Добавить материал и получить бесплатное свидетельство о публикации в СМИ
Эл. №ФС77-60625 от 20.01.2015
Инфоурок / Классному руководителю / Другие методич. материалы / "Путешествие в страну "Фольклория" (мероприятие на татарском языке)
ВНИМАНИЮ ВСЕХ УЧИТЕЛЕЙ: согласно Федеральному закону № 313-ФЗ все педагоги должны пройти обучение навыкам оказания первой помощи.

Дистанционный курс "Оказание первой помощи детям и взрослым" от проекта "Инфоурок" даёт Вам возможность привести свои знания в соответствие с требованиями закона и получить удостоверение о повышении квалификации установленного образца (180 часов). Начало обучения новой группы: 24 мая.

Подать заявку на курс
  • Классному руководителю

"Путешествие в страну "Фольклория" (мероприятие на татарском языке)

библиотека
материалов


Фольклор иленә сәяхәт”


Максат.

  • Халык акылын , зиһенен, зәвыгын, тормыш-көнкүреш һәм тәрбия тәҗрибәсен туплаган халык авыз иҗаты әсәрләренең үрнәкләре белән таныштыру;

  • Укучыларның чынбарлыкны сәнгатьчә чагылдыру һәм иҗади сәләтләрен үстерү;

  • Үз милләтеңнең рухи хәзинәләре белән горурлану хисләре тәрбияләү.




Авыл өе. Әби өстәл янында кайнаша. Малай йөгереп керә.


М Әби-ка, ашарга дай, кушать хочу.

Ә. Анысы нәрсә дигән сүз инде аның, балакаем. Әй, бу татарча белмәүләрең...

М Әби-ка, мин татарча белмис.

Ә. . Белмисең шул, балакаем, белмисең . Әйдә,балакаем, чәй өч. Менә бал. Менә варенҗә.

М Не варенжа , бабушка, а варенье. Мне ещё и масло надо.

Ә. Нәстә надо дисең, балакаем.

М Масло. әбика.

Ә. Масло нәрсә сон ул? Һай, нәрсә куярга оныттым соң әле? Әй, бу
хәтер
дигәнең... Масло дигәнен, майдыр инде. Хәзер, улым, хәзер, баздан алып менәм.


Әби чыгып китә.

Малай Вил Казыйхановның "И туган тел, и родной тел" шигырен укый.



И родной тел, и красивый,

Мамам, папамның теле.

Мог я узнать күп нәрсәне

Син родной тел аркылы.


Бу языкта коляскада

Мамам сказку көйләгән.

А затем төннәр буе

Бабулям рассказ сөйләгән.


А потом ни сәбәптәндер

Өйрәткәннәр рус язык.

Якобы тик шул телдә

Алам духовный азык.


Говорят, син Мамай теле,

Кирәк түгелсең нигде,

Без тебя и хлеблар үсә,

Нефть табыла везде.


Вузга поступать иткәндә

Говорят, син кирәкми.

Дальше-больше жить иткәндә

Нужен ли ты, вряд ли.


И родной тел, и матур тел,

Мамам, папамның теле.

Только я их обвиняю

Өйрәтмәгәнгә сине.


И родной тел, аңлаталар:

Можно жить и без синсез.

Мама, папа и бабуля

Оставили меня телсез.


Әби керә.


Ә. Менә, улым, май да булды. Аллага шөкер муллыкта яшибез. Мае да бар, балы да бар.

М Всё, әби-ка, больше не надо. Мин устал, спать хочу.

Ә. И. балакаем, йокың киләмени? Йокла, балакаем, йокла.


Әби бишек җыры җырлый



Алып баручы. Шулай итеп безнең кечкенә героебыз бишек җырын тыңлап йокыга китте. Йоклаганда аңа бик кызыклы төш керде. Имеш, ул бер таныш булмаган илгә килеп чыккан. Бу илнең исеме Фольклор иле дип атала икән.


Вакыйгалар Фольклор илендә бара.

Малай керә. Каршысына Гөлчәчәк очрый.


М Мин кая: килеп эләктем соң?


Г. Исәнме, егет.

М. Исәнме, Красная Шапочка.


Г. Ялгышасын, егет . Күрәм, син русча әкиятләр генә укып үскәнсең. Мин Красная Шапочка түгел, мин - Гөлчәчәк .


М Әйт әле алайса, Гөлчәчәк, мин кая килеп эләктем сон?


Г. Син Фольькор илендә. Фольклор -халык авыз иҗаты дигән сүз. Татар халык авыз иҗаты иленә рәхим ит, егет! Әнә берщъ килә бугай. ( Китә.)


М Гөлчәчәк, тукта эле. Китте...


Песи керә.

Малай. Песи кая барасың?

IIеси. Әбиләргә барамын.

М.Анда нигә барасың?

П. Каз ботына барамын

М.Аны кая куясың?

П. Күлъяулыкка төрәмен.

М.Пычранса нишләрсең?

П.Агыйделдә юармын.

М.Төшеп китсәң нишләрсең?

П. Акырып-бакырып елармын... Мияу...(чыгып китә)


М. Нинди кызык монда мәчеләр дә сөйләшә белә икән.


Алып баручы. Безнең героебыз Фольклор иле буйлап юлын дәвам иткән. Бара икән, бара икән, моның юлына Аптыратбатыр белән Аптыратбикә очраганнар.


Алып баручы сөйләгәндә малай бару күренешен күрсәтү максатында бер әйләнеп килә һәм каршына Аптыратбатыр белән Аптыратбикә очрый.

Аптыратбатыр кисәк аның каршына баса һәм икесе арасында сөйләшү башлана:


  • Аптыратыйммы?

  • Аптырат.

  • Аптырат кайда?

  • Кесәдә.

  • Кесә кайда?

  • Киемдә.

  • Кием кайда?

  • Чөйдә.

  • Чөй кайда?

  • Өйдә.

  • Өй кайда?

  • Авылда.

  • Авыл кайда?

  • Станда.

  • Стан кайда?

  • Татарстанда.

  • Татарстан кайда?

  • Картада.

  • Карта кайда?

  • Букчада.


Аптыратбатыр (үпкәләп): Аптырамый бу.

Аптыратбатыр читкә китә.

Малай каршына Аптыратбикә басып сүз көрәштерә башлыйлар.


  • Аптырытыйммы?

  • Аптырат.

  • Аптыраткан диярләр.

  • Алайса аптыратма.

  • Ник аптыратмыйм?

  • Аптыраткан диярләр, дигәнгә аптыратма.



Аптыратбикә белән Аптыратбатыр кулларын селтәп китеп баралар. Малай юлын дәвам итә.


Алып баручы. Аптыратбикә белән Аптыратбатыр малайны аптырата алмаганнар.

Ул тагын юлын дәвам иткән, бара-бара Тел көрмәкләндергечләргә килеп җиткән. Монда бөтен кеше кызу-кызу сөйләшә икән, ләкин берсе лә буталмый, ди.


Берничә укучы тел көрмәкләндергечләр әйтә.Малай тыңлап тора.(“Балалар фольклоры”.Казан, 1964.)


Алып баручы. Безнең юлаучыбыз тагын юлын дәвам итте. Узе бертуктаусыз сөйләнде.


Мич башында биш мәче,

Биш мәченен биш башы.

Биш мәченен биш башына

Ишелмәсен мич ташы.


Алып баручы. Шулай бара торгач, безнең героебыз бер аланга килеп чыкты. Бу аланда балалар уйнап йөри икән. Үзләре бик җор телле икән, болытлы көннәр озаккарак сузылса, бу балалар кояшны болай чакыралар икән.


Балалар сөйли:


Кояш кача болытка,

Без калабыз суыкта.

Ә безгә җылы кирәк,

Су керергә тизерәк

Әйдә сорыйк кояштан. Барыбыз бертавыштан.


Кояш, чык, чык,чык,

Синең җылың бик тансык.

Майлы ботка казанда

Чыксаң без сөенербез,

Майлы ботка блрербез.


Тәти кашык базарда, Тәти кашык саф алтын, Кирәкми безгә салкын


Алып баручы. Кояш чыгып көннәр җылынгач, балалар су коеналар, Суга чумар алдыннан, алар болай диләр:

Балалар сөйли:


Аруым, аруым,

Авызым тулы даруым.

Арулыгым, пакълегем, Исәнлегем,саулыгым

Тән керемне суга салдым,

Үзем судан пакь калдым.


Алып баручы. Инде көннәр бик кызу торып, бик озак яңгыр яумаса, балалар яңгырны болай чакырганнар.


Яңгыркаем, яу, яу.

Әйбәт түгел яумау, Кырлар шундый коры. Яу шуларга туры.


Әйдә, әй, болыт бабай.

Яудыр болытны тизрәк.

Безгә ипекәй кирәк.

Яңгыркаем, яу, яу, Әйбәт түгел яумау.


Алып баручы. Әгәр яңгыр озаккарак сузылып туйдыра башласа, балалар бу сүзләрне әйтәләр.


Яңгыркаем, тукта, явасың бит юкка Тукта инде, тукта, кайт та ятып йокла.

Игенче абыйларга кырга барырга кирәк. Үстерелгән ипиле җыеп алырга кирәк, Ипекәй безгә кирәк!


Алып баручы. Балалар, табигатьтәге нәни дусларына да кечкенә шигырьләр әйткәннәр. Алар эндәшләр дип аталган.


Балалар эндәшләр әйтәләр.(“ Балалар фольклоры”. Казан,1984.)


Алып баручы. Балалар уеннар да уйнаганнар Татар халык уенннары егетебезгә бик ошаган, үзе дә уйнаган.


Балалар түгәрәк ясап басалар. Җырлый-җырлый түбәтәйне бер-берсенә бирәләр. Җыр беткәндә түбәтәй кемдә калса, шул җәза үти.


Түбәтәеңне кигәнсең,

Бик ерактан килгәнсең.

Шушы матурлыгың белән

Шаккаттырыйм дигәнсең.


Түп-түп- түбәтәй,

Түбәтәең укалы,

Чиккән матур түбәтәең

Менә кемдә тукталды.


Алып баручы. Шулай ител безнен юлаучыбыз уенчылар белән уйнап туйгач, Фольклор иле оуйлап юлын дәвам иткән. Бара-бара ул Такмазалар үзәненә килеп чыккан.


Ике укучы такмазалар укый. (" Бар иде,ди, юк иде, ди." "Тотты, калды.'' «Балалар фольклоры.1984.)



Алып баручы. Такмазалар үзәнен үткәч, безнең героебыз Үчекләвечләр авылына җиткән. Монда бөтен кеше бер--берсен үчекләп сөйләшә икән. Ләкин берәү дә үпкәләми, ди.


Укучылар үчекләвечләр укыйлар. ( Елакны, әләкчене, сакауны һ.б. үчекләү. Балалар фольклоры. 1984.)


Алып баручы. Татар халык иҗаты иле буйлап сәяхәт итүче егетебез тагын юлын дәвам иткән. Бара- бара ул бик моңлы, бик матур жырлар ишеткән. Ул тагар халкының рухи көзгесе булган җырлар тукталышына килеп житкән. Бу җырларны егет исе китеп тыңлаган.


Татар халык җырлары башкарыла.

1. Матур булсын.

2. Җырла, җырла дип әйтәсез.


Алып баручы. Аннары егетебез такмаклар тыңлаган:


Әтәч менгән киртәгә,.

Кикерикүк итәргә.

Әтәчкә да хәбәркилгән

Армиягә китәргә.


Әтәч әйтә, бармыйм, ди.

Тавык әйтә калмыйм, ди.

Син киткәч, мин барыбер

Бер күкәй дә салмыйм ,ди.


Әтәч китте армиягә

Агач атка утырып,

Тавык мескен карапкалды

Ике күзен тутырып.


Алып баручы. Табышмаклар җирлегендә безнен геройны сынап караганнар. Ул барлык табышмакларның да сорауларына җавап биреп барган.


Балалар табышмаклар әйтәләр ( Балалар фольклоры. 1984.),

малай җавап бирә.


Алып баручы. Фольклор иленең '''Мәзәкләре" белән дә очрашкан безнен героебыз.


Балалар берничә мәзәк сөйлиләр.


Алып баручы. Тагар халык иҗаты иле бик зур икән . Безнең героебыз аның һәр почмагында булып , халыкның акылын, зиһенен. зәвыгын, тормыш-көнкүреш һәм тәрбия тәҗрибәсен туплаган уникаль чыганак булган татар халык иҗатыннан үзенә рухи азык алган, теле җорланган, үз милләте өчен горурлык хисләре туган.


Малай сөйли:


Әй, милләтем, милләтем,

Байлык тулы келәтең.

Шул келәткә ачкыч тап,дип

Туган телне өйрәттең.

Келәтең бик хикмәтле,

Байлыкларың кыйммәтле,

Бик күп телләр арасында

Туган телем кыйммәтле!



Краткое описание документа:

            Бу чараны татар теле укытучылары үз эшендә файдаланыр дигән өмет белән тәкъдим итәм. “Фольклор  иленә сәяхәт " чарасы  - башлангыч яисә урта класс укучылары белән үткәрү өчен . Ул үз алдына түбәндәге максатларны куя:

-         Халык акылын , зиһенен, зәвыгын, тормыш-көнкүреш һәм тәрбия тәҗрибәсен туплаган халык авыз иҗаты әсәрләренең үрнәкләре белән таныштыру;

-         Укучыларның чынбарлыкны сәнгатьчә чагылдыру һәм иҗади сәләтләрен үстерү;

-         Үз милләтеңнең рухи хәзинәләре белән горурлану хисләре тәрбияләү.

Чараны кулланганда түбәндәге китаптан куллану булачак:

“Балалар фольклоры”. Казан, 1964.

 

 

 

 

 

Автор
Дата добавления 31.01.2015
Раздел Классному руководителю
Подраздел Другие методич. материалы
Просмотров270
Номер материала 354068
Получить свидетельство о публикации

Выберите специальность, которую Вы хотите получить:

Обучение проходит дистанционно на сайте проекта "Инфоурок".
По итогам обучения слушателям выдаются печатные дипломы установленного образца.

ПЕРЕЙТИ В КАТАЛОГ КУРСОВ

Похожие материалы

Включите уведомления прямо сейчас и мы сразу сообщим Вам о важных новостях. Не волнуйтесь, мы будем отправлять только самое главное.
Специальное предложение
Вверх