 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 475 человек из 69 регионов
  • Этот курс уже прошли 2 324 человека

Курс профессиональной переподготовки

Организация деятельности библиотекаря в профессиональном образовании

Библиотекарь

300/600 ч.

от 7900 руб. от 3950 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 284 человека из 67 регионов
  • Этот курс уже прошли 847 человек

Мини-курс

Методические навыки и эффективность обучения школьников на уроках литературы

3 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе

Мини-курс

Управление проектами: концепции, практика и финансы

6 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе

Мини-курс

Организация и контроль занятий со студентами специальных медицинских групп

4 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе