Инфоурок Директору, завучу Рабочие программыРабочая адаптированная программа по татарскому языку для русскоязычных детей школ с русским языком обучения.

Рабочая адаптированная программа по татарскому языку для русскоязычных детей школ с русским языком обучения.

Скачать материал

ТАТАР ТЕЛЕ

Рус телендә сөйләшүче укучыларның белем һәм күнекмәләрен бәяләү нормалары

№ п/п

 

 

1

Программа

Рус телендә урта (тулы) гомуми белем  бирү мәктәпләре өчен татар теле һәм әдәбиятыннан  үрнәк программалар: 1-11 нче с-лар/ [ басма өчен Ч.М. Харисова, К.С. Фәтхуллова, З.Н. Хәбибуллина җаваплы].- Казан: Татар.кит. нәшр., 2011,-239б.

 

2

Дәреслек

 Р.З.Хәйдәрова, Р.Л.Малафеева, З.М.Шаһгалиева. Татар теле. Рус телендә урта гомуми белем бирүче мәктәпнең 9 нчы сыйныфы  өчен дәреслек (рус телендә сөйләшүче балалар өчен). Казан, “ Мәгариф”, 2008.

3

Сәгатьләр саны

Барлыгы - 170 сәгать

Татар теле -102 сәгать

Әдәбият-68 сәгать

 

4

Тикшерү характерындагы язма эшләр саны

Сүзлек диктанты

 

Контроль

 эш

Тест

 

Сочинение

 

 

2

5

6

3

9 нчы сыйныф

№ п/п

Эш төрләре

Саны

I

Телдән җавап бирү

 

1

Тыңлап аңлау (минутларда)

1,5 минут

2

Диалогик сөйләм (репликалар саны)

11-12 реплика

3

Монологик сөйләм (фразалар саны)

11 реплика

II

Укуны бәяләү

90-95 сүз

 

Кычкырып уку

70-75 сүз

III

Язма эшләр

 

1

Сүзлек диктанты

22-25 сүз

2

Диктант

 

3

Изложение

 

4

Сочинение

                             10-12 сүз

 

 

 

 

 

 

 

 

                                                                                

   

                                                                                

 

 

 

 

 

Аңлатма язуы.

Эш программасының статусы

          Татарстан Республикасының мәгарифне үстерү турындагы Законын, Татарстан Республикасы дәүләт телләре һәм Татарстан Республикасында башка телләр турында Татарстан Республикасы Законын тормышка ашыру максатыннан, Татарстан Республикасы мәктәпләрендә рус телендә сөйләшүче балаларга татар теле дәүләт теле буларак өйрәтелә.

              9 нчы “А” сыйныфның рус төркеме өчен татар теленнән эш программасы түбәндәге норматив документларга  нигезләнеп төзелде:

-          Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан рөхсәт ителгән рус телендә урта (тулы) гомуми белем бирү мәктәпләре өчен татар теле һәм әдәбиятыннан үрнәк программалар [басма өчен Ч.М. Харисова, К.С. Фәтхуллова, З.Н. Хәбибуллина җаваплы]. – Казан: Татарстан китап нәшрияты., 2011

-         Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан рөхсәт ителгән урта (тулы) гомуми белем бирү мәктәбендә рус телле балаларга татар телен коммуникатив технология нигезендә укыту программасы (1-11нче сыйныфлар) (төзүче-авторлары: Р.З,Хәйдәрова, Р.Л. Малафеева). Казан- 2014.

-          Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының базис укыту планы (Боерык номеры 2640, 2013 нче ел, 13 нче июнь).

-          Мәктәп директоры тарафыннан расланган, МББУ “Аерым  фәннәрне тирәнтен өйрәнүче 16 нчы гомуми белем бирү мәктәбе”нең укыту планы (2015-2016 нчы уку елы).

                     Эш программасының эчтәлеге.

                Рус телендә сөйләшүче балаларга татар теле укытуның төп максаты һәм бурычлары.

-          башка милләт вәкилләренең күңелен яулардай, аларда гомумкешелек әхлакый сыйфатларын тәрбияли алырдай әсәрләр аша укучыларның татар телен өйрәнүгә кызыксынуларын көчәйтү;

-          татар халкының тарихына, мәдәниятенә ихтирам хисе тәрбияләү;

-          татар әдәбияты әсәрләрен өйрәнү  аша, укучыларның татар телендә телдән һәм язмача аралашу мөмкинлекләрен киңәйтү, ягъни татар телен дәүләт тел буларак өйрәнүнең сыйфатын яхшырту;

-          татар теленең орфоэпик, орфографик, лексик, грамматик нигезләрен системалы үзләштерү;

-          укучыларның иҗади һәм мөстәкыйль фикерли алу мөмкинлекләрен үстерү, үз фикерләрен дәлилләргә күнектерү;

-          укучыларда тел сиземләү күнекмәләре булдыру;

-          укучыларда татар телен өйрәнү мотивациясен арттыру;

-          укучыларның гомуми белем мәктәбендә үзләштергән белемнәрен һәм сөйләм күнекмәләрен камилләштерү һәм тирәнәйтү;

-          тел күренешләрен танып белергә, чагыштырырга, гомумиләштерергә күнектерү;

-          татар телен халыкның рухи, әхлакый, мәдәни хәзинәсе буларак аңларга ирешү;

дәресләрдә алган белемнәрне сөйләм телендә куллана белү.

                Укыту фәненең уку планында тоткан урыны:

    Укыту планында каралганча,  татар теле дәресләре өчен эш программасы атнага 3 сәгать исәбеннән елга 102 сәгатькә төзелде.

            Татар теле укытуның планлаштырылган нәтиҗәләре

Төп гомуми белем бирү мәктәбендә телне гамәли үзләштерү нәтиҗәсендә укучыларда татар теленең күп мәдәниятле дөньядагы роле һәм мөһимлеге турында күзаллаулар формалаша. Татар мәдәниятенең укучылар  өчен булган катламы белән  танышу башка мәдәнияткә карата ихтирам хисе уята, ягъни укучыларга үз мәдәниятләрен дә тирәнрәк аңларга мөмкинлек бирә, аларда ватанпәрвәрлек хисе уята.

1.       Укытуның гомуми нәтиҗәләре

     Төп гомуми белем бирү баскычында татар теленә өйрәтүнең  программада күрсәтелгән күләмдә гомуми нәтиҗәләре түбәндәгеләрдән гыйбарәт:

                    укучыларның коммуникатив компетенциясен (аралашу осталыгын) үстерү, ягъни татар телендә сөйләшүчеләр белән телдән яки язмача аралашу күнекмәләре булдыру;

                    коммуникатив бурычлар куя һәм хәл итә белү, адекват рәвештә арашуның вербаль һәм вербаль булмаган чараларыннан,  сөйләм этикеты үрнәкләреннән  файдалана алу, итагатьле һәм киң күңелле әңгәмәдәш булу;

                    “Татар теле һәм әдәбияты” предметына карата уңай мотивация һәм тотрыклы кызыксыну булдыру һәм шулар нигезендә белем алуның алдагы баскычларында татар телен уңышлы үзләштергә шартлар тудыру.                   

              2.Укытуның шәхси нәтиҗәләре

Төп гомуми белем бирү баскычын төгәлләгәндә, укучының үзенә һәм үзенең әйләнә-тирәсендәге кешеләргә, тормыштагы яшәеш проблемаларына карата түбәндәге шәхси кыйммәтләре формалашкан булуы күзаллана:

                    шәхесара һәм мәдәниятара аралашуда  татар теленә карата ихтирамлы караш булдыру һәм аны яхшы өйрәнү теләге тудыру;

                    әхлакый кагыйдәләрдә ориентлашу, аларны үтәүнең мәҗбүрилеген аңлау;

                    әдәби әсәрләрдәге төрле тормыш ситуацияләренә һәм геройларның          гамәлләренә гомүмкешелек нормаларыннан чыгып бәя бирү;

                    “гаилә”, “туган ил”, “мәрхәмәтлелек”, төшенчәләрен кабул итү, “башкаларга карата түземлелек, кайгыртучанлык”, “кеше кадерен белү” кебек хисләр формалашу.

3.Укытуның метапредмет нәтиҗәләре

Төп  белем бирү баскычында татар теле һәм әдәбиятын укыту, танып белү чарасы буларак,  укучыларның фикер йөртү,  интеллектуаль һәм иҗади сәләтләрен үстерүгә, шулай ук, реаль тормышта туган проблемаларны хәл итү өчен кирәк булган универсаль уку гамәлләрен (танып белү, регулятив, коммуникатив) формалаштыруга хезмәт итә.

Укучыларда мәгълүмати җәмгыятьтә яшәү һәм эшләү өчен кирәкле күнекмәләр үстерелә. Укучылар текст, күрмә-график рәсемнәр, хәрәкәтле  яисә хәрәкәтсез сурәтләр, ягъни төрле коммуникацион технологияләр аша тапшырыла торган мәгълүмати объектлар белән эшләү тәҗрибәсе ала; презентацион материаллар әзерләп, зур булмаган аудитория алдында чыгыш ясарга өйрәнә; укучыларда, компьютер яисә ИКТ нең башка чаралары белән эш иткәндә, сәламәтлеккә зыян китерми торган эш алымнарын куллана алу күнекмәләре формалаша.

Танып белү нәтиҗәләре:

                    фикерләүне үстерү белән бәйле психик функцияләр: логик фикерләү, сәбәп-нәтиҗә бәйләнешләрен табу, индуктив, дедуктив фикерли белү;

                    иҗади һәм эзләнү характерындагы  проблеманы  билгеләү, аларны  чишү  өчен алгоритм булдыру;

                     объектларны  чагыштыру, классификацияләү  өчен уртак билгеләрне  билгеләү;

                    төп мәгълүматны  аеру, укылган яки тыңланган мәгълүматның эчтәлегенә бәя бирә белү;

                    тиешле мәгълүматны табу өчен, энциклопедия, белешмәләр, сүзлекләр, электрон ресурслар куллану.

            Регулятив нәтиҗәләр:

                    уку хезмәтендә үзеңә максат куя, бурычларны билгели белү;

                    эш тәртибен аңлап, уку эшчәнлеген оештыра, нәтиҗәле эш алымнарын таба  белү;

                    уку эшчәнлеге нәтиҗәләрен контрольгә ала белү;

                    билгеләгән  критерийларга таянып, эш сыйфатына бәя бирә белү;

                    укудагы уңышларның, уңышсызлыкларның сәбәбен аңлый, анализлый белү;

                    ихтыяр көче, максатчанлык, активлык кебек сәләтләрне формалаштыру;

                    дәрескә кирәкле уку-язу әсбапларын әзерли һәм  алар белән дөрес эш итә белү;

                    дәрестә эш урынын мөстәкыйль әзерли белү һәм тәртиптә тоту күнекмәләрен үстерү.

              Коммуникатив нәтиҗәләр:

                    әңгәмәдәшеңнең фикерен тыңлый, аңа туры килерлек җавап бирә белү;

                    әңгәмәдәш  белән  аралашу калыбын төзү;

                    аралаша белү сәләтен үстерү (аралашучанлык, хислелек, эмпатия хисләре);

                    парларда һәм күмәк эшли белү;

                    мәгълүматны туплау өчен, күмәк эш  башкару;

                    әңгәмәдәшең белән сөйләшүне башлый, дәвам итә, тәмамлый белү.

 

Белем бирү эчтәлегенең мәҗбүри минимумы.

            Тыңлап аңлау. Эчтәлеге һәм күләме ягыннан укучыларның яшь үзенчәлекләренә туры килгән бәйләнешле сөйләмне тыңлап аңлау һәм, үз фикерләреңне белдереп, төп мәгълүмат турында хәбәр итү; җанлы аралашу барышында сөйләмнең эчтәлегенә төшенү һәм фикер алуда катнашу.

            Телдән сөйләм. Коммуникатив максатларны аңлап, аралашу ситуацияләренә бәйле диалог яки монолог төзү; тәкъдим ителгән тема буенча эзлекле һәм аңлаешлы монологик сөйләм (тасвирлау, хикәяләү, фикер йөртү) булдыру; татар сөйләм этикеты гыйбәрәләреннән файдаланып, әңгәмә кору.

            Язу һәм язма сөйләм. Бәйләнешле текстларны рус теленнән татарчага язмача тәрҗемә итү. Аралашу темаларына бәйле язма сөйләм булдыру. Диктант, изложение, инша язу. Рәсми кәгазьләр (белдерү, хат, тәрҗемәи хәл, гариза) язу.

Уку. Танышу, эзләнү, өйрәнү, карап чыгу максаты белән уку төрләреннән файдаланып, төрле жанрдагы текстларны аңлап уку һәм интернет аша кирәкле мәгълүматны табып уку күнекмәләренә ия булу; укылган текстның эчтәлеген эзлекле  итеп сөйләп бирү;

     Үзләштерелергә тиешле грамматик материал

 -Җөмләнең баш һәм иярчен кисәкләренең исемнәрен әйтә, сорау куя, аера белү.                

- Гади һәм кушма җөмләләрне аера белергә өйрәтү.

-Теркәгечле һәм теркәгечсез тезмә кушма җөмләләрне сөйләмдә куллана белү күнекмәләрен булдыру.              

- Җыючы, каршы куючы, бүлүче теркәгечле кушма җөмләләрне сөйләмдә куллану.

 -Иярчен хәл җөмләләрнең иярчен вакыт җөмлә, урын җөмлә, рәвеш җөмлә, күләм җөмлә, максат җөмлә, шарт җөмлә, сәбәп җөмлә, кире җөмләләре  белән таныштыру һәм аларны сөйләмдә урынлы куллануга ирешү.

  -Тезмә һәм иярченле кушма җөмләләрдә тыныш билгеләрен дөрес кую һәм аларны тиешле интонация белән әйтү.

 

Укытуның эчтәлеге

Фонетик нигезләр. Татар теленә хас булган авазларның әйтелеше. Татар һәм рус телләрендә уртак булган, ләкин әйтелешләре белән аерылган авазлар. Авазларның сүзләрдә, сүзтезмәләрдә, җөмләләрдә әйтелеше. Сүз басымын кую кагыйдәләре. Татар җөмләсенең төп интонаөион төрләре. Фраза басымы.

Лексик нигезләр. Сүз ясалышы ысуллары. Татар теле һәм рус телләренең сүзлек составындагы аермалар. Телнең грамматик нигезләрен өйрәнү. Тезмә сүзләрнең ясалышы һәм мәгънәсе.

Морфология.

Исем. Татар һәм рус телләрендә исемнәрнең килеш белән төрләнү үзенчәлекләре. Тартым категориясе. Тартымлы исемнәрнең килеш белән төрләнүе. Татар телендә исем ясаучы кушымчалар. Исемнәргә кушымчалар ялгану тәртибе. Исемнәрнең ясалышы һәм төрләнеше.

Сыйфат. Сыйфатларның исемнәргә бәйләнеше, җөмләдәге урыны. Сыйфатларның исемләшүе. Асыл сыйфатларның дәрәҗәләре.

Алмашлык.  Зат,  сорау алмашлыкларын кулланып, җөмләләр төзү. Күрсәтү алмашлыкларының килеш белән төрләнүе. Билгеләү, билгесезлек, юклык алмашлыклары һәм аларның сөйләмдә кулланылышы.

Сан. Саннарның исемнәргә бәйләнеше һәм җөмләдәге урыны. Саннарның төркемчәләре. Саннарның исемләшүе.

Затланышлы фигыльләр.  Хикәя фигыльнең заман формалары, аларның барлыкта һәм юклыкта килүе, кулланылыш үзенчәлекләре, зат-сан белән төрләнеше. Хикәя фигыльнең тәмамланмаган үткән, күптән үткән, кабатлаулы үткән заман формалары. Шарт фигыльнең барлыкта һәм юклыкта зат-сан белән төрләнүе. Бу төр фигыльләр булган җөмлә калыпларын төзү. Боерык фигыльне, зат-сан белән төрләндереп, барлык һәм юклыкта куллану.

Затланышсыз фигыльләр.  Инфинитивның барлык һәм юклык формалары. Инфинитив + кирәк, тиеш формалары. Хәл фигыльнең формалары һәм кулланылыштагы үзенчәлекләре. Сыйфат фигыль һәм аның заман формалары, исемләшүе. Исем фигыль, барлыкта-юклыкта тартым, килеш һәм зат-сан белән төрләнүе.

         Фигыль юнәлешләре һәм аларның кулланылыштагы үзенчәлекләре. Теләк, ният, мөмкинлек һәм мөмкин түгеллекне белдерә торган фигыль формалары, аларны сөйләмдә куллана белү.

Бәйлек һәм бәйлек сүзләр. Теркәгечләр. Аларның җөмлә оештырудагы роле һәм урнашу урыны.

Аваз ияртемнәре. Ымлыклар.

Синтаксис. Әйтү  максаты ягыннан җөмлә төрләре. Җөмләнең баш һәм иярчен кисәкләре. Аларның төрле сүз төркемнәре белән белдерелүе. Кушма җөмлә. Гади һәм кушма җөмләләрнең үзенчәлекле яклары. Тезмә кушма җөмләләр. Теркәгечсез тезмә кушма җөмлә. Теркәгечле тезмә кушма җөмлә. Иярченле кушма җөмлә. Мәгънәсе һәм төзелеше буенча төрләре.  Синтетик иярчен җөмләләрнең кулланылыштагы үзенчәлекләре. Туры һәм кыек сөйләм. Туры сөйләм янында тыныш билгеләре.

             Укучыларның әзерлек дәрәҗәсенә таләпләр.

Гомуми белем мәктәбен тәмамлаучы укучылар түбәндәге белемнәргә ия булырга тиешләр:

1)      татар әдәби теленең орфоэпик, орфографик, лексик, грамматик, пунктуацион нормаларына нигезләнеп, телдән яки язма сөйләм оештыру күнекмәләренә ия булу;

2)      тыңланган яки укылган текстның эчтәлегенә нигезләнеп, кирәкле мәгълүматны җиткерә алу;

3)      коммуникатив максатларны аңлап, диалогик аралашуда катнаша һәм үз фикерләреңне эзлекле итеп белдерә алу;

4)      тәкъдим ителгән тема буенча әйтелеше һәм грамматик төзелеше ягыннан дөрес һәм эчтәлеге ягыннан эзлекле монологик сөйләм төзи алу;

5)      төрле аралашу сфераларыннан чыгып, телдән яки язмача хәбәрләмә әзерли алу;

6)      телара, антонимнар, синонимнар, фразеологик һәм башка төр сүзлекләрдән куллана һәм файдалана белү;

7)      эш кәгазьләрен (белдерү, хат, тәрҗемәи хәл, гариза) язу;

8)      сөйләм культурасы, әдәби тел, сөйләм ситуациясе кебек төшенчәләрне аңлап эш итә белү.

 

 

 

Дәрес темасы

Сәгать саны

Үткәрү вакыты

Көтелгән нәтиҗә

 

 

 

 

Дәрес

тибы

 

план

факт

 

              1нче бүлек. Без Татарстанда яшибез. (12 сәгать).

 

1.

Белем бәйрәме.

 

1

 

 

Ялгызлык һәм уртаклык исемнәрне аера белү

ЛКФ

 

2.

Без Татарстанда яшибез.

 

1

 

 

Ялгызлык һәм уртаклык исемнәрне аера белү, куллану

ЛКК

 

 

3.

Казан – тарихи башкала.

 

1

 

 

 

Алган белемнәрне практикада куллану

ЛКФ

 

 

4.

Татар музыка сәнгате.

 

1

 

 

 

Ия белән хәбәр арасында сызык куя белү

ГКК

 

 

5.

Александр Ключарев биографиясендәге лексик –грамматик материал.

1

 

 

Сыйфат фигыльләрне дөрес тәрҗемә итү

ЛКФ

 

 

6.

Исем фигыль.

 

1

 

 

 

Исем фигыльләрне тану, килешләрен билгели алу

ГКК

 

 

7.

Б.с.ү. Сочинение  “Алтын көз”

 

1

 

 

 

Алган белемнәрне практикада куллану

ЛГКК

 

 

8.

Сочинениегә анализ. Изафә бәйләнеше

 

1

 

 

 

Изафә бәйләнешенең 3 төрен аера белү

ЛКФ

 

 

9.

“Татар театры” текстындагы лексик –грамматик материал.

1

 

 

Алган белемнәрне практикада куллану

ЛКФ

 

10.

Кереш контроль эш. ”Без Татарстанда яшибез”№1

1

 

 

 

 

Алган белемнәрне практикада куллану

ЛГКК

 

11.

Хаталар өстендә эш. Теләк белдерү формалары.

 

1

 

 

 

Теләк белдерү формаларын куллану

ГКФ

 

12.

Сыйфат һәм сыйфат дәрәҗәләре

 

1

 

 

 

Сыйфат һәм сыйфат дәрәҗәләрен дөрес куллану

ГКФ

 

            2нче бүлек. Белем һәм китап. (22 сәгать).

 

13.

Алмашлык төркемчәләре.

 

1

 

 

Алмашлык төркемчәләрен дөрес куллана белү

ГКФ

 

 

14.

Китап тарихы.

 

1

 

 

 

 

ЛКФ

 

 

15.

Сан һәм аның төркемчәләре.

 

1

 

 

Сан һәм аның төркемчәләрен аера алу

ГКФ

 

 

16.

Җөмлә кисәкләре.

 

1

 

 

 

Җөмләнең баш һәм иярчен кисәкләрен табу, сораулар куя белү

ГКФ

 

 

 

17.

Беренче китаплар.

 

1

 

 

 

 

Д/С

 

 

18.

Кушма җөмлә.  Сүзлек диктанты.

 

1

 

 

 

 

ГКК

 

 

19.

Фразеологик берәмлекләр. Хаталар өстендә эш.

 

1

 

 

Фразеологик берәмлекләрдән урынлы файдалану

ЛКФ

 

 

20.

М.Мәһдиев “Колаямбу плантациядә эшли”әсәрендәге лексик –грамматик материал.

1

 

 

Хәбәрлек сүзләрне тану, куллану.

ЛКФ

 

21.

Д.с.ү. “Колаямбу плантациядә эшли”

 

1

 

 

 

 

Д/С

 

 

22.

Хикәя фигыльнең заман формалары. Тест.

 

1

 

 

 

Хикәя фигыльнең заман формаларын белү,

ЛКФ

 

 

23.

Контроль эш.”Белем һәм китап”№2

 

1

 

 

 

Алган белемнәрне практикада куллану

ЛГКК

 

 

24.

Хаталар өстендә эш. Хикәя фигыльнең заман формалары.

1

 

 

Хикәя фигыльнең заман формаларын дөрес куллану

ГКФ

 

25.

М.Мәһдиев “Без-  кырык беренче ел балалары” әсәрендәге лексик –грамматик материал.

1

 

 

Алган белемнәрне практикада куллану

 

ЛКФ

 

 

26.

Сыйфат фигыль.

 

1

 

 

 

Сыйфат фигыльне дөрес тәрҗемә итү

ГКФ

 

27.

Сыйфат фигыль.

 

1

 

 

 

Сыйфат фигыльне дөрес тәрҗемә итү

ГКК

 

 

28.

Инфинитив.

 

1

 

 

 

Инфинитив+кирәк конструкциясен дөрес куллану.

ГКФ

 

 

29.

Инфинитив.

 

1

 

 

 

 

ГКК

 

30.

Л.Ихсанова “Бер маҗара” әсәрендәге лексик–грамматик материал.  I нче өлеш

1

 

 

Тамырдаш сүзләрне аера белү.

ЛКФ

 

 

31.

Тезмә фигыль.

 

1

 

 

 

Тезмә фигыльләрне куллана алу.

ГКФ

 

 

32.

Л.Ихсанова “Бер маҗара” әсәрендәге лексик –грамматик материал.  . II нче өлеш

1

 

 

 

ЛКФ

 

33.

Д.с.ү. “Бер маҗара”

 

1

 

 

 

Алган белемнәрне практикада куллану

 

Д/МС

 

 

34.

 

”Белем һәм китап” темасын кабатлау. Тест.

1

 

 

Алган белемнәрне практикада куллану

ЛГКК

 

          3нче бүлек. Һөнәр сайлау. (9 сәгать).

 

 

35.

Теркәгечләр. Хаталар өстендә эш

 

1

 

 

 

Теркәгечләрне дөрес куллану.

ГКФ

 

 

36.

Тезмә кушма җөмлә.

 

1

 

 

 

Кушма җөмлә төрләрен аңлау

ГКФ

 

 

37.

Г.Әпсәләмов “ Ак чәчәкләр” әсәрендәге лексик –грамматик материал.

1

 

 

 

ЛКФ

 

38.

Иярченле кушма җөмлә төрләрен кабатлау. Тест.

 

1

 

 

Алган белемнәрне практикада куллану

 

ГКК

 

 

39.

Хаталар өстендә эш. Сыйфат фигыль. Иярченле кушма җөмлә төрләре.

1

 

 

Сыйфат фигыльне дөрес тәрҗемә итү.

ГКФ

 

40.

Һөнәр темасына караган лексика.

 

1

 

 

 

Антоним һәм синоним сүзләрне урынлы куллана алу

ЛКФ

 

 

41.

Иярченле кушма җөмлә төрләре.  Шарт фигыль.

 

1

 

 

Иярченле кушма җөмлә төрләрен аңлау. Шарт фигыльләрне дөрес куллану

ГКФ

 

 

42.

“Һөнәр сайлау” темасын кабатлау. Сүзлек диктанты.

1

 

 

Алган белемнәрне практикада куллану

ГКК

 

 

43.

Контроль эш. “Һөнәр сайлау”№3

 

1

 

 

Алган белемнәрне практикада куллану

ЛГКК

 

          4нче бүлек. Ата-анага хөрмәт мәңгелек. (14 сәгать).

 

44.

Иярчен җөмлә төрләре. Хаталар өстендә эш

 

1

 

 

 

Иярченле  җөмлә төрләрен аңлау.

ГКФ

 

 

45.

“Алтын алмалар” әкиятендәге лексик –грамматик материал.

1

 

 

.

ЛКФ

 

46.

“ Зирәк карт” әкиятендәге лексик –грамматик материал.

1

 

 

 

ЛКФ

 

 

47.

“Зирәк карт” әкиятендәге лексик –грамматик материал.

1

 

 

Алган белемнәрне практикада куллану

Д/С

 

 

48.

Иярчен вакыт җөмләле кушма җөмләләр.

 

1

 

 

 

Иярчен вакыт җөмлә төрләрен аңлау

ГКФ

 

 

49.

Саннар.

 

1

 

 

 

Саннарны куллану.

ГКФ

 

 

50.

Бәйлекләр.

 

1

 

 

 

Бәйлекләрне куллану.

ГКФ

 

 

51.

А.Шамов. “Госпитальдә” әсәрендәге лексик –грамматик материал. Iөлеш

1

 

 

Алган белемнәрне практикада куллану

ЛКФ

 

52.

А.Шамов. “Госпитальдә” әсәрендәге лексик –грамматик материал. IIөлеш.

1

 

 

Алган белемнәрне практикада куллану

ЛКК

 

53.

Аваз ияртемнәре

 

1

 

 

 

Аваз ияртемнәрен аңлау

ГКФ

 

 

54.

Ымлыклар.

 

1

 

 

 

Ымлыкларны аңлау.

ГКФ

 

55.

Н.Әхмәдиев “Ана” әсәрендәге лексик –грамматик материал.

1

 

 

 

ЛГКК

 

56.

Б.с.ү. Сочинение “Минем кадерле әнием”

 

1

 

 

 

Сүзтезмәләрне дөрес тәртиптә куллану

ГКФ

 

 

57.

Сочинениегә  анализ. “Ата- анага хөрмәт мәңгелек” темасын кабатлау.

1

 

 

Алган белемнәрне практикада куллану

ЛКФ

 

          5нче бүлек. Тирәбездә яхшы кешеләр... (10 сәгать).

 

58.

Иярчен урын җөмләле кушма җөмләләр.

 

1

 

 

 

Иярчен урын җөмлә төрләрен аңлау.

ГКФ

 

 

59.

Иярчен максат җөмләле кушма җөмләләр.

 

1

 

 

 

Иярчен максат җөмлә төрләрен аңлау

ГКФ

 

 

 

60.

“Күңелләрдә гөл үсә” әсәрендәге лексик –грамматик материал.

1

 

 

Җөмләнең баш һәм иярчен кисәкләрен табу, дөрес куллану

ЛКФ

 

61.

Гади һәм кушма җөмләләр.

 

1

 

 

 

Гади һәм кушма җөмләләр куллану.

ЛКФ

 

 

62.

Фигыль юнәлешләре. Тест.

 

1

 

 

 

Фигыль юнәлешләрен дөрес тәрҗемә итү.

ГКК

 

 

63.

Фигыль юнәлешләре. Хаталар өстендә эш.

 

1

 

 

 

Фигыль юнәлешләрен аңлау.

ЛГКК

 

 

64.

Иярченле кушма җөмлә

 

1

 

 

 

Иярченле кушма җөмлә төрләрен аңлау.

ГКФ

 

 

65.

Иярчен шарт җөмләле кушма җөмләләр.

 

1

 

 

 

Иярченле шарт җөмләле кушма төрләрен аңлау.

ГКФ

 

 

66.

“Солтангәрәйнең язмышы” әсәрендәге лексик –грамматик материал.

1

 

 

Гади һәм кушма җөмләләр куллану, дөрес тәрҗемә итү.

ЛКФ

 

67.

Контроль эш.“Тирәбездә яхшы кешеләр”№4

 

1

 

 

 

Алган белемнәрне практикада куллану

ЛГКК

 

          6нчы бүлек. Кеше һәм мохит. (10 сәгать).

 

68.

Хаталар өстендә эш. Текст.

 

1

 

 

 

Алган белемнәрне практикада куллану

ГКФ

 

 

69.

Текстта җөмләләрнең роле.

 

1

 

 

 

Алган белемнәрне практикада куллану

ЛКФ

 

70.

Р.Мөхәммәдиев    “Беренче умырзая” әсәрендәге лексик –грамматик материал.

1

 

 

Сыйфат дәрәҗәләрен, фигыль төркемчәләрен урынлы куллану

 

ЛКФ

 

71.

Д.с.ү “Беренче умырзая”

 

1

 

 

 

Алган белемнәрне практикада куллану

 

Д/МС

 

 

 

72.

Сүз ясалышы.

 

1

 

 

 

 

ГКФ

 

 

 

73.

Сүз ясалышы.

 

1

 

 

 

 

Алган белемнәрне практикада куллану

ГКК

 

 

74.

Фигыль төркемчәләре.

 

1

 

 

 

Фигыль төркемчәләрен куллану.

 

ГКФ

 

 

 

75.

М.Гафури “ Кыр казы” әсәрендәге лексик  –грамматик материал.

1

 

 

 

ЛКФ

 

76.

Р.Бәшәр “ Авыру урман” әсәрендәге лексик –грамматик материал.

1

 

 

 

ЛКК

 

77.

“Кеше һәм мохит”темасын кабатлау. Тест.

1

 

 

 

Алган белемнәрне практикада куллану

ЛГКК

 

          7нче бүлек. Беренче хисләр. (25 сәгать).

 

78.

Хаталар өстендә эш. Сыйфат.

 

1

 

 

 

 

Сыйфатны дөрес куллану.

ГКК

 

79.

И.Гази “ Ак сирень” әсәрендәге лексик –грамматик материал.

1

 

 

 

ЛКФ

 

80.

Д.с.ү. “Ак сирень”.

 

1

 

 

 

Алган белемнәрне практикада куллану

 

Д/МС

 

 

81.

И.Гази “ Ак сирень” әсәрендәге лексик –грамматик материал.(дәвамы)

1

 

 

 

ЛКК

 

82.

Б.с.ү. Сочинение “Беренче хисләр-саф хисләр"

1

 

 

Алган белемнәрне практикада куллану

ЛГКК

 

 

 

83.

Сочинениегә  анализ. Фигыль.

 

1

 

 

 

Фигыльләрне сөйләмдә дөрес куллану.

 

ГКК

 

 

84.

Иярчен кире җөмләле кушма җөмләләр.

 

1

 

 

 

Иярчен кире җөмлә төрләрен аңлау.

ГКФ

 

 

 

85.

Иярчен кире җөмләле кушма җөмләләр.

 

 

1

 

 

Иярчен кире җөмлә төрләрен аңлау, сөйләмдә куллану

ГКК

 

 

86.

Ф.Яруллин.  “ Ике кояшым бар, Илсөя” әсәрендәге лексик–грамматик материал.

1

 

 

 

ЛКФ

 

 

87.

“ Минем героем” әсәрендәге лексик – грамматик материал.

1

 

 

 

ЛКК

 

88.

Сыйфат фигыль.

 

1

 

 

 

Сыйфат фигыльне сөйләмдә дөрес куллану.

 

ГКК

 

 

90.

Иярчен ия җөмләле кушма җөмлә.

 

1

 

 

 

Иярчен ия җөмләле кушма җөмләләрне тану, сөйләмдә куллану

ГКК

 

91.

Иярчен хәбәр җөмләле кушма җөмлә.

 

1

 

 

 

Иярчен хәбәр җөмләле кушма җөмләләрне тану, сөйләмдә куллану

ГКФ

 

92.

Иярчен аергыч җөмләле кушма җөмлә.

 

1

 

 

 

Иярчен аергыч җөмләле кушма җөмләләрне тану, сөйләмдә куллану

ГКФ

 

93.

Иярчен тәмамлык җөмләле кушма җөмлә.

 

1

 

 

 

Иярчен тәмамлык җөмләле кушма җөмләләрне тану, сөйләмдә куллану

 

ГКФ

 

94.

Иярчен рәвеш җөмләле кушма җөмлә.

 

1

 

 

 

Иярчен рәвеш җөмләле кушма җөмләләрне тану, сөйләмдә куллану

ГКФ

 

 

95.

Иярчен күләм җөмләле кушма җөмлә.

1

 

 

Иярчен күләм җөмләле кушма җөмләләрне тану, сөйләмдә куллану

ГКФ

 

95.

Еллык йомгаклау контроль эш.№5

 

1

 

 

 

Алган белемнәрне практикада куллану

 

ЛГКК

 

 

96.

Хаталар өстендә эш. Аналитик иярчен җөмләле кушма җөмләләрдә тыныш билгеләре.

 

1

 

 

Алган белемнәрне практикада куллану

 

ГКК

 

 

97.

Аналитик иярчен җөмләле кушма җөмләләрдә тыныш билгеләре.

1

 

 

Алган белемнәрне практикада куллану

 

ГКК

 

98.

Кушма җөмләләрне кабатлау.

 

1

 

 

 

 

Алган белемнәрне практикада куллану

ГКК

 

99.

Бәйлекләр һәм бәйлек сүзләр.

 

1

 

 

 

Бәйлекләрне дөрес куллану.

Бәйлек һәм бәйлек сүзләрне дөрес куллану.

ГКК

 

100.

Алмашлык сүз төркемен кабатлау.

 

1

 

 

 

Алмашлыкларны дөрес куллану.

 

ГКК

 

101.

Татар теленең сүзлек составы.

 

1

 

 

 

Татар теленең сүзлек составын дөрес куллану.

ЛКК

 

 

102.

Еллык йомгаклау дәресе.

 

1

 

 

 

Алган белемнәрне практикада куллану

 

ЛГКК

 

 

Укыту - методик комплектының тәэмин ителеше:

1. Р.З.Хәйдәрова, Р.Л.Малафеева, З.М.Шаһгалиева. Татар теле. Рус телендә урта гомуми белем бирүче мәктәпнең 9 нчы сыйныфы  өчен дәреслек (рус телендә сөйләшүче балалар өчен). Казан, “ Мәгариф”, 2008.  

2.  “Рус телендә сөйләшүче  балаларга татар телен һәм әдәбиятын укыту”  программасы  (төп гомуми белем бирү мәктәбе)/ төз. К. С. Фәтхуллова, Р.З. Хәйдәрова, Г.М. Әхмәтҗанова- Казан, 2013

3. Рус телендә урта (тулы) гомуми белем  бирү мәктәпләре өчен татар теле һәм әдәбиятыннан  үрнәк программалар: 1-11 нче с-лар/

[ басма өчен Ч.М. Харисова, К.С. Фәтхуллова, З.Н. Хәбибуллина җаваплы].- Казан: Татар.кит. нәшр., 2011,-239б.

4. Р.З. Хәйдәрова, Р.Л. Малафеева. Сборник ситуативных упражнений по татарскому языку для русскоязычных учащихся - Наб. Челны, 2004.

5. «Татарча да яхшы бел». Р.Нигъмәтуллина. Контроль тестлар һәм тестлар. Рус телендә урта гомуми белем бирүче мәктәп укучылары өчен ярдәмлек. Казан. Мәгариф, 2006.

6. Ф.С. Сафиуллина, К.С. Фәтхуллова, Н.Г. Сазонова. Татар теленнән контроль эшләр һәм тестлар. Гомуми урта белем бирүче рус мәктәпнең 5-11 сыйныфлары өчен. Казан-Тарих,

7. Мәгариф журналындагы контроль эшләр һәм тестлар.

8. Диктантлар җыентыгы (төрле авторлар)

9. Вәлиева Ф.С., Саттаров Г.Ф. Урта мәктәп һәм гимназияләрдә  татар телен укыту методикасы, К..: Раннур н-ты, 2000 ел.

10. Нигъмәтуллина Р.Р.Татар теле өйрәнүчеләргә  кагыйдәләр һәм күнегүләр. К.: “Мәгариф”, 2005.

11.«Фән һәм мәктәп», «Мәгариф»  журналлары, “Ачык дәрес” газетасы.

12. К.С.Фәтхуллова, Э.Н.Денмөхәммәтова, Р.З.Хәйдәрова.  9 нчы сыйныф. Дәүләт(йомгаклау) аттестациясенә әзерләнү өчен кулланма. Яңа формада. Рус телендә сөйләшүче укучылар өчен. Казан, “Гыйлем, 2012.

13.Интернет ресурслар

      https://edu.tatar.ru/logon

http://tatar.com.ru/tatyaz.php

http://new.tatari-kiev.com/content/view/17/44/

            http://www.openclass.ru/sub/Родной%20язык

http://www.uchportal.ru

      http://www.arsenevmis.ru/school9/saitsforteachers.html

      http://nadya716.ucoz.ru/index/druzja_sajta/0-36

      http://www.rusedu.ru/detail_5936.html

http://www.slideboom.com/presentations/256817/Татар-теленнән-тестлар

http://valievalf.ucoz.ru/index/testlar/0-23

                     Укучыларның белем һәм  күнекмәләрен тикшерү һәм  бәяләүгә аңлатма

Рус телле балаларга татар теле укытуның төп максаты – Татарстан Республикасында дәүләт телләренең берсе дип игълан ителгән татар телендә иркен сөйләшә ала торган билингваль шәхесләр формалаштыру.  Программа авторлары рус телле балаларга татар телен өйрәтүнең төп максаты субординатив типтагы шәхесләр формалаштыруда күрәләр. Ягъни, рус телле балалар язма һәм телдән аралашу процессында хаталар җибәрсәләр дә, аларның программада күрсәтелгән тематика буенча татар телендә сөйләшә-аралаша белүләре таләп ителә.

Чит телләр укыту методикасында белемнәрне тикшерү өчен, «коммуникативно-достаточный уровень – аралашу өчен җитәрлек дәрәҗә; коммуникативно-недостаточный  уровень – аралашу өчен җитәрлек булмаган дәрәҗә» төшенчәләре бар (В.П.Беспалько). Әгәр үзләштерү дәрәҗәсе  0,7 коэффициентыннан югары булса, аралашу өчен җитәрлек дәрәҗә дип санала һәм укучыга «4»,«5»ле билгеләре куела; әгәр үзләштерү дәрәҗәсе  0,7 коэффициентыннан түбән булса, аралашу өчен җитәрлек булмаган дәрәҗә дип санала һәм укучыга «3»,«2»ле билгеләре куела. Ягъни үзләштерү коэфициенты 0,7 булса - «3»ле, 0,8 – 0,9 булса - «4»ле, 0,9 – 1 булса - «5»ле билгеләре куела.

Үзләштерү коэффициенты түбәндәге формула белән исәпләнә:

Үк = а:р, монда Үк - үзләштерү коэффициенты, а – дөрес үтәлгән биремнәр саны, р – барлык биремнәр саны.

Әйтик, сүзлек диктанты 20 сүздән тора. Укучы 5 хата җибәрә.  Аның үзләштерү коэффициенты болай исәпләнә 15 : 20 = 7,5. Укучы «4»ле билгесе ала.

Әйтик, укучыларның сөйләшә алуын тикшерү өчен 5 ситуатив күнегү бирелде. Укучы 4 күнегүдә сөйләм максатын дөрес аңлап,  аралаша алуын күрсәтте. Аның үзләштерү дәрәҗәсе  коэффициенты болай була 4 : 5 = 0,8. Укучы «4»ле билгесе ала.

Әйтергә кирәк, чиреклек, еллык билгеләр нинди дә булса грамматик категорияне үзләштерү дәрәҗәсе белән генә билгеләнми, ә программада күрсәтелгән темалар буенча укучыларның диалогик, монологик сөйләмгә чыгу дәрәҗәсе белән билгеләнә.

Язу:  Орфографик (хәреф төшерү, өстәү, алыштыру, сүзләрне юлдан юлга дөрес күчермәү) хаталарга гына игътибар ителә; әгәр дә сүз берничә урында дөрес, ә аерым бер урында хаталы язылган икән , бу ялгыш дип саналмый. Бер үк хата берничә сүздә кабатланса, бу бер ялгыш дип исәпләнә. 

 1) к/ күчереп язу - 7-8  җөмлә. Пөхтә, орфографик хатасыз язылган эшкә “5”ле, әмма 1-3 төзәтүе яки 1-2 орфографик хатасы булса “4”ле; пөхтә язылмаса, 4-6 орфографик хатасы булса “3” ле, пөхтә булмаса, 6 яки артыграк орфографик хатасы булса “2”ле куела.

 2) к/сүзл. диктанты. Пөхтә, 1 орфографик хатасы булса “5”ле; пөхтә, 2-3 орфографик хатасы булса “4”ле; пөхтә язылмаган, 4-6 орфографик хатасы булса “3”ле; пөхтә түгел, 7 яки артыграк хатасы булса “2”ле куела.

3) Язма сөйләм (сочинение, изложение) күнекмәләрен үстерү өчен, өйрәтү характерында яздырыла,  бер билге куела. Өйрәтү характерындагы язма эшләрнең уңай билгеләре генә журналга куела.

Бирелгән темага эзлекле язылган,1 орфографик һәм 1 орфографик хатасы булса “5”ле; эзлекле язылган, ләкин эчтәлектә ялгыш җибәрелгән, 2-3 орфографик яки 2-3 грамматик  хатасы булса”4”ле; эзлекле язылмаган, 4-6 орфографик яки 4-6 грамматик хатасы булса “3”ле, эзлекле язылмаган һәм эчтәлеге ачылмаган, 7дән артык орфографик яки 7дән артык тупас грамматик хатасы булган эшкә “2”ле куела.

 

Рус телендә сөйләшүче укучыларның белем һәм күнекмәләрен бәяләү нормалар

9 нчы сыйныф

№ п/п

Эш төрләре

Саны

I

Телдән җавап бирү

 

1

Тыңлап аңлау (минутларда)

1,5 минут

2

Диалогик сөйләм (репликалар саны)

11-12 реплика

3

Монологик сөйләм (фразалар саны)

10-12 фраза

II

Укуны бәяләү

 

 

Кычкырып уку

90-95 сүз

 

 

 

 

                                                                                             

 

 

 

 

                                                                                                              Аңлатма язуы.

Эш программасының статусы

          Татарстан Республикасының мәгарифне үстерү турындагы Законын, Татарстан Республикасы дәүләт телләре һәм Татарстан Республикасында башка телләр турында Татарстан Республикасы Законын тормышка ашыру максатыннан, Татарстан Республикасы мәктәпләрендә рус телендә сөйләшүче балаларга татар теле дәүләт теле буларак өйрәтелә.

          9 нчы “А”сыйныфның рус төркеме өчен татар әдәбиятыннан эш программасы түбәндәге норматив документларга  нигезләнеп төзелде:

-Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан рөхсәт ителгән рус телендә урта (тулы) гомуми белем бирү мәктәпләре өчен татар теле һәм әдәбиятыннан үрнәк программалар [басма өчен Ч.М. Харисова, К.С. Фәтхуллова, З.Н. Хәбибуллина җаваплы]. – Казан: Татарстан китап нәшрияты., 2011

-Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан рөхсәт ителгән урта (тулы) гомуми белем бирү мәктәбендә рус телле балаларга татар телен коммуникатив технология нигезендә укыту программасы (1-11нче сыйныфлар) (төзүче-авторлары: Р.З,Хәйдәрова, Р.Л. Малафеева). Казан- 2014.

-Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының базис укыту планы (Боерык номеры 2640, 2013 нче ел, 13 нче июнь).

-Мәктәп директоры тарафыннан расланган, МББУ “Аерым  фәннәрне тирәнтен өйрәнүче 16 нчы гомуми белем бирү мәктәбе”нең укыту планы (2015-2016 нчы уку елы).

                                                           Эш программасының эчтәлеге.

            Рус телендә сөйләшүче балаларга татар әдәбияты укытуның төп максаты һәм бурычлары.

-          башка милләт вәкилләренең күңелен яулардай, аларда гомумкешелек әхлакый сыйфатларын тәрбияли алырдай әсәрләр аша укучыларның татар телен өйрәнүгә кызыксынуларын көчәйтү;

-          татар халкының тарихына, мәдәниятенә ихтирам хисе тәрбияләү;

-          татар әдәбияты әсәрләрен өйрәнү  аша, укучыларның татар телендә телдән һәм язмача аралашу мөмкинлекләрен киңәйтү, ягъни татар телен дәүләт тел буларак өйрәнүнең сыйфатын яхшырту;

-          татар теленең орфоэпик, орфографик, лексик, грамматик нигезләрен системалы үзләштерү;

-          укучыларның иҗади һәм мөстәкыйль фикерли алу мөмкинлекләрен үстерү, үз фикерләрен дәлилләргә күнектерү;    

-          укучыларда тел сиземләү күнекмәләре булдыру;

-          укучыларда татар әдәбиятын өйрәнү мотивациясен арттыру;

-          укучыларның гомуми белем мәктәбендә үзләштергән белемнәрен һәм сөйләм күнекмәләрен камилләштерү һәм тирәнәйтү;

-          тел күренешләрен танып белергә, чагыштырырга, гомумиләштерергә күнектерү;

-          татар телен халыкның рухи, әхлакый, мәдәни хәзинәсе буларак аңларга ирешү;

дәресләрдә алган белемнәрне сөйләм телендә куллана белү.

           Укыту фәненең уку планында тоткан урыны:

    Укыту планында каралганча,  татар теле дәресләре өчен эш программасы атнага 1 сәгать исәбеннән елга 35 сәгатькә төзелде.

 

          Татар әдәбияты укытуның планлаштырылган нәтиҗәләре

Төп гомуми белем бирү мәктәбендә телне гамәли үзләштерү нәтиҗәсендә укучыларда татар теленең күп мәдәниятле дөньядагы роле һәм мөһимлеге турында күзаллаулар формалаша. Татар мәдәниятенең укучылар  өчен булган катламы белән  танышу башка мәдәнияткә карата ихтирам хисе уята, ягъни укучыларга үз мәдәниятләрен дә тирәнрәк аңларга мөмкинлек бирә, аларда ватанпәрвәрлек хисе уята.

2.       Укытуның гомуми нәтиҗәләре

     Төп гомуми белем бирү баскычында татар теленә өйрәтүнең  программада күрсәтелгән күләмдә гомуми нәтиҗәләре түбәндәгеләрдән гыйбарәт:

-укучыларның коммуникатив компетенциясен (аралашу осталыгын) үстерү, ягъни татар телендә сөйләшүчеләр белән телдән яки язмача аралашу күнекмәләре булдыру;

         -коммуникатив бурычлар куя һәм хәл итә белү, адекват рәвештә арашуның вербаль һәм вербаль булмаган чараларыннан,  сөйләм этикеты үрнәкләреннән  файдалана алу, итагатьле һәм киң күңелле әңгәмәдәш булу;

      -   “Татар теле һәм әдәбияты” предметына карата уңай мотивация һәм тотрыклы кызыксыну булдыру һәм шулар нигезендә белем алуның алдагы баскычларында татар телен уңышлы үзләштергә шартлар тудыру.                   

             2.Укытуның шәхси нәтиҗәләре

Төп гомуми белем бирү баскычын төгәлләгәндә, укучының үзенә һәм үзенең әйләнә-тирәсендәге кешеләргә, тормыштагы яшәеш проблемаларына карата түбәндәге шәхси кыйммәтләре формалашкан булуы күзаллана:

                    шәхесара һәм мәдәниятара аралашуда  татар теленә карата ихтирамлы караш булдыру һәм аны яхшы өйрәнү теләге тудыру;

                    әхлакый кагыйдәләрдә ориентлашу, аларны үтәүнең мәҗбүрилеген аңлау;

                    әдәби әсәрләрдәге төрле тормыш ситуацияләренә һәм геройларның          гамәлләренә гомүмкешелек нормаларыннан чыгып бәя бирү;

                    “гаилә”, “туган ил”, “мәрхәмәтлелек”, төшенчәләрен кабул итү, “башкаларга карата түземлелек, кайгыртучанлык”, “кеше кадерен белү” кебек хисләр формалашу.

3.Укытуның метапредмет нәтиҗәләре

Төп  белем бирү баскычында татар теле һәм әдәбиятын укыту, танып белү чарасы буларак,  укучыларның фикер йөртү,  интеллектуаль һәм иҗади сәләтләрен үстерүгә, шулай ук, реаль тормышта туган проблемаларны хәл итү өчен кирәк булган универсаль уку гамәлләрен (танып белү, регулятив, коммуникатив) формалаштыруга хезмәт итә.

Укучыларда мәгълүмати җәмгыятьтә яшәү һәм эшләү өчен кирәкле күнекмәләр үстерелә. Укучылар текст, күрмә-график рәсемнәр, хәрәкәтле  яисә хәрәкәтсез сурәтләр, ягъни төрле коммуникацион технологияләр аша тапшырыла торган мәгълүмати объектлар белән эшләү тәҗрибәсе ала; презентацион материаллар әзерләп, зур булмаган аудитория алдында чыгыш ясарга өйрәнә; укучыларда, компьютер яисә ИКТ нең башка чаралары белән эш иткәндә, сәламәтлеккә зыян китерми торган эш алымнарын куллана алу күнекмәләре формалаша.

Танып белү нәтиҗәләре:

                    фикерләүне үстерү белән бәйле психик функцияләр: логик фикерләү, сәбәп-нәтиҗә бәйләнешләрен табу, индуктив, дедуктив фикерли белү;

                    иҗади һәм эзләнү характерындагы  проблеманы  билгеләү, аларны  чишү  өчен алгоритм булдыру;

                     объектларны  чагыштыру, классификацияләү  өчен уртак билгеләрне  билгеләү;

                    төп мәгълүматны  аеру, укылган яки тыңланган мәгълүматның эчтәлегенә бәя бирә белү;

                    тиешле мәгълүматны табу өчен, энциклопедия, белешмәләр, сүзлекләр, электрон ресурслар куллану.

Регулятив нәтиҗәләр:

                    уку хезмәтендә үзеңә максат куя, бурычларны билгели белү;

                    эш тәртибен аңлап, уку эшчәнлеген оештыра, нәтиҗәле эш алымнарын таба  белү;

                    уку эшчәнлеге нәтиҗәләрен контрольгә ала белү;

                    билгеләгән  критерийларга таянып, эш сыйфатына бәя бирә белү;

                    укудагы уңышларның, уңышсызлыкларның сәбәбен аңлый, анализлый белү;

                    ихтыяр көче, максатчанлык, активлык кебек сәләтләрне формалаштыру;

                    дәрескә кирәкле уку-язу әсбапларын әзерли һәм  алар белән дөрес эш итә белү;

                    дәрестә эш урынын мөстәкыйль әзерли белү һәм тәртиптә тоту күнекмәләрен үстерү.

 Коммуникатив нәтиҗәләр:

                    әңгәмәдәшеңнең фикерен тыңлый, аңа туры килерлек җавап бирә белү;

                    әңгәмәдәш  белән  аралашу калыбын төзү;

                    аралаша белү сәләтен үстерү (аралашучанлык, хислелек, эмпатия хисләре);

                    парларда һәм күмәк эшли белү;

                    мәгълүматны туплау өчен, күмәк эш  башкару;

                    әңгәмәдәшең белән сөйләшүне башлый, дәвам итә, тәмамлый белү.

 

Белем бирү эчтәлегенең мәҗбүри минимумы.

            Тыңлап аңлау. Эчтәлеге һәм күләме ягыннан укучыларның яшь үзенчәлекләренә туры килгән бәйләнешле сөйләмне тыңлап аңлау һәм, үз фикерләреңне белдереп, төп мәгълүмат турында хәбәр итү; җанлы аралашу барышында сөйләмнең эчтәлегенә төшенү һәм фикер алуда катнашу.

            Телдән сөйләм. Коммуникатив максатларны аңлап, аралашу ситуацияләренә бәйле диалог яки монолог төзү; тәкъдим ителгән тема буенча эзлекле һәм аңлаешлы монологик сөйләм (тасвирлау, хикәяләү, фикер йөртү) булдыру; татар сөйләм этикеты гыйбәрәләреннән файдаланып, әңгәмә кору.

            Язу һәм язма сөйләм. Бәйләнешле текстларны рус теленнән татарчага язмача тәрҗемә итү. Аралашу темаларына бәйле язма сөйләм булдыру. Диктант, изложение, инша язу. Рәсми кәгазьләр (белдерү, хат, тәрҗемәи хәл, гариза) язу.

Уку. Танышу, эзләнү, өйрәнү, карап чыгу максаты белән уку төрләреннән файдаланып, төрле жанрдагы текстларны аңлап уку һәм интернет аша кирәкле мәгълүматны табып уку күнекмәләренә ия булу; укылган текстның эчтәлеген эзлекле  итеп сөйләп бирү;

                                          Укучыларның әзерлек дәрәҗәсенә таләпләр.

            Гомуми белем мәктәбен тәмамлаучы укучылар түбәндәге белемнәргә ия булырга тиешләр:

1)      татар әдәби теленең орфоэпик, орфографик, лексик, грамматик, пунктуацион нормаларына нигезләнеп, телдән яки язма сөйләм оештыру күнекмәләренә ия булу;

2)      тыңланган яки укылган текстның эчтәлегенә нигезләнеп, кирәкле мәгълүматны җиткерә алу;

3)      коммуникатив максатларны аңлап, диалогик аралашуда катнаша һәм үз фикерләреңне эзлекле итеп белдерә алу;

4)      тәкъдим ителгән тема буенча әйтелеше һәм грамматик төзелеше ягыннан дөрес һәм эчтәлеге ягыннан эзлекле монологик сөйләм төзи алу;

5)      төрле аралашу сфераларыннан чыгып, телдән яки язмача хәбәрләмә әзерли алу;

6)      телара, антонимнар, синонимнар, фразеологик һәм башка төр сүзлекләрдән куллана һәм файдалана белү;

7)      эш кәгазьләрен (белдерү, хат, тәрҗемәи хәл, гариза) язу;

сөйләм культурасы, әдәби тел, сөйләм ситуациясе кебек төшенчәләрне аңлап эш итә.


Дәрес темасы

Сәгаь саны

           Үткәрү   вакыты

Көтелгән нәтиҗә

Дәрес тибы

План

факт

              1нче бүлек. Без Татарстанда яшибез. (11 сәгать).

1.

“ Татарстан Республикасы” тексты.

 

1

 

 

 

Өйрәнелгән актив лексик берәмлекләрне
куллану

ЛКФ

2.

“Казан-тарихи башкала” тексты.

 

1

 

 

 

Текстның эчтәлеген аңлау,тәрҗемә итү, төп фикерне аерып чыгара алу

ЛКФ

3.

Б.с.ү. Сочинение “Җәйге каникуллар”

 

1

 

 

 

Язма сөйләмдә актив лексиканы куллану

ЛГКК

4.

Сочинениегә анализ. Д.с.ү. “Татарстан Республикасы”.

1

 

 

 

Текст буенча диалогик сөйләм төзү

ЛГКК

5.

“ Татар музыка сәнгате” тексты.

 

1

 

 

 

Текстның эчтәлеген аңлау,тәрҗемә итү, төп фикерне аерып чыгара алу

ЛГКК

6.

БСҮ   Әңгәмә. “Татар музыка сәнгате”.

 

1

 

 

 

Тексттан тыш материаллар белән мөстәкыйль эшләргә өйрәнү

ЛГКК

7.

“Александр Ключарев” тексты.

 

1

 

 

 

Куелган сорауларны,текстны аңлау,эчтәлеген сөйләп бирә алу

ЛГКК

8.

“София Гобәйдуллина” тексты.

 

1

 

 

 

Әсәрнең эчтәлеген сөйли белү

ЛГКК

9.

Д.с.ү. “София Гобәйдуллина”.

 

1

 

 

 

Тексттан тыш материаллар белән мөстәкыйль эшләргә өйрәнү

Д/МС

10.

“Татар театры” тексты.

 

1

 

 

 

Тексттан тыш материаллар белән мөстәкыйль эшләргә өйрәнү

ЛГКК

11.

Татар сәнгате турында сөйләшү.

 

1

 

 

 

Сәнгать темасына кагылышлы лексиканы иркен куллану

ЛГКК

            2нче бүлек. Белем һәм китап. (14 сәгать).

12.

Р.Вәлиев “Саумы, китап!”.

 

1

 

 

 

Текстның эчтәлеген, ситуатив биремнәрне аңлау

ЛГКК

13.

Д.с.ү “ Саумы, китап!” Тест.

 

1

 

 

 

Текст эчтәлеге буенча диалогик сөйләмгә чыгу

ЛГКК

14.

Б.с.ү. сочинение. “Минем яраткан китабым”.

1

 

 

Актив лексиканы кулланып инша язуга ирешү

ЛГКК

15.

Сочинениегә анализ. К.Насыйри. “Әбүгалисина”.

1

 

 

Бөек шәхеснең күпкырлы эшчәнлеген истә калдыру

ЛГКК

16.

Әсәрнең үзенчәлеге һәм әһәмияте.

 

1

 

 

 

Эчтәлекне план буенча сөйли белү

ЛГКК

17.

Беренче татар  китабы.

 

1

 

 

 

Китап темасына кагылышлы лексиканы иркен куллану

ЛГКК

18.

М.Мәһдиев. Тормыш юлы һәм иҗаты.

 

1

 

 

 

Биографияне сөйли   белү

ЛГКК

19.

М.Мәһдиев. “Колаямбу плантациядә эшли”. I  өлеш.

1

 

 

 

Хикәянең төп эчтәлеген аңлауга ирешү

ЛГКК

20.

М.Мәһдиев. “Колаямбу плантациядә эшли”. II өлеш.

1

 

 

Сөйләм яңалыгын дөрес җиткерү

ЛГКК

21.

Төп геройларга характеристика.

 

1

 

 

 

Кешенең уңай холык сыйфатларын күрсәтә белү

ЛГКК

22.

Л.Ихсанова. Тормыш юлы һәм иҗаты.

 

1

 

 

 

Биографияне сөйли   белү

ЛКФ

23.

Л.Ихсанова. “Бер маҗара”. I  өлеш.

 

1

 

 

 

Әсәрнең эчтәлеген сөйли белү

ЛКК

24.

Л.Ихсанова. “Бер маҗара”. II  өлеш.

 

1

 

 

 

Сәнгатьле укуга ирешү

ЛКК

25.

Б.с.ү. Әңгәмә. “Бер маҗара”.

 

1

 

 

 

Өйрәнелгән актив лексик берәмлекләрне
куллану

Д/МС

          3нче бүлек. Һөнәр сайлау. (7 сәгать).

26.

Г.Әпсәләмов. Тормыш юлы һәм иҗаты.

 

1

 

 

 

Биографияне сөйли   белү

ЛКФ

27.

Г.Әпсәләмов. “Ак чәчәкләр”.

 

1

 

 

 

Әсәрнең эчтәлеген сөйли белү

ЛКК

28.

Г.Ахунов. Тормыш юлы һәм иҗаты.

.

1

 

 

 

Биографияне сөйли   белү

ЛКК

29.

Г.Ахунов. “ Хәзинә”.

 

1

 

 

 

Әсәрнең эчтәлеген сөйли белү

ЛГКФ

30.

И.Юзеев. Тормыш юлы һәм иҗаты.

 

1

 

 

 

Биографияне сөйли   белү

ЛГКК

31.

И.Юзеев. “Таныш моңнар”.

 

1

 

 

 

Сәнгатьле уку

ЛКФ

32.

Р.Вәлиева. “ Гомәр белән һөнәр”.

 

1

 

 

Сәнгатьле уку

ЛКК

          4нче бүлек. Ата-анага хөрмәт мәңгелек. (11 сәгать).

33.

“ Алтын алмалар”. Татар халык әкияте.

 

1

 

 

 

Әсәрнең эчтәлеген сөйли белү

ЛКК

34.

“ Зирәк карт” әкияте.

 

1

 

 

 

Әсәрнең эчтәлеген сөйли белү

ГКК

35.

Д.с.ү. “ Зирәк карт”.

 

1

 

 

 

Бирелгән тема буенча диалог төзи алу

Д/МС

36.

С.Хәким. Тормыш юлы һәм иҗаты.

 

1

 

 

 

Биографияне сөйли   белү

ЛКФ

37.

С.Хәким. “ Әнкәй”.

 

1

 

 

 

Сәнгатьле уку

ЛКК

38.

А.Шамов.  “Госпитальдә”. I өлеш.

 

1

 

 

 

Әсәрнең эчтәлеген сөйли белү

ЛКК

39.

А.Шамов  “Госпитальдә”. II  өлеш.

 

1

 

 

 

Әсәрнең эчтәлеген сөйли белү

ЛКК

40.

Әсәрнең үзенчәлеге һәм әһәмияте.

 

1

 

 

 

Сораулар буенча тексттан тыш материаллар белән мөстәкыйль эшләргә өйрәнү

ЛКК

41.

Б.с.ү. Әңгәмә “ Ана белән бала”.

 

1

 

 

 

Өйрәнелгән актив лексик берәмлекләрне
куллану

Д/МС

42.

Н.Әхмәдиев “ Ана”.

 

1

 

 

 

Әсәрнең эчтәлеген сөйли белү

ЛКК

43.

Д.с.ү. Н.Әхмәдиев “Ана”.

 

1

 

 

 

Өйрәнелгән актив лексик берәмлекләрне
куллану

Д/МС

   5нче бүлек. Тирәбездә яхшы кешеләр. (9 сәгать).

44.

Г.Шәрәфи  “Күңелләрдә гөл үсә”.

 

1

 

 

 

Эчтәлекне план буенча сөйли белү

ЛКК

45.

Б.с.ү. Әңгәмә. “Гөл тәрбияләгәннәрнең күңелендә гөл үсә”.

1

 

 

Өйрәнелгән актив лексик берәмлекләрне
куллану

Д/МС

46.

Ш.Галиев. Тормыш юлы һәм иҗаты.

 

1

 

 

 

Биографияне сөйли   белү

ЛКФ

47.

Ш.Галиев. “ Урам ул нинди?”

 

1

 

 

 

 

ЛКК

48.

Р.Миңнуллин. Тормыш юлы һәм иҗаты.

.

1

 

 

 

Биографияне сөйли   белү

ЛКФ

49.

Р.Миңнуллин.“ Ә ни өчен?”

 

1

 

 

 

Сәнгатьле уку

ЛКК

50.

Ш.Еникиев. “Солтангәрәйнең язмышы”.

 

1

 

 

 

Әсәрнең эчтәлеген сөйли белү

ЛКК

51.

Төп геройларга характеристика.

 

1

 

 

 

Кешенең уңай холык сыйфатларын күрсәтә белү

ЛГКК

52.

Б.с.ү. Әңгәмә: “Тирәбездә яхшы кешеләр”.

 

1

 

 

 

Өйрәнелгән актив лексик берәмлекләрне
куллану

Д/М С

           6нчы бүлек. Кеше һәм мохит. (8 сәгать).

53.

“ Минем дустым” тексты өстендә эш.

 

1

 

 

 

Сәнгатьле уку

Д/М С

54.

Р.Мөхәммәдиев.  Тормыш юлы һәм иҗаты..

 

1

 

 

 

Биографияне сөйли   белү

ЛКФ

55.

Р.Мөхәммәдиев. “Беренче умырзая”.

 

1

 

 

 

Әсәрнең эчтәлеген сөйли белү

ЛГКК

56.

М.Гафури. Тормыш юлы һәм иҗаты.

 

1

 

 

 

Биографияне сөйли   белү

ЛКК

57.

М.Гафури “Кыр казы”.

 

1

 

 

 

Әсәрнең эчтәлеген сөйли белү

ЛКК

58.

Д.с.ү. “Кыр казы”.

 

1

 

 

 

Өйрәнелгән актив лексик берәмлекләрне
куллану

Д/МС

59.

Р.Бәшәр “Авыру урман”.

 

1

 

 

 

Сәнгатьле уку

ЛКК

60.

Б.с.ү. Әңгәмә “Безнең табигать”.

 

1

 

 

 

Өйрәнелгән актив лексик берәмлекләрне
куллану

Д/МС

            7нче бүлек. Беренче хисләр. (8 сәгать).

61.

И.Гази. Тормыш юлы һәм иҗаты.

 

1

 

 

 

Биографияне сөйли   белү

ЛКФ

62.

И.Гази. “Ак сирень”. I нче өлеш.

 

1

 

 

 

Әсәрнең эчтәлеген сөйли белү

ЛКК

63.

И.Гази. “Ак сирень”. II нче өлеш.

 

1

 

 

 

Әсәрнең эчтәлеген сөйли белү

ЛКК

64.

Ф.Яруллин. “Ике кояшым бар, Илсөя”.

 

1

 

 

 

Әсәрнең эчтәлеген сөйли белү

ЛКК

65.

“Минем героем” тексты.

 

1

 

 

 

Өйрәнелгән актив лексик берәмлекләрне
куллану

ЛКК

66.

Әсәр эчтәлеге буенча әңгәмә.

 

1

 

 

Эчтәлеген сөйли белү

 

Д/МС

67.

Б.с.ү. Әңгәмә.Татар язучылары

1

 

 

Өйрәнелгән актив лексик берәмлекләрне
куллану

Д/МС

 

68.

Еллык йомгаклау дәресе.

 

1

 

 

 

Өйрәнелгән актив лексик берәмлекләрне
куллану

Д/МС

 

Укыту - методик комплектының тәэмин ителеше:

1. Р.З.Хәйдәрова, Р.Л.Малафеева, З.М.Шаһгалиева. Татар теле. Рус телендә урта гомуми белем бирүче мәктәпнең 9 нчы сыйныфы  өчен дәреслек (рус телендә сөйләшүче балалар өчен). Казан, “ Мәгариф”, 2008.  

2.  “Рус телендә сөйләшүче  балаларга татар телен һәм әдәбиятын укыту”  программасы  (төп гомуми белем бирү мәктәбе)/ төз. К. С. Фәтхуллова, Р.З. Хәйдәрова, Г.М. Әхмәтҗанова- Казан, 2013

3. Рус телендә урта (тулы) гомуми белем  бирү мәктәпләре өчен татар теле һәм әдәбиятыннан  үрнәк программалар: 1-11 нче с-лар/

[ басма өчен Ч.М. Харисова, К.С. Фәтхуллова, З.Н. Хәбибуллина җаваплы].- Казан: Татар.кит. нәшр., 2011,-239б.

4. Р.З. Хәйдәрова, Р.Л. Малафеева. Сборник ситуативных упражнений по татарскому языку для русскоязычных учащихся - Наб. Челны, 2004.

5. «Татарча да яхшы бел». Р.Нигъмәтуллина. Контроль тестлар һәм тестлар. Рус телендә урта гомуми белем бирүче мәктәп укучылары өчен ярдәмлек. Казан. Мәгариф, 2006.

6. Ф.С. Сафиуллина, К.С. Фәтхуллова, Н.Г. Сазонова. Татар теленнән контроль эшләр һәм тестлар. Гомуми урта белем бирүче рус мәктәпнең 5-11 сыйныфлары өчен. Казан-Тарих,

7. Мәгариф журналындагы контроль эшләр һәм тестлар.

8. Диктантлар җыентыгы (төрле авторлар)

9. Вәлиева Ф.С., Саттаров Г.Ф. Урта мәктәп һәм гимназияләрдә  татар телен укыту методикасы, К..: Раннур н-ты, 2000 ел.

10. Нигъмәтуллина Р.Р.Татар теле өйрәнүчеләргә  кагыйдәләр һәм күнегүләр. К.: “Мәгариф”, 2005.

11.«Фән һәм мәктәп», «Мәгариф»  журналлары, “Ачык дәрес” газетасы.

 

 

 

12. К.С.Фәтхуллова, Э.Н.Денмөхәммәтова, Р.З.Хәйдәрова.  9 нчы сыйныф. Дәүләт(йомгаклау) аттестациясенә әзерләнү өчен кулланма. Яңа формада. Рус телендә сөйләшүче укучылар өчен. Казан, “Гыйлем, 2012.13.Интернет ресурслар

      https://edu.tatar.ru/logon

http://tatar.com.ru/tatyaz.php

http://new.tatari-kiev.com/content/view/17/44/

            http://www.openclass.ru/sub/Родной%20язык

http://www.uchportal.ru

      http://www.arsenevmis.ru/school9/saitsforteachers.html

      http://nadya716.ucoz.ru/index/druzja_sajta/0-36

      http://www.rusedu.ru/detail_5936.html

http://www.slideboom.com/presentations/256817/Татар-теленнән-тестлар

                                 Укучыларның белем һәм  күнекмәләрен тикшерү һәм  бәяләүгә аңлатма

Рус телле балаларга татар теле укытуның төп максаты – Татарстан Республикасында дәүләт телләренең берсе дип игълан ителгән татар телендә иркен сөйләшә ала торган билингваль шәхесләр формалаштыру.  Программа авторлары рус телле балаларга татар телен өйрәтүнең төп максаты субординатив типтагы шәхесләр формалаштыруда күрәләр. Ягъни, рус телле балалар язма һәм телдән аралашу процессында хаталар җибәрсәләр дә, аларның программада күрсәтелгән тематика буенча татар телендә сөйләшә-аралаша белүләре таләп ителә.

Чит телләр укыту методикасында белемнәрне тикшерү өчен, «коммуникативно-достаточный уровень – аралашу өчен җитәрлек дәрәҗә; коммуникативно-недостаточный  уровень – аралашу өчен җитәрлек булмаган дәрәҗә» төшенчәләре бар (В.П.Беспалько). Әгәр үзләштерү дәрәҗәсе  0,7 коэффициентыннан югары булса, аралашу өчен җитәрлек дәрәҗә дип санала һәм укучыга «4»,«5»ле билгеләре куела; әгәр үзләштерү дәрәҗәсе  0,7 коэффициентыннан түбән булса, аралашу өчен җитәрлек булмаган дәрәҗә дип санала һәм укучыга «3»,«2»ле билгеләре куела. Ягъни үзләштерү коэфициенты 0,7 булса - «3»ле, 0,8 – 0,9 булса - «4»ле, 0,9 – 1 булса - «5»ле билгеләре куела.

Үзләштерү коэффициенты түбәндәге формула белән исәпләнә:

Үк = а:р, монда Үк - үзләштерү коэффициенты, а – дөрес үтәлгән биремнәр саны, р – барлык биремнәр саны.

Әйтик, сүзлек диктанты 20 сүздән тора. Укучы 5 хата җибәрә.  Аның үзләштерү коэффициенты болай исәпләнә 15 : 20 = 7,5. Укучы «4»ле билгесе ала.

Әйтик, укучыларның сөйләшә алуын тикшерү өчен 5 ситуатив күнегү бирелде. Укучы 4 күнегүдә сөйләм максатын дөрес аңлап,  аралаша алуын күрсәтте. Аның үзләштерү дәрәҗәсе  коэффициенты болай була 4 : 5 = 0,8. Укучы «4»ле билгесе ала.

Әйтергә кирәк, чиреклек, еллык билгеләр нинди дә булса грамматик категорияне үзләштерү дәрәҗәсе белән генә билгеләнми, ә программада күрсәтелгән темалар буенча укучыларның диалогик, монологик сөйләмгә чыгу дәрәҗәсе белән билгеләнә.

 

 

 

 

Просмотрено: 0%
Просмотрено: 0%
Скачать материал
Скачать материал "Рабочая адаптированная программа по татарскому языку для русскоязычных детей школ с русским языком обучения."

Методические разработки к Вашему уроку:

Получите новую специальность за 3 месяца

Научный сотрудник музея

Получите профессию

HR-менеджер

за 6 месяцев

Пройти курс

Рабочие листы
к вашим урокам

Скачать

Скачать материал

Найдите материал к любому уроку, указав свой предмет (категорию), класс, учебник и тему:

6 659 991 материал в базе

Скачать материал

Другие материалы

Вам будут интересны эти курсы:

Оставьте свой комментарий

Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.

  • Скачать материал
    • 23.06.2016 923
    • DOCX 93 кбайт
    • Рейтинг: 5 из 5
    • Оцените материал:
  • Настоящий материал опубликован пользователем Садыкова Альбина Георгиевна. Инфоурок является информационным посредником и предоставляет пользователям возможность размещать на сайте методические материалы. Всю ответственность за опубликованные материалы, содержащиеся в них сведения, а также за соблюдение авторских прав несут пользователи, загрузившие материал на сайт

    Если Вы считаете, что материал нарушает авторские права либо по каким-то другим причинам должен быть удален с сайта, Вы можете оставить жалобу на материал.

    Удалить материал
  • Автор материала

    Садыкова Альбина Георгиевна
    Садыкова Альбина Георгиевна
    • На сайте: 7 лет и 9 месяцев
    • Подписчики: 2
    • Всего просмотров: 24093
    • Всего материалов: 28

Ваша скидка на курсы

40%
Скидка для нового слушателя. Войдите на сайт, чтобы применить скидку к любому курсу
Курсы со скидкой

Курс профессиональной переподготовки

Секретарь-администратор

Секретарь-администратор (делопроизводитель)

500/1000 ч.

Подать заявку О курсе

Курс повышения квалификации

Контроль качества воздуха на объектах магистральных трубопроводов

72 ч.

1750 руб. 1050 руб.
Подать заявку О курсе

Мини-курс

GR: аспекты коммуникации и взаимодействия с государственными органами

2 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе

Курс повышения квалификации

Финансовая грамотность для обучающихся начальной школы в соответствии с ФГОС НОО

36 ч. — 144 ч.

от 1700 руб. от 850 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 560 человек из 66 регионов
  • Этот курс уже прошли 3 483 человека

Мини-курс

Управление рисками и финансовое моделирование

4 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе

Мини-курс

Проведение и применение трансформационных игр

4 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 109 человек из 47 регионов
  • Этот курс уже прошли 52 человека

Мини-курс

Основы игровой деятельности дошкольников: роль игр в развитии детей

3 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 23 человека из 14 регионов
  • Этот курс уже прошли 20 человек