Добавить материал и получить бесплатное свидетельство о публикации в СМИ
Эл. №ФС77-60625 от 20.01.2015
Инфоурок / Начальные классы / Рабочие программы / Рабочая программа әдәби уку(1 класс)

Рабочая программа әдәби уку(1 класс)


До 7 декабря продлён приём заявок на
Международный конкурс "Мириады открытий"
(конкурс сразу по 24 предметам за один оргвзнос)

  • Начальные классы

Поделитесь материалом с коллегами:



Татарстан Республикасы муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе

Аерым предметлар тирәнтен өйрәнелә торган 2 нче урта гомуми белем мәктәбе”

РАСЛЫЙМ

Мәктәп директоры

______ В.В.Подавалова ___номерлы боерык белән

2015 елның “_____” сентябреннән

2 нче сыйныф өчен татар теле. әдәби уку буенча

белем бирү индивидуаль программасы(кыскартылган),

атнага 1сәгать,елга 34 сәгать

Төзүче:югары квалификацион категорияле

Башлангыч сыйныф укытучысы

Ильина Ландыш Фаиз кызы

КИЛЕШЕНДЕ

Укыту эшләре буенча

директор урынбасары___________ Хайруллина М.И..

«___» _______2015ел

КАРАЛДЫ

ММБ утырышы беркетмәсе № __ «___» _______2015 нче ел.



ММБ җитәкчесе ___________ Ханова Р.Р.

Аңлатма язуы

2014-2015 нче уку елына 1 сыйныфының татар балалары өчен әдәби укудан эш программасы Федераль дәүләт белем стандартлары(башлангыч гомуми белем бирү), Татарстан Республикасы Мәгариф министрлыгы тарафыннан рөхсәт ителгән “Рус телендә урта (тулы) гомуми белем бирү мәктәбендә татар телен һәм әдәбиятын укыту программасы(татар балалары өчен): 1-11 нче сыйныфлар”/ (басма өчен Ч.М.Харисова, К.С.Фәтхуллова, З.Н.Хәбибуллина җаваплы).– Казан: Татар.кит.нәшр., 2011.; мәктәпнең укыту планы буенча төзелде . Программада үтеләчәк тема курсларының эчтәлеге, бүлекләр буенча сәгатьләр бүленеше, уку процессының логикасын, укучыларның яшь үзенчәлекләрен, предметара һәм предмет эчендәге бәйләнешләрнең эзлеклелеген истә тотып күрсәтелгән. Программа И.Х.Мияссарова редакциясендәге укыту методик комплексын куллануга ориентлаштырылган. Укыту –методик комплексы дәреслек, укучылар өчен эш дәфтәре, укытучы өчен методик кулланмадан тора.

Укыту –методик комплектына 2012 нче елда чыккан һәм Татарстан Республикасының Мәгариф һәм Фән министрлыгы тарафыннан кабул ителгән региональ дәреслекләр керә. Һәр конкрет темага бирелгән сәгатьләр саны буенча башлангыч гомуми белем бирү стандартларына, федераль дәүләт белем бирү стандартына туры килә.

1 нче сыйныфта татар әдәбиятын өйрәтү өчен 1 сәгать бирелә. 33 уку атнасына фәнне өйрәнү өчен сәгать саны 33сәгатьтән тора.

Индивидуаль очен: 0,5 сәгать бирелә. 33 уку атнасына фәнне өйрәнү өчен сәгать саны 16,5сәгатьтән тора.

Башлангыч гомуми белем бирү мәктәбендә татар теленә өйрәтүнең төп максатлары түбәндәгеләрдән гыйбарәт:

1) гамәли максат, ягъни татар теленең фонетик, лексик, грамматик берәмлекләрен гамәли үзләштерүгә ирешү һәм укучыларның сөйләм күнекмәләрен үстерү; 2) гомуми белем бирү максаты – укучыларның акыл эшчәнлеген активлаштыру, логик фикерләү сәләтен камилләштерү, сөйләм культурасын үстерү; 3) тәрбияви максат – балаларның рухи дөньясын баету, аларда шәхесара аралашу күнекмәләре булдыру, төрле милләт вәкилләре арасында дуслык һәм хөрмәт хисләре тәрбияләү.











Әдәби укудан укыту-тематик планлаштыру

1нче сыйныф

Укытучы: Ильина Ландыш Фаиз кызы

Еллык сәгать саны: барлыгы 16,5сәг.; атнага: 0,5 сәг.

Планлаштырылган контроль эшләр-1(уку тизлеген тикшерү)

Планлаштыру Рус телендә урта гомуми белем бирүче мәктәбендә татар телен һәм әдәбиятын укыту программасы .- Казан: Татарстан китап нәшрияты, 2011 нигезендә төзелде

1.Дәреслек Әлифба. Рус телендә белем бирүче дүртьеллык башлангыч мәктәпнең 1 нче сыйныфы өчен дәреслек

Ф.Ш.Гарифуллина,И.Х.Мияссарова . Казан: “Мәгариф-Вакыт” нәшрияты,2012.

2. ГарифуллинаФ.Ш.,МияссароваИ.Х., Әдәби уку:1нче сыйныф:дәреслек. Казан: “Мәгариф-Вакыт” нәшрияты,2012.
















1 нче сыйныфның татар төркемнәре өчен әдәби уку буенча программа эчтәлеге








Бүлекләр, темалар




Сәгать саны





Темага караган төп төшенчәләр




Өйрәнелергә тиешле әсәрләр.

1.

Хәрефләр өйрәнәбез.

3

Мәктәп – белем йорты. Татар сөйләменә хас авазларны дөрес әйтә белү. Туган телне белү.

Р.Бәшәр “Танышу” шигыре.

Г. Тукай. “Әлифба”

Ш.Галиев “Таяк”

Дәрдемәнд. “Балалар, әйдә мәктәпкә!”

Р. Вәлиева “Беренчеләр”.

Р.Миңнуллин “Кояш”

Э. Шәрифуллина. “Күзең күргәч”

Х.Халиков “Сакчы күркә”

Ш. Маннапов. “Ат ник көлә?”

БСҮ Туган телне өйрәнәбез.

БСҮ Әдәпле сүзләр.

2.

Без хайваннар һәм кошлар турында беләбезме?

4

Хайваннар, кошларга хас характерлы сыйфатларны ачыклауга ирешү. Балаларда күзәтүчәнлек сыйфатлары тәрбияләү. Текстларны уку барышында татар теленә генә хас авазларны дөрес әйтергә ирешү.

Р.Батулла “Әйлән-бәйлән уены”

Р. Батулла. “Аю Әппәс”.

Ш.Галиев “Танышмак өчен табышмак”

Г. Тукай. “Гали белән кәҗә”

Г. Тукай “Бала белән күбәләк”.,”Карлыгач”.

Р. Вәлиева.“Күбәләк һәм кырмыска”, “Керпе белән күбәләк”.

Х. Халиков. “Укытучыларым”.

З.Мансур “Кырмыска” шигыре.

М. Әгъләмов. “Бүләк”

Г.Сабитов “Балага-балык”.

БСҮ Яраткан кошларыбыз һәм хайваннарыбыз.

3.

Халык авыз иҗаты.

4

Халык аввыз иҗаты үрнәкләре белән танышу, аларның тәрбияви тәэсире. Аларда халкыбызның җор күңеллелеге, тапкырлыгы, тирән акылы, рухи байлыгы чагылуы. Әкиятләр турында беренчел мәгълүмат бирү.

Такмаклар.

Тел шомарткычлар.

Шүрәле” әкияте.

Кола ат. (Татар халык әкияте).

Алдавыч әкият.

Мактанчык каз” әкияте.

Мәзәкләр.

Табышмаклар.

Санамышлар.

Р.Миңнуллин “Саный беләм”

4.

Ямьле яз.

3

Ел фасылларының үзенчәлекле билгеләрен белү. Табигатьтәге үзгәрешләргә игътибарлы булу.

Г. Хәсәнов. “Ел язга аяк атлады”

Г. Галиев “Кояш”

С.Сөләйманова “Кем уяткан Ләйләне”

Ш. Галиев. “Яз”

Н. Каштанов “Болыт”.

Г. Сабитов. “Кояшка да эш күбәйде”

Б. Рәхмәт. “Яз килә”

С.Муллагалиев “Яз иде”

Ә.Бикчәнтәева “Җил сөйләшә беләме?”

Г.Тукай “Яз”

БСҮ Бүген Тукай туган көн.

5.

Әдәп-әхлак

2,5

Балаларда уңай сыйфатлар тәрбияләү. Һәр җирдә тәртипле булуны үрнәк итеп кую.

Дәрдемәнд.” Гали”

Р.Вәлиева “Дуслык”.

И. Туктар. “Өлгер”

Җ.Тәрҗеманов “ Биш чия”

Г. Зәйнашева. “Бер атнада ничә көн?”

Ф. Яруллин “Хикмәтле сүз”

Л. Лерон. “Супермалай”.

Ш.Галиев “Светофорның өч күзе”

Т.Әйди “Дачада”

БСҮ. Безнең гаилә.


Барлыгы:

16,5 сәг.

























Календарь план


Өйрәнелә торган бүлек, уку материалының темасы

Сәг.саны


Дата



план


фактик

Контроль төре

Искәрмә





1


Хәрефләр өйрәнәбез


Р.Бәшәр “Танышу” шигыре.

БСҮ Әдәпле сүзләр.


3


05




1атна





2

Г. Тукай. “Әлифба”.

Ш..Галиев “Таяк” шигыре.


05

2атна





3

Дәрдемәнд. “Балалар, әйдә мәктәпкә!”


05

3атна





4

Р. Вәлиева “Беренчеләр”.

Р.Миңнуллин “Кояш” шигыре.

05

4атна





5

Э. Шәрифуллина. “Күзең күргәч”.

Х.Халиков “ Сакчы күркә” шигыре.

05

5атна





6

БСҮ Туган телне өйрәнәбез.

Ш. Маннапов. “Ат ник көлә?”.

05

6атна







Без хайваннар һәм кошлар турында беләбезме?( 4сәг.)




7

Р.Батулла “Әйлән-бәйлән уены”


1

7атна





8

Р. Батулла. “Аю Әппәс”.


1

8атна





9

Ш.Галиев “Танышмак өчен табышмак”

БСҮ “Яраткан кошларыбыз һәм хайваннарыбыз”

05

9атна





10

Г. Тукай. “Гали белән кәҗә”


05

10атна





11

Г. Тукай “Бала белән күбәләк” “Карлыгач” шигыре.


05

11атна





12

Р. Вәлиева.“Күбәләк һәм кырмыска”, “Күбәләк белән керпе”.


05

12атна





13

Х. Халиков. “Укытучыларым”

З.Мансур “Кырмыска” шигыре.


05

13атна





14

М. Әгъләмов. “Бүләк”.

Г.Сабитов “Балага-бүләк”


Халык авыз иҗаты



05



4

14атна





15

Такмаклар.

05

15атна





16

Тел шомарткычлар.


16атна





17

Шүрәле” әкияте белән танышу.

05

17атна





18

Кола ат. (Татар халык әкияте).


05

18атна





19

Алдавыч әкият. “Мактанчык каз” әкияте.

05

19атна





20

Мәзәкләр.


05

20атна





21

Табышмаклар.

05

21атна





22

Санамышлар.

Р.Миңнуллин “Саный беләм”

05

22атна





Ямьле яз (3сәг.)





23


Г. Хәсәнов. “Ел язга аяк атлады”

05

23атна





24

Г. Галиев “Кояш”.

С.Сөләйманова “Кем уяткан Ләйләне” шигыре.

05

24атна





25

Ш. Галиев. “Яз”, Н. Каштанов “Болыт”

.

05

25атна





26

Г. Сабитов. “Кояшка да эш күбәйде”

Б.Рәхмәт “Яз килә”

05

26атна





27.

С.Муллагалиев “Яз иде”

Ә.Бикчәнтәева “Җил сөйләшә беләме?”

05

27атна





28.

БСҮ. Бүген Тукай туган көн. Г.Тукай “Яз”

05

28атна





5. Әдәп-әхлак.(2,5 сәг.)





29.

Дәрдемәнд.” Гали”

Җ.Тәрҗеманов “Биш чия”.

05

29атна





30.

И. Туктар. “Өлгер”

Л. Лерон. “Супермалай”.

05

30атна





31.

.Ф. Яруллин “Хикмәтле сүз”. Р.Вәлиева “.Дуслык”

05

31атна





32

Г. Зәйнашева. “Бер атнада ничә көн?”

Ш.Галиев “Светофорның өч күзе”

05

32атна





33

Уку тизлеген тикшерү

05

33атна








































Әдәби уку буенча укучыларның

белем һәм күнекмәләрен бәяләү нормалары


  1. Телдән җавап бирүне бәяләү

Укучыларның телдән сөйләм күнекмәләрен тикшергәндә һәм бәяләгәндә, билге җавапның сыйфатына карап һәм түбәндәге таләпләрне искә алып куелырга тиеш:

1) сөйләмнең орфоэпик, интонацион һәм грамматик яктан дөреслеге һәм төгәлләге;

2) сөйләмнең эчтәлеге ягыннан дөреслеге, тулылыгы һәм эзлеклелеге;

3) сөйләмнең аңлаешлылыгы;

4) сөйләмдә сүз байлыгы, җөмлә калыпларының төрлелеге.

Җавапның бәяләгендә, укытучы аның уңай һәм кимчелекле якларын әйтеп, хаталар яңадан кабатланмасын өчен, киләчәктә нәрсәгә игътибар итәргә кирәклеген күрсәтергә

1.Тыңлап аңлау күнекмәләрен бәяләү


Тыңлап аңлау күнекмәләрен бәяләү өч төрле була:

  1. тулаем аңлады”;

  2. өлешчә аңлады”;

  3. аңламады”.


2.Укучының монологик сөйләмен бәяләү:


Бирелгән тема (рәсем яки ситуация) буенча хикәя төзи белсә; дөрес интонация белән,тулы,эзлекле итеп,текст эчтәлегенә үз мөнәсәбәтен,бәясен биреп сөйли алса, тупас булмаган пауза хаталары булса да, “5” ле куела.

1 нче сыйныфта бәйләнешле сөйләм 5-6, 2 нче сыйныфта 7-8, 3 нче сыйныфта 8-9, 4 нче сыйныфта 10-12 җөмлә тәшкил итә.

Аерым паузалар, 1-2 сөйләм хатасы ясаса, укытучы тарафыннан 1-2 ачыклаучы сорау бирелсә, “4”ле куела.

Теманың төп эчтәлеген ачса, 4-6 сөйләм хатасы җибәрсә, укытучы тарафыннан икедән артык ачыклаучы сорау бирелсә яки укытучы ярдәменнән башка сөйләмне башлый (тәмамлый) алмаса, “3”ле куела.

Сөйләмдә эзлеклелек сакланмаса, паузаларда төгәлсезлекләр китсә, 6 дан артык сөйләм хатасы һәм грамматик хата ясаса, “2” ле куела.


3.Диалогик сөйләмне бәяләү


Тиешле темпта дөрес интонация белән сорау куйса,әңгәмәдәшенең сорауларына тулы җавап кайтарса, “5” ле куела.

Дөрес сорау биреп, үзе дә әңгәмәдәшенең соравына дөрес җавап кайтарса, ләкин сөйләм вакытында укытучы ярдәменә мохтаҗ булса, 2-3сөйләм хатасы җибәрсә, “4” ле куела.

Укытучы ярдәмендә генә сорау бирсә яки җавап кайтарса, сораулар биргәндә,сүзләр һәм грамматик формалар табуда төгәлсезлекләр җибәрсә яки өйрәнгән җөмлә калыпларының бер өлешен генә үзләштерсә, 4-5 сөйләм хатасы җибәрсә, “3” ле куела.

Әңгәмә вакытында зур авырлык белән генә сорау бирсә, сорауларга үз көче белән җавап бирә алмаса, 6 дан артык хата җибәрсә, “2” ле куела.


4.Укуның күләме һәм аны бәяләү


Баланың уку сәләтен бәяләгәндә, текстның эчтәлеген аңлап, тиешле тизлектә, авазларны һәм сүзләрне дөрес әйтеп, интонацияне саклап, башкалар ишетерлек һәм аңларлык итеп уку мөһим. Кычкырып укыганда, сүзләрнең дөрес әйтелешенә игътибар ителә.

Кычкырып уку белән бергә, баланың эчтән уку мөмкинлекләрен камилләштерү турында да онытмаска кирәк. Эчтән уку тизлеге дә гомуми таләпләргә туры килергә иеш.

Укуны билгеләү өчен, укучыга 2-3 минутлык тоташ текст бирелә. Шуннан соң 1 минутка ничә сүз укуын табарга мөмкин.

Уку тизлеген бәяләү күрсәткече

Сыйныфлар

Хәрефләр саны

Сүзләр саны

Кычкырып уку

Эчтән уку

Кычкырып уку

Эчтән уку

1

85-95

-

20-25

-

2

95-140

140-290

25-35

40-70

3

140-210

290-360

35-55

70-105

4

210-360

360-420

55-70

105-120


5.Уку күнекмәләрен бәяләү


Программа таләпләрен үтәсә (авазларны, сүзләрне, җөмләләрне дөрес, сәнгатьле итеп укыса), укытучы сорауларына җавап бирә алса, текст эчтәлеген аңлап үзләштерсә, “5” ле куела.

Уку тизлеге гомуми таләпләргә туры килсә; сәнгатьлелек сакланса да, 2-3 әйтелеш хатасы җибәрсә; пауза һәм интонация белән бәйле төгәлсезлекләр булса да, эчтәлекне аңлап, укытучының сорауларына җавап бирә алса, “4” ле куела.

Уку тизлеге гомуми таләпләргә туры килмәсә; сәнгатьле итеп укымаса; логик басымны дөрес куймаса; 3-4 әйтелеш хатасы җибәрсә; текстны өзеп-өзеп укыса; укытучы сорауларына җавап биргәндә, төгәлсезлекләр китсә; 4-5 әйтелеш хатасы җибәрсә, “3” ле куела.

Уку тизлеге бик акрын булса; барлык сүзләрне дә иҗекләп укыса; текстны сәнгатьле, аңлаешлы итеп укымаса; әйтелеш нормаларын тупас бозса; орфоэпия һәм интонация хаталары эчтәлекне аңлауга җитди комаучаулык тудырса; сүзләрне әйткәндә,6 дан артык тупас бозып әйтү булса, “2” ле куела.

  1. Язма эшләрнең күләме һәм аларны бәяләү


Телдән сөйләү белән бергә, башлангыч сыйныфларда язу күнекмәләре дә формалаштырыла. Моның өчен түбәндәге язма эшләр башкарыла:

  1. укыган хикәяне яки әкиятне дәвам итү;

  2. әдәби әсәр теле үрнәкләренә нигезләнеп, сорауларга язма җаваплар бирү;

  3. изложение язу;

  4. миниатюр сочинение язу.


Сыйныфлар

Эш төрләре

Изложение

Сочинение

1

-

-

2

15-20

10-15

3

20-25

15-20

4

25-35

20-25



Изложение һәм сочинениеләрне бәяләү


Эчтәлек дөрес һәм эзлекле итеп ачылса, җөмләләр грамматик яктан дөрес төзелсә, хаталар булмаса яки 1 орфографик ( 1 җөмлә төзелешендә ) хата җибәрелсә, “5” ле куела.

Эчтәлек дөрес ачылып та, эзлеклелек сакланмаса яки пөхтә башкарылып, эзлеклелек булып та, сүз сайлауда һәм җөмлә төзүдә 2-3 хата булса, “4” ле куела.

Текстның яки рәсемнең төп эчтәлеге бирелеп тә, эзлеклелек сакланмаса; 4-6 орфографик, пунктуацион хата җибәрелсә; сүзләр кулланганда һәм җөмләләр төзегәндә, 4-5 төгәлсезлек китсә, “3” ле куела.

Эчтәлек дөрес һәм эзлекле ачылмаса; 7-10 орфографик, пунктуацион хата җибәрелсә; сүзләр кулланганда, җөмләләр төзегәндә, 6-7 хата китсә, “2”ле куела.




Мәгълүмат һәм белем бирү чыганаклары


1.ГарифуллинаФ.Ш.,МияссароваИ.Х. Әлифба: 1 нче сыйныф:дәреслек. Казан: “Мәгариф-Вакыт” нәшрияты,2012.

2. .ГарифуллинаФ.Ш.,МияссароваИ.Х. Әлифба: 1 нче сыйныф: укытучылар өчен методик кулланма. Казан: “Мәгариф-Вакыт” нәшрияты,2012.

3.ШәмсетдиноваР.Р.,ГарифуллинаФ.Ш.,МияссроваИ.Х. Әлифба : Язу дәфтәре. Казан: “Мәгариф-Вакыт” нәшрияты,2011.

4. .ГарифуллинаФ.Ш.,МияссароваИ.Х., Әдәби уку:1нче сыйныф:дәреслек. Казан: “Мәгариф-Вакыт” нәшрияты,2012.

5. ГарифуллинаФ.Ш.,МияссароваИ.Х., Әдәби уку:1нче сыйныф:укытучы өчен методик кулланма. Казан: “Мәгариф-Вакыт” нәшрияты,2012.

6.Харисов Ф.Ф.,Сираҗиева Г.Д., Татар теле:1 нче сыйныф өчен дәреслек Казан: “Мәгариф-Вакыт” нәшрияты,2012.



















УКЫТУ МАТЕРИАЛЫНЫҢ ҮЗЛӘШТЕРҮ ТОРЫШЫ



Дата

К.Э

Контроль эш темасы

Сыйныф

Сыйныфтагы укучылар саны

Эшне башкардылар

Эшне үти алучылар саны / %

«4»- «5» алучылар

саны / %

1

2

3

4

5

6

7

8



































































































ПРОГРАММАНЫҢ ҮТӘЛЕШЕНӘ АНАЛИЗ

Күрсәткечләр

Уку чоры

1 чирек

2 чирек

3 чирек

4 чирек

Уку елы



Сәг. саны

%

1

2

3

4

5

6

7

Программа буенча сәгать саны






--

Фактик үткәрелгән сәгать саны







Сәгатьләрдә аерма







Сәбәпләре
















Программаның үтәлеше






Тутыру көне

--





Укытучының имзасы

--










57 вебинаров для учителей на разные темы
ПЕРЕЙТИ к бесплатному просмотру
(заказ свидетельства о просмотре - только до 11 декабря)

Автор
Дата добавления 19.01.2016
Раздел Начальные классы
Подраздел Рабочие программы
Просмотров180
Номер материала ДВ-358182
Получить свидетельство о публикации
Похожие материалы

Включите уведомления прямо сейчас и мы сразу сообщим Вам о важных новостях. Не волнуйтесь, мы будем отправлять только самое главное.
Специальное предложение
Вверх